«Новое Время» редакторы Суворин татар милләтен бик үк яратып бетермәсә дә, танырга мәҗбүр була. «Бер генә татар да Ватан дошманнары ягына чыкмады, дип яза ул. Аерым кешеләр хәтта дошман ягына чыккан булсалар да, татар халкы аларга шундый күз белән карар иде, бу әхлаксызлык аркасында халык үз күңеленнән аларның исемнәрен сызып атар иде Хыянәтчеләр булганлыгы турында гаилә шәҗәрәләрендә дә, татар халкының буыннан-буынга тапшырылган бай риваятьләрендә дә мәгълүмат юк Татарлар үз бурычларын үтәүдә иң яхшы үрнәк булып хезмәт иттеләр».
Россия мөселманнарына каршы шактый мәсхәрәле мөнәсәбәттә мәкаләләр бастырып килгән «Казанский телеграф» газетасы да (Тукай бу шовинистик газетаны «Тиле граф» дип атаган) юбилей көннәрендә татарларның руслар белән берлектә Ватан язмышын хәл итүдә актив катнашканлыкларын таный. Моңа Тукай игътибар бирә. «1912 елда Ватан бәйрәме мөнәсәбәте белән, татарларны яһүдиләрдән кала икенче дәрәҗә рус дошманы санап, рус халкын котыртып яткан «Телеграф» («Казанский телеграф». М. М.) газетасы шул ук халыкның патриотлыгын вә ватанпәрвәрлеген игътираф итәргә40 мәҗбүр булды», дип яза ул.
Казан шәһәр Думасы Ватан бәйрәменең Бородинода булачак тантанасына делегация составында татарларны да җибәрергә тели. Әмма юлга акча табу мәсьәләсе алга килеп баса. Озак бәхәстән соң Казан сәүдәгәре С. Галикәевне үз акчасына Бородинога озаталар. С. Галикәев исә казна эше белән юл йөрүнең рәтен белә: «Буби» мөгаллимнәрен патша хөкүмәте төрмәгә утырткач, аларга адвокат эзләп Петербургка барган һәм Россиянең мәшһүр адвокаты Маклаковны яклаучы булырга күндереп кайткан кеше ул.
Казанның үзендә исә Юнысовлар мәйданында 26 август көнендә зур митинг була. Митингка татарлар зур колонна булып киләләр. «Казанский телеграф» язуынча, бу тантанага 10 мең чамасы татар катнаша. «Йолдыз» газетасы редакторы Һ. Максуди, шәһәр Думасыннан М. Сәйдәшев, «Бәянелхак» газетасыннан А. Иманаев колоннаның башында киләләр. «Мондый күтәренке рухның, мондый ватанпәрвәрлек хисе ташкынының моңа кадәр күренгәне юк иде», дип яза «Казанский телеграф». Бородино көнендә (26 август) «Йолдыз» газетасы З. Бәширинең «Ватан бәйрәмендә» дигән шигырен бастыра. Шагыйрь бу әсәрендә халык рухын чагылдырырга тырыша:
Ике көннән соң «Йолдыз»да кызыклы гына бер мәкалә басыла: «Бородино сугышының 100 еллыгын билгеләгәндә, ди газета, Казан татарларының Ватанны сөю хисе шул дәрәҗәдә чагыла ки, татарлар монда шулкадәр зур активлык күрсәтәләр ки, алар хәтта башка халыклардан уздырып та җибәрәләр». Газета үзенең укучыларын әңгәмәгә тарта: ә нигә әле мөселманнар үз Ватаннарының патриоты булмасыннар? «Мисал өчен шуны алыйк: 70 йортлы бер авылда 40 йорт русларныкы, 10 йорт мөселманнарныкы, 20 йорт башка халыкларныкы ди. Кайсы гына йорт хуҗасы үз күршесенең йорты янганны яки әйберсе урланганны теләр икән дә, кем генә күршесенең мөлкәтен карак, талаучыдан саклашмас икән?»
Ләкин «патриотизм» төшенчәсе бик киң мәгънәле сүз ул. Бу төшенчәгә хезмәт халкы бер төрле, властьлар икенче төрле мөнәсәбәттә булган. Казан жандармериясе дә шиккә төшә: татарларның бу дәрәҗәдә ватанпәрвәрлегендә берәр хәйлә юкмы?
