Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими - Гайнутдин Масгуд Валиахметович 2 стр.


«Плешеголовыйлар» сәүдәсенең ул заманнардагы кайбер мөһим үзенчәлекләрен, мәсәлән, шул фактка карап билгеләп, күз алдына китереп була. Сасанидлар династиясе (б. э. к. 224651 еллар) Иран ювелир сәнгатеннән безнең көннәргә рельефлы мифологик геройлар сюжеты вакыйгалары сурәтләнгән, саф көмештән коелган җиде-сигез зур поднос сакланып калган. Шуларның биш-алтысы археологик казынулар вакытында хәзерге Пермь өлкәсе территориясеннән табылган. Бәхәссез, болар йомшак мехка затлы җәнлекләр тиресенә алыштырылган кыйммәтләр. Мех, бик күп вак тиреләрдән торган, кеше файдалана ала торган әйбер буларак, бернигә яраксыз алтынга караганда да кыйммәтле, ул заманнарның иң ышанычлы бәяле акчасы була. Әлеге көмеш тәлинкәләрне Идел буена китереп чыгарган вакыт (б. э. к. 224651 еллар арасы), Аттила заманнары 430450 еллардан да соң булмаган, күрәсең. Борынгы һуннар патшасы Аттиланың Көнбатыш Европага походы  гаскәр, сугыш чыгымнары хисапсыз күп акча сораган. Империя башлыгы, бу зур максатына ирешү өчен, күрәсең, сараендагы алтын-көмеш кебек затлы бизәнү әйберләрен кыйммәтле мехка алыштырырга мәҗбүр ителгән. Күренә ки, бу борынгы сәүдә төбәге һуннар, ягъни төрки кабиләләр берләшмәсе кебек империяләр икътисадында күренекле урын тоткан берләшмәне финанслап саклау һәм аның хәрби сәяси хәятында, союздаш, көрәштәш статусында диярлек яшәгән. Хәрби-сәяси актлар проектын үтәүне әзерләшү эшләре төбәкне (аның кәсебен) читләтеп үтмәгән. Чөнки аларның хуҗалык итү (сәүдә) эшчәнлегенең уңышы, хәвефсезлеге генә түгел, яшәеше дә (берләшмәнең чиксез киңлекләре аша үтү, товарның файдаланучылар кулына күчә торган базарга барып җитүе-сатылуы), кабиләләр берлеге титул халкы сәясәтенә һәм уңышларына бәйле булган. Бу шарт скифлар, һуннар чорында гына түгел, Төрек, Хәзәр каганатлары, Алтын Урда, Бөек Владимир һәм Мәскәү кенәзлекләре (Идел сәүдә юлының ике очы  Новгород-Газна базарларына чыгу) заманнарында да үз көчен саклаган.

Игътибарга алынырга тиешле икенче бер момент Идел-Чулман төбәге сәүдәгәрләренең үз төбәкләреннән читтә дә мех сәүдәсендә катнашу (читтәге сәүдәне дә үз кулларында калдыру) мәсьәләсе. Алар товарларын Якын Көнчыгыш халык сәүдәгәрләре кулына гына тапшырганнармы, соңгы сатылу базарына кадәр үзләре дә барганнармы? Бу сәүдә юлында союздашлар тиңлек мөнәсәбәтләре урнаштырырга тырышканнар. Һәм ерак илләрдән (Якын Көнчыгыштан) урман халыкларын кызыктырган товарларны белгеч-кәсепчеләр сыйфатында барлап-эзләп, сатып алып кайту зарурлыгы, катгый рәвештә, «плешеголовыйлар» сәүдә вәкилләренең (сәүдәгәрләренең) үз кулларында тотуны мәҗбүр иткән. Борынгы греклар бу «серле сәүдә» дөньясына үткәрелмәү сәбәпле, Идел буйларына үзләре килеп җитә алмасалар да, «алтыннан кыйммәтле» мех хуҗалары, Урта диңгез, Шумер яклары сәүдә кагыйдәләре «либераллашу»дан файдаланып, Грециядә дә, Мисыр, Месопотамиядә дә үз кеше булып беткәннәр. Әмма ыруглык теземенең «хәрби-демократия» этабы кодексында әле ерак чит халыклар казанышына кушылу, үзләштерү программалаштырылмаган була.

