Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет - Мухамметгаяз Гилязетдинович Исхаков 3 стр.


Гаяз Исхаковның агентура төшереп алган фоторәсемен дә юллыйбыз: ул уртача буйлыдан озынрак, таза гәүдәле, озынча йөзле, аурупача киенә.

Г. Исхаков Казанда яшәүче һәм үзенең китапларын татар телендә чыгаручы Хөсәен Әбүзәрев дигән кеше белән хат алыша» (ТМА. 199 ф. 1 тасв. 675 эш. 93 к.).

Г. Исхакыйның икенче тапкыр 1909 елның көзендә Петербургка кайтуын да полковник Калининга шактый соң җиткерәләр. Петербург охрана бүлегенә ул 1910 елның 1 февралендә тагын үтенеч яза: «язучы һәм публицист Гаяз Исхаков 1909 елның декабрендә яисә бу елның гыйнвар башында ялган исем белән Төркиядән Петербургка юнәлгән. Нинди исем белән йөрүе билгесез. Башкалага килүенең максаты Думадагы мөселман фракциясе аркылы ниндидер мәсьәләләрне үткәрү. Шул ук хәбәрләрдән күренгәнчә, С.-Петербургта Исхаковның танышлары бар. Дәүләт Думасы әгъзасы Садретдин Максудов, хатын-кызлар курсларында укучы Әминә Терегулова һәм югары уку йортына керергә әзерләнеп ятучы Шакир Мөхәммәдьяров. Исхаков бу кешеләрдә булгаларга мөмкин, ләкин алардан хәбәр алып булмас, аның турында сөйләмәсләр, хәтта Исхаковны кисәтергә дә мөмкиннәр.

Бу хәбәрләрне тикшерү нәтиҗәләрен миңа белдерергә кушуыгызны үтенәм» (ТМА. 199 ф. 1 тасв. 675 эш. 192 к.). Төркиядән шул икенче кайтуында Г. Исхакый Петербургта бер еллап яшәсә дә, шымчылар аның эзенә төшә алмыйлар.

Ниһаять, Г. Исхакый Төркиядән Алманиягәме, әллә Франциягәме китәргә дип икеләнеп торганда, 1911 елның октябрь аенда Заһид Шамилдән хат килеп төшә. Ул яңа бер әдәби мәҗмуга чыгара башларга теләүләре турында яза һәм аны мәҗмуга идарәсендә эшләргә чакыра. Г. Исхакый: «Бу мәктүб икеләнүләремне бердән хәл итте һәм, атна-ун көн эчендә җыенып, ялган паспорт белән Петербургка килдем», ди.

Шул килүендә ул тотыла һәм Петербург төрмәсенә ябыла. «Петербургның төрле төрмәләрендә ике айга кадәр калганнан соң, мине элеккеге сөрген җирем Архангель вилаятенә җибәрделәр. 4035 нче Архангель төрмәсенә яптылар. Бу дәвердә безнең оешма әгъзаларының бик күбесе тотылган, бик күбесе каты җәзаларга тартылган булганга, әллә кулларына берәр документ төште микән дип, бик куркулы көннәр, атналар кичердем. Мине бигрәк тә гади төрмәдән алып, сәясиләр төрмәсенә күчермәүләре куркытты. Тотылган вакытымда янымда өч сум акча бар иде, шул акча белән өч ай буе төрмәдә калып, бик кысынкылык кичердем, өч ай буе берүк эчке киемнәрдә ятып бетләдем», дип яза Г. Исхакый «Тәрҗемәи хәлем»ендә. Әдипнең Ш. Мөхәммәдьяровка язган бер хатында без мондый юлларны укыйбыз: «Мин үземнең тотылуымнан алып бу көнгә кадәр булганнарны китап итеп язмакчы булам Юл буе йөдәгәнем күлмәк-ыштанның җитмәве, юрган-мендәрнең булмавы, акчаның Петербург төрмәсенең конторында калуы булды. 13 февральдән 20 мартка кадәр минем шул модный Истанбул пәлтәм мендәр дә, юрган да, түшәк япмасы да, кием дә булды Юлда бер тиен акчасыз бардым. Чәй юк, шикәр юк. Көненә ун тиен кормовой бирәләр. Шуңарга һәммәсен эшлә. Шул пәлтәм, шул башымдагы кәпәчем берлән биш йөз чакрымлы ятабка чыгып киттем. Юлдагы ачлыкны, бетләүне сорама да инде» (Мөхәммәдьяров Ш. Гаяз әфәнде // Вакыт. 1913. 2 май).

