Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Рахмани Равиль 6 стр.


Билгесезлек Нигә соң газиз әткиләре, хат җибәреп, үзенең исән икәнлеген белгертми? Гаилә башлыгының язмышын белә алмаганлык аларны үлем хәбәреннән дә аяусызрак газаплый.

Ирләрен сугыш үтергән хатыннар, улларын сугыш йоткан аналар башта күз яшенә юынып үксиләр, чәчләрен йолка-йолка елыйлар. Бу илдә халык күз яшенә күнегеп беткән дисәк тә, һич ялгыш булмас. Акрынлап вакыт әрнүне баса төшә. Әмма сугыш калдырган йөрәк җәрәхәте бөтенләйгә төзәлми. Ул адәм баласын гүргә кергәнче эзәрлекли. Ә менә игълан ителмәгән астыртын сугышны, бер гөнаһсыз кешене алып китеп олактыруны ничек аңларга? Җавап табып булмый торган билгесезлектән дә аяусыз, аннан да рәхимсез нәрсә бармы бу дөньяда?!

Хәсәнә хәлендәгеләр авылда берничә иде. Андыйларны абыстай җаны-тәне белән кызгана, һәр намазында Аллаһы Тәгаләдән хәлләрен җиңеләйтүне сорый иде. Кайчакларда ул күңелендә көферлеккә илтә торган фикерләр туа башлаганын тоеп тәүбә итә. «Раббым, бу газаплардан нигә коткармадың?» дип сорыйсы килгән чакларда ул, тыелып, дога укый, тәкбир әйтә. Бераздан, тулы тынычлану килмәсә дә, рәнҗү басыла төшә. Адәм баласы үз гөнаһларының җәзасын күргәнен сизми. Чөнки безнең тәкъдиребез Аллаһы Тәгалә кулында. Ул бөек, Ул мәрхәмәтле, Ул гадел. Шуңа күрә Ул бәндәләрен, соңгы чиктә, үзе дөрес юлга чыгарып тора. Аның тарафыннан гаделсезлек булуы мөмкин түгел. Түзеп булмас авырлыкларга юлыккан чакларында менә шулай юана иде Хәсәнә абыстай.

Беркемгә зарланмады тол остабикә, беркемгә серен сөйләп сыкранмады. Күрәләр бит аның нинди хәлдә икәнлеген. Аңлаучылар сөйләмәсәң дә тоемлыйлар. Кеше синең хәлеңә керә алмый, шуңа күрә зарланып сөйләнеп йөрүдән ни файда.

14

Югары Бишендедә укый башлавының беренче көнендә төпчек улының авыр хәлгә юлыгуы Хәсәнә абыстайны хафага салды. Ана һәр баласының холкын белә, теләк-омтылышларын сизенә иде шикелле. Кайвакытта баласының үз табигатенә бөтенләй хас булмаган гамәлләр эшләгәнен күреп, югалып кала иде. Явыз кешенең көтмәгәндә яхшылык эшләп ташлавы, юмартның саранланып куюы. Аллаһы Тәгаләнең адәм баласына ясаган тәэсире шушы түгелме икән? Аның тыйнак Шәһите искиткеч күндәм бала көтмәгәндә, яшен утыдай тәвәккәл, үҗәт булып китә

Балаларны укытып, белемле итеп үстерү телдән әйтелмәгән, кәгазьгә язылмаган булса да, әткиләре ягыннан да, Хәсәнә абыстай ягыннан да буыннан-буынга тапшырылып килгән васыятькә тиң. Бәлки, васыять кенә дә түгелдер? Әнә бишенче класста укый башлавының беренче көнендә Хәсәнәнең төпчеген рәнҗеткән малайның әтисе, колхозлашкан елларны Юкәлегә килеп, Таиповларның малын талап алып киткән кеше булып чыкты. Шул Ринат исемле малай, алтынчыда һәм җиденчедә икешәр ел утырып калганнан соң, мәктәпне ташлаган да авыл Советына салым җыеп йөрүче булып эшкә кергән. Унсигез яшьлек Ринат, әтисе шикелле, салым түләргә мөмкинлекләре булмаган кешеләрне куркытып, ришвәт алып йөри, дип зарланалар хәзер.

