Бик тиз генә борылып кайтуымның сәбәбен редакциядә аңлаттым ялганладым: Бариев каядыр киткән, тиз генә кайтмый, дидем. Күпмедер вакыт үтеп, бүлек мөдире очерк турында исемә төшергәч, төрле сылтаулар табып командировкага бармадым. Ахырда, кемдер барып, Социалистик Хезмәт Герое Нурислам Бариев турында «Яңа үрләргә» дигән мәкалә язып бастырды. Анда Бариевның фамилиясе, исеме һәм саннардан башка нәрсә юк иде. Күрәсең, бухгалтердан гына сорашып язган, председатель үзе сөйләшергә теләмәгән.
Ләкин Бариев турында язудан мин ваз кичмәдем. Киресенчә, ныклап торып язарга әзерләндем. Ул Бариевның күтәрелүе һәм төшүе турында булырга тиеш иде. (Төшәчәгенә ни өчендер иманым камил иде.) Гыйбрәтле очерк булырга тиеш. Күрегез, янәсе, иптәшләр, шулай булмагыз.
Һәм мин Нурислам Бариевка багышлап үзем өчен аерым бер папка ачтым. Аңа кагылышы булган һәр материалны шунда сала бардым. Аның турында ишеткән сүзләремнең яхшысын да, яманын да, язып, шул папкага яшердем. Бар бит дөньяда марка җыючылар, шырпы кабына ябыштырылган этикеткаларны җыючылар. Андый кешеләр бу чирләрен хобби дип атыйлар. Мин дә, димәк, үземә хобби таптым, чир таптым. Минем хоббиемның мәгънәсе зуррак иде, әлбәттә. Председатель язмышы!!!