Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке) - Хузин Фирдаус 5 стр.


Полк яңа килгәннәр белән тулылана торды. Арада сугышчан тәҗрибәм зуррак, яшем ягыннан да өлкәнрәк булганга, мине укчы-радистлар арасында старшина итеп билгеләделәр.

Бертөрлерәк казарма тормышы башланды. Старшина күбрәк частьтагы хуҗалык эшләре өчен җаваплы, ә бу нәрсә минем күңелгә ятмый. Ярый әле монда калганнарны төнлә, еракка очып, бомбага тотучы һава дивизиясенә өйрәнүләргә күчерү турында әмер алынды. Баш күккә тиде. Тизрәк китәсе иде.

Килде ул көн. Полк аэродромы Григорьев дигән авыл янында урнашкан. Көннәр өйрәнүләрдә үтә. Кичләрен строй белән кинофильмнар карарга алып баралар. Беркөнне клубта Соня исемле кыз белән таныштым. Сары чәчле, оялчан гына урыс кызы. Күңелгә хуш килешле. Моңа кадәр марҗа кызлары белән йөргәнем юк иде, җае чыкканда, аны өенә кадәр озатып куя башладым. Табигатьтә кыш айлары үтеп, ямьле язга кергән чак. Өстә гимнастёрка гына. Соня да җиңелчә кофта, юка күлмәктән. Капка төбендә гөнаһсыз үбешүләр. Тәннең тәнгә тиеп кызышуын тою рәхәт иде, тик үбешүдән артыгына керешмәдек. Мин яшь кыз баланы рәнҗетүдән курка идем, ул, бәлки, күңелендә булып та, теләген белдерергә кыймагандыр.

Ока елгасы очучылар казармасыннан ерак түгел. Төшке ял сәгатьләрендә, күңелле гөрелдәшеп, шунда су коенырга китәбез. Төннәрен кайчагында аерым эскадрильяларга дошман тылына үтеп, разведка ачыклаган объектларны бомбага тотарга дигән боерык алына. Миңа да яңа экипаж составында берничә шундый операциядә катнашырга туры килде.

Лазаретта

1942 елның егерменче июнендә полкка кабат Дягилево аэродромына кайтырга кушылды. Мин, автомашинага утырып, штаб җиһазларын озата барырга тиеш булып чыктым. Мәскәү Рязань шоссесы. Күктә бер болыт әсәре юк, кояш кыздыра. Юлның ике ягында иген басулары җәелеп киткән. Тулышкан арыш башаклары, башларын иеп, моңсу гына озатып калалар. Иген кырларын хәтфә болыннар алыштыра. Яшеллек эчендә көзге кебек ялтырап яткан күлләр чагылып кала. Зур һәм кечкенә елгалардагы күперләр аша чыкканда да машинаның тизлеге салмаклана. Андый чакта каршыга искән тыгыз җил дә йомшарып, битләрдән назлап иркәли. Юлда очраган авыллар, шәһәрләр аша бара торгач, ниһаять, алда безгә кирәкле торак пункт күренде. Бу авыл район үзәге санала. Анда икешәр-өчәр-дүртәр катлы биналар да бар. Әнә котельныйның морҗасы озын муенын күккә сузган. Электән таныш булгангамы, туган авылым Түбән Барыш кебек якын тоелды Дягилево миңа. Машина, аның төп урамыннан тузан туздырып узганнан соң, авиашәһәрчеккә юл алды. Шулчак бөтенләй көтелмәгән хәл минем һәм тагын берничә сержантның язмышын үзгәртеп ташлады. Хәер, тормыш очраклыклардан торадыр инде ул. Эш менә болай булды. Инде штабка да ерак калмаган. Машина туп-туры шунда җилдерә. Тик казармаларга борылган юл чатына килеп җиткәч, шофёр янәшәсендә утырган эскадрилья адъютанты кинәт машина йөртүченең кулына ябыша. «Уңга борыл»,  дип әмер бирә. Каушап калган шофёр, тизлеген киметмичә, адъютант әйткән якка борыла. Мин машина әрҗәсенең уң борт кырына ук баскан идем, тотынырга өлгермәдем, баштүбән җиргә очтым. Минем арттан тагын берничә сугышчы мәтәлде. Берни аңламыйча җирдә аунап ятабыз. Берәмләп хәрәкәткә килдек. Мин, җәлт кенә аягыма басарга теләп, торырга талпындым. Тик, торып баскач, туры кала алмадым, ток суккандай авырту сыгылып төшәргә мәҗбүр итте. Башкалар белән дә шуңа охшаш хәл иде: кайсының аягы, кайсысының кабыргасы имгәнгән. Адъютант белән шофёрның алдан килешеп эшләмәүләре әнә нәрсәгә китерде. Ел буе диярлек күктә очып, дошман самолётлары белән сугыштан, зенитка снарядларыннан исән калып та, бернинди атышсыз тылда үзебезнекеләр илтифатсызлыгы аркасында күпмедер вакытка сафтан чыгу гарьлек, билгеле. Тик нишләмәк, лазаретка ятарга туры килде.

