Малай, бу сүзләргә әллә ни илтифат итмәгәндәй, тыйнак кына утырды-утырды да алдына куйган икмәк телеме белән иткә үрелде:
Бисмиллаһир-рахманир-рахим!
Ай рәхмәт, балам! Өй яктырып киткәндәй булды лабаса, дип мактады аны Өлкән Газизә.
Атабыз төсле булырлыгы теленнән саркып тора шул аның, диде Кече Газизә.
Бигрәк мәгълүматлы, инсафлы бала икән, дип җөпләде Өлкән Фатыйма.
Алай күп белгәч, әйтеп бирсен әле менәтерә: бисмилланы нигә гел әйтешле? диде Зөһрә, төксе итеп.
Габдулла ялындырып тормады:
Кем дә кем, «Бисмиллаһир-рахманир-рахим»ны даими әйтеп ашарга утырса, ул кеше белән бергә шайтан ашый алмас. Шайтан бисмилла әйткән кешеләрдән качар.
И-и! Алай икән дип сузды Өлкән Газизә.
Каян белеп бетердең моны? дип сорады Кече Газизә.
Сәгъди атам Мәңгәр базарыннан бер китап сатып алып биргән иде. Кулдан гына язылган. «Фазаилеш-шөһүр» дип атала. Ул китап тагын болай дип тә әйтә әле: «Кем дә кем «Бисмиллаһир-рахманир-рахим» дип әйтеп йөрсә, ул кеше утта янмас, суда батмас, аны елан чакмас вә агулар зарар бирмәс».
Амин! дип, битен сыпырды Кече Газизә. Каяле, наным, чәеңне яңартыйм.
Шулпага да вакыттыр, дип, Өлкән Газизә малайның алдына чүлмәктән аш салып бирде. Ул бисмилланың хикмәте бихисап дип, беркөн ашта да сөйләп утырганнарые аны
Бихисап, бихисап! диде малай. Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкә әйткән: «Үземнең гыйззәтем вә олылыгым белән ант итәмен ки: кем дә кем Мөхәммәт өммәтеннән берәү ихлас белән «Бисмиллаһир-рахманир-рахим» дип әйтсә, аның ләүхе-л-мәхфүзенә җиде йөз еллык гыйбадәт савабын язармын», дигән.
Кече Фатыйма, ашавын да онытып:
Тагын, тагын, дип сорады.
Ярар. Аптыратмагыз. Тынычлап ашасын, диде Зөһрә.
Күтәргән кашыгы өстеннән малай, аңа туп-туры карап:
Ашаудан вакытында туйсаң савап була, бисмилладан тую гөнаһ, диде. Һәм Кече Фатыйманы җавапсыз калдырмыйча: «Бисмиллаһир-рахманир-рахим» унтугыз хәрефтер. Газап фәрештәләренең дә олылары унтугыздыр. Кем дә кем бисмиллаһир-рахманир-рахим дип әйтсә, унтугыз газап фәрештәсеннән котыла, газап кылынмый, дип өстәде.
Зөһрә малайның үзенә читләтеп әйткән җавабын ошатмады, үзалдына дигәндәй, әмма барчасы да илтифат итәрлек һәм ишетелерлек рәвештә:
Бу килмешәк өч көн торса, бөтен йортны үзенеке саный башламагае әле, диде.
Авызыңнан җил алсын ла, Зөһрә апай, диде Кече Газизә. Әйтергә оялмаган кылырга оялмас, дигән шикелле, бу ятим баланы кага-нитә калсаң дип, ул әйтеп бетерүне уңайсыз күрде.
Малай тынып калды. Ул инде сүзен һичкемгә юнәлтмәстән:
Кем дә кем ихлас белән «Бисмиллаһир-рахмани-р-рахим» дип әйтсә, Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкә шул кешенең шушы егерме дүрт сәгатьтә булган гөнаһларын гафу итә.
Кайлардан шулай бакыйлык сыман отып бетергән диген, ә? диде Өлкән Фатыйма, ихлас гаҗәпсенеп.
Безнекеләр шулай зиһенле булды ич инде, тута, диде Кече Газизә тыйнак кына, мактанасы килеп.
Өлкән Газизә, Габдулланың тәлинкәсенә бүтән ризык салып:
Менә, бисмиллаһир-рахманир-рахим, каз аягы белән бүтәкәсеннән пешкән бәлешне ашап кара әле, диде.
