Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Магдеев Мухаммет Сунгатович 7 стр.


 Менә сезнең яфрагыгыз сабагына караганда бик кечкенә чыккан, дип, телен шартлатып куя

 Ә менә сезнең әтәчегез бик әйбәт. Тик нигә аның шпорлары юк? Ә? Сезнең авылда әллә әтәчләр шпорсызмы?

 Яхшы, бик яхшы. Сездән киләчәктә менә дигән рәсемче чыгарга мөмкин. Тик шунысы бар: куянның бервакытта да колагы яшел булганы юк.

Кинәт Иван Георгиевич «ээ» иткән тавыш чыгарды. Карасак аның кулында Әркәшә дәфтәре. Рәсем укытучысының куллары дерелди, икегә бүленгән мыегының очлары берсе аска төшә, икенчесе өскә күтәрелә сыман тоелды

 Сез Сез Ул, кулъяулыгын чыгарып, ютәлләргә кереште. Сез нәрсә эшлисез, ә? Йә, басып сөйләгез әле! Бу нинди натурализм? Сезгә ничек Ул ютәленә буылды. Сезгә ничек оят түгел? Сез нинди бәләкәй хулиган? Совет мәктәбе эчендә сез нәрсә эшлисез?

Карт кыштыр-кыштыр атлап өстәле янына китте. Калтыранган куллары белән журналда Әркәшәгә икеле куйды. Аннан рәсем дәфтәренең битен ертып алды да, йомарлап, мич артындагы утыннар арасына ыргытты. «Натуралист» Әркәшә, кып-кызыл булып, түбән карап утырды. Ахырдан гына билгеле булды: ул, айгыр рәсеме ясаганда, бераз чаманы югалтып җибәргән икән.

Иван Георгиевич исә дәрес беткәнче ютәлләде.

Бәхетең бер йомарланмасын Аннары бетте диген. Рәсем дәресендәге вакыйгадан айнып та җитмәдек зоология дәресендә тагын Әркәшәне бастырып куйдылар.

Укытучы керер алдыннан гына Әркәшә сөйләнеп утырган иде:

 Мин үзем бернәрсә дә белмим, ничек кенә сөйләрмен инде.

Шулай диеп әйтеп кенә бетерде

 Узган дәрестә, диде юан корсаклы хуҗалык мөдире, урыныннан торып, без ата кара тараканның кан әйләнешен өйрәндек. Ул авызын зур итеп ачып бер иснәде. Ахырында бераз гына үкереп авызын япты. Пермяков, диде ул, журналга карамыйча гына, узган дәрес материалын бик һәйбәтләп безгә сөйләп бир. Ә сез тыңлап утырыгыз.

Зоология укытучысы куенына кереп озак кына актарынды да чынаяк зурлыгындагы сәгатен тартып чыгарган булды. Әлтафи артка борылып елмаеп куйды. Узган төн генә йокы алдыннан Әлтафи сөйләнеп яткан иде: имеш, зоология укытучысына корчаңгы йоккан, шуңа күрә дәрес вакытында сәгатен караган булып бер кашынып ала икән.

Мәет тә мәет, Әркәшә дә мәет. Ябык муенын бөгеп, бераз шакмакка охшаган башын бик нык иеп акрын гына басты. Җиденче класстан килгән гадәт буенча, ачык китабын алдагы иптәшенең аркасына сөяп куйды да сөйләмәкче булды. Ләкин җөмләнең беренчесен һич кенә дә чыга алмады.

 Ата кара тараканның кан әйләнеше Кан әйләнеше гаять гаять

 Йә, йә, ди укытучы, сәгатен озак итеп куенына сала-сала, йә, шуннан

Әркәшәнең каушаудан борыны тыгылды.

 Ата кара таракаттык Кара ата таракаттык гаять гаять

Ах, бу «гаять»не! Ну язалар инде китап авторлары да, ач калгырлары!

 Кара тараканның кан әйләнеше гаять гаять

«Гаять» Әркәшә өчен капкын булып чыкты. Күпме генә тыпырчынмасын, ул аннан ычкына алмады. Биология укытучысы авызын зур итеп ачып күңелсез генә тагын бер иснәде дә Әркәшәгә «икеле» куйды.

