Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке) - Ахмадуллин Азат Гилмуллович


Азат Ахмадуллин

Яңарыш юлында. Фәнни мәкаләләр


© Татарстан китап нәшрияты, 2018

© Әхмәдуллин А. Г., 2018

© Шәехов Л. М., кереш сүз, 2018

XXI гасырга кереп барганда

Яңа гасыр җәмгыятебезгә һәм көндәлек тормышыбызга күп үзгәрешләр, яңалыклар алып килде. Алар, әлбәттә, җәмгыятьнең елъязмасы булган әдәбиятта чагылыш таба. Яңалыклар язучылар иҗатына, әсәрләренең тукымасына да үтеп керә. Күренекле әдәбият галиме, профессор Азат ага Әхмәдуллин үзенең фәнни мәкаләләрендә шул мәсьәләгә игътибар юнәлтә. Кайбер эзләнүләре әлеге китапта урын алган.

Галим, асылда, төп тикшеренүләрен әдәбиятыбызның драматургия өлкәсендә алып бара. 2014 елда аңа татар драматургиясе буенча язган хезмәтләре өчен Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе бирелде. Ул татар әдәбияты буенча илледән артык дәреслек, хрестоматия, методик әсбап, егермедән артык монография һәм тематик җыентык авторы.

Драматургиядә иҗат итүче каләм әһелләренең XXI гасыр алдыннан ирешкән уңышларыннан берсе итеп Азат Әхмәдуллин кеше шәхесенә игътибарның яңа бер югарылыкка ирешүен күрсәтә («Бүгенге татар драматургиясенең кайбер үзенчәлекләре», «Бүгенге татар драматургиясендә яңалык сулышы» мәкаләләре). Бу юлда үз чорында зур казанышларга ирешкән Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев һәм Илдар Юзеевләргә алмашка килгән Зөлфәт Хәким, Данил Салихов, Ркаил Зәйдулла һәм Илгиз Зәйниевләр шәхескә, аның эчке дөньясына игътибарларын бермә-бер арттырдылар, аеруча аның җәмгыятьтә тоткан урынын үз әсәрләрендә беренче урынга куеп карауны алгы планга чыгардылар.

Яңа гасыр башының үзенчәлекле якларының берсе итеп галим әдәбиятыбызда торган саен күбрәк урын ала барган тарихи тематиканың активлашуын күрсәтә. XX гасырның икенче яртысында драматургиядә Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Юныс Сафиуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Юныс Әминевләрнең пьесаларында татар тарихының аерым өлешләре, бу процесста урын алган тарихи шәхесләр яктыртылды. Тарихилык әдәбиятыбызда чын мәгънәсендә XXI гасыр башында нык активлашты. Бу активлык бигрәк тә проза жанрына хас. Вахит Имамов, Марат Әмирханов, Фәүзия Бәйрәмова һ.  б. ның романнарында һәм повестьларында күпчелек укучы өчен билгесез булган татар дәүләтчелеге тарихы, бөек ханнарыбыз тормышы яктыртыла.

Әдәбиятыбызда тематик һәм проблематик яңалыкларның чагылышына автор китабының күп өлешен багышлаган. «19601980 еллар татар драматургиясенең жанр һәм стиль үзенчәлекләре» дип аталган мәкаләсендә ул махсус рәвештә сәхнә әдәбиятының бу төрендәге үзенчәлекләрне карап үтә. «Драмада үсеш характерларны декларатив сурәтләүдән кеше күңеленең бай һәм катлаулы булуын күрсәтүгә күчү юнәлешендә бара. Сәхнә әдәбиятының бүгенгесе өчен сюжетны артык катлаулы төстә оештыруга омтылу түгел, ә тирән иҗтимагый-фәлсәфи һәм сәнгатьчә гомумиләштерүләргә омтылу хас»,  дип яза ул.

Жанр үзенчәлекләре өлкәсендәге яңарышларның берсе буларак мәкалә авторы драма төренә күбрәк һәм ныграк игътибар ителә башлавын күрсәтә, чөнки аңа кадәр драматургиядә дә, театрларда да төп игътибар комедиягә бирелә иде. «Ә әдәбиятның төп максатларыннан берсе   уңайны раслау»,  ди галим. Драматик кичерешләр никадәр үткен булса, эчке тетрәнү һәм яңарыш кичергән характерның үсешен, алга китешен күрү һәм аңлау шулкадәр үк гыйбрәтле. Ә моны, асылда, драма һәм трагедия төрләре бирә.

