Менә бу X. Искәндәревнең үз методикасы материалистик текстлардан соң шул гаҗәиб хәлләрне (микроблар һ. б.) ул шагыйрь авазы белән аңлата. Тукайның үзе исән вакытта бу шигырь «Күңел җимешләре»нә кертелгән булган. 1929 елда Ф. Сәйфи-Казанлы чыгарган II томга да, 1943 елда чыккан академик басманың I томына да кертелгән, әмма шуннан соң өч басмадан төшереп калдырылган. Бөтен бер гыйльми институт, кырык еллар буе шул томнарны эшләп, әлеге шигырьне кертмәгән. Янәсе, идеалистик нәтиҗә бирелгән.
Үсемлекләр дөньясы турында мәгълүмат биргәннән соң, төзүче шунда ук Тукайның «Чыршы» шигырен урнаштыра. Кыскасы, «Белек йорты»ның беренче кисәге гыйлем белән матур әдәбиятның синтезы буларак төзелгән. Бу хрестоматия төзүдәге махсус бер метод, татар педагогикасында моның тарихи тамырларын эзләргә, ачыкларга кирәк.
«Белек йорты»ның икенче кисәге исә «ибтидаи соңгы вә рөшди (урта) әүвәлге сыйныфлар өчен рәсемле кыйраәт китабы» буларак басыла (Уфа, 1913). Монда каты, сыек җисемнәр, газлар, металл, җылылык-салкынлык, күк күкрәү, яшен, вулканнар (төзүче аларны «янартаулар» дип атый), зилзилә (җир тетрәү), ай, кояш тотылу, йолдызлар, Коперник, Галилей турында зур мәгълүмат бирелә. Димәк, бу дәреслекнең бер өлеше физика, астрономия буенча татар баласына белем бирә. Шунда ук авторы билгесез шигырьләр очрый. Алар да текстка карата. Әлеге китапта «Җир түгәрәк кәррә (шар)» дип әйтелә. Китапта рәсемнәр бик күп.
Дәреслекнең кешелек җәмгыяте, расалар, төрле халыкларның яшәү регионнары турындагы текстлары, рәсемнәре ифрат кызык. Автор терминнарны иркен, иҗади куллана, этимологиягә дә игътибар бирә: Алтай тавын ул төркичә «алтын тау»дан алынган ди. Китапның соңгы өлешендә татар-болгар тарихы буенча кызыклы текстлар бирелә. «Белек йорты»ның бу икенче кисәге шактый җитди дәреслекләрдән санала, моны бүген күчереп бассаң, 58 класс укучылары өчен кызыклы бер хәзинә булачагына шик юк.
Кызганычка каршы, X. Искәндәревкә фәнни-педагогик эшен алга таба үстерергә мөмкинлек булмый, аны империалистик сугышка алалар. Казах-кыргыз телләрен белгәнлеген истә тотып, аны тыл солдатларына меңбашы итеп билгелиләр (бу казу, төзү эшләрендә Урта Азия, Казахстан егетләрен файдалана торган хезмәт армиясе). Октябрь борылышыннан соң ул Уфада «Ил теле» дигән татарча газета чыгара башлый. Газетаның мәсләге: «Бөтен хакимият Учредительное собрание кулында булсын!»
Элеккеге кайбер танышлары бөтен властьны большевиклар кулына тапшырырга көрәшеп йөргәндә, X. Искәндәрев тарихи бурычны иң дөрес аңлаучылардан була (соңыннан бу акылы аңа кыйммәткә төшәчәк). Большевикларның «Учредительное собрание»не куып властьны үз кулларына алуы Россиягә генә түгел, бәлки бөтендөньяга нинди канлы афәтләр алып килгәнлеге безнең көннәрдә сиксәненче елларда гына ачыкланды. Газета ябылгач, ул Томск педагогия техникумында татар теле һәм әдәбияты укыта башлый, Себер шәһәрләрендә мәгариф инспекторы булып йөри, шунда өйләнә. Бераздан хатынын аерып, Мәскәүгә китә, Әсәдуллаев мәктәбендә татар теле укыта.
