Иясез шатлык - Закирова Эльмира Мизхатовна 2 стр.


Бик якынаеп та китмичә, артык ераклашмыйча да, җылы итеп хушлаштылар. Таһирның рейсы алдарак иде: ул Нью-Йоркка очты. Берничә сәгатьтән Алсу да Казанына алып кайтасы самолёт трабыннан күтәрелә иде.

Туй алдыннан

«Исәнме, кадерле Алсу!», «Хәерле көн, матурым!» Таһирның сәлам хатлары һәрвакыттагыча җылы, сагынулы. Ул инде Нью-Джерси штатында зур йорт сатып алырга хыяллана. Бөтен проектларын Алсу белән уртаклаша. Ике йокы бүлмәсе, зур кунак бүлмәсе, ашханә, балалар бүлмәсе, эш кабинеты Кайсы бүлмә кайда ничек урнашачак, хәтта схемасын җибәргән! Сөйләсәң, кеше ышанмас, әкият, диярләр. 14 февральдә Гашыйклар көнендә   кызның өенә купшы чәчәк бәйләме китерделәр. Таһир сюрприз ясаган! 8 Мартта да, кыңгырау төймәсенә басып, ишектән шундый ук ал, зәңгәр, шәмәхә чәчәкләр бәйләмен тапшырдылар. Таһирдан! Алсу бермәл үзен әкияттәге Золушка сыман хис итте. Бар да сораша, соклана, бәхет юрый, «күз генә тимәсен, берүк» дип кабатлый. Егет ягы инде туйга әзерләнә башлаган. Туйга кадәр Таһир тагын бер сәяхәт проекты белән яна. «Кая барыйк, сайла!» дип язган һәм төрле вариантлар тезеп төшкән. Венгрия, Чехия, Скандинавия илләре, Төркия Барысы да таныш. Кыз уйга калды. Аннары тыйнак кына үз тәкъдимен язды: «Бәлки, Хорватия? Минем анда булганым юк әле»

Сәяхәт август аена планлаштырылды. Шунысы кызык: Таһир кызның кулын сорарга сәяхәткә кадәр килерме, аннан кайткачмы? Ә туй, көзгә кергәч, Сөмбелә йолдызлыгында узачак, Алсу туган айда. Таһир менә шундый туган көн бүләге ясамакчы! Анысы анысы, тик бер ләкин бар Алсуга табиблар калкансыман бизен алдырырга кирәклеген гел әйтә тордылар. Ул һаман суза килде, артык әһәмият бирмәде. Ә хәзер, туй ыгы-зыгысы башланганчы, бу мәшәкатьтән тизрәк котыласы килә иде аның. Тизрәк, тизрәк! Менә хәзер, бүген үк! Кызганычка каршы, сәяхәтне күчерми дә булмас Тик Таһирга бөтенесен әйтергә кирәкме икән? Чирләшкә дип уйласа! Изаланды, бәргәләнде дә егеткә ашык-пошык кына кыска хәбәр юллады: «Минем бар да әйбәт. Операциягә кереп чыгасым бар. Хорватияне кичектереп торыйк».

Анализлар, больница, кырыс табиблар, операция Болары үзе бер авырулар галәме. Эчпошыргыч бертөрле көннәр, бертөрле процедуралар. Шушы ун көн эчендә дөньяда әллә ниләр булгандыр кебек.

Таһирдан хатлар элеккечә килеп тора. Гадәттәгечә, кайгыртучан, игътибарлы, чын джентльменнарча ул. Әмма Алсу күңеле белән тоя: нидер булган. Сәбәп тә юк шикелле. Хәер, кайбер сүзләре элеккечә җылы түгел, язар өчен генә язылган сыман Шимбә саен шалтырата иде, бу атнада телефон дәшмәде. Бәлки, берәр ерак җиргә киткәндер? Ярар, язар әле, язмый калмас.

Ике көн, өч көн, атна үтте хәбәр юк. Алсу бергә төшкән фотоларын карап утырды, егетнең хатларын күздән кичерде.

О-о! Ниһаять! Таһирдан күптән көтелгән хат!

Кадерле Алсу! Мин озак язарга кыймадым. Сиңа ничек җайлап, күңелеңне җәрәхәтләмичә генә әйтергә дә белмәдем. Мин чын мәхәббәтемне таптым. Ә син әйбәт кыз, Алсу! Аннары син яшь әле. Бар да алда синең. Бәхет телим.

