Ике айдан соң тагын сугышка кердек. Озак та үтмәде, чолганышта калып, әсир төштек. Ләкин безнең бәхет булган икән. Башта ниндидер шәһәр сыман нимыч авылына куып китерделәр дә концлагерьга кертеп яптылар. Ничә атна юынмаган, рәтләп ашаган юк! Үзебездән тәмуг кисәве исләре килә. Өстебездәге хәрби киемнәр капчык кебек салынып төште
Көннәрнең берендә, Ходайның рәхмәте, таза гына гәүдәле бер нимыч алпавыты килеп, әсирләр арасыннан үзенә хезмәтчеләр сайлап йөри башлады. Үзе белән тылмач та иярткән.
Татарлар бармы? дип сорады нимыч. Беткән баш беткән, монда бетләп, ачлыктан интегеп үлгәнче дип: «Я татарин!» дип кычкырдым. Сафтан чыгарып та бастырдылар. Шулай итеп, безне, дүрт өтек татар егетен, нимыч әфәндесе үзенең хуҗалыгына алып кайтып та китте.
Бабай! Ул нимычлар нишләп шулкадәр явызлар икән соң?! Сезне нык җәберләгәндер инде алар. Кинода ни генә кыланмыйлар, кабахәтләр! дип әйтеп куям нәфрәт белән. Бабай авыр сулап куйды да сүзен дәвам итте.
Булгандыр, улым! Алар арасында да кансызлары булгандыр, тик безнең хуҗабыз түгел! Бик нык атлар ярата торган кеше булып чыкты ул. Безнең татар халкы кебек үлә дә китә иде инде шул бахбайлар өчен. Икебезне шул изге хайваннарны тәрбияләргә билгеләде. Калган икебез умарта кортларын карый, печән җиткереп тора.
Нимычлар ничек яши соң, бабай? Әйбәтме? дим.
Бик әйбәт, улым! Аның ике йөз гектарлап җире бар иде. Кырыклап аты. Унлап дуңгызы. Утыз оя умарта корты. Кечкенә генә сыр-колбаса заводы. Үзе, хатыны һәм кызлары фрейлина Луиза дигәч, бабай, их, дип көрсенеп тә ала. Нигә икән?..
Бабай, бабай, ә теге Луиза фрейлина матур идеме соң? дип сорыйм, түземлегем бетеп. Бабай пөхтә итеп төзәтелгән ап-ак сакалын сыйпап куйды. Күзләре очкынланып китте. Бер ноктага текәлеп, нимыч кызын күз алдына китереп алгачтыр инде:
Чибәр иде шул, улым ди. Мин хәзер үземнең тәтә өчен гарьләнәм.
Әбидән дәме? дип сорыйм.
Тәтәңнең, улым, үз чибәрлеге инде, Луиза фрейлина үзенчә гүзәл иде, ди бабай моңсу гына. Шуннан нидер исенә төшкән кебек селкенеп куя да, миңа таба борылып:
Кара аны, тәтәңә сөйли күрмә тагын. Әйтсәң, тотам да матаеңны сарайга бикләп куям. Менә чабарсың аннары Миләүшәң янына мич башына, дип кисәтә. Мин бабайның бу кыланмышыннан рәхәтләнеп көләм. Үз бабаңны рәзве сатасың инде. Гомумән, безнең нәселдә кешегә төртеп күрсәтүче юк. Авылда бездән башка да җитәрлек алар.
Юк инде, бабай, егет кеше егетне аңлый инде ул. Кайгырма, беркем дә белмәс, дип тынычландырам. Бабай сүзен дәвам итә.
Безне беренче көнне үк мунча ягып кертте хуҗа кеше. Солдат киемнәребезне өеп яндырды. Чиста урында гына йоклыйбыз. Яхшы ашаталар. Айлар буе эт тормышында яшәгән кешеләрнең бу халәтен аңлар өчен, улым, үзеңә шул юлны үтәргә кирәк. Тик сезгә без күргәннәрне күрергә язмасын, дигәч, ул күзеннән бәреп чыккан яшьләрен кулъяулыгы белән сөртеп ала.
