Тышта буран һаман улый. Сугыш кырында да шундый зәһәр буран булса, анда бу төнне күпме кеше катып үләр
Карт укытучы җылы өеннән мине соң гына озатты. Мин киез итек, чабата исе килеп торган тулай торакка кайтып йокларга яттым. Зарифуллин тешен шыгырдата, Гыйззәтуллин авызын чап-чоп китереп саташып нәрсәдер ашый иде.
Минем төшемә төнлә Евгений Онегин керде. Ул кап-кара ялтыравыклы цилиндрдан, ак перчаткалардан һәм бер саплы күзлектән иде. Имеш, иртәнге якта ашханәдә кайнар су алырга аның белән бергә чират торабыз, икебезнең дә кулда немец солдатының котелоклары, Онегинның да аягында чабата.
Ул кышны, сочинение язган саен, һәрберебез укытучының мич каршында әдәбияттан өстәмә дәрес алып кайттык.
Гренландиядә тәмәке үсә
Бүген безнең класста яңалык: дүрт дәрестән соң, укуны бөтенләй ташлап, Гыйззәтуллин качты.
Барысы да юктан гына булды. Рус теле укытучысы аннан:
Что было задано на дом? дип сорады.
Бу бик гади сорау иде, ләкин Гыйззәтуллин коелып төште. Борынын тарта-тарта, ул бер җөмлә эчендә чыккысыз булып буталды.
Назание да ном Надано за дом Занадо за ном дип озак газапланды, тирләде
Укытучы аны такта янына чыгарды да тикшерү өчен бер җөмлә яздырды. Гыйззәтуллин тактага «Карим опоздал на урок» дип язып куйды. Эш бик җиңел: иянең астына бер сызык, хәбәрнекенә ике сызык сызасы да шуны русча сөйләп кенә бирәсе иде. Гыйззәтуллин, әлбәттә, боларны эшли ала иде, ул ияне дә, хәбәрне дә тапты. Ләкин укыганда «урок» сүзендәге басымны беренче иҗеккә күчереп харап булды.
Укытучы моңа бик зур игътибар бирде. Сүзне башта иҗекләп, аннан бөтене белән әйттерде. Әйбәт чыга. Ләкин шуны җөмләсе белән укыганда, басым яңадан беренче иҗеккә күчеп утыра. Менә бәла!
Мәскәү татарының куллары калтырый, тавышы өзгәләнә. Инде без булып безнең дә Гыйззәтуллинны кыйныйсыбыз килә. Укытучы урынында булсак, билләһи, инде изеп ташлаган булыр идек. Ләкин ул алай итми.
Шушы сүзне дөрес укымыйча торып, алга таба бара алмыйбыз, ди ул.
Гыйззәтуллин инде күзләрен өметсезлек белән бушлыкка терәгән, булмастаена тәмам ышанган. Аның күзләре җансыз, пыяла
Син өметеңне җуйма, Гыйззәтуллин, ди аңа укытучы, син барыбер русчаны бик әйбәт беләчәксең. Мин моңа ирешәчәкмен. Минем изге бурычым ул, аңладыңмы?
Кыңгырау чылтырап, Гыйззәтуллинны бу тораташ хәленнән коткарды. Ләкин шул көнне үк аның училищедан качуына ачуыбыз килде. Ни өчен ачуыбыз килде? Моны без ул вакытта аңламадык. Күп еллар үткәч кенә бер нәрсә аңлашылды: шул көннән соң без Мәскәү татарын инде ярата башлаганбыз икән Бәлки, Гыйззәтуллинның училищедан качуына рус теле дәресе төп сәбәп тә булмагандыр?
