«Шура» журналының 1908 елгы 4 нче санында Йосыф Акчураның «Бер мөстәшрикъның (шәрыкшөнас востоковедның) сәяхәте сәмәрәләре» (җимешләре) дигән мәкаләсе дөнья күрә. 1906 елның җәендә Казанга көнчыгыш (Идел буе халыклары) телләрен белүче Мисарош исемле венгр галиме килә.
Тыштан караганда, хәзәрләрнең исламлашуы мөһим уңайлыкларга, өстенлекләргә ия кебек. Төбәк тоташ диярлек гарәп хәрби-сәяси басымы һәм теологик, идеологик тәэсире астында яши дип була. Шуның өстенә күршедәге Харәзем ислам миссионерларының туктаусыз тырышлыклары; Харәзем шаһларының дини сугышлары; хәзәр каганаты хезмәтендә (хәзәр мөселманнарына хәрби терәк-таяныч булырлык хәлдә) ун меңләп Харәзем мөселманының, үз диннәрен саклап һәм мәчетләр төзеп, каган «гвардиясендә» хәрби хезмәткә ялланулары һ. б. Урта Иделдә Төньяк мех һәм Урта Азия сәүдә бәйләнешләреннән кала башка бернинди бәйләнеш тә юк кебек. Урта Идел төркиләре исламлашуында тарихка билгеле булган Мәрван явы (737 ел), аңардан соңгы Болгар хакимияте, Ибне Фадланнар экспедициясе (922 ел), шуннан соң болгарларның Венгриягә күченеп китүе (930 ел) Төбәктә бу дәверләрдә урнашкан сәяси режимда ислам динен массалаштыру һәм ныгытуда шул ике-өч Төньяк-Көньяк мех һәм Урта Идел-Мәварәэннәһер кәрван сәүдәсе сәүдәгәрләре хәлиткеч роль уйнаган. Сәүдәнең бу ике тармагының үзара мөнәсәбәте һәм көчләре нисбәте эволюцияләренә игътибар юнәлдерү Идел буе исламлашу хәрәкәтенең бүген инде онытылган кайбер мөһим тарихи үзенчәлекләрен яктыртуга күпмедер материал бирә ала. Тезислар рәвешендә генә булса да, шуларның кайберләрен атап үтик. Игътибарны бу юнәлешкә каратканда, беренче чиратта, Азов буе болгарларында чәһарьярлар заманында ук, бик иртә беренче ислам динен кабул итүчеләрнең күренүе, хәзәрләрдәге кебек, анда килеп җиткән мөселман гарәп миссионерлары аша түгел, Төньяк мех сәүдәсе сәүдәгәрләре «пеләшбашлар» («плешоголовыйлар») би ирләр экспедицияләрендә катнашу, исламның чишмә башы белән турыдан-туры элемтә аша мәйданга килүен искәртә. Моны һәрчак искә төшерү, күз алдында тоту сорала. Димәк, 640 елларда да әле Төньяк мех сәүдәсе, Геродот заманындагы, антик Греция чорындагы шикелле, Кара диңгез, Кече Азия Урта диңгез бассейннары аша үткән. Төньякның «золотое руно»сын алтын урынын тоткан мехын грек Ясоннары килеп алмаган, бу юллардан Төньяк «аргонавтлары» үзләре илтеп сатканнар. Кубрат Болгар дәүләте таркалгач өстенлек алган Хәзәр каганаты басымы астында, исламлаша башлаган Төньяк мех сәүдәгәрләренә юллар күрсәтүче, тәрҗемәче, сакчы болгарларның үзләре дә исламлаша башлаганын искә алып, аларны Кама буена күчерәләр. Урта Идел «плешеголовыйлары» би ирләр Дон буенда калган болгарларны үз араларына сыендыралар. Бу чакта һуннарның Идел буе (Аттила) империясе, Антик цивилизация (Греция, Рим империясе) тар-мар ителгән көннәрдәге Византия кебек, яңадан җанланган би ирләр сәүдәсе (Пермь якларында җир астыннан табылган Сасанид көмеш подносларын хәтерлик) ул заман тарихында цивилизация мәйданга китерәчәк яңа аякланып килгән Якын Көнчыгыш Гарәп хәлифәлеге белән блокка керү кыйбласына йөз тота. Бу би ирләр җәмгыяте тормышында яңа дәвергә, борынгылыктан урта гасырчылык чорына күчү. Урта гасырчылык идеологиясе дини идеология. Аңа аяк баскан көннәрдән, 630 еллар уртасыннан, би ирләр җәмгыяте алдынгылары Якын Көнчыгыш сәяси үзәгенә әйләнү юлында, кулга-кул тотынып диярлек, яңа дәвергә атлый. Дөнья тарихы барышын нигездән үзгәртеп, мәйданнарын киңәйтеп, мәдәни үсешенә көчле тәэсир күрсәтәчәк кыска вакытта Галәм мәдәни яңару үзәгенә әйләндерәчәк, яңа аякланып килүче сәяси-идеологик тәэсир үзәге булган Гарәп хәлифәлеге көч сызыгына тартыла. 640 еллардан, Хәзәр каганаты хәлифәлек һәм ислам дөньясы белән өч гасырлар, киеренке хәрби бәрелешләр мәйданына әйләнгән хәзәрләрдән аермалы буларак, моңа котып каршылыгындагы, тыныч дуслык, хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен саклауны яшәтүне, эшчәнлек, көн күрү шарты иткән сәүдә әһеле «би ирләр» исламлашуының табигате дә, рухы да нык аерылып тора. Исламлашу массакүләм төс алгач, әнә шул үзенчәлек Урта Идел төбәген ислам мәдәни үзәкләреннән ул заман өчен хыялга сыймаслык ераклыкта Хәзәр киңлекләренең кошлар да очып барып җитә алмаслык караңгы почмагында какшамас ислам бастионына әйләндерә.
