Безнең Туфан / Наш Туфан (на татарском языке) - Сборник "Викиликс" 4 стр.


Хәтимә. Кем?

Айсылу. Хәбиб Хәбибулла. Ничә ел килеп алганын көттем. Башта Зәмирә артыннан чапты, аннан Хәбирәгә тагылды, аннары Асия үзенә каратты. Миңа чираты җиткән иде. Синнән әйбәтен очрата алмадым, дигән иде. Бер генә атна йөреп калган идек. Кочаклаттырмаган да идем. Башта өйлән, аннары кочакларсың, дигән идем. Бүген килеп алам, дигән иде. Кыз килеш картаям бит инде болай булгач. Вәсимә апа, җаныкаем, кайтар әле Хәбибулламны. Ирләр кулы тимәгән тәнем салкыная барганда сөенгән идем. Кайтар Хәбибулланы, Вәсимә апа.

Хәтимә. Кайтара алмый Хәбибулланы Вәсимә апаң.

Айсылу. Ник?

Хәтимә. Үз ирен дә кайтара алмый әле.

Айсылу. Вәсим абый кайтмаса да, Вәсимә апа аның кочагында ятып калган. Минем бит ирләр кочагы күргәнем юк.

Хәтимә. Йоклап йөрмиләр аны. Төсең-кыяфәтең, буең-сының бар.

Айсылу. Бар дип нишлим инде. Егетләр кочагына барып егыла алмыйм ич инде.

Хәтимә. Бүтәннәр егыла бит. Әнә Казан мәктәпләрендә кызлар юк инде, дип сөйлиләр. Авыз ачып йөрмиләр аны.

Айсылу. Ни сөйлисең син, Айсылу апа? Авыз ачып йөрмичә, итәк ачып йөри алмыйм ич инде. Әни дә, насыйбы чыгар, дип әйтеп тора. Насыйбы чыккан иде дә Вәсимә апа, җаныкаем, бәхетсез итмә мине.

Вәсимә. Туктале, җылама. Үземнең дә акылым чуалган. Барысы да шул Вәсим аркасында

Айсылу. Вәсим абый беркөнне урамда туктатып миңа да әйтте.

Вәсимә. Нәрсә әйтте?

Айсылу. Оятсыз сүз әйтте. Кочаклап кына карыйм әле, диде.

Хәтимә. «Кочаклап карыйм» дигән сүз оятсыз сүз түгел инде анысы.

Айсылу. Мин бит кыз кеше.

Хәтимә. Кыз кеше булгач җылап йөр инде хәзер.

Айсылу. Әни дә җылый. Безнең нәселне Ходай каргаган, ди. Әнинең апалары кыз килеш картайганнар. Ул вакытта, ичмасам, сугыш булган, егетләре сугышта үлгән. Хәзер бит сугыш юк. Хәзер без тыныч заманда яшибез.

Хәтимә. Хатыннар гына җыелып калса, ирләр кебек кенә сугышмаслар әле. Алла сакласын.

Айсылу. Вәсимә апа, җаныкаем

Вәсимә. Бар әле, канымны кайнатма.

Айсылу кергәндәгедән дә катырак кычкырып елап чыгып китә.

Хәтимә. Кияүгә чыгып карамаган шул, мескен. Нигә чыкканына үкереп җылар иде.

Вәсимә. Бар әле, син дә эчемне пошырып йөрмә. Алкаш дигән булып менә дигән иреңне

Хәтимә. Кара, кара, нәрсә сөйләнгән була. Алма кебек Вәсимен харап итеп ташлады да

Вәсимә. Кем харап итте?.. Каян беләсең харап булганын?

Хәтимә. Сихерчене әллә мин чакырттыммы? Вәсим кебек ирем булса, сихерчегә биреп җибәрмәс идем әле. (Пырлап чыгып китә.)

Вәсимә. Харап иткән, имеш Итәрсең, бар. Йөридер әле сихерче кызлар белән буталып. (Вәсимнең арты белән эленеп торган фотосын әйләндереп куя.)


Экранда язу:

«Азгын инде азгынга,

Тик ялгыштым аз гына».