Мезеньда полиция күзәтүе астында Г. Исхакый бер елдан артык яши. Көннәрен шактый төшенкелек халәтендә кичерә, бу чорда бердәнбер повестен «Бер тоткарның саташуы»н яза (1913). 1913 елның март аенда Россиядә Романовларның хакимиятенә 300 ел тулу мөнәсәбәте белән амнистия игълан ителә. Шул амнистиягә эләгеп, Г. Исхакый да азат ителә. Күренгәнчә, сөрген чорында ул Истанбулда ике тапкыр, Петербургта өч тапкыр яшәп, иҗат итеп ала. Ә Казанда жандармнар идарәсендә аңа өстәмә гаепләр эзләү дәвам итә. Полковник Калинин Петербургта Исхакыйның квартирасын тентегәндә табылган әйберләрне Казанга алдыра. Архивта 16 данә зур форматлы кәгазьдә аларга җентекле тасвирлама теркәлгән (ТМА. 199 ф. 1 тасв. 873 эш. 149156 к.).

Кызганыч ки, «Бер тоткарның саташуы» хикәясе Г. Исхакыйның шул өченче тапкыр Петербургка кайткач булган вакыйгаларны гына эченә ала, гүяки ул авторның хәвефләр белән тулы тормышының бер читен генә ачып күрсәтә. Әдипнең сөрген чорына караган вакыйгалар жандармерия документларында күбрәк чагылган. Г. Исхакыйның этап белән Мезеньга сөрелүе һәм анда яшәве турында беркадәр мәгълүматны рус язучысы, әдип белән бергә сөргендә булган Александр Яковлевич Аросевның (18901937) 1933 елда басылып чыккан «Тамырлар» («Корни») исемле романында да табарга мөмкин. Анда әдип хәтта үз исеме белән бирелгән.

1907 елның октябреннән алып 1913 елның апреленә кадәр дәвам иткән сөрген һәм качкынлык чорында Г. Исхакый иҗат эшен туктатмый. «Теләнче кызы»ның икенче кисәге (1909), «Тормышмы бу?» повесте (1911), «Мулла бабай» романының беренче өлеше (1913) язылып дөньяга чыга.

«Мулла бабай» романы язучының «Тормышмы бу?» повестеның киңәйтелгән варианты итеп эшләнгән кебек, ләкин әсәр тәмамланмаган, аның герое егерме биш яшьлек Хәлим, муллалык юлын башлап кына җибәреп, мулла бабай булырга шактый ерак бер баскычта тукталып калган. «Мулла бабай» романы ХIХ йөз ахыры ХХ йөз башы мәдрәсәләр, голямалар тормышын яктырту буенча энциклопедик әсәр.

Г. Исхакыйның повесть һәм хикәяләрендә тормышның төрле яклары, төрле проблемалары чагылдырыла бара. Аның, мәсәлән, «Солдат», «Очрашу, яки Гөлгыйзар», «Кияү», «Шәкерт абый», «Сөннәтче бабай», «Татар гакылы», «Мәдрәсә йимеше», «Башкорт бәхете», «Көтелгән бикәч» кебек әсәрләрендә әллә нинди эре шәхесләр, зур язмышлар юк. Әмма боларда да тормышны эченә кереп, бөтен ваклыклары, көн саен туып торган мәшәкатьләре, шатлык һәм кайгы-хәсрәтләре белән тәфсилләп сурәтләү бар.

Г. Исхакый, беренче карашка бик үк зур тоелмаган бер фактны алып, шуның ярдәмендә яшәешнең иң характерлы якларын күрсәтә ала. Мәсәлән, ул «Сөннәтче бабай» повестен сөннәткә утырту кебек бер йола аша авылның, халыкның бөтен бер тарихын, яшәү рәвешен, традицияләрен тасвирлый. Татар тормышына хас булган чисталык, пөхтәлек, тәртип ярату, кунакчыллык кебек сыйфатлар Сөннәтче бабай һәм аның характерына җайлашкан карчыгы образлары аша күрсәтелә. Сөннәтче бабайны сөннәтче иткән, пәйгамбәрләр заманыннан мирас буенча килә дип ышанып, кадерләп тотылган, изге эшләргә рухландырган сөннәт пәкесе образны ачуда хәлиткеч бер деталь. Сөннәтче бабай сөннәт пәкесенең изге булуына илаһи дәрәҗәгә җиткереп ышана, шуңа күрә пәкене пычрату аңа йөрәк күтәрә алмаслык фаҗига булып тоела, һәм ул Сөннәтче бабайны үлемгә китерә. Сөннәтче бабайны язучы сөеп-яратып, аңа теләктәшлек күрсәтеп сурәтли. Шул ук вакытта әсәрнең буеннан-буена авторның нечкә генә, нәзакәтле генә юморы да сизелеп тора. Г. Исхакыйның бу повесте кеше психологиясен, тормышын сурәтләү ягыннан үрнәк булырлык әсәр.