XX гасыр ахыры XXI гасыр башы әдәбиятында, шул җөмләдән драматургиядә дә, стильләр мәсьәләсе аерым игътибар сорый. Стильләргә байлык әдәбиятның өлгерү дәрәҗәсен билгели торган үлчәү булып тора. Тематик байлык җәһәтеннән дә, жанр һәм стиль төрлелеге ягыннан да драматургиябез яңа баскычлар яулый. Бүгенге театр афишаларында героик-инкыйлаби, тарихи-иҗтимагый, социаль-көнкүреш, психологик һәм романтик драмаларга, трагедия, комедия, водевиль, трагикомедиягә дә мисаллар күбәя бара. Вакыйгаларны эпик иңләп алудан һич тә баш тартмастан, драма авырлык үзәген иҗтимагый-сәяси мәсьәләләрдән, тышкы күренешләрне сурәтләүдән герой шәхесенә, аның рухи дөньясына, характеры формалашу процессына күчерә бара. Көрәшче характерындагы кырыс аскетизмны алгы планга куеп, һәр көрәшнең уңышын шуңа гына кайтарып калдыру, көрәшчене шәхси мәнфәгатьләреннән баш тарткан, көрәш өчен генә туган, шуннан башка бернәрсә турында да уйламый торган аскет итеп сурәтләү кичәге эстетик зәвык белән бергә кала бара. Көрәшче-герой характерын да лирик тойгылар һәм лирик җылылык, эчке кичерешләр белән баетуга игътибар арта.

Бүгенге драматургиядәге күчеш чорындагы тагын да бер төр пьесаларга җыентык авторы аерым туктала. Хәзерге татар драмасы авыр һәм каршылыклы тормыш ситуацияләрен һәм характерларны, принципиаль мәсьәләләрдә бәхәсне, пьеса авторының эзләнүчән тынгысыз фикерен торган саен тулырак чагылдырырга омтыла. «Аның өчен кулай формалардан берсе,  ди галим,  драма-бәхәс, драма-дискуссия». Аны башкача «фикер драмасы» дип тә атыйлар. Бу пьесалар сәнгатьчә алымнары, язылу формалары һәм күтәргән мәсьәләләре җәһәтеннән бик тә төрле, хәтта андый әсәрләр жанрлары ягыннан да кискен аерылырга мөмкин. Ләкин аларны берләштергән бер уртак сыйфат бар: ул да булса   интеллектуальлеккә аерата игътибарлы булу. Интеллектуальлек бүгенге сәхнә әдәбиятында торган саен зуррак урын ала, чөнки ул бүгенге кешеләрнең мөһим үзенчәлеге булып тора һәм заман рухын чагылдыра. Агымдагы тормыш активлык, фикерләүдә мөстәкыйльлек һәм принципиаль мәсьәләләрне хәл итүдә тәвәккәллек таләп итә. Ә бу үз чиратында кешенең интеллектуаль яктан тиешле югарылыкта булуын сорый, баюын һәм үсүен китереп чыгара. Драма-бәхәстә менә шул сыйфатлар чагылу өчен мөмкинлекләр күп. Бәхәс кузгаткан мәсьәләләр тирән һәм оригиналь булганда, ул җанлы диалоглар рәвешендә алып барылганда, персонажларның дөньяга карашы ачык, аң-белем дәрәҗәсе югары булганда һәм алар үзләре бәхәс вакытында характер буларак тулы ачылганда гына, автор үз максатына ахыргача ирешә ала.