Шәхес трагедиясе шунда башлана
II
Характеры буенча кырыс кеше буларак, ул еш кына коллектив белән конфликтка керә: әле «Галия» мәдрәсәсендә үк аны шәкертләр җыелышында назир (староста) вазифасыннан азат итәләр. КУТВда (Шәрык хезмәт ияләренең коммунистик университеты) укытканда да (19291934) кырыс була. Замана шаукымына да бирелә: 1929 еллар тирәсендә, солтангалиевчелекне тәнкыйть итү өчен, Мәскәүдә зур җыелыш уздырыла. Русча бик нык хәзерлеге булган X. Искәндәрев шунда төрки зыялылары һ. б. милләт вәкилләре каршында рус телендә бик көчле чыгыш ясый (тавышы баритонга тартым бас), солтангалиевчелекне «фаш итә». Мәскәүдәге бер рус кызына өйләнә. Болар, ихтимал, үзенең «учредилка» гөнаһын каплар өчен эшләнгәндер. Ул елларда биографияләре большевикларга бик үк ошап бетмәгәнен сизгән элеккеге бай, сәүдәгәр, мулла малайлары, үзләренең «советчыл»лыгын күрсәтер өчен, шулай рус кызларына өйләнгәннәр. (Тарихыбыздан бер мисал: 1926 елда булса кирәк, Шәкүр карак һәм иярченнәренә суд үлем җәзасы чыгарганда, Шәкүрнең олы улы үзенә миһербанлы булуларын сорый: «Мин бит марҗага өйләндем, шуны истә тотыгыз», ди.)
X. Искәндәревнең шуннан соңгы биографиясендә ак таплар бар. КУТВдан студентлар кугач (ихтимал, «учредилка»ны хәтерләптер), ул кайда эшләгән? Һәрхәлдә, Бөек Ватан сугышы башлангачмы икән, ул Татарстанга кайта һәм Арчадан урман эченә Үрнәк посёлогына күчерелгән педучилищеда укыта башлый. Хатыны Нина Яковлевна дип истә калган рус теле һәм әдәбияты укыта иде.
III
Хәзер мин, өлкән журналист Хәбиб ага Зәйнинең миңа язган мәгълүматларыннан китеп (дөрес, М. Гафури, Г. Ибраһимов, С. Кудаш, И. Рәми материалларын да файдаландым), үзем күргәнне, үзем белгәнне язам. Мин бу училищега 1944 елның 1 октябрендә килдем. Аңарчы анда бертуган апам укый иде. Ул сөйли иде: 1944 елның 1 гыйнварыннан Интернационал урынына яңа гимн кертелгәч, училищедагы рус теле, әдәбияты дәресләрендә шул гимн текстын ятлауны программага керткәннәр. Хәлим Искәндәрев кыш буе һәр дәресен хор белән шуны укытып башлый торган булган. Кайвакытта аерым укучыны такта янына бастырып укыткан, билге куйган. Аның кулында укыган бер төркем студентларның сәләтен ул аерып алган: болар Арча районының данлыклы Сеҗе һәм шуның базасында үсеп киткән Сикертән мәктәпләрен тәмамлаган яшьләр булган. Ул арада Сикертән җидееллык мәктәбен гел «биш»кә генә тәмамлап (хәер, бер «дүрт»лем бар), сынаусыз гына Хәлим Искәндәрев «кулына» мин дә барып кердем. Беренче дәрестә үк минем русчамның башкалар белән чагыштырганда әйбәтрәк икәнен чамалап алды да кайсы мәктәптән икәнемне сорады.
Из Сикертанской школы, дидем мин.
Шунда ул, күзлеген салып, тәрәзәгә таба борылды да татарча болай диде:
Нинди мәктәпләр ул Сеҗе белән Сикертән, кемнәр укыта анда рус телен? дип уйга калды. Аннан әйтте: Бог даст, доживу до лета, пойду посмотрю, что это за школа. А речка у вас есть, рыбачить можно?
Мин Сикертән авылы аркылы Кесмәс елгасы акканын әйттем.
Алдагы дәресләрдә ул, күпме генә кул күтәрсәм дә, миннән сирәк сорады.
