Сайланма әсәрләр / Избранное - Фатхутдинова Фирузя Исламовна


Саҗидә Сөләйманова

Сайланма әсәрләр


Ач, шигърият, серләреңне

Саҗидә СөләймановаБу исем шигъри яңгырашы белән үк җанга якын, чөнки ул безнең чор шагыйрәсе. «Кеше барыбер кошлар нәселеннән», «Ач, шигърият, серләреңне, тылсымлы сүзләр өйрәт», «Киткәннәрнең юллары озын, көткәннәрнең көннәре озын» һ. б. гыйбарә-сүзтезмәләре халык иҗаты кебек үк күңелләргә береккән; алар телдән төшми, көндәлек матбугаттамы, радио-телевидениедәме һәрдаим кабатланып тора.

Саҗидә Сөләйманова иҗатының төп үзенчәлеге дә шундадыр, ягъни тарту көче булуында. «Аланнарда балан», «Кызыл каурыйлар» шагыйрәнең безнең студент елларында дөнья күргән китаплары. Әлеге затлы китапларны без кулдан төшермәдек сыман. Ул чорда шагыйрәләр дә әллә ни күп түгел иде бит. Безнең рухка аваздаш булырлык зур иҗат турында сүз алып барганда, әлбәттә, Саҗидә Сөләйманова иң алгы сафка чыгып басты кебек. Чын шигърияткә юлыгу бәхетеннәнме, без чиксез якты тәэсирле мизгелләр кичердек ул чакта. Һәм шунысы куанычлы: ул хисләр әле дә исән. Алар Саҗидә Сөләйманова шигъриятенең олылыгын, тирәнлеген даими искәртеп тора. Еллар шуны раслады: ул хәзерге заман шагыйрәсе дә!

Шагыйрә гомеренең иң матур чоры Әлмәт каласы белән бәйле. Әлмәт белән Чаллы арасы шагыйрьләр өчен бер сала күпере кебек кенә. Саҗидә апа Чаллыдагы «Ләйсән» әдәби түгәрәгенә еш кына кунак булып килгән. Яшь талантлар белән аралашкан. Ни кызганыч, озак еллар Чаллы каласында яшәсәм дә, минем үземә аны күрергә насыйп булмады. Әмма яшьләр утырышта «Бу шигырьгә Саҗидә Сөләйманова фатиха бирде» дигәндә, аларга канат үсеп чыккандай тоела иде. Бу инде шагыйрә сүзенең нинди көчкә ия булуы турында сөйлидер. Чынында, ул шигърияте белән безнең барыбызга да остаз иде.

Аның шигъриятенең үзәгендә соклану яшәп ята. Кешеләргә, тормышка, мәхәббәткә, яшәүгә соклану аша караш. Һәм ул сине һичшиксез әсир итә.

Юк, юк, соклану гына да түгел

Әҗәл белән шактый якалашканнан соң, яшәүгә мәңгелек күзләре аша керфек сирпегән Саҗидә апа ире Әдип Маликовтан кәгазь-каләм сорап ала. «Шигырь туарга азаплана бит әле», ди ул.

Шагыйрә йөрәгеннән үзәк өзгеч моң катыш искитәрлек оптимизм саркылып чыга. Җанны савыктыргыч көч тә бар кебек анда


Саҗидә Сөләйманова хакында «татарның Анна Ахматовасы, татарның Зөлфиясе бу» диләр. Күренекле әдибебез Хәсән ага Туфан: «Исеңдәдер, без синең әдәбиятка килүеңне сокланып, шатланып каршы алган идек. Татар поэзиясенең Анна Ахматовасы булачак бу, дип сөенгән идек. Әле дә шулай уйлыйбыз», дип яза. Шагыйрә дә, үз чиратында, җавапсыз калмый. «Ахматова түгел мин, бүтән», ди ул бер шигырендә.

Олуг әдибебезнең өметләре аклана. Халкыбызның көзге баландай тулышкан үзе ачы, үзе татлы милли моңы, әрнүе, көрәшкә чакыру рухы шигърияттә Саҗидә Сөләйманова булып ташып чыга.