Дини идеологияне яшәешнең нигезенә әйләндергән урта гасырчылыкта Урта Идел төбәге, бүген «бастион булган» дип билгеләнә алган дини идеологиягә ия ил, би ирләр йорты, Гарәп хәлифәлеге кебек үк булмаса, Харәзем, Бохараларга тартым ислам мәдәнияте үзәгенә әйләнергә тиеш иде кебек. Әмма ярты мең еллар, XI гасырга кадәр, андый нәрсә булуын хәтерләтерлек бер генә билге дә сакланмаган. Әлбәттә, мәдәни үзәкләрдән артык ераклыгын, аерымланганлыгын, шул ук сәүдәгәрлекнең табигате сугышчан булмавын сылтау итеп күрсәтергә мөмкин. Күрәсең, төп сәбәп болар түгел. Харәзем, Бохаралардан аермалы буларак, Урта Иделдә хакимиятнең, ил көнкүрешенең икътисади, сәяси-административ тотрыклыгы иминлек нигезенә әйләнгән хакимият мех сәүдәсе әһәмиятен, мәнфәгатен тиешле кимәлдә аңламаган. Хәзәр каганы белән тыгыз сәяси эшчәнлеккә, бердәмлеккә тартылган болгар династиясе кулына күчә (730 еллар). Нәтиҗәдә бу яңа ислам «бастионы», үз иле сәүдә монополиясенең төп базары булган, Якын Көнчыгыштагы төп ислам хәлифәлегенә каршы ерак Испания Әмәвиләренә кушылып исламда үзара эчке шәхси даулар аралыгында кала. Багдад (Габбасыйлар) хәлифәлегеннән (табигый җирлегеннән) читләшеп, Әмәвиләр (Испания) хәлифәлеген бердәнбер бөтенислам хәлифәлеге итеп расларга маташулар, хәрби-сәяси каршы торулар мәгънәсез аферага әйләнә. Бу көрәшнең ерактагы Испания еврей сәүдәгәрләренең Төньяк Кара диңгез буе, Төньяк Каспий Ефәк сәүдә юлы өчен көрәше булуы тарих өчен күптән сер түгел. Ул чор ислам дөньясы язмышында ислам дөньясының эчке (таркалу) конфликтына тартылу да әле хәлиткеч, төп җимергеч ялгышлык түгел. Әмма «би ирләр» сәүдә көймәсе борыны бозга терәлә: мең ярым еллар яшәгән «би ирләр» мех сәүдәсе монополиясенең җөйләре, типчегән-каеган җепләре, абсолют диярлек йомыклыгын шәрәләп, үзеннән тормаган сәбәпләр нәтиҗәсендә череп таркалгандай була. Кризис, күптәнге Аттила империясенең үзәге һәм бар көчләре Иделдән Көнбатыш явына китеп, Кара һәм Каспий диңгез буе далалары сәяси тотрыксызлык мәйданы булып кала. Көнбатыш Төрек каганлыгы Кубрат дәүләте әле би ирләр иленә һәм кәсебенә скифлар һәм һуннар империяләре күмәкләшү мөнәсәбәтен саклыйлар кебек. Хәзәр каганатының инде би ирләр «автоном» йомыклыгын юкка чыгарып, бу сәүдәне үз кулларына күчерү сәясәтенә күчкәне сиземләнә. Идел-Каспий буйларын тулысынча үз күзәтүләре астына кертеп, би ирләрдән мех сәүдәсен бирегә күчерүне максат итеп куйганга охшыйлар. Бу юнәлештә мех сәүдәсенең эзе (әлегә) күренми. Дөнья базарында «акча әйләнешен» үз кулында тоткан товар инде «тарихланган» бу заманнарда аваз бирми калмас иде.