 Син, пнимаешь, оятсыз рәвештә хөкүмәтне таларга килгәнсең. Хөкүмәт сиңа көненә биш йөз грамм ипи бирә, ә син, пнимаешь, «икеле» аласың. Менә мин синең ипи карточкаңны тоттырып калдыртыйм әле, булгахтырга әйтеп Ата кара тараканның кан әйләнешен белмәгән көе кая бармакчы буласың син, ә? Оятсыз син, пнимаешь, актык сүз шул сиңа дип сүгеп тә алды.

Әркәшә, киселгән арыш башагыдай, партага ауды. Капланып ятты. Ипи карточкасы Ник аңа тия бу завхоз, ә? Әркәшәләрнең өйдә сигез бала. Әтисе берүзе эшли. Колагы чукрак булу аркасында сугышка алмадылар. Башкаларга тигән льготалар аларга тими. Колхоздан аванска алган икмәк өстән чыгып бара. Семьяда иң олы бала булган Әркәшә авансны биология дәфтәренең соңгы битенә үзе язып бара. Менә дәфтәрнең ул бите әле дә ачык. «Колхоздан ашарга алынган. 1943 елда» дип язып та куелган. Әркәшә вак яза, пөхтә яза. Хәрефләрне авыштыруны бер дә яратмый, һәр хәрефен туры гына итеп утыртып куя. Үзе өчен язганда хәрефләрне ул тары бөртеге кадәр зурлыкта гына яза. Дәфтәр битеннән туп-туры бер багана төшеп киткән.

12 кг арш

8 кг арш

12 кг арш

14 кг арш

Бу багана бик биек. Ләкин ни өчен «арыш» дигәндә бер хәрефне төшереп калдыра ул? Әркәшәне белмәссең, ул йомык күңелле малай

Ата кара тараканның кан әйләнеше яңадан бөтен классның тамак төбенә төен булып утырды. Ну бу ата кара тараканны! Кансыз гына яшәсә булмаганмы соң аңа, кансыз бөҗәкләр бит әнә дачурта!

Эһ иткән тавыш юк. Кабер тынлыгы. Завхоз сәгатен алырга куенына кереп бара. Чыннан да, сәгатьне бик озаклап ала. Әлтафи сүзе дөрес булыр. Ләкин бу хәл ата кара тараканнан коткармаячак. Кара таракан котылгысыз. Тагын кем генә харап бу

 Абый, Исмәгыйль абый, дип урыныннан торды Әлтафи кисәк кенә. Безнең бит кичә бәрәңге җирендә чиләкләр калды.

Класс өстеннән ниндидер җиңел һава дулкыны узды. Күзләр ниндидер өмет белән Әлтафига текәлде. Хәзер нәрсә дә булса булыр Тик тараканнан гына котылырга иде.

 Йә, йә, Хәлимов, нәрсә әйтмәкче буласың моның белән?

 Соң, абый, нәрсә әйтергә дип, шул инде: дәрес урынына әллә басуга гына барабызмы? Кайтышлый складка берәр чиләк бәрәңге күтәреп кайтырбыз.

Мең яшә, Әлтафи! Исмәгыйль агай куен кесәсенә тагын кереп китте. Әлтафи ыргыткан кармакка шул арада хәйләкәр, мут Баязитова җим киертте:

 Абый, имә, безнең класс малайлары тимер көрәкләрне кайрыйбыз дип әйтәләр. Көрәкләр бит үтмәсләнгән, кичә дә уч төпләре кабарып чыкты.

Зоология укытучысы шул секундта юк булды. Аның урынын хуҗалык мөдире алды. Класс җиңел сулап куйды.

 Бәрәңге алып кайтырга дисезме? Ашханәгә каграз бүген бәрәңге кирәк. Ә дәреснең ничә минуты калган соң? Ә кемнәр көрәк кайрый белә? Кулларыгызны күтәрегез әле! Яхшы. Бүген дәрестән соң складка килерсез. Исмәгыйль агай, нәрсәдер уйлагандай, күзен йомып торды. Аннан кинәт кенә яктырып журналга тотынды. Тукта, без бит әле исемлек тикшермәгән.

Ул акрын гына исемлек тикшерә башлады. Күренеп тора, аңа нәрсә беләндер вакытны уздырырга кирәк. Исемлек тикшерү менә болайрак барды.

 Абдуллин!

 Мин!

 Әһә, Абдуллин бар. Аны бар дип куябыз. Ярый, Абдуллин булды, билгеләдек. Баязитова!

 Мин!

 Әһә, Баязитова да бар. Ярар, аны да бар дип билгеләп куйдык. Инде килеп Зарифуллин! Ә? Әллә юкмы?

