Мин аңа бернинди өстәмә сорау бирмәдем, «биш»ле куйдым.
Бер сорау да бирмәгәнгә гаҗәпләнеп, ул чыгып китте. Миңа бик авыр иде.
Чибәр туташ! Мин синең турында ишеттем: кияүгә чыгып, бик тату гаилә коргансыз икән, үзең кайсыдыр бер мәктәптә кем булыптыр эшлисең икән. Мин монда синең исемеңне атамадым сәбәбе билгеле. Балалар әти-әниләрен сайлап ала алмыйлар, үзеңне танысаң, миңа хат яз әле. Мин сиңа һич тә рәнҗемим.
Ә менә икенче бер сеңелнең фамилиясен тулысы белән атыйм. Мине бервакыт «почасовик» итеп эшләргә пединститутка чакырганнар иде. Почасовикның акчасы ноль бөтен фәлән икәнен белсәм дә шатланып риза булдым. Элек үзең укыган институт аудиториясендә лекция уку нинди горурлык, нинди зур бәхет. Мин беренче лекциямә бик җиңел кердем, университеттан киләм бит университетның абруен белмим түгел. Университет лекторлары бераз гына борнай була, һавалы була, алар, студентлар алдына кереп, пединституттагы кебек исемлек тикшермиләр, «Гөлсинә ник килмәгән бүген?» дип вакланмыйлар, лекцияне гадәти авыл мәктәбе дәресенә әйләндермиләр. Алар, аудиториягә бик эшлекле кыяфәт белән кереп, кафедра янына басалар да, студентка бөтенләй игътибар итмичә, академик стильдә сөйли дә башлыйлар.
«Карл Маркс «Политик экономияне тәнкыйтьләүгә карата» дигән гениаль хезмәтенә кереш сүзендә» Һи-и, бөеклек, әллә кемлек, пафос, бравада
Мин дә шулайрак башлармын дип барган идем шаккаттым. Пединститут аудиториясендә, лекторны тыңламыйча, чыш-пыш сөйләшеп утыралар икән. Университетта чирек гасыр лекция укып, минем мондый хәлне күргәнем булмады. Нишләдең, кая барып чыктың син, туган йортым? Безме? Без лекция тыңлагандамы? Профессор Рифгать Таһиров, ул вакыттагы доцентлар (хәзер исәннәрдән кайберсе профессор инде) М. Ременников, Евгений Иванович Устюжанин (бөек галим!), Николай Петрович Муньков, Юзеф Геннадиевич Трунский, Григорий Наумович Вульфсон, Аркадий Семёнович Шофман лекцияләре Ә Бушмакин? Карт, элеккеге интеллигент. Бөтен рәвешендә, холкында Париж, Санкт-Петербург, Сорбонна тәрбиясе сизелеп тора иде. Анысы безгә «Урта гасырлар тарихы»н укытты. Без, суга тилмергән Караком сахрасы кебек, алар сөйләгән сүзне миебезгә генә түгел, тәнебезнең күзәнәкләренә шифалы яңгырдай сеңдерә идек.
Күрәм: мине тыңлаучы юк. Сизәм: нәрсәдер эшләргә кирәк. Шунда минем башка бер фикер килде. Башны, мине без тиешенчә файдаланмыйбыз: ныклы «нагрузка» биргәндә, ул һәрчак уңайга эшли. Мин әйтәм:
Әйдәгез, танышып чыгыйк әле. Сез мине ишетеп беләсездер. Мин шундый-шундый кеше булам. Сез исә хәзер, рәттән басып, миңа өч төрле мәгълүмат бирегез. Район, мәктәп, исем-фамилиягез. Мин нинди контингент белән эшлим икән, беләсем килә. Студентлар моңа бик тиз күнделәр.
Саба районы Икшермә мәктәбе
Саба районы Завод Нырты мәктәбе
Пермь өлкәсе Сараш мәктәбе
Арча районы Сеҗе урта мәктәбе
Тукта, тукта! Стоп! Монысы мин эшләгән мәктәп.
Фамилия?
Хәсәнова.
Исемегез? (Инде онытканмын.)
Кайсы авылдан?
Сикертәннән.
