Индус Тагиров
Без тарихта эзлебез. Мәкаләләр, истәлекләр
Төзүчесе һәм нәшрият мөхәррире Илсөяр Кадыйрова
© Татарстан китап нәшрияты, 2016
© Таһиров И. Р., 2016
© Кадыйрова И. И., төзү, 2016
Китап турында
Күренекле татар тарихчысы Индус Ризакъ улы Таһировның яңа хезмәте, беренче карашка, авторның 2011 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Ил корабын җил сөрә» исемле мәкаләләр, истәлекләр җыентыгының дәвамы кебек кабул ителә. Бу ике хезмәт бер-берсен тулыландыра. Икесендә дә сүз татар халкының мәдәнияте, аның үткән тормышындагы сынаулар, тарихындагы шанлы һәм фаҗигале мизгелләр, милләтнең бүгенге хәл-әхвәле турында бара.
Шул ук вакытта аерымлыклар да күп. Беренче китапны җәмгыятебезне үзгәртергә чакыручы газиз милләтенә мөрәҗәгать дип атарга мөмкин. Яңа хезмәттәге төрле исемдәге язмаларны идея эчтәлеге ягыннан татар халкының бүгенге халәте, тормышы турында авторның борчылып уйланулары һәм аның киләчәгенең якты булачагына өметне ныгыту фикере берләштерә. Китапта урын алган язмалар укучыны бүгенге җәмгыятьтәге мөһим саналган күренешләрне, вакыйгалар барышын милләтнең халәте күзлегеннән бәяләргә кирәклекне искәртә. Индус Таһиров бик хаклы рәвештә: «Ләкин безнең өчен иң беренче урында милләтебез язмышы тора. Аны саклау, аны үстерү иң зур бурычларыбызның берсе», дип белдерә.
Китапта авторның 20102015 елларда язган мәкаләләре, хатирәләре, очерклары тупланган. Әйтик, «Татарлар төркилек башында» исемле бүлектә автор хуннар заманына да, Урта гасыр дәүләтчелек тарихына да, XX гасыр башындагы милли күтәрелешкә дә, мәшһүр шәхесләрнең эшчәнлегенә, үрнәк булырлык гамәлләренә дә мөрәҗәгать итә. Ул тарихи ретроспекция ярдәмендә татар халкын берләштерүче факторларны барлый, милләтнең үсешенә бәя бирә. Башка бүлекләрдә дә авторның йөгерек фикере, меңьеллыкларны «сикереп» үтеп, борынгы заман чыганакларында теркәлгән вакыйгаларны бүгенге тормыш-көнкүреш белән янәшә куя, татар халкындагы тарихи һәм рухи дәвамчанлыкны яктырта. Бүген кайберәүләр «бетәбез» дип зарланган вакытта, Индус Таһиров зур ышаныч белән татар халкының киләчәге якты булачагын бәян итә, фикерен милләттәге рух көче турындагы мисаллар белән дәлилли.
Китапны икенче исем белән «Индус Таһиров һәм аның заманы» дип тә атап булыр иде. Үсмер чагы кырыс тормыш елларына туры килгән, әтисен Бөек Ватан сугышында югалткан татар баласының, университетта белем алып, 1963 елда аспирантурада калуы, югары уку йортында хезмәт юлын 1966 елда ассистент булып башлап, профессор гыйльми дәрәҗәсенә ирешүе, фәнни даирәдә күренекле тарихчы булып танылуы, үр артыннан үр яулавы һәм моның сәбәпләре бу язмаларда шактый ачык чагыла. Аспирант вакытында, идеология өлкәсендәге кысаларны җимереп, Казанда Октябрь инкыйлабы белән бәйле вакыйгаларда большевикларның тоткан урыннарын дөрес бәяләмәүләр хакында чыгышлары һәм язмалары яшьлек максимализмы һәм үҗәтлеге генә түгел, галимнең фәнни һәм гражданлык позициясе булуын күрсәтә. Үз фикерен дәлилләү осталыгы, дөреслеккә омтылу, милләтен ярату, хезмәт сөю, кешеләр белән аралашуда гадилеге, күрәсең, аның уңышларының нигезен тәшкил иткәндер.