Кем белә? Бу көн аның өчен, гомумән, уңышсыз булды. Иртән, дәрес башланганчы, ул Әлтафи белән бәргәләшеп алды. Әлтафи егерме сигезенче елгы, аның, әлбәттә, сугыш башланганчы ук мускуллар ныгып калган. Гыйззәтуллин, аңа көч җитмәсен сизгәч, бер читкә таю ягын карады һәм укытучы кергәнче гел бер сүзне кабатлады:
Мөрәлеләр белән тапма да, өләшмә дә
Мөрәлеләр белән бәйләнсәң, башың судтан чыкмас
Мөрәледә кеше төсле кеше бармыни соң анда
Икенче дәрес география укыту методикасы дәресе иде; анда да Гыйззәтуллиннан сорадылар. Методика җиңел фән, телгә бай булсаң, анда бирешмәскә була, шулай да сугышып алуның хикмәте булдымы, Гыйззәтуллин беткәнче ялгыш сөйләде: ярымшарлар картасын ул җиде-сигез мәртәбә шарымъярлар картасы дип атады Аннан зоология Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас, диләр. Зоология дәресендә Баязитовага ярдәм итәр өчен генә бастырылган Гыйззәтуллин бөтенләй кешелектән чыкты. Ул «елга хламидоманадасы» дигән сүзне һич кенә дә ерып чыга алмады. Күпмедер газаплангач, «елга Хәмидулла анасы» дигән бер җөмлә чыкты ләкин ул Гыйззәтуллинның көлкегә калуына гына сәбәп булды. Аннан ул беткәнче «хаф сава» дип сөйләде. Монысына укытучы да көлми булдыра алмады.
Шулай Гыйззәтуллинның арадан китүе шулай да күңелләргә шом салды. Ул бер трагик геройга әйләнде. Ул көнне барыбызның да кәеф начар булды, бары тик соңгы дәрес география генә күңелле узды.
Училищеда география фәненә сабыйларча гашыйк ирле-хатынлы географлар бар иде. Алар өчен дөньяда географиядән башка берни дә юк. Шуңа күрә бөтен училище география белән җенләнгән. «Яшь сәяхәтче» түгәрәге дисеңме, «Синоптик» җәмгыяте дисеңме барысы да бар. Безнең класска географиядән ире керә иде. Ул сөйләгәндә бөтен дөньяңны онытасың: ул сине Африка чүлләрендә эсселәтә, Патагониядән Утлы җир утрауларына алып чыга, Һиндстан джунглиларында адаштыра. Ул сөйләгәндә дәреснең үткәнен сизми дә каласың. Бөтен класска бер генә дәреслек бар. Шуңа күрә теге-бу илнең халкы, экономикасы турындагы мәгълүматларны хәтердән сөйләү бик авыр. Ләкин географ безгә «икеле»не куймый диярлек. Менә ичмасам ул кеше!
Училищеда географны яраталар иде. Моның сәбәбе географ директорны яратмый дигән хәбәр йөри иде. Ә директор дөнья явызы! Мамыксыз торна. Синең рухи дөньяң белән бервакытта да кызыксынмас. Имеш, укытучыларның дисциплинасын ныгыту исәбе белән директор «килде-китте» дәфтәре булдырган. Ягъни училищега килдең фәлән сәгать, фәлән минут дип килгән вакытыңны күрсәт. Киттең шулай ук. Географ, имеш, шуңа ачу итеп дәфтәрне болай тутыра икән: «Сәгать 7.45 м. Килдем. 7.48 тәмәке тартырга коридорга чыгып киттем. 7.56, тәмәкене сүндереп, учительскаяга кердем» һ. б. Ләкин Әлтафи моңа әллә ниләр өстәп сөйли. Алай гына язмаган, ди. Беркөнне, имеш, географ бу дәфтәргә үзенең бер җиргә чыгып киткәнен һәм эшен бетереп кергәнен өч минут аерма белән язып куйган, ди. Директор шул көнне дәфтәрне юк иткән, ди.