Хәсәнә абыстай беркайчан да, мәктәпкә барып, минем улым ничек укый, сез канәгатьме, дип сорашып йөрмәде. Авыл җирендә кеше бер-берсе турында белеп тора. Абыстайның төпчегенең мәктәптә үзен ничек тотуы турында да аңа даими җиткереп тордылар.

Большевиклар халык тәкъдирен, балалар язмышын зыялыларны атып йөргән бәндәләр кулына тапшырды. Алар бит турыдан-туры «мировая революция»гә дәгъва итәләр. Шуңа күрә нишләп бала-чага дигән вак нәрсә белән исәпләшеп торырга! Ячейка кешеләренең кайберләре менә шулай фикерлиләр иде. Тәрбияле баланың һәр эше, һәр кылган гамәле Аллаһы Тәгалә тарафыннан хуплана. Андыйлар ярашырга, ялагайлыкка, файда өчен яшәргә өйрәнмәгән. Ә бит адәм баласының акылына да сыя алмаслык эшләр эшләнә башлады хәзер. Җитәкчеләр балаларына урысныкына тартым исем куярга тотындылар. Лотфулла хәзрәт үз балаларына, ата-бабалардан калган гадәт буенча, Коръән-Шәрифтә очрый торган һәм борынгы төркиләрдән килгән исемнәр кушты. Киләчәктә шушы совет чоры тудырган исемнәр белән борынгы исемнәр арасында гаугалар чыгып китмәсме икән? Уйларның катлаулыгыннан зиһене чуалып киткән чакларда Хәсәнә абыстайның күңелендә шушындый тузга язмаган сораулар да туа иде.

Өлкәннәре, Аллага шөкер, аякка баса башладылар. Абыстай үзенең кече улы турында ут йотып баш вата иде. Баланы күңеле сынудан ничек кенә булса да саклап калырга кирәк. Әнә мыскыллау баланы ничек рәнҗеткән. Рәнҗетергә тырышучыларга карата Шәһитнең күңелендә дошманлык хисе уяна күрмәсен бер үк. Дошманлык хисе бит ул беренче чиратта адәм баласының үз күңелен агулый. Нинди чара күрергә, нинди юл белән баланы бозылудан сакларга соң?

Икенче бүлек

1

Юкәле. Кемдер биргән бу исемне Шәһитнең туган авылына. Ул чакта, җыелыш җыеп, авыл җәмгыятенә кагылышлы мәсьәләләр турында җитди сөйләшүләр булдымы икән? Җыелышны беркайчан да уртак фикер туплау, катнашучыларның теләкләрен эшкә ашыру өчен җыймыйлар. Районнан, җыелыш җыеп, фәлән мәсьәләне хәл итегез, дигән фәрман килә. Колхоз рәисе җыелыш җыя, идарә йортын саклаучы сыңар куллы Асылгәрәйне, йорт саен кереп чакырырга җибәрә. Юкәлеләр, клуб итеп үзгәртелгән әүвәлге мәчет бинасына җыелып, районнан килгән вәкилне тыңлыйлар. Тыңлау гына җитми. Җыелыш күмәк фикер алышуга охшашлы булсын өчен, кемнәрнедер мәҗбүри рәвештә чыгып сөйләргә күндерәләр. Шуннан соң алдан әзерләп куйган карарны укыйлар һәм шундагы сүзләрне кул күтәртеп раслыйлар. Әгәр авылга исемне шушы юл белән кушкан булсалар, «Юкәле» урынына йә «Карл Маркс», яисә «Алга» исемле авыл барлыкка килгән булыр иде. «Юкәле» сүзен иң башта шушы җиргә килеп төпләнгән зирәк, күзәтүчән кеше әйткән булса кирәк. Авыл корасы җирне дөрес сурәтләве, яңгырашы матур булуы Юкәлене мәңгеләштергәндер дип тә фаразлыйк.