Мин лазаретта озак ятарга туры килмәс, беренче ярдәм күрсәтеп, тез капкачын кысып бәйләрләр дә җибәрерләр дип уйлаган идем. Алай булып чыкмады. Кичкә таба бот сөяге дә авыртырга кереште, баш белән нык бәрелгәнмен ул да шешеп сызлый башлады. Медсанчастьның баш табибы миңа катгый рәвештә ятып кына торырга кушты. Шулай итеп, яңа гына бер гаилә булып оешкан экипаж членнарыннан, юньләп оча да алмыйча, аерылырга туры килде. Мин ай буе диярлек лазарет койкасында аунарга мәҗбүр булдым

Унсигезенче март

Бүген иртә таңнан вак яңгыр сибәли. Тирә-юньдә шылт иткән тавыш юк. Самолётлар оча алмый, дальнобойный артиллерия дә тынып калган. Әйтерсең әле кичә генә һава дивизияләре диңгез өстен, яр буендагы кала ныгытмаларын һәм хәрби объектларны бомбага тотмаган, йортлар өстендә снарядлар шартламаган. Үле тынлык. Коридорда ара-тирә үткән надзирательләрнең аяк тавышларыннан башка берни юк. Без бер камерада өч әсир. Көн саен бомбалар шартлауга күнеккәч, тынлыкка ияләнүе дә авыр икән. Хәтта сәеррәк тоела. Үзара сөйләшәсе дә килми. Һәрберебез, авыр уйларга чумып, эчкә йотылган. Кемдер туган җирен исенә төшерә торгандыр, сугышка кадәр эшләп йөргән чакларын күз алдына китерә; кемдер әти-әнисен, йә булмаса, сөйгән кызын сагынып уфтанадыр. Гел уйланып утыру да алҗыта икән, баш миләре сызлагандай тоела башлый. Мин, бала-чага шикелле, үземә шөгыль таптым, «иректән» бер кечкенә чыбык кисәге табып кергән идем, шуның белән камерадагы мич учагының әллә кайчангы көлен актара башладым. Актара-актара төпкә кадәр төшеп җиткәндә, тәмәке төпчеге килеп чыкмасынмы! Иптәшләр дә уңышымны күреп алды, «мәрт» кә китеп утырган җирләреннән җанланып, янәшәмә килеп чүмәштеләр. Көл арасыннан тагын байлык чыкмасмы дип, инде бер пар гына түгел, өч пар күз түземсезләнеп күзәтә. Чыкты тәки, көл арасыннан янә өч тәмәке төпчеге табылды. Менә шатлык! Беребезнең кесәсендә сакланган кулъяулыкка зур саклык белән төпчекләрдәге тәмәке бөртекләрен тараттык. Аны өч өлешкә бүлеп, берсен озын нечкә итеп кәгазьгә төрдек. Аның белән генә эш бетмәде, янган шырпы бөртегенең корымлы башы белән төрелгән тәмәкегә билгеләр салдык. Бусы, чират буенча тартканда, кая кадәр суырырга икәнлекне белер өчен. Кадерле табылдыкның табучысы мин булганга, камерадашларым башлап бәхетле мизгелләр татуны миңа бүләк итте. Кадерле секундларның тәмен мөмкин кадәр озаккарак сузарга тырышып, сагындырган әче төтенне никотин сорап ярсыган үпкә күзәнәкләренә тутырам, аларны бронхларда озаграк, һаман озаграк тотасы килә, инде сулыш органнары тончыга башлый, ютәл буып ала. Юк, төтен алай гына таралмасын әле: ике борыннан зәңгәрләнеп чыккан зәһәр исне кабат авызым белән йотарга тырышам. Тәмәке пыскып яна, корым белән билгеләнгән минем өлеш һаман кечерәя шул.