Сугыш елларының кырыс тормышы географларның семьясын мәктәптән мәктәпкә сөреп йөрткән, боларның бала-чага да, кием-салым да юк, үзләре белән бер-ике бәйләм китаплары гына бар. Алар элеккеге леспромхоз йортының бер бүлмәсен алып торалар иде без аларга берничә мәртәбә утын илттек. Өйләрендә шыр ялангачлык. Шкаф өстендә бер глобус, ялангач стенада ярымшарлар картасы. Морҗа агартылмаган, тәрәзәләрдә пәрдә юк, савыт-саба күренми. Коры өстәлнең уртасында аш тәлинкәсе тора, аның эче тулы тәмәке төпчеге: ире дә, хатыны да өзлексез тәмәке тарта. Иренең яңак сөякләре калкып тора, үзенең авызы тулы көмеш теш. Сугышка кадәр чибәр, шәп егет булгандыр. Аның ашказанының яртысы юк дип сөйлиләр иде. Кайчандыр яхшы булып исәпләнгән пальтосының каракүл якасы инде такырайган, кесә тирәләре беләүләнеп ялтыраган. Аның сул кесәсендә һәрвакыт янчык белән тәмәке һәм кәгазь булыр. Дәрес тәмамлануга, ул бер кулына журнал тота, икенче кулы белән кесәсеннән янчыкны суырып ала да кызу-кызу чыгып китә. Мөмкин булса, ул дәрес вакытында да берне төреп тартыр иде. Бу кешенең тәмәкегә мәхәббәте шулкадәр зур иде теләсә кайсы илнең экономикасын сөйләгән вакытта һәрвакыт «ул илдә хуш исле тәмәке үстерелә» дип әйтмичә булдыра алмый иде. Көмеш тешләре бик күп булганлыктанмы, «с», «ш» авазларын ул «ч» авазына әйләндереп сөйли һәм хуш исле тәмәке урынына «хуч ичле тәмәке» килеп чыга иде. Тәмәкене телгә алганда, бу кеше автомат рәвештә кесәсенә кулын тыга, кайвакытта янчыгын да сөйрәп чыгара. Янчыгына ниндидер кызганулы караш ташлый, аны кире тыкканда авызына су җыелып тагы да сакаулана, кайвакытта бөтенләй ялгыш сөйләп куя. Без аның бу гадәтләрен инде өйрәнеп беткән идек
Уҗган дәречтә беҗ Гренландия турында укыдык, дип сүз башлады ул, янчыклы кесәсенә кулын тыккан килеш. Кем җавап бирергә тели?
Тагын шул ук исемлектән бармак белән кеше эзләү, тагын газаплар Класс өстенә төшкән авырлыкны бу дәрестә Әлтафи күтәрде. Дөресрәге, укытучының бармагы аның фамилиясенә тукталды. Әлтафи, дык-дык басып (ул зур-зур эш ботинкалары киеп йөри иде), кыю рәвештә карта янына барып басты, күрсәткеч таягын алып, аны Канадага төртте дә сөйли үк башлады.
Гренландия бик зур җир кисәге, дип алып китте ул, андый зур җир кисәге бик сирәк очрый. Анда бик суык, анда аюлар, жирафлар, кыр кәҗәләре һәм моржлар яши
Чин нәрчә, дип бүлдерде аны укытучы, әллә күҗең чыкканмы? Гренладиямени ул?
Күрсәткеч таягы белән Атлантик океанда шактый йөзгәч, Әлтафи Гренландияне тапты.
Гренландиянең каҗылма байлыкларын әйт, диде укытучы, янчыклы кесәдә кулын уйнатып.
Әлтафи өчен бу ике тиен бер акча.
Гренландия казылма байлыкларга бик бай. Ул яктан Гренландия бик зур әһәмияткә ия булып тора. Казылма байлыклар анда җирнең астында да, өстендә дә бик күп
Әлтафиның озын сүзен тыңларга сабырлыгы җитмәгән географ аны тагын бүлдерде:
Мәчәләгә конкретрак кил, Хәлимов!
Гренландиядән чыгып тагын адашмас өчен, күрсәткеч таягын Әлтафи картага бик нык терәп тоткан иде, һәм ул мәсьәләгә конкрет килде.
Гренландия казылма байлыклардан түбәндәге байлыкларга бай: тимер, күмер, корыч, чуен, бакыр, көмеш, алтын, җиз, торф
Тагын, диде географ, яңагына тотынып. Аның теше сызлый иде бугай.
Тагын тагын алтын, җиз, торф Тагын Гренландиядә хуш исле тәмәке үстерелә
Шул сүз генә чыккан иде, географ каешланган янчыкны сул кесәсеннән өстерәп тә чыгарды Без көлешеп җибәрдек. Географ, алданганын сизеп, авыз суларын җыя-җыя, янчыкны кире тыкты һәм журнал янына килде. Аның бу вакытта йөзе бик нык чытылган иде.
