Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Магдеев Мухаммет Сунгатович 9 стр.


Фәхерниса карчык гомер буена эш яратты, малаем кешедән ким булмасын дип, тол көенчә тырышып карап үстерде. Дин тотмады, юк-барга ышанмады, ләкин әйтеп бетермәслек кайгы аны какшата язды, ул, беркөн эштән кайтышлый, Хәбирә карчыкның карындык тәрәзәсен какты. Тышын таракан кимергән Коръәнне карчык озак актарды, бер аятен гарәпчә мыгырданып, корышкан бармагы белән йөртеп чыкты да тамак кырып тезде:

 Вау килсә, бәхетле булыр, халык арасында кадерле булыр, капкадан кергәндә зәхмәт җиле кагылган булган, сул ягында бер авыруы булган, анысы бер усал хатынның күзе төшкәннән. Үлмәсә, әле дә исән буласы икән, исән булса, Гарәбстанда җимешлектә йөрүе күренә, дип, эшлекле кыяфәт белән Коръәнне киштәгә алып куйды.

Таң атканчы Фәхерниса карчыкның уты шулай яна, ә салкын төн сорылана башлагач, ана зирәк йокыга тала, ләкин нәкъ шулвакыт, әкрен генә ишек ачылып, Миңлегали килеп керә дә йомшак тавыш белән:

 Әни, әни, мин атларга башак бирергә соңга калганмын бит, дип, әнисенең баш очына килеп юрганына кагыла, Фәхерниса карчык ниндидер бер йөрәк рәхәте белән җылынып сискәнеп уянып китә, күзен ача, аһ, ул Миңлегали түгел, юрган өстенә аның бердәнбер иптәше әдрәс мәчесе сикереп менгән икән. Стена сәгате авыр герен идәнгә таба өстерәп тек-тек килә, тын өйдә аның тавышы «юк-юк» дигән кебек булып ишетелә. Фәхерниса карчык урыныннан тора, «юк шул, бәбкәм, юк» дип авыр сулый, кемдер йөрәккә салкын су коя, йөрәк туктагандай итә, баш шаулый Ул акрын гына ат абзарларына таба атлый, эш вакытында ачы хәсрәт онытылып тора. Менә ул ат абзары янындагы инешкә аркылы салынган күпер өстенә кергәч туктый, күпер канатына сөялеп хәл ала, тагын уйга кала Миңлегали сугышка чыгып киткәндә, ул баш өянәге килеп авырып ята иде. Улын төн йокламыйча әзерләде, иртәнге чәйдән соң, баш чатнавына чыдый алмыйча, ян сәкегә менеп ауды. Иптәшләрен белешергә дип чыгып киткән Миңлегали бераздан кызмача кайтып керде. Бичара бала! Аның үз гомерендә кызмача көе әнисенә күренгәне юк иде Ана белән ул икәүләп елый- елый капчык тутырдылар, улы әнисен урынына яткырды да ике кулын биреп күреште һәм читкә карап кына:

 Әни күрешә алмасак ни яме бәхил булышыйк дип, нәрсәдер бутады, капчыгын җитез генә күтәреп, кулъяулыгы белән күзләрен сөртә-сөртә чыгып китте. Капка төбендә шөлдерле атлар ярсып тыпырдаша, аргы як егете Миңлегалинең кызыл чәчәкле сатин белән эшләнгән тальянын өзелердәй итеп тарта, бер эт җиргә чүгә-чүгә күккә карап елый иде. Тимер ходлы арба менә шул күпергә килеп кергәч, Миңлегали дилбегәне үз кулына алып атларны кисәк кенә туктатты да кепкасын салып арбага ыргытты һәм туры тау башына, әнисе янына йортка таба йөгерде. Килеп керүгә, әнисе яткан сәке янына тезләнде һәм, карт ананы күкрәгенә кысып, күз яшенә тыгыла-тыгыла җырлады:

Шулай җырлады да йөгереп үк чыгып китте, өйдә коточкыч шомлы тынлык урнашты, тик мәче генә ишек яңагына үрелә-үрелә тырмаша иде. Яңгыр булыр, ахрысы, яңгыр. И бала, бала Арбада утырган иптәш егете алты айдан соң аның кулларын, аякларын җыеп күмәчәген ул чакта кем уйлаган Юньле бала иде Миңлегали. Үләренә бер атна кала гына командирларыннан Фәхерниса карчыкның үз исеменә хат килгән иде.