440 еллар башында, Көнбатыш яуларын башлап җибәргәндә үк булмаса да, Дунай буйларына барып төпләнгәч, Аттила үзенең таяныч союздаш автономиясе һәм казна өчен мөһим финанс чыганагы булган биләмәсен Идел-Чулман сәүдәгәрләре төбәген империясенең «маялык дәүләтчелеге» (һуннар империясенең аерым ояга куелган орлык йомыркасы) итеп оештырып, аерымланган автономиягә әйләндергән һәм «искил» «чик ил» дип атаганга охшый. Гарәп географлары бу төбәкне шул исем белән атап йөртә башлыйлар. Боларның тугрылыгын, ышанычлылыгын саклар өчен, Аттила үзенең титул күчмәнче халыгының һуннарның да Җаек Балхаш арасында күченеп йөргән бер өлешен шул ук исем белән әлеге сәүдәгәрләр иленә һәм халкына кушкан. «Искил» атамасының Кара диңгез буе далаларындагы титул халык скиф (Афина шәһәренең исеме госманлы төрекләрдә Атина дип аталган кебек) «эскид» исеменнән алынган булуы да мөмкин. Кайбер хезмәтләрдә Урта Идел төбәген  «Искилләр иле», халкын «искилләр», «чигилләр» дип язалар. Искил, чигил халкын Идел белән Балхаш арасында күченеп йөриләр дип аңлаталар. Бу күчмә искилләр Төрек каганаты (VI гасыр), Хәзәр каганаты (VIIIХ гасыр) вакытында Идел-Чулман «плешеголовыйлар»ы (зур автономияле сәүдәгәрләре белән) бер халык булып укмашкан дип расларга дәлилләр күренми. Ә Аттиланың сәяси-административ абруе һәм куәте бу ике төркемне, ягъни һуннар-искилләрне, озак елларга бер халык итеп укмаштыра алырлык традицияле иткәнгә охшый. Ике тараф та моны үзләре өчен мәҗбүри дип тапкан, аңа буйсынган, ул бердәмлекне халык, ил исеме итеп күп йөз еллар буена саклап йөртүгә ризалашкан.

Яңа меңьеллык яңа эра «плешеголовыйлар»ның Төньяк мех сәүдәсе монополиясенә җимергеч һәлакәтле кизәнүләр (норманнар, варяглар) чорын алып килә. Әле һуннар Идел, Дон, Днепр буйларына килеп чыкканчы ук, кайдандыр Балтыйк буйларыннан готлар дигән герман кабиләсе күтәрелеп, Кара диңгез ярларына, Дунай буйларына кадәр берләштереп, III гасырда остготлар (Көнчыгыш) дәүләтен мәйданга китерә. Күрәсең, бу остготлар дәүләте дә Идел мех сәүдәсенең аерылмас бер тармагы булып яшәгән. Киләчәктә Идел-Чулман төньяк сәүдәсен икенче планга сөрәчәк, «варяглардан грекларга су юлы» дип аталачак сәүдә юлын формалаштыру-җанландыру, актуальләштерү эше башланып китә. Әмма Көнчыгыштан һуннар ташкыны килеп чыгып, остготларның үзләрен Кара диңгез, Днепр буйларыннан Византиягә, Дунайдан ары якларга куып җибәрәләр. Һуннарны Венгрия киңлекләренә алып киткәндә, Аттила «мех-акча» ихтыяҗы чамасыз үскән, мөстәкыйль берәмлеккә әйләнү эзенә төшкән бу яңа су юлларына хуҗа булып, төньяк бүлегенә (Ильмен) славяннарны, Дала (кыр) өлешенә поляннарны күчереп утыртып калдыра. Кыскасы, Аттиланы «Батый в квадрате» дип атарга мөмкин. Ул көнчыгыш Европаны гына түгел, аның Көнбатышын да (Герман, Франк, Британ, Пиреней (Вестгот, Вандал), Италия (Остгот, Лангобард) кабилә берләшмәләрен дә дәүләтчелеккә оештырышып йөри һәм үз илен һуннар берләшмәләрен дәүләтчелек, цивилизациялелек орлыгы итеп, бөтен Европа киңлекләренә сибеп-таратып калдыра.