Ахматова, Зөлфия, Саҗидә Сөләйманова

Әйе, ул үзе булып кала

«Саҗидәкәй, син язганнар, бөек Тукай әйтмешли, бигүк гали, бигүк нечкәдер. Мин синең язганнарыңда иҗатың белән шәхеснең тәңгәллеген тоям» ди язучы Кояш Тимбикова.

Якын дусларының берсе Ләбибә Ихсанова исә: «Һич арттыру түгел, ир-егетләрнең әйбәтләре белән янәшә торып иҗат итәсең», ди.

Саҗидә апа шигъриятенең җаннарны савыктыргыч көче турында әйткән идем инде. Шуңа дәлил итеп РСФСРның атказанган артисты Евгения Лисецкая хатыннан өзек китерәсем килә: «Мин бердәнбер улымны югалттым. Бар булган бәхетем, киләчәгем ул иде. Улымны Ленинградка туксан яшьлек әтием белән күрештерергә алып барган идем. Башына кан сауды. Бер ай эчендә малаем юкка чыкты. Оныгын югалту кайгысыннан әтием йөрәге ярылып үлде Үзем аңымны җуйганмын. Хәсрәт утында янар өчендер, исән калдым. Саҗидә Сөләйманова шигырьләре миңа яшәргә көч бирде, киләчәккә өмет уятты. Тирән кайгы базыннан чыгу өчен, алар миңа таяныч булды. Аңымны, акылымны җуймас өчен, мин ул шигырьләрне күңелдән ятлап сөйләп йөрдем»

Ни турында әйтсә дә, аның шигырьләреннән милли рух ургып чыга. Һәммәсе безнеңчә, үзебезчә күз алдына килә. Нәкъ шушы үзебезчәлеге белән ул башка халыкларны да дәвалый.

Яна, өзгәләнә, васыять итә шагыйрә. Әгәр дә без шагыйрә васыятенә тугрылыклы кала алсак, бик бәхетле милләт булыр идек сыман

Туган илгә, туган телгә

* * *

Гомер юлы да, тормышы да тоташ сикәлтәләрдән торган шагыйрәнең.

Әдип Маликовның «Гомер мизгелләре» китабы белән танышкач, моңа тагын бер кат инанасың. Шамил Маннапов әйтмешли, монда сугыштан соңгы чордан алып бүгенгәчә булган әдәби, сәнгати хәрәкәтнең, илкүләм барган хезмәтнең кайнар сулышын тоясың.

Саҗидә Сөләйманова сугыш чоры баласы. Әтиләрен яуга озатып, әниләренең, гомумән, гаиләнең терәге булырга алынган буын. Ләкин тормыш авырлыклары аны чыныктырган гына. Мөгаен, язмыш хәйләләрен нечкә тоемлап һаман алга атларга шагыйрәгә рухының көчлелеге, тормышны яратуы ярдәм иткәндер.

Ә уртак язмышның уен башы болай башланган.

Укытучы Малик аганы Тәтешле районындагы Югары Чаттан Аксәеткә күчерәләр. Авыл Советы рәисе Сөләйманов агай аларны фатирга урнаштыра. Бер йортта кыз, икенчесендә егет үсә икән

Шул чордагы бер-берсен белешүләр егетнең күңелендә кала.

Аннан армия хезмәте. Шуннан сугыш. Еллар үтә дә үтә. Исән-сау әйләнеп кайткан егетнең иҗади мөмкинлекләре дә өметле. Моны тоючы остазлары аңа Мәскәүдәге Әдәбият институтында укырга тәкъдим итәләр. Китә егет.

Барыбер язмышның хәйләкәрлеге җиңә. Мәскәүдәге улын каршыларга вокзалга бара Малик абзый. Төпчеге Илне дә ияртә. Гаделша агай да Саҗидәсен Урал аръягына озата. Кыз китә, егет кайта. Очрашу өчен нибары ике минут вакыт җитми Шулай да Уфа педагогия институтын тәмамлаган Саҗидә Әдипнең энекәшенә: «Абыеңа сәлам әйт!» дияргә өлгерә. Шушы «сәлам» ике яшь йөрәкне бәйләүдә төп сәбәпче була да инде. Сәламгә каршы хат яза Әдип. Хатлар, хатлар Башкортстан чигендәге Әбҗәлил районының Аскар урта мәктәбенә эшкә китә Саҗидә. «Үзебезнең Тәтешледә яки күрше районда да калырга мөмкин иде. Ләкин минем аз булса да сәяхәт итәсем, ят җирләрне, яңа кешеләрне күрәсем, элек күчмә халык булып саналган башкортлар белән танышасым килде», ди ул.