Ләкин фән өлкәсендә үрләр яулаган галимнәрнең санаулылары гына сәяси эшлеклеләргә һәм милләт әйдәманнарына әверелделәр. Бу феноменның сәбәпләре нидән гыйбарәт?
Индус Таһиров историографиядә яңа фәнни юнәлешкә нигез салган, большевиклар хакимияте урнашу елларында татар милли хәрәкәте буенча зур белгеч, XX гасыр башында татар зыялыларының һәм җәмәгать эшлеклеләренең дәүләтчелек турындагы уй-хыялларын, Идел-Урал Штаты тарихын, Татар-Башкорт Республикасы проектын, Татарстан Республикасы оешуны беренчел тарихи документларга нигезләнеп һәм татар вакытлы матбугаты материалларын ныклап өйрәнеп, китаплар бастырган галим.
Үзгәртеп кору башлангач, моңарчы исемнәрен телгә алу тыелган шәхесләрнең мирасына игътибар артты. Индус Таһиров, фикердәшләре Илдус Гыйззәтуллин, Дамир Шәрәфетдинов белән бергә, күренекле партия эшлеклесе, ТАССРга союздаш республика статусы бирү өчен көрәшкән Мирсәет Солтангалиев мирасын кайтаруда, аның федерализм турындагы фикерләрен фәнни әйләнешкә кертүдә зур хезмәт куйды. 1998 елда Мирсәет Солтангалиевнең сайланма хезмәтләре дөнья күрде.
Узган гасырның 80 нче еллары азагында һәм 90 нчы еллар башында илдә зур тизлек белән барган кискен үзгәрешләргә Мәскәүдә дә, ТАССР партия өлкә комитеты җитәкчеләре дә, министрлар да әзер түгел иделәр. Индус Таһиров шушы хәлиткеч елларда республикабызның статусы мәсьәләләре буенча җитәкчелеккә консультацияләр бирүче компетентлы киңәшче галимгә әверелде. Милли республиканың үзбилгеләнү өлкәсендә сәясәтчеләрнең һәм галимнәрнең хезмәттәшлеге, үз хокукларың өчен көрәшүнең гаделлегенә һәм хаклыгына инанган булу һ. б. факторлар Татарстанга Үзәк белән сөйләшүләрне уңышлы алып барырга һәм матур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде. Федераль мөнәсәбәтләрне тамырдан үзгәртеп кору юнәлешендә ясалган адымнарны Индус Таһиров йөзьеллык тарихи барыш аша күз атып бәяләде. Бүген исә галимнең республиканы СССРның союздаш субъектлары исемлегенә кертү юнәлешендә башкарган эшләр, 1992 елда Татарстанда дәүләт суверенитеты турында референдум уздыру, 1994 елда Федераль Үзәк белән төзелгән беренче Шартнамәне әзерләү хакындагы һәм башка язмалары Татарстанның сәяси тарихы буенча кыйммәтле чыганак булып тора.
Шунысы аеруча мөһим: автор истәлекләрен һәм публицистик мәкаләләрен XX гасыр азагы XXI йөз башы елъязмачысы буларак та, иҗтимагый тормышта мәйдан тоткан күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче буларак та яза. Китапның фәнни һәм практик әһәмияте шуннан гыйбарәт.
Киң фикерләүче галим һәм җәмәгать эшлеклесенең 1992 елда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәисе итеп сайлануы аңа Татарстан Президенты М. Шәймиевнең ышаныч күрсәтүе турында сөйли. Башкарма комитет ул елларда төбәкләрдәге татар милли оешмалары белән Татарстан арасын ныгытуда, шулай ук аларның Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре белән мөнәсәбәтләрен яңа хокукый нигездә коруда зур эш башкарды. Илнең төрле шәһәрләрендә Башкарма комитетның күчмә утырышларын уздыру, Индус Ризакъ улының губернаторлар һәм башка җитәкчеләр белән очрашулары, төбәк хакимияте алдында җирле милли оешмаларны борчыган мәсьәләләрне куюы һәм чишү юлларын табарга омтылышы, гомумән алганда, татар халкын берләштерү өчен ясалган адымнардан иде.
