Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет - Мухамметгаяз Гилязетдинович Исхаков 7 стр.


Өченче манигы тәрәкъкый һәм дә иң сизелә торган манигы тәрәкъкый милләтемездәге хезмәткә ярарлык кешеләрнең һәм хезмәт итә торганнарның бик фәкыйрь сыйныфтан чыгып, үзләренең тамакларын туйдырыр өчен, милләткә хезмәт итәр урынында иң түбән кешеләрнең коллыгында изелүләредер. Бусы бик аяныч вакыйга һәм бик кәефсез хәлдер. Хәзерге күзгә күренгән язучыларның һичберсе юк ки бәйсез рәвештә хәрәкәт итә алсын. Һәммәсе үз тамагын туйдырыр өчен, үзенең урынын саклар өчен, шундый кешеләрнең башмакчысы булырга ярамаган кешеләрнең кулларында уенчык булып йөриләр. Иң кәефсез ягы боларны бу коллыктан кортырлык бер җайның күренмәве һәм дә булганы бер шул коллыкка төшә баруыдыр. Милләтнең алдан бара торган кешеләре һәм халыкка караңгы юлда ут күрсәтә торган затлары, үзләренең утларын сукырларның күзләренә, кәефләренә зарар итмәс өчен, йә бөтенләй күрсәтмәенчә халыкны караңгылыкта калдыралар, яисә тычкан уты төсле генә якты биреп, халыкны караңгы төндә адаштыралар гынадыр. Бу мәсьәлә, нигездә, иң әһәмиятле, иң зур фикер сарыф кылына торган эштер. Ләкин бу эш, безнең болгарларның19 бәхетсезлегенә каршы, башка милләтләрнең киресенә булгандыр. Башка халыкларда күбрәк тәрбиячеләр, бигрәк язучылар зур байлардан вә зур дәрәҗәле затлардан чыкмыштыр. Әмма бездә бер артык сүз ычкындырса, шуның җәзасы ничә айлар ач йөрергә мәҗбүр була торган яисә шул сүз өчен бөтен халыкның күзеннән төшеп, үзенең кечкенә бер эшенең дә артыкка китүенә сәбәп була торган сыйныфтан килмештер.

Дүртенче манигы тәрәкъкый безнең рус мәктәпләрендә укымавымыз, бу көнгә кадәр үземезнең мәдрәсәләремезнең юк икәнлеген белмәвемез һәм дә үземезнең бик надан, күт юу кагыйдәләреннән бик аз үтә алуымызны танымавымыздыр. Бу эш безнең китешемезгә бу вакытка кадәр бик зур зарар итдеке кеби, киләчәктә дә киртә булачактыр. Чөнки халкымыз арасында иң аңлаган дигәннәремез дә бу көнгә кадәр хөкүмәт мәктәпләрендә укудан качалар һәм качыралар. Мин бу эшнең бер дә сәбәбен белмәсәм дә, бик кайгырам. Минемчә, бик кайгырырга тиеш мәсьәлә һәм тизрәк шуның киртәләрен бетерергә тырышырга кирәкле мәсьәләдер. Безнең Русия идарәсенә буйсынуыбызга өч йөз илле ел булса да, шул озын гомердә руслардан һич файдадан башка нәрсә күрмәсәк тә, бу көнгә кадәр безнең Русия идарәсенә буйсынган булуыбызны белмәгәннәремезнең саны чиксез булдыгы кебек, руслардан әллә нинди куркып, аларның һәммә эшләренә шикләнеп караучыларның да исәбе-хисабы юктыр. Бу безнең милләтемезнең китеше өчен һәм ватанымызның файдасы өчен бик зарарлы эштер. Шуның өчен бу эшне бетерергә хөкүмәт тә, әлбәттә, бик нык бил баглап тырышырга тиештер. Ул болгарлар арасында рус телен тарату, рус әдәбиятына мәйдан бирү һәм дә болгар әдәбиятына юл ачу берлән була торган эштер. Болгар әдәбияты болгарларның иң аңлаган кешеләренең бәгырьләреннән чыкканга, аларның күңелләрендә русларга ышану тәмам урынлашканга, алардан һич куркырга ярамыйдыр. Бу әдәбият[ның] руслар берлән болгарларны якынлаштыруында, бик күп кеше тарафыннан укылып, бик күп кешенең фикеренең тиз ачылуына да сәбәп булуында шөбһә юктыр.