Готлар дәүләте заманыннан (IIIIV гасырлар) Днепр-Ильмен-Нева су (сәүдә) юлы формалаша башлый. Һуннар киткәч, варяглар бу юлны V гасырда («варяглардан грекларга») аякка торгызалар. Ә Төньяк диңгез юлыннан норманнарның Биармияне эзләү походлары башлана. Алар ышыгында, соңрак Ильмен словеннары җирле халык буларак, би ирләрнең Югра, Вису сәүдәсен Төньяк Уралга таба кыса башлыйлар. Кысрыклаулар, чигендерүләр, Төньяк аргонавтлары би ирләр «монополиясен» тотрыксызландыра. Патриархальлек заманы шартлары һәм мөмкинлекләре күзгә күренеп җимерелү юлына чыга. Бу таушалу ихтималын, күрәсең, Аттила инде сиземли, би ирләр «автономиясен» «реформалау» юлына кертеп калдыра: би ирләрнең искилләр, чигилләр белән блогын мәйданга китереп калдырганга охшый. Дөрес, искилләр әле «би ирләр»нең яшәү мәйданнарына, биләмәләренә кагылмыйлар. Алар Идел белән Балхаш күле арасында күчмә терлекчелек белән шөгыльләнәләр. Әмма ике халыкның кушылу, берләшү процессы бик актив бара. Күрәсең, алар бер-берсенә якын халык булганнар. Искилләрдә дә утрак тормышка күчү процессы активлаша. Уңдырышлы туфраклы Идел буенда, күченеп йөрмәстән, җир эше белән шөгыльләнә башлыйлар. Кайберләре сәүдә эшенә тартылалар.
Утрак тормышка күчеп, төбәктә төпләнгән искилләр бик тиз би ирләр белән кушылганнар, ассимиляцияләнә барганнар. Халыкара рәсми бәйләнешләрдән үзен читтә калдырырга күнеккән би ирләр иле «Искил иле» «Сакалиба» дип йөртелә башлаган Идел буеның хәзер дә әле татар бабалары яшәгән төбәкләре һәм Урал алды (Предуралье) язма документларда шул исем белән атап йөртелә башлаган. Әмма ил эчендә кулланышта (Биләр, Пермь «Би әрм» кебек), атамалар тамырлануына караганда, «Биләр би ирләр» дә актив кулланышта яшәгән. Әмма сәясәттән читтә булган бу сәүдәгәр халык һәрчак үзен һәм бу атамасын күләгәдә калдыру «сәясәтен» яклаган. Үз заманы дөнья сәүдәсендә әһәмиятле роль тотканда да атамасын байрак итеп селкемәгән. Иленең халыкара мәйданда көчен шаулатмаган, чикләрен-мәйданын киңәйтү, үстерү турында хыялны күңеленә китермәгәнгә охшый. Үзе кәрван йөрткән күршедәге киң далаларда кыска гомерле Һуннар империясе (360 еллар), Төрек каганлыгы (557 ел), Хәзәр каганлыгы (600 еллар) кебек олы һәм көчле кабиләләр берләшмәсе оешканда, алар чиге ары ягындагы биләмә буларак, «би ирләр» иле дә, күрәсең, үз теләкләре белән шунда ук бу олы берләшмәләргә кушылуларын, үз автономияләрен үзидарәләрен саклаганнары хәлдә буйсынуларын белдергәннәр. Башка берәр күрше халык белән сирәк була торган берләшүгә кушылуга, альянска кергәндә (искилләр, болгарлар белән) яулап алынып түгел, ил эчендәге реаль өстенлекләрен үз кулларында саклаган хәлдә, үз исемнәрен атамаларын шунда ук күләгәдә калдыруга барганнар. Илләре, дәүләтләре Искилләр иле (Сакалиба), болгарлар иле Болгар дип аталган. Алай гына да түгел, болгарлар, үзләре бу илдән киткәннән соң, башкалалары Шәһри Болгар исеме илләре исеме булып калган (Батый дәүләте Алтын Урда биләмәсе булып яшәгәндә һәм шуннан соң да) илләре бүгенгәчә Татарстан дип атала, үз этник атамалары татар булып китә. Менә шундый сирәк очрый торган, үзенчәлекле халык булган борынгы Би ирләр иле һәм би ир халкы. Аның 690 еллар урталарыннан ислам диненә тартылуы белән башланган урта гасырлар дәверендә нәкъ шул үзенчәлеге, күргәнебезчә, камиллеккә ирешә Күренә ки, яңа чор бусагасына килгәндә, бу халык традицияләрендә һәм стратегиясендә яңа заман сораган форматтагы һөҗүмчән, сугышчан оешканлыклар булмаган. Ул мондый мәсьәләләрне чик ары ягында, вакытлыча укмашкалап торган сәяси берләшмәләргә тапшырып куйган. Ә ул чик ары ягын язмыш, Л. Н. Гумилёв сүзләренә караганда, кешелек җәмгыятен үз богауларына кыса торган табигатьтәге (климат) үзгәрешләр, нәкъ шул күченү көннәренә килгәндә, антик дөнья цивилизациясен тамырыннан яндырып, яңа дәвергә киң, «галәмкүләм» мәйдан ачарлык хәрәкәткә китерә «халыкларның бөек күченеше» («великое переселение народов») дигән ташкынлы хәрәкәт башлана.
