Мәшһүр Ибраһим хан кызы лабаса мин, диде Гәүһәршад.
Шулай бөтен мөселман дөньясында булмаганны булдырды Гәүһәршад. Дөрес, моны башкалар сизмәде. Яучылар да килде, димләделәр дә, кодалар да төшерделәр. Барысы да гореф-гадәт буенча, дин кушканча башкарылды. Ләкин кияүне кәләш үзе сайлады.
Нурсолтанның мәктүпләрен бик өнәп тә бетерми иде Гәүһәршад, акыл өйрәтүләрен җене сөйми.
Шуңа күрә хатны теләр-теләмәс кенә ачты. Анасы исә бу юлы үтенечләрен, зарларын җиткергән иде. Аны бигрәк тә Казан белән Мәскәү арасындагы низаг борчый икән. Дөрес, әле ул мәскәүлеләрнең Казанга яу чабуыннан хәбәрдар түгел, ахры. Башлыча ярминкә, урыс сәүдәгәрләрен талау, куып җибәрү белән килешмәвен белдергән. Мөхәммәдәмингә әйт, хәлне төзәтсен, аны Мәскәү тәрбияләде, онытмасын, дигән. Мине тыңламый, мәктүпләремә җавап бирми, борынын күтәрде, дип зарлана.
Гәүһәршад янә көзге каршына килеп басты. Яңа тектергән күлмәгемне кияргә кирәк, җиңгәчәйнең йөзенә сары су коелсын әле, дип елмаеп куйды ул. Алар, Үрбәт белән ике көнче күбәләк, шулай, бер-берсе белән ярыша-ярыша, кием тектерәләр. Ике чибәр, ике кылтык. Хәер, аш-су, кием-салым белән генә чикләнми бу мөхтәрәм бикәләрнең мәшәкатьләре. Дәүләт эшләренә дә куллары җитә аларның. Һәр икесенең дә ханга йогынтысы зур. Егерме биш яшькә җиткәндә, Гәүһәршад исемле бикә иде инде. (Бу, күрәсең, кан белән күчкән сыйфат. «Алтын Урда вакытында да бикәләр барлык корылтайларда, дәүләт җыеннарында катнашканнар. Ирләре бакыйга күчкәч, тол хатыннар хакимиятне дә үз кулларына алганнар. Мәсәлән, Үгәдәй ханның вафатыннан соң регент сыйфатында Монголия белән озак еллар җәмәгате ханәкә Туракин идарә иткән. Монгол-татар дөньясында шул рәвешле абруй казанган бикәләр шактый. Огул Гәймеш, Сөркүктәни, Үргән, Булуган ханәкәләр кебек идарәчеләрнең исемнәре китапларга теркәлеп калган» дип уйлады үзе дә Гәүһәршад. Нурсолтан ханбикә дә әнә зур танылу тапты.)
Казан-йортта Гәүһәршадны үз якларына аударырга теләүчеләр шактый. Хәтта Кәлимәт тә зур зөбәрҗәт кашлы балдак тәкъдим иткән иде. Бикәнең җаны сөйми иде бу адәмне. Саз бакасына охшата иде ул аны. Ул бүлмәгә килеп керүгә, борынга сасы тир исе килеп бәрелә, түз генә. Ихтимал, сөймәс сөяк булганга шулай күралмагандыр.
Мин бары иремнән, якын туганнарым кулыннан гына бүләк алам, дип баш тартты әлеге затлы балдактан.
Кәлимәт бер сүз әйтмәде, елмайгандай итеп, бүләкне кесәсенә шудырды. Сынап каравы гына булды, күрәсең.
Мин алай ук тирәнтен уйламаган идем, бу олы хөрмәт билгесе генә иде, кичер, бикә, диде. Шулай да, форсаттан файдаланып, әңгәмә корып алу һич тә хилаф гамәл булмас дип уйлыйм.
Сүз ни хактадыр бит, карачы?
Баш карачы, дип төзәтте Кәлимәт. Хөкүмәт башлыгы.
Әйе, әйе, онытып та торам, диде Гәүһәршад түбәнсетүлерәк елмаю белән, ә нәрсә кызыксындыра соң баш карачыны?
Гәүһәршад әңгәмәдәшенә күз сирпеп карап алды. Ирен читләрендә һаман шул түбәнсетүле елмаю иде.