Бишенче манигы тәрәкъкый эшләгән эшләремезнең һәммәсенең төпсез, нигезсез булуыдыр. Безнең һәммә эшемез бу ел булса, киләсе елга юктыр. Моның сәбәбе[н], кайбер кешеләр, безнең миебезнең шундый кимчелек берлән яратылуыннан, дисәләр дә, минемчә, монда да эшкә өйрәнмәгәнлекемезнең бик күп зарары бардыр. Бу безнең һәр хәрәкәтемездә күрелә торган авырудыр ки, һичшиксез, моның дәвасын табып, бу бәладән котылуга тиештер.

Бер авылда ачылган мәктәп бер ел дәвам итә, икенче елында бөтенләй ташлана. Бер мәктәпкә кергән шәкерт бер ел укый да, икенчесендә чыгып, бер эшкә тотынган була, икенче елны анысын да ташлый. Бу эшләр һәммәсе безнең күз алдымызда һәр көнне күренеп тора торган бер эштер. Тагы бездә бер эш бар: һәммә кеше бик зур эшләмәкче була. Әгәр ул эштән ул теләгән кадәр үк зур эш чыкмаячагын белсә, хәзер ташлый. Тагы бик зур файда күренер төсле булган эшкә тотына. Аны да күрә дә, аны да ташлый. Әмма акыртын гына эшләп, озын гомердә бер нигезле нәрсә чыгаруны без яратмыймыз да, теләмимез дә. Безгә, булса, тиз булсын һәм бик файдалы булсын. Без, бер ел русча укып, университет правасы алырга тырышамыз. Ике ел укысак, бер-бер мәхкәмәдә унбиш сумлык писер булып, милләткә бик зур хезмәт иткән кеше кебек, бик вәкарь берлән генә хәрәкәт итә башлыймыз. Менә шул эшләрнең һәммәсен мин инкыйраз галәмәтләре дип уйлыйм. Шул сәбәптән мин, һәммәмезгә шул эшләрне рәтләргә тиеш, дим һәм аңлаган кешеләргә фарыз дәрәҗәсендә үк, дим. Әгәр алга китик дисәк, һәммәмез милләтнең иң кирәкле эшләренә тотыныйк һәм шундый кешеләргә ярдәм итешик. Барымыз аңлаганнарымыз бергә бер юл берлән хәрәкәт итик. Һәммәмезнең теләгәнемез бер, һәммәмезнең эстәгәнемез бердер. Тырышыйк, авырлыклар күтәрик, бернәрсәмезне дә кызганмыйк, менә шуннан соң милләт милләт төсле булса булыр. Югыйсә чәй янында варенье илә азрак исереп, милләтнең киләчәкләрен сөйләүдән берни чыкмый. Агачтан йимеш алыр өчен, аны орлыктан сачеп, һәр көнне никадәр хезмәт сарыф кылып, ничә еллар тырышканнан соң гына мәкъсудка ирешәләр. Без дә шулай итик. Бүген чәчеп, иртәгә алма җыярга тубал күтәреп чыкмыйк. Һәм, алмасы булмаса, агачны бәреп-сугып бетермик. Тагы хезмәт сарыф кылырга тотыныйк. Бара-тора, вакыты йиткәч, алмасы да булыр, файда да булыр.

Бу китапта язылган сүзләр теләсә бик ачы булсын, теләсә бик төче булсын, минем күңелемнән кайнап-кайнап чыккан мәгънәләрдер. Ачылары да күз яше беткәннән соң, еглый-еглый арыганнан соң, ни берлән дә күңелне аңлату мөмкин булмагач, көлке берлә аңлатылган хакыйкатьләрдер. Һәм дә ул көлгән гыйбарәтләрне чыгарырга элгәре бик күп яшьләр сарыф кылынганга, алары үз карашымча төчеләреннән дә кыйммәтледер. Һәм дә төчеләреннән дә тәэсирле булырга тиештер.

Мөхәммәдгаяз

Иншаэ Аллаһе әр-рахмән20

Аллаһ насыйп итсә, Шаһмөхәммәд Ишмукаев никях мәҗлесенә киң күңеллелек кылып килүегезне үтенәдер. Чәһаршәнбе көн өйләдән чыгуга, әмма сәгать икедә никях укылыр. 12 нче сентябрь, 1800 сәнә дип таралган чакыру кәгазе нигезендә, Шаһмөхәммәт байларга чәһаршәнбе көн никях мәҗлесенә халык җыела башлаган иде. Шаһмөхәммәт байларның өендә дә туй яраклары, мәҗлес кирәкләре хәзерләнгән иде.

