Казан-йорт / Казань-юрт - Амирханов Марат Амирханович 11 стр.


Бераз баргач, Алгай артына борылып карады да озак кына Кремльне күзәтеп торды. Әле офыкка ал төс кунарга өлгермәгән. Шулай да төш вакытындагы тибрәлмә аксыл дулкыннар инде юкка чыккан, көн дә сүрәнләнә төшкән иде.

Кремльнең аеруча матур чагы. Калкулыкка кунаклаган Хан сарае әнә ничек балкый, әйтерсең лә биниһая зур учак өстендә утыра. Мәчет манараларының алтын айлары да кояш нурларында җем-җем җемелдәшә.

 Казан бик матур кала. Тик Нугайда мондый һәрьяклап ныгытылган кирмән төзүнең хаҗәте юк, диде Алгай морза, аклангандай. Дала үзе саклый.

Нишләптер Үрбәт атланган атның авызлыгы ычкынды. Алгай аны тиз генә эләктереп алды.

 Дошман атларының Нугай даласында тояк эзе дә калдырганнары юк дип беләм, диде Үрбәт, энесе авызлык белән мәшәкатьләнгән арада. Нугай турында әңгәмә кору аңа әйтеп бетергесез рәхәтлек китерә иде.

 Шуңа күрә Әбелхәердән аерылып чыгарга, мөстәкыйль Нугай Урдасы төзергә кирәк, дип, тәтәсенең сүзен хуплады Алгай.

Әңгәмә бүленде. Чөнки үзләре дә абайламастан ниндидер кешеләр төркеме эченә кереп кысылганнар иде. Көчкә арындылар.

 Кабаланма, бу сиңа дала түгел, дип кисәтте Үрбәт энесен.

 Әйе, кала дала түгел ик-ә-ә-н, дип сузды морза.

Хан капкасы янында янә тукталдылар.

Капка үзе бер гаҗәеп корылма икән. Ян-ягы, кирмән кебек үк, юан имән бүрәнәләрдән өелгән. Астыннан калага кереп-чыгып йөриләр, ә өске өлешенә биек итеп сыргавыл11 төзегәннәр. Кем килә, кем китә һәммәсен энә күзеннән үткәрәләр, ди. Шәһәргә ничә чыпчык очып кергәнне дә белеп торалар, имеш.

Капкалар берничә. Кагыйдә буларак, ул капкаларга олы юллар килеп тоташа. Алабуга капкасыннан Алабуга даругасына юл китә, Нугай капкасы исә Мангыт якларына юл күрсәтә.

Үрбәт атын Түбән бистә ягына борды. Бистә Кремль тавының түбәнге ягында, Болак буена җәелеп утыра. Каланың тигез урыны да бар икән, дип уйлап куйды Алгай. Ә ыгы-зыгы монда тагын да куерак иде. Җир буе сузылган сәүдә рәтләре тулы халык. Ни генә юк? Ата-анаңнан кала һәрнәрсәне табарга була монда, дип мактана казанлылар үзләре. Байлык, җитешлек галәмәте инде.

Кызыксынып китеп, Алгай күз кабаклары өреп тутырылгандай кабарган шакмак гәүдәле бер кеше янында тукталды. Сәүдәгәр аны түбәнчелек белән башын иеп сәламләде.

 Хус киләсес, хус киләсес, дип, авызында ничә теше булса, барысын да күрсәтеп елмайды.

Хезмәтчесе хуҗасыннан да өлгер икән, морза алдына ефәк тукымалар китереп өйде. Күзләр камашырлык. Җаның теләгәнен сайлап ал.

 Кайсы мәмләкәт кешесе буласың? дип белеште Алгай.

 Чин мәмләкәтеннән, әфәндем, исемем Чжоу. Касан белән бик дус торабыс. Татар кыслары кием-салымга бик һәвәс, матур киенергә яраталар. Сеснең бичәне дә чибәр дип беләм. Бүләк алмасагыс, гөнаһлы булырсыс. Рәхим ит, кайсыларын сайлыйсыс?

 Безнеңчә дә яхшы сүләшәсең, дип төпченүендә булды морза.

 Татарлар беснең үсебесдә дә бар, белмичә суң, диде Чжоу, кояштай балкып. Белмәсәң, алыш-табыш итеп булмый бит, әфәнде. Йә, нинди тукыма сайлыйсыс? Чин ефәкләренә тиң юк, үкенмәссес.

