Балинтның бу китабы безнең чорга XIX йөзнең халык җәүһәрләрен түкми-чәчми алып килгән искиткеч зур хәзинә. Бу китапның 1875 елгы басмасының бердәнбер нөсхәсе Казан университетының гыйльми китапханәсендә саклана. Фольклорчы галимнәр арасында бу хезмәткә һәрвакытта да игътибар зур булды, моны кулына алган һәркем мадьяр галименә олы җанлы Балинтка рәхмәт укый. Соңгы елларда Венгрия безнең татар халык авыз иҗаты белән шөгыльләнгән галимнәрнең хезмәтләрен кабат бастыра башлады. 1980 елда Кәкүк Жужа ханым немец телендә «Казан татарларының халык җырлары» дигән китап бастырып чыгарды47. Бу Кунош Игнацның 19151918 елларда Австро-Венгриядә яшәгән татар әсирләреннән язып алган җырлары. Куношның әлеге җыентыгына 634 татар җыры тупланган. Текстка параллель рәвештә татар җырларының немецча тәрҗемәсе дә бирелеп барылган (Балинт китабында да татар текстлары немец теленә тәрҗемә ителгән). Мондый алым Европа галимнәренең бик күбесенә халкыбызның акыл байлыгы, эстетик фикерләү дәрәҗәсе белән танышырга мөмкинлек бирә.
Инде менә тагын бер шатлык: Венгриянең Сегет (мадьярча Сәгәт) университетындагы Алтаистика кафедрасы мөдире Берта Арпад 1988 елда Балинтның татар халык иҗатын туплаган барлык хезмәтләренең яңа басмасын чыгарды. Берта (күптән түгел генә ул Казан университетының татар теле кафедрасында эшләп киткән иде) халкыбыз өчен зур эш эшләгән: яхшы, затлы кәгазьдә 412 битлек бу саллы китапка сүз башы язган. Моннан без Балинтның тулы биографиясен беләбез. Хезмәтнең фәнни аппаратында татар халык авыз иҗатына багышланган Европа чыганаклары искә алынган. Татар телендәге җыр, әкият, бәет, табышмак текстлары китапның икенче өлешендә немец теленә әйләндереп бирелгән. Китапның ахырында татар-мадьяр-немец сүзлеге (Балинт үзе төзегән) урнаштырылган48. Мондый хезмәтне халыклар арасындагы игелекле хезмәттәшлек үрнәге дип ничек атамыйсың?
Балинт татар халкының шулкадәр затлы җырларын, мәкаль-әйтемнәрен җыйган ки, хезмәт халкының акылына, эстетик фикерләү дәрәҗәсенә таң каласың. Әле бит 1905 ел революциясе дә булмаган, татар халкының газета-журналлары да, театры да юк. Ә халык үз язмышы турында фәлсәфи фикер йөрткән, сөю-нәфрәт хисләрен җырларында, акылын, тормыш тәҗрибәсен мәкаль һәм табышмакларында, матур хыялын әкиятләрдә, моң-зарын бәетләрдә гәүдәләндергән. Балинт язып ала:
Сиздегезме? Халык гел чабата-башмактан гына йөрмәгән, ямаулы күлмәктән генә дә түгел. Постау «бостон» костюм тектерә торган югары сыйфатлы чын йон материал, гадәттә, кара төстә була. Моны Америкадагы Бостон шәһәре тукучылары эшләп чыгарган. Татар агаеның чикмәне әнә шул «бостон»нан. Алай гына да түгел, ул әле бөрмәләрендә кара ефәк белән дә бизәлгән Балинтта тагын ниләр бар?
Теш карасы? Ул нәрсә? Бүгенге буын бу турыда нәрсә белә? Теш бит ак булырга тиеш дип уйлыйбыз. Ләкин XIX гасырда, ихтимал, элегрәктер дә, XX гасыр башында затлы гаиләдәге татар кызлары тешләрен кап-кара ялтыравыклы лакка (сөрмә) буяганнар. Бу помада, пудра, ислемайлар сөртү рәтеннән йөргән. Фәннән еракка китеп булса да әйтим инде: әниемнең теш төпләрендә кара кыйгач сызыклар бар иде. «Болар нәрсә?» дип сорагач, ул: «Безнең заманда бай кызлары, мулла, сәүдәгәр, таза тормышлы крестьян кызлары шулай тешләрен сөрмәгә буйыйлар иде, болар шуның эзе», дип авыр сулап искә ала иде, cугыш вакытында тешләребезгә шөгыль беткәч
Безнең егет-кызлар и сөешә дә белгәннәр инде!