Идел-Чулман буе искилләрен «болгар» исеменә күчүгә китергән илләренең болгарлар белән кыска вакытлы конгломераты, механик укмашуы, шул җирлектә Аттила хөкүмәтенең глобаль программаларын гамәлгә ашыру юлында башлана.

Көнбатышка яу планын әзерләгән вакытта ук, Аттиланың шул кампаниянең мөстәкыйль бер тармагы «икенче фронты» итеп Кече Азиягә һәм Византия башкаласы юнәлешендә һөҗүмнәр яу чабуларны оештыруы күз алдында тотыла. Бу һөҗүмнәрне оештыру хәзерге тарихта утигур, кутригур, акацир кебек кабиләләрдән укмашкан болгарлар дип аталачак төркемгә йөкләнгән булган, күрәсең. Һуннарның бу төркеме моңарчы да Урта Идел Төньяк сәүдәсенең Кара диңгез тармагы диңгез, Кече Азия бүлентегендә ниндидер роль (кәрван сакчылары) уйнаган булулары мөмкин. Тарих китапларында, аеруча рус тарихчылары хезмәтләрендә (бәлки, ари кабиләләренә карата гына ниндидер мөһим чыгарма ясала торгандыр), борынгы халыклар күченүен «күчмәнчеләр» дигән аңсыз-белемсез «халык көтүе»нең мул сулы Идел буе, Кара диңгезнең төньяк киңлекләренә адашып басып кереп, җәннәттәгедәй гармонияне тупас рәвештә, варварларча бозу-туздыру кебегрәк аңлатыла.

Мәгълүм булганча, «аңлы яшәешкә» күчкән «кеше» дигән зат, кашык алып, алдындагы ашны табактан «чөмереп» авызына китерүне дә башта образлы итеп күңелдән башкаргандай була, шуннан соң гына ул хәрәкәтне тормышка ашыра. Илкүләм еракка күченүләр ул юлның каршылыкларын билгеләп, аларны җиңел үтү мөмкинлекләрен барлау, табу, планлаштырулардан соң гына булуы мөмкин. Мондый хисапсыз күп баскычлы, эпизодлы катлаулы вакыйгалар очраклы рәвештә күзе нәрсәгәдер төшеп, спонтан рәвештә, әзерлексез, ниндидер колачлы максатсыз барлыкка килә алмый Легендар, эпик Иран-Туран сугышлары аша формалашкан бөек (халыкара) сәүдә Ефәк Юлы формалашканнан соңгы Арал, Каспий, Кара диңгезнең төньяк ярларындагы олы күченүләрне, күрәсең, ялгышусыз, шул сәүдә юлының төньяк тармагын формалаштыру, саклау, җанландыру өчен көрәш эпизодлары дип билгеләп була. «Иран-Туран сугышлары»ның икенче «реаль фронты». Әйтик, безнең эра башындагы аланнарның, хәзәр, савирларның (Идел-Кавказга кадәрге юлы) һуннар, аварлар, төркютлар, бәҗәнәкләр (печенеглар) тарафларына хәрәкәтләре, асылда, шул юлны эзгә салу, яклау, җанландыру тенденциясе басымы рәвешендә формалаша дип әйтергә була. Көнбатышка Ефәк Юлының төньяк тармагын формалаштыру, яклау, кабат-кабат җанландыру тенденциясе Алтай, Балхаш, Арал буе күчмәнчеләренең тарихта иррациональ дәһшәтле, килбәтсез вәхшилек узынуы-тузынуы дип билгеләнә торган ташкын булып Көнбатышка, чиксез ераклыкларга агылулары тарих дулкыны дип карала икән, кайбер халыкларның Каспий буе, Кара диңгез аша Кафказ арты, Иран, Кече Азия тарафына шундый ук һөҗүмле агымын Төньяк (мех) сәүдә юлы кузгаткан хәрәкәт дип билгели алабыз. Мондый хәрәкәтләр дә аз булмаган. Л. Гумилёвның «Тысячелетие вокруг Каспия» дигән китабында урын алган синхрон таблицага күз салыйк[1]. 50 нче еллар аланнарның Көнчыгыш Европага күченүе; 70 нче еллар һәм 134 ел  аланнарның Мидиягә һәм Парфян (көньяк-көнчыгыш Каспий буена) яу чабуы, 131140 еллар хәзәрләр бабаларының Терекнең түбән агымы һәм Сулак буйларына күченүе; 151160 елларда һуннарның бер өлеше Җаек-Идел буйларына күченүе; готларның Сканздан Висла буйларына күчүе; 191200 еллар хәзәрләр һәм барсилларның Кура елгасы ары ягына (Иранга) яу чабуы һәм аланнар тарафыннан тар-мар ителүләре; 220230 еллар Дон һәм Кубань елгалары арасында аланнар тәэсире көчсезләнеп, һуннарның көчлеләнүе; 261270 еллар Төньяк Кара диңгез буйларын биләгән готларның Кара диңгезнең көньягы һәм Эгей диңгезе буйларын талавы; 361370 еллар Кара диңгездән Балтыйкка, Дунайдан (Донга кадәр) готларның Германарих державасы; 370 еллар  һуннарның Германарих империясен тар-мар итүе; 377 ел  Паннониягә (Венгрия-Румыниягә), 381390 елларда Грециягә һөҗүмнәре; 391400 елларда һуннарның Сириягә, Месопотамиягә һөҗүмнәре, Византиядә готлар восстаниесен бастырулары.

