Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Миннуллин Роберт Мугаллимович 7 стр.


Ә бездә бу изге эшнең башында, барлык демократик илләрдәге кебек үк, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы тора дисәм, һич тә ялгыш булмас. Әлбәттә инде, тел белгечләребезнең актив катнашлыгы һәм ярдәме белән. Телгә кагылышлы иң кыйммәтле документлар парламентта кабул ителә, иң кайнар бәхәсләр парламент сессияләрендә бара. Халык депутатларын күпме генә тәнкыйтьләсәк тә, парламент эшеннән канәгать булмасак та, алар үзләренең телгә кагылышлы вазифаларын ихлас күңелдән башкаралар дип ышандыра алам. Иң мөһиме, «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы Закон бар. Анда акка кара белән «татар теле дәүләт теле» дип язылган. Ә Закон үтәлергә тиеш. Ул Президентка да, министрларга да, республикадагы гап-гади гражданнарга да кагыла. Әгәр Закон үтәлми икән, монда Законның да, парламентның да гаебе юк. Димәк, әлегә дәүләтебез, гражданнарыбыз шундый, ягъни үзебез шундый. Ләкин без Законны ничек кенә булса да эшләтергә тырышабыз. Шул максаттан парламент тарафыннан телләр турындагы Законны тормышка ашыру буенча Программа да кабул ителде. Анда бурычлар Дәүләт Советына, Министрлар Кабинетына, һәртөрле оешмаларга, кыскасы, барыбызга да аңлашылырлык итеп татар һәм рус телләрендә язылган. Эшләргә генә кирәк! Кызганыч ки, эшләү җитми. Дәүләт Советының соңгы сессияләренең берсен күбегез хәтерлидер. Без анда мәсьәләне кабыргасы белән куйдык. Дөрес, сессиядән соң матбугатта депутатларны мыскыл итебрәк язылган мәкаләләр күренүен күренде. Әмма филолог иптәшләр «парламент»ның инглиз сүзе икәнен һәм «сөйләшү»не аңлатканын яхшы беләләрдер. Депутатлар нәрсә сөйләмәс тә, нәрсә генә тәкъдим итмәс. Ә сессия утырышларының төп нәтиҗәсе: ул карар булырга тиеш. Безнең сессия карары исә шактый саллы, эшлекле һәм вакытлы булып чыкты. Бу минем генә фикерем түгел, җәмәгатьчелекнеке дә.

Дәүләт Советы карарының кайбер урыннарын яңадан исегезгә төшереп китәм.

«Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният һәм милли мәсьәләләр, закон чыгару, законлылык, хокук тәртибе һәм депутат этикасы мәсьәләләре комиссияләренә «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турында» Татарстан Республикасы Законын бозган өчен административ җаваплылык хакында» Татарстан Республикасы законы проектын әзерләргә.

Татарстан Республикасы Президентына түбәндәге тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итәргә:

 1998 елны «Татар теле елы» дип игълан итү турында;

 «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турында» Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыруны һәм Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасын үтәүнең барышын оештыручы дәүләт хакимиятенең республика органын төзү турындагы мәсьәләне карарга.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына:

 Татарстан Республикасы халыкларының телләрен яклауның гарантияләрен гамәлгә ашыру буенча кирәкле барлык чараларны күрергә, шул исәптән Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Дәүләт программасын бюджеттан максатчыл финанслау өлешендә, законнар нигезендә бу максатларда ташламалы салым сәясәте уздырырга;

 Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм идарәсе органнары хезмәткәрләренең, шулай ук ике дәүләт телен дә белү һәм гамәлдә куллану хезмәт хакына 15 процентка кадәр өстәмә билгеләргә хокук бирүче халык хуҗалыгы тармакларының исемлеген Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертергә;

 2000 елга кадәр татар дәүләт милли университетын ачарга.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына «Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Дәүләт программасына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каравына тәкъдимнәр кертергә һәм, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән бергә, латинчага нигезләнгән графикага күчү чаралары планын эшләргә һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каравына кертергә.