Ай-й Минем әти туган авыл. Галиәсгар Камал авылы. Мин укыган, ахырдан ярты ел буе рус теле, әдәбияты укыткан авылым.
Әтиеңнең исеме?
Зөфәровна
Һәм минем күз алдыма текә фуражкалы МГБ начальнигы, аның такта стеналы кабинеты килеп басты. Бу дөньяда бер генә сәгать тә рәхәт, шатлык күрә алмыйча, гаделсезлектән изелгән, акыллы, юаш егет, куллары сыткый сагыздан каралган, тормыш тарафыннан каһәрләнгән егет Зөфәр абый, укымышлы мишәр мулласы Хәсән хәзрәтнең улы күз алдыма килеп басты. МГБ корбанының чибәр, буйлы-сынлы кызы минем алда басып тора иде. Мин аңыма килдем һәм бөтен аудиториягә әйттем:
Мин бу студентканың әтисен белә идем, дөнья бәясе егет иде, дидем. Аннан тамагыма төер утырды, күземә яшь килде.
Сөйләшеп утыра торган бу аудиториядә бер атна «эшләп» карадым да ташлап качтым. Ә, чуртым! Белемне аны белергә теләгән кешеләргә генә бирәсе. Әлеге сеңел! Син кайда хәзер, өеңдә әтиеңнең зурайтылган рәсеме бармы, әгәр кияүгә чыгып балаларың булган икән, аларга дәү әтиләре турында сөйлисеңме? Без бит синең белән «братья». Белмим, син, бәлки, «язгы җылылык» елларында үскәнсеңдер, фамилияңне алыштырырга сиңа тәкъдим итмәгәннәрдер.
Ә миңа тәкъдим иттеләр. Укучыларны алдарга теләмим, мин егеттә шундый омтылыш та булып алды. Күңелдә. Ә нигә? Фамилияңне үзгәртсәң, бәлки, башка кешеләр шикелле тигез хокуклар белән яшәп булыр. Мәсәлән, Гайнетдинов. Яки Хисаметдинов. Яки Минсабиров. Яки Колгалиев. Ә нәрсә? Бәлки, шулай тынычрак булыр? 1953 елда Балтикада, кече офицерлар курсын бетергәндә, фамилия мине китереп кысты. Хәер, аңарчы ук. Халыклар атасы үлүгә, газеталарда яңа президент Ворошилов имзасы белән амнистия турында указ чыкты. Ләкин анда 58 нче статья турында берни дә юк иде әле. Мин Ворошиловка, шул хакта сорап, хат яздым. Җавап көттем. Әле МГБ системасы үз көчендә, Лаврентий Павлович Берия дә үз урынында иде. Җавап көтеп йөргәндә, мине кинәт кенә «Особый отдел»га чакырдылар да, стенага ак простыня элеп, профиль, анфас фотога төшерделәр. Берни дә әйтмәделәр. Берничә көннән үзебезнең хәрби часть бүлегенең комсомол җыелышын җыйдылар. Приказ белән. Мин комсомол секретаре идем. Карыйм: часть командирының төсе качкан. Ниндидер служебный кимчелекләрне казып чыгарып, мине секретарьлыктан азат иттеләр. Аннан редколлегия составыннан. Часть командиры минем «личное дело» белән таныш булмаган икән. Замполитына әйткән:
Вот кого пригрели, дигән. Ә син, дигән, шляпа. Бу синең өлкә. Менә хәзер икебез дә очсак? Иптәш бит яшерен документлар, секретная аппаратура белән эш итә
Берничә көннән мине тагын «Особый отдел»га чакырдылар. Фәлән сәгать фәлән минутта фәлән аллеяда каштан төбендә басып торырсың, диделәр. Килдем, бастым. Юл аркылы икеме-өчме катлы гүзәл бер ак бина калкып тора урта гасырлар стилендә салынган. Хәрбиләр бу бинаны кайсы «Ак йорт» дип, кайсы «Смерш» («Смерть шпионам!»), кайсы «контрразведка» дип кенә йөртәләр һәм бу сүзләрне әйткәндә калтыранып, як-якка каранып алалар иде.