Индус Таһиров тарихчылар арасында беренче булып ил буйлап сибелгән һәм кайбер чит илдәге татар җәмгыятьләре тормышын үз күзләре белән күргән, төбәктәге зыялылар белән якыннан аралашу һәм мәгълүмат туплау мөмкинлеген алган шәхес. Аның язмаларында Татарстаннан читтә гомер итүче татар җәмгыятьләренең яшәү-көнкүреше моделе шәрехләнә һәм татар милләтен берләштерү юллары билгеләнә. Әйтик, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан төбәкләрдә фәнни-практик конференцияләр уздыру тарихи тамырларны барлау һәм авыллар тарихын өйрәнү хәрәкәтенә яңа сулыш өрде, тарихи белемнәрне милли үзаңны үстерүдә, нәсел-нәсәпне барлауда киң файдалану мөмкинлеген бирде. Ә Хәтер көненә багышлап ел саен уздырылган төрле мәдәни һәм фәнни чаралар тарихи хәтерне торгызу һәм халык күңелендә милли дәүләтчелек идеясен ныгытуга хезмәт итте. Бу эшчәнлекнең тагын бер мөһим юнәлеше итеп туган телне һәм гаиләдә милли тәрбия нигезләрен пропагандалауны атарга кирәк. 2001 елда И. Таһиров инициативасы белән Саратов шәһәрендә, 2002 елда Самара өлкәсе Тольятти шәһәрендә уздырыла башланган федераль Сабантуй проекты бүген дә уңышлы дәвам итә.
Казан дәүләт университетындагы тарих-филология факультетыннан тарих факультеты «аерылып» чыккан 1980 елда мин шушы факультетка укырга кердем. 1979/80 уку елыннан биредә «татар төркеме» җыя башлаганнар иде. Анда, татар мәктәбен тәмамлаганнарны туплап, кайбер махсус фәннәрне һәм махсус курсларны аерып укыттылар. Яңа оешкан факультетка ел саен «Тарихчы, тарих укытучысы» белгечлеге буенча 25 әр студенттан торган 3 төркем һәм «Фәнни коммунизм» белгечлеге буенча 1 төркем кабул ителде. Шулай итеп, тарихчылар, университетта күбәеп, көчәеп, барлык мәдәни һәм иҗтимагый чараларда актив катнаша башладылар.
Индус Ризакъ улы 3 курста безгә «СССР тарихы» буенча лекцияләр һәм 4 курста татар төркеменә «19171918 елларда татарларның милли-азатлык хәрәкәте» дигән темага махсус курс укыды. Аңа карата студентлар арасында да, укытучылар арасында да хөрмәт гаять зур, ул коридордан үткәндә сөйләшеп торган студентлар, тынып калып, деканны уздырып җибәргәннәре әле дә хәтердә. Безнең буын студентлары өчен «аlmа-mater» нәкъ менә 16 ел буе тарих факультетын җитәкләгән СССР тарихы кафедрасы мөдире Индус Таһиров бу китапта аталган хезмәттәшләре исемнәре белән гәүдәләнә.
Авторның хатирәләрендә гуманитар өлкәдә хезмәт куйган һәм инде бакыйлыкка күчкән укытучыларыбызның исемнәре атала: Аркадий Шофман, Григорий Вульфсон, Иван Ионенко, Сөләйман Даишев, Нәзифә Мәҗитова, Асия Ханина, Евгений Бусыгин һ. б. Истәлекләрдә Совет чоры иҗтимагый тормышы да чагылыш тапкан. Автор хезмәттәшләре Рәмзи Вәлиев, Риф Хәйретдинов, Сәлам Алишев, Миркасыйм Госманов, Әнвәр Шәрипов, Җәмит Рәхимов һ. б. турында җылы истәлекләре белән уртаклаша. Тарихи роман-повестьлар иҗат иткән Нурихан Фәттах, Җәмит Рәхимов, шагыйрь Равил Фәйзуллин, җырчылар Мирсәет Сөнгатуллин, Хәйдәр Бигичев, Фән Вәлиәхмәтов, Садри Максудиның кызы Гөлнар Пултар, тәрҗемәче Михаил Аверьянов һ. б. хакында язмалар, алар белән аралашулар, авторның күзәтүләре бу шәхесләрне яңа яктан ача.