Алсу тораташ булып катты. Юк! Юк! Булмас! Ышанмыйм! Ә матур сүзләр? Вәгъдәләр? Туй? Аһ!.. Кыз өзгәләнеп, үксеп-үксеп, һич тыела алмый елап җибәрде. Үз гомерендә моннан да авыррак көне булмагандыр

Көтелмәгән хәбәрләр

Күңелдә яралы төеннәр калдырып, Сөмбелә ае да узып китте. Алсуның туган көненә ерак-ераклардан чәчәк бәйләмнәре җибәрүче дә, юри генә шалтыратып котлаучы да булмады Таһир өйләнгән! Алсуны ымсындырган йортында кәләше белән яшәп ятадыр, мөгаен. Ялгышып та Алсуны искә төшерми микәнни?

Беркөнне әнисе туган яклары юбилеена багышланган китап алып кайтты. Анда шул районнан чыккан күренекле шәхесләр турында мәкаләләр, фоторәсемнәр урнаштырганнар. Язучылар, җырчылар, артистлар, галимнәр Менә Асылтамакка багышланган бүлек.

 Ә-ә-ә! Бу бит бу теге Нью-Йорктагы Сәрия апа Газизова Әйе, чынлап шул! Нью-Йорк университеты профессоры диелгән. Сугыш башланганда, Асылтамакта туган булган, аннары гаиләсе белән Казанга күчеп киткән. Мәскәүдә укыган, Америкага җибәргәннәр Нью-Йоркта Сәрия апаны эзләп бармаган булсалар, Таһир белән дә танышмаган булыр иде Алсу. Телефон аша сөйләшкәндә дә, үзе белән күрешкәч тә, Алсуның саф татарча сөйләшүенә ничек сокланган иде ул. Их, шулчакта тылсымлы бер сүз җитмәгән аларга! «Сез үзегез кайсы яктан, Сәрия апа?» дип сораса соң инде! «Чыгышым белән Асылтамактан»,  дияр иде. Ул, әнисенең авылдашы булгач, Алсуга да якташ булып чыга лабаса! Үкенечле хисләр җанын көйдерде. Әйтерсең Таһир белән ике араны җайларга ул да сәбәп булыр иде. Бик якын булып та, еракта калганнар, аймылышканнар шул.

Тау белән тау гына очрашмый, диләр. Язгы бер көндә Алсу укыган университетта Америкадан килгән профессор Сәрия Газизова белән очрашу үткәрделәр! Алсу да шунда иде. Башында бер генә сорау бөтерелде: ничек күрешеп сөйләшергә? Таныр микән? Очрашу ахырында кунакны сырып алдылар. Алсу халык кимегәнен көтеп торды да янына атылды.

 Сәрия апа, исәнмесез?!

Сәрия ханым, исенә төшергәндәй, ике-өч секунд кына кызга карап торды. Аннары кочаклап ук алды.

 Алсу, акыллым, синме бу? Очрашу дисәң дә очрашу! Кайчан тагын Америкага киләсең?  дип тезде генә. Килсәң, кара аны, кире җибәрүләр юк сине!

Алсуга рәхәт булып китте. Аның бик тә Таһир турында сораштырасы килгән иде дә, горурлыгы тыеп калды.

 Сәрия апа! Сез бит минем авылдашым икән! Әнием Асылтамактан,  дип кенә әйтә алды ул. Һәм шул хәбәре белән Америка кунагын тагын бер шаккатырды.

Вакыт кысан. Профессорны көтеп торалар.

 Асылтамак?! Тукта әле, Алсу Син мине шаккатырудан һич туктамыйсың Иркенләп сөйләшергә дә җай юк, вакыт кысан. Нишләргә соң? Булмаса, мин сине үзем табармын, Алсу! Хәбәрләшербез, яме,  диде Сәрия ханым, Америкача елмаюы белән балкып. Ул кызны якын итеп сөеп, ашыгып китеп барды.

Елдан артык вакыт узды. Диплом яклаулар, мәктәпкә инглиз теле укытучысы булып урнашулар Үзе дә укучыларыннан әллә ни аерылмаган Алсу бала-чага дөньясында бераз онытылгандай булды. Тик йөрәк һаман сызып-сызып ала. Үткәннәр матур төш сыман күз алдыннан үтә. Кабат Америкага китеп эшләү хыялы мәңге сүнмәстер ул. Инде балалар белән эшләү тәҗрибәсе дә бар. Һәм ул тагын тәвәккәлләде. Тик виза гына һаман тоткарлана. Анкеталарын көздән үк тутырган иде югыйсә. Әллә инде башка илгә, әйтик, Грециягә китеп барасы? Анда да тел белүчеләр эш таба ала. Уңай җавап озак көттермәде. Атна-ун көн эчендә чакыру килер, көтегез, диделәр. Эш табылды, контрактка кул куелды. Монда инде Яңа ел ыгы-зыгысы. Ә Алсу чемодан җыя. Иртәгә юлга Уйларын бүлеп, телефоны шалтырады. Чит-ят номер.