Би ирләр, искилләр җәмгыяте урта гасыр баскычына аяк баскан көннәрдә, яңа ислам диненә юлыкканда, сәяси-административ даирә, тарихи икътисади мохит кенә түгел, заманы, кешелек (цивилизация) дөньясы тарихи-географик галәм үзе дә күрелмәгән тотрыксызлыклар, ачык билгеләнмәгән җимерелүләр баткагына баштанаяк чумган, һәм бу халәт ярты мең еллар инде кешелек җәмгыятен интектергән була. Бу авыр сынаулар көне кешенең үз табигате, холкы-интеллекты чикләнгәнлекләре нәтиҗәсе түгел, югарыда искәрткәнебезчә, климат, табигатьтәге үзгәрешләр шомлыгы. Аңардан качу да, котылу да юк. Берәү дә читтә калмый. Каспий, Кара диңгез буе, Балкан киңлекләре бу олы тарихи трагедиянең төп сәхнәсе булып кала. Аланнар, готлар, һуннар, Рим империясе Фаҗига яңа эраның беренче гасыры урталарында аяклана башлый. Йөз елларга сузылган коргакчылык (явымсызлык, корылык гасыры) дала зонасындагы чәчүлек мәйданнарын корыган далага әйләндереп, чүлләр зонасын киңәйтә. Идел буенда игенчелек белән шөгыльләнгән алан кабиләләре, чәчү өчен кулай җир эзләп, Кавказ алдына, Кара диңгез буйларына таба күченәләр. Тамырыннан кубарылган халык күршеләренә туктаусыз «барынта чабу» талап кайту һөҗүмнәре оештырып яшәргә мәҗбүр була. Дала халыклары арасында гадәти көннәр бозыла, тынычсыз заманнар башлана. Л. Н. Гумилёвның «Тысячелетие вокруг Каспия» китабының хронология бүлегендә китерелгән синхрон таблицага күз салсак, башта тоташ диярлек аланнар исеменә төртеләбез: б. э. к. 4150 еллар «Аланнарның Көнчыгыш Европага күченүе», 121130 еллар «Аланнар кабилә берләшмәсе оешу», 131140 еллар «Аланнарның парфяннар иленә һөҗүме» (134 ел)
Яңа эраның икенче гасырында табигатьтә дымлану (далада явымнар) гасыры (йөз еллыклары) башлана. Кытай диңгезе ярларыннан Тибет, Турфан иңкүлегенә кадәр, Дунайның урта агымыннан алып Балхаш, Тарбагатай, Алтай тауларына кадәр җәелгән далалар һәм чүлләрдә яшәү җанлана. Аланнар да Идел буенда бабалары яшәгән җәннәткә тиң далаларны әле онытмаганнар. Бәхетле (сугышсыз-талаусыз) үткән тормышларын эзләп, Идел буена кайталар. Ә анда инде яңа хуҗа. 141150 елларда көнчыгыштан сянбиләр, көньяктан кытайлар, төньяктан динлиннәр, көньяк-көнбатыштан усуньнар кыскан дала хуҗалары һуннар тар-мар ителеп, котыла алганнары Көнбатышка качалар. 151160 елларда һуннар Җаек, Идел буйларына килеп чыгалар. Берничә йөз елларга сузылган алан-һун сугышлары башлана.