Бикә, әйдә, качышлы уйнамыйк әле, диде Кәлимәт җитди генә, Казан йортының язмышы Мәскәү белән мөнәсәбәтебезгә бәйле. Моны син бик яхшы беләсең. Мөхәммәдәмин ханны да Мәскәү тәхеткә утыртты. Зурлап утыртты. Дөрес эшләде. Тик хәзер мин аның кайбер гамәлләрен аңламыйм
Ханга басым ясарга кушу инде бу, шулаймы? дип бүлде аны Гәүһәршад.
Юк, фәкать хакыйкатьне төшендерүне генә үтенәм, диде Кәлимәт, сүзләренә тирән мәгънә салырга тырышып. Синең Төркияне, Кырымны хуп күрмәвең миңа бик яхшы мәгълүм. Безнең карашлар әлеге мәсьәләдә тулысынча туры килә, бикә. Шулай булгач, нигә әле без берләшмәскә тиеш? Дөреслек безнең якта лабаса!
Гәүһәршад кәнизәк туташка зур мамык шәлен китерергә кушты. Шуны әйбәтләп аркасына япты да әйтте:
Минем сиңа бер хикәят сөйлисем килеп китте әле, Кәлимәт, тыңла, диде. Бер мактанчык адәм базарда сөйләгән, имеш.
Иллә дә кызык иттем соң бер ачык авызны, егерме яшьлек атны нинди кыйммәт бәягә саттым, кайтып җиткәнче җан бирмәсә ярар иде инде, дигән.
Арадан бер якташы:
Кая әле, нинди акчага саттың икән? дип сораган.
Карасалар, акчалар барысы да ялган, ди.
Бу нәрсәгә ишарә инде, бикә? дип, күзләрен чекерәйтте баш карачы.
Синең сүзләреңә ишарә, Кәлимәт. Аңламадыңмыни? дип көлемсерәде Гәүһәршад. Әйе, мин төрекләрнең дә, кырымлыларның да Казан йортында баш булуларын теләмим. Шул ук вакытта мин урысларны да кире кагам. Татар илендә татар үзе хуҗа булырга тиеш!
Нигәдер шушы вакыйга хәтеренә төште бикәнең. Бу анасының Мөхәммәдәмингә йогынты ясавын үтенүеннән иде, билгеле.
Ул сарай катына килгәндә, хан юк иде әле. Алай да бикәләр вакытны бушка уздырмадылар, бер-берсенең өс киемнәрен макташтылар. Үрбәт каенсеңлесенә бизәнү әйберләрен күрсәтте. Бу яктан Гәүһәршадны уздыра иде ул. Кершәннәрне, сөрмәләрне, кызылларны башлыча Кытайдан кайтарта иде. Шушы көннәрдә генә яңаларын китерделәр. Кайберләрен Гәүһәршад өчен бүләккә дип аерып куйган иде. Бик сөенде яшь бикә.
Минем дә сиңа бүләгем бар, җиңгәчәй-бикә, дип, озатучы туташтан букчасын сорап алды. Аннан бик матур нәфис тартмачык чыгарып, Үрбәткә сузды.
О-о, нинди зәвыклы бүләк, диде ханбикә, минекеләр синеке янында бигрәк кечкенә инде
Куйсана, җиңгәчәй-бикә, бүләк бүләк инде ул, дөясе дә бүләк, энәсе дә бүләк, дип тынычландырды Үрбәтне каенсеңлесе.
Хан да озак көттермәде.
Бездә кунак бар икән, әссәламегаләйкем, туганым, дип сәламләде Мөхәммәдәмин сеңлесен. Кулларың бик кайнар икән, әйтәм Булат кияү авызын ерып кына йөри.
Ә син, агаем, җиңгәчәй-бикәне саргайтып, бик озак йөрмә, кара, коры сөяккә калган бит инде.
Үрбәт шатлыклы елмаю белән елмайды. Бәхетле хатын елмаюы иде бу. Яратышулары күзгә бәрелеп тора. Күгәрченнәрне көнләштерерлек.
Агаеңа алай каты бәрелмә, сеңлем-бикә, болай да мәшәкатьле чагы, күрмисеңмени, сакал-мыегына көмеш төс кунып килә, диде Үрбәт үзенә бер наз белән.
Көмеш төс агаем кебек каһарманга килешеп кенә тора ул. Бөтен кала синең батырлыгың турында сөйли, агаем, урысларны бик каты дөмбәсләгәнсез икән. Мин бик сөенәмен, диде Гәүһәршад.