Урыслар яулап алгач, Казан ханлыгы чорындагы авылларның күбесе яндырылган, юкка чыгарылган. Бүгенге көндәге авыллар каршылык күрсәтү басылганнан соң барлыкка килгән. Берәүләрне аяусыз җәберләү, мәсхәрәләү, икенчеләрне җирсез калдыру сәясәте туган туфракларыннан куган, өченчеләр, яулап алуда катнашучыларга өстенлек бирелгәч, ата-бабаларның сөякләрен таптаучы килмешәкләрнең колы булудан, чукындырудан качып, колонизаторлар золымы эләктерә алмаслык җирләргә качып китеп, үзләренең кешелек сыйфатларын саклап кала алганнар. Күпмедер вакыт үткәч, Мәскәүнең канлы кулы күченеп киткән җиргә дә җитә башлагач, кайбер авыллар кабат күчеп киткәннәр, икенчеләр, урыс золымы татарның үткәндәге гөнаһлары өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән җәзасыдыр, дип, ышанып, урыс дәүләте астында калырга мәҗбүр булганнар.

Юкәле авылының урынын сугыш гыйльмен, хәрби ныгытмалар төзүнең серен белгән кеше сайлаганга охшый. Авыл калкулык өстендә урнашкан. Төньяк-көнбатышта калкулыкның җәяүле дә, атлы да җиңел генә менә алмаслык текә үре. Үрнең аскы ягында тирән чокыр. Телисеңме-юкмы, бу авылны күрү белән, бүгенге Казан Кремле, Иске Казанның яулап алучыларга шактый озак каршылык күрсәткән Япанча гаскәре ныгытмасы хәтергә килә. Бу урынга килеп йорт салучы беренче татар яулап алучылардан саклануны, бәлки, күз алдында да тотмагандыр Бәлки, ул табигатьнең матурлыгы белән генә хозурланган булгандыр? Чынлап та, Юкәленең сугышчан алласызлар җимергән мәчете урыныннан караганда, күз алдына сокландыргыч күренеш килеп баса.

Көньякта, күпереп-дулкынланып, югарырак күтәрелә барган урманлы калкулык сыртлары офыкка китеп югала. Җете яшькелт урман ераклашкан саен күкшелләнә, аксыл-соры төскә күчеп эри.

Көнбатышта Самсык елгасының киң, иркен үзәне. Елга үзе текә ярлы чокыр эченнән күренер-күренмәс кенә саркып ята. Үзәнлек Бөгелмә ягына таба салмак кына күтәрелә дә якындагы калкулыкка барып терәлә. Аның артында сыртын кабартып торган яңа калкулык, аның артында тагын яңасы Бөгелмә тирәләренә җиткәнче, Татарстанны кыйгачлап бүлеп агучы моңсу Чулманның ярларына кадәр давылсыз дулкынланып, мәһабәт диңгезне хәтерләткән калкулыклар, иркен үзәннәр белән аралашып, күз күреме җир өстенә җәелгән

Атнагол мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, Бохарада укып белемен киңәйткән Лотфулла Ишемгол улы Таиповны Диния нәзарәте Туймазы районы Бишкурай авылына имам итеп билгели. Тынгысыз революция еллары. Җәдитчелек ягындагы муллаларның бер өлеше, мәдрәсә шәкертләренең кайберләре инкыйлабка кушылалар. Галимҗан Ибраһимов шикеллеләре, большевиклар боерганча, җәмгыятьне баштанаяк яңартып кору эше белән янып-көеп йөриләр.

Лотфулла хәзрәттә шулай куелган: аның мәхәлләсендәге мөселман өммәтләре мәчеткә йөрергә, намазларын калдырмаска тиеш, халык арасында шәригать кануннары сакланырга тиеш. Әгәр хәзрәт шушы юлда үзен авылдашларына үрнәк итеп куя алса, аңа имамлык вазифасын башкару җиңел булачак. Үзенең җәмгыятьтәге урыны белән дә, карашлары ягыннан да Лотфулла хәзрәт революциягә катнашмаган, әмма аңа каршы да тормаган. Ул үзенең руханилыгын ихлас күңелдән, зур гаделлек белән башкарып килгән. Бусы аның рухи бурычы булса, үз йортындагы хуҗалыкны алып баруны ул авылдашларына үрнәк булырлык итеп оештыра алган. Хәзрәтнең нинди әзерлекле һәм уңган шәхес булуын исән чагында аның хәләл җефете Хәсәнә абыстай матур, тормышчан мисаллар белән дәлилли.