Һәм «Йолдыз» газетасындагы әлеге шигырь, әлеге мәкалә белән танышкач, Юнысовлар мәйданындагы митинг турында үзара фикер алышкач, Казан жандармериясе мондый нәтиҗә ясый. Хәер, укучыларны бу «нәтиҗә»нең авторы белән таныштырыйк. Документны төзүче кеше 15 нче Татар Улан полкының штабс-ротмистры А. Ф. Трентовиус.
(Сүз уңаеннан: «улан» сүзе төркичә «угълан», ягъни малай, егет, булдыклы, шәп егет мәгънәсендә. XIIIXIV гасырларда монгол-татарлар армиясендә сөңгеләр белән коралланган атлы гаскәриләрне шулай дип йөрткәннәр. Рус армиясендә улан полкы беренче тапкыр 1803 елда оештырылган. Улан полкы солдатларының үзенчәлеге киемнәрендә дә сакланган: аларның баш киеме татар бүрегенә охшаган булган һәм «уланка» дип аталган. 1914 елда рус армиясендә ике гвардияче һәм унҗиде гадәти улан полкы булган.)
Штабс-ротмистр Трентовиус татарларга карата эчендә явызлык туплаган карагруһчы офицер. «Йолдыз»дагы әлеге мәкаләне тәрҗемә итеп (аның татарча, төрекчә, гарәпчә һәм фарсыча укый-сөйләшә алганлыгы мәгълүм), Казан губерна жандарм идарәсе начальнигына ул менә нәрсә яза: «Татарларның Ватан сөю хисләре белән матбугатка чыгулары властьны алдау гына, алар, ихтимал, берәр сюрприз әзерлиләрдер. Бу саф шәрык манерасындагы оста, хәйләкәр ысул. Алар үзләренең 19051907 елларда эшләгән эшләренең ямьсез тәэсирен хөкүмәт каршында юарга һәм, шуның белән йокымсыратып, хөкүмәтнең сизгерлеген бетерергә телиләр». Мондый рапорт, әлбәттә, эзсез калмый: жандармерия татарлар арасындагы патриотик хистән шикләнеп, күзәтү оештыра. Ватан сугышы юбилее уңае белән язылган һәр мәкалә, һәр әдәби әсәр жандармерия бүлмәләрендә ныклап тикшерелә, җентекләп өйрәнелә башлый.
Казан шәһәре «Бородино көннәрендә» әнә шулай бер дулкынланып ала, Ватан язмышы Бородино-Мәскәү тирәсендә хәл ителгәнен ата-бабаларыбыз сизгән, аңлаган. 1912 елда Казан шәһәренең йөрәге Мәскәү-Петербург белән бергә типкән. Императрица Мария Фёдоровна үзенең карамагында булган бөтен институтларны, бөтен әдәп-әхлак уку йортларын Бородино сугышы алдыннан Казанга күчерергә әмер биргән. Әнә шуларның барысы да йөз елдан соң халык күңелендә яңарган. Нибары ярты ел узгач, 1913 елда, мәшһүр Тукай, татар халкының тарихына йомгак ясагандай, болай дип яза:
Россия Кораллы көчләренең Бородинода җиңүенең 175 еллыгын билгеләгән көннәрдә күңелдә, йөрәктә тарих кайный: Ватан язмышы хәл ителгән иң җаваплы көннәрдә татар белән рус арасында бары тик туганлык хисләре генә алгы планга чыккан. Моны 1812 елгы рус-француз кампаниясе дә, 19411945 еллардагы немец фашистларына каршы уртак көрәш тә раслый. Бородино көне безне кисәтә: Ватан уртак, анда яшәгән кешеләрнең хокуклары тигез, Ватан кеше өчен бер генә
Социалистик Татарстан. 1987. 9 сентябрьТарихыбызга саграк
Шамил Рәкыйповның «Яшь ленинчы» газетасында басылган «Аяз күктә күгәрченнәр» исемле мәкаләсен41 зур кызыксыну белән укыдым. Яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү юнәлешендә бик кирәкле мәкалә ул. Автор, үзенә хас булганча, кызыклы, көтелмәгән геройлар табып ала, һәрвакыттагыча укучы күңелен җәлеп итә. Тик әлеге мәкаләсендә Ш. Рәкыйпов бер төгәлсезлек ычкындырган: «Патша заманында, ди ул, диңгез флоты хезмәтенә мөселман динендәге егетләрне якын да җибәрмәгәннәр».