Менә хәзрәтләр күренде. Әлмөхәммәт хәзрәт, Әхмәтша хәзрәт, Вәлиулла хәзрәт, Зәки хәзрәт, Җәмал мөәззин, Хәким карый, Мәрдан суфи бер-бере артлы бай өенә таба киләләр иде. «Туйлар мөбарәк булсын, Шаһмөхәммәт!», «Әйе, шулай булсын инде!» дигән догалар берлән хәзрәтләр эчкә керделәр. Аннан да атлы килеп чыга, моннан да килеп чыга иде. Күренгәне бер, Шаһмөхәммәт байларга килеп сәлам биреп, «Туйлар мөбарәк булсын!» сүзләре берлән эчкә юнәләләр иде.

Кунаклар килеп бетә язган иде, бары Фәхри кода, Шаһмәрдан ишан берлән Гали бай гына калганнар иде. Озак үтмәде, камчат бүректән Фәхри кода, саурый21 читек, саурый кәвеш, яшел чапан, яшел чалмадан Шаһмәрдан ишан да баягы «Туйлар мөбарәк булсын!»ны әйтеп, эчкә кереп киттеләр. Пар тимеркүк атларда озакламаенча Гали бай да килде.

Шаһмөхәммәт байларның йортларыннан арткан ат берлән генә дә урам бөтенләй тулган иде. Капка төбендә карарга килгән кешенең дә исәбе-хисабы юк иде. Кодалар килеп беткәч, Ишмукаев үзе дә өйгә кереп китте.

Өч катлы таш өйнең һәммә йирендә мәҗлес хәзерләнгән иде. Шаһмөхәммәт бай залны бер кат күздән кичерде. Ике табын хәзрәтләр, ике табын кодалар берлән зал шыгрым тулган иде. Гостиный, түбән өй, чарлакны һәммәсене карады. Күп кешеләр берлән исәнләште, күп кешедән «Туйлар мөбарәк булсын!» сүзен дә ишетте. Кирәкле кешеләр беткән төсле күренде. Һәм дөресте дә беткән иде. Шаһмөхәммәт, карап бетергәч:

 Хәзрәтләр! Эш тәмам иде, диде.

Мәхәллә хәзрәте Әхмәтша мулла да, тамагын кырып, «эһэ-һэ» дип:

 Соң инде укыйкмы, Фәхри агай? диде.

Фәхри:

 Әйе, хәзрәт, укыйсыз инде, Шаһмөхәммәт кызы Айсылуны минем угылым Бикбауга никях укыйсыз, диде.

Фәхри бай бу сүзләрне әйткәндә бөтен мәҗлес акыртын гына елмайганнар иде. Шаһмөхәммәт:

 Ун мең мәһәр, һәммәсе тәмам, диде.

Бу сүз соңыннан хәзрәт шаһит-фәлән дигән сүзләрне сорамаенча ук, гүя аңарга кыз да, кияү дә ризалыкларын барып әйткәннәр кебек, Шаһмәрдан ишанга күзенең бер очы берлән карап, башын бөкте. Ишан хәзрәт:

 Үзеңез укыңыз, мулла Әхмәтша, үзеңез! дигәч, Әхмәтша хәзрәт тагын бер «эһэ-эһэ» дип, «Әлхәмдүлиллаһ» дип башлады. Бикләгән бер сүзен дә калдырмады. Коръән Газыймнан «Вә ин хифтем илля тәгъдилү» аятен калдырса да, «Мөсәннә вә сөлесан вә робгы»ны бик сузып-сузып, үзенә бер дәрт берлән укыды. Никях та бетте.

Фәхри кода берлән Шаһмөхәммәт бай да, хәзрәтләр табынында кулларына акча тотып алды-артлы әйләнеп чыктылар. Биргән сәдакалар Шаһмөхәммәт байның, Фәхри коданың йөзләрен кызартырлык түгел иде хәзрәтләргә иллешәр (!!), мөәззиннәр, карыйларга да егерме биш сум иде. Мәҗлес башланды, кашык-тәрилкә кузгалды, бөтен өйдә чыкыт-чыкыт кашык, тәрилкә тавышы иде. Озак үтмәде, бу моңлы тавыш та бетте. Акрын-акрын ашлар килә башлады. Килгән аш саен Шаһмәрдан ишан яисә хәзрәтләрдән берсе тарафыннан: «Бәрәкалла, ашны бик зур хәзерләгән икәнсез, мулла Шаһмөхәммәт», дигән сүз үзенә бертөрле тавыш берлән әйтелә иде. Ләкин бу сүз Шаһмөхәммәт байның да, Фәхри коданың да күңеленә электрик төсле тәэсир итеп, ике кода да тиреләренә сыймас дәрәҗәдә кәефләнәләр иде. Хәзрәтләр дә белми әйтмиләр лә инде! Укыган кешегә һәммәсе билгеле, кодаларның бу кадәр кәефе киләсен белмәсәләр яки бөтенләй әйтмәсләр иде, яисә кәеф таба торган икенче сүз табырлар иде. Мәсәлән, бер дә булмаса: «Мулла Шаһмөхәммәт, үзеңә Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкә яшь кызлар алырга язсын, абыстаң әле сөйләп тора иде, эһэ-һэ, яхшы инде, тынычлык берлә торырга язсын!» диерләр иде.