160170 елларда славяннар турында беренче хәбәрләр, 411420 елларда славяннарның скловеннар, антлар, венеялар исеме белән өч төркемгә бүленүләре. Әлбәттә, 160 елларга кадәр инде славян теле дә, ниндидер форматта кабиләләре дә булган. Әмма төркемнәр, хәрәкәтләр башында торган башка кавемнәргә кушылып, тарихи процессларда бернинди күренекле эшчәнлек күрсәтү белән аерымланмастан, «этник эретмә» хәлендә яшәгәннәр. Аерым каһарманнары кайсыдыр вакыйгаларда тырышлыклары белән ни дәрәҗәдәдер уңай нәтиҗәләр күрсәтсәләр дә, андый уңышлар шул процесс башында торган кавем исеменә язылган. Германарихлар, Аттилалар, Кубратлар, төрек, хәзәр каганатлары, аланнар, аварлар, хәтта бәҗәнәкләр, кыпчаклар заманында да Кара диңгез буе, Каспий алды далаларында славяннар төп кавемнәрдән булмаганнар. Соңрак чордагы кайбер вакыйгаларда аларның исемнәре алгы планда күренгәли башласа да, халыкларның бөек күченүләре вакытында үзләре аерымланып, «ил» (берләшмә) хәленә килеп, үз исемнәреннән яу чабуларын расларлык дәлилләр ул заманнар тарихында күренми. Ул чордагы берәр хәзәр каганының дипломатия шартларына яраша, кайбер һөҗүмнәрдә, үз исемнәрен күләгәдә калдырыр өчен, солых вакытларында Византия һ. б. күршеләр белән үзара кирәксез үпкәләшүләр тудырмас өчен, «тәртипкә буйсынмас», «бозгынчы» славяннар һөҗүме рәвешендә яулар оештыргалаган булуы бик мөмкин. Славян исеме әледән-әле телгә алынудан ул шартларда әле шундый нәтиҗә генә чыгарып була: гот, алан, авар, болгар, төрек, хәзәр каганатлары вакытындагы Кара диңгез буйларыннан славяннар һөҗүменең хәбәрләре, исемнәре телгә алына башлаган көннәрдән бу кабилә исеме әлеге «дипломатия» рәвешендә һәм максатында файдаланылган Дөрес, күпмедер вакытлардан соң җанлана башлаган аерым кабиләләр арасында, сәүдә табышларыннан үзләрен өлешсез калдыруларына ризасызлык йөзеннән, бу тараф кабиләләренә күршеләрен һәм юлларындагы азгыннар төркемнәрен берләштереп, ризасызлык кузгату, солыхны бозу өчен генә яу чабулар да ишәйгәннән-ишәя барган. Титул кабиләләр кризис кичергән заманнарда (ә алар бик еш кабатланып торган) мондый провакацион яу чабулар тоташ күренешкә әйләнеп, алар турында материаллар төгәл сакланмау сәбәпле, бу ике төр яу чабуларны аерып билгеләү бик кыен. Чынлыкта андый аерып караулар хәзерге тарихта юк та. Ә бу кирәк, чөнки алар икесе ике нәрсә. Андый провакацион максатлы яу чабулар, күрәсең, башкача, зур сәүдә юлларыннан читтәрәк була яки остготлар кебек читкәрәк кысып чыгарылган герман һәм славян кабиләләр тарафыннан оештырыла. Мәсәлән, варяглар, норманнар, Скандинавия, Балтыйк буе герман кабиләләренең диңгез һәм су юллары походлары активлашкан заманнарда, мех сәүдәсе үзәген («Биармия»не) табып, үз кулларына кертү омтылышлары да мифлаштырылган тарихта бар. Балтыйк диңгезе ягыннан да, Төньяк боз океаны ягыннан да, елгалар буена, урманлыклар (тайга) тирәнлекләренә үтеп, бу сәүдә үзәге турында хәбәрләр җыйганнар. Кола ярымутравы буенча Баренц диңгезеннән Ак диңгезгә үтеп кергәннәр. Җирле кабиләләрнең килешүсез каршылыгы шартларында, кырыс табигатьле, шомлы урманнар эченә йөз еллар буенча акрынлык белән тирәнгәрәк үтеп, Көньякка таба хәрәкәтләнгәннәр. Урман халыклары алар белән очрашулардан читләшкән. Ниндидер билгесез отрядлар искәртмәстән аларга һөҗүм ясап һәм болай да аз санлы отрядларын югалтуларга дучар итеп, калганнарын чигенергә мәҗбүр иткәннәр. Бәрелешләрдә әсир алынган, яраланып кулга төшкән сугышчылар, ихтимал, махсус аларга килеп «юл күрсәтүче» шымчылар («борынгы Иван Сусаниннар») Биармияне күктә очып күченеп йөри торган шаккатыргыч гүзәл сихри дөнья «алтын иле» (Пермь «Эльдорадосы») итеп күрсәтә торган әкиятләр сөйләгәннәр.