«Җитте, үзеңә тиешлесен тартып бетердең!» дип, беравыздан кычкыра иптәшләрем. Беткәнен алар әйтмәсә дә күрәм. Үтереп тартасы килү алай гына басылмады, иптәшләрнең бәхетле мизгел кичерүен карап өтәләнмәс өчен, тәрәзә кырына ук китеп бастым

Старшина вазифасы

Миңа лазареттан савыгып чыккач та озак вакытлар сугышчан йөкләмәләргә очарга рөхсәт итмәделәр. Эскадрилья комиссары капитан Коган, үз янына чакыртып:

 Старшина Трофимовка кайбер хуҗалык эшләрендә булышырсың!  дип боерды.

Минем вазифага сугышчыларны строй белән ашханәгә алып бару, алып кайту; мунча көннәрендә аларның мунча керүен контрольдә тоту; килгән хатларны, газеталарны тиешле адресатларына тарату керә. Буш вакытым күп булганлыктан, еш кына ашханәдә савыт-саба юучы Маруся исемле кыз янына кереп утырам. Озак вакыт күренмәсәм, ул үзе каптёркага кереп хәлемне белешә.

Старшина Трофимов чирләп киткәч, аның бөтен вазифалары миңа өелеп калды. Старшинаның эше читтән карап торганда гына күренми икән, ә эченә керсәң, тавык та чүпләп бетермәслек.

1943 елның егерме беренче июлендә полк башка аэродромга күчәргә боерык алды. Тик миңа әле һаман да элекке урында калырга туры килә, өч ел буе эскадрилья белән база арасында юньләп бернинди кәгазь-хисап эшчәнлеге алып барылмаган, одеял, простыня, тагын әллә нәрсәләр үлгәннеке дә, исәннеке дә җыелып килгән. Искесе гамәлдән чыгарылмаган, яңасы теркәлмәгән. Бу хәл инде өч ел дәвам итә икән. Һәм менә хәзер барысы өчен миңа җавап тотарга туры килү ихтималы эчне пошырды. Бәхеткә, әллә минем гаеп юклыкны аңлап, әйберләрне тапшырганда артык вакланмадылар. Егерме өченче июльгә аэродромда лейтенант Межевов экипажыннан башка полктан бер очкыч та калмады. Межевов самолётының кайбер җирләренә ремонт кирәк икән. Экипаж членнары техниклар белән көнозын аның янында мәш килә, кичләрен алар белән казармада гәп куертам. Көндез штабка йөри идем, анда мин хезмәт күрсәткән эскадрилья өчен яңа аттестатлар тутыралар. Кирәкле кәгазьләр әзер булу белән, мин аларны алырга тиеш.

Берсендә, Межевов экипажының радисты һәм укчысына ияреп, Хирин дигән авылга киттем. Үзебезчә, кызлар урамга чыкса, алар белән күңел ачарга исәп. Барып җитүебезгә һава тревогасы башланды. Кичке күңел ачарга чыккан кызлар өйләренә ашыкты, без дә, командирлар сизгәнче дип, казармаларга йөгердек. Моннан соң рөхсәтсез беркая бармаска карар кылдым, янәшәдә Маруся бар ич, сөйләшеп утырырга ул да бик җиткән.