Мәҗлес бик зур корылган иде. Казан ашларының һәммә төрлесе булдыгы шикелле, кондитер ашы берлән дә дөнья тулган иде. Аш артыннан аш килеп, ахырында ширбәт килде. Һәммә кеше, бер-берсенә карап, елмаешып, кесәләрен актара башладылар. Бөтен мәҗлесләрдә акча тавышы купты, шотыр-шатыр иткән кәгазь тавышы берлән, сирәк-сорак чылтыраган алтын тавышлары бөтен өйне тотты. Озакламады, һәммә тәрилкә өем-өем акчалар белән хатын-кыз ягына юнәлә башлады, фатихадан соң хәзрәтләр баягыча кодаларның тәненә тәэсир кылырлык, ата күркәдин зур иттереп кабартырлык сүзләр әйтеп чыгып киттеләр.

Кунаклар таралуы бик хозур булды. Һәммә кеше үз танышы берлән, көлешә-көлешә, Айсылу берлән Бикбауга мәхәббәт теләп чыгалар иде. Хәзрәтләрдән андый сүз ишетелми иде. Алар аның урынына «ярдәмчел кеше, ярдәмчел кеше» дип, кесәләрендәге акчаларны капшый-капшый сөйләшеп чыгалар иде.

Ләкин ишегалдына чыккач та китәргә булмады, чөнки Шаһмөхәммәт кода кучерларга өчәр тәнкә акча, берәр булки, берәр яулык өләшә иде. Дөрест, аны элгәрерәк тә өләшеп бетерергә мөмкин иде. Шаһмөхәммәт бай һәммә кунак алдында акча кызганмаганын күрсәтер өчен шулай иткән иде. Озак үтмәде, Шаһмөхәммәт бай, эшне бетереп, кунаклар янына килде. Күзләре ут кебек уйный, һәммә кешенең йөзенә караганда, «Менә абзаң ни эшли!» дигән төсле иттереп карый иде. Шаһмөхәммәтнең бу эше дә тәбриксез калмады, ишан хәзрәт:

 Һиммәтеңә рәхмәт, мулла Шаһмөхәммәт! диде.

Шаһмөхәммәт «эһэ-һэ» дип, хәзрәтнең ни әйткәнен аңламыенча:

 Шулай булсын инде, хәзрәт, шулай, диде.

Акыртынлап кунаклар тарала башлады. Кунаклар арасыннан:

 Байлык ни эшләтә!! Курчак туена никадәр расхут!! Ике яктан кырык мең, кеше үз кызын биргәндә дә алай расхут тота алмый, и, байлык яхшы нәрсә соң! дигән сүзләр ишетелә иде.

Мәрхәмәт, йа Раббем, кырык мең тәнкә! Курчак туена кырык мең тәнкә?! Кем әйтеп, кем ышаныр бу сүзгә? Ләкин ышансаң-ышанмасаң да, бу курчак туе иде! Һәм чыккан расхут та кырык мең иде. Сез: «Бу эшләр ни өчен? Ник курчак туена кырык мең? Бу эштән кемгә файда булды? Әллә гомуммилләткә бер-бер файда бармы? Ник болай иткәннәр?» диерсез. Мин тагы «Бу туй курчак туе иде, чыккан расхут кырык мең иде»дән башка җавап белмим. «Кырык мең!!! Кырык мең!! Бер файдасыз кырык мең!» дисезме? Без элгәре үземезгә кәеф килердәй йирләрдән кырык меңнәрне кызганмый идек! (Бу туй үзе зур дәлил.)