 Алсу, синме?! Мин Дания, Нью-Йорктан. Хәтерлисеңме? Сине Сәрия ханым аша таптык

Алсу үз колакларына үзе ышанмады. Телефонның теге башында иң элек кияүгә чыгу-чыкмавы белән кызыксындылар, аннары Аннары Дания Таһир турында сөйләп китте. Нәрсә ди?! Ул өйләнмәгән?! Ниндидер күңелсез хәлләргә тарыган?! Егетнең әти-әнисе, шул кызны ничек табарга дип, Алсу исемен телдән дә төшерми диме?! Аһ!.. Түз, Алсу!.. Таһир тагын бик якын һәм коточкыч ерак та. Хәленнән килсә, янына күбәләк булып очар иде дә Иясез шатлык булып Нәрсә әйтә алсын соң кыз бала?

 Ә мин Казаннан китеп барам. Еракка, озакка Кирәк булсам эзләп табар Электрон адресым үзгәрмәгән  Каушап, теленә килгәннәрне өзек-төтек кенә әйтте дә, ашыгып, үзен үзе белештермичә, төймәгә басты.

Ике ут арасында

Нәрсә булыр? Алда ниләр көтә? Күрешерләрме? Нишләргә инде хәзер? Алсу, җанына урын табалмыйча, җәйге киемнәрен, тигез табанлы балеткаларын бер алды, бер куйды. Аркылы-торкылы яткан рюкзак, юл сумкаларына абынып сөртенде. Барысын болгап ыргытасы килде. Менә хәзер телефон шалтыраса? Таһир, теге вакыттагыча, күрешкәч барысын да сөйләрмен дип, нейтраль урында очрашу билгеләсә?.. Китми калып та булмый бит! Үкенечле уйлар эчендә кая барып сугылырга белмичә йөдәде кыз. Ичмасам, самолёт билетлары күз алдында ята: МәскәүДубай. 31.12.2011.

Баштарак кая китәсен берәүгә дә әйтмәскә булган иде. Артык күп сөйләнеп йөреп, күз тидерүең бар! Китәме китә, эше бармы бар, контрактка кул куелганмы куелган! Греция ни, Гарәп илләре ни кемнең кемдә ни эше, янәсе. Оҗмах бакчасыдай мәңге яшел Греция депрессия халәтен юып төшерер кебек тоелган иде шул. Халкидики ярымутравы, таверналар, Урта диңгездәге ап-ак яхталар, тау тезмәләрен алыштыручы яшел үзәннәр Әтисе, әнисе, Алсу кайчандыр шул илгә барганнар иде. Еракта калган бала чагындагыча, шундагы гасырлык платан агачын кочып, теләк телисе килде Алсуның Һәм таштан коелган Аристотельнең уң аягының баш бармагына сул кулы белән кагылып аласы Акыллы булыр өчен! (Шундый юрама бар анда!) Илдә кризис, апельсин җыярга барсаң гына инде дип, хыялларын сүрелттеләр кызның һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен тәкъдим иттеләр. Алсу Дубайдагы иң зур сәүдә үзәге ресторанында официант булачак! Йөгереп кенә йөрергә туры киләчәк. Яссы табанлы балеткалар менә ни өчен кирәк! Ә Америкада, озын буйлы Таһир янында кечкенә күренмәс өчен, биек үкчәле туфлиләрдән йөргән иде!.. Таһир Кара, нишләп һаман бер хәбәр дә бирми соң? Нинди сәер шалтырату булды бу? Әллә соң, тәвәккәлләп, үзенә җыеп караргамы?! О, юк! Чын мәхәббәтемне таптым дип, акка кара белән язды лабаса! Тик Эчке бер сиземләү белән Алсу монда барыбер дә нидер булганын чамалый: берәр бик үткер, чая кыз йә ханым егетнең башын әйләндереп кенә мәҗбүри өйләндертмәсә, Таһир үзе андый адымга һич җөрьәт итә торганнардан түгел Әллә нинди буталчык хәлләр. Нишләргә соң, нишләргә?! Чү, Алсу, әллә инде елыйсың? Сөрт яшьләреңне! Әнә Сәрия апаң хат язган сиңа.