Йомгак ясап әйткәндә, яңа китабында Индус Ризакъ улы Евразиядәге меңьеллык сәяси барышта татар язмышын барлый, халкыбызның шанлы һәм гыйбрәтле тарихы, үткәне һәм бүгенгесе мисалында сынаулар алдында югалып калмаска, милли горурлык хисен һәм күңел хөрлеген саклап яшәргә кирәклекне искәртә. Китапта урын алган фикерләр Ил агасы уйланулары кебек кабул ителә.
Илдус Заһидуллин, тарих фәннәре докторы
Автордан
(сүз башы)
Хөрмәтле укучыларым!
Тарихыбыз бөек һәм һәркемне сокландырырлык. Бабаларыбыз ничәмә-ничә мең еллар дәверендә дистәләгән дәүләтләр барлыкка китергән, Җир шарының төрле урыннарында үз эзләрен калдырганнар. Башкалар өчен дәүләт төзү өлгеләрен булдырганнар.
Татар эзләре бүгенге Кытай чикләреннән, Алтай киңлекләреннән башлап Идел-Урал җирлегендә ярылып ята. Алай гына да түгел, Европа чигенә кадәр барып җитә. Әлеге эзләр географик атамаларда, елга вә диңгезләрдә, шәһәр һәм авыл исемнәрендә сакланалар. «Гасырлар кичте китте кичте еллар Килеп кичте җиһандан канча илләр», «исә җилләр, күчә комлар, бетә эз» дип язган Дәрдемәнд. Әйе, татар барлыкка китергән шанлы дәүләтләрнең берсе дә юк инде. Тик татар эзе генә бетмәгән, һәммә җирдә аның тамгасы калган.
Тәкъдим ителгән бу җыентыкта татарны барлыкка китергән төрки тамырларга, аларның үзара мөнәсәбәтләренә багышланган мәкаләләр дә бар. Тарихыбызның бөеклек чорына да, коллык чоңгылына төшкән фаҗигале елларына да урын бирелгән. Татар холкы, аның ныклыгы халкыбызның теләсә нинди авырлыкларны лаеклы рәвештә үткәрә алуында тулы чагылыш тапкан. Чөнки аның канына дәүләтчелек, мөстәкыйльлек рухы сеңгән. Алар аның тарихи хәтерен һәрвакыт яңартып, аңа яшәү көче өсти торганнар.
Халкыбызның тарихи хәтере аның җыр-моңнарында да чагыла. Аларны тыңлаганда, Тукай язганча, күз алдына үткән тарихыбыз килеп баса.
Татар моңы үзе бер могҗиза. Кытайлар аны юкка гына үзләштермәгәннәрдер һәм бөтен Ерак Көнчыгышка, Япониягә кадәр җиткермәгәннәрдер. Китапта әлеге фактларга да урын бирелгән.
Инде Казаныбызның егылуына да 463 ел вакыт үтте. Ләкин дәүләтчелегебез, тарихи хәтеребездә сакланып, безгә аны янә торгызу өчен көч биреп тора.
Тарихның революцияләр тудырган кискен борылышларында халкыбызның тарихи хәтере яңара, милләт уяна. «Уяндык без бишенче елның бер таңында», дип язган Тукай. Чыннан да, XIX һәм XX гасырлар чигендә татарлар искиткеч гүзәл яңарыш кичерәләр. 1905 ел революциясеннән соң аларның 30 дан артык газета-журналлары, йөзләгән берсеннән-берсе талантлы язучы һәм журналистлары иҗат мәйданына чыга. Меңләгән тираж белән китаплары басыла башлый. Татар театры туа. Татарлар Россиянең иң укымышлы халкына әвереләләр.