Сөрген чорында әдип бер-бер арты «Мөгаллим» (1908), «Кыямәт» 1910), «Җәмгыять» (1911), «Зөләйха» (1912) пьесаларын язып төгәлли.

«Мөгаллим» драмасында төп герой Салихның авылга китеп халыкны агарту, яңа тормыш кору турындагы хыяллары чынбарлык белән бәрелештә җимерелүе тасвирлана. Г. Камал драманы «гүзәл әсәр» дип бәяли (Яңа китаплар // Йолдыз. 1909. 2 июнь). «Бу китапны укыган вакытта адәм үзен бер дә язудан укыган кебек күрми: чын мәгыйшәт уртасында торган кебек хис итә». Бусы Кәбир Бәкер сүзләре (К. Б. Мөгаллим // Йолдыз. 1909. 13 октябрь).

«Кыямәт» һәм «Җәмгыять» комедияләрендә Г. Исхакыйның сатирик талантын күрәбез. Һәр икесендә саранлык, комсызлык, наданлыктан көленә, укымышлы кешеләрнең өстенлеге раслана. Цензура ике комедияне дә «сәхнәдә куярга уңайсыз» дип тапса да, «Сәйяр» труппасы аларны барыбер сәхнәдә куйган. Сәхнәдә уйнарга цензураның рөхсәте булмау, голяманың шаулавы тәэсир итми калмый, комедияләрнең икесе дә тамашачыга аз күрсәтелә.

«Зөләйха» (1918) татар әдәбияты тарихында татарларны көчләп чукындыру турында язылган бердәнбер драма. Әдип бу әсәрен үзе туып үскән төбәктәге вакыйгаларга нигезләнеп язган. Әмма ул бөтен Рәсәйдә, аеруча ХVIIIХIХ йөзләрдә көчәеп киткән көчләп чукындырулар фаҗигасен чагылдыра. Зөләйха образы аша милләтнең фаҗигасе бирелә. Чукындырылганнан соң, кире мөселманлыкка кайтуларны җинаять дип санап, ул мәкруһларга көн күрсәтмәү, җәзалау, гаиләләрен, тормышларын җимерүгә дучар ителгәннәрнең, милли йөзен саклап кала алган татар халкының аяныч хәле, бер үк вакытта рухи батырлыгы күрсәтелә. «Зөлайха»ның ничек язылып бетүе, Петербургта яшьләр җыелган җирдә аны ничек укып чыгуы, тыңлаучыларда ул нинди тәэсир калдыруы турында Г. Исхакый «Бер тоткарның саташуы» (1913) дигән повестенда бик җентекләп сөйли. Бер урында: «Минем күңелем төшми: дәртем кайтмый, ышанычым бетми, мин язам да язам. Татар тормышы өстендә аллы-кызыллы кояш уйнаганчыга кадәр, татарның тупас, дорфа тормышы гөлле чәчәкләр, бизәкләр берлән бизәлгәнгә кадәр, татар тормышы эчендә кайный торган әчетке кабарып китеп, татар тормышы савытының бөтен тирәсеннән ташып чыгып, Идел буйлап агып киткәнче, Урал тауларын үтеп китеп, Кашгар чикләренә барып җиткәнчегә кадәр язам», ди ул.

Г. Исхакый 1913 елның 4 апрелендә сөргеннән азат ителеп, Казанга килеп, Яуширмәдә туганнарын күреп, Петербургка барып урнаша. Бу этапта ул төп игътибарын публицистикага юнәлдерә. Фуад Туктар, Шакир Мөхәммәдьяров, Хөсәен Әбүзәрев, Нәҗип Гасрый кебек каләм ияләре катнашлыгында, үз мөхәррирлегендә «Ил» гәзитәсен чыгара башлый. Гәзитәнең беренче саны 1913 елның 22 октябрендә әдипнең баш мәкаләсе белән чыга. Бераздан гәзитә Мәскәүгә күчә. Ул ябылгач, Г. Исхакый мөхәррирлегендә үк «Сүз» гәзитәсе чыга башлый, ул да ябылып, «Безнең ил» гәзитәсенең берничә саны чыгып кала. Соңыннан гәзитә тагын «Ил» исемендә басылуын дәвам итә. Бу гәзитәләр революцион-демократик рухта булалар, патша самодержавиесенә каршы көрәш, милли-азатлык идеяләрен пропагандалау белән шөгыльләнәләр.