Беразга гына соңга калган Зарифуллин да сикереп торып басты.

 Ә, бармыни? Мин әллә юкмы дип торам. Шулай, бар дип билгелибез.

Безгә нәкъ менә шушы гына кирәк иде. Беребездә дә сәгать юк, шулай да чама белән чирек сәгать дәрес калгандыр. Болай булса, эш начар түгел. Исемлек әле зур, һәрхәлдә, ата кара тараканга кабат кайтылмас Җай гына барган эш Әркәшәгә җиткәч тагын төртелде. Әркәшә баягы удардан әле дә айнып җитмәгән иде һәм укытучы аның фамилиясен әйткәндә, ул, әлбәттә, җавап бирерлек хәлдә түгел иде. Ләкин йөз сум акчаң булганчы йөз дустың булсын! «Пермяков» дигән сүз чыгуга, Әлтафи утырган җиреннән генә нәкъ Әркәшәнең үзе төсле әйтергә тырышып җавап бирде:

 Пид!

Барыбыз да шыпырт кына хихылдаштык. Әлтафи, әлбәттә, тотылды. Әле генә бик эшлекле кыяфәттә бәрәңге алып кайтырга тәкъдим керткән Әлтафи инде аягүрә бастырып куелган иде.

 Кешенең физик кимчелегеннән көләргә һич тә ярамый, Хәлимов, диде биолог, куенына керә башлап. Ярамый. Ул нинди шовинизм ул, пнимаешь? Шовинист булырга ярамый, шту син

Ләкин никадәр генә каты әйтелмәсен, дәрес бетеп, класстан чыкканда, Әлтафиның йөзендә ниндидер шатлык балкый иде. Ни дигән сүз ул «шовинист»? Шайтан белсен! Ләкин менә шул хикмәтле сүзне Әлтафига ябыштырып куйдылар бит әле!

Шулай горур кыяфәттә «шовинист» Әлтафи коридорга чыгып китте. Класста иң арткы партада «натуралист» Әркәшә генә ятып калды

Зарифуллин калырга булды

Ике атна чамасы вакыт үтте.

Дәрес бара.

Бүген томанлы һава, басу түрендәге кибәннәр күренми. Хәер, аларны инде ындыр табагына ташый башлаганнар иде. Авыл басуындагы шул кибәннәргә карасаң, ничектер җанга рәхәт булып китә иде, инде алар да югалып бара.

 Ян Амос Коменский, ди кылыч борынлы педагогика укытучысы, баланың дөрес тәрәккый итүе өчен дүрт шартны нигез итеп ала. Бу турыда сез беләсез. Менә хәзер Коменскийның «Бөек дидактика» дигән хезмәте турында кем миңа сөйләп бирер. Ягез әле, ягез!

Укытучының бусы да күзлекле. Тик монысының күзлеге зәңгәр һәм бик калын. Шуңа күрә ул җанга салкынлык өрә. Укытучының бармагы журналдагы исемлек буенча түбән төшә. Бармак «А» хәрефен узды. Абдуллинның авызы ерыла. Ул елмаеп артка карый. Баязитова чатнаган иреннәрен шатлыгыннан ялап ала бармак «Б» хәрефеннән дә узып китте. Гыйззәтуллинның бите ап-ак киндергә әйләнә: зәңгәр күзлекнең бармагы шул фамилия тирәсендә туктап кала.

 Моны безгә әйтеп бирер Хәзер моны безгә әйтер безгә әйтер

Йа Хода! Нигә дип шулай газаплыйсың! Әйт, тизрәк әйт фамилиясен, кем булса да булыр, тик болай газаплама гына!

 Моны безгә хәзер бик яхшы итеп сөйләп бирер Зарифуллин.

Кинәт кенә Гыйззәтуллинны очкылык тота башлады. Педагогика дәресе аның өчен ул кадәр куркыныч түгел, ләкин ул һәрвакыт «педагогика» сүзен әйтә алмыйча иза чигә. Педагогика расписание буенча беренче дәрес булып керә, гомуми торактан училищега килеп җиткәнче, салкында авызлар күшегеп бетә Туңган авыз белән «педагогика» дип әйтүе, әлбәттә, уен-муен түгел. Монда теләсә кем буталырга мөмкин. Гыйззәтуллин әгәр аны педагогика дәресендә бастырып куйсалар бер дә исе китмичә генә «федәикә» дип сөйли бирә. Булмастаен белгәч, ул инде бөтенләй башын ватмый Бәхетсез Зарифуллин исә Коменскийның «Бөек дидактика»сы турында сөйләргә дип басты. Сипкелле яңагын зәңгәр бишмәтенең сап-сары мех якасына яшерде. Өметсезлек белән күзләрен тәрәзәгә төбәде. Анда кыеклап яңгыр ява, мондый көнне колхозда эш булмый. Каравыл өенә җыелып тәмәке төреп, күргән-белгәнне сөйләп яту никадәр рәхәт була иде.