Хәер, җитәр. Балинт китабын үзебезнең нәшриятта татарча-немецча-мядьярча сүзлек, сүз башы, фәнни шәрехләр белән чыгарып, халкыбызга кайтарып бирергә кирәк дигән фикер бу мәкаләне укыган кешенең күңелендә болай да туды инде.
Берта Арпад бу китапны кабат бастырып чыгарганда, мәкальләр арасында бер сүзгә тукталган. Балинт латин алфавитында, халыкара кабул ителгән нормативларга нигезләп язган. «Борынгылар әйткән сүзләр» дигән бүлектә Балинт татар мәкальләрен һәм әйтемнәрен бирә. «Бу борынгылар әйткән сүзләрне Симон Гаврила улы Борис җыеп язды», дип күрсәтә ул әлеге бүлекнең ахырында. Йөз кырык дүрт берәмлек мәкаль, әйтемнән торган бу бүлектә Берта Арпад 70 нче санлы текстка тукталып, астына сызган һәм сорау билгесе куйган (минем өстәлемдә Бертаның 1988 ел, 7 декабрь тарихлы автограф белән профессор М. Госмановка бүләк иткән әлеге хезмәте). Мәкаль мондый: «Күргәнне кютләген (ишеткән) җиңгән». Берта кызыксынган: бу ни булыр? М. Госманов та китабын миңа биргәндә сорау катыш карап алды. Ачыклый алмассыңмы? Белә инде мин тел галиме түгел. Тел галимнәренең байтагына мөрәҗәгать итеп карадым. Иң әүвәл мәкальне теге, аңлашылмаган сүздән арындырып, «күргәнне ишеткән җиңгән» дигән вариантта уйлап, тикшереп карадым. Бу сатирик мәкаль. Ягъни берәү бер эшне, вакыйганы күргән, ул инде белә, ләкин телгә оста түгел, полемист түгел, ихтимал, сөйләргә дә яратмыйдыр. Ә менә икенче берәү «орып та бирми», кешедән ишеткән буенча сөйли һәм бәхәстә телгә маһир булганлыктан җиңеп чыга. Күргән кеше, бичара, җиңелә. Монысы аңлашыла. Ә теге сүз? Балинтка бит моны ишетеп түгел, «Симон Гаврила улы Борис җыеп» язганнан күчерергә туры килгән. Әнә шул урында, минемчә, хата киткән. Дөресе болай булгандыр: «Күргәнне киртләгән җиңгән». Балинт, әлбәттә, күчереп язганда «киртләгән» сүзен аңламаган һәм «Гаврила улы»ннан сораган: «Бу ни дигән сүз?» Тегесе әйткән: «Киртләгән ишеткән, колакка киртләгән дигән сүз». Балинт шуннан дәфтәрендәге текстка җәяләр эченә өстәп язган: «ишеткән». Чит ил галиме өчен ят инде ул, әмма бит шундый гыйбарә бездә бар: «Колагыңа киртләп куй». Мин моны үзем өчен ачыш дип санадым. Колакка киртләп куй? Ул нәрсә? Киртекләү, киртәләү, кире, киртек алар каян? «Кирт, ди «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең икенче томы (1979), агачка яки башка нәрсәгә үткен әйбер белән кисеп яки чабып ясалган эз, тамга; сыр» (104 б., аңлатманың авторы Мәхмүт Мөхәммәдиев).
Хәер, болар турында бик иркенләп тә сөйләшеп булыр иде. Мәкаләмнең исә максаты башка.
Сегет университеты соңгы елларда тюркология фәненә, гомумән, зур игътибар бирә. Аның Урал-алтаистика кафедрасында әле күптән түгел генә «Татар этимологиясе» дигән җыентык басылып чыкты (Сегет, 1988)49. Татар һәм башкорт телләренең кайбер мәсьәләләрен тикшерүгә багышланган бу җыентыкта Венгрия галимнәре Й. Торма, А. Рона-Таш, Л. Тардь, немец галиме К. Шёниг, татар галимнәре А. Халиков, Р. Әхмәтьяновларның да гыйльми эзләнүләренең кайбер нәтиҗәләре аерым бүлек итеп бирелгән, профессор Рона-Ташның сүз башы урнаштырылган.
