Ул кич, ул төн Тәрәзә чиерттеләр. Ишекне Гөлбану үзе ачты. Тәрәзәдән төшкән сүрән генә яктыда Гөлбану ике какча гына, ябык кына сынны шәйләде.
Апай, безне фатирга кертмәссеңме икән?
Кемнәр буласыз үзегез?
Без, апай, ерактан, Магниттан киләбез
Гөлбану хәлне шунда ук аңлады: качкыннар. Кертсә, үзенә кыен, кертмәсә Юк-юк
Әйдәгез
Түр якка үтә башлаган кызлар артыннан балавыздай сап-сары итеп кырып юылган идәндә пычрак катыш канлы эзләр калды.
Балакайлар Гөлбануның аптырашлы карашы кызлар кигән ботинкаларга төште аяк киемнәренең табаны юк иде.
Кызларны Гөлбану тагы ике көн яшереп яшәткәч кенә озатты. Аларга иске галошлар табып алып кидерде. Кызларны озатуга бер ай дигәндә, бәла үз башына килде: ФЗӨгә җибәрелергә тиешле исемлекнең иң башында аның Мәдинәсе тора. «Бәләкәй бит әле ул, яше җитмәгән!» дип, Гөлбану тавышланып, елап йөреп карады тыңларга да теләмәделәр. Ахырда ул Ихсанбайның, ат эчерергә чыкканын каравыллап торып, каршысына чыкты. Гадәттә, Гөлбану яхшырак киенеп урамга чыкса, Ихсанбай хатыны тәрәзә пәрдәләрен җәһәт кенә тартып куя. Берәр җиргә киткән чагы булды микән Сәбиләнең бу юлы ул-бу тоелмады.
Ихсанбай, гадәттә, атын кеше су алган коедан байтак югарыда эчерә. Кое янында туктап тормастан, Гөлбану да елга үренәрәк китте.
Күрше су юлын ялгышкан түгелме?
Гөлбану Ихсанбайның тел төбен аңламамышка салышты:
Миңа бит ни мунчага елга суы кирәк.
Кияү керткәнсеңдер дияр идем, кияүгә мунчаны иртән иртүк ягалар.
Сугыш күп нәрсәне бутады, Ихсанбай. Иртән дигәнең кич була, кич дигәнең иртән була.
Әгәр бу буталулар синең белән минем файдага булса, хәтта сугыш та начар түгел, Гөлбану.
Авызыңнан җил алсын, Ихсанбай!
Алла-а Шаяртырга да ярамый икән лә
Үзең күреп торасың: шаяру кайгысымы миндә?
Ярдәм итәм мин сиңа, Гөлбану, тик
Гөлбануның йөзендә аптырау катыш өмет кабынды:
Чынлапмы, шаярмыйсыңмы?
Чынлап, шаярмыйм, тик хакын үзең беләсең
Ихсанбайның мырылдау дәрәҗәсендә шыпырт кына әйткән сүзеннән Гөлбану колакларына тиклем кызарды. Ихсанбайның игътибарыннан, әлбәттә, бу кызару да, баеп барган кояшның кызгылт нурында аеруча нәфис күренгән Гөлбануның тән сызыклары да читтә калмады. Шәп инде, шәп Гөлбану, әйтеп бетергесез. Нечкә генә кыз чагында да бу тән аны татлы бер сагышка сала иде, хәзер дә, хатын булгач та. Аның Сәбиләсендә шушы хатын матурлыгының, һичьюгы, яртысы гына булсачы Су үренә бу хатынның нигә килгәнен шунда ук төшенде, әлбәттә, Ихсанбай. Исемлекне дә бит ул үзе төзеде. Белә ул Мәдинәнең яше җитмәгәнен. Бөтенесе дә дөрес бара, Ихсанбай уйлаганча. Һашимның Ихсанбайга һәрчак бүре күзләре белән караган чандыр каракаен кайталмастай җиргә озатканда да начар булмас иде дә, ул чагында Гөлбанудан күңелен биздерәсе була. Ә авызына үзе килеп кергән сары майны кайсы ирнең йотмый кире төкергәне бар? Бер сөйгәнем аркасында алтмыш сөймәгәнне сөярмен, дигәннәре шул, ахры
Йөзеннән шул елмаюы китмәгән хәлдә, Гөлбану чиләкләренә иелде, Ихсанбай аның куш беләзек кигән йомры беләкләренә, изүеннән күренеп торган шома муенына, күлмәк аша да үзенең тыгызлыгын сиздергән күкрәкләренә дикъкать белән каравын дәвам иткән хәлдә пышылдауга күчте:
Бүген кич Шушында көтәм!