 Йә, йә, Зарифуллин Аны сөйләргә кыенсынсаң, Иоганн Генрих Песталоцци карашларына туктал. Бөек швейцар педагогының баланы тәрәккый иттерү турындагы карашлары нидән гыйбарәт?

Үтерде. Суйды. Ах, ике-өч йөз ел элек Коменский белән Песталоцци туганчы укуы бик җиңел булгандыр. Зарифуллинның күз аллары караңгылана, аның алдында ниндидер боҗралар очып йөри башлый. Ул тузып юкәсе чыккан чабатасын берөзлексез идәнгә ышкый. Кичә урамда эт тизәгенә басылган булырга тиеш. Юкәне харап итә инде ул. Авылга кайтканчы таралып китсә, нишлисе булыр? Ах, тукта әле, нинди юкә. Песталоцци бит әле. Ә зәңгәр күзлек әйтерсең тырнак астына энә тыга

 Йәле, йәле, сөйләп җибәр әле. Ә? Әллә кыенмы? Уйла, уйла яхшылап.

Зарифуллин бүген үк училищедан качарга карар бирде. Аның кашлары, керфекләре тирләде. Шул минутта ул үзенең баш миен бик сыек хәлдә итеп күз алдына китерде. Баш мие шулпаланган! Тизрәк качарга кирәк! Тизрәк авылга, үҗәт, каты муенлы үгезләр арасына, җылы ат абзары тирәсенә! Ул барысын да күтәрер, өстерәр, ындырга төнге сменага чыгар, тик менә бу Коменский белән Песталоццидан гына коткарыгыз

 Песталоцциның педагогик идеяләрен кем дәвам иттергән? Яле, яле, Зарифуллин.

Сыекланган ми чайпалып алды.

 Дистервег, диде Зарифуллин шатлыксыз гына. Аңа хәзер барыбер иде.

 Ого, ого, молодец! Менә молодец, Зарифуллин. Яхшы, бик яхшы бу.

Зарифуллинга тагын кайгы төште. «Бик яхшы» дип торганда ничек итеп училищедан качарга инде?

Дистервег турында Әлтафи сөйләде. Әлтафи класста иң зур малай, аның кесәсендә һәрвакыт чакматаш белән филтә һәм бакчада үстергән яшел тәмәке булыр. Аның кесәсе әллә ничә җирдән янып тишелгән. Ләкин ул телгә оста.

 Дистервег бөек педагог булган, дип күз дә йоммыйча алып китте ул. Ул бик күп китаплар язган. Аның китаплары бик зур әһәмияткә ия. Ул анда балаларны яхшы тәрәккый иттерергә кушкан. Шулай итеп, Дистервег бик зур әһәмияткә ия булып тора.

Әлтафи «бишле» алды

Тәнәфес вакытында Зарифуллин белән Гыйззәтуллин коридор башына барып нәрсәдер сөйләшеп тордылар, йөзләрендә шатлык дигәннең әсәре дә калмаган иде. Зарифуллин ябыгып киткән, педагогика дәресе аның итен суырган кебек иде. Класс бүлмәсенә ул тәртә арасына җигелергә кергән үҗәт үгез кебек авыр керде. Аның артыннан ук Мәскәү татары күренде. Үтүкләнгән чалбардан, ефәк шнурлы, ялтыравыклы кап-кара ботинкалардан, ап-ак күлмәктән. Шул ук хәрәкәтләр: зур тарагы белән озын чәчләрен янга сибелдереп рәтләде, күзлеген сөртте, көмеш чылбырлы куен сәгатен чыгарып өстәлгә куйды Класста көр тавыш яңгырады.

 Узган дәрестә, ребятки, без сезнең белән «Слово о полку Игореве» әсәрен өйрәнә башладык. Мин бүген тагын үзем укыйм. Сез тыңлап кына утырыгыз. Рус теленең байлыгына, әсәрнең көенә игътибар итегез. Борынгы шагыйрь менә ничек язган: «Трубы трубят в Новгороде, стоят боевые знамена в Путивле. Игорь ждёт милого брата Всеволода. И сказал ему Всеволод: «Один брат, один свет, светлый ты, Игорь!..»