Андый хәл булды, диде Мөхәммәдәмин тыйнак кына, тик орышның кәттәсе алда әле. Бүген-иртәгә Мәскәүнең атлы гаскәре килеп җитәчәк. Араларында Җангали дә бар икән, олуг кенәз аңа зур өмет баглый, имеш.
Касыймлылар гомер-гомергә Казанга теш кайрадылар инде алар, диде Гәүһәршад, ачуына төенеп, Мәскәүгә ничек ярарга белмиләр.
Мәскәү аларны Казан тәхетенә ымсындыра, шуңа алданып, йөзләре белән җир ерталар, диде Мөхәммәдәмин.
Нәфесләренең башы ябылмаган икән, дип, Үрбәт тә фикерен җиткерде.
Керер ишекләрен киң итеп ачсак та, чыгар ишекләрен ябып куярбыз без аларның, борчылмагыз.
Иншаллаһ, агаем.
Син йомышсыз йөрмисең инде, туганым, бүген нинди җилләр ташлады? дип кызыксынды Мөхәммәдәмин.
Миңа бүләк китергән сеңлем-бикә, диде Үрбәт, шундый матур, шундый нәфис.
Мөхәммәдәмин асылташлар белән бизәлгән тартмачыкны кулында әйләндергәләп торды да:
Бүләге булгач, йомышы да, сүзе дә бар инде, диде.
Йомышым юк, сүзем бар, диде бикә. Анакайдан мәктүп китерделәр, сиңа да үтенеч юллаган.
Багай дигәнме?
Багай дип анакай улына мөрәҗәгать итә, ә аның ханга әйтәсе сүзе бар.
Йә-йә
Ханга әйт, урыслар белән бозылышмасын, ярминкә хәлләрен ишетеп бик кайгырдым, дигән.
Мөхәммәдәмин, кәнәфиенә кырын ятып, җайлабрак утырды.
Анабыз Габделлатыйф туганыбыз өчен шулай тәшвишләнә инде, диде Мөхәммәдәмин уйчан гына, олуг кенәзгә ләббәйкә итеп торсак, аны тоткынлыктан азат итәр дип өметләнә инде ул, кәбәм. Мин урысларны яхшы беләм, аларны көч кенә туктата ала. Безнең җиңүләребез китерәчәк Габделлатыйф ханга ирекне. Менә шуларны бәйнә-бәйнә язып җибәр үзенә.
* * *
Яликәй карт балыкны Тарлаш кичүеннән түбәндәрәк тота. Монда җәтмә салырга бик уңай. Идел бу урында агымын тизләтә төшә. Шуңа күрә, ахры, төбе чиста, төп-тамырлар да, агач-ташлар да бимазаламый. Коралга зыян тими. Балык, Аллага шөкер, күп, тота гына бел. Яликәйне бу яктан өйрәтәсе юк, нәсел-ырулары белән балыкчы алар. Хан табынына да балыкны ул җибәрә. Яликәй балыгы үзенә бер тәмле була, дип әйтә икән хан, рәхмәт төшкере.
Хан җәенгә мөкиббән, һаман шуны сората. Тик зурысы булсын. Ә олы җәенне кармакка каптырырга кирәк, җәтмәгә эләкми ул, эләксә дә ертып чыга. Чос балык. Теләсә нинди җимгә ыргылмый, сайланып кына сыйлана, каһәр. Аңа кош ите бир. Аның да ис керә башлаганы булсын.
Карт балыкка оныгы Хәмәтшәехне дә алып йөри, өйрәнә торсын, ди. Малай ушлы. Әйткәнне бик тиз эләктереп ала. Кайсы балыкның өстә йөргәнен, кайсысының төптә ятканын, кай яктан җил искәндә балык киткәнен, уылдык чәчү чорларын барысын да яттан белә. Җиде генә яшь бит әле аңа. Хәер, заманасы шулай, яшьләр белән ярыша алмыйсың. Әнә кичә ханның ашчысы сөйләп торды, кайсыдыр мәмләкәттә утлы корал уйлап тапканнар, имеш. Үзе иләмсез шартлый, ди. Тавышыннан йөрәкләре ярылып үлүчеләр бихисап икән. Тимерне ярмага әйләндерә, ди. Тисә, кара канга батыра икән. Шул коралны урыслар да эләктергән, ди. Угланнар бик куркып торалар, имеш. Урыслар белән бик зур орыш буласы икән.