* * *
Ул кичне Гөлбану капма-каршылыклы хисләр белән көтеп алды. Урык-сурык искән көчле җил кырдагы учакның сүнеп барган күмерләрен балкыткандай, Гөлбануның да исенә Ихсанбай белән бәйле төрле вакыйгалар төште. Кичке савым вакытында үзенең нәрсә эшләгәнен, кайсы сыерын сауганын-саумаганын үзе дә төшенмәде. Сәнәк сорап эндәшкән күршесенә көрәк, көрәк сораганга чиләк тоттырганын үзе дә абайламады.
Хәтер, хәтер Әнә ул, Ихсанбай, киртә арасыннан башын тыгып, Гөлбануны уйнарга чакыра. Кулында ике конфет. Шуның берсен яңа гына йокыдан тору аркасында чәче-башы тузган Гөлбануга суза.
Кем билде?
Әни.
Миңа дамы?
Сиңа да.
Тәмлекәй
Ыһы Бездә ишшү бар!
Тагын биләсеңме?
Ыһы. Тик син миңа кәләш буласыңмы?
Булам.
Менә алар Акъелгада су керәләр. Елганың җәелеп киткән җиренә Ихсанбай җәлпәк ташлар ыргыта.
Бер кәләш! Ә-ә, юк, икәү. Икәү, Гөлбану, икәү! Малай шатлыгыннан үрле-кырлы сикерә, кызыкай ашык-пошык киенә башлый.
Кая барасың?!
Кайтам.
Нигә?
Шәп булгачтын, әнә кәләшләрең белән уйна!
Хәтер, хәтер Әнә алар, Гөлбану белән Ихсанбай, бер парта артында утыралар. Мәктәпкә йөрткән букчаларында дәфтәр, китап, кара савытыннан башка тагы әллә күпме нәрсә бар. Ихсанбайныкыннан башлыча икмәк чыга һәм нәкъ ике өлеш. Гөлбануның да букчасы бөтенләй буш йөрми: кипкән корт, эремчек, талкан, шомырт, чия, җиләк Әнисе җыйнак, пөхтә кеше булды. Башкалар ашаганда, балам авызларына карап утырмасын дигәндер инде.
Дәрес башланса, парта астыннан китә алыш-биреш, пыш-пыш килеш: Гөлбану үз күчтәнәчен, Ихсанбай үзенекен суза. Бу икәүнең чамадан тыш татулыгын укытучы апалары өнәмәде шикелле: беркөнне дәрес вакытында икесен ике партага аерып утыртты. Шушы хәл аларның язмышын билгеләде. Ихсанбай, башын аска иеп, иренен канатканчы тешләп, Сәбилә партасына утырды, ә Гөлбану көтелмәгән хәлдән сүзсез калган килеш Һашим партасына. Сәбилә шулчак ахирәтләренә тәкәббер, җиңүле караш ташлады, куанычыннан авызы колагына җиткән Һашим үзен-үзе белешми кул чапты. Тик шатлыгы озакка бармады Һашимның. Тәнәфескә чыгу белән, Ихсанбай Һашимның май чәчкәседәй елмайган йөзенә тукмактай йодрыгы белән кундырды. Тиктомалга, эндәшми-нитми китереп сукты
Шушы көннән башлап ризык та йөртми башлады Ихсанбай.
Хәлле яшәгән Сәбиләнең үзенә тәмле-томлы сузуына да шулай ук карамады. Бишенче классны бетерүгә, Гөлбануның әнисе авырып түшәккә ятты. Гөлбану әнисе урынына фермага бозау карарга китте һәм шул китүдән мәктәпкә кире әйләнеп кайтмады.
Яшь кенә көе нужа баскан, эшкә җигелгән Гөлбану кичләрен соң ятты, таң белән үк торды. Яшьтәшләре белән клубка, утырмаларга да йөри алмады. Бердәнбер тапкыр Сабантуйга җыенган иде ул, анысы да
Хәтерендә: әнисе сандыктан тасмалы күлмәк, укалы җилән, кызыл итекләр чыгарып алдына куйды.
Кызым, инде зур үстең, шушыларны киеп бер йөреп кайт әле.
Абау Шушындый киемнәрең дә бармыни синең, әни?! Нигә бер дә күрсәтмәдең ул?