«Минем бурыч тегеләр («слабыйлар») белән эшләү, син миңа иң актык чутта гына ярдәм итәрсең», дип әйтә иде. Шунда мин зур ихтирам белән Сикертән мәктәбендә үземне рус теленә өйрәткән укытучыларымны өч бәхетсезне тирән сагыш белән искә ала идем. Бишенче класста безне рус теленнән Җүәйрә Хәлилова дигән Казан кызы укытты. Зоя Хәлиловна дип йөртә идек. Чибәр, кап-кара ике озын толымлы, юеш кара карлыган төсле зур күзле. Бөтенебез, малайлар, аңа гашыйк. Бөтен өйрәнгәнебез рус теле, рус әдәбияты. Татар әдәбиятының бер кызыгы юк, анда гел хәерчелек, фәкыйрьлек турында М. Гафури әсәрләре. Ә монда Бэла, Казбич, Азамат «Кавказский пленник», «Прыжок» һ. б. Зоя Хәлиловна, бичара, шәһәрдәге әнисенә ярдәм итәсе килеп, Теләче районындагы бер МТСка учётчица булып китеп барды һәм шул җәйне үк трактор астында калып һәлак булды. Алтынчы класста безне Киевтан эвакуация белән кайткан кәтүк кадәр генә бер яһүд хатыны укытты. Зинаида Моисеевна Дрикерман. И тилмерде инде безнең белән. Бөтен класска нибары бер дәреслек иде, ул укый, тәрҗемә итә (текстларның астында кайбер гыйбарәләрне татарчага тәрҗемә итеп бирәләр иде). Хәтерлим: Пушкинның «Послание в Сибирь» шигырен укыганда, ун-унбиш минут тилмерде. Анда «скорбный труд» дигән сүзләр бар. Шуны бит беребез дә аңламый. Ә ул китабыннан карый да безгә әйтә: «Кайгыйлый хизмәт», ди.
Ул юка киенгән, класс салкын, бөтен булганын бәрәңгегә алыштырып яши, дип сөйлиләр иде. Без рус телен, әдәбиятын аны кызгана-кызгана, тырышып өйрәндек. Безне бер ел укыткач, ул каядыр китеп барды. 1943 елның октябрендә класста безне рус теленнән яңа укытучы каршы алды: ире сугышта хәбәрсез югалган Александра Васильевна Михеева. Офицер хатыны. Арчадан. Үзе белән карт әнисен дә ияртеп алып килгән. Ачыгалар, күреп торабыз. Мәктәп подвалында безгә озын тәнәфестә берәр савыт баланда бирәләр. Бәрәңгеле, умачлы шулпа. Без дөбер-шатыр шуны ашыйбыз, чөмерәбез. Арада иң ач бала мин: сыерыбыз юк. Александра Васильевна еш кына шунда кизүлек итә, шул вакытта чиләк тотып аның әнисе килә һәм почмактагы лаканнан бәрәңге кабыгы тутыра. Кызы аны бераз гына бездән каплап тора. Әмма класста иң «ехидный» (аның миңа биргән бәясе) мин бар, берсендә аның карт әнисе бөкрәеп бәрәңге кабыгы тутырганда, иптәшләремә төртеп, теге карчык ягына ишарәләп, мин хихылдап көлдем. Шунда офицер хатыны, затлы кыска каракүл тун, башына кызыл беретка кигән, ачлыктан күзләре зураеп калган чибәр хатын, чын күңеленнән миңа рәнҗеде, һәм шул минутта аның күзләренә яшь килде:
Ты что смеёшься, Магдеев, а? Что ты смеёшься, я тебя спрашиваю? Эх ты Һәм ул, кулъяулыгын чыгарып, күзләрен сөртте.
Шул көннән соң мин рус теленнән гел «биш»ле генә алдым. Ләкин теге кара төен һич тә онытылмады
Кырыс, «бас» тавышлы Хәлим Искәндәревкә мине әнә шулар әзерләде, һәм Искәндәрев безне «туный» башлады. Ноябрь аенда аның хатыны үлде, аңа тагын өйләнергә кирәк иде, сугыш чорында, җайсыз-уңайсыз посёлокта берүзең ничек көн итмәк кирәк? Һәм сөйли башладылар: училищеда җыештыручы булып эшләүче яшь бер марҗа апа Хәлим аганың да өенә яга, ашарына пешерә, керләрен юа икән, дип. Без моңа бик шатландык, әйдә, кунып та калсын
IV
Язмам бик озынга китте, максатыма әле җиттем. Максатым Хәлим аганың татар баласына рус телен өйрәтү методикасын тасвирлау иде. Бу бөтенләй бер китапта да очрамаган методика. Шуны тасвирлау өчен генә, мин кулыма каләм алган идем. Искәндәрев үзе татар мәдрәсәсендә укудан башлап, рус телен Мәскәүдә камил өйрәнгән дә татар баласының, бу телне өйрәнгәндә, кайсы урында нинди хата ясаганын анализлаган, һәм шуннан үз методикасын эшләгән. Минемчә, бу методиканы тарихта бары тик ул гына кулланган.