Бабакай, кармагың өч мәртәбә этләде бит инде, әллә күрмисеңме? дип, Хәмәтшәех аны уйларыннан арындырды. Җәт-җәт кармак җебен саварга тотынды Яликәй. Ләкин җәеннең дә алданасы килеп тормый шул, күгәрченне эләктереп шылган әнә.
Җимне әрәм иттең, дип уфтанды малай.
Чәпчемәсәнә, юеш борын, кош буа буарлык, тагын ауларсың, диде карт, тешсез авызын шапылдатып.
Һы, тапты ялчы, диде малай эре генә, әллә кулы кычытып тора дисеңме?
Алар берара сүзсез генә утырдылар. Тынлыкны янә Хәмәтшәех бозды.
Бабакай, карале, кара, су өстендә әллә нинди кара нәмәстәләр, дип, Иделгә төртеп күрсәтте.
Чыннан да, су өстен тутырып агач төпләренә охшаш нәрсәләр ага иде. Карт, кулын маңгаена куеп, шул тарафка чекерәйде. Күзләре чагылу сәбәпле, ул нәрсә акканын анык кына күрә алмады. Яшьләре дә комачаулый.
Бүрәнәдер, диде карт.
Бабакай, бүрәнә түгел алар, диде Хәмәтшәех. Малайның күзләре үткенрәк иде, билгеле.
Тарлаш тамагындагы урманга төштеләр микәнни? дип гөманлады карт.
Кеше гәүдәләре бугай, бабакай
Юкны сөйләмә, юеш борын, шулкадәр кеше гәүдәсе каян килсен?
Карт, ниһаять, күзләренең җаен тапты. Казан тирәсендә орыш кузгалган икән, дип уйлап алды, җәт-җәт кенә кармакларын урый башлады.
Улым, әйдә, җыен, өйгә кайтыйк, Аллам сакласын!
Бу вакытта Казан каласы итәгендә өченче көн дәһшәтле сугыш бара иде. Ул кенәз Александр Ростовский, Касыйм ханзадәсе Җангали җитәкчелегендәге атлы гаскәр килеп җитүгә кабынып китте.
Холмскийны көтсәк, ышанычлырак булмасмы? дигән теләк белдерде Ростовский. олуг кенәзнең гаскәрендә утлы корал да бар.
Холмский иң хәлиткеч этапта, Кремльне алу этабында гына кирәк булачак. Ул килеп җиткәнче бетерәсе эшләр дә күп әле, диде гаскәрбашы.
Минем бөркетләрнең түземлекләре төкәнде анда, тыяр хәл калмады, дип сүзгә кушылды Җангали. Ул Казан калай әтәчләренең кикрикләрен шиңдерергә бик вакыт.
Күрдеңме, дип эләктереп алды шаһзадәнең сүзен Димитрий, татарлар үзләре казанлыларны күралмый. Кан кайтару өчен, менә дигән форсат.
Мөхәммәдәмин сыргавылыннан урыс гаскәрләренең хәрәкәт-гамәлләрен җентекләп күзәтеп торды. Яшерен ирәвелгә14 җибәрелгән унлыкбаштан да чапкыннар эз суытмый.
Урыслар нишләптер песи булдылар, бу һич тә аларга охшамаган, диде чираттагы чапкын, астан уеп, өстән җуеп куймагайлары.
Мөхәммәдәминнең киң маңгаена сырлар ятты: димәк, һөҗүмгә әзерләнәләр. Ул үзе дә шуңа исәп тота иде. Чөнки кенәз Димитрий яшь кеше, аның озын-озак көтәргә түземлеге җитмәс, тизрәк орышка ыргыласы килер.
Бу юлы Уйгын яугирләрен үзәккә куйды хан. Ябырылып килүче урыс атлыларының арасына чөй кебек ярып кереп, аларны төркем-төркем таркату бурычы куелды баш угланга. Ә ян-яктагылар ул төркемнәрне камап алырга тиеш иде. Мондый күпсанлы гаскәр катнашындагы орышта фәкать хәйлә һәм җитезлек белән генә җиңүгә ирешергә мөмкин.
Димитрий исә өметен ишлелеккә баглый иде. Яу булып өерелеп килергә дә, тын алырга да ирек бирмичә, дошманны изеп-таптап китәргә. Монголлар шул рәвешле әнә ничәмә-ничә мәмләкәтне, ничәмә-ничә халыкларны тәпәләп узганнар, үзләренә буйсындырганнар. Рим шул ысул белән бөек Карфагенны тезләндергән, Мисырны, Урта диңгез буе биләмәләрен кулына төшергән. Аттила җиһангир Уралдан Ауропага кадәр кылычын ялтыратып узган.