 Әби, дигән иде командир, бик батыр ул үстергәнсең, командование сиңа кат-кат рәхмәт укый, андый егетләр белән бу сугышта без, һичшиксез, юлбасарларны дөмектерәбез.

Ул көнне Фәхерниса карчык мичкә мул якты, кәрзин сандык төбеннән күптән салып куйган меңенче чәйнең почмагын китеп алды да лепердәп кенә самавыр кайнагач, күрше-күләнне чәйгә дәште. Күңелле иде ул көн! Әй, гөнаһ шомлыгы, Гитлер, муеның чыксачы, актык минутларыңда авызыңа су тидерүчедән мәхрүм булсаңчы! Ярабби, дөньядан имансыз үтсәңче! Шулвакыт әче таң җиле исеп китә, еракта карның таң кызыллыгы белән тоташкан җирендә ниндидер шөбһәле тавыш ишетелеп куя:

 Та-та-та, та-та-та, дип көйли. Ул тавыш әллә ничек шунда, сугыш кырыннан килгәндәй тоела, бәлки, чыннан да, тын куыра торган җил ул тавышларны монда сугыш кырыннан ук алып киләдер.

 Та-та-та, так-так-так

Бәлки, ул сугыш тавышы да түгелдер, күрше колхозның төнге сменадагы молотилкасы тавышыдыр, ләкин нигәдер ул тавыш бик шомлы, бик куркыныч булып ишетелә Шул тавыш колакка килеп кергән саен, кар өстенә бер кеше егыладыр, кар өстенә кып-кызыл булып кан саркыйдыр кебек тоела

Тишек чиләгенең суы агып беткәч, җиңеләйгән кое сиртмәсе авыр шыгырдап икенче якка авыша, коры агач тавышы салкын төн тынлыгын кистереп-кистереп еракка яңгырый:

 Шулайдыр, шулайдыр, дигән кебек ишетелә.

Чорма тәрәзәләрен алландырып таң сызылганда, Фәхерниса карчык ат абзарларына барып җитә.

Игеннәрне кем җыяр?

Бер әвеннән утыз пот чамасы арыш чыга

Әвен киптерәләр, чабагач белән суктыралар, аннан суырып Ташлытау элеваторына озаталар. Халыкның күңеле көрәя теше таза булган кеше арыш башагын уып ашый, эштән кайтышлый янгын сарае янындагы агач мичкәгә ятып су эчәләр. Карт-коры гына хәлсез.

Курск сугышында яраланып госпитальдә ятканнан соң гвардия өлкән сержанты Тимерхан авылга кайтып төште. Титак-титак атлап, бөтен авылны йөреп чыкты, басуларны әйләнде, амбар-ат абзарларына сугылды. Көннәр бик кызу тора, игеннәр дә ярыйсы гына. Тик халык ач бөтенесенең күзендә нур беткән, уен-көлке, җыр ишетелми. Эссе көнне ачлык аеруча яман хәл. Ачлыкның шундый бер вакыты җитә, инде ашыйсы килми, ә берөзлексез сусата. Янгын сараенда каравыл торган Шәйхи карт Тимерханга үзләренең хәлен аңлатты: карчыгы бүген, он капчыгын кайчы белән турап, аш салырга калган.

Партия райкомында, военкоматка учётка баскан көнне үк Тимерханга әйтеп кайтардылар: кайтуга колхозыңны кабул ит, теге карт бик тырышып эшләде, дәүләткә икмәк тапшыру буенча Кара Чыршы колхозы районда беренче булды, ләкин яшьрәк кеше кирәк иде, диделәр. Идарә утырышында Шәяхмәт колхозның эшләрен тапшырды. Амбарда бер бөртек ашлык юк; подвалда бер бөртек бәрәңге юк; җигү атлары бөтен колхозына тугыз баш; эш үгезләре-таналары унике баш. Халык ач һәм башкалар

Икенче көнне үк Тимерхан әвеннән чыккан арышны тарттырып халыкка аванс бирде. Хезмәт көне мул булган кешеләрдән алтышар кило он алучылар булды. Өченче көн иртән сәгать дүрткә Тимерханны райком бюросына чакырдылар. Тимерхан гимнастёркасын үтүкләде, орденнарын, медальләрен кадады. Яңа председатель буларак, беренче мәртәбә бөтен формасын туры китереп күренергә уйлады. Сугыш башланганда беренче секретарь булып эшләгән яшь кеше әле дә монда икән. Ләкин аны өлкә комитеты пленумына чакырганнар. Бюроны икенче секретарь алып бара.