Гасырлар алмашынуы вакытындагы үзенчәлекләрне Азат Әхмәдуллин аерым әсәрләр мисалында карый. Данил Салихов, Фәнис Яруллин, Эсфир Яһудин, Ләбиб Лерон, Әнәс Хәсәнов пьесаларын җыентык авторы махсус анализлый. Шулар арасында бүген җиң сызганып эшләүче драматургларның берсе Данил Салихов иҗатына караганнары аерылып тора. Хәзерге көндә аның өч дистәдән артык сәхнә әсәре бар. «Туй күлмәгем соңгы бүләгем», «Яшьлек хатам йөрәк ярам», «Алла каргаган йорт», «Узып барышлый», «Баязит», «Өзелгән йөзем», «Өрәк» драмалары, «Бәйрәмгалинең сыер тышавы», «Хатын түгел   аждаһа!..» комедияләре, «Чукрак» трагедиясе, «Әни буласым килә» мелодрамасы һ. б. Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Минзәлә, Буа, Уфа, Туймазы, Сибай, Эстәрлетамак, Оренбург һ.  б. театр сәхнәләрендә зур уңыш белән барды һәм бара. Аларның бер өлешен язучы җыентыкларда туплап биргән инде («Яшьлек хатам йөрәк ярам», 1998; «Узып барышлый», 2002; «Гыйләҗ тәрәзәләре», 2004; «Таш сандык», 2008; «Комедияләр», 2015).

Данил Салихов пьесаларының күпчелеге реалистик стильдә язылган. Аларда тормышчанлыкка тугрылык өстенлек итә, ләкин драматургка ситуацияләрне оештыруда, образлар системасын бирүдә шартлы алымнарга, метафорик гомумиләштерүләргә мөрәҗәгать итеп язу да ят түгел. Мәсәлән, «Ак күгәрчен» дип аталган драма тулысынча шартлы-мифологик алымга корылган.

Бу китапта Фәнис Яруллин, Эсфир Яһудин, Рәфкать Кәрами, Ләбиб Леронның сәхнә әсәрләре әдәби тәнкыйтьтә беренче мәртәбә анализлана. Арада Эсфир Яһудин генә драматургиягә тугрылыклы. Калганнар,  асылда, прозаиклар, шагыйрьләр, балалар язучылары. Тематик төрлелек ягыннан да, образлар системасы белән дә аларның драмалары әдәбиятка яңалык алып килде.

Шулай ук Азат Әхмәдуллинның Акмулла турындагы язмасы да, фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең бердәнбер драмасына анализы да җыентыкны баета гына.

Асылда, әдәбият галиме, профессор, прозаик Тәлгат Галиуллинның «Сәет Сакманов» трилогиясе ике гасыр арасында туган күренекле әсәрләрнең берсе булды. Бездә, гомумән, трилогияләр еш язылмый. Ә бу заманыбызның каршылыкларын, табигый матурлыгын югары сәнгати дәрәҗәдә сурәтләгән әсәр. Аның үзәк персонажында чагылган сәяси-иҗтимагый тәрәккыяткә мөнәсәбәт һәм бәя ачык: ул милләт яшәеше, татар теленең язмышы турында уйланулары, тарих тарафыннан рәнҗетелгән, башкалар тарафыннан изелгән, кимсетелгән халык баласы бәгыреннән өзелеп төшкәнлек сизелү белән аерылып тора. Сәет гади образ гына түгел, ул кыргый капитализм шартларының типик гәүдәләнеше булган герой.

Кыскасы, бу фәнни мәкаләләр җыентыгы XX һәм XXI гасырлар арасында татар әдәбияты, татар драматургиясендәге кайбер үзенчәлекләрне билгеле бер дәрәҗәдә күз алдына төгәл итеп китереп бастыра. Ул шул ягы белән белгечләргә дә, әдәбият сөючеләргә дә файдалы булыр дип уйлыйм.


Ленар Шәех,

филология фәннәре кандидаты

Татар драматургиясе яңа гасыр алдыннан

(XX йөз ахыры XXI йөз башы)