2

Егерменче еллар барышында, бигрәк тә Ленин вафатыннан соң, хакимият дилбегәсе тулысынча Сталин кулына күчкәч, идарә итүчеләр урта хәлле крестьяннарны һәм шуларга тиңләштерелгән руханиларны кинәт кенә кыса башлыйлар. Авыл өчен иң авыр, иң куркыныч чор иде бу. Мәскәүдән туктаусыз күрсәтмәләр килеп тора. Ярлылар комитетына оялаган ярлы-ябага, ялкаулар, зимагурлар, хуҗалык кора алмаган, гомумән, игенчелеккә сәләтләре булмаган бәндәләр, большевиклар биргән боерыкларга таянып, авылдагы һәр хуҗалык үзләрен ярлыларча тотарга, ярлыларча фикер йөртергә тиеш, дип инана башлаган иде.

Лотфулла хәзрәт мондый сәясәтнең озак саклануына шикләнә. Гыйлем иясе буларак, ул, адәм баласы һәр очракта тормышны һәм яшәешне камилләштерү юлыннан барырга тиеш, дип ышана иде. Сәясәт белән шөгыльләнмәгәнлектән, ул Ленинның «Тук крестьян большевикларга иярмәячәк» дигән шик-шөбһәсе хакында, әлбәттә, белми иде.

Милекле кеше үзенә үзе хуҗа. Аны буйсындыру шактый авыр. Большевиклар моны яхшы белгәннәр. Утызынчы елларда, игенчеләрне берләштереп, күмәк хуҗалык төзү башлана. Җитәкчеләр таланган, милексез калган крестьяннарны турыдан-туры колхозга куып кертү эшенә керешәләр. Башта хәзрәтнең үзенә тиюче булмый. Колхоз шартларында иген игеп, мал асрап булмаячагын аңлаганга күрә, Лотфулла хәзрәт милкен, малларын, җирен колхоз кулына илтеп тапшырырга ашыкмый. Район үзәгеннән ераграк торган берәр аулак авылга күчеп, колхозларның таралганын шунда көтеп утырырга кирәк, дип уйлый. Якын-тирә авыллар хәзрәткә таныш. Авыл мулласы, телиме-юкмы, мәхәллә халкы белән генә түгел, күрше авыл кешеләре белән дә кирәк кадәр фикер алышып, тәҗрибә бүлешеп яши. Муллаларның үзара аралашып торуы да төбәк күләме белән генә чикләнми. Алар шактый ерактагы хәзрәтләрнең гаиләләре, туган-тумачалары, аларның халык арасында башкарган эш-гамәлләре, тоткан абруйлары хакында хәбәрдар була.

Бишкурайдан җитмеш чакрымдагы Юкәле авылының мулласыз калуын ишеткәч, Лотфулла хәзрәт, үзенең яраткан туры биясен җигеп, шул авылга юнәлде. Туймазы стансасыннан унбиш кенә чакрымда булса да, Юкәле шактый аулак авыл икән. Бу авылның халкы да ошады хәзрәткә, мәчете турында сөйләп тә торасы юк. Илле хуҗалыктан торган бәләкәй генә авылның мәчете иркен, аның манарасын да биек итеп салганнар. Манарага менеп, тирә-якка күз ташлап алганнан соң, Лотфулла хәзрәт киләчәктә язмышының шушы авыл белән бәйләнәчәгенә тәмам ышанып җитте.

Бишкурайга кайткач, хәзрәт милекнең күчерү мөмкин булмаган өлешен сатарга кереште. Җепкә таккан үткен кылычтай, йөрәккә шом салып торган күмәкләшү сәясәте малларның һәм мөлкәтнең бәясен тәмам төшереп бетергән булган. Сату дигәне бушлай өләшүдән бик аз аерыла иде. Юкәлегә күчереп булмаслык мөлкәтен абзар-кураларны, йортын сатып, вак малларын туган-тумачасына, күршеләргә өләшеп бетергәннән соң, яңа урынга алып барырга дигән мөлкәте үрәчәле арбага сыеп бетте. Руханиның төп малы аның баш миендә, кылган гамәлләрендә саклана бит. Хәзрәтнең иң кыйммәтле малы  бер көтү бала. Олысы Зөфәргә 11 яшь, Рәшиткә сигез. Лотфулла аларны укырга-язарга өйрәтте. Зирәкләр. Әгәр Юкәледә мәктәп ачып җибәрә алса, Алла боерса, укуларын дәвам итәчәкләр. Әфләхка алты яшь, Әхсәнингә бер дә тулмаган һәм әле дөньяга килмәгән тагын бер җан иясе Хәсәнә абыстайның карынында күченә.