 Тәтә, берничә күлмәклек тукыма сайла инде, дип, Үрбәткә карады морза, сәүдәгәре бик күркәм кеше, буш кул белән китү килешмәс.

Кытай сәүдәгәре яныннан китүгә, «Чичәннәр ярышына рәхим итегез!» дигән өндәмә яңгырады.

 Әйдә, тыңлап карыйк әле, диде Үрбәт энесенә.

 Анысы ни-нәрсә тагын?

 Мангыттагы кушавызчылар тамашасына охшаганрак җыен, диде Үрбәт.

Базар читендә генә зур чатыр корып куйганнар икән. Аны ак ефәк тасмалар белән бизәгәннәр. Мәйдан уртасына келәм җәелгән. Анда тездән түбән озын күлмәк өстеннән кыска җиңле җиңел бишмәт кигән ике адәм басып тора иде. Берсенең сакал-мыегы әле чыгып кына килә булыр, икенчесенекенә инде чал куна башлаган.

Баш чичән аларны тамашачыларга тәкъдим итеп болай диде:

 Бүген сезнең алда Шиһабетдин бине Галәветдин хәлфә үзенең шәкерте Бикмулла бине Зиннури белән килен-каенана, каенаталар хакында халык әйтемнәрен шәрехләп сүз көрәштерәчәк. Маясы ятим балалар мәнфәгатьләренә тәгаенләнә. Тәңкәләрне мелла Бабдесаттар бине әш-Шырдани дога кылып кабул итәр. Савабы үзегезгә төшәр, иншаллаһ. Бисмилла әйтеп, тамашабызны башлыйбыз.

Галәветдин хәлфә чөйгә охшаш очлы сакалын сыйпаштыргандай итте дә, куш учларын маңгай турысына китереп, чалмалы башын иде. Остазы үрнәгендә Зиннури шәкерт тә әлеге сәламләү хәрәкәтләрен кабатлады.

 Авыз-борының тот, биатай, идән себерәм! диде хәлфә тамашачыларга ишетерлек көр тавыш белән.

Шәкерт шушы әйтемне шәрехләргә тиеш. Шарты тапкырлык һәм шаянлык. Җыелышучылар, тын калып, аның җавабын тыңларга әзерләнделәр.

 Сафура килен булып төшкәч, дип сөйләп китте шәкерт, каенанасы: «Бар, кызым, каенатаң ягына кереп, идән себереп чык. Яхшы себер, ул бер дә тузан яратмый», дип, эш кушкан. Сафура: «Ярар», дигән дә, кулына зур себерке тотып, каенатасы янына кергән. Каенатасы аны бик тәүфыйклы, бик юаш җирдән килен алдык дип белә, тел яшерү гадәте буенча, килене авызын ачып сүз дә әйтмәс дип көткән икән. Килен исә: «Авызың-борының тот, биатай, идән себерәм!» дип оран салмасынмы.

Җавапны ошаттылар, ахры, гөжләшеп алдылар.

 Киленем әйбәттән түгел, мичем әйбәттән, дип, остазына бакты шәкерт.

Хәлфә шундук эләктереп алды.

Кунак хатын әйткән:

 Киленнәрең бик оста икән, бәлешләрне бигрәк тәмле пешергәннәр, дигән.

Каенана әйткән:

 Юк, киленнәрем түгел, мичем бик әйбәт минем, мичем шулай пешерә, дигән.

 Нинди гаделсез каенана икән, дип көлде Алгай морза.

Ә уен кызганнан-кыза барды.

Бирем әйтү чираты хәлфәдә иде.

 Чебендә дә кан бар, килендә дә җан бар, диде.

Шәкерт тә һушлы күренә, җаваплый да башлады.

 Үткен кыз Үлмәс Сылу килен булып төшкәч, каенанасы аны төрлечә табаларга тотынган. Үлмәс Сылу әүвәл аны сынаганчы дәшми түзеп торган. Каенанасы, тагын да узынып китеп, беркөнне бөтенләй чыгырдан чыккан.

 Мин сине чебен урынына сытармын! дип, каршына ук кизәнеп килгән.

Үлмәс Сылу ашыкмый гына кисәү агачын алып:

 Сыталмассың, каенанай, чебендә дә кан бар, килендә дә җан бар, дип, кисәү белән тыныч кына мич болгатырга керешкән, ди.