Бу хата. Дөресе флотка аларны бик аз алганнар. Моңа сәбәп рус телен начар белү яки бөтенләй белмәү, техникадан ерак булу. Пехота һәм кавалерия гаскәрләрендә гасырлар буе татар егетләре хезмәт иткән, анда гомуми команда сүзләренә бер ияләнгәч, элек русчаны бөтенләй белмәгән егет тә хезмәт вазифаларын башкара алган. Флотта исә эш катлаулырак: анда рус телен генә дә белү җитми әле. Чөнки Пётр I вакытында нигезләнгән Россия Хәрби флотында Көнбатыш үрнәгендә бик күп термин Англиядән, Голландиядән һ. б. илләрдән, шул телләрдән кергән. Пётр патша бит үзе Хәрби диңгез флоты эшен Көнбатышка барып махсус өйрәнгән. Әнә шул вакытта ук флотның сүз составына кергән терминнар әле дә булса саклана. Татар егетенә, бигрәк тә флотка авылдан килгәненә, белеме дә чамалы булса, ул терминнарны белү әле дә авыр. Менә флотта әле дә гамәлдә булган бер-ике дистә терминны мисалга китерик. «Товарищ» исемле өч мачталы җилкәнле корабльдә хәрби диңгез училищесы курсантлары практика узалар. Флотта җилкәннәр хуҗалыгына кагылышлы менә мондый терминнар бар: слаблинь, ракс-бугель, бугель, топ, фок-парус, кренгельс, риф-банты, кливер-шкот, кливер-галс, риф-штерты, ликтрос, люверс һ. б Тагы да катлаулырагы: марсель өстендәге брам-стеньгага күтәрелә торган җилкән брамсель; фок-мачтадагы фор-брамсель, грот-мачтадагы грот-брамсель, бизань-мачтадагы крюйс-брамсель Тагын: фор-стеньга, таксель, фор-бом-брамсель, грот-бом-брам-стаксель, крюйс-бом-брамсель
Ә мачтадагы исемнәр-терминнар болай: беренче мачта фок-мачта; икенчесе грот-мачта; өченчесе бизань-мачта. Аларга бәйле сүзләр: вантлар, фаллар, клотик, стеньга, фок-рей, фор-марса-рей, фор-рей-топенанты, фор-штаг, фор-стень-штаг
Төеннәр Без бит инде тормышта ике-өч төрле төен бәйләп рәхәтләнеп яшибез. Флотта исә бау (трос) белән әйбер беркетү өчен ике дистәдән артык төен ысулы кулланыла һәм боларның барысының да исеме бар: калмык төене, балыкчы төене, шлюпка төене, шкот төене, буйреп төене
Флот түгел, Фәннәр академиясенең тел белемнәре институты диярсең! Буразнадан, көлтә йөге арасыннан чыккан татар малаена, чыннан да, бер башваткыч бит бу! Ләкин шуңа карамастан татар егетләре Хәрби диңгез флотында хезмәт иткәннәр. Мин монда өч-дүрт мисал китерәм, кайберләре турында бик кыска сөйлим. Әйтик, 1904 елгы рус-япон сугышында адмирал Рожественский командалык иткән эскадрада татарлар булган, Цусима сугышының фаҗигасен күреп белүче, анда исән калучылар булган. Моны раслаучы фактлар җыелып басылган халык иҗатында һәм архив папкаларында. Архивларда шәкерт дәфтәрләренә язылган, тыелган (арестка эләккән) бик күп җырлар бар: аларда безнең егетләрнең Чемульпо, Порт-Артур, Цусима сугышларында шәһит китүе турында сөйләнә. Цусима сугышы ул диңгез сугышы.