Нәрсә көтә икән аларны яңа урында? Лотфулла хәзрәтнең үзе турында кайгыртырга вакыты да, мөмкинлеге дә юк. Балалар. Аның киләчәге шуларда. Бер аның киләчәге генә дә түгел, татар милләтенең, мөселман өммәтенең саклануы, ислам диненең исәнлеге шушы балаларда, аларга биргән тәрбиядә. Аеруча нәсел-ыруның киләчәге, үлемсезлеге балаларның иминлегендә, аларның милләткә хезмәт итеп яшәүләрендә. Андый мөмкинлек көннән-көн тарая, саега, сүлпәнләнә. Кешеләр курка башладылар. Ниндидер, моңа кадәр «инкыйлаб» дип аталган түнтәрешләрдән калган, хәзрәт өчен күрелмәгән шомлы, адәм баласының зиһенен җимерә торган авыр курку бу. Кешелек җәмгыяте каршында да, Алла каршында да аның бернинди гаебе һәм гөнаһы юк лабаса. Күршеләре, туганнары белән тату, ярдәмләшеп яши. Мал-мөлкәте хәләл. Гаиләсендә татулык. Югыйсә куркып яшәргә бернинди сәбәп тә юк кебек. Ә кеше бүгенге көндә сәбәпсез курка башлый. Бер сәбәпсез. Куркыту большевикларның идарә итү ысулы. Коръән-Шәрифтә ачык тасвирлана бәндәләрнең куркып-өркеп яшәгән чорлары. Анда язылган: «Курыккан кеше игелек эшли алмый». Күмәк бәхетсезлек  куркыныч хәл бит. Курыккан кеше үз бәхетен тоймый. Большевиклар шуны аңламый. Үзләре халыкны бәхетле итү турында туктаусыз гәп куерталар Әгәр алар куркытудан туктасалар, халык үзеннән-үзе бәхетле булыр иде.

Хәзрәт җитмеш чакрым юлны бер көндә үтә алмады. Аты арый башлаганын күргәч, Атнагол авылына тукталып, төн кунарга исәпләде. Мөселманлыкта рухани булуның бер күркәм ягы бар. Ул, телиме-юкмы, халык арасында кеше рәвешендә яшәргә тиеш. Телендә иман сүзе булырга тиеш. Хәзрәтнең иң матур вәгазьләре кул эшен башкарган чакта туа иде. Лотфулла мулланың мәчеттә сөйләгән вәгазьләре турындагы хәбәрләр якын-тирә авылларга таралган иде инде. Вәгазьне йотлыгып тыңласыннар өчен, матур сөйләү генә җитми. Сөйлисе сүзеңнең һәр җөмләсендә тыңлаучылар ишетәсе килгән фикер булырга тиеш. Лотфулла хәзрәт, Аллага шөкер, мәчеткә йөрүчеләрнең нәрсә ишетергә теләгәнен яхшы белә иде.

Авыл мулласы үзе иген игә, үзе мал асрый. Хәзрәт җилкәсендә мәхәлләдә яшәүчеләрнең рухи мохтаҗлыкларын кайгырту. Күләм, сан белән генә чикләп-барлап булмаслык илаһи чиксезлек ул адәм баласының рухи мохтаҗлыгы. Большевиклар туктаусыз коткы таратып торалар. «Алла юк, дин кешенең зиһенен томалый торган тилебәрән орлыгына, әфьюнга тиң», диләр. Яңа хакимиятнең халыкны ничек тә диннән биздерү максаты куюын хәзрәт яхшы аңлый иде. Беренчедән, дини кешене тулысынча кол итеп булмый, чөнки аның җаны Алла карамагында. Икенчедән, Аллага инанган кешене юлбашчының Ходай икәнлегенә ышандырып булмый. Шуңа күрә дә большевиклар Алланы, динне һәм дин тоткан инсаннарны юк итәргә тырышачаклар. Аларның шулай эшләячәгенә хәзрәт шундук төшенде.

Назад Дальше