Бәләкәй идең бит
Ә нигә үзең бер дә кимәдең?
Әллә инде Үзе турында сөйләргә яратмаган әнисе бу юлы да бер сүз дә әйтмәде.
Гомерендә күрмәгән затлы киемнәр һушын алды Гөлбануның. Үзенең унбиш яшендә яшьтәшләреннән буйчанлыгы белән аерылып торган кызга итекләренә тиклем ятышлы булды. Балтырларының кунычы хәтта кысыбрак торгандай. Ә күлмәге җиләне Биле бик нечкә икән шул Гөлбануның. Кызлар тамчыгөл дип көләләр Әнисе генә менә Гөлбануның чәчләрен үреп бетерә алмый мыштырдый. Юкка үзе тотынмады. Чулпыларына тиклем бар бит әле!
Тизрәк үрче, әни, чәчемне!
Кабаланма, халык яңа кузгала гына башлады.
Чәчен икегә аерып үргән, толымнарын калку күкрәге буйлап төшергән, тасмалы күлмәк, укалы җилән, биек үкчәле кызыл итек кигән Гөлбану көзгедән үз шәүләсен күргәч телсез калды: искитмәле сылу кыз икән лә ул! Әмма шулчак Шәһәрбануга әллә ни булды:
Кызым, диде ул шикле бер тавыш белән, бу киемнәрне сиңа кидереп әллә ялгышам инде?
Нишләп, әни?
Әлләче Йә, ярый. Кайсы ананың баласының куанганын күрәсе килми. Шәһәрбану да йомшарды. Хозыр-Ильяс юлдаш булсын инде үзеңә.
Сабантуй булган җиргә Гөлбану турыдан, үзләренең абзар артыннан гына чыкты. Әй шул елгы җәйнең ямьлелеге, байлыгы! Абзар артында үлән билгә җитеп үсеп, шау чәчкә атып утыра иде бит! Гөлбану үзе атлый, үзе елмая. Хәситәсендәге, чулпыларындагы, беләзекләрендәге тәңкәләр дә, бер-берсенә сүз кушып, чылтыр-чылтыр көләләр төсле. Их! Гөлбану бүген дөньясын онытып, онытылып бәйрәм итәчәк! Фермага аның урынына әнисе бара. Тик менә әллә нишләп ахирәтләрен көтмәде. Япа-ялгызы чыгып китте
Озаграк җыенганмы ул килгәндә Сабантуй шактый кызган иде. Кызлардан беренче күргән кешесе Сәбилә булды. Бала итәкләр салдырып, яңа күлмәк тектереп кигән киюен, әмма аның коры сеңердән торган тәненә һич кенә дә килешми шул: карачкыга кидергән капчык кебек асылынып тора. Гөлбануны күргәч, төсе бозылып китте бит әле моның. Кәеф шәп чагында нигә әле моны бераз ирештереп алмаска?
Сәлам кызларның асылына! Гөлбануның сәламеннән Сәбиләнең тире белән сөяктән торган юка йөзе тартышып, агарып китте, үзе шулай да сер бирмәскә тырыша:
Сәлам.
Көрәш кайсы җирдә, ахирәт?
Мин дә шунда барам бит
Әйе, әйе Көтмәгән Сәбилә Гөлбануның бу дәрәҗәдә киенеп килерен, уйламаган. Гөлбану бу тәкәббер килбәтсезнең кикриген бер шиңдергәч, кирәген биргәнче шиңдерергә булды:
Ихсанбай көрәшә микән?
Сәбилә капыл күтәрелеп Гөлбануга карады, Гөлбану аның күзләренең кызарып шешенгәнен шунда гына абайлады.
Гөлбану Сәбилә аннары сүз таба алмагандай тотлыкты, мин сиңа әйтермен дигән идем Без бит Ихсанбай белән
Гөлбануның да аны тыңлап бетерергә көче җитмәгәндәй булды, йөрәгенең нидер сизенеп дөп-дөп тибә башлавын җиңәргә тырышып көлеп җибәрде:
Нәрсә? Ихсанбай дисеңме? Сиңа гына әллә кем бит ул! Гөлбану үзе көлә, ә үзенең тавышы бер дә табигый чыкмый. Кешеләрне үзенә әйләнеп карарга мәҗбүр иткәнче көлә-көлә, Сәбиләдән аерылып, мәйданга җыелган халык эченә кереп китте Гөлбану.