Йомгак ясап шуны әйтергә кирәк: Европа безнең хакта күп яза. Телебез, әдәбиятыбыз, тарихыбыз, яшәү рәвешебез турында. Безне яратып язучылар күп, яратмаучылар да җитәрлек, дидек. Ләкин фән, гыйлем андый симпатия, антипатияләрдән өстен торырга тиеш. Без исә үзебез турында кайда нәрсә чыкканын белмичә яши бирәбез. С. Рәмиев әйткәнчә, «татар йоклый». Без һаман әле уяна алмыйбыз, авырлык белән генә күзне ачабыз да яңадан ойыйбыз. Югарыда китерелгән хезмәтләр безне дә активлыкка чакырмыймыни? Татар теле галиме дигән төшенчә галимнең рус, гарәп, немец, төрек, мадьяр, инглиз, француз телләре белән эш итә алучы кеше икәнлеген таләп итмимени? Кайда безнең мадьяр телен өйрәнгән тел галимебез? Ә бит мадьяр Балинт, рус Чернышевский татар телен белгәннәр. Кайда немец телен, инглиз, гарәп, төрек, француз телләрен иркен белгән тюркологларыбыз? Ә бит профессор Н. Ф. Катанов сигезләп телне белгән, татар галимнәренә гарәп шрифтында татарча хатлар язган
Халкыбыз, аның мәдәни омтылышы яңа галимнәр көтә. Болар, яңа галимнәр, Европа һәм Шәрык академияләре, академиклары белән әвәрә килеп, аралашып, фикерләшеп яшәргә тиешләр. Телләр белергә тиешләр. Булган бит безнең бабалар: Исмәгыйль ага һәм Касимов фамилияле агай дәүләт миссиясе белән Һиндстанга барганнар. Алар, шәт, телләр белгән кешеләр булганнардыр?
Мадьяр галимнәренең безнең халкыбызга карата булган шундый зур игътибарын күргәннән соң туган уйлар болар. Аянычлы уйлар. Күпме гомеребез Сталин, Жданов, Маленков докладларыннан өзек китереп, әдәбият тикшерүгә сарыф ителде. Татар әдәбиятын анализлаганда Сталин, Маленков сүзләрен генә түгел, Мао Цзэдун сүзләрен дә нигез итеп алдык. Галимлек урынына фәннәр докторы, профессор дигән исемнәр, дәрәҗәләр культы ясалды. Гыйлемлелекне тирәнәйтәсе, гыйлем белән коралланасы урында кандидатлык, докторлык шаукымы тудырылды. Колхозлашу елларындагы канатлы фразаны («в колхозы пошёл середняк») искә төшерсәк, фәндә дә шулай булды: «середняк» докторлыкка таба юл алды. Кандидат кеше кандидат булмаган кешедән (әйтик, тел галиме И. Абдуллиннан), доктор булган галим докторлык дәрәҗәсе алмаган галимнән (әйтик, кандидат X. Курбатовтан) өстен тора итеп карала башлады. Әсәрләреннән бөтен дөнья халкы файдаланган Аристотель, Н. Буалоның гыйльми дәрәҗәләре бөтенләй булмаганын, гаҗәеп талант иясе, әдәбиятчы М. Бахтинның нибары кандидат кына икәнлеген без искә алмаска тырыштык. Тарихыбызны хәтерлик: Җ. Вәлиди, Г. Ибраһимов, Г. Рәхим, Г. Шәрәфләр арасында социаль-сәяси әллә никадәр бәхәс, ызгышлар булса да, ул бәхәсләрдә профессорлык-докторлык яки кандидатлык яссылыгында бер сүз дә әйтелмәгән. Безгә гыйбрәт бу!