Г. Исхакый үзенең 1917 елгы февраль революциясеннән соң булган сәяси карашларын болай аңлата: «1905 елгы революциядә без сыйнфый байрак астында бардык: хәзер исә милли байрак астына басарга тиешбез. Ләкин бу безнең демократиягә хыянәт итеп, буржуазиягә сатылуыбыз дип каралырга тиеш түгел. Чөнки хәл үзгәрде. Безне буып тора торган самодержавие җимерелде. Һәм безнең бурыч хәзер шул хәрабәнең урынын чүпләрдән арчып, аның урынына милли мәдәният иҗат итү, милли рәфаһийәт12 торгызудыр. Шул иҗади эшнең фундаменты салынып өлгереп, сыйнфый көрәшкә тотыну вакыты җиткәч, без үземез кайсы сыйныф тарафыннан торырга тиешлекне белермез» (Әмирхан Ф. Гаяз әфәнде шәрәфенә // Кояш. 1917. 13 апрель).

Публицистикага бирелеп, бер ачылып, бер ябылып торган гәзитәләрдә ялкынлы мәкаләләр язып тору белән бергә, ул әдәби әсәрләр дә иҗат итә, «Теләнче кызы»ның өченче кисәген (1914), «Мөгаллимә» драмасын (1914) һәм берничә повесть бастырып чыгара.

«Мөгаллимә» пьесасы кулъязма килеш Петербургта укып тикшерелә. «Сәйяр» труппасы аны Мәкәрҗәдә 1914 елның 16 августында сәхнәгә куя. Г. Исхакый бу спектакльне 1915 елның 30 июлендә Уфада укучы яшьләр уйнавында карый. Бу чордагы матбугатка күз салсаң, иң күп мәкалә-рецензияләрнең Г. Исхакыйның «Мөгаллимә»сенә язылуын күрәсең, аларның саны унбиштән артып китә. Җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп иткән төп нәрсә пьесаның Г. Исхакыйның моңа кадәр язган әсәрләренә охшамавы, яңалыгы. Биредә элекке әсәрләрендәге кебек иске тормыш белән яңа тормышның тартышуы да, иске фикер белән яңа фикер каршылыгы да юк. Әсәрдәге мөгаллимә Фатыйма образы ул әдипнең татарның киләчәге турындагы бөек хыялы җимеше. Әлбәттә, үткән тормыштан яисә бүгенге тормыштан алып язылган, хәтта кайчагында геройларның прототиплары да билгеле булган әсәрләре белән танылган Исхакыйның Фатыймасын тәнкыйтьчеләр төрлечә кабул итә. Рецензияләр белән чыгучылар арасында аеруча ике авторның бәяләмәләре күзгә ташлана. Аларның берсе әсәрдә чын «хакыйкый» мөгаллимә язмышына бәйле бер ишарә дә юк, әсәр реаль тормышны чагылдырмый, дип, пьесаны тәнкыйть итеп чыккан Г. Ибраһимов. Автор хәтта бу әсәрне мәйданга кую «авыр тормышлы мөгаллимнәр сыйныфына каршы җинаять» дип тә, «әдәби вә иҗтимагый кыйммәте (хәятнең көзгесе була алмаганга) нольгә якын» дип тә әйтеп куя (Ибраһимов Г. «Мөгаллимә»нең Уфада уйналуы мөнәсәбәте белән // Тормыш. 1915. 26, 27 февраль).

Тәнкыйтьчеләрнең икенчесе «Мөгаллимә»нең тууын хуплап, аңа һәм әдәби, һәм фәлсәфи анализ ясаган Җ. Вәлиди. Ул: «Тормыш әдәбияты тормыш белән бергә һәм тормышның артында калганнарын себереп алып барырга гына тиешлеме, әллә тормышның алдыннан җырып, аңа юл билгеләп барырга, тиздән булачагы, булырга тиешлеге күренеп торганнарны булды иттереп күрсәтергә дә хакы бармы?» дип сораулар куя да, үзе үк болай җавап бирә: «Әдәбият хәзерге хәлдә бер яктан тәнкыйди булса, икенче яктан тәрбияви булырга тиеш Әдәбият азмы-күпме тормышның алдына чыгарга, аның «иртәгәсен» тасвир итәргә тиеш», ди (Вәлиди Җ. Мөгаллимә // Вакыт. 1915. гыйнвар).