Күпме расхут чыкса да чыкты, туй үтте, Шаһмөхәммәт бай берлән Фәхри дә читтә: «Менә акчаны кызганмыйлар, курчак туена кырык мең тотканнар», дигән зур ядкяр калдырдылар. Ләкин озак үтмәде, бу сүз аларны мактар өчен булмаенча, яманлар өчен әйтелә башлады. Сөекле укучы, бәлки, бу эшкә гаҗәпкә дә калыр, хакы да бар. Ләкин һәр нә исә бу эш язучының үз хыялы түгелдер, вакыйгадыр. Һәм гаҗәплегендә дә гаепле язучы түгел, бәлки вакыйганың үзе һәм дә сезнең бу эшкә егерменче гасыр күзе берлән каравыңыздыр. Безнең эшләремез арасында унтугызынчы гасырда эшләнгән эшнең егерменче гасырда көлке булуы ис китә торган бер эш түгелдер. Безнең һәммә эшемез шулай, унсигезенче гасырда эшләгәнемез унтугызынчы гасырда көлкегә калмыш, унтугызынчы гасырдагы эшемез егерменче гасырда, егерменче гасырдагы эшләремез дә егерме беренче гасыр кешеләренә көлке булуында да шөбһәм юктыр.

Һәр нә булса булды, туй бетте. Күп вакыт үтмәде, әлеге Шаһмөхәммәт бай да, Фәхри кода да баягы кырык меңне икенче мәртәбә күрә алмаенча, дөресте генә, кирәкләренә тотарга да таба алмаенча вафат булдылар. Сез инде нигә ул кадәр үз хәлләрен белмәенчә, киләчәкләрене уйламаенча кылынганнар диерсез. Эшләгән эшләремезнең ни өчен, ник икәнлеген белмәенчә кылуыбыз болгарларның искедән калган табигатедер. Әгәр бу табигать бездә булмаса иде, белмим, без хәзер нинди милләт булыр идек икән? Бабайларның «үткән эшкә салават» дигән сүзләре берлән күңелемезне җуатыйк та эшемезгә тотыныйк. Унтугызынчы гасырда бер курчак туе кырык мең булдыгы шикелле, җанлы курчаклар туе да кырык мең берлән калмаенча, сиксән меңгә бик еш йитә иде. Заманасына күрә гадәте, гадәтенә күрә кешесе, кешесенә күрә гакылы, уе, күрәсең, инде. Югыйсә безнең заманда ул кырык меңнәр, сиксән меңнәр курчак туена тотарга түгел, үземез өчен кирәкле, милләтемезнең җаны диер дәрәҗәдә булган мәдрәсәләр, мәктәпләр салыр өчен дә юктыр.

Еллар үтә бара, халык арасында мода үзгәрде, байларымызның камчат бүрекләре кечерәйде, бикәләремезнең ак калфаклары кыскарды, әмма расхут көннән-көн арта иде, мода кирәкләре дә, белмим, сәгате саен үзгәрә иде. Сез: «Ул вакытта голямалар ни эшли иде? Халыкка бу эшләрнең ярамавын, болай кылынсак, киләчәктә милләтемезнең бетү ихтималын сөйләп, мондый эшләрдин тыелырга вәгазь кылмыйлар идеме?» диерсез. Мин әйткән идем ләса, Фәхри берлән Шаһмөхәммәткә вә аның төслеләргә «бәрәкалла һиммәтеңә!» диләр иде дип.

Ләкин озак үтмәенчә, голяма арасында икенче мәсьәлә чыкты дин мәсьәләсе. Ул да: «Безнең болгар йортында ястү (ясигъ) намазы фарызмы, түгелме? Вакыт керәме, юкмы?» мәсьәләсе иде. Бөтен болгар голямасы шуның берлән мәшгуль булдылар. Һичбер мәҗлестә шул мәсьәлә чыкмый калмады. Һәм дә һәр почмакдин «Ля нөсәллим, лям ля яҗүз, мәмнуг» (риза түгел, буйсынмыйм) дигән сүзләр ишетелгән кеби, әфьюнлы баштан «гакыллы» вә «ныклы» дәлилләр дә агып кына тора иде. Бу мәсьәлә көннән-көн халык арасында җәелә иде. Көннән-көн ике тарафның да сүзләргә сүзләре күбәя иде.

Ниһаять, һәр мәҗлес салада казна җыены хәлен алды. Йомшаграк кешеләр һичбер мәҗлестән башларын авырттырмаенча чыга алмыйлар иде. Бер мулла бер көнне бер тарафта булса, икенче көнне икенче тарафта була иде.

Назад Дальше