Россия Федерациясе хөкүмәтенә татар телен һәм мәдәниятен, шулай ук Россия Федерациясенең башка халыклары телен һәм мәдәниятен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча федераль программа эшләргә, аларны 1998 елда финанслауны карарга дигән тәкъдим белән мөрәҗәгать итәргә».

Конгресста катнашучы делегатлар әлеге тәкъдимнәрне, һичшиксез, якларлар дип уйлыйм. Безне бигрәк тә латин графикасына күчү проблемалары борчый. Безнең һәрбер кылган гамәлебез төрле төбәкләрдәге татарларны берләштерү идеясенә хезмәт итәргә тиеш. Латинга күчүгә үз мөнәсәбәтләрен иң элек Башкортстанда, башка чит өлкәләрдә яшәүче татарлар әйтсен иде. Аларның фатихасын алмыйча, без бу зур эшкә тотына алмыйбыз. Мирфатыйх Зәкиевнең «Ватаным Татарстан»да чыккан проектына да фикер әйтелер дип уйлыйм. Конгресста бу хакта сүз күп булса да, ул барыбер Дәүләт Советында хәл ителсә дөресрәк булыр, мөгаен. Җитәкчеләр каршы килмәс, чөнки хәзер аларга барыбер, нинди графикада булса да, укырга да, язарга да җыенмыйлар. Икенчесе 1998 елны «Татар теле елы» дип игълан итү. Бу мәсьәләгә, ишетүемчә һәм белүемчә, битарафрак караш хөкем сөрә. Берәүләр артык мәшәкатьтән, эштән курка. Икенчеләр аның нәтиҗәлелегенә ышанып бетми. Өченчеләр исә бу идеяне үзләре башлап тәкъдим итмәгән өчен генә яклыйсылары килми. Кайберәүләр: «Башка елларны нишлибез соң?» дип тә сорыйлар. Минем җавабым бер генә. Әгәр 1998 елны «Татар теле елы» дип игълан итсәк, бик күп эш эшләнәчәк, алдагы еллар өчен дә ныклы база әзерләнеп калачак. Әгәр конгресс бу тәкъдимне хупласа, 1998 ел барлык татарлар өчен дә татар теле елы булачак. Читтәгеләргә дә, туган телебезне җанландырып җибәрү өчен, бер этәргеч булыр иде. Конгрессның яңа башкарма комитеты бу мәсьәләне үзенең эш планына кертер һәм контрольдә тотар иде, чөнки парламентның вәкаләте Татарстан кысалары белән генә чикләнгән.

Әлбәттә, татар теле республикабызда дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелсә, дәүләт төзелешенең бөтен өлкәләрендә дә ныклап кулланыла башласа, читтә яшәүче милләттәшләребез өчен дә әйтеп бетергесез таяныч булыр иде. Һәм без моны ничек кенә булса да эшләрбез дигән эчке бер ышаныч та бар күңелдә. Әмма мине бүген читтәге татарларның, татар диаспорасының язмышы, андагы татар теленең киләчәге ныграк борчый. Татар телен анда ничек саклап калырга? Менә бүгенге төп мәсьәлә кайда!..