Урыным калмады ич инде! диде малай, җайлабрак утырып. Аңа кинәт рәхәт булып китте. Гыйлем иңдереп, савап алды. Үзенең дә чегән арбасыннан төшеп калмаганлыгын ипле төшендерде. Гел кагылырга да сугылырга димәгән!
Йомышы бар кебек, Зөһрә бүлмәдән чыгып китте һәм бу юлы инде фәкать үзалдына, чынлап ышанып, зәһәр итәргә тырышып:
Ничек карыны ярылмыйдыр, дип пышылдады. Ни әйткәненә үзе дә өркеп китеп, тиз генә: Әстәгъфирулла! дияргә тиеш тапты һәм ул, көтмәгәндә: Бисмиллаһир-рахманир-рахим, дигәнен сизми дә калды.
Тагын бер генә чынаяк чәй эчеп куй әле, наным, дип, Өлкән Газизә Габдуллага тагын чәй ясап бирде. Сөтләп, күрәгә белән! Әнә әфлисуныннан да авыз ит. Җаныңа ял бирсен. Ә тәнеңә ял мунча булыр. Гыймади абзаң юындырып чыгарыр да йокларга салырбыз. Ә без монда өс-башыңны яңартып көтәрбез
Яңартылган инде ул. Кырлайдагы Сәгъди атам белән Зөһрә әнкәм монда чыгып китәр алдыннан гына яңартып озаттылар. Кирәкми миңа берниегез дә!.. Әнә сабакка йөрергә асылмалы киндер букчалы итсәгез, шул җиткән Сезнең киндерегез дә юктыр әле. Байлар киндер сукмый ул
Җә, җә, киреләнмә, дип кисәтте аны Өлкән Фатыйма. Ул ни көләргә, ни еларга белми торды. Табарбыз, тапмый ни! Киндер генә тапмаска без әллә!..
Ишек чыбылдыгын киң ачып һәм бүлмәне чулпы чыңы белән тутырып, юантык кына бер хатын килеп керде. Бала итәкле күлмәген сыпыргалады, яулыгын төзәткәләде. Һәм, әлбәттә, сәке түрендәге чит-ят малайны шәйләми калмады.
Бәрәкалла! Әллә бу теге миңа кода тиешле шәкертме? Исән-сау килеп җиткәннәр дәмени, Ходаем? Шулай, тамак тәмугка җиткерер ди ул! Бу теләккә тугыз корбан суйсаң да ирештермәс! диде ул, суык майның кайнар табага салынуы кебек чатыр-чотыр килеп.
Аның соңгы сүзләрен Өлкән Газизә көтеп кенә торган диярсең. Ул, Габдулладан да яшереп торырга кирәк санамыйча:
Кеше суйган мал ашы ашап кына теләккә ирешеп булмый шул! диде. Бик ирешер идең дә кана, бәдәл-хаҗга йөреп кенә кияү синең ни теләп тә тулмаган карыныңны тутыра алмас шул Таныш соң, Габдуллаҗан: бусы җизнәңнең сеңлесе Газизә җиңгәң булыр. Бездә торалар.
Аллага шөкер! диде аңа Газизә, түшен киереп. Аштан ашка гына йөргән көннәребез әле! Аннары ул, Габдулладан дорфа сүзе өчен үкенгәнен белдереп: Син шул Габдуллаҗанмыни инде, бәгырькәччәем? Әйттем исә кайттым, яме, наным, яме? диде.
Малай, сәкедән шуып төшеп, аптыравыннан күрешергә дә оныткан кыяфәттә өч Газизәгә дә карап алганнан соң:
Монда башың адашырлык икән: берьюлы ике Фатыйма, өч Газизә! дип көлде. Әллә дөньяда бүтән исем беткәнме? Бер казанга ике тәкә башы да сыймый, дигән булалар тагын!
Кара, кара, диде яңа кергән Газизә, аңа күзен тутырып карап һәм чигенә-чигенә. Бусына тиклем артыксынып өлгергән инде әллә?
Хатын-кызлар тыенкы гына, ләкин, кинәнешеп, бердәм көлеп җибәрделәр.
Гыйлемлеге өстенә җор телле дә икән әле үзе! дип сөенде Өлкән Фатыйма.
Кече Газизә дә, канәгать калып:
Әйтәм ич, чат әти инде менәтерә! дип өстәде.