(Фотога карап сөйли). Барысы да синең аркада, азгын. Бер нәфесеңне тыйсаң, нәрсә була иде. Менә хәзер юкка чыктың. Кайларда йөрисең икән инде?! Харап итеп ташламасалар ярый инде. Сихерче кызлар минем кебек кенә итмәсләр. Артыгын әйтеп ташладым бугай шул үзем дә. Кем уйлаган сихерчеләр ишетеп алыр дип. Бүтән чакта күренмиләр, монда җыелышып килгәннәр. Тегеләр тагын акча сорап килсәләр нишләрмен? Әйт, азгын, акча каян табыйм? Синең машинага дип җыйган акчаңны биреп җибәрәм инде. Хәбәр салырлык җирдә булсаң, хәбәр сал. Үтереп үк ташламаганнардыр. Ачуымны китерсәң дә, яратып чыктым бит үзеңә. Яратмаслык та түгел идең, чукынчык. Менә хәзер карап торасың инде елмаеп, мин җүләрдән көлеп. Дөрес көләсең инде. Кирәкмәгәнне эшләп ташлыйбыз шул кайчакта. Кызларыбыз әти кайда дип сорасалар, ни әйтермен (Җырга күчә.)

Тели белсәң генә теләк,

Тели белмәсәң имгәк, шул.

Тели белмәсәң имгәк.

Тели белмичә теләдем,

Мин шул имгәктер, димәк, шул,

Мин шул имгәктер, димәк.

Хәзер инде тешләп булмый,

Терсәк якын булса да, шул,

Терсәк якын булса да.

Яннарында ятып булмый,

Карточкада торса да, шул,

Карточкада торса да.

Шулвакыт карават астыннан хатын-кыз киеменә киенгән Вәсим чыга. Аны күреп, Вәсимә куркып артка чигенә.

Вәсим. Курыкма, бу мин Вәсим.


Пәрдә.

Икенче пәрдә

Беренче пәрдәдәге күренеш.


Экранда язу:

«Бирәсем юк үлгәндә дә,

Гүрләргә кергәндә дә».


Вәсим. Курыкма, Вәсимәкәй. Бу мин Вәсимең.

Вәсимә. Син каян килеп чыктың?

Вәсим. Кешеләр каян чыга соң, Вәсимәкәй?

Вәсимә. Дуракланма, әйт, кайда идең?

Вәсим. Карават астында идем.

Вәсимә. Дөньяда бөтен ирләр юкка чыкканда, син ничек калдың? Ходаем, булсаң да булырсың икән. Бөтенесен дә ишетеп яттыңмы?

Вәсим. Ишетеп яттым, Вәсимәкәй. Бик кызык булды. Теге шәрә ботлы кызларның гына ботларыннан тотып карыйсы килде дә, түздем.

Вәсимә. Хәзер нишлибез инде?

Вәсим. Белмим, син нишләрсең икән? Минем нишлисем билгеле Җир шарының хатыннары миңа калды бит.

Вәсимә (Вәсимне кочаклап алып). Бирмим, берәүгә дә бирмим.

Вәсим. Ничек инде «бирмим». Алай булмый ул, Вәсимә.

Вәсимә. Берәүгә дә бирмим. Алып кына карасыннар. Муеннарын чәйнәп, борыннарын тешләп өзәрмен. Үземнеке генә син.

Вәсим. Бүтән хатыннар нишләр?

Вәсимә. Бүтәннәрдә эшем юк. Ходай сине миңа калдырган.

Вәсим. Ходайны катнаштырма, Вәсимә. Аның мәшәкате болай да җиткән. Син борчылма, кем янына барсам да, сиңа кайтып егылам мин.

Вәсимә. Бирмим, бирмим!..

Хәтимә керә.

Хәтимә (бу күренешне күреп). Бәтәч! Ни бу? Вәсим. Син ич бу.

Вәсим. Мин шул.

Хәтимә. Ничек?

Вәсим. Бер-ике сәгатькә җибәрделәр. Вәсимәң сагынган, диделәр.

Хәтимә. Кайда идең соң?