 Афәрин, шәкерт, булдырасың, дип кычкырышты халык.

Алгай морза да:

 Башлы малай, дип бәясен бирде.

Үрбәт кенә фикер әйтергә ашыкмады.

 Шатланмый тор, асылган җебем өзелде.

 Пәрихәнең каенанасы Миһрибану беркөнне иртән торган да, дип шәрехләп китте хәлфә, күргән төшен сөйли икән:

 Менә котларым да калмады, тәүбә, гүя мине муенымнан асканнар, имеш.

Пәрихә, бердән шатланып:

 Чынлапмы? дигән икән.

Каенанасы аңа:

 Тукта, шатланмый тор, асылган җебем өзелде дә уянып киттем, дигән.

Монысына кулны бик саран чаптылар. Халык шәкертне ошатарак төшә иде. Һәм ул аларның ышанычын аклады.

 Ыштан дисәм оялам, дамбал дисәм, казахча, бот капчыгыңны салып бир, биатай, дип, чираттагы биремне тәкъдим итте шәкерт.

Халык дәррәү килде. Ләкин чичәннәрне Үрбәт ошатмады.

 Әйдә, киттек, морза, шушы да булдымы тамаша-бәйге, дип, атының тезгенен тарткалады. Шул тозсыз мәзәккә авыз ерган булалар.

 Ә шәкерт башлы малай, диде Алгай, тәтәсе белән килешмичә.

* * *

Иван Васильевичның хәле көзгә таба тагын да мөшкелләнебрәк китте. Начар ашый, начар йоклый. Черем итеп алганда да саташып, төшләнеп бетә. Беренче хатыны Мария төшенә кереп йөдәтә. Югыйсә, чәчләрен кистереп монастырьга җибәрелүенә генә түгел, вафатына да ике дистә ел вакыт үтеп киткән иде инде. Үз язмышын княгиня түземлек вә сабырлык белән кабул итмәде. Аны берничә тапкыр элмәктән алганнар. Шуннан соңгы гомере ялгызлыкта үткән, диләр. Соңгы сулышына кадәр ире Иванга бәддога укыган, имеш. Яшь чагында Иван моны игътибарга да алмады, көлде генә. Ник дисәң, хатынын монастырьга яптырган патшаларның ул һич тә тәүгесе түгел. Мөгаен, соңгысы да булмастыр.

Мария кап-кара чиркәү киеменнән. Үзе ләм-мим дәшми. Фәкать карап кына тора. Ә карашы без кебек, үтәли тишә, үзеңне үзең кая куярга белмисең, муенга бау саласы килә башлый

Иван шыбыр суга төшә. Уянгач та калтырануы басылмый интектерә. Ихтимал, гөнаһлары да бардыр. Тик ул гөнаһлар Русьның бөтенлеге, абруе, православие диненең сафлыгы, пакьлеге хакына кылынды лабаса. Византия династиясе белән туганлашуы, Софьяга өйләнүе дә шул максатка юнәлдерелгән иде ич.

Иван хәле аруланган араларда, монастырьдан монастырга, чиркәүдән чиркәүгә йөреп, елый-елый Ходайдан гөнаһларын ярлыкавын үтенә. Аның һич тә тәмуг кисәве буласы килми.

Шундый догалы көннәрнең берсендә аны ниндидер могҗиза белән баш углан Уйгын бәк кулыннан ычкынган дьяк Иван Телешев эзләп тапты.

 Хыянәт, олуг кенәз! дип, патшаның аяк астына ауды.

Иван нуры сүнә башлаган күзләрен илче ягына борды. Телешевнең түгәрәк йөзендә болындагы ялгыз кибән сыман борыны гына утырып калган иде. Күз төпләре кара-күк төскә кергән. Киемнәре дә карачкыга эленгән иске-москы шикелле салынып төшкән.

 Ни булды сиңа, кенәз, кешелегең калмаган, диде Иван хаста кешеләргә хас кайгыртучанлык белән. Илче сүзләренең асылы әле аның аңына барып җитмәгән иде.