Башыңа төшсә сыясың икән аны, диде яңа кергән Газизә, кинәт мескенәеп калып. Кырыгына бер иман, утызына бер комган булса да сыярга туры килә. Ни хәл итәсең: шундый тозлы су сипкән җир инде бу минем бертуган абыем Галиәсгар йорты. Үзенең генә бәхете булмады бәгырькәччәемнең: бер-бер артлы күз уңында тоткан углы белән кызы дөнья куйсын әле, ә?! Ярар, Габдуллаҗан бәгырькәччәем, шикләнмә: сине дә монда ни торган авылларыңа, ни Казан каласына сыймаган корбан тәкәсе итмәскә генә хәлебездән килер. Алла җүн кылса, ничек тә сыешырбыз, дип, ул сәке читенә утырды да яулык очын күзенә тидереп-тидереп алды.
Өлкән Газизәнең дә күңеле тулышты бугай: ул самавыр битенә учын куеп карады да, аның суынып беткәненә тәгаен ышангач, Кече Фатыймага:
Бар, кызым, Гайни апаңа чыгарып бир әле, яңартсын, диде.
Хәзер, әни. Бу самавыр бик тиз кайнап чыга ул. Аннары никтер тиз сүрелә тагын.
Чат минем төсле инде! диде яңа кергән Газизә, елмаерга тырышып. Чат минем төсле
Ә Габдулла ишек турысындагы шәмаилгә күтәрелеп карады һәм, аның пыяласында Кырлайдагы ата-анасы чагылып киткәндәге шикелле тоелгач, артка чигенде, китап өеменнән берсен алып актарырга, туктап-туктап укырга кереште.
Бу вакыт зал ишеге шәмаиле пыяласында Кече Фатыйманың чагылышы күренеп узды. Ә Галиәсгар Госманов бүлмәсендәге шәмаилдә аның үзенең һәм Сафиулланың тирләп пешкән йөзләре кайтарыла иде. Зиннәтле идән сәгатенең зур теле салмак кына көттереп диярлек чайкала да чайкала. Тик почмактагы зур көзгедә тагын берәү башына кара хәтфә кәләпүш, өстенә казаки кигән, пөхтә генә сакал-мыеклы кеше күренеп тора иде. Күрәсең, ул салкыннан әле яңа гына кереп чишенгән, йөзе кызарынган, кулын әледән-әле мич йөзенә куеп-куеп ала. Күз читләре әллә күләгәдән, әллә сөрмә тартканга каралыбрак, тирәнәебрәк күренә.
Галиәсгар бай аңа, кырын гына карап:
Табынга уз, кияү, дип эндәште. Самавыр суынып бетмәгән әле. Хәер, сиңа тансык нәрсә башка инде башкасын
Тәкъдирдә шулай язган, күрәсең, диде Фәтхетдин. «Әл-әмер әмриллаһ» диләр аны. Ягъни «әмер иясе Аллаһның әмере» дигәнне аңлата.
Белмәгән эшең юк, кинәндергән төшең юк дисәм, ничек инде? Аштан ашка йөрисең дә, әллә кайда гына төшереп алырга да өлгерәсең үзең. Каян килгән байгура!
Алай димәле, җизни! Менә тагын җәренгә бәдәл-хаҗ килешеп кайттым. Кәсебе ташка үлчим булса да, тынчу мәдрәсәдән соңра, кеше хаҗы саналса да, бер җир гизеп, әзме-күпме савапка ирешеп кайту булыр. Дөнья гизүнең тәмен беләм мин.
Анысы җае чыкканда тәмен белүләрне әйләнеп үтмисең инде үзең. Кая, Сафиулла, булмаса, пычак калынлыгы гына Казан күчтәнәчеңне салып бир шуңа. Бездән калмасын.
Өстәл аягы төбендәге яртылаш бушаган чүлли шешәсеннән җамаякка эчемлек салып, Сафиулла Фәтхетдингә таба этәреп куйды.
Гаеп итмә, кияү. Безнең эш бетмәгән әле монда. Бар әнә, өлешеңә разый бул да яңа шәкертең белән күрешеп чык.
Руза-намаз туклыкта, иман качар юклыкта, дип, Фәтхетдин салып биргәнгә үрелде. Иртәгә кайгы китерәсе бүгенге шатлыкның мәгънәсе юк югын да дип, эчкәч һәм нидер кабып куйгач, ул сакал-мыегын сыпыргалап чыгып китте.