Вәсим. Каф тавы артына җыйдылар безне. Андагы халыкны күрсәң Барысы да ир-атлар.

Хәтимә. Минеке күренмәдеме?

Вәсим. Бергә идек. Әйдә, кайтып килик, дигән идем, кайтмыйм, ди. Анда аракыны бушка эчерәләр. «Татспиртпром» нан иң затлы аракылар килеп тора.

Хәтимә. Тиенгән икән, алкаш.

Вәсим. Бик сагынса, бик юксынса, хат язып җибәрсен Хәтимә, диде.

Хәтимә. Шулай дидеме?

Вәсим. Кайчан минем ялганлаганымны күргәнең бар?

Хәтимә. Дөресен дә сөйләгәнең юк инде. Хат язып тормыйм, телдән генә әйт. Кайтып китсә дә ярый, дип әйтте диген. Тик кайтканда аек булсын, дип әйтте диген. Йә, ташла әле салып шул хатын-кыз күлмәген, туеп беткән аны күреп. Вәсимә, салдыр әле күлмәгеңне. (Вәсимә Вәсимнән үз күлмәген салдыргач.) Менә ичмасам, күзгә рәхәт. Сөендеңме, Вәсимә?

Вәсимә. Сөендеңме дип, ярый инде.

Хәтимә. Кайту, ни дисәң дә, китү түгел инде. Кил әле, кочаклап карыйм әле үзеңне. Ирләрне кочаклау ничек була икән.

Вәсим. Мин пионер кебек, һәрвакыт әзер, Хәтимә. Тик Вәсимәдән рөхсәт ал.

Вәсимә. Сиңа ярый. Тик кочагына кермә. Президентлар кочаклашкан кебек кенә кыланыгыз.

Хәтимә (Вәсимне кочаклап). Абзар башын да ябып бирерсең инде, Вәсим.

Вәсимә. Юк инде анысы. Беләм мин абзар башы ябам дип кунып чыккан ирләрне.

Вәсим. Ай-ли, Гөлҗамал,

Көтәм әле мин һаман.

Бер генә төн кундыр әле,

Абзар башыңны ябам.

Вәсимә. Тукта, оятсыз.

Хәтимә. Тыйма, Вәсимә, ирләр тавышы ишетәсе килә.

Сәлимә керә.

Сәлимә. Әстәгъфирулла! Өстә Гарифулла! Бу нәмәрсә?

Вәсимә. Бар, бар, бар! Чыгып кит!

Сәлимә. Тукта, җаным-кисәгем. Ничек инде чыгып китим? Ирләр яныннан чыгып киткән Сәлимәне кайчан күргәнең бар?

Вәсимә. Якын киләсе булма Вәсимгә. Вәсим! Кер карават астына.

Сәлимә. Юк инде, җаным-кисәгем. Бөтенебезне ирләрдән мәхрүм итеп, үзеңә яшереп калдырдыңмыни? Алай булмый ул, җаным-кисәгем. Элек иреңә тими түздем. Бу юлы бүлешәсең инде. Кара син аны, яшереп калдырган да үзе генә рәхәтләнмәкче була. Вәсим!

Вәсим. Нәрсә, Сәлимә?

Сәлимә. Киттек безгә, «Тефаль» чәйнегем кайнап тора, мич башында көмешкәм сайрап утыра.

Вәсим. Мин Мин нәрсә Вәсимә белән сөйләш. Вәсимә бит командир.

Сәлимә. Хатын-кыздан куркыр көнгә калдыңмыни? И   җаным-кисәгем! Кара син аның карап торуларын. Нәрсә, кызыгасыңмыни миңа?

Хәтимә. Сәлимә, ымсындырма ир-атны, ымсынырга гына торалар.

Сәлимә. Торсыннар. Ирләр ымсынмаган хатын-кыз хатын-кызмыни?! Дөньяда ирләр булмасын дип, сихерчегә заявление язган хатын-кыз да хатын-кыз түгел.

Вәсимә. Авызыңны үлчәп ач, сөйрәлчек.