Бу кеше Тимерханга таныш. Зур башлы, зур борынлы. Фамилиясе Хәйруллин. Утызынчы елларда берничә авылда избач булып эшләп йөргән иде. Аның исемен дә, фамилиясен дә белүче булмады, «ызбач» дип кенә йөртәләр иде. Фамилиясен белгән кешеләр дә, һәрвакыт башка Хәйруллиннар белән бутамас өчен, «баш Хәйруллин» дип йөртәләр иде. Сугыш башлангач ук Хәйруллинга бронь биргәннәр, дип сөйләделәр. Тиктомал зур борынлы кешенең бронь алуы халык арасында мәзәгрәк яңгырады, «Ызбачка борын биргәннәр» дип исләре дә китмичә сөйләп йөрделәр ул вакытта

Хәйруллин зур борынына күзлек элеп куйган да кешеләргә күзлек өстеннән карый. Алдында ике-өч пачка «Беломор». Өстендә китель. Полковник дип белерсең!

 Йә, диде ул, Тимерханның эше турында бюро членнарыннан бер хатын-кыз сөйләп биргәч, йә, аклану өчен нәрсә әйтә аласың?

Тимерханның үпкәсе тамак төбенә күтәрелде. Мөмкин кадәр тыныч булырга кирәк иде.

 Беренчедән, диде ул, мин суд каршында тормыйм, ә үземнең партиядәшләрем янында басып торам.

Хәйруллин аңа мыскыллы караш ташлады.

 Нәрсә, икенче сүзең дә бармыни?

 Әйе, бар, иптәш секретарь. Мин ике ел ут астында йөрдем, минем белән Жуков һәм Рокоссовский сөйләшкәне бар, ләкин алар да миңа «сез» дип дәштеләр.

Хәйруллин нервланып папироска ябышты.

 Йә, йә син Сез бик остармагыз монда. Сез нәрсә, әллә фронттан кайттым дигәч тә, теләсә нәрсә эшләп йөреп булыр дип уйлыйсызмы? Җинаятегез турында сөйләгез! Сезгә кем рөхсәт бирде аванс өләшергә? Безнең указаниене ни өчен көтмәдегез? Шулмы сезнең фронттагы иптәшләрегезгә ярдәм итүегез? Хәйруллин, калтыранып, пышылдауга күчте. Коммунист, понимаете ли

Ул берөзлексез папиросын чәйнәде.

 «Кара Чыршы» колхозы председателенә бюро членнарының сораулары бармы?

Тимерханның эше турында сөйләп биргән хатын тамагын кырды. Бу районның прокуроры Улибаева икән.

 Сораулар юк, диде ул, карандашын өстәлгә бәрә-бәрә, мәсьәлә ачык. Вәлетдинов Тимерхан партиядә кала алмый. Йомшак күңелле булуны партия безгә гафу итмәс. Карарбыз, алдарак ничек эшләр.

Урындыклар шыгырдап куйды. Ачык тәрәзәдән тышта коеп яңгыр ява башлаганы ишетелде. Барысы да тышка таба борылдылар.

 Да-а, кызыл обоз киләсе көн иде бит бүген, диде Хәйруллин, папиросын чәйнәп, болай булса, эш харап.

Улибаева кулындагы карандашын өстәлгә бәрде.

 Алласын да тотып фәлән итәргә Ул яман сүгенде.

Тимерхан тетрәнеп китте. Алай икән Болар сугыш вакытында шулайрак өйрәнгәннәр икән Хәзер хатын- кызлар да сүгенә икән. Ләкин яңгыр бик кирәк иде бит әле. Бәрәңгеләр көеп ята иде. Анысын ник уйламыйлар?

Хәйруллин сәгатенә карады.