Европаның гыйлем учаклары безгә таба йөз бора. Европа гыйлеме безгә күз тутырып карый, элемтә эзли. Безгә таба каршыга килә башлагыз, ди. Ә без качабыз, оялабыз. Безнең филология галимнәренең Европа белән аралашырлык, аңлашырлык көчләре, куәтләре юк. Физиклар, математиклар, химиклар ул өлкәдә безнең филологлардан күп өстен. Алар татар егетләре Африка, Азия илләренә барып, физика-химия, математикадан югары уку йортларында француз, инглиз телләрендә лекция укыйлар. Физика һәм математика фәннәре буенча ике тапкыр доктор Рәис Бохараев әле Лондонда, әле Америка Кушма Штатларында, әле Көньяк Америкада лекцияләр укып йөри. Мин академиклар Р. Сәгъдиев, К. Вәлиев, М. Мәхмүтовларны әйтмим дә инде
Мадьяр галимнәре безнең гыйльми, мәдәни үсешебез өчен нинди игелекле эшләр башкарып яталар икән! Аларның гыйлем дөньясында безнең татар халкының акылы, эстетик фикере, мәдәнияте шаулап яшәп ята икән.
Безнең халкыбызга, тарихыбызга ихтирам саклап, безнең белән аралашырга колач җәеп әзер торган бу галимнәргә халкыбыз исеменнән рәхмәт! «Казан утлары» журналының укучылары да бу фикеремә бердәм кушылырлар дип өмет итәм.
Казан утлары. 1990. 2Язучы булу кыенмы?
Бер дә кыен түгел. Моның өчен производствода алдынгы булырга һәм язучылыкка алуларын сорап гариза гына бирергә кирәк.
Менә Татарстанда 1924 елның февралендә оешкан язучылар берләшмәсенең («Сулф» сул фронт) составы:
Г. Измайлов, Ярлы Кәрим, Г. Кутуй, Г. Толымбайский, В. Уразай, X. Исхаков, Ризванов, Ф. Таһиров, Ф. Яһудин, Г. Хәмзина, Ш. Мәхмүт, Сирин, Т. Госманов, И. Әбраров, Ә. Мәҗитов, Алимбиков, X. Рәфыйков, Ә. Исхаков, Г. Надиров, Г. Шәмсетдинов, К. Әмири барлыгы егерме бер кеше. Игътибар итегез, шулардан нибары алты-җиде кеше генә татар әдәбиятында эз калдырды, ә Толымбайский кебекләре әдәби эз белән бергә канлы эз дә. «Күп иптәшләр «Сулф» оешмасын «яраксыз элементлар оешмасы» итеп уйлыйлар, шуның өчен списканы бөтен укучыларга белгертергә тиеш күрелде», дип яза Толымбайский.
Чынлыкта исә «күп иптәшләр» бик үк хаталанмаганнар (мәгълүмат «Татарстан» газетасының 1924 ел, 108 нче саныннан).
Ә, алаймы? Сез «Сулф»мы? Ә менә без «Октябрь күмәге». Шул ук газетада бер атна үткәндә яңа хәбәр: «Октябрь күмәге»нә членнар алынды: Закир Галиев, Мәлик Агишев, Сабир Сундуков, Былбыл Ильясова, Ләбиб Гайсин, Гали Галиев, Рауза Хәмидуллина, Гәрәй Минкин, Сания Фәйзуллина, Хәдичә Яушева, Рөкыя Әхмәтшина, Г. Җәмилев. «
Керергә теләүче кешеләр
Мондый күмәк кабул итү берничә тапкыр була. И, андыйлар язып та караганнар инде. Менә бер шигырь:
Ә. Ихсан50Дөрес, монысын редакция тәнкыйть сүзе белән мисалга китерә. Менә тагы берсе Мансур Крыймовның «Җидегәннәрнең җиденче егетенә» (Г. Кутуйга) багышлап язылган:
Без бүген бик аптырыйбыз инде: нигә бездә әхлак бозылды? Аның бик күп социаль-сәяси-экономик сәбәпләре арасында берсе менә бу: «Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр» (Риза Фәхретдинов).