Менә шуңа ышанып, үз балаң урынына алдырган, мирасчың булуны күз алдында тоткан баланы сабакка бир инде, ә? диде Галиәсгар ризасыз кыяфәттә. Ярар, күз күрер тагын. Аннан башка да хәлфәләр бетмәгән. Бер-ике ел ияләшкәч, Габдуллаҗанны урыс сыйныфына бирми булмас, ахрысы Булды, бусын калдырып торып, ары таба киттек, диде ул һәм кулына алган каләмен тел очына тидереп юешләде дә алдындагы кәгазьгә язарга әзерләнде. Югыйсә бу минем күршем Ат барышник Бәдри байга бик үк ышанып та бетеп булмый. Товар бәяләре хакында әйткәннәре әллә хак, әллә ничек Миңа карата зыянлы эш йөртмәсә дә, чабуы астыннан ут йөрткәли, диләр. Әнә кызыл малчы Ишәк Хәсәнҗанның да көймәсен коры комга утыртып калдырган. Анысы ул Ишәккә типкәләп алуы да ярый яравын Бу атнада даладан олау белән Җомагул килеп төшәсе. Атлар куып, куй мае туңдырып. Миннән җурна булыр дип килешенгән иде. Казаннарда поты күпме тора да монда күпме шуның аермасыннан берәр тиен отсаң да, чутлагач, хәйран гына җыела ул Әйдә, Казанда кибет арышының хакы күпме дә базарныкының хакы күпме? дип сорады ул, кибеп өлгергән каләмен тагын юешләп.
Поты кырык җиде тиеннән, диде Сафиулла, алдындагы кәгазенә карап. Оны алтмыш бер тиеннән. Суккан арышның Чистайныкы белән аермасы бер йә ике тиен. Ырымбурда поты кырык тугыз тиен.
Базарда?
Алтмыш. Мин булган дүрт көн арасында ике тиенгә күтәрелде.
Солы?
Яңа сукканы утыз җиде тиеннән бара. Әвеннеке кырык. Базарда утыз сигез-утыз тугыз. Шул дүрт көндә өч тиенгә артты.
Җомагул белән карабодай ярмасы да әзерләп куярга килештем. Анысы күпме тора?
Поты бер сум да җегерме. Борайлысы алтмыш биш тиеннән бер тәңкәгә хәтле.
Хәзер май бәһасен әйт инде.
Тар гына ачылган ишектә Гыймадиның түбәтәйле башы пәйда булды. Филтәсе басыларак төшкән фонарь тоткан. Бүлдерергә кыймастан, ләкин үзенең барлыгын белдереп, ул учына йөткергәләп алды:
Һым
Ишеккә каршы утырганга, Сафиулла аны шәйләде шәйләвен. Шуңа күрә Галиәсгарның соравына җавабыннан бүленебрәк калды.
Май, дим!
Гыймади тагын:
Һым!.. дип йөткергән атлы кыланган булды.
Ни кирәк? диде Галиәсгар, аңа борылып тормастан.
Ни ие, бай абзый. Теге шәкертне алмага менгәнием. Аңарга мунча өлгерттем
Мунча! дип кычкырды, аны үртәп, Галиәсгар, тирләгән битен сөлге белән сөртә-сөртә. Мунча менә монда ул, кем Гыймадетдин. Тегеләр ягында ул, тегеләр!.. Майга җиттекме әле? Ие, май хакы күпме?
Сафиулла:
Сөт мае унбер сум җегерме тиен тора дип башлагач, ишекне сак кына ябып, Гыймади эчтәгеләрнең сүзенә колак салып торды. Идел буеныкы унөч сум, двәрәнски дигәне ундүрт, парижские унбиш.
Өем сездән читтә, ишегем чыпта, дип, Гыймади каршы бүлмәгә юнәлде. Андагы ачылыбрак калган ишектән Габдулла тавышы ишетелә, һәм үзе дә күренеп тора иде.
«Иман шарты»н үткәч, «Һәфтияк»кә күчтек инде, дип, ул Фәтхетдингә җавап тота иде. Аның соңында «Бәдәвам»ны көйләдек. Шуннан ары «Кисекбаш»ка кереп калганыек.
Хуп, хуп, дип мактады аны Фәтхетдин.
Болардан ары «Рисаләи Газизә»гә чыктым
И-и! диде Өлкән Газизә, аларга кушылып. Аның, кияү, теге карасана, оныттым да инде, ие! «Фәзаилеш-шөкер».
«ш-шөһүр», дип төзәтте аны малай.
Ие. Менә шул «шөкүр»дән әйтеп биргәннәрен ишетсәң дә әле, кияү!
Фәтхетдин, канәгать калганлыгын белдереп:
Болай булгач, кода шәкертне үз сыйныфыма алмый булмас, диде. Мин сине Мотыйгый хәзрәткә чисти хәлфә булуга җиткереп тоттырам.