 Ярар, иптәшләр, башка фикерләр юкмы? Кем дә кем Бертавыштан Иптәш Вәлетдинов, партбилетыгызны куегыз.

Тимерханның күз аллары караңгыланды. Тукта, бу бик таныш картина бит. Кайда булды соң әле мондый хәл? Әһә, госпитальдә ятканда ул «Күтәрелгән чирәм» дигән романны укыган иде. Анда да партбилетны чыгарып салырга әйтәләр Әһә, әһә

 Иптәш Вәлетдинов

Тимерханның күзен кан басты, ул калтырана башлады. Менә бер секундка хәтер тау кадәр әйберне актарып алды. Менә кырык өченче елның июль киче. Рота командиры траншеяда коммунистлар белән сөйләшә, һөҗүм сәгате якынлаша, иптәш коммунистлар, ди. Коммунистлар исеменнән рота парторгы Вәлетдинов сөйли. Тырышып, дулкынланып сөйли

 Өйдә калган аналарыбыз, сабый балаларыбыз хакына актык сулышыбызга кадәр көрәшербез

Ә аннан таң атканда тревога булды. Тимерхан күзен ачканда, күк йөзе үкерә, көнчыгышны горизонт артындагы кояшның нурлары кып-кызыл төскә керткән, җир гүли иде. Бу бөтен дөньяга мәшһүр Курск һөҗүме башланган минут иде

Каяндыр салкын, җансыз тавыш ишетелде.

 Партбилетыгызны куегыз, иптәш Вәлетдинов

Тимерхан кинәт кенә озын өстәлне этеп җибәрде. Өстәл кырындагылар сискәнеп киттеләр.

 Партбилетымнымы? Партбилетмы сезгә, иптәш Хәйруллин? Ул үз тавышын үзе танымады. Минем партбилетым кирәкмени сезгә, тыл герое? Менә сиңа, Хәйруллин, менә кулыңны башта «Гөлҗиһан»3 сабыны белән ю!.. Менә сиңа, күрдеңме?

Райком коймасына бәйләп куйган атына сикереп менгән Тимерхан Ташлытауны ничек чыгып киткәнен белмәде. Җылы яңгырдан соң ялт итеп кояш чыккан, урамда пычрак, җан-фәрманга чапкан ат тоягыннан чәчрәгән сыек балчык әллә кайларга оча иде.

Ул көнне идарәдә әвенне тәүлегенә ике тапкыр куярга дип карар кабул ителде. Шәяхмәт әвен киптерүче итеп билгеләнде. Элеккеге председатель өчен яңа тормыш башланып китте. Ул төнлә мич яга, әвен ташы өстеннән башакларны җыеп ала, мичкә ут җибәрә.

Әвен өеп бетергәч, кайвакытта аның янына янгын сараенда торучы абыйсы Шәйхи карт та килеп утыра.

 Пожар-фәләннән, берүк, үзе сакласын, чамалап эшлә, дип, башта кырыс кына сөйләшә. Әвенне бер кат әйләнеп чыга, мич алларын тикшерә. Мич каршына утырып, гадәт буенча сугыш хәлләре турында сүз куерта башлыйлар.

Шәйхи карт сугыш башланганнан бирле Германия турында гына сөйли.

 Ярманда түлке машина күп инде анда, ди. Батырлыкка безнең солдатка чыкмый инде чыгуын, әмма ләкин тегеләр машина күп булу белән алдыралар. Аларның бит тегендә-монда барганда карты-карчыгы да бисәпилкегә генә утырып чаба.

Мичтә ак чыршы утыны шартлап яна, ике туган берсен берсе бүлдермичә генә сугышка кадәрге тормышны, мул ризыкны, рәхәт көнне, тыныч төнне искә алалар. Шәйхи карт матур сөйли. Аның бик кызык бер гадәте бар: ул чиктән тыш арпа коймагын ярата, хәзер шуны сагына. Сүзгә керешсә, шуны телгә алмый калмый.