Төньяк мех сәүдәсе магнатлары Биармия «Уолл-стрит» «финансистлары» (бу «мул байлык» эзләүче башкисәрләрнең Биармияне эзләүдән күңелләрен суыту чарасын тапканнар, күрәсең) Төньяк урманнары уртасында, ниндидер бер билгесез дәрья (елга) буенда, әкияттә генә булуы ихтимал гүзәл бер шәһәр төзеткәннәр. Ниһаять, армый-талмый эзләүчеләргә әлеге «Биармия»гә юл күрсәтүчеләр «табыла». Алар бу шәһәргә килеп җитәләр. Бәрелешләр башлап, «шәһәрне саклаучы» отрядны тар-мар итәләр, шәһәрне яулап алалар. Адәм заты күрмәгән әкияти шәһәр. Әлеге сакчы отрядтан исән калган җан иясе: «Әйе, бу Бияр(мия) шәһәре», дип раслый. Әмма бу шәһәрдә кеше яшәми, хәтта аның тирәсендәге иксез-чиксез мәйданда да бер җан иясе юк. Мех сатып алучылар, шунда тупланып, сәүдә мәйданын үзара бүлгәләп, сәүдәгә таралалар. Ә үзләре моннан иксез-чиксез еракларда җылы Көньякта яшиләр. Анда халык хисапсыз күп, яхшы коралланган йөз меңләгән сугышчан гаскәрләре бар икән».

Аттила яулары турында риваятьләр әле телдән бөтенләй юкка чыкмаган заманнар. Алар үзләре андый зур гаскәрләр белән бәрелешерлек яу оештыра алмауларын бик яхшы беләләр. Азыклары бетә. Урманнарда яшәүче кешеләрне эзләргә кайсы якка гына отряд җибәрсәләр дә, үтеп булмаслык баткаклыкларга гына барып төртеләләр. Кайтып китүдән башка чара калмый. Кайтып, үзләренең гүзәл Биармия шәһәрен табуларын, әмма анда кеше яшәмәвен хәбәр итәләр. Икенче елны, махсус ышанычлы кешеләр җибәреп, боларның хәбәрен тикшертәләр. Әйе, барысы да «Биармияне ачучылар» сөйләгәнчә. Ул Биармиядә яшәргә «ачтан үлим» дисәң генә барырга мөмкин. Шуннан соң акрынлап норманнар, викингларның Биармияне эзләүләре туктала. Биармия турында тарихка менә шул хәбәрләр генә билгеле.