19601980 еллар драматургиясенең жанр һәм стиль үзенчәлекләре

Драматургия һәрвакыт татар әдәбиятының игътибар үзәгендә торды һәм тора. Аның үсеш юлында төрле чорлар бар. Гаяз Исхакый, Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан исемнәренә аның беренче адымнары, оешу, формалашу этаплары бәйле. 1920 елларда Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш, Шамил Усманов, Шәриф Камал иҗатлары белән бәйле төстә ул татар әдәбиятының гомуми сыйфат дәрәҗәсен билгеләште. 1930 елларда, бигрәк тә унъеллыкның ахырында, ул Таҗи Гыйззәт, Нәкый Исәнбәт, Әхмәт Фәйзи иҗатлары, Муса Җәлилнең «Алтынчәч» ләре белән югары бәяләнде, башка жанрлардан һич түбән булмады. Сугыш еллары һәм сугыштан соңгы беренче чорларда «конфликтсызлык теориясе» дигән зарарлы концепция бу жанрның үсешен билгеле бер дәрәҗәдә тоткарлады. Шулай да анда «Миңлекамал», «Мулланур Вахитов», «Үлемсез җыр» һәм «Муса» кебек әсәрләр барлыкка килде. Һәм менә без сәхнә әдәбиятыбызның 19601980 елларда ирешелгәннәре турында сөйлибез.

Бүгенге драматургиябез бәрәкәтле агачның тамырларыннан тукланып, гүзәл традицияләрне дәвам иттереп яши. Ләкин ничек дәвам иттерә? Үстерәме ул Галиәсгар Камал, Гаяз Исхакый һәм Кәрим Тинчурин традицияләрен? Заманга тиң адымнар белән барамы ул? Әллә инде артта сөйрәләме, үткәндә ирешелгәннәрне генә кабатлыймы? Кемнәр бу жанрны үстерә, кайсы юнәлешкә таба? Драматургия бүгенге көн сорауларын һәм хәзерге көн кешеләрен ничек чагылдыра? Нинди чаралар һәм алымнар бар аның арсеналында, нинди уңышлары һәм кимчелекләре бар?

Бүгенге сәхнә әдәбиятыбыз актив һәм эзләнүчән. Мәсьәләгә сан ягыннан килеп караганда, драматурглар татар театрларының репертуарын оригиналь пьесалар белән тәэмин итәрлек дәрәҗәгә җиттеләр булса кирәк. Болай дип әйтергә нинди сәбәп бар? Татар язучыларының VIII съездында (1974 ел) драматургия буенча ясалган докладта ике съезд арасында барлыгы 45 яңа әсәр сәхнәгә куелуы турында әйтелде. Бу санга сәхнәгә куелмыйча, турыдан-туры матбугатка чыкканнарын да кушарга мөмкин. Шулай итеп, елына бездә кимендә 1015 яңа әсәр иҗат ителә дигән сүз. Драматургиябез тарихында әле бу хәл беренче тапкыр.

Әлбәттә, хәзерге торышны һәм бүгенге драматургик процессның характерлы сыйфатларын бары тик пьесалар санының артуы белән генә билгеләү дөрес булмас иде. Әдәбиятның аерым чорларын бер-берсеннән аерып куя торган нәрсә ул сыйфат үзгәрешләре.

Шундый сыйфат үзгәрешләренә илтә торган үзгәрешләрнең берсен түбәндәгечә билгеләргә мөмкин: драмада үсеш характерларны декларатив сурәтләүдән кеше күңеленең бай һәм катлаулы булуын күрсәтүгә күчү юнәлешендә бара. Сәхнә әдәбиятының бүгенгесе өчен сюжетны артык катлаулы төстә оештыруга омтылу түгел, ә тирән иҗтимагый-фәлсәфи һәм сәнгатьчә гомумиләштерүләргә омтылу хас. Ә соңгысына ирешүдә юри катлаулы итеп төзелгән сюжетка караганда кешенең рухи дөньясына тирәнрәк үтеп керүне, психологик байлыкны тулырак күрсәтүне авторлар кулайрак табалар. Катлаулы һәм каршылыклы иҗтимагый-сәяси, этик һәм психологик процессларга мөрәҗәгать итеп, аларның эчке мәгънәләрен тулы ачканда, ышандыру көче һәм әдәби кыйммәте зуррак булган образлар иҗат итәргә мөмкинлек арта. Хәзерге сәхнә герое сыйнфый дошманнар белән дә, ачыктан-ачык корткычлык юлына баскан кешеләр белән дә көрәшми. Ул үзендәге искелек калдыклары, иптәшләренең инертлыгы, хезмәткә чит-ят мөнәсәбәт, әхлак кагыйдәләренә искечә караш белән көрәшә. Сәхнә әдәбиятында уйлану, җәмгыятьтәге һәм шәхес тормышындагы эчке пружиналарны аңлау һәм шуларны җентекләп тикшерү коры агитацияне, идеяләрне декларатив белдерүне кысрыклап чыгара. Күпчелек авторлар, геройларны характерлаганда, ачык һәм кискен ак-кара төсләр белән генә эш итмәскә, ә барлык төсләрдән дә тулырак файдаланырга омтылалар. Татар драматургиясенә хәзерге чорда чынбарлыкны сәнгатьчә гәүдәләндерүнең башкарак, заманга тәңгәл килә торганрак стиле хас. Бу стильнең тәэсирен бүгенге актив иҗатчылар Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин, Шәриф Хөсәенев кебек драматурглар әсәрләрендә генә түгел, өлкәннәр Нәкый Исәнбәт, Риза Ишморат, Хәй Вахит   пьесаларында да күрергә мөмкин.