 Хыянәт! дип, түземсезләнеп кабатлады Телешев. Мөхәммәдәмин хан бөтен килешүләрне бозды, Казанда урыс кешеләрен, сәүдәгәрләрне кылыч астыннан үткәрделәр, мал-мөлкәтләрен таладылар. Илче Кляпик кулга алынды. Мин, белгәндәй, яшеренү чараларын алданрак күреп куйган идем. Шөкер, менә синең алда басып торам. Бер атна эчендә кайтып җиттем. Ике ат кына «яндырдым», авызыма юньле-башлы тәгам да алмадым хәлемне күреп торасың

Олуг кенәз, башын кулларына салып, бик озак сүзсез утырды. Күзләре дә йомык, керфекләре ник бер селкенеп карасын. Әллә мәрткә китте инде, дип борчылды Телешев. Чиркәү эче тып-тын, патшага хезмәт күрсәтүче руханилар да бернәрсә булмагандай карусыз гына басып торалар. Монда бөтенләй башка тормыш, аның дөньяви мәшәкатьләр белән бернинди уртаклыгы да юк. Әйтерсең лә адәм баласы гөнаһларын ярлыкау өчен генә туган.

Ниһаять, Иван күзләрен ачты.

 Минем иң зур гөнаһым куенымда шул поганый татар ханы Мөхәммәдәминне җылыту булган икән, диде ишетелер-ишетелмәс кенә. Ходай миңа шуның өчен хак җәзасын бирә

Иван янә тынып калды. Ә бераздан какча җилкәләре калтыранырга тотынды. Бу хәлендә ул бик кызганыч күренә иде.

Кара хәбәр моның белән генә бетмәгән иде әле.

 Ул басурман Сура елгасын кичкән. Нижнийга яу белән килгән, дип, илче бу хәбәрне дә җиткерде. Үзе «чыдасын гына инде карт» дип борчылып куйды.

Бу юлы дьякның шикләнүләре рас килмәде. Киресенчә, олуг кенәзнең бөкре гәүдәсе тураеп киткәндәй булды. Яшьләре дә кипте. Күзләренә кешеләрне утырган урыннарына сеңдерә торган элекке зәһәрлеге кайтты.

 Монысы булмас! дип кычкырды ул. Йөз меңлек менә дигән гаскәрем бар минем. Хәзер үк набат суксыннар.

Шул көнне олуг кенәз Иван Васильевич төштән соң тәхет залына Василий Холмский, Даниила Шеин, Яков Захарьин кебек Мәскәүнең иң дәрәҗәле боярларын, кенәзләрен чакыртты. Анда казначий Дмитрий Владимирович һәм архимандрит Андрониковский да бар иде. Олуг кенәз өлкән улы Василий Ивановичны рәсми рәвештә үзенең варисы дип игълан итте.

Икенче көнне урыс тәхетенең варисы Василий III җитәкчелегендә гаскәр Түбән Новгород тарафына юл алды. Ләкин патшаның бугаз киерүенә дә карамастан, урыслар бу яуга әзер түгел иде. Варис та кемлеген күрсәтә алмады. Муромга җитәрәк бөтенләй тукталып калдылар.

Елъязмачы бу вакыйга турында, ачынып, түбәндәге җөмләләрне теркәп куйды: «Они же паче себя стрежаху, а не земли своея, и вышли страхом объяти быша, безумни, убояхуся и трепетаху, избранными воины блюдущеся из града выйти, толико имуща не мало воспретити царю (т. е. хану)».

* * *

Мөхәммәдәмин кала читендә үк дошманга ыргылырга тиешле атлы гаскәрен ук рәвешендә тезде. Иң алдагы меңлек чирү чөй сыман урыс гаскәрләрен ерып, эчкә керергә, ыгы-зыгы тудырырга, бүлгәләргә тиеш иде. Як-яктагыларга исә бу өерләрне, камап алып, юк итү бурычы куелды. Орышның әүвәлге чорында әсир алу белән булышмаска килештеләр. Кырырга! Исән калганнары соңыннан каршы торып та азапланмаслар, үзләре әсир төшәрләр, чутына да чыга алмассың.

Уйгын җитәкчелегендәге каһарманнар чирүе Кирмәнне кулга төшергәч кенә кузгалачак. Аның төп вазифасы воеводаны, гаскәр башларын кулга алу, ганимәт җыю.

Алгай морза исә үзенең мангыт-нугайларын иң алгы дулкынга куюларын сорады, җизнәсе алдында үзен күрсәтәсе килә иде булса кирәк.

