Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Магдеев Мухаммет Сунгатович 14 стр.


 Апа, апа, Гыйззәтуллин мунча кергән!

 Апа, Гыйззәтуллинга яңа колак куйганнар!

Дәрес беткәч, тәнәфес вакытында да бу тема сүндерелми: өлкән класс малайлары «чиста Гыйззәтуллинны» карарга киләләр

Ә шулай да авыл мунчасы шәп нәрсә инде. Сезнең җәйге эссе көндә авыл мунчасына кергәнегез бармы? Юынып чыгасың, аның алгы бүлмәсендә акрын гына киенәсең. Дөньяны кояш баскан, дөньяны кояшта җылынган кычыткан, алабута, мәче борчагы исе баскан. Алар мунчаның нигезендә тыгыз булып үскәннәр, тәрәзәсенең яртысын каплаганнар. Кайтышлый кычыткан баскан киртә буеннан барасың, анда сиңа таныш исләр, сиңа таныш бөҗәкләр. Бөтен нәрсә яшәмәктә, үрчемәктә Ә мунчадан кайткач салкын әйрән суы?! Ә җәйнең матур көнендә озын арба җигеп колхоз фермасына юкә миллеге ташу?! Көндезгә кайтасың, чишмәгә ат сугарырга төшәсең. Атны эчерә белергә кирәк. Аның өчен сызгыра белергә кирәк. Көйләп кенә акрын гына сызгырасың, ә ат эчә-эчә дә, бераз эчкәч, авызлык тимерләреннән су тамызып, сиңа карап тора. Аннан тагын эчә башлый. Ә ат абзарларындагы кырык-илле атның берьюлы клевер мекердәтүе? Керәсең, коридордан барасың, син җигә торган ат әллә каян сиңа дәшеп тора. Шулар бетәргә тиешмени шәһәр белән авыл арасында аерма беткәндә? Ә ындыр артыннан бозау күчерергә барган, чиләк белән апара аскан, балта тоткан Әхмәтша агайны кая куясың? Авылның бер кисәге бит ул! Пускай бер колагы булмасын!

Аннан соң урман тирәсендә яшәгән кешене нигә шәһәрләштерергә? Алар бөтенләй икенче төрле халык бит. Гыйззәтуллинның, мәсәлән, авылдашлары берәүгә дә охшамаган. Алар үзенчә. Бөтенесе кара янган, бөтенесенең кулы бирчәйгән, һәрберсеннән чыршы сагызы исе бәрелеп тора. Аз сүзлеләр. Аларга эш булсын. Алар кайгыны да үзләренчә кичерәләр. Дәшмичә генә. Сугышка халыкны озатканда авылда им өчен бер кычкырып елаучы булмады. Ә башка авылларда хәлләр булган. Училищеның тулай торагында кыш буена бу турыда күп сөйләнде. Болар кайгыга нык кешеләр. Нигә аларны шәһәрләштерергә?

Каникулга кайткан Гыйззәтуллин әнә шулай авыл язмышы өчен борчылып йөрде

Авыл тирән итеп авыр гына сулый

Гыйззәтуллин икенче көнне үк колхоз эшенә чыкты. Ат юк, үгез юк. Барысына да беркетелгән малайлар бар. Кала хатын-кыз белән төрле эшкә йөрергә. Июньнең егерме бишләре иде авыл урамына җиде-сигез йөк машинасы килеп туктады. Гыйззәтуллин моның нәрсә икәнен тиз аңлады: аларның авыл клубы көздән глубинка ителгән иде. «Глубинка» яңа сүз, сугыш вакыты сүзе. Икмәк, бәрәңге кебек дәүләт заданиеләрен заготзерно, крахмал заводларына гына түгел, ә «эчкәреге» пунктларга да тупладылар. Моның әһәмияте, Гыйззәтуллин уйлавынча, бик зур булырга тиеш иде. Дошман һөҗүме вакытында азык-төлек складлары юк ителә калса, тылда әллә никадәр яшерен складлар сакланачак иде.