Сәлимә. Юк, җаным-кисәгем, мин сөйрәлмим, минем арттан сөйрәләләр. Синең арттан сөйрәлүче юк. Мин әле бер генә ирнең дә гайбәтен сатып йөргәнем юк. Син шушындый айгыр кебек иреңне яманлап йөрисең.

Вәсимә. Чыгып китәсеңме-юкмы?

Сәлимә. Бир иреңне, китәм.

Вәсимә (кәҗә тоягы ясап). Менә моны күрәсеңме? Вәсим, нәрсә авызыңны ерып торасың? Әйт үзенә, чыгып китсен.

Вәсим. Хатыннар сөйләшкәндә кысылырга ярамый, Вәсимәкәй. Кысылып үлүеңне көт тә тор.

Вәсимә. Хәтимә, ни карап торасың? Әйдә, типкәләп чыгарыйк шуны.

Хәтимә. Тибәргә аның да аягы бар шул, Вәсимә. Ярый, чыгыйм әле мин. Вәсим, син абзар башы турында онытма инде, ярыймы? (Чыгып китә.)

Вәсимә (Сәлимәгә). Бар, ычкын син дә.

Сәлимә. Ычкынды ди, көтеп тор. Биреп тор Вәсимне бер төнгә.

Вәсимә. Вәсим, ни сөйли ул? Нигә дәшмисең? (Елый.)

Сәлимә. Нәрсә, хәзер җылыйсыңмыни? Алдарак җыларга иде, җаным-кисәгем.

Вәсимә (чыгырыннан чыгып). Кит! Үтерәм!

Сәлимә. Ярый, бу юлы китәм. Мине үтерерсең дә, тегеләр килсә нишләрсең? (Чыгып китә.)

Вәсимә. Вәт кәнтәй, вәт кәнтәй! (Вәсимгә.) Ә син ияреп китәргә генә торасың!

Вәсим. Кирәкмәгәч китәсең инде ул.

Вәсимә. Ничек инде ул «кирәкмәгәч»?

Вәсим. Кирәк булсам, сихерчеләр чакырмас идең.

Вәсимә. Мин чакырмадым, чакырмадым. Әйттем генә. Әйттем генә мин. Уйламыйча гына әйттем.

Вәсим. Уйлап әйт, дип, ничә әйттем үзеңә. Йә, ярый, тынычлан. Кил яныма, утыр. (Вәсимәне кочагына алып, караватка утыра.) Менә шулай.

Вәсимә (иркәләнеп). Хәтимәнең абзар башын япсаң да, Сәлимә янына барма, ярыймы?

Вәсим. Кистереп әйтә алмыйм, Вәсимәкәй, дөнья бу. Минем күзләрем дөрес түгел, Вәсимә. Менә бер күзем сиңа карап торганда, икенчесе читкә карый. Ә анда чибәр хатыннар.

Вәсимә. Мин дә ямьсез түгел бит инде.

Вәсим. Түгел, Вәсимә, түгел.

Вәсимә. Сәлимәдән чибәррәк бит.

Вәсим. Әлбиттә, әлбиттә. Шуңа күрә Сәлимәгә түгел, сиңа өйләндем. Ләкин, Ходайның хикмәте, дөньяда синнән дә чибәррәкләр очрый. Нишлисең, күңел уйнап китә бит шунда. Бозау да бит кояш күрсә сикеренә.

Вәсимә. Азгынлык ул, Вәсим.

Вәсим. Азгынлыктыр, сүзем юк. Кызык кына, әйеме? Үгез ничә сыер артыннан йөри, аны азгын димиләр. Безгә нигә ярамый? Нигә инде Ходай мине кеше итеп яраткан? Үгез итеп яратса, син дә җыламас идең, Сәлимә дә сүгенмәс иде, Хәтимәнең дә абзар башын ябасы булмас иде. Әйдә, без болай эшлик, Вәсимә. Чакыр син сихерчеләреңне

Вәсимә. Нәрсә инде сез барыгыз да. Минем сихерчеләрем түгел алар.

Вәсим. Ярый, ярый. Чакыр сихерчеләрне. Әйт, алып китсеннәр мине. Дезертир булганым өчен җәзасын да бирсеннәр. Армиядән качып йөрүче егетләрне судка бирәләр бит. Мине дә утыртып куйсыннар.

