Ун яше дә тулмаган әле аның, дип, ханны акламакчы итте Булат бәк. Керсенме соң?
Үзе генәдер бит?
Ничек кушсаң, шулай булыр, хан.
Малайның үзе белән генә күзгә-күз сөйләшәсе килә иде Мөхәммәдәминнең: чыннан да сәләтлеме, сөйләгәннәре дөреслеккә туры киләме? Әгәр барысы да рас килсә, ул малайга ярдәм кулын сузачак, гыйлем алырга булышачак.
Чатыр ишеге катында тулырак кына гәүдәле, калын иренле, тавык йомыркасы шикелле озынчарак битле малай күренде. Кыю икән, һич кыенсынмыйча:
И бөек хан, син безнең яклаучыбыз, киң күңелле, мәрхәмәтле атабыз, Ходай озын гомерләр, сәламәтлек, бәхетле патшалык насыйп итсен, дип, алдан өйрәтелгән сәламен дә җиткерде.
Рәхмәт, олан, диде Мөхәммәдәмин, малайдан күзен алмыйча. Инде үзең белән таныштыр.
Атым Мөхәммәдьяр, мулла кушкан исемем Мәхмүд. Атаем Хаҗи морза.
Бик хуш, Мәхмүд морза.
Мөхәммәдәмин, малайны сынау ниятеннән, сүзен шигырь белән башлап җибәрде:
Мәхмүд әсәрләнүеннән авызын ачкан килеш катып калды. Ул һич тә ханнан моны көтмәгән иде. Нинди күркәм шигырь, нинди күркәм тавыш? Менә кем икән ул чын шагыйрь!
«Кыйссаи Йосыф»ны мин дә яттан беләм, диде Мәхмүд бераздан.
Үзең дә шигырьләр чыгарасың, диләр, дөресме? дип сорады Мөхәммәдәмин.
Минем күңелем тулы шигырь, диде Мәхмүд. Тышка бәреп чыкканнары да шактый. Менә шуларның берсе:
Бик мәгънәле шигырь, диде Мөхәммәдәмин. Мондый шигырьләр чыгарырга иртәрәк түгелме икән соң?
Малай җилкәләрен сикертеп куйды:
Белмим, нигәдер күңелгә шундыйлар килә. Юмартлык турында, гаделлек турында, саранлык, ихтирам турында. Гаделлек турындагылары күбрәк.
Патшаларга да теш кайрыйсың икән, дип елмайды Мөхәммәдәмин.
Җиһан алар кулында бит, алардан күп нәрсә тора, диде Мәхмүд өлкәннәрчә гакыллылык белән.
Мин үзем дә каләм тибрәтергә маһир кеше, диде Мөхәммәдәмин. Минем күңелгә дә нәкъ синеке кебек җитди шигырьләр килә:
Әңгәмә озакка сузылды. Уртак тел тапты ике шагыйрь. Булат бәк арага кермәсә, очрашу әле дәвам итәчәк иде. Малайга кайтырга вакыт җиткән икән.
Мөхәммәдәмин аңа Кол Галинең «Йосыф китабы»н бүләк итте. Китап искиткеч затлы иде. Бик сөенде Мәхмүд.
Ышанам, син татарның күренекле шәхесе булырсың, морза, шигырь чыгару Ходай фарыз кылган иҗтиһат ул, диде Мөхәммәдәмин, саубуллашканда. Тик ир-егет шуның өстенә кулына корал тотып туган илен дә саклый белергә тиеш. Монысы сиңа минем васыятем.
1
Журҗан Каспий.
2
Тәсҗил рәсмилек.
3
Тоткаул каравылчы.
4
Калгай наместник.
5
Аталык тәрбияче.
6
Даруга өлкә.
7
Ку коры.
8
Ягы җәя.
9
Ту әләм.
10
Кәбәрткә мич арты.
11
Сыргавыл күзәтү манарасы.
12
Тәрсәнә арсенал.
13
Төмән гаскәр.
14
Ирәвел разведка.