Икенче мисал. 1908 елның 28 декабрендә Сицилия белән Калабрия арасында җир тетрәү булып, ярты минут эчендә егерме өч шәһәр, йөзләгән авыл җимерелә, уннарча мең кеше һәлак була. Сицилия янында гына рейдта торган рус хәрби корабльләре «Слава», «Цесаревич» линкорлары, «Адмирал Макаров» һәм «Богатырь» крейсерлары халыкка ярдәм күрсәтү өчен ашыгыч рәвештә Мессина шәһәренә киләләр. Рус газета-журналларында игълан ителгән хәбәрләрне мин күп укыдым. Әнә шул кешеләрне коткару вакытында булган хәлләрнең барысы да диярлек билгесез бер татар егете тарафыннан «Җир селкенүнең бәяны» дигән бер әсәрдә тасвирланган. Бу турыда мин 1979 елда язып та чыккан идем, ул мәкалә 1987 елда дөнья күргән «Әдәбият һәм чынбарлык» дигән китабыма да кергән иде42, ләкин халкыбыз күпсанлы, газета мәкаләсе бер көн генә яши, ә китапның тиражы нибары мең дүрт йөз данә. Ул мәкаләдә рус флотының әлеге эскадрасында татар егетләренең булуы исбат та ителгән иде кебек. (Бәет язарлык бер татар егете булгач, тагын башка татар матрослары нигә булмасын?)
Тарихыбызда билгеле: революциягә кадәр Балтыйк флотының Петербург-Кронштадт базаларындагы хәрби корабльләрендә байтак татар егете хезмәт итә. Рус милләтендәге хәрбиләр якшәмбе көнне гыйбадәт кылсалар, мөселман хәрбиләренә җомга көн гыйбадәт кылырга мөмкинлек бирелә. Шулай итеп, хәрби частьларда, зур корабльләрдә мөселман муллалары штаты булдырыла (күрәсең, мәдрәсә тәмамлап килгән татар егетләренә хәрби хезмәтен узганда өстәмә эш итеп тапшырылган), алар гыйбадәт эшен оештыралар. Петербург, Кронштадт гарнизоннарындагы хәрби муллаларның эшенә Петербург мулласы Гатаулла Баязитов җитәкчелек итә. Аңа «военный ахун» дигән дәрәҗә бирелә (өлкән рухани, муллалар өстеннән инспектор, күзәтүче). Г. Баязитов исә Николаевский, Александровский, Беренче Хәрби-инженерлык корпусларындагы мөселман егетләренә дин гыйлеме өйрәтә. Ватанга тугрылык хисләре тәрбияләгән өчен дәүләтнең зур-зур орденнарына лаек була.
Каюм Саттаров Зөя ягы Акъегет авылы егете. Егерме биш еллар буе диңгездә йөзгән кеше. Европада (безнең гасыр башында) ул булмаган порт юк. Беренче ранг капитаны (диңгез флотында контр-адмиралдан бер баскычка түбән өлкән офицер-капитан), Гельсингфорс (Хельсинки) портында диңгез маяклары ведомствосында хезмәт итә. Йөзүдән туктагач, ел саен диярлек (19111914) чираттагы ялын туган авылында уздыра. Казанга килеп, «Шәрык клубы»на керә, анда кичәдә катнаша, абруйлы кунаклар кенәгәсенә истәлекле язулар калдыра, татар газеталарының идарәсенә акчалата ярдәм күрсәтә, Акъегеттән махсус Казанга килеп, «Сәйяр» труппасының спектакльләрен карый. Проломный (Бауман) урамыннан мәһабәт гәүдәле, алтын погонлы беренче ранг капитаны, «диңгез бүресе» Каюм Саттаров узганда, агай-эне эшен ташлап аның артыннан бара: бу бит үзебезнең татар егете, әнә нинди зур дәрәҗәгә ирешкән
Бу мәгълүматларның барысы да минем яшь чагымда, Хәрби диңгез флотыннан кайтып, Казан университетының гыйлемгә искиткеч бай, мәшһүр Н. И. Лобачевский исемендәге китапханәсендә түл җыеп утырган бәхетле елларымда җыеп алынган иде.