Утыр, Хәлимов, диде ул еламсыраган тавыш белән, бер дә ачтраумно булмады бу. «Икеле» чиңа
Гыйззәтуллинны югалту кайгысы география дәресеннән соң онытылып китте. Бөтен класс Гренландиядә «хуш исле тәмәке» үстергән Әлтафины мыскыл итте.
Дунай елгасында Ярославна елый
Тышта чатнама суык.
Ноябрьнең рәхимсез кырыс җилләре үзәккә үтеп исә. Юл каткагында чабаталарны чыдатыр хәл юк. Училищеның озын коридорында җылы. Иртән дәрескә кадәр, тәрәзә янына җыелып, тәүлек эчендә Җир шарында булган хәбәрләрне эшкәртәбез. Сугыш, имеш, яңа елга бетәчәк, ди. Сугыш беткәч, безне дә моннан, урман буеннан, Ташлытауга кайтарачаклар, ди. Зарифуллинның әнисе хезмәт көненә пот ярым борчак алган. Әлтафилар авылында бер хатынның сугышта югалган ире төнлә белән кайтып кергән, хатынына мунча ягарга кушкан. Ире мунча ләүкәсенә менеп утыргач, теге хатын күз салса тегенең маңгаенда сыңар зур күз икән. Хатын, авызына килгән беренче сүз бисмилласын әйтеп, ялантән мунчадан чыгып йөгергән. Теге бер күзле нәрсә:
Ну, бәхетең бар икән, тураклап кисмәккә тутырадыр идем, дип гырылдап калган, ди
Шундый салкын көннәрнең берсендә училищеда укулар булмады. Рус теле укытучысының хатыны үлгән дип хәбәр иттеләр. Ул инде шимбә көн үк үлгән икән, без моны дүшәмбедә генә, авылларыбыздан җыелган көнне генә белдек.
Нина Яковлевна кечкенә генә гәүдәле бер хатын иде. Сары коңгырт төлке якалы пальтосына борынын яшереп, бер кочак дәфтәр күтәреп, иртән училищега йөгереп килә иде. Ире белән һәрвакыт бер-беренә «сез» дип дәшәләр иде. Моңа барыбыздан да бигрәк Әлтафи гаҗәпләнә иде. Без бер генә мәртәбә дә аның, ире янына килеп, дөнья хәле турында сөйләшкәнен ишетмәдек. Әйтерсең ул ире белән түгел, бары тик укыту бүлеге мөдире белән генә сөйләшә иде.
Сез миңа икенче курсларны дәрестән соң ун минутка алып калырга рөхсәт итә алмассызмы, Хәлил Фәтхиевич?
Сезгә мөрәҗәгать итәргә мөмкинме, Хәлил Фәтхиевич?
Училищеда алар әнә шулай сөйләшәләр иде.
Менә без үз гомеребездә беренче мәртәбә кеше күмүдә катнашабыз. Лесничествоның үзендә зират юк, гадәт буенча, христианнарны күрше рус авылына илтеп күмәсе икән. Салкын җилгә каршы гроб бара. Гробны укытучылар күтәргән. Шуларның берсе Хәлил абый. Ул шул ук ялтыравыклы ботинкадан, тик аның өстеннән галошлар гына киеп куйган, каракүл якалы пальтодан, өлгеләп тегелгән, түбәсе төймәле соры кепкадан. Башын түбән игән, берсүзсез атлый да атлый
Зираттан да ул шулай дәшмичә, түбән карап кайтты. Аларның балалары юк идеме, әллә таралып беткәннәрме карт ялгыз калды. Тулай торакка кайткач, картның язмышы турында малайлар арасында бәхәс купты. Зарифуллин иртәгә дә, берсекөнгә дә рус әдәбияты дәресе булмас дигән фикерне куәтләде. Алдагы дәрескә «Игорь полкы турындагы сүз»дән «Плач Ярославны» дигән бүлекне ятлап килергә кушылган иде. Болай булгач, синең Ярославнаң кайгысы калдымыни кешедә? Әлтафи, рус теле укытучысына хәсрәтен оныту өчен бик каты аракы эчәргә кирәк, дип фәлсәфә сатты. Имеш, шунсыз кеше булып булмый икән.