Каштан төбендә торам. Урамда эт тә юк. Менә ак йортның җиз тоткалы мәһабәт ишеге шыпырт кына ачылды, аннан ак чырайлы, бүлмә-контора йөзле, тәбәнәк гәүдәле бер мичман чыкты. Як-ягына каранды да сак кына миңа ияк какты. Мин аңа таба атладым. Ул мине эчкә уздырды. Анда тагын бер мичман каршылады. Алар мине аллы-артлы уртага алып, мәрмәр баскычлардан икенче катка алып менеп киттеләр. Паркет шыгырдаганы, коридор диварларының шыр ялангачлыгы истә калган. Шундый ук шыр ялангач зур бүлмәгә алып керделәр. Полировкалы «Т» өстәл. Түрдә зур дәрәҗәле офицер утыра. Миңа яннан урын күрсәттеләр, мичманнарның берсе чыгып китте, икенчесе каршыма утырды. Безнең авылда шундый гадәт бар: кунак-фәлән яки күрше кергәндә, аңа тиз генә урындык куясың, өстенә иң яхшы көрпә (бездә киез) җәясең. Әнә шуңа утырганда, теге кеше, һичшиксез, урындыкны бераз гына ишек катына таба шудыра, өч-дүрт кенә сантиметр булса да шудыра. Бу ихтирамга ихтирам билгесе.
Контрразведка бүлмәсендә мин дә шулай урындык шудырып маташам икән. Миңа бик кырыс кына кисәтү ясадылар. Мин урындыкны тиешле хәлгә китереп тынсыз калдым. Күрәм: буп-буш өстәл. Дүрт диварның өчесе шыр ялангач, миңа каршы ягында Дзержинский портреты. Авыр тынлык урнашты. Зур начальник өстәл тартмасын үзенә таба тартты, аска карады, ләкин бер кәгазь дә чыгармады. Бераздан карлыккан тавыш шулай ук бүлмә тавышы белән сорады:
Синме әле Ворошиловка хат яздың?
Так точно!
Әтиеңнең язмышын беләсең киләме?
Так точно!
Әтиең 1938 елның башында атылган.
Сорау бирергә мөмкинме?
Әйе, мөмкин.
Белергә рөхсәт итегез: ни өчен атылган?
Контрреволюцион эш алып барганы өчен.
Авыр тынлык. Башны аска идем. Өстәл тартмасы ябылды. Мин, күтәрелеп, начальникның йөзенә карадым.
Мин кече офицерлар курсында укыйм. Миңа звание биреләчәкме? дидем.
Вряд ли сезгә флот офицеры званиесе бирелер.
Миңа берәр киңәш бирсәгез иде. Минем ул званиене аласым килә. Аны алсам, мине запаска чыгаралар. Кайтасым, институтны тәмамлыйсым килә.
Сез фамилиягезне алыштыра аласыз
Мин шатланып киттем: менә иртәгә үк фамилиямне алыштырам. Аннан мине экзаменга кертәләр. Бер айдан буласы, диләр. Аннан миңа запастагы кече лейтенант званиесе бирәләр дә институтыма кайтарып җибәрәләр. Менә бәхет. Тик нинди фамилия алырга? Хәйруллин? Галимуллин? Заһидуллин?
Ике мичман мине каштан аллеясына күмелгән урамга кадәр озата төштеләр.
Хәтәр йорттан чыгып, куе яфраклар астындагы тротуардан атлаганда, кинәт кенә күз алдыма әти килеп басты. Аның тавышын ишеттем сыман. Бераз бөкрәя төшкән нужалы гәүдәсен, камыт аякларын күрдем сыман. Шунда әтинең тонык тавышы ишетелде кебек:
И улым, улым, син дә саттыңмыни инде мине?..
Мин айнып киттем. Күңелем җиңеләйде. Кычкырасым килде:
Юк, әти, юк! Синең исем-фамилияңне сатсам, җирдә яшәү миңа хәрәм булсын!
Берничә ел үткәч, КГБ чиновниклары миңа ялган белешмә бирделәр: әтиегез 1942 елда йөрәк параличыннан үлгән. Ә университетта эшли башлагач, үзем кебек кыерсытылганнар белән танышып сөйләшкәндә, бер нәрсәне белдем: бөтенебезнең дә әтиләре 1942 елда йөрәк параличыннан үлгән икән. Нигә алай?.. Моны без, кыерсытылганнар, исәпләп чыгардык. Статистика өчен. Үзебезне һәм чит илләрне алдар өчен. 1942 ел сугыш вакыты ул. Димәк, Колыма, Магадан, Якутия, Караганда лагерьларының корбаннарын да сугыш чутына керткәннәр.