Мондый сыйфатлар һич тә бары тик бүген генә, кичә генә барлыкка килмәде. Аларның башлангычларын үткәндә үк күреп була. Яралгылар һәм матур үрнәкләр Кәрим Тинчуринның «Алар өчәү иде» исемле драмасында һәм Фәтхи Бурнашның «Ялгыз Ярулла» комедиясендә, Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал» һәм Нәкый Исәнбәтнең «Зифа» әсәрләрендә үк бар инде. Сүз, 19201930 еллар чоры һәм сугыштан соңгы еллар драматургиясендә үк ачыклана башлап та, бүгенге көн әсәрләрендә анык төс алган тенденцияләр турында бара. Һәм ул тенденцияләр бүгенге сәхнә әдәбиятының йөзен билгелиләр.

Жанр үзенчәлекләрен үзләштерүдә дә кайбер уңышлар күз алдында. Моннан өч-дүрт ел гына элек драматургиядә комедия жанрына күбрәк игътибар итү, ә драмага игътибар җитмәү бар иде. Комедия жанрында сәнгатьчә эшләнеше белән югары торган әсәрләр башка жанрларга караганда да күбрәк иҗат ителде. Ә драмалар арасында схемачылык чире белән авырган, ясалма ситуацияләргә, сай характерларга һәм сыек фикерләргә ия булган пьесалар шактый очрый иде. Бүген исә драма жанры да театрлар репертуарында лаеклы урын ала башлады. Әлбәттә, комедия төре һич тә икенче сорт әйбер түгел. Кимчелекләрне фаш итүдә, көлкедә аның белән бер жанр да тиңләшә алмый. Шулай да сәнгатьнең һәм әдәбиятның төп максатларыннан берсе уңайны раслау. Ә моның өчен сәхнә әдәбиятында мөмкинлекләр, барыннан да бигрәк, драма төрендә күбрәк. Драма сәнгатьчәлек җәһәтеннән тирән эшләнгән тормышчан һәм ышандыра торган характерлар иҗат итәргә, кешенең бай эчке дөньясын, аның хисләрен, фәлсәфи уйлануларын ачарга, чынбарлыкның үсеш хәрәкәтен тиешенчә сурәтләргә киң мөмкинлек бирә. Татар драмасы шул яктан сәхнә әдәбиятының башка жанрлары белән генә түгел, гомумән, бөтен татар әдәбияты белән бер адымнан атлап барырга тырыша. Ул мөһим һәм актуаль сәнгать проблемаларын хәл итәргә алынды. Һәм бу аның көченнән килер кебек күренә. Чөнки заман темасын хәл итүдә артка калу, көч һәм тәҗрибә туплау чоры үтеп бара. Драманың мөһим үзенчәлекләреннән берсе шунда: ул дәвернең фәлсәфи һәм әхлакый проблемаларын аңлау-төшенү һәм гәүдәләндерү юнәлешендә үсә. Аның бу үсешендә ачык төс алган тенденциядә яңа җәмгыять төзүнең, яңа кеше тәрбияләүнең сәнгатьчә хәл итәргә максатчан омтылыш чагыла.

Дальше