Аскар авылының кыргый гүзәллегенә чынлап та соклана кыз. Каенлыктагы һәр яфракның сары сагышы аның йөрәгенә коела. «Кайчагында бөтен дөньяга ишетелерлек итеп үкереп елыйсы килә. Бәхеткә, моңа вакыт калмый. Мәктәптә эш муеннан», дип яза ул Әдипкә. Егет гел Аскардан хәбәр көтә. «АскарМәскәү арасындагы хатлар миңа яшәү өмете бирде», ди.

Язмыш аларны Мәскәүдә очраштыра. Шуннан туган якта очрашулар. Ниһаять, ике яшь йөрәкнең тормыш юллары бергә бәйләнә. Аннан Минзәлә Йорт-җирсез, кеше өстендә көн итүләр. Уллары Илдар, кызлары Миләүшә туу сөенечен кичерүләр Әлмәткә күченеп баш өстендә түбәле булу шатлыгын нарасый кызларын югалту хәсрәте алыштыру Төпчекләре Әнвәрне алып кайтулары Болар барысы да шагыйрә йөрәге аша үткән. Һәммәсе аның көчле рухын сынаган. «Бигрәк мужественный кеше син, Саҗидә! Иҗатта да, тормышта да хатын-кыз, мужественный булмаса, шагыйрә булалмый». Бу сүзләрне олуг шагыйрь Наҗар Нәҗми аның вафатыннан соң язган.

Йә, бу юллар егетлек хакында сөйләмимени!

* * *

Саҗидә Сөләйманова шигыренә Мәсгут Имашев иҗат иткән «Ерак икәнен дә беләм» дип аталган Гүзәлия җыры без үскәндә бик популяр булды. Күпчелек җырларның язмышы шундый: халык теленә эләгеп дөнья гизәләр дә бормалы, урау юлларда кинәт юкка чыгалар. Әмма халык Гүзәлия җырын югалтмаган. Мәҗлесләрдә, туйларда мин аны әле дә еш ишетәм:

Хәер, Саҗидә Сөләйманованың байтак шигырьләренә көй язылган. Җырлар тарихында аларның һәммәсенең үз урыны бар.

Безгә, «Фал китабы», «Кызыл каурыйлар», «Аланнарда балан» китапларын ябырылып укыган яшьләргә, шагыйрә мәхәббәт лирикасы белән дә кадерле иде.

Саҗидә апаның ихласлыгына, йөрәк хисләрен бүтәннәргә күчерә алуына мөкиббән идек без.

Дөньяны азгынлык баскан бер чорда да, ягъни әле бүген дә ул шигърият күпләрне уйланырга мәҗбүр итә, игелеккә өнди.

Айдар Хәлим язганча, шагыйрәнең шәхсән мәхәббәте шәхси мәхәббәттән чагыштырыла алмас дәрәҗәдә өстен. Аның бөек мәхәббәте һәрчакта да бөек газап, бөек нәфрәт белән тәңгәл килә. Ул яктыда караңгылыкны, караңгыда яктылыкны онытмый торган камил шәхес

Саҗидә Сөләйманова иҗатына без кат-кат әйләнеп кайтканбыз икән, димәк, ул аңа лаек шәхес.

Шагыйрәнең әдәбият мәйданындагы исемен мәңгеләштерү юнәлешендә дә шактый эшләр эшләнде инде. Казанда, Башкортстан Республикасының Тәтешле, Яңавыл район үзәкләрендәге урамнарның берсе аның исемен йөртә, Әлмәттә исә шагыйрә исемендәге урамга һәйкәл дә куелган. Әлбәттә, әдәби мирасыбызны, әдәбиятыбызны саклау-үстерүгә дәүләткүләм игътибар сорала. Әлмәт шәһәре, «Татнефть» компаниясе бу юнәлештә үрнәк күрсәтә. Алар тырышлыгы белән шигърияттә үз урынын тапкан язучыларыбыз өчен 2006 елдан Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия һәм яшь иҗатчыларга стипендия бирелә башлады.