Бүген татар теленә мөнәсәбәт төрле төбәктән, төрле каланчадан төрлечәрәк күренә. Бәхәсләрнең дә күбесе шунлыктан килеп чыгадыр, мөгаен. Әйтик, Татарстан җитәкчелегенең татар теленә булган мөнәсәбәте үзенә бертөрле. Татарстанның сәясәт һәм хөкүмәт элитасы, нигездә, рус тәрбиясе алган, татарча бераз аңласа да, рус телендә сөйләшә, укый, яза. Әмма законнар, карарлар, программалар кабул итү юлы белән татар теленең статусын күтәрергә тырыша, һәрхәлдә, ачыктан-ачык аяк чалмый. Зыялыларыбызның да иҗат белән шөгыльләнгәннәре генә татарча белә диярлек. Техника, физика, медицина өлкәсендә андыйлар бармак белән генә санарлык. Аларның да милләт җанлылары татар теле өчен, нигездә, рус телендә көрәшәләр. Ә чынында татар теленә бары тик иҗат кешеләре, филология, әдәбият, тарих галимнәре, милли хәрәкәт вәкилләре генә хезмәт итә. Аларның яшәү рәвешләре дә күбесенең татарча диярлек. Шуңа күрә аларга татар теленең бүгеннән үк дәүләт теле булуы зарур. Алар гаиләдә дә, балалар бакчаларында да, урта мәктәп белән югары уку йортларында да татарча тәрбияләнүне, татарча укытуны таләп итәләр, чөнки шунсыз туган телебезнең дәүләт теле була алмаячагын яхшы аңлыйлар. Бу бүгенге татар халкының иң прогрессив катламы, ягъни сәясәттә дә, милли хәрәкәттә дә «погода ясаучы» кешеләр. Конгресста да, нигездә, шундыйлар катнашадыр дип ышанасы килә.

Әмма халкыбызның башка катламнары да бар. Мәсәлән, республикабыздагы авыл халкы һәрвакыт татарча сөйләште, күпчелек авылларда татарча укыды. Ләкин алар XX гасыр башларыннан ук рус теленә омтылдылар, шәһәр татарларына кызыгып яшәделәр, балаларын чит авыллардагы рус мәктәпләрендә укытырга тырыштылар. «Балам рус мәктәбендә укымады, вузга керә алмады, кеше була алмады», дигән зарларны күп ишетергә туры килде, һәм алар, әлбәттә, хаклы иде. Менә шуңа күрә авыл халкының тел турындагы сөйләшүләребезгә дә, тел язмышына да әллә ни исләре китми шикелле. Аларның төп максаты бүген ничек булса да балаларын укыту, агроном, врач, инженер, экономист, юрист итү

Диаспора белән эшләр тагын да катлаулырак. Башкортстанда яшәүче татарларның тел проблемасы махсус чыгыш сорый торган проблема. Алар бу хакта үзләре дә әйтми калмаслар. Ничек кенә булмасын, андагы 1,5 миллионга якын татар безнең ярдәм белән үзләрен дә, телләрен дә саклап калырлар. Ә менә Россия өлкәләрендә яшәүчеләрнең телләре акрынлап бетүгә таба барганын күрмәмешкә салышсак, бу зур хата булыр иде. Чөнки күпчелегебез шул өлкәләрдә яши. Әйдәгез, уйлап карыйк. Практик яктан караганда, ягъни ата-ана күзлегеннән караганда, татарча урта мәктәп кирәкме аларга? Бу риторик сорау түгел. Бу андагы татарларның турыдан-туры тормышына, яшәү рәвешенә кагыла. Татар мәктәбен тәмамлаган бала укуын кайда дәвам итәргә тиеш? Әлбәттә, үз өлкәсендә яисә Мәскәүдә. Аларның барысы да Казанга килә дә алмый, кала да алмый. Димәк, рус өлкәләрендәге татарларның милли мәгариф системасы уйланылмаган. Дөрес, кайбер концепцияләрдә кайбер рус шәһәрләрендәге институтларда, педучилищеларда аерым татар бүлекләре ачу турында сүз бара. Андый уңай мисаллар да бар. Әмма биредә сүз фәкать педагогик вузлар турында, педагогик кадрлар турында гына бара. Шулай булгач, без моннан соң да иң яхшы очракта да андагы авыл мәктәпләрендә атнага берничә сәгать татар теле һәм әдәбияты укыту белән канәгатьләнергә тиеш булабыз. Рус өлкәләрендә яшь буын инде бүген үк русча гына сөйләшә. Ә алар берничә миллион татар дигән сүз.