Бөтен халыкны бәрәңге тутырырга чакырдылар. Фронтның үзеннән үк кайткан хәрби машиналар икән. Сугышка кадәр күргәннәре бар иде: МТСта «полуторка» дигән бер кечкенә машина бар иде, ягъни тонна ярым йөк тарта торган. Ә монда тимер кузовлы трёхтонкалар! Шофёрлары кара янган, бер-икесе мыеклы, русчалары да хикмәт! «Г» авазы бөтенләй юк, бөтенесе «һ» белән сөйләшә. Халык шул машиналарга бәрәңге тутырды. Клуб яны бензин, резина исе белән тулды. Бәрәңгенең крахмалланып черегәнен чүпләүчеләргә өйләренә бирә тордылар. Морҗалардан төтен күтәрелде. Тамак туйды китте. Черек бәрәңге күмәчен табадагы каймакка чыжылдатып пешерсәң, дөньядагы бөтен ризыкларың бер якта торсын. Халыкның бер-ике көнлек тормышы хәл ителде.

Кич җиткәндә генә машиналарның соңгысын тутырдылар. Бәрәңгенең менә шушыннан ук, турыдан-туры Украинага, сугыш барган җирләргә китәчәге күңелгә әллә ничек тәэсир итте. Кузовтагы бәрәңге инде бәрәңге булып кына түгел, әллә нинди кыйммәтле йөк булып күренде.

Юлга чыгар алдыннан, машиналарның берсендә колонна начальнигы бер җитешсезлек тапты. Аны рәтләгәнче авыл читенә чыгып тезелгән хәрби машиналар янында солдатлар бәләкәй генә ут яктылар, көле төшкәч, бәрәңге салдылар. Гыйззәтуллин шофёр солдатлар белән сөйләшеп рәхәтләнде: һәрхәлдә, Хәлил Фәтхиевич тыңлап торса, Гыйззәтуллинның кыюлыгына һәм тоташ сибелгән хаталарына гаҗәпкә калыр иде.

Июнь төне бер яктан караңгыланып килсә, икенче яктан яктыра башлады. Китәр вакыт җитеп килә иде, солдатлар чиле-пешле бәрәңгене актарып алып көлә-көлә ашадылар. Берсе Симферополь кешесе икән, татарча белә иде.

 Ничего, ничего, энекәш, пешмәсә дә ашыйбыз, дип, бер-ике бәрәңгене Гыйззәтуллинга да алып бирде.

Кызарып таң атканда гына иң алдагы машина кабынды. Аннан башкалары:

 Җиңү көненә кадәр, энекәш, дип, берничә солдат кабинадан кул болгадылар.

Сүнеп барган учак янында Гыйззәтуллин берүзе басып калды. Солдатлар белән бер-ике сәгать утыру аның рухи дөньясына иксез-чиксез байлык бирде. Менә көзен тулай торакка җыелгач сөйләргә булыр!

Аларның авылында таң урман почмагыннан ата башлый. Кызгылт нурларның иң беренчесе мәктәпкә әйләндерелгән ике катлы мәчетнең очырма тәрәзәсенә төшә. Аннан авыл башындагы карт нарат алтын сыман төскә керә. Кайдадыр шыгырдап капка ачыла, каз-үрдәк тавышланып ала. Кемнеңдер мунчасыннан куе төтен күтәрелә эшкә киткәнче томалап, мунча чабынмакчылар.

Ачлы-туклы авыл үзенең морҗаларыннан сыек кына төтен бөрки, зур өметләр, матур хыяллар белән сугыш елының тагын бер көне туып килә. Кырыен кычыткан баскан киртәләрдән, су буендагы ямьшәйгән мунчалардан, авыл кырыендагы ат абзарларыннан, янгын сараеның каланчасыннан бөтен авылдан дөньяга моң тарала, ул моң төнлә төшкән чык белән бергә күккә аша.

Авыл сулый, үзенең алтмышка якын ирен сугыш кырына озаткан авыл моң катыш җай гына сулый. Ындыр арты урамыннан балта, очланган казык күтәргән, аркан белән бозау җитәкләгән Әхмәтша карт атлый, ат караучының ат абзары ишеген авыр шыгырдатып ачканы ишетелә. Халык озын җәйге хезмәт көнен каршылый. Шул халыкнымы җиңәр фашист? Шул чишмәләргәме, шул киртәләргә, шул бәрәңге басуларынамы фашист хуҗа булыр? Гыйззәтуллинның бервакытта да авылда мондый таңны күргәне юк иде. Күрәсең, училищеда уку аны үстергән, тормышны, табигатьне нечкәләбрәк аңларга өйрәткән.