Вәсимә. Беркая да җибәрмим. Минеке генә буласың дип кияүгә чыктым, минеке генә буласың.

Вәсим. Алайса, кара инде үзеңә, үзеңә кара.

Вәсимә. Өйдән беркая да чыкмыйсың. Әйт, чыкмыйм, диеп.

Вәсим. Әйтә алмыйм өзеп, әйтә алмыйм.

Вәсимә. Әйт, җаным, җанкисәгем,

Бердәнберем, бәгырем,

Башым миңгерәү булганга

Белмәгәнмен кадерең.

Вәсим. Вәсимәкәй, җанкисәгем,

Бакчамдагы багалмам.

Өйдән бер дә чыкмамын дип

Өзеп кенә әйталмам.

Вәсимә. Якты дөньядан киткәч тә,

Белермен мин кадерең.

Синең каберең янында

Булыр минем каберем.

Вәсим. Вәсимәкәй, җанкисәгем,

Асыл кошым, күз нурым.

Кайларда гына йөрсәм дә,

Өйгә кайтып кунармын.

Вәсимә. Әгәр дә син өйдән чыксаң, алып китәчәкләр бит сихерчеләр.

Вәсим. Китсәләр китәләр инде. Мин бит президентлар кебек халык кайда, мин шунда.

Вәсимә. Президентлар да юк бит инде. Президент хатын-кыз булса, калган булыр иде урынында. Нишләрбез инде, нишләрбез? (Тәрәзәдән күреп.) Галиябану әби килә, кач тизрәк.


Экранда язу:

«Мәхәббәт картлыкка карамый,

Картлардан көләргә ярамый».

Вәсим. Керсен. Ул карчыкка мин нигә кирәк?

Галиябану керә.

Галиябану (Вәсимне күреп). Дөрес әйткән икән Сәлимә. Нихәл, улым?

Вәсим. Исән-сау, Галиябану әби.

Галиябану. Кайттыңмы, кайтардылармы?

Вәсим. Качтым, Галиябану әби.

Галиябану. Качып була торган җирмени? Безнеке нигә качмый?

Вәсим. Сагындыңмы әллә, Галиябану әби?

Галиябану. Сагынмаска. Хәлил бит ул.

Таң әтәчләре кычкыра,

Әллә таң ата микән?!

Төшләремә керсә чыкмый,

Хәлил бәгърем, җанкисәгем,

Һаман ярата микән?!

Урам аша чыккан чакта,

Бүрәнәгә абындым.

Сәгате ел, минуты ай,

Хәлил бәгърем, җанкисәгем,

Шулкадәрле сагындым.

Күрдеңме үзен, нәрсә ди?

Вәсим. Бер ун елсыз кайтып булмас, ди.

Галиябану. Әстәгъфирулла. Йөздә була бит инде ул чакта. Мин нишләрмен? Мин бит ялгыз торырга, ялгыз йокларга күнекмәгән. Күз алдымда ир-ат булып болганып йөргән кешене күрергә өйрәнгән.

Вәсим. Бер-ике сәгатькә үзем барып килермен, Галиябану әби. Күз алдыңда болганырмын.

Галиябану. Әстәгъфирулла

Вәсим. Хәлил бабайның киемнәрен киеп торырмын. Ул дип уйларсың.

Галиябану. Кит, юньсез, Хәлилемнең бөкресен каян аласың? Аныкы кебек килешле бөкре беркемдә дә юк. Тагын да шул Каф тавы артына барыр булсаң әйт Хәлилемә, кайтып җитсен. Вәт юньсез, кешенең ирләре кайтып җитте, ул юк.

Вәсим. Яратмыйдыр үзеңне, Галиябану әби.