 Алайса, уң як канатны тулысы белән үзеңә ал, диде Мөхәммәдәмин.

Мөхәммәдәмингә ак атын китерделәр. Җайдак киемендә ул Гали хәлфәгә охшап тора иде.

 Аллаһы Тәгалә көч-куәт бирсен, диде хан, фатихасын биреп, ыру башыбыз Олуг Мөхәммәднең кыл байрагы ту безгә җиңү алып килер. Кузгалдык. Алга!

Хан беренче булып ыргылды, аның артыннан бөтен яу күтәрелде. Тора-бара һәр чирү, алдан билгеләнгән урынын алып, угланнар карамагына күчте, хан яраннары белән ышыккарак тайпылды.

Бу ташкынны туктату мөмкин түгел иде инде. Уңда да, сулда да, алда да, артта да Мөхәммәдәминнекеләр. Бөтен тирә-якны тутырып, тояклар аһәңе яңгырый.

Кала читендәге алачыкларны, йорт-җирне яндырып-туздырып, Кирмәнгә якынлаштылар. Бернинди каршылык күрсәтүче дә юк. Җиңү инде уч төбендә. Якында, кул гына сузмалы.

Тик атлы чөй көткән нәтиҗәне бирмәде. Чөнки Нижнийның воеводасы Хабар калгай мәскәүлеләрдән аермалы буларак җебеп төшмәде. Гаскәрен Кирмәннән бөтенләй чыгармады. Шуңа күрә чөйдәгеләр дә, ян-яктагылар да, хәтта булышчы чирүдәгеләр дә, кузалак арбалар шикелле, Кирмән стенасына бер үк вакытта килеп төртелделәр. Алгай, дала кешесе булса да, әзерлеклерәк булып чыкты. Нугайлар килә-килешкә тимер ыргаклы арканнарын стена очына очырдылар. Шуыша-шуыша үрмәли дә башладылар. Ләкин бу гамәл тончыгып калды. Башта түбәдән кайнар су койдылар, аннан соң таш аттылар, бүрәнә тәгәрәттеләр.

Бераздан бөтенләй мәхшәр башланды. Урыслар шарт та шорт утлы коралларын шартлатырга тотындылар. Казанлылар өчен бу яңалык түгел иде. Үзләренең дә сынап караганнары бар. Ләкин ошатмадылар. Кылыч-сөңгегә җитәме соң? Аны корган арада, тулы бер чирүне тар-мар итеп була лабаса. Аннан соң ул урысларга да литвалылар аша гына керде, бармак белән генә санарлык.

Воевода Хабар тапкыр гаскәри иде. Татарларга каршы торырлык көче юк иде аның. Йөзгә-йөз килгәндә, таптап-изеп кенә узачаклар. Ниндидер көтелмәгән нәрсә уйлап табарга кирәк иде. Һәм ул аны тапты. Олуг кенәз әсир төшкән Литва сугышчыларын, ераграк яшерү нияте белән, Нижнийга кудырган иде. Кайсы ачлыктан, кайсы чир-сырхаудан аяк сузып, тора-бара өч йөздән кырыгы гына торып калган иде. Иң ныклары, иң тазалары. Иван орышны бөтенләй яңа ысуллар, яңа кораллар кулланып алып бара белүче бу Ауропа әсирләрен үз һөнәрләре буенча файдалануны күздә тота иде, билгеле. Менә җае да чыкты. Воевода аларны җыйды да:

 Кемнең исән-имин туган иленә кайтасы килә? дип сорады.

Әсирләрнең кырыгы да бер адым алга атлады.

 Йә, хуш, дип, кылычын сыйпап куйды Хабар. Моның өчен бер генә шарт бар татарларны моннан китәргә мәҗбүр итү.

 Ә ничек? дип сорады әсирләр.

 Пищалкаларыгызны үзегезгә кайтарабыз, штубы өзлексез ут чыксын. Татарва уттан курка, диде воевода, тик шуны алдан белеп торыгыз: татар гаскәрләре үләксәгә җыелган чебен кебек ава торалар, килә торалар

 Ә без кыра торырбыз

Дөрестән дә, гаскәр каушап калды. Нугайларның исә утлы коралга, шартлауларга беренче тапкыр юлыгулары иде, куркуларыннан кычкырыша-кычкырыша яу кырыннан ук кача башладылар.

Назад Дальше