Юк, мондый табигате булган, мондый чыдамлыгы булган халык беркайчан да, беркемгә дә кол булмас! Мондый таңы, мондый һавасы булган халык иң зур бәхеткә ирекле, тук, тыныч тормышка лаек. Ләкин бит таңнар Германиядә дә матурдыр? Анда да шушындый мөлаем авыллар бармы икән? Германиядә дә кычыткан үсәме икән? Гыйззәтуллин яшендәгеләр анда ничек көн күрә икән? Без инде җиребез азат булганчы дип өмет белән яшибез, шатлык көтәбез. Ә аларның балалары нәрсә уйлый икән? Әйтик, ниндидер Альфред яки Вилли үзләренең әтиләре Днепр буенда сугышта йөрүне нәрсә дип аңлыйлар икән? Немец икәнсең, яшәү өчен Германияң бар бит! Кояш сезгә дә төшә, яңгыр сезгә дә ява бит! Нигә безнең җиргә кердегез? Нигә барыгыз да бер булып сөйләшеп, кире борылып кайтып китмисез, нигә шундый матур таңнарда окопларда ятасыз?

Гыйззәтуллин бу сорауларга әле җавап таба алмый. Чөнки ул әле укуны тәмамламаган.

Училищены исән-сау тәмамлап булса, алга таба укырга кирәк, һәм, һичшиксез, сайланган юлны үзгәртергә кирәк булыр. Сугыштан халык ярты-йорты гына кайтыр. Авыр булыр. Йә агрономлыкка, йә председательлеккә укырга кирәк. Зират астыннан суны зур буа белән буарга. Бөтен су буенда иңләп-буйлап йөзәрлек зур буа булсын. Кычыткан җыеп, алабута җыеп балаларына аш әзерләп йөргән хатын-кызларны авыр хезмәттән азат итәргә. Ватан өчен канын коеп кайткан агайларның кадерен белеп кенә яшәргә. Үлеп калганнарны онытмаска. Үзеңнең бөтен гомереңне әнә шул максатларга багышларга.

Аргы як урамда көтү куа башладылар.

Гыйззәтуллин учак яныннан торды, өенә таба атлады. Каникул әле башланып кына килә иде

«Поп василийны Зөлхәбирә белән»

Бер җәй эчендә әллә никадәр үзгәрешләр булган. Иң кызыгы әтисе Әркәшәне шәһәргә алып барган да колак докторына күрсәткән. Доктор Әркәшәгә колак машинасы җайлаган. Моны класстагы бөтен кеше колагына киертеп тикшереп чыкты. Чыннан да, тавышны көчәйтә икән. Күкрәккә асылган бу аппаратны практик тормышның башка якларына да файдалану мөмкинлеге табылды. Хәер, моны Әлтафи өйрәтте. Әйтик, география дәресендә моны бик иркенләп файдаланып була икән. Чөнки географ, әгәр карта янындагы кеше шаулатып сөйләп бирмәсә, кәефе китеп тәрәзә янына килеп баса да, янчыклы кесәсендә кулын уйнатып, басуга карап тик тора. Ә Әркәшә шаулатып сөйләүчеләрдән түгел. Ул үзендә булган техник чараларны әнә шул моментта эшкә җигеп карады.

 Лаперуза бугазы! Лаперуза бугазы! дип пышылдады аңа Баязитова.

Әркәшә ярдәмне Зарифуллиннан көтә иде, шуңа күрә Зарифуллин утырган якка турылабрак бер-ике тапкыр элемтәгә чыгып карады. Зарифуллин исә, теге бугазның исемен белү түгел, аның кайда икәнлеге турында энә очы кадәр дә мәгълүматы юклыкны сизгәч, эфирга бөтенләй чыкмады. «Резидентның» озак вакыт элемтәгә чыкмавы Әркәшәнең хәлен шактый авырайтты. Аппаратта әллә ниткән «помеха»лар бар иде, шуларның берсендә «бугазы» дигән сүз дә ишетелгәч, Әркәшә, тисә тиенгә, тимәсә ботакка дигәндәй, Аллага тапшырып, беренче тотылган шифрограмманы ачты.

 Папироза бугазы, диде.

Географик терминны ялгыш әйтү географ каршында иң зур җинаять. Алай иткәнче, лутчы син географны хатынсыз калдыр! Әнә, Әлтафиның сөйләвенә караганда, «пленда булган кеше син» дип, имеш, хатыны урынны аерым җәя, юньләп аш пешерми, ди. Әйе, географик термин моның өчен культ. Син теләсәң ничек мәсхәрә ит бу кешене, әмма исемнәрне хәтерлә, дөресен әйтә алмасаң, географ кушкан икенче исеме белән әйт һәм изге тема тәмәке темасына кагылма. Шуларны истә тотканда, бу кеше, гомумән, бик ипле, юньле кеше.