Галиябану. Әстәгъфирулла! Хәлилнең Галиябануны яратмаганын кемнән ишеткәнең бар? Күзебез күзләрдән китмәде. Килер иде гармунын култык астына кыстырып тәрәзә каршына. Мин аны тәрәзәдән тартып алыр идем. Сөйләшеп туймый идек. Таң әтәчләре кычкырганда гына кайтып китәр иде. Арабыздан чебен дә очып үтәрлек түгел иде. Исмәгыйль дигән бер бай малае гына арабызга кереп маташты. Алтатар дигән мылтыктан Хәлилгә атты да әле, юньсез. Ярый әле Хәлилемне бүлнистә коткарып калдылар. Ул чакта безнең авылда да бүлнис бар иде. Хәзер яптылар. Хәзер бөтен нәрсәне ябалар, итәкне генә ачалар.

Вәсимә. Галиябану әби, озынмы әле сүзең?

Галиябану. Тыңлыйсың килмимени? Шулайдыр шул, ир кадерен беләсезмени ул хәзерге хатыннар?! Без өйләнешкәч

Вәсимә. Йөз тапкыр тыңлаган бар инде.

Галиябану. Мең тапкыр тыңласагыз да таманга килә әле сезгә.

Җыр авазы ишетелә. Җырлап, халыкара хокук яклаучылар килә.


Экранда язу:

«Тимәгез кешегә, тимәгез,

Ул фәлән, ул төгән, димәгез».

Халыкара хокук яклаучылар (җырлыйлар).

Без хокук яклаучылар,

Кешедә шәхесне саклаучылар.

Гаепленең гаебе булса да,

Кешене какмаучылар.

Да здравствует человек!

Кешенең хокукы яшәсен!

Ист лебе геноссе айн менш!

Вәсимә. Киләләр, Вәсим, кач тизрәк.

Вәсим карават астына кереп кача.

Ләлия. Күрдек, качуның кирәге юк. Һәм, гомумән, кеше качып яшәмәскә тиеш, кешене карават астында яшәтү кеше хокукларын бозу.

Маша. Человек! Звучит гордо! (Карават астына керергә маташа.)

Вәсимә. Кая барасың?

Маша. Я освобождаю человека.

Вәсимә. Күрсәтермен освобождаюыңны. (Яртылаш карават астына кергән Машаны сөйрәп чыгара.) Чык, Вәсим.

Вәсим чыга.

Ләлия. Исәнмесез, Вәсим әфәнде!

Маша. Здравствуй, Васимчик!

Элизабет. Гутен таг, һерр Васим!

Вәсим. Мин гаепле түгел.

Ләлия. Без сезне гаепләргә җыенмыйбыз. Сезне рәнҗеттеләр. Сезне хатыныгыз карават астында яшәтә. Бу кешегә карата гаделсезлек.

Маша. Мужика не надо держать под кроватью, его место под юбкой.

Вәсимә. Өйрәтмә!

Элизабет. Вас ист дас?

Ләлия. Әнә фрау Элизабет та әйтә, безнең халыкара оешмадан сезгә берәр ярдәм кирәкмиме, ди.

Вәсимә. Кирәкми, кирәкми.

Галиябану. Ярдәм миңа кирәк. Хәлилемне кайтарыгыз.

Маша. Кто вы такая?

Галиябану. Я Халила невеста. Потерялся мой жених.

Маша. Ура! Сама старуха, сама по-русски знает. Вот она права человека.

Галиябану. Кайтарыгыз Хәлилемне.

Элизабет. Вас ист дас?

Ләлия. Әби, без югалганны кайтаручылар түгел, без кайтканны югалтмаучылар. Без кеше хокукын яклаучылар.

Галиябану. Минем дә картым белән яшәргә хокукым бар.

Ләлия. Әби, безгә эшләргә комачаулама.

Маша. Не мешай, бабушка. Не стариков, молодых надо беречь. (Вәсимнең кулыннан алып, читкәрәк китә.) Ты мне нравишься.

Вәсим. Ты тоже.

Маша. Может где встретимся?

Вәсим. Конечно.

Вәсимә (Вәсим белән Маша янына килеп). Нишлисез монда?

Маша. Не мешайте, у нас индивидуальная беседа.

Вәсимә. Үз ирең белән беседуй.

Маша. А где мой муж? Что сделала с моим мужем? Значит так, Ләлия ханум и фрау Элизабет. Моё предложение: отобрать у этой женщины мужика и сохранить его в особой изоляции.

Назад Дальше