Үлемнәр, каберләр, кеше сөякләреннән ясалган статистика. Кабахәт, җирәнгеч статистика
Дәүләт иминлегенең утызынчы-кырыгынчы еллардагы хезмәткәрләренә XX гасыр каннибалларына нәләтем. Торгынлык елларының чиновникларына, алдакчыларына, куркак карьеристларына, һаман да дөнья тоткасы булып Сталинны сагынып яшәүчеләренә нәфрәтем.
Ачы тәҗрибә мине шулай уйларга мәҗбүр итә. Һәм минем моңа хакым бардыр кебек.
Европага тәрәзә тишкәндә
Минем беренче зур сәяхәтем Балтикага бару шактый гыйбрәтле булды. Мин шуңа кадәр авылда укытучы идем, бу турыда «Торналар төшкән җирдә» әсәремдә яздым. Әмма анда мин үзебезнең эшелонның каян, ничек барганын язмаган идем. Башта ук шуны әйтергә тиешмен: дөнья күрмәгән кеше укытучы булып эшләргә тиеш түгел. Югыйсә бездә Арчадан, Минзәләдән ары узмаган яшьләрне шул ук үз якларына укытучы итеп җибәрәләр дә, и ул сөйли инде: тайгада менә болай, чүлдә менә тегеләй, диңгездә прилив һәм отлив була, джунглиларда шундый куелык, ди.
Юк, укытучы буласы кешегә, һич югы, үзебезнең ил буенча бер тапкыр экскурсия оештырырга кирәк. Джунгли ук күрмәс ул безнең илдә, әмма күргән хәтлесе дә аз булмас.
Шулай дөнья күрәсе килеп, зур дәрт белән чыгып киттем. Зур дәрт белән Татвоенкомат сәндерәләрендә кундым, күңел гел ашкына иде. Ике кич кунгач, стройга тезеп, вокзалга алып бардылар да товар вагоннарына тараттылар. Безнең команданы алырга килгән өлкән лейтенант белән беренче статьялы старшина юньле булып чыктылар бер генә дә кырыс сүз әйтмәделәр. Хәер, без үзебез дә юньле: сугыш вакытында тезләнеп йөк тарткан, борын белән җир сөргән малайлар. Татары да, урысы да. Беренче төнне үк мин, тарих факультетының читтән торып укучы студенты, бүгенге кешеләрнең яшәү рәвеше тарихын өйрәнә башладым. Без Ганнибал походларын, Александр Македонский империясен, Япониядә Мэйдзи революциясен һәм лейтенант Шмидтны беләбез. Ә үзебезне, әйләнә-тирәбезне белмибез. Бу безнең бәлабез.
Шулай, беренче вагон төне җитте, өлкән лейтенант дневальный билгеләде, ул малай, теләсә каян утын юнәтеп, буржуйкага ягарга тиеш иде. Кайсыдыр станциядә буфеттан аракы алып кереп, акчалы малайлар шәп кенә төшереп алдылар. Акча миндә дә бар иде, ләкин беренче төн әле миңа эчемлексез дә кызык иде.
Вагонның теге башында бер татар малае холыксызланды. Ыгы-зыгы килә, сүгенә, елый. Русча әйбәт сөйләшә, сүгенүе дә чиста гына. Танып алдым: Шәмәрдән станциясе малае, исеме Солтан. Кичтән үк сизелгән иде: бездән, авыл малайларыннан, татарлардан, үзен өстен куебрак сөйләшкән, үзен «урысрак» итеп күрсәтергә теләгән иде ул. Хәзер шуны көч белән исбатламакчы һәм елый-елый татарларны сүгә:
Вы, суки, резаные! Резаные! дип, ул бер-ике сәгать буталып, елап йөрде.