Методика моннан гыйбарәт: татар баласы рус теленең кайсы почмагында, чатында сөртенә? Өйрәтүне дөрес сөйләшүдән түгел, хаталардан башларга. Минем хәтеремдә калган структура менә болай:
1. Татар баласы рус азбукасындагы б белән в ны бутый. Аңа барыбер. Ул, бырач баренье белән чәй эчә, дип сөйли, чөнки теге ике сүзнең берсе дә аныкы түгел. Шуңа күрә беренче атнада ул гел шушы ике аваз белән күнегүләр эшләтте, сүзләр уйлап яздыртты һәм үзенекенә иреште: класс в белән б ны бутамый башлады.
2. Татар баласының а авазы белән русның а авазы икесе ике нәрсә икән. Ул әйтә:
Сез бик кызык сөйләшәсез. Он пришел дигәндә, сез ан пришел дисез.
Шулай дүрт-биш дәрес урыс а сын татарныкыннан аерырга өйрәндек. Бастырды да укытты, бастырды да әйттерде. Моны да җиңдек бугай.
3. Татарча бөтен төрле җисемне күплек санда әйтеп була: кояшлар, айлар һ. б. Русчада солнце, лунаның күплек саны юк.
4. Татарча чалбар чалбарлар, кайчы кайчылар дип әйтергә ярый. Русча исә бу әйберләр бары тик күплек санда гына була: брюки, ножницы һ. б.
Без шулай атна буе саннар һәм исемнәрне өйрәнәбез. Татар тагын кайда ялгыша?
5. Татар телендә «вид»лар юк дәрәҗәсендә яки ул сизелми. Рус телендә исә «совершенный вид» (сказал) һәм «несовершенный вид» (говорил) арасында аерма бик зур. «Сколько раз можно говорить» «Ничә тапкыр әйтергә мөмкин, күпме әйтергә мөмкин» болар дөрес. Ләкин русча Сколько раз можно сказать дип әйтеп булмый. Чөнки сколько булгач, берничә тапкыр мәгънәсен бирә, димәк, бу «несовершенный вид». Бер атна буе «вид»ларны өйрәнәбез. X. Искәндәревнең иң яраткан алымы өйгә эш һәм алдагы дәрестә шуны анализлау. Өйгә эшнең иң популяр формасы «придумать слова, начинающиеся на букву» Яки: «придумать предложения с деепричастием» һ. б. Анализ вакытында иң яраткан алымы: моның хатасы кайда? Бу вакытта бөтен класс эшкә тартыла, баштан пар чыга. Яки болай: берәү өйдә язып килгән җөмләсен укый, кирәкле сүз дөрес язылган. Сорау:
Нигә бу сүзне болай яздың? Кем җавап бирә, нигә болай язылган бу?
Көч-хәл белән җавап бирәсең, әмма котылу әле юк:
Нинди кагыйдәгә нигезләп шулай яздың? Ә? Кем әйтә?
Ник дөрес язганыңа үкенә башлыйсың, әмма ул бөтен классны эшләтә.
6. Татар баласы мәктәп мөдире, склад мөдире дип сөйләшә. Руста исә мөдир заведующий. Татарда «нәрсә мөдире?» дип соралса, руста «нәрсә белән (чем) мөдирлек итүче?» дип сорала. Шуңа күрә завшколы, завсклада түгел, завшколой заведующий школой, завскладом заведующий складом. Моңа бер дәрес китә.
7. Татар баласы өчен иң кыены саннарны килешләрдә төрләндерү. Йә, әйдәгез, бер җөмләне русчага тәрҗемә итеп карыйк әле: «Мин ни эшли алам ул бер йөз сиксән өч сум акча белән?» Кая инде ул безгә аны тәрҗемә итү! Һәм без бер атна буе саннар төрләндерәбез. Өйгә эш тә гел шуннан гыйбарәт. Русчада кушма саннарның барысы да килештә төрләнә икән. Татарда бит соңгы сан гына төрләнә.
Ә менә татарның бу өлкәдә эш ансат. Менә төрләндереп карагыз:
Бары тик соңгы сан гына төрләнә, тегеләре тик тора.