Алан гөр килә. Чабышка әзерләнгән малайлар дәрәҗә саклап ат өстендә утырып торалар. Атка менгән ир-атның холык-фигыленең үзгәрүен элек тә күзәткәне бар Гөлбануның, ә инде аларның ярышка әзерләнгәннәре чамасыз үзгәрә. Менә ул үзе ир-ат булып туса, ат өстеннән төшмәс иде, мөгаен.
Башта көрәш була икән Гөлбану көрәшчеләрне карарга баскан түгәрәккә килде. Ихсанбай да шушында. Ул бик җитди, күрәсең, көч сынашмакчы. Эреләнебрәк тә киткән шикелле ул: җиденчене бетергәч, шәһәргә барып, ниндидер җирдә укып кайтты бит. Тыштан тыныч күренсә дә, кара бөдрә чәчләре астында ялтыраган зәңгәр күзләре аерым бер дәрт белән янгандай. Соңыннан гармун да тартыр инде ул, яныннан кыз-кыркын өзелмәс. Яшьләр генә түгел, өлкәнрәкләр дә яныннан китмәс. Үзенә төбәлеп карауны тойдымы, Ихсанбай да күрде Гөлбануны. Күрде дә шаккатты. Таныган да, танымаган да кебек. Беразга гына күзләре очрашты. Оялмады Гөлбану, керфекләрен элеккедәй аска төшермәде: ул бит бүген авылның бөтен егетләрен дә үзенә гашыйк итәргә килгән!
Ихсанбайга Һашим белән көрәшергә туры килде. Болар иң соңгылар, кем җиңә, шул җиңүче була. Иң соңгы мәлдә Ихсанбайга әллә нәрсә булды Гөлбану күз ачып йомган арада Ихсанбай Һашимның астында ята иде. Һашимның уң кулын күтәрделәр. Хатын-кызлар җиңүчегә алып килгән бүләкләрен бирә башладылар. Гөлбану да янчыгын Һашимга сузды
Ат чабыштыру тәмамлангач, бию башланды. Монда инде урынында түзеп тора алмады Гөлбану. Үзендә шулкадәр дәрт, осталык яшеренеп ятканын, дөресен әйткәндә, ул үзе дә белми иде.
Шәһәрбануда бар икән бер кыз! дигән тавышлар ишетелде аның колагына.
Менә сиңа йомыкый
Кыз түгел, су сөлеге!
Ут!
Ул көнне Гөлбануга Тирәкледән дә матур җир, аннан да бәхетле кеше юк кебек тоелды. Яшьләр белән бергәләп «Наза» уйнарга баскан чагында кемдер аның учына кәгазь тоттырып китте.
Уен да кызды ташлап китүе жәл, учындагы кәгазь дә тынгы бирми. Һашимнан гына булмаса ярый ла Җитмәсә, янчык тоттырды бит әле шуңа. Кызыксынуы җиңде Гөлбануны. Читкәрәк китеп, тирләгән учында укмашкан кәгазьне ачты. «Гөлбану, сине су буенда, тирәкләр янында көтәм». Их, Ихсанбай! Үзе! Күпме көтте шушы минутларны Гөлбану, йөрәгенең януын баса алмыйча каеннарны кочты, ай тулса, кавышу сорады, йолдыз атылса, Тәңредән Ихсанбай күңеленә үзенә карата сөю ялварды. Ниһаять, ишетте Илаһ, иреште теләгенә Гөлбану, морадына җитте! Рәхмәтем зур сиңа, Тәңрем!
Гөлбану Ихсанбай көткән тирәкләр янына ашыкты, үзе елый, үзе көлә.
Гөлбану! Кызым, тукта әле, кызым!..
Инәлгәнгә дә, боерганга да охшаган тавыш Гөлбануны хыял дөньясыннан чынбарлыкка кайтарды, каршында башыннан кара шәле мәңге төшмәгән, ут шикелле янган кара күзләрен үзенә төбәгән Фәүзия карчыкны күргәч, Гөлбану куркып артка чигенде.
Кая юл тоттың, кызым? Тавыш һаман да боерулы, буйсындыручан.
Мин ни Ихсанбайның әнисенә ни дип җавап бирергә белми аптырап калды Гөлбану, мин ни кайтыйм дигән идем, соң бит инде
Әниең дә көтәдер, әйе, соң, кайтырга кирәк, ләкин бит авыл, карчык ияге белән Гөлбануның килгән ягына ымлады, артыңда!