БДБ илләрендәге, шулай ук ерак чит илләрдәге милләттәшләребезнең татар теленә булган мөнәсәбәтләре бөтенләй башкачадыр. Анда хәзер без күз алдына китергән татар мәктәпләре дә, татар класслары да була алмый, һәр илнең үз законнары, үз мәгариф системасы, үз тәртипләре. Алар өчен иң мөһиме телләрен, җырларын, моңнарын онытмау. Биредә алар өчен мәдәни чаралар кулайрак. Бездә чыккан китапларны, газета-журналларны укыштырып барырга алар, әлбәттә, безнең латин графикасына күчүебезне көтәләр.

Күрәсез, бу мәсьәләдә барыбызга да ярый торган, барыбыз да яратырлык уртак бер фикергә килү авыр һәм катлаулы бер хәл. Тел дигән юрганны һәркайсыбыз үзенә тарта. Ә уртак бер концепция барыбер кирәк булачак.

Тагын бер куркыныч әйбер бар. Безнең кайчакларда, эйфориягә бирелеп, татар телен бер елда, ике елда дәүләт теле итәсебез килә башлый. Ләкин татар теленең статусын күтәрү елдан-ел авырая гына барачак. Ни өчен дигәндә, Татарстан дөнья күләменә чыгып бара. Башка регионнарда да шул ук процесс. Безне олы дөньядан аерып торган совет системасы яшәешебезне дә, телебезне дә күпмедер дәрәҗәдә консервациядә тотты. Хәзер исә дөньяның капкалары ачык. Булдыклы егет-кызларыбызның, бай балаларының карашлары бүген чит илләрдә. Моның өчен, һичшиксез, иң элек рус теле, инглиз теле, һич югы, төрек теле кирәк булачак. Менә шуңа күрә бүгенге элитаның, бай сәүдәгәрләрнең, хәтта милләтпәрвәрләребезнең дә балалары нәкъ менә престижлы инглиз яисә төрек лицейларында, Төркиядәге, Европа илләрендәге университетларда белем ала. Ә татар гимназияләрендә, гадәттә, гади халык балалары һәм безнең кебек кайбер беркатлырак иҗат кешеләренең балалары гына укып йөри. Бу татар теле моннан соң да гади авыл халкына гына, шәһәр ярлыларына гына, шулай ук әлеге дә баягы шул иҗат интеллигенциясе һәм галим-голәмә өчен генә булып калу ихтималын тагын да көчәйтә дигән сүз. Моңа каршы торуның бер генә чарасы бар. Ул да булса татар мәктәпләрендә телләр укытуның системасын яисә методикасын тамырдан үзгәртү. Татар мәктәбен тәмамлаган бала, татар теле белән беррәттән, рус телен һәм чит телне дә бердәй яхшы белеп чыкканда гына, башка зур халыклар белән аралашырлык татар кешесе булып җитешә алачак.

1997

Бер балага ярты китап

(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)

Акча сораган кешене беребез дә яратмый, акча сорый башласалар, хәтта балаларга да ачу килә. «Болай да ашарга-эчәргә көчкә җитеп бара, өстәвенә сез аптыратасыз», дип җавап кайтарасың. Хатының акча таптыра башласа да: «Каян алыйм мин ул акчаны, мин бит урлаша белмим, шул бер зарплатага яшим», дип акланырга тотынасың. Шуңа күрә мин акча бүлеп утыручы җитәкчеләребезнең хәлләрен бик яхшы аңлыйм, аларның хәлләренә дә керергә тырышам. Сизелеп тора: без трибунага күтәрелүгә үк, аларның кәефләре кырыла. Ләкин алар үзләре дә безнең хәлне аңласыннар иде. Ни өчен дисәң, мәдәният, әдәбият, сәнгать әһелләренең, мәгариф һәм фән кешеләренең, сәламәтлегебезне саклаучыларның башка чаралары юк, алар да шул безнең балалар, хатыннар хәлендә. Алар фәкать бюджет акчасына гына көн итәләр, бөтен карап торганнары шул бюджет. Трибунага чыгып, публично теләнүебез дә һич кенә дә рәхәт тормыштан түгел. Оят икәнен дә беләбез, ләкин барыбер теләнәбез. Ирексездән бөек Тукайның «Теләнче» шигыре искә төшә:

дип язган иде ул ХХ гасыр башында. Хәзер гасыр бетеп бара. Чыннан да, ныклап исәпләп карасаң, башка өлкәләргә киткән миллиардлар белән чагыштырганда, без тиеннәр генә сорыйбыз. Мин шуны гына аңлап бетерә алмыйм: безгә минималь социаль стандарт белән исәпләнгән һәм шуннан соң ике тапкыр кыскартылган бюджет тәкъдим ителә. Безгә калса, бу без үзебез үк кабул иткән Татарстан Республикасының социаль-экономик прогресс программасы белән бик үк туры килеп бетми. Һәрхәлдә, прогресс турында сөйләшү уңайсызрак. Мин, халык депутаты, комиссия рәисе, мәдәнияткә, мәгърифәткә, фәнгә булган битараф карашны, сәер мөнәсәбәтне каләмдәшләремә һич кенә дә аңлатып бирә алмыйм. Бюджет юрганының кыска икәнен аңлыйм, ләкин Әхсән Баян белән Зәет Мәҗитов кебек танылган шагыйрьләребезнең 70 еллык юбилейларына да китап чыгара алмый интегүләрен берничек тә аңлата алмыйм. Хәлебезнең авыр икәнлеген аңлыйм, ләкин Г.-Х. Андерсен исемендәге Халыкара Почётлы премия лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевнең 70 яшенә кадәр «хрущёвка»да гомер итүен, әле һаман шул «хрущёвка»сына да телефон кертә алмыйча йөрүен берничек тә аңлата алмыйм. Шулай ук бөек әдибебез Нәкый Исәнбәтнең утызтомлык әсәрләре, басылмыйча, нәшрият киштәләрендә тузан җыеп ятуын берничек тә аңлатып булмый. Казанда бик матур мәһабәт административ биналарның бик тиз генә төзелүен хуплыйм һәм аңлыйм. Ләкин күптән планлаштырылган Концертлар залының яисә Милли китапханә бинасының һаман да төзелә башламавын, Композиторлар берлеге белән Язучылар берлеге урнашкан биналарның, ягъни архитектура һәйкәлләренең ярым җимерек хәлдә булуларын берничек тә аңлатып булмый. Мин аңламаган шундый әйберләр бик күп, ләкин бу бөтенләй надан икән, берни дә аңламый икән дип әйтмәсеннәр дип, мин аларның барысын да сезгә әйтеп тормыйм. Тел турында сөйли-сөйли дә безнең телләргә телчә чыгып бетте. Безнең сүзләргә колак салучы, аларны ишетүче генә юк. Хәтерләсәгез, узган сессияләрнең берсендә телләр турындагы Законның үтәлешен тикшердек. Саллы гына карар да кабул иттек. Аңа игътибар итүче булмады. Карарның күп пунктлары үтәлмәгән килеш. Бу инде Законны гына санга сукмау түгел, ә Дәүләт Советы белән дә исәпләшергә теләмәү дигән сүз. Шуның бер дәлиле: киләсе елга, телләр турындагы Законны тормышка ашыру өчен, бюджетка 6 миллион сум акча бирү каралган. Күренеп тора: күз буяу өчен генә куелган сан. Моның белән татар телен дәүләт теле итеп булмаячагын барыбыз да белеп тора.

Назад Дальше