Бу сүзне минем беренче ишетүем иде, грамоталырак бер малай аңлатты: сөннәткә утыртылган дигән сүз икән, һәм урыслар безне шулай мыскыл итәләр икән: «ре`заный». Солтан, шулай итеп, урыслар алдында үзен «мин татар түгел, мин сезнең кебек» дип күрсәтергә теләгән. Бу минем өчен иң зур сабакларның беренчесе иде. Чөнки бу киләчәк тормышымда очраган зур-зур хәлләрнең ачкычы булды. Бу безнең халкыбызның милли горурлыктан мәхрүм калганлыгын раслаучы бер мисал булды. Соңыннан бу күренеш белән мин гомер буе очраштым: татарлар милли горурлык урынына үзләрендә милли хурлык хисе булдырганнар. Алар үз теләкләре белән милли исемнән, милли гадәттән баш тартканнар. Алар паспортларына Гизатулин, Нацибулин дип яздыралар. Хәтта Богоудинов та бар. Безнең Нәсимәләребез Сима, Фәнияләребез Феня, Рокыяларыбыз Рита, Зәйнәбләребез Зоя. Без, урыс төсле буласыбыз килеп, дуңгыз салосы ашыйбыз, без сездән ким түгел дип, мәҗлесләрдә үзебез башлап «Стенька Разин»ны җырлыйбыз. Безнең миләребез катып калган, Стеньканың юлбасар икәнен без уйлап та карамыйбыз, авыз җәеп, аның гөнаһсыз бер мөселман кызын исерек баштан елгага ыргытуын акырып җырлыйбыз. «Мә сиңа конфет, тик минем белән уйна гына». Менә без шул. Рәхмәт сиңа, Шәмәрдән станциясенең хулиганы, бер сүз белән син безнең кемлегебезне ачтың. Шуларны аңлагач, миндә татар халкына карата ихтирам бетте, һәм мин аның телсез, мәктәпсез, динсез калуына һич тә борчылмыйм. Димәк, ул шуңа лаек.
Алдагы көннәрдә мин вагонның киң ишегеннән аякны асылындырып, дөньяны күзәтеп бардым. Бу вагон атлар йөртергә көйләнгән булса кирәк ат исе килә.
Көн кояшлы, җылы. Рязань өлкәсеннән барабыз. Бөтен дөньяда кояш һәм бәрәңге басуы. Эшелон кырда туктап торганда, төшеп, бәрәңге алып менәбез. Быел ул шулкадәр уңган, чәйнек кадәр. «Лорх» сорты. Йолкып та алабыз, күчтән дә алабыз. Явыз малайлар, поезд барганда, аны кеше өстенә ыргыталар. Ничек алай мөмкин инде ул? Без бит, сугыш вакыты нужасын күреп, авылда үскән малайлар. Бер очракта йөрәгем бик әрнеде. Тимер юл буйлап бәрәңге җыючы яшь кызлар бара. Сары чәчле, тупырсык битле марҗа кызлары. Их, булсын иде хәзерге авылларда шундый таза бәдәнле кызлар Юк, аларны шәһәр, тулай торак, химкомбинат, АЭС, оргсинтезлар йотып бетерде, киптерде инде
Менә шул Есенин мактап җырлаган Рязань авылы кызлары өстенә малайлар бәрәңге ата башладылар. Баштарак кызлар көлештеләр, чыркылдаштылар. Поезд бик акрын, шуышып кына бара иде. Без дә көлгән булдык. Әмма поезд «дырк» итеп тартылып хут алганда гына, бер малай ыргыткан чәйнек кадәр бәрәңге бер кызның күз төбенә эләкте. Әле дә күз алдымда: сары юан толымы аркасына салынган, юантык, тулы битле кыз иде ул, өстендә соры сырма, аякларында резин итекләр иде. Чибәр кызый кинәт бөгелеп төште, үкереп елый башлады, аннан күтәрелеп безгә ниндидер сүзләр кычкырды, поезд инде тизләгән иде. Минем йөрәк әрнеде: бик чибәр, бик тулы тәнле иде ул кызый, типик марҗа инде, бу фани дөньяга ул һич тә битенә чәйнек кадәр бәрәңге бәрелсен өчен түгел, бөтенләй башка максатлар өчен яратылган да бит, французлар яки итальяннар барса, бу вагонда ул кызга чәчәк яки конфет ыргытырлар иде, һич югында, бармакларын иреннәренә тидереп, ул кызга «воздушный поцелуй» җибәрерләр иде