Бу үткен, үтәдән-үтә караучы караштан болай гына котыла алмасын аңлады Гөлбану. Һәм, гомумән, нигә курка әле ул бу инәйдән?
Шушы кеше көн саен мәктәпкә киткәндә улының букчасына Гөлбану өчен өлеш салмадымы? Ә Гөлбанулар йортына кытлык килгән чакларда аларның нигезләренә ризыкны аз калдырып киттеме? Әлбәттә, Фәүзия боларны төнлә, кеше күрмәгәндә эшләде, әмма Шәһәрбану да, Гөлбану да бу Хозыр-Ильясның кем икәнен күптән төшенгәннәр иде. Аннан соң, Ихсанбайны дөньяга тудырган кеше кайчан да булса дөресен белергә тиештер бит?
Кызыл итегеннән дә, кызыл күлмәгеннән дә ныграк кызарган Гөлбану сүз башлады:
Мин, без Ихсанбай көтә мине!
Ихсанбай, Фәүзия кара-кучкыл йөзендә ак сызык булып каткан иренен көчкә аерган кебек, ә куллары Гөлбануга сузыла. Нишли ул? Кочакларгамы, әллә буаргамы җыена?
Инәй! Гөлбану маңгаеннан, аркасыннан салкын тир бәреп чыгуын тойды.
Син син, кызым, беркайчан да Ихсанбайның кәләше булмаячаксың! Ишетәсеңме, беркайчан да!
Син, инәй, ни сөйлисең ул? Ни зыяным тиде сиңа?! Гөлбануның йөрәгеннән чыккан иңрәү Фәүзиянең күңелен чак кына да йомшартмады шикелле.
Син һаман аңламадыңмы, кызыкай?! Бу киемнәр дә, Ихсанбай да сиңа бәхет китермәячәк! Сал аларны, ташла, утка як
Куркынган Гөлбану, артка чигенә барып, агачка бәрелде, аннан коты алынып, килгән ягына, авылга таба йөгерде.
* * *
Шушы вакытта Гөлбануларга каршы гына салынган урыс капкалы йортның бердәнбер варисы булган Ихсанбай тармакланып үскән тирәк төбендә Гөлбануны көтте. Бүгенге Сабантуйның үзенә җиңү китермәвенә артык хафаланмый ул, әмма аны калак сөягенә салучысы кем бит әле! Һашим! Теге вакытта мәктәптә шуның муенын борырга өлгермәгәненә үкенә хәзер Ихсанбай. Шәһәргә олагуы шәп булган иде дә, кайткан бит әле. Ихсанбайның җиңелүе Гөлбанудан да булды шикелле. Үзенең киемнәре, төс-сыны белән кинәт килеп чыкты. Башка берәү белән дә көч сынашып карамастан, Ихсанбай Һашим белән көрәшергә булды. Шулай да Гөлбануны күреп каушамаса, бирешмәс иде әле Ихсанбай. Әле дә ничек каршыларга белми ул Гөлбануны. «Кәләшем бул, гомерлек ярым бул!» дисә, ни дияр икән? Улының бу тәкъдименә әтисе ничек карар тагы? Эчеп алган саен: «Мин бөек хан токымы!» дип күкрәк сугарга яраткан нәрсә хәерче кызы кирәкми безгә дияр микән? Бәлки, әнисе күндерер әтисен? Башка күршеләре белән ияк кагып кына исәнләшсә дә, Гөлбануны да, аның чирле әнисе Шәһәрбануны да ифрат якын күрә бит ул. Әйе, бар өмет әнисендә. Тизләтмәсә, Ихсанбай Гөлбанудан тиз арада колак кагачак. Бүгенге Сабантуй Тирәкленең генә түгел, күршедәге Сабаклы егетләренең дә күзен ачты. Ә Һашим?.. Ихсанбай, күзләрен йомып, тешен шыгырдатты: Гөлбану бит шуңа, шул ятимгә янчык бүләк итте!
Ихсанбай!
Гөлбану! Әмма аның куанычы бушка булды: күзен ачканда, йөзенә елмаю галәмәте чыгарып, Сәбилә басып тора иде. Син?
Әйе, мин Сәбилә, ике кулын алга сузып, аңа омтылды. Әйе, мин Читкә тибәрмә мине, ялгыз итмә! Ул ул бит сиңа беркайчан да килмәячәк
Нәрсә сөйлисең син? Ихсанбай аның изүен йомарлап тотып алганын үзе дә сизми калды. Артымнан каравыллап йөрүеңне кайчан ташлыйсың син?!