Ниһаять, аттестатлар әзер. Инде Межевов экипажы да очып киткән иде, миңа американнарның «Дуглас» дигән дүрт моторлы дәү генә пассажир самолётында очып барырга куштылар. Аның салоны иркен, ни әйтсәң дә, безнең бомбардировщиклар ише түгел, гражданский бит. Очкыч артык югарыга күтәрелмәде, дүрт моторын да гүелдәтеп күптән түгел генә сугыш булып узган кырлар, янган урманнар, җимерелгән авыл һәм шәһәрләр өстеннән очты. Самолётның өскә күтәрелүе кирәк тә түгел, чөнки дошманнан чистартылган районнарда аны зениткалар сагаламый. Аста елгалар, зур күлләр күзгә чалынып кала. Күл өстеннән узганда, кинәт һава бушлыгына туры килеп аска омтылган очкыч су дәрьясына чумар төсле. Икенче мизгелдә инде «Дуглас» өскә күтәрелә. Акрын хәрәкәтләнүче һава корабы, шулай берничә сәгатьләр очканнан соң, тиешле урынга төшеп туктады.

Аэродромда үзебезнең эскадрильяның кайда урнашканын сорашып белдем дә туры шунда юнәлдем. Һәр экипажны вакытлыча яшәп торырга якындагы авыл өйләренә таратканнар икән. Безнең экипаж торган йортны эзләп таптым.

Икенче көнне иртән, башкаларга ияреп, аэродромга киттем. Һава бозылган, самолётларга очу мөмкинлеге юк иде. Алып килгән әйберләрне, аттестатларны ияләренә тапшыргач, үзем сугышчан йөкләмәләргә очасы бомбардировщикның кабинасына мендем. Тиешле урынымны тәртипкә китереп, пулемётның патроннарын барладым, пушканы яхшылап чистарттым. Күңелем күтәренке иде, чөнки очучы өчен һавага күтәрелүдән дә зур шатлык юк. Аның өчен зәңгәр күк йөзе газиз стихиягә, икенче йортына әверелә. Әгәр очучыны биеклеккә күтәрелүдән мәхрүм итсәң, ул, рухы сынып, хастага әверелергә мөмкин. Инде мин старшина вазифасындагы эчпошыргыч бертөрлелектән котылган идем. Вак-төяк хуҗалык эшен үз иткәннәр ябышып ятсын, тик мин түгел.

Командный пунктның кызыл почмагында очучы халкы мәш килә. Кайберәүләр шахмат уйный, кемнәрдер кәрт суга, бер иш гавам, шау-гөр килеп, «городки» тәгәрәтә. Әйдә, күңел ачып калсыннар, иртәгә гаять мөһим объектка бөтен полк белән диярлек барышлы, ди. Кем исән дә кем үлгән.

Кич белән авыл мәктәбендә «Свинарка и пастух» кинофильмы күрсәттеләр. Төп рольне башкаручы Любовь Орлова СССР халкының иң яраткан артистларыннан берсе иде бөтен личный состав фильмны бер тын булып карадык.

Фатирга кергән йортка кайтканда, минем белән бергә торучы экипажыбыз радисты Саша әле һаман күренми иде. Аның өчен борчылып, күземә йокы эленмәде. Сержант бик соң гына кайтты. Эндәшәсе түгел идем, тирән көрсенүен ишеткәч түзмәдем:

 Ни булды, Саша, берәр проблема юктыр бит?  дип сорадым.

 Әй, булды инде. Хәлләр бик яхшыдан түгел әле,  диде күршем төшенке генә.

Үзе сөйләмәгәч, артыгын сорашмадым.

Җаваплы йөкләмә

Иртә беләнгә һава чалт иткән аяз, күктә ник бер болыт әсәре күренсен. Очучылар телендә мондый күренеш «лётная погода» дип атала. Иртәнге аштан соң аэродромга киттек. Салкынча саф җил битләрне иркәли. Тик табигать хозурлыгы күзгә күренми, җанны алда торган гаять мөһим бурычны үтәп чыгу җаваплылыгы биләп алган. Һәркемнең чырае җитди, үзара аралашканда иң кирәкле сүзләр тыенкы тавыш белән генә әйтелә. Йөкләмәгә очканчы экипажларга янә бер тапкыр самолётларны җентекләп карап чыгарга әмер бирелде. Әмерне үтәгәннән соң, полкның командный пунктына дәштеләр. Кабат һәр звенога, һәр экипажга кайсы линиядән ничек очып үтәсе, кайсы урынны бомбага тотасы картага сызылган маршрутлар буенча аңлатылды, дошманга сафлар арасына бәреп керергә мөмкинлек бирмәү бурычы куелды.