Бу үзгәрешләр дәүләтчелегебезне торгызуга зур этәргеч ясый. Моңа юнәлтелгән төрле планнар корыла. 1917 ел революциясе әнә шул планнарны тормышка ашыруга юл ача. Идел-Урал Штаты проекты туа. Халкыбызның Ильяс Алкин, Садри Максуди, Мирсәет Солтангалиев, Галимҗан Ибраһимов, Галимҗан Шәрәф, Юныс Вәлиди, Кәшшаф Мохтаров кебек затлы уллары аны тормышка ашыру өчен зур көч куялар.
Ләкин проект тормышка ашмый кала. Китапта аның сәбәпләренә дә шактый урын бирелгән.
Совет чорында әнә шундый план-проектларны юк итү максаты белән төрле чаралар күрелә. Аларның берсе Татар-Башкорт Республикасы проекты. Идел-Урал Штаты проектын юк иткәннән соң, аның кирәге калмый. Ул тормышка ашмый кала. Ниһаять, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзү турындагы Декрет төзелә.
Большевиклар республикаларны, вакытлы күренеш буларак күзаллап, хакимиятне кулларында калдыру максатыннан гына төзиләр. Вакыты җиткәч, алар юкка чыгып, бердәм һәм бүленмәс рус дәүләте генә калырга тиеш була.
Алар күпмилләтле дәүләттә милли ирекләр булырга тиешлеген инкяр итәләр һәм республикаларны акрынлап гади административ берәмлекләр белән тигезли башлыйлар. Бу исә СССРның юкка чыгуына китерә.
Ил өчен шушы хәвәфле елларда Татарстан Республикасы суверенитеты турындагы Декларация кабул ителә. Татарстан Россиянең иң алдынгы республикасына әверелә.
Ләкин импералистик көчләр милләтләрне һәм республикаларны бетерү фикереннән баш тартмыйлар. Дума, судлар, прокуратуралар ярдәмендә аларга һөҗүмне арттырганнан-арттыра торалар. Китапта моңа багышланган материаллар да бар.
Республика, гомумән Россия татарлары, моңа зур каршылык күрсәтәләр. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу чараларын күрәләр.
Бу тарих әле дәвам итә. Милләтебез үзенең яшәү көчен арттыра тора. Бернинди шик юк, аның дәүләтчелеге торгызылачак. Чөнки аның сөте куера тора. Ә сөт калса, Ватан кайта.
I бүлек
Татарлар төркилек башында
Татарларның килеп чыгышы
Атамабыз үзебезнеке
Фәндә инде күптәннән бирле татар халкының килеп чыгышы турында бәхәсләр бара. Һәм алар беркайчан да туктамастыр, ахры. Бу хакта 19101911 елларда «Шура» һәм «Аң» журналлары үз битләрендә махсус рәвештә фикер алышулар да оештырганнар. Шул вакытта нәшер ителгән дистәләгән татар газета-журналларында да бу проблемага багышланган күп санлы материаллар чыккан. Мәсьәләнең асылы «Без кем?» дигән сорауга кайтып кала.
Кайбер галимнәр, бүгенге татарлар болгарлардан килеп чыккан, атамалары аларга читтән килгән, дип саныйлар. Татарларны Алтын Урдадан чыккан диючеләр дә бар. Заманында күренекле тарихчыбыз Газиз Гобәйдуллин: «Дөньяда төрле этник элементлардан формалашмаган халык юк икәнлеге мәгълүм. Һәрбер нәрсәне тик аны тәшкил иткән элементларын сүтеп тикшереп кенә аңлап була. Халык та шулай. Әгәр дә без теләсә кайсы системаның элементларын өйрәнмәсәк, аны һич кенә дә аңлый алмаячакбыз. Аңлау ул аның тормышын, культурасын, башка үзенчәлекләрен, аның тарихын белү дигән сүз», дип язган. Мин шушы зур галимнең фикеренә тулысы белән кушылам һәм, беркем белән дә бәхәсләшмәстән, укучыларга үз уйлануларымны тәкъдим итәм. Фикерләрем белән ризалашучылар да, ризалашмаучылар да булыр. Мин тулы хакыйкатькә дәгъва кылмыйм, берәүгә дә үз фикеремне көчләп тагарга җыенмыйм.