Мөгаллиме, мәшһүр Византия императоры ыруы вәкиленнән булган синьор Константин колагына тукыганнарны, бөртекләп, хәтер иләге аша уздыргач килде әлеге нәтиҗәгә Жилка. Китапча фикер йөрткәндә, бу чыннан да бик төпле, бик шома тәгълимат иде. Ул, һичшиксез, яшь воеводага дан, җиңү китерәчәк.
Ростовский әлеге тираданы тыныч кына йотты. Сүз көрәштерүдән ни файда, ул барыбер үзенчә эш итәчәк. Җангали шаһзадә исә эре тешләрен ыржайтып елмайды. Воеводаның дуамаллыгы ошый иде аңа. Чөнки ул үзе дә яшь кеше, ул да бөеклеккә дәгъва итүче.
Орыш иртә белән башланды. Җилсез, дымык иртә иде бу. Идел өсте тип-тигез. Ара-тирә вак балык артыннан куучы чуртаннар гына чупыр-чупыр килеп, суны болгатып алалар. Мул булып чык төшкән, ярдагы үләннәр ямь-яшел булып яшәреп утыралар.
Ослан тавы түбәсеннән кояш елмаеп балкыганда да тыныч иде әле. Ул бүген үзгәрәк күренә. Ни өчендер шәфәкъ кызыллыгы бик тиз бетте, аның урынына кояшның як-ягында ак колакчыннары бар иде. Моны коры, кызу көнгә юрадылар.
Кинәт кенә офык караңгыланып китте. Җиһан берьюлы дөпелдәгән меңнәрчә тояк тавышы эчендә калды. Бу шулкадәр көчле иде ки, хәтта җир гүли башлады. Шом өстенә шом өстәп, кешеләр кычкырыша, атлар кешни. Һавада әле чыкмаган кан исе асылынып тора. Ахырзаман диярсең.
Урыс явы менә шулай котырынып килде.
Уйгын бер талпынуда иярендә иде инде. Яңа сауган сөт шикелле ап-ак толпары өстендә ул әүлия затны хәтерләтә иде.
Атларга менегез! дигән әмер яңгырады.
Иң алда Олуг Мөхәммәдтән калган кыл байракны тоткан яугир. Аннан аз гына калышып хан байракларын йөртүчеләр урын алды.
Тезгеннәрне бушатыгыз!
Атлар бер тын белән дәррәү килеп кузгалдылар. Тояк астыннан кыелган үләннәр оча, кибеп бетмәгән чык тамчылары чәчри. Бер якта татарлар, икенче якта урыслар. Татарлар үз йортларының иминлеген саклау өчен күтәрелсә, урыслар Казан иленә коллык тышавы салырга, антихристларны буйсындырырга килгән. Бу изге гамәл. Шуңа күрә берәве дә башын аямый, һәркайсы үзен хаклы дип саный. Орыш мәрхәмәтсез, рәхимсез булачак.
Инде кояш та күренмәс булды. Ә ара якынлашканнан-якынлаша. Әнә атларның мышнавы да ишетелә башлады, тир исе борынга килеп бәрелде.
Көферләргә үлем!
Бей поганых!
Гарасат кузгаткан дулкынны тыеп булмаган кебек, бу өерне дә туктатыр көч юк иде инде. Бәгырьләр катты, хисләр качты. Башта бер генә уй ялмавызыңнан өстен чыгу.
Гаскәр маңгайга-маңгай чәкеште. Кылычларга, сөңгеләргә тәүге кан ябышты. Буталышып беттеләр, кемнең кайда икәнлеген дә белеп булмый. Дошман атчабарлары эченә чөй булып керү, аны төркемнәргә бүлү планы да орышның башында ук челпәрәмә килде. Урыслар сукыр чебеннәр кебек ишле иде.
Уйгынның ак аты, Чыңгыз ханның Сәтәре шикелле, әле бер җирдә, әле икенче җирдә калкып чыга, үзе күз иярмәс җитезлек белән сөңгесен уйната.
Мөхәммәдәмин сыргавылына ябышып катты, керфекләрен дә какмыйча орыш кырын күзәтә.
Кенәзне сөңге очына ал, кенәзне! дип кычкырып җибәрде ул берзаман, әйтерсең лә аның сүзләре шунда кадәр барып җитә иде.