Кадерле Алсу! Син ничек курыкмыйча ерак Гарәп Әмирлекләренә китәргә булдың? Авыр булмасмы? Сагынмассыңмы? Түзәрсеңме? Шәрыкта кануннар бит башка. Беләм: синдәй нәзберек балага җиңел булмас. Синең бу адымыңа сокланам да. Тәвәккәл, мөстәкыйль, үз дигәнеңә ирешми туктамый торган акыллы кыз шул син! Күз алдымда һаман бер картина: Нью-Йоркта син ялгыз авыру карчыкны карап утырырга барган идең. Әбинең хәле авырая, кирәкле дарулар да булмый кул астында. Гөнаһ шомлыгына каршы, аптекада да беткән чагына туры киләме Надия белән икәүләп миңа шалтыратасыз. Кирәкле таблеткаларның миндә барлыгын белгәч, соң булуга карамастан, син килергә тәвәккәллисең. Борчылып, каршыларга чыксам,  төнге Нью-Йорк буйлап, горур рәвештә башын югары чөеп, безнең Алсу атлый! Батыр кыз син! Ышанам: бар да әйбәт булачак! Ә Таһирга килгәндә Шалтыратырга да курыккан нинди егет инде ул?! Кирәк булса, Дубайдан да эзләп табар! Исең дә китмәсен! Белеп тор: мин сиңа һәрчак хәер-фатихада.

Уңышлар теләп, Сәрия апаң.

Хат әйтерсең тылсым көченә ия булды. Кызга канатлар куйдылар диярсең: кәефләре дә күтәрелеп китте.

Карлы Казан, Яңа ел алды ыгы-зыгысына күмелеп, ылыс катыш мандарин исенә чумып, мәңге бетмәстәй «бөке» ләре тозагында, чыршыларда балкыган аллы-гөлле утлары кочагында калып, Алсуның китеп баруын сизмәде дә бугай. Әти-әнисе җылы туннардан (алар, кызларын озаткач, Асылтамакка кайтып китәчәк), Алсу җиңелчә курткадан, өйдән ерак юлга кузгалдылар. Гомергә истә калачак Яңа ел булыр кебек бу! Баш миенең хәтер тартмасы алдына дөнья картасын элде Алсу: күңеле белән Мәскәү, Россия көньягы, Кара диңгезләрне очып узды да Көнбатыш Азия, Иран, Фарсы култыгы тирәләрен айкый башлады. Абу-Даби, Дубай, Шарҗа, Адҗман, әл-Фуджайра атамалары да инде колакка алай ук ят түгел.

Дубай

Мәскәүдән Дубайга биш сәгать очканнан соң, Алсу бөтенләй башка дөньяга килеп төште. Чып-чын фантастика! Зу-у-ур аэропорт. Эскалаторлар. Барысы автоматлаштырылган. Хәтта атлап та йөрисе юк төймәләргә генә басасы. «Цивильно!» дип куйды ул сокланудан. Мондагы халык! Кемнәр генә юк араларында: ак, кара, сары тәнлеләр Бар да каядыр ашыга. Бу кадәр чуарлыкны Алсуның әле беркайчан күргәне булмагандыр. Индуслар багажны трансферга урнаштыра, ак киемле, чалмалы гарәпләр таможня тикшерүендә утыра. Ә шәһәрне тасвирларга сүзләр җитмәс сыман. Урамнар киң, «бөке» ләр юк, һич арттырусыз көзге кебек шома юллар, затлы машиналар. Монда да небоскрёблар. Бер-берсенә бөтенләй дә охшамаган үзләре! Кайсы китап, кайсы пальма, кайсылары геометрик фигуралар сыман итеп төзелгән. Метро шәһәр өстеннән уза. Мегаполис! Ул чәчәкләр! Ул пальмалар! Кыштан җәйгә, бертөрле сорылыктан әкияти гүзәллеккә менә ничек тиз генә күчеп була икән.