Шомарып беткән Биармия турындагы әкиятләр Төньяк сәүдәсенең үзе кебек үк борынгы. Геродотның скифлар турындагы язмаларында «Биармия» күләгәсен  скифларның бер төркемен «патша скифлар» дип атавын беренче рус тарихчысы В. Н. Татищев «бритоголовыйлар» кабиләсен аңлаткан кебек, дөнья читендәге Тау илен  «Идел» буеның Ойкумена чигендәге «Тау ягы»н «патша скифлары»на Идел буе татарлары биләгән» дип «рациональләштереп» аңлата. Аларга бүген дә иң гади кешесенәчә, руслар «князь», удмуртлар (әле бүген дә), татарларны, үз атамалары «биләр» иле «би ирләр» диләр. Археологлар раславынча, Биләр элек урта гасырлар башыннан ук диярлек Европада мисалы юк зур шәһәр булган һәм монголлар һөҗүменә кадәр «Бөек шәһәр» дип йөртелгән. Болгарлар заманында, 730930 елларда, Идел өстендә Биләр шәһәренең сәүдә складлары һәм порты булган урын, болгарлар исеме белән аталып, башкалага әйләндерелгән. Ике гасыр дәвамында бар игътибар илнең һәм төбәкнең бердәнбер башкаласы сәяси, икътисади, мәдәни үзәгенә әйләндерүгә юнәлдерелсә дә, Биләр шәһәре «бөек шәһәр», димәк, төньяк сәүдәсенең төп мәркәзе, һөнәрләр һәм борынгы сәүдә традицияләренең үзәге булып калган. Ягъни Болгар дәүләте, бер үк вакытта «би ирләр» «би»ләр («патша скифлар») төбәге, «би»ләр «би ирләр» иле булып калган. «Би ир» атамасына викинглар-варяглар [м] тартыгын кушып, бу халык, төбәк һәм ул чактагы Европаның тиңсез («Бөек») шәһәре исемен әкияти Биарм (Пермь)  «Биармия» дип атаганнар, аңа барып җитү юлларын эзләгәннәр. Күп хәрби экспедицияләр оештырганнар, ләкин шәһәрнең үзен таба алмаганнар. Бу үзенчәлекле меңьеллык кәсепләренең серен яхшы белә торган биләр халкы сәүдәгәрләренең «экспедиторлары», һәр җәйдә барып, бөтен Төньяк урманнарын гизеп әзерләнгән мехларны үзләре алып килгән товарларга алыштырып, җыеп алып кайта. Башка халыклар өчен «теге дөньяга» барып кайтуга тиң булган, мөмкинлекнең ары ягында саналган бу сәүдә юлы, ул сәүдәгәр халыкның исеме, һөнәре һәм яшәгән урыны, якын күршеләр арасында да, еракларда яшәүчеләргә дә сер итеп сакланган. Бу «скиф» (Геродотның «плешеголовыйлар»ы) «татарларның борынгы скиф бабалары исемнәренә «би ир» «патша скиф»лар дигән атамаларының үз телләрендә яңгырашы тәңгәл булган исеме Көнбатыш Европа халкы тарихы күчәрен яңа эзгә салучы Аттила биреп калдырган дип кенә караганда да (430440 еллар), ул «болгарлар» исеме күренүгә 730750 елларга кадәр, 300 еллар инде киң таралган атама булып торган дигән сүз. Бу халыкның борынгы атамасы да шул булганын инде искә алучы да юк. Безнең эрага кадәрге V гасырлар башыннан килгән «царские скифы» «патша би», «ирләр» «скифлар» дигән «би ир» атамасы борынгы Греция заманнарыннан ук килә. Ул тирән яшерелгән сер итеп сакланган, «табу салынган» замана үзгәрешләреннән читтә калган шул бер үк ил, бер үк халык. Ул халык бу төбәккә ким дигәндә фин-угор кабиләләре күченүләре вакытында килеп төпләнгән. Мең еллар эволюциясендә шул уникаль кәсебен үзләштереп, мәйданга чыгарган. Әмма фин-угорлар төркеменнән түгел, прото-төрекләр борынгы төрки бабалары кабиләләреннән була. Үзбәк ханнан соңгы урта гасырларга кадәр ул әллә ни зур радикаль үзгәрешләр кичермәгән. Һуннар, Төрек каганаты, Хәзәр каганаты үзгәрешләре хәтта аларга бик нык кагылмаган.

Назад Дальше