Казан – Мәскәү / Казань – Москва - Ленар Миннемохимович Шаех


Ленар Шәех

Казан Мәскәү

Озын сәфәр алдыннан

Мин тагын ерак сәфәргә кузгалам. Күңелем тулы аңлатып булмый торган тойгылар. Ни дисәң дә, әле күз күрмәгән җирләр, ят халыклар, чит тел Баштарак җанны биләгән ашкыну хисе, аэропортка килеп җиткәч, бераз сүрелә төшә. Кайда гына, кайчан гына булса да, күз ияләшкән, акыл күнеккән, күңел береккән җирдән китү җиңел түгел. Бигрәк тә берүзең алыс юлга чыкканда. Шунысы куаныч: якыннарың исән-имин әйләнеп кайтуыңны көтә, изге теләктә кала

Самолёт кузгала. Ул әкрен генә очу юлына чыга да, бар көченә куып, зәңгәр чиксезлеккә күтәрелә. Очкыч эчендәге шом, аның шау-шуы күңелгә дә үтеп керә шикелле. Догалар укып, Аллаһтан хәерле юл, исән-сау барып җитү һәм әйләнеп кайту насыйп итүен сорыйсың. Амин шулай булсын!

Очкыч җирдән аерылуга, күңелдәге иләс-миләслек кими төшеп, үзгә үлчәнешкә күчәсең, күккә якынаясың. Башыңа, дулкын-дулкын булып, яңа уйлар килеп бәрелә. Алар шигырьгә әверелә һәм каләм очыннан тама, хәтта тыйнак ташкындай агыла башлый.

Гадәттә, мин чит төбәкләргә, чит илләргә эш буенча барам. Әдәби фестивальләр, китап ярминкәләре, халыкара мәдәни бәйрәмнәр Юлым һәрвакыт Мәскәү аша уза. Казаннан Мәскәүгә, Мәскәүдән Лондонга, йә булмаса Стокгольмга, Брюссельгә, йә Әнкарага, Бишкәккә, Бакуга

Казан Мәскәү арасы Ун чакрым биеклектә, чиксез аклык булып җәелеп яткан болытлар өстенә күз ачкысыз яктылыгын сипкән кояш астында, галәмнән искән салкын җилләр камалышында гүяки җирдә тарихи вакыйгалар ярала кебек. Вакыт-вакыт ак томан эченнән тулы бер манзара пәйда була. Әйтерсең син вакыт буйлап, гасырлар-чорлар аша сәяхәт итәсең. Әнә болгар ханы, Алмыш ханның оныгы Мөэмин ибне Хәсән белән рус кенәзе Владимир, «ошбу солых судагы таш өскә калыкса, колмак суда батса гына бозылыр» дип, дуслык килешүен имзалый Әнә бөек Алтын Урда гаскәрләре Мәскәүгә якынлаша Әнә Явыз Иван чирүе Казан ханлыгына яу чаба Әнә Сөембикә, туган ягы белән хушлашып, Мәскәүгә китеп бара Әнә Мәскәү һәм Казан арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешүгә кул куела

Ике арада каршылыклар да күп булган, шул ук вакытта дуслыкның да тамыры тирән. Меңьеллыкларны алып карасаң, дөньяда кайсы гына халыклар бер-берсен яулап алырга тырышмады икән?! Милләтләр арасында төзелгән дуслык солыхларының да исәбе-саны юктырЧоры шундый булган шул. Кешелек туктаусыз үскән, камилләшкән, үзгәргән. Узганнар чабудан тартса да, бүгенге җәмгыятьтә татулык һәм бердәмлек беренче урында тора.

Хәер, озын сәфәр, дөнья күрү, әлегә кадәр ят булган мәдәният, бигрәк тә чит ил кешеләре белән аралашу, уйларыңны тәртипкә сала, рухыңны баета һәм тулыландыра, хәтта сине үзгәртә дә.

Әле тагын Мәскәүгә юл төшәргә тора. Мәскәү Казансыз яши алмаган кебек, Казан да Мәскәүдән башка алга бара алмый. Килер елларыбыз, барыр юлларыбыз хәерле булсын!

Ленар Шәех17 февраль, 2021 ел

«Казан дәфтәре»ннән


Татар яшьләре гимны

2002Казан

«Дала җиле килеп хәбәр бирә»

2003Казан

Яр буенда

(Мари Луиза Кашниц буенча)

2003Казан

Кайтыр!

Гамил Афзал истәлегенә

2003Казан

«Җан күбәләк»

2003Казан

«Чәчләрем дә әз-мәз агаралар»

2003Казан

Нокта яки өтер?