Татар башы моңа ничек җитсен! X. Искәндәрев исә өметен өзми, бер урынлы санны төрләндереп, алга таба ике, өч, дүрт урынлыга күчә, өйдә төрләндереп килер өчен, һәркемгә аерым бер сан яздырта. Тагын баштан пар чыга. Бигрәк тә стоның төрләнешенә зур игътибар бирә. Баксаң, иң мәкерле сан шул икән. Ниндигә генә үзгәреп бетми ул! Сто, двести, триста, пятьсот. Бер килештә генә. Дүрт төрле. Ә чыгыш килешендә саннар нишләп кенә бетмиләр? Менә татар өчен авыр урын кайда! Ә «унбиш» һәм «илле» дигәндә рус телендә нечкәлек билгесе кайда? Ни өчен пятнадцать дигәндә пятьнең йомшаклык билгесе юкка чыга, ә ни өчен пятьдесят дигәндә уртада кала? Боларны без ай буе өйрәндек кебек, һәм мин, почта переводлары алганда, саклык кассасына ордер язганда, бу мәсьәләдә бер хата да җибәрмим, саннарны язганда, минем җилкәм аркылы бөек педагог Хәлим Искәндәрев елмаеп, сынап миңа карап тора сыман.
8. Татарлар хатын-кыз исемнәрен алты килештә дә төрләндерәләр. Зәйнәп, Зәйнәпнең, Зәйнәпкә Руста исә тартыкка беткән хатын-кыз исемнәрен төрләндерергә ярамый. «Мы вместе с Зайнабом» дип сөйләсәң, руслар көләчәкләр. Моны мин гомергә җитәрлек итеп сеңдереп калдым һәм университетның төрле җыелышларында байтак татар галимнәренең хатын-кыз исемнәрен (тартыкка беткәннәрен) рәхәтләнеп төрләндереп сөйләгәннәрен тыңлап, алар өчен оялып, тагы да остазыма рәхмәт укып утыра идем. Тукай ничек ди?
Шөкер, мондый хаталардан мин азат. Әмма рус телен бик яхшы, иркен беләм дип әйтергә һич хакым юк. X. Искәндәрев сөйли: «Татарда «мин Шәриф Камалга кереп чыктым әле» дип сөйлиләр, исем төрләнми, соңгысы гына төрләнә. Руста исә барысы да төрләнә: «Я знаком с Михаилом Александровичем Шолоховым».
Күп еллар узгач, телевизордан карыйм, тыңлыйм һәм остазым искә төшә. Анда, трибунада, Казахстан лидеры Д. Ә. Кунаев сөйли, орып та бирми:
Мы на днях с Леонид Ильич Брежневым
Димәш агай, димәк, Хәлим Искәндәрев мәктәбен узмаган
9. Татар өчен иң кыен сан ике. Русча моны кулланганда, зур белем кирәк. Мәсәлән, татарда ике ир кеше, ике хатын-кыз дип әйтелә. Руста исә башкача: двое мужчин, две женщины. Әйберләргә карата да эш бик катлаулы, йә, әйтеп карагыз әле русча ике кайчы, ике чалбар дип. Ике стакан, ике кашык ничек булыр? Анекдот сөйли: «Бер татар ашханәгә кергән. Тыңлап утыра: кешеләр две каши, один борщ, одни щи, три стакана чая сорыйлар, моның нибары ике стакан чәй эчәсе бар. Ничек әйтергә?.. «Два стакана»мы, «две стакана»мы? Татар, әгәр телне белмәсә, хәйләгә керешә. Бу электән килгән. Официантка аның янына килгәч, татар агай болай ди:
Три стакана чая, один унесите обратно»
10. Татар «ул өйдә юк», «анда җиләк юк» дип сөйләшә. Руста нет сүзе бары тик родительный падежны гына сорый. «Он дома нет», «там ягода нет» дисәң бик көлке чыга. Кирәк: его дома нет; там ягоды нет. «Нет»ка өч-дүрт дәрес китә.
11. Ниһаять, тагы бер кыенлык: гвоздь, дождь, кисель барысы да нечкәлек билгесенә бетә. Тень, соль, моль, ночь шулай ук. Ләкин чыгыш килешендә болар башкача төрләнәләр: гвоздём, дождём, киселём; ләкин: тенью, солью, ночью, молью. Боларны ничек бутамаска?
Боларны родительный падежга куеп карасагыз, алар үзләре үк «мин фәлән родтан» дип кычкырып торалар, ди остаз.
Тегеләре исә «женский род» икән. Чөнки әлеге килештә авазларның үз таләпләре буенча үзеннән-үзе яңгырап тора:
12. Татарның үзендә род төшенчәсе булмавы, әлбәттә, рус телен өйрәнүне кыенлаштыра. «А», «я» авазларына беткән исемнәр женский родка кергәнен аңлый ул татар баласы, монда эш кыен түгел. Ләкин бит дядя, дедушка сүзләре дә «а» белән «я»га тәмамлана. Монда нишләргә? Ике-өч дәрес шуның буенча күнегүләр эшлибез.