КПдан чыгуга, һавага ак ракета аттылар. Бу экипажларга очкычларында урнашырга кирәклекне аңлата. Эскадрилья командирының «По машинам!» дигән боерыгы һаваны ярып үтте. Башка төркемнәрдә дә шундый ук хәл. Йөгереп барып һәркем үз урынына утыруга, күк йөзенә зәңгәр ракета чөелде. Ул әле югары ноктасына менеп, түбәнгә төшәргә өлгермәде, дистәләгән очкыч моторлары дәррәү кабынып, тирә-юньне тоташ гүелдәүгә, дөбердәүгә күмде. Өченче кызыл ракета һавада пәйда булуга, «тимер кошлар», бер-бер артлы кузгалып, старт мәйданчыгына чыга башлады. Инде полк буенча җаваплы кизүнең кулындагы флагчыклары хәрәкәткә килгәнне генә көтәсе калды. Ниһаять, кизү офицер ак флагын алга, ә кызылын аска юнәлтте. Очкычлар да, тылсымлы хәрәкәткә буйсынып, старт полосасы буйлап йөгерә-йөгерә, бер-бер артлы зәңгәр күк биеклегенә омтылды.

Һәр төркемдә тугызар самолёт тезелеп, көнбатыш тарафка очабыз. Разведка бер зур торак пункт янында дошманның күп санда бронетехникасы, башка сугыш кирәк-ярагы туплануы турында хәбәр иткән. Шунда ук гитлерчыларның фронт штабы да урнашуы ихтимал дигән мәгълүмат алынган. Димәк, ул тирә зениткалар, истребительләр тарафыннан нык саклана. Алдагы бомбага тоту, фашист очкычлары белән һава сугышына керүне уйлап, тәнне салкын тир басты. Тиешле урынга якынлашканны белдереп, алда-артта-янда зенитка снарядлары ярылудан зәңгәрсу-кара төтен болытлары пәйда була башлады. Безнең төркемдә очучы бер самолётка эләкте, ахры, ул, түбәнәеп, каядыр читкә юнәлде. Җиргә төшеп шартлаганы күренмәде. Бәлки, мәҗбүри берәр кая төшеп утыргандыр? Бәхет елмайса, билгеле. Фашист кулына эләкмәү дә кирәк бит әле.

Зениткалар кордонын да үттек. Өчәрләп-өчәрләп пике ясап, билгеләнгән нокталарга бомба йөкләрен коябыз. Түбәндә коточкыч шартлаулар маскировкаланган танкларны тимер өеменә әйләндерә, автомашиналар шырпы кабы кебек дөрләп яна, паникадан ары-бире йөгерешкән фрицларның теткәләнгән гәүдәләре йомычка кебек оча. Җаен туры китереп, исән калганнарын, без укчылар пулёметтан атып, чалгы белән чапкандай кырабыз. Хәзер кырык беренче ел түгел, кырык өченче ел шул! Без дә өйрәнеп җиттек сугышырга, үтте фашистның җирдә дә, һавада да хакимлек иткән заманнары.

Төркемдә тигезлекнең саклануы укчылар өчен уңайлы, ул прицеллы утка тоту һәм дошман истребительләрен строй эченә үткәрмәү мөмкинлеге бирә. Шул турыда уйлап бетерергә өлгермәдем, бер кырыйда немецларның «фоккевульф» лары пәйда булды. Алар унике. Чак кына икеләнеп торгандай иттеләр дә икешәрләп безнең эскадрилья өстенә ташландылар. Безне озатучы истребительләр алтау иде, алар «фокке» ларның юлына аркылы төшеп ярдәмгә килде. Фашистларның искәрмәстән һөҗүме барып чыкмады. Алдан килүче ике дошман очкычы, ут кабып, түбәнгә мәтәлде. Һава сугышы кызганнан-кызды. Дошманга совет истребительләре ата, без дә атабыз. Бер безнеке, бер немец очкычы, кара төтен эзе калдырып, җиргә төшеп шартлады. Нәтиҗәдә үлем уенында фрицлар җиде самолётларын югалтты. Безнең яктан өч.

Назад Дальше