Г. Исхакыйның бу чор повесть һәм хикәяләре дә элеккеләре белән чагыштырганда яңача, шәхеснең эчке дөньясын тагын да тирәнрәк итеп ачарга омтылып язылган булулары белән аерылып торалар. Бу яктан «Остазбикә» повесте татар әдәбиятының үзенчә бер югары казанышын тәшкил итә. Балалары булмау сәбәпле, яраткан иренә хатынлыкка үз укучысын димләве, моны үтә авыр кичерүе, үзе сайлаган язмыш фаҗигасен күтәрергә көч таба алуы өчен, Сәгыйдәне илаһи образ буларак кабул итмәү мөмкин түгел.

Кемгә өйләнергә? Ике милләт вәкиле бәхетле гаилә кора аламы? Г. Исхакыйның «Ул икеләнә иде» (1914), «Ул әле өйләнмәгән иде» (1916) хикәяләрендә бу сорау кабыргасы белән куела. Хикәяләрнең икесендә дә укымышлы татар егетләренең, татар мохитендә үзләренә тиң булырлык кызларны таба алмыйча, үзләре кебек үк укымышлы рус хатын-кызлары белән аралашулары беренче карашка табигый сыман булып тоелырга мөмкин. Әйтик, «Ул әле өйләнмәгән иде» повестенда язучы Анна образын идеаллаштырып бирә. Автор татар кызларына: «Сез дә шулай Анна кебек сөя белегез, сез дә шулай Аннадагы гүзәл сыйфатларга ия булырга тырышыгыз, юкса әйбәт татар егетләреннән мәхрүм калырсыз», дип әйтә сыман.

Хәзерге вакытта бу проблема актуальлеген югалткан инде. Татар хатын-кызлары укымышлылык, тәрбиялелек ягыннан башка бер милләт хатын-кызларыннан да ким түгел.

Әмма бу хикәяләрдә әдип тирәнгәрәк яшергән, беркайчан да актуальлеген югалтмаган һәм югалтмаячак үтә мөһим үзгә бер фикер дә бар бит. «Бөтен уен, бөтен тормышын Шәмси өчен генә борган», «гомерендә бер каты сүз сөйләми торган», Шәмси авырганда фидакярлекләр күрсәткән Анна янында Шәмси «йомшак сүзләр, йомшак җөмлә аулары берлә акыртын гына Аннаның психологиясенә кереп китте» дип хикәяли автор. Бу кадәр бөтен яктан килгән, Шәмсинең «тормышын тулырак иттерергә бөтен көчен сарыф иткән» Анна янында Шәмси үзен бик бәхетле итеп тоярга тиеш иде кебек. Ә ул сызлана, кайчан да булса Аннаны да, өч баласын да «Истанбулга илтеп, мөселман тәрбиясе бирдерер идем» дип хыяллана. Дусишләре белән аралашмый башлый, «җәмгыятьләргә бармады, халык күп очрый торган урыннардан качты елап-елап намаз укучан, Алладан сораучан булды» ди автор.

Ни өчен соң Шәмси җанына тынычлык таба алмый шулай өзгәләнә? Аңа ни җитми? Әдип бу турыда уйланырга укучының үзенә калдыра.

Әлбәттә, Г. Исхакый февраль революциясен алкышлап каршы ала, аңа зур өметләр баглый, кайнап торган бу чорда сәяси тормыш уртасында була. 1917 елның 111 маенда Мәскәүдә уздырылган Бөтенроссия мөселманнар съездын әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнаша. Корылтайда төп докладларның берсен ул ясый. Ул «Безнең юлыбыз» дип аталган һәм соңыннан басылып та чыккан. Съезд Г. Исхакый докладында куелган төп положениеләрне кабул итә. Анда федератив демократик Рәсәй составында милли-мәдәни мохтарият мәсьәләсе куелган була. Аның тәкъдиме делегатлар тарафыннан хуплана. Бу идея 1917 елның июль аенда Казанда үткәрелгән Икенче мөселман корылтаенда да яклау таба.

Назад Дальше