Шагыйрә әҗәл белән тарткалашкан елларда да иҗат итүдән туктамый. Тормышка мәдхия җырлый торган шигырьләр белән беррәттән «Гөлбадран» повестен яза. Берсеннән-берсе матуррак китаплар чыгару, аларның һәркайсын рус теленә тәрҗемә итү турында хыяллана. Ләкин аңа нәшриятта яткан соңгы кулъязмасының китап булып чыгу бәхетен татырга туры килми. «Сабыр канатлары» аның вафатыннан соң дөнья күрә. Шагыйрә үзе бакыйлыкка күчсә дә, иҗаты яши. Саҗидә Сөләйманова иҗаты халкыбызның рухи мирасы гына түгел, аның горурлыгы да

Фирүзә Җамалетдинова

Шигырьләр

«Ни белән үлчәнә үткән гомер»

Дөньяга килде бер кеше

1957

Сөюмени

1958

Язгы җилдәй

1958

«Колачлап иңләдем»

1959

Су буенда шәфәкъ алы

1959

Туган җирем дә түгел

1959

Ач, шигърият, серләреңне

1960

Кыр казлары

1960

Чишмә

Илһам Шакировка

1960

Эзләреңне саклый һәр буразна

Әткәй истәлегенә

1960

Хатлар язам

1960

Гел синең белән

1961

«Караңгылар алай кара түгел»

1961

Үкенмим

1961

Август

1961

Гел синең белән

1961

Кечкенә йорт бар тайгада

1962

Шофёр

1962

Бүген монда сәер бер тынлык

1962

Сынау

1962

Диңгез ярында

1962

«Бер исә җил, бер тына»

1962

Поезд бара

1962

Кыш үтмәгән әле

1963

Елга ага

1963

Күзләреңдә

1963

Юлларга чыксаң

1963

Машинада атлар

1963

Бәхет

1963

Иртәнге җилләрдә

1963

« Тиз кайт, әни»

1963

Киек казлар китә

1963

Янә килдем Минзәләгә

1964

«Көн эссе»

1964

Җырчы дустыма

(Венера Шәриповага)

1964

Хәерле сәфәрләр

1964

«Болыннарда сихри бер ямь»

1964

«Ак конвертта адрес»

1964

«Кичке шәфәкъ»

1964

«Чәчәкләр аланда»

1964

«Хисләр болыты»

1964

«Чәчкә хисләреңне, букет итеп»

1964

Саубуллашу вальсы2

1964

Җырланмаган җырлар

(Цикл)

«Саргаеп көйгәнне»

«Тәңкә карлар»

«Яр тулып бозлар акканда»

«Күзләреңнән нурлар агылганда»

«Күзләр белән күзләр очрашканда»

«Иртәрәк килмәдең»

«Кайдан синдә бу кадәр»

«Яңгыр ява»

«Табышмакның җаваплары кызык, »

«Яланаяк юлга чыгам»

«Бозлы диңгез ятса арабызда»

«Буранлы кышларым, яшенле җәйләрем»

«Болытларны ярып, нидер үтте»

«Синең куллар белән минем куллар»

«Чәчләреңне тарар идем»

«Кашларың кыйгач» дигәннәр»

1964

Йөрәк җыры3

1965

Яңгыр килә

1965

«Ымсындыңмы, күңел?..»

Еллар аркылы4

1965

Агым сулар5

1965

«Су буйларын буйлыйм»

1966

Урсал тауда6

1966

«Кар суы шаулап-гөрләп акты»

1966

Җирдәшләр

1966

Ерак икәнен дә беләм7

(Җыр)

1

Курыну югалтудан курку, кызгану.

2

М. Имашев музыкасы.

3

М. Имашев музыкасы.

4

Р. Бикбулатов музыкасы.

5

Р. Бикбулатов музыкасы.

6

Р. Нәгыймов музыкасы.

7

М. Имашев музыкасы.