Тигез, көчле, яңгыравыклы тавыш. Бу тавыш безнең хыялларны әллә кайларга алып китә. Без үгезләрне, кибәннәрне онытабыз. Дөньяның чиге безнең авыл басуындагы кибәннәр янында гына түгел икән. Дөньяның яратылышы да күптәннән икән. Тарих бик карт, бик тәҗрибәле икән. Ә без тарихны нибары сугыш кырык беренче елгы сугыш башланган көннән генә башлана дип уйлый идек.

Мәскәү татары күзлеген сала да кия, сала да кия. Безнең туң миләребез үзеннән-үзе кыймылдый, без инде хыялыбызда кыпчаклар, славяннар арасында йөрибез. Менә өермәдәй кыпчак гаскәре Менә тимер алкалы җиләннәр, авыр шлемнар кигән, чукмар тоткан славяннар. Зур тояклы атларына атланып алар далада баралар. Атларының аяк астында җир селкенә Гомер буе походларда йөргән, баш астына ияр салып йоклый торган сугышчылар

«А мои куряне опытные воины, под трубами пеленаны, под шлемами взлелеяны, с конца копья вскормлены, дороги им известны, овраги знакомы, луки у них натянуты, колчаны открыты, сабли заострены; сами скачут словно серые волки в поле, ища себе чести, а князю славы»

Бераздан без моны хор белән укыйбыз. Мәскәү татары безнең тигез тавышыбызны ишетеп шатлана, күзлеген сала-кия:

 Во! Во-во! дип нишләргә белми. Шул хәлдә тәнәфесне бүлдереп кыңгырау чылтырый

 Калырга! дип хәл итте Зарифуллин. Калырга, тырышып карарга кирәк.

Утырдым вагон читенә

Октябрь бәйрәменә дип дүртәр йөз грамм рулет бирделәр. Бар шундый малайлар атна буе юк-барны ашап яшиләр дә шимбә көнне авылларына бер кирпеч ипи алып кайталар. Сугыш вакытындагы авылга атна саен бер кирпеч ипи кайтарып кара әле син! Дөньяда шуннан да зур байлык булырмы?

Баязитова алай ук итә алмый. Көннекен-көнгә юк итеп бара ул. Анда, өйдә, яшәрләр, бер бакча бәрәңге. Солдат семьясына налог юк, сыерың да булгач, ярыйсы гына яшәргә мөмкин. Ә менә өй асты тулы бәрәңге белән сыер сөтен Баязитова училищега ташый алмый. Чөнки ул училищега ерактан Әгерҗедән килеп укый. Әгерҗеләр укыр өчен, белем алыр өчен җаннарын бирергә әзер. Алардагы үткенлек, алардагы елдамлык! Эшне ялт та йолт китерәләр. Кызлары һәрберсе чибәр булыр. Үткеннәр бер-берсе әллә ничә Әркәшәңә, Гыйззәтуллиныңа торыр. Әлтафиның бу мәсьәләдә үз фикере бар: Әгерҗенең бер кызы Казан артының биш малаена тора, ди ул.

Баязитова Октябрь бәйрәменә кайтканда күчтәнәч итеп дүрт йөз грамм рулетны гына алды. Ерак дип, юл мәшәкате зур дип, аның авылдашлары бәйрәмгә кайтмадылар. Бәйрәмнән соң беренче дәрес бик җаваплы буласы иде рус теле укытучысы кисәтеп куйды. Әгерҗедән алып аңа җитешүе ай-һай! Кайткач-кайткач берәр көн прогул ясарлык булсын иде ул Ләкин Баязитованың өйдәге сеңелләренә әнә шул тәмле күчтәнәчләрне кайтарасы килде. Сугыш башланганнан бирле авызларына баллы әйбер эләккәне юк Ноябрьнең буранлы, кара балчык катыш кар себергән көнендә сезнең егерме чакрым җәяү үткәнегез бармы? Баязитова училищедан станциягә әнә шулай барды. Станциягә җиткәндә, кичә генә Пошалым кешесеннән сатып алган чабата «чәчәк атты». Ул арада караңгы да төште. Ноябрьнең көне карточкага алган ипи кебек. Башлыйсың бетә.

Назад Дальше