 Һәй Алла, эштән кайтышыңа һәйбәт такта чәй пешеп, табада арпа коймагы чыжлап утырсын иде, ди. Әйтүен дә ул аны үзенчә, «арпы» коймагы дигән төслерәк итеп әйтә. Менә бу тормыш нәрсә инде? Ашарга утырсаң, мин сиңайтим, алдыңда кычыткан ашы. Ә бүтән нәрсә юк. Иллә мәгәр күзе чыккыры Гитлерны әйтәм, җимерде тормышны, дәргяһтан сөрелгән. Сугыш беткәч, менә әйткән иде диярсең, иртәнге чәйне кайнар арпа коймагыннан башка эчмәм.

Ут янында утырып Шәйхи картның буыннары йомшый. Җитмешне узган картка каланча башына менеп сәгать сугуы көч җитмәслек эш булып тоела.

 Бар, улым, вакыт җиткән булса, берәрне бәреп төш әле, дип, ул аны җае килгәндә янындагы малай-шалайга куша. Төннәрен ул зирәк була, әмма иртәнге якта аны йончыта, вата башлый. Кайчакларда аны сәгать исәбен дә буташтыргалый дип сөйлиләр. Имеш, унбер, унике тирәсенә китсә, астагы кешеләргә санап торырга әйтеп менеп китә икән. Шулай берчак, җитте дип кычкырырга онытканнар да, ул берне артык суккан.

 Җитте, артык булды, дип кычкырулары булган, Шәйхи карт, чигереп алам дип, тагын берне суккан. Барлыгы әллә ундүрт, әллә унбиш булган. Ләкин коры, җилле көннәрдә каланча башыннан аны чакырып та төшерә алмыйсың. Әле бер якка, әле икенче якка борылгалап, ул акрын гына көйләп утыра:

Янгын сараендагы атларның фураж аз булу аркасында бик ябыкканнарын ул әрнеп сөйли. Солыны җиз кадак, онны тузан, бәрәңгене йомры дип атый.

 Җиз кадак белән тузан кермәсә, ат ат булмый инде ул, йомры ат ризыгы түгел, ди.

Таң алдыннан мич янып бетә, Шәяхмәт кисәү төяргә түбән төшеп китә. Шәйхи карт сәгать сугарга каланчага таба атлый. Карт-коры бүген аеруча борчулы: яше җиткән иң таза егетләр иртән торуга сугышка китәргә тиешләр. Моның кадәр игеннәрне кемнәр җыяр? Кемнәр эш итәр?

Приёмда каралып кайткан егетләр авылда нибары ике көн ял иттеләр. Хәл кадәренчә кунакка йөрештеләр, кибеттән һәрберсенә исемлек белән берәр чирек аракы сатып бирелде. Яңа гына мыек тибә башлаган яшь чырайлы бу малайларның бүген-иртәгә ут эченә барып керәчәгенә ышану бик кыен иде. Хәер, алар үзләре дә егет булып әллә ни кыланып йөри алмадылар, бар ятканнары ат абзарлары тирәсе булды. Үзләренең атларын яшь малайларга тапшырдылар, атларның холык-гадәтләре турында тәмләп сөйләделәр, сбруйларын караштылар. Бары тик иртәгә фронтка китәсе кичне генә түбән очта Әхмәтзарифны туры китереп кайсыларыдыр дөмбәсләгән. Нәрсә өчен булган ул, тегенең туган елын үзгәртеп сугыштан калганы өченме, әллә башка сәбәп беләнме, моны берәү дә белә алмады.

Иртәгесен бөтен халык кырда вакытта рекрутлар атка төялеп бер тапкыр урам әйләнделәр. Аларның күбесе әле урамнан гармун белән үз гомерендә беренче тапкыр җырлап узгандыр. Шуңадыр, ахрысы, тавышлары бик сыек ишетелә иде. Ничектер аларның тавышы сентябрь башында кычкыра башлаган яшь әтәчләр тавышын хәтерләтте ул көнне.

Аларның ак кулъяулыклары арыш басуы эченнән шактый вакыт күренеп барды.

Әвен янында Шәяхмәт, кулын каш өстенә куеп:

 Хәерле юл, балакайлар, сугышны бетереп кайтыгыз, дип, озак карап торды. Каланча башында Шәйхи карт, яшьләр киткән юлга карап, шактый моңаеп утырды. Ат дугасы күмелерлек арыш эченнән яшьләрнең соңгы җырлары ишетелде:

Назад Дальше