Бабайларыбыз сынатмаган! Юк, юк, сынатмаган, илче дә булганнар, язучы сыйфатында башкалаларда яшәп әсәрләр дә иҗат иткәннәр. Акылы, сәләте булган кешегә Россия империясендә дә урын булган. Ул бит сиңа сталинизм чоры түгел. Тарихның исә таләбе бер генә: аңа сак һәм гадел мөнәсәбәттә булу гына кирәк
Яшь ленинчы. 1988. 21 майТуган як авазы
Казан арты авылларының исемнәре каян килеп чыгуын сорап, соңгы елларда миңа да хатлар язалар. Мин бу өлкәдә белгеч түгел, бу мәсьәлә белән махсус шөгыльләнгәнем юк. Фән-гыйлем өлкәсендә минем XX гасыр башы татар әдәбиятына һәм халык иҗатына караган азмы-күпме хезмәтләрем бар. Авыл исемнәренә килсәк, моңа инде мин туган як табигатендә, җирендә сакланып калган тарих авазларын интуиция белән генә сизә алам. Ә интуиция ул фактлар белән дәлилләми, шуңа күрә минем бу өлкәдә бик нык ялгышуым да бар. Шулай да тәҗрибә-күзәтүләремне уртаклашып карыйсым килә.
Авыл исемнәренең тарихын өйрәнгәндә мин түбәндәге ике концепцияне нигез итеп алдым:
1. Авыл исемнәре шул тирәдәге урман, елга, басу, шунда үскән агач, шул тирәдәге рельефка һәм шунда тереклек иткән кыргый хайваннар, кошларга бәйле рәвештә ясалган.
2. Казан ханлыгы рус дәүләтенә кушылганнан соң, кайбер авыллар рус түрәләре, землемерлар тарафыннан исәпкә алынган һәм кәгазьгә язылганда рус теленә якынайтып үзгәреш кичергән. Димәк, кайбер авылларның исемен русчадан татарчага таба чыгып эзләргә кирәк.
Менә шул ике концепциягә нигезләнгәннән соң, мин мондый нәтиҗәләргә килдем.
Болгар заманында «тау» сүзе урынына «мар» сүзен кулланганнар. Бу турыда шагыйрь Н. Думави әйтә. «Бу чокырлар да бар да болгарлар уры, болгар мары», ди ул («Юлда» шигыре). Моннан ачыла: тау итәгенә урнашкан Кукмара һич тә марича «ике (кук) мари» сүзеннән алынмаган, ә Күк Тау сүзеннән ясалган (Күкеле тау яки Куаклы тау булырга мөмкин). Идел өстендәге Моркваши Мар (тау) куышы булып чыга. Урманлы текә тау астына урнашкан Поши тавы авылы (Балтач районы) «Поши мары» була, документларга ул Пижмара дип кереп киткән. Мөрәле авылы (Арча) да шулай: ул авыл ике яктан тау белән уратылган, үзәндә утыра. Ул Мар иле. Урмары Ор тавы, Каймары (Дөбьяз ягы) Каен тавы.
Күп кенә авылларның исеменә «ил» сүзе нигез булган (халык, төркем, бер күч мәгънәсендә). «Ил» сүзеннән чыгып, без байтак авылның исемен ача алабыз. Ләкин шуңарчы бер әйберне искәртеп үтик: борынгы Казан арты (Арча-Әтнә-Дөбьяз, Балтач, Чепья-Кукмара-Саба төбәкләре) тоташ кара урманнан һәм тирән сулы елга, күлләрдән торган. Бик борынгы заманнарда, әлбәттә инде, бу якта исәпсез-хисапсыз киек кошлар, кыр хайваннары яшәгән. Монда кыр казлары, торналар, аккошлар яши торган аерым төбәкләр булган, табигатьнең кайбер сәерлекләренә очрап, бу кошлар вакыт-вакыт колония булып монда кышлауга да калганнар. Торналар бала чыгарган регион Торна иле (хәзер Төрнәле, Олы һәм Кече Төрнәле авыллары) дип исемләнгән, ул якларда әле дә булса кайбер басу, елгаларны (Сикертән, Гөберчәк авыллары тирәсендә) Торна басуы, Торна елгасы дип йөртәләр. Киек кошлар бик консерватив: ата-бабаларының элек бала чыгарган урыннарын алар хәтерләрендә биш, ун мең еллар буе буыннан-буынга тапшырып, саклап киләләр. Бу бигрәк тә аккошлар мисалында күзәтелә.