 Клачны калдыр, Пермяков, диде географ, йөзен чытып. Әйе, клачны калдыр. Алдагы дәречкә дә кертерменме, юкмы әле

Әркәшә моңсу гына атлап коридорга чыгып китте. Аның ут булып кызарган битләреннән, ахактай янган колак яфракларыннан класска кайнар җил өрелгәндәй булып калды. Нигә шулай каты кыланды соң әле бу географ? Югыйсә кәефе шәп вакытларда ул үзе дә терминологияне шактый юмор белән халыкча телгә ала бит. Менә, мәсәлән, Италияне ул «итек» дип, андагы Санта Мария борынын «итек үкчәсе» дип, Сахалин утравын «кролик түшкәсе» дип, Скандинавияне «яткан арыслан» дип кенә сөйли бит! Кызык та, хәтердә дә кала.

Мондый рәхимсез җәзаның сәбәбен тәнәфестә Әлтафи ачыклады: географның кичәдән бирле тәмәкесе юк икән. Менә сиңа папироза бугазы!

Быел укытучы юклыктан узган елда укытылмаган тарих фәне керә башлады. Тарихчы күркә! Андагы горур кыяфәт, андагы каш җыерулар, бугаз уйнатып төрле тавышлар чыгарулар, эрелек! Янына килергә куркырсың дип әйтер идең буе кечкенә. Сөзәм дигән сыерга Ходай мөгез бирмәгән, ди. Андагы шәп җөмләләр! «Әүвәл заманда Россия халкы фәкыйрьлектә яшәгән» дип сөйләсә дә, без аңлыйсы инде югыйсә! Юк, ул алай сөйли алмый. Алай гына әйткәндә ул кашларын җыерып, күзләрен йома алмый. Шуңа күрә бераз гына тәпи очына басыбрак, шул ук фикерне ул менә болайрак әйтә: «Үткәндәге тарихыбызның битләрен актарганда, мин анда фәкыйрь, ач, ихтимал, бөтенләй ялангач мужикларны күрәм» Фразер! Ә тормышка оста бәйли үзе. Бу кеше беренче атнада ук Әлтафины үзенә һөҗүм объекты итеп алды, чөнки бер дәрес алдыннан Әлтафи укытучы өстәле янына басып, үкчәсен күтәрә-күтәрә, шул булып сөйли иде. «Үткәндәге тарихыбызның битләрен актарганда» Боларны әйткәндә тарихчы инде кергән һәм Әлтафи янына килеп баскан, аптыраудан кулъяулыгын чыгарып, үзенең ялтыравыклы пеләшен сөрткәләп тора иде. Спектакль тагын берничә секунд дәвам итте, чөнки тарихчы рәвешенә керәм дип, Әлтафи бөтенләй күзләрен йомган, кашларын җимергән иде. Күзен ачкач, ул битендә чытлы каны калмаган килеш авызын ыргагыннан ычкындырып катып калды. Тарихчы Әлтафины борынгы Перикл заманындагыча җәзалады: башта остракизм18 турында укып килергә өй эше бирде дә, шуны сөйләтеп, остракизм законы буенча Әлтафины Афинадан класстан сөрде. Ике дәрес шулай кертмәде. Аннан Әлтафига Урта гасырлар тарихыннан эш бирде.

Генрих IV нең папаны санламыйча йөрүен һәм ахырдан Каноссага баруын19 бик шәпләп сөйләгән Әлтафи инде реабилитацияләндем дип авызын ерып тора иде, тарихчы аны дәрестән соңга учительскаяга чакыртты. Тарихчы дәрестән чыгып, ниндидер бер класста җыелыш уздырганчы, бер түгәрәк утырышын үткәргәнче, Әлтафи ишек төбендә басып торды. Ахырдан ул сөйләп йөрде:

 Каноссага баруның нәрсә икәнен үз җилкәмдә татыдым, диде. Шуннан соң Әлтафи тарих дәресендә бер тапкыр да «бишле»дән түбән билге алмады. Тарихчы белән алар арасында башкача бәрелеш булмады, тик кайбер темаларны узганда гына Әлтафи тарихчыга түгел, ә тарихның үзенә рәнҗеп утыра иде. Бу хәл бигрәк тә сәүдә-экономик мөнәсәбәтләргә кагылышлы була иде, Әлтафи яшькә бездән зуррак малай, ашау мәсьәләсенә ул бик зур игътибар бирә. Һәрхәлдә, ашау мәсьәләсенә шактый битараф булган Әркәшә, Гыйззәтуллиннар белән аны чагыштырып булмый. Тарих дәресендә исә еш кына болай сөйләнә: Европа көньяк һәм төньяк диңгез юлларыннан чит илгә сүс, агач, икмәк (!), ит (!), май (!), бал (!), балавыз озата. Азия һәм Якын Көнчыгыш базарларыннан Европа бизәнү әйберләре, тукымалар, аш тәмләү әйберләре кертә. Әлтафи, әнә шуларны сөйләгәндә, чын йөрәктән рәнҗи. Йә инде, акыл булганмы бу европалыларда, ә? Икмәк, бал, майны, итне каядыр чыгарып сат, имеш! Ник? Нигә? Икмәк, бал, май Әлтафиның ашказаныннан ургылып сок килә башлый, һәм шундый әһәмиятле әйберләргә аш тәмләү (канәфер, бадьян, борыч, дарчин) һәм бизәнү әйберләре (алка, йөзек, иннек, кершән) кебек гадәттән тыш мәгънәсез нәрсәләр җибәреп яткан Көнчыгышның (уртасымы, якынымы барыбер) йөзенә карап бер сүгенәсе килә. Мәгънәсезләр! Ләкин бу хисләрен ул тарихчыга белдерми, чөнки яңадан Каноссага барудан курка һәм мондый хәлнең бер тарих дәресендә генә түгел, әдәбиятта да, йорт эшләре дәресендә дә барганын белә. Татар әдәбияты укытучысы Рабига апаны ничек кенә ярата Әлтафи! Әмма Мәҗит Гафуриның бер әсәрен укыганда бик рәнҗеде ул аңа. Имеш, Мәҗит Гафуриның яшь вакытта, кайдадыр укыган чагында бер атнага алып киткән ризыгы нибары бербөтен ипи һәм бер кадак шикәр булган. Имеш, ашау такы-токы булган. Белә бит инде Әлтафи, Рабига апаның да хәлен белә. Туйганчы ипи эләкми бит инде, бөтен булганы карточка нормасы. Ә шулай да чын күңелдән сөйләгән була. Бирсеннәр иде Әлтафига атнасына бер ипи, авыл мичендә пешкән, тегермән ташыдай бер ипи һәм бер кадак шикәр! Әлтафи профессорлыкка имтихан тотар иде. Ну бу укытучыларны! Ә йорт эшләре дәресендә нәрсә тагын! Имеш, болай: «Пәрәмәчнең башта бөргән ягын аска салып кыздыралар, май аның яртысын гына күмәрлек булсын. Болай эшләгәндә, өске өлеше матур булып кызара». Моны язып утырганда, мәсәлән, Әлтафиның кичә иртәдән бирле тәгам ризык капканы юк! Ә укытучы рәхимсез, ул һаман яздыра: «Сарык итен (билдәмәсе яки арт саны алына) югач, бик эре итмичә генә турыйлар, савытка салып, өстенә төйгән борыч, ваклап тураган суган, серкә яки бер бал кашыгы лимон суы сибеп, барысын бергә катнаштыралар». Әлтафи өчен бу дәрес экзекуция. Стройдан сыек шпицрутеннар белән уздыру бу. Ә укытучы хатын битараф чырай белән яздыра да яздыра. Иманың юк синең! Миһербансыз син! Син, юньле булсаң, аз гына уйлап карар идең Син, миһербанлы булсаң, аз гына аңлар идең. Тукта, бу Хәлимовның, бәлки, кичә иртәдән бирле бер бөртек ризык капканы юктыр, дияр идең дә дәресне туктатып торыр идең. Сарык итенә лимон суы сибәләр, имеш, ачуым килмәгәе! Бир син Әлтафига сарык итен аерым, бир син аңа лимонын аерым, бир син аңа Хәер, Әлтафиның ашказаны ниләр кичергәнне бу дөньяда кем аңласын соң! Андый кеше юк. Әнә шулай газапланып чыга да дәрестән гомуми торакка кайткач үзенә күрә бер садистка әйләнә Әлтафи. Тып-тын. Өй эшен эшлиләр. Өй эшен җиңелдән генә әшер-өшер китереп ташлаган Әлтафи караватына ята да кеше канына тоз сала башлый.

Назад Дальше