Нәкъ шул көнне училищега Гыйззәтуллин әйләнеп кайтты. Ул бик ябыккан, күзләре шешенгән, муеннарын йон баскан, битендә кан заты калмаган. Капчыгы да буп-буш. Өзек-төтек аңлатуына караганда, ул әнисе янына кайтырга шүрләгән дә Пошалым башы дигән авылда үзләренең чыбык очы кешеләрендә бер атна яшәгән. Ләкин ашау ягы бик такы-токы булганлыктан, анда озак яту мөмкин булмаган. Пошалым башыннан арткач, Гыйззәтуллин, сугышка китәргә уйлап, военкоматка качкан икән. Кичтән килеп военкоматтагы мич ягучы карт янында идәндә кунган. Дежурный офицер моңа игътибар бирмәгән. Ләкин иртәгесен военком килер алдыннан тәртипне тикшереп йөргәндә бу малай тагын күзенә чалынгач, документларын сораган. Ни документ, ни акча, ни бер бөртек ризык Алар арасында мондый сөйләшү булып алган:
Сугышка барасым килә, дигән Гыйззәтуллин.
Ничә яшьтә?
Уналтынчы китте.
Кайсы авылдан?
Училищедан. Педтан.
Укыйсың килмимени?
Рус теле дәресенә чыдап булмый дип, Гыйззәтуллин, әлбәттә, әйтә алмаган. Әлтафидан ишеткән шәп бер җөмләне русча ярган да салган:
Ватан куркыныч астында.
Офицер көлгән һәм болай дигән:
Юк, брат, Ватан куркыныч астында түгел инде безнең. Без хәзер фашистларны куа киттек. Хәзер фашистлар куркыныч астында, дип, моны борып җибәргән. Ә син, дигән, укы, белем ал. Киләчәк тормышта белем бик кирәк булачак, дигән.
Малайның чыраена текәлеп карап торган да, туктале, дип, ашханәгә бер талон биргән. Гыйззәтуллинның инде кичә иртәдән бирле бер бөртек ризык капканы юк икән, район ашханәсенә барып, бер савыт аш ашаган. Көндезге ашка кадәр әле ике сәгать вакыт бар иде «Тамак ачканда файдасы бик зур», дип, Әлтафи аңа тәмәке суырттырды. Гыйззәтуллин бер-ике суырып тончыкты да, мич буена барып, үрсәләнеп коса башлады. Аннан, иреннәре күгәргән хәлдә, матрасы алынган такта караватына килеп ауды.
Без юраганнар иртәгесен үк күккә очтылар. Кыңгырау чылтырауга, класс ишегеннән күзлек пыялалары күренде. Без, инде рус әдәбияты дәресе барыбер булмый дип, бүрекләр кигән килеш, Гыйззәтуллиннан бер атна эчендә ниләр күргәнен сөйләтә идек. Тәрәзә пыялалары зыңгылдап куйды:
Шапки снять!
Бер секунд эчендә дөнья үз урынына урнашты. Әйтерсең лә рус теле укытучысының хатыны үлмәгән, әйтерсең лә класска Гыйззәтуллин әйләнеп кайтмаган
Мин башта сезгә үзем укып күрсәтәм, ребятки, диде укытучы, аннан сезнең ничек ятлаганыгызны тыңлармын.
Укытучы күзлек аша классның артына карый. Китап тоткан кулы бераз гына дерелди. Тавышы көчле, тигез. Менә ул сугыш хәбәрләрен бирүче Мәскәү дикторының тавышы белән укып китте:
«На Дунае слышится голос Ярославны: одинокой кукушкой рано утром кукует Полечу кукушкою по Дунаю, омочу бобровый рукав в реке Каяле, утру князю кровавые его раны на могучем его теле!»
Күңелләр тагын еракларга китте. Ноябрь салкыны да, бер күзле җеннәр дә, гроблар да онытылды. Күз алдында тик бер генә нәрсә калды: дулкыннарын бәреп утырган Дунай елгасына кояшның иртәнге нурлары баткан. Яр буенда йөзем куаклары. Әнә кап-кара шәльяулыгы өстеннән кыйммәтле мех бүреген кигән хатын Ярославна күзләрен еракка текәгән дә, иренең исән-сау кайтуын теләп, аллаларга дәшә