Әлеге сугыш маҗаралары турында сүз башлаганчы, бу тарих фаҗигасенең тагын бер актив катнашучысын Византия, Рим империяләренә башлап кадалачак «сөңге башагы»на әйләнәчәк халыкны бу уен тактасына кертеп үтик. Алар готлар. Скандинавиядә яшәгән герман кабиләләре, һуннарның Идел фронт сызыгына чыгулары белән бер ун еллыкта, 151160 елларда, Балтыйк диңгезендәге Сканза утравыннан чыгып, Висла елгасы бассейнында позиция яулап алалар. Аланнар, һуннар Идел белән Дон арасында әвеш-түеш килгәндә, готлар бик тиз үгезне мөгезеннән тотып алалар: Висла буендагы литвалыларны, Висла Одер арасындагы славяннарны хәрәкәткә китереп, алар укмашкан биләмәләрне буйсындырып, 171180 елларда инде Днепрның урта агымнарына килеп җитәләр. 250 елларда инде Кара диңгез буйларын басып алып, Көнчыгыш Европада беренче бөек дәүләт барлыкка китерәләр. Шуны һәм антик (борынгы Урта диңгез буе) цивилизациясен җимерүдәге ролен, һуннарга Европада мәйдан әзерләүләрен истә тотып, күрәсең, Л. Н. Гумилёв, Г. Веберга таянып: «Халыкларның бөек күченеш дәвере, Идел ары ягы далаларына туздырылган һуннар килеп чыгудан түгел, готларның Сканза утравыннан чыккан заманнарыннан, 169170 еллардан башлана»[10], дип белдерә.
Идел ярларына һуннар тар-мар ителгән, туздырылган, хәлсезләнгән хәлдә килеп җитәләр. Юлда аларга хәзерге Себер белән Казахстан чикләрендә яшәгән күп санлы угор кабиләләре кушылалар. Менә шул юлдашлары һөҗүмчән, гайрәтле, оешкан, Л. Н. Гумилёв атамасы белән әйткәндә, тарихи үсешләренең «пассионарлык» дигән, иң булдыклы, иң курку белмәс, гайрәтле баскычына ирешкән халык була. Аларны берләштергән һуннарны Европада «гуннар» дип атап йөртә башлыйлар. Һуннарның аланнар белән күп йөз елларга сузылган авыр, киеренке канлы сугышлары башланып китә. Аланнар гуннардан көчлерәк булалар. Көчле күршеләре готлар һәм Византия империяләре дә аланнар яклы була.
Синхрон таблицада һуннар тарихының өч гасырына күз салыйк: 2130 еллар һуннарның Кытайда җиңүләре; 3140 еллар Төньяк һуннар берләшмәсенә каршы Кытай, сяньби, динлин, көньяк һун, турфанлыларның коалициясе; 91100 еллар Төньяк һуннарның тар-мар ителүе; 111120 еллар Төньяк һуннарның кытайлар, сяньбиләр белән сугышлары; 141150 еллар көнчыгыштан сяньбиләрнең, көньяктан кытайларның һуннарны кысрыклаулары; 151160 еллар һуннарның бер өлешенең Җаек-Идел буйларына күченүләре; 221230 елларда һуннар көчәеп, Дон буе, Кавказ алды аланнарының көчсезләнүе; 250251 еллардан Идел буенда көчле һуннар дәүләте; 281291 елларда һуннарның аланнар белән туктаусыз сугышлары; 361370 еллар һуннарның Азов буенда аланнарны тар-мар итүе; 371380 еллар һуннарның готлар биләмәләренә басып керүләре. Һуннарның Паннониягә (Венгриягә) басып керүләре; 381390 елларда инде һуннар Грециядә. Император аларны үз гаскәренә хезмәткә чакыра. 391400 елларда һуннар Сириягә, Месопотамиягә барып җитәләр; 421430 елларда Паннониядә һуннар дәүләте; 431440 еллар Аттила, Блод, 441450 елларда Аттила хакимияте заманнары. Һуннар Көнбатыш Европа Германия, Франция, Италия тарихын һәм тормышларын, сөңге-кылычлары белән болгатып, нигездән куптарып йөриләр Алар алдыннан шул ук мәйданнарны, инде Испаниягә, Төньяк Африкага кадәр һуннар эзәрлекләп барган аланнар, готлар катнашкан хәрби берләшмәләрнең иске (антик) дөнья цивилизациясен җимереп, тузанына кадәр кагалар. Герман, франк, кельт кабиләләрен летаргик йокыларыннан күтәреп, коралландырып-аякландырып, һуннар теше үтмәслек, каршы тора алырлык хәлгә китереп йөриләр.