Юк, язучы булуы кыен түгел. Әнә бит акыл иясе Риза казый, тарихчы, әйткән дә бетергән
Татарстан яшьләре. 1990. 12 апрель«Герман җире яшел үлән»
Беренче бөтендөнья сугышы башланып китү тарихның барышын тизләтә. Германиянең бу сугышта Төркия белән бер союзда торып сугышуы, Россия армиясендә мөселманнарның шактый күп булуы төрек милләтчеләренең эшкә ашмас хыялларын тагын бер тапкыр канатландырып җибәрә. Төрек милләтчеләре, бу сугышның да талау, империалистик сугыш икәнлеген искә алмыйча, «мөселманнар белән кяферләр арасындагы сугыш» турында искереп беткән мирасны яңарталар. Кяфер мөселман булмаган кеше. Ләкин бу сугышта Төркиянең союзнигы Германия үзе дә «кяфер» дәүләте иде. Югыйсә исәп бик гади иде: сугыш Россия белән барганлыктан, рус армиясе составындагы мөселман солдатларының аңына, рухына тәэсир ясау, шуның белән аларны үз якларына аудару һ. б. Шул максатларны күздә тотып, Германиядә татар телендә китап бастыру, газета, календарь чыгару кебек чаралар уздыруның бөтен бер программасы билгеләнә. Төрек милләтчеләре «газават мәҗбүри» дигән лозунг күтәрәләр һәм бу сугышта, гомумән, империалистик дәүләтләргә каршы түгел, ә француз, рус, инглиз милләтләренә каршы көрәшкә чакыралар, бу милләтләргә карата дошманлык орлыгы чәчәләр. Мондый пропаганда бигрәк тә Германиягә, Австро-Венгриягә әсирлеккә төшкән мөселман солдатлары арасында җәелдереп җибәрелә. Бу максатка хезмәт иткән әдәби-публицистик чыганакларның безгә мәгълүм булганнары түбәндәгеләр:
1. Газеталар. Болар гыйльми китапханәләрдә сакланмаганнар, аерым кешеләрдә генә очратырга мөмкин.
2. «Яңа Шәрык» типографиясендә татар телендә басылып чыккан китаплар: әлифба, уку китабы, «Алмания-Шәрык» җыентыгы һ. б. Уку китабын без шартлы рәвештә «Әсирләр китабы» дип йөртербез, чөнки аның тышлык бите югалган.
3. Татар әсирләренең авыз иҗатын туплаган китаплар.
Сугыш башланып, Германия тылына беренче татар әсирләре озатылу белән, Германиядәге исламчылар һәм төрекчеләр сугышның характерын дини мәсьәләгә кайтарып аңлаткан ике газета чыгаралар: «Җиһадел ислам» һәм «Җиһад» газеталары. Беренчесен мәгълүм журналистлар Габдерәшит Ибраһимов һәм Галимҗан Идриси чыгаралар. (Галимҗан Идриси татар журналисты. «Шура» мөхбире буларак, Төркиягә бара һәм Беренче бөтендөнья сугышы аркасында Ватанына кайта алмыйча кала. Бераздан Германиягә барып чыга. Әсирләр арасында эшли, татарча газета чыгара. Егерменче елларда «Татарстан» газетасының Берлиндагы мөхбире булып хезмәт итә. Г. Идрисинең Германиядә Совет хөкүмәте эшләрен башкаруы «Татарстан» газетасының шул чордагы саннарында яктыртылган. Болар минем архивымда байтак тупланган. Г. Идрисинең улы Илдар Идриси М. Җәлилне камерада күргән иректәге татарлардан иң соңгы шаһит.) «Җиһад» газетасы исә җилем басмада чыккан, Казан университеты китапханәсенең Сирәк кулъязмалар бүлегендә аның бер кисәге генә саклана. Шуңа күрә газетаның юнәлеше турында сүз алып баруы кыен. Ләкин һәр ике газетаның исеменә «Җиһад» сүзе кертелү аларның тоткан юлларын күрсәтеп тора: җиһад «изге сугыш» дигән сүз.
Татар әсирләре өчен чыгарылган газеталарның тагын берсе «Татар иле» дип атала. Аның гыйльми исемлеккә теркәлгән тулы төпләме Истанбулда бер шәхси коллекциядә саклана, диелә. Ләкин моның төпләмен аерым кешеләрдә генә очратырга мөмкин. Чөнки әсирлектән туган иленә кайтып китүчеләргә аны бүләк итеп биргәннәр; ул кечкенә форматта басылган һәм нибары сигез саны гына чыккан. Вюнсдорфта нәшер ителгән бу газетада татар әдәбиятының кечкенә бер агымын күзәтергә мөмкин. Андагы материаллар Ватаныннан аерылган татар солдатының уй-кичерешләрен, сугышка мөнәсәбәтен ачыкларга ярдәм итә. Газетаның һәр саны икешәр тираж белән басылган, ләкин сатып алучылар саны 200300 кеше белән чикләнгән. Сатып алучылар санын арттыру җәһәтеннән булса кирәк, анда татар халык иҗаты әсәрләренә дә урын бирелгән.