2003Казан

Сине күргән саен

2003Казан

Бары бер кат

2003Казан

Сала теле

2003Казан

«Башым тулы миллион идеяләр»

2003Казан

«Күзләреңә карарга да»

2003Казан

«Син якын-тирәдә»

2003Казан

Соңгы алма

2003 2004Казан

«Йолдызларга сөйләр идем сөюемне»

2004Казан

«Күктән төшкән йолдыз-җаннар»

(Кызларга)

2004Казан

Яз җыры

2004Казан

«Синең күзләреңне күрсәм»

2004Казан

«Татлы сагышым»

2004Казан

Барыбыз да бер гамьле

2004Казан

Татар моңы

2004Казан

«Күңелләрем мөлдерәмә тулы»

2004Казан

Миңа үзең кирәк

2004Казан

Без карт идек

Без яшь идек

Лилия Гыйбадуллина
2004Казан

«Сагыш төргән гамьле кичләремдә»

2004Казан

Таң кызына

А-га

2004Казан

Үткәннән килгән өн

Суда йөзә бүрәнәләр,
Ялгыз бүрәнәләр
2004Казан

Имәнкискә кызына Такталачык егетеннән ачык хат

2004Казан

Вакыт

2004Казан

Синсез яшәү

2004Такталачык Казан

Гашыйк

2004Казан

Кызыл алма

2004Казан

«Болай булмас чүлдә дә»

2004Казан

Шигърият!

2004Казан

Соңгы яфрак

(Көзге җыр)

2004Казан

«Әй көзкәем»

2004Казан

«Песнәк килгән тәрәз каршыма»

2004Казан

Мин бәхетнең өске катында

2004Казан
Автор шигырьләре Айгөл Нәбиуллина укуында

Салкын яңгыр

2004Казан

И Ходам, Мәхәббәт бир!

(Давид Самойловка ияреп)

2004Казан

«Карлар ява инде, ап-ак карлар»

2004Казан

«Тәрәзә төбендә песнәкләр»

2004Казан

«Керләнгән күңелне»

2004Казан

« Синең исемеңнең баш хәрефе»

Айсылуга

2004Казан

Илдар абый

Халык шагыйре,

остазым Илдар Юзеев истәлегенә

2004Казан

Җибәрмим

2004Казан

Хаос

2004Казан

Китәсең дә югаласың

2005Казан

Ярый, мине кызганма да

2005Казан

Чуен Гәрәй малае

Мәгъсүм Гәрәевкә

2005Казан

«Дәшкән идем, дәшкән идем»

2005Казан

«Агачтан төштем мин мәтәлеп»

2005Казан

«Кояш кунган күзләреңә»

2005Казан

Костюм кияргә микән?

2005Казан

Бу язларны сиңа бүләк итәм

2005Казан

«Табигатем минем кыр казыдай»

2005Казан

Мин сине сагынганмын!

2005Казан

Су ташый кыз

2005Казан

Иртә яздан мине эзлә син

2005Казан

«Мин җансыз яшәдем бугай»

2005

Зәңгәр сирин

2005Казан

«Шыбыр-шыбыр яуган яңгырда»

2005Казан

«Чык суында юдым битемне»

2005Казан

Тупыл мамыгы

2005Казан

Якты тавыш

2005Казан

«Эсселе-суыклы»

2005Казан

Сине уйлап

(Тулай торак бүлмәсендәге уйлану)

2005Казан

Синең күзләр

2005Казан

Ул яз безнең өчен генә

2005Казан

Синсез төн

2005Казан

И Мостай

Мостай Кәрим истәлегенә

2005Казан

Пар яфрак

(Баллада)

2005Казан

«Дым астында басып торам»

2005Казан

Яратам!

2005Казан

Гасырда фасыллар буталган

2005Казан

МСЯ!..1

2006Казан

Скрипка

2006Казан

Җаннар ирекле!

Мохтар Мутинны уйлап

2006Казан

«Минем язмыш хата-ялгышлардан»

2006Казан

Дәү әниемне уйлап

2006Казан

Коңгырт күзләр

2006Казан

«Бозлар булып, карлар булып эри күңел»

2006Казан

Тукай кайта!

2006Казан

Югыйсә

2006Казан

Бәхетле ятимлек

(Сюлли-Прюдом мотивлары)

2006Казан

Өчәү

(Триптих)

Авылдашларыма

1

Мохтар Мутин

2

Гамил Афзал

3

Альберт Фәтхи

2006Казан

Һәр ай саен бәйрәм

2006Казан

«Көйләр көйләп көй әле бер»

2006Казан

«Кара көйгән асфальт»

2006Казан

«Үпкәләттем сине юкка»

2006Казан

Җылытасы килә дөньяны!..

(Триптих)

1

2

3

2006Казан
«Җылытасы килә дөньяны!..» шигыре инглиз телендә

«Эх, бу хәзергене»

2006Казан

Постмодерн

2006Казан

«Кы»лашу

Туган авылына кайткач, шагыйрь Рифат Сәлах чормада утырырга ярата

1

Мин сине яратам!..

2

Иоганн Себастьян Бах.