Алсу, озын итәк киеп, чәчләрен артка җыеп, беренче эш көненә әзерләнде. Шорты, мини-итәкләр, артык сыланып торган киемнәрдән кеше арасына чыкмыйлар биредә. Мөселман иле буларак, шәрә беләк, ачык изү, ялангач аяклар белән йөрү тыела. Тездән югары, үтә күренмәле күлмәкләр кимәскә икәнен Алсу алдан белеп килгән иде инде. Ә болай ул үзе дә коеп куйган мөселман кызы: тыныч, тыйнак, әдәпле, тотнаклы, кайберәүләр кебек чәчрәп күзгә керә торганнардан түгел инде. Һм-м, бәлки, шул артык тыйнаклыгы комачаулагандыр да әле Таһирга әнә башка төрлерәк кызлар ошаган бугай. Әй, тагын шул искә төште. Әллә соң ул да Алсу турында уйлап куйганмы?

Якын Көнчыгыштагы иң зур сәүдә үзәге «Дубай Молл». Анда ресторан-кафелар, эреле-ваклы кибетләр, океанариум, тикшеренү үзәге Менә кайда эшләячәк Алсу! Тездән түбән шакмаклы итәк, ак кофта, шундый ук акка көрән шакмаклар төшкән жилет, ике толымга үрелгән чәчләре, җилкәсенә чак төшеп, ниндидер шаян кыз образы тудыра. Менә шундый дресс-код! Көзгегә күз салгач, үзе дә канәгать калды. Их, Таһир күрсә!..

Алсу эшли торган кафе террасасы «җырлаучы фонтаннар» га карап тора. Шуңа күрә бирегә кереп утырырга теләүчеләр аеруча күп. Ярты сәгать саен музыка алышына: әле Шәрыкныкы, әле Европаныкы, әле классик музыка яңгырый. Фонтаннар да әллә нинди кыяфәтләргә кереп шаккатыра. Һәр керүчене якты йөз белән елмаеп каршыларга, бик игътибарлы булырга, заказларын тиз үтәргә кирәк. Аралашу, әлбәттә, инглиз телендә. И тырышты инде Алсу! Бөтерчек кебек бөтерелде, күбәләк кебек очты. Алар бригадасы егетләре эшчән кызга, шаяртып, «Бал корты» дигән кушамат тактылар. Мактап, үсендереп торсыннар да, ничек рәхәт булмасын ди! Моңсу Алсуның күзләре, иреннәре елмая иде инде. Россиядән килүчеләр аеруча үз итте. Бейджигында «Алсу» исемен күрү белән җан керә үзләренә. Күбесенең инглизчәсе чамалы, сөенеп, шундук русчага күчәләр. «Алсу, Алсу» дип кенә торалар. Менә бәла! Тыз-быз йөгерә торгач, туфлиләре аягын кырган, җитмәсә, ул аяклар сулык-сулык килеп авырта. Борычлы, төрле тәмләткечләр, үләннәр кушып әзерләнгән, авызны өтеп алып яндыра торган ризыкларына да күнегү җиңел түгел икән. Америка булмас сиңа, дип куйды ул, уңай якларын юри танымаска тырышып. Ә акылы белән барыбер дә биредәге тәртип, чисталык, муллыкка соклана иде. Эчкән, тарткан, сыра шешәсе күтәреп йөргән бәндәләрне ялгыш та очратмассың. Теләсә кайда тыныч күңел белән курыкмыйча йөри аласың. Акчаңны, телефоныңны югалтсаң да борчыласы юк   беркем кагылмый, берәү дә урлап китми.

Ә шулай да сагындыра. Бигрәк тә авылдагы кәккүк тавышлары, шомырт чәчәге исләре, салават күперләре, әбисе пешергән тәбикмәкләр Ә   монда   чүл, ком бураны! Их, коеп яңгыр яусын иде! Балеткаларын салып атып, күлләвекләргә керә-керә, рәхәтләнеп чылана-чылана, ялантәпи атлар иде. Теге 60 нчы еллар хитындагыча:

Алсу, хыялланып, җыр көенә ритмик хәрәкәтләр ясап, үзен яңгыр астында калгандай хис итте. «А   я иду, шагаю по Москве» дип, кыланчыкланып әйләнгәләде, аннары, көлеп, «әй лә, по Дубаю» дип тыпырдады. Җырдагыча, Тын океан, тундра, тайгалар белән генә чикләнмичә, Алсу ком чүлләрен, Фарсы култыгын, Һинд океан ярларын айкаячак әле Шул күтәренке кәефтә ул, ни булса   шул дип, Таһирның номерын җыйды. Әмма, корт чаккандай, тиз-тиз төймәгә басып сүндерде дә телефонны диванга ук ыргытты. Әйтерсең кулларын пешерә

Назад Дальше