Хәлфә?! диде Өлкән Газизә, ботын чабып. Ниткән хәлфә ди ул тагын? Кара бу малны! Ишәйгәннән-ишәя, Аллага шөкер! Иншалла, сәүдәгәр булыр. Ниндие генә әле, әйеме, Габдуллаҗан?
Җиткереп тоттырам, имеш, диде Уртанчы Газизә, Фәтхетдинне мыскыллап. Тоттырыр нәрсәләрең бигрәкләр дә кешнәп тора шул синең!
Җәгез инде, дип туктатты аны Кече Газизә. Шәкерт алдында исәп-хисапларыгызны калдырып торыр идегез инде аны.
Гыймади, ниһаять, бу юлы кыю рәвештә бүлмәгә килеп керде.
Менә кайда икән әле ул! диде ул, Габдуллага карап. Килеп җитмәгән көенчә малайдан мулла-сәүдәгәр ясамакчы булып тормасагыз соң Әйдә, малай, җыен җәтрәк!
Малай, Газизә апасына таба елышып, шикләнгән төстә:
Тагын кая? дип сорады.
Мунчагадыр, диде Кече Газизә, аны юатып.
Имынный! Килгән шәпкә кая булсын ди тагын? диде Гыймади. Ниме, бикә, алмашка кигезергә тегесе-бусы әзердер ич? Сөлгене үзебезнекен куйдым.
Өлкән Газизә, залга чыгып, калай бизәкле сандыкларның берсен ачып иелде дә кием-салым арасыннан малайга ярардай күлмәк-ыштан эзләргә кереште. Әлеге дә баягы вафат улыннан калган вак-төяк булгандыр, күрәсең: соңгы тапкыр үзенә якын исен иснәп калырга теләгәндәй, аларны битенә тидереп-тидереп алгалады.
Бар, диде Кече Газизә, малайны алга этәреп.
Мә, наным. Сау-сәламәт тәнендә туздырырга насыйп итмәде инде үзебезнең улыбызга. Сиңа язган икән, дип, Өлкән Газизә кием-салымны Габдуллага тоттыргач, Гыймади аны җитәкләп алып чыгып китте. Артта әллә Галиәсгарның, әллә Сафиулланың:
Куй җоны хакы дигәне ишетелеп калды.
Баскыч басмаларыннан төшеп, ишегалды карын шыгырдатып үткәч, мунча алачыгына килеп керделәр. Караңгы иде. Гыймади фонарь филтәсен күтәргәч яктырып китте, эчтә булган нәрсәләр ачыгаеп калды.
У-у, сезнең монда-а! дип сузды малай, баш турысындагы колгаларга эленгән каен, имән себеркеләренә күтәрелеп карап. Кырлай урманы шикелле!
Тышкы киемнәрен салырга керешеп, Гыймади:
Сездә әзрәк иемени? дип сорады.
Бездә җитәрлек итеп кенә бәйлиләр.
Бездә дә артыгы җук аның.
Кырлайдагы Сәгъди абзый да шушылай мул әзерли торганые, базарда сәүдә итәргә.
Мунча себеркесе белән вакланып торырга Галиәсгар җизнәңнең өресе сыек дип белдең мәллә? Җаек байларындыр, казакъ, кыргыз байларындыр шушы себеркеләр белән өтәм инде мин. Пешеп беткәнче чабыналар, малай. Ишегалды себерерлек чыбыгын да калдырмыйлар Чү, нигә чишенмисең? Шикләнмә, малайларны алай ук каезламыйм мин.
Оялам мин, диде малай тыенкы гына.
Кит әле, булмаганны! дип, бил тиңентен шәрә, ә түбәнтен ак ыштаннан калган Гыймади малайның тышкы киемнәрен салдырып ташлады. Болары җатсын шушында. Иртәнчәк Гайниҗамал апаң җуып, киптереп, сырлы бәләк белән язып бирер Ә боларын эчкә алып кер. Чыгышлый кияргә җылынып торсыннар, дип, Гыймади фонарен кулына алды.
Пар көдрәләтеп, эчкәре уздылар. Мунча ак, чиста, пөхтә иде. Гыймади тәрәзә пәрдәләрен тартып куйды, фонарьны матчадагы чөйгә элде, себерке пешекләнеп яткан агач тагаракны, комганны ләүкәдән түбән төшерде, шунда ике чүмеч су йөгертте, мич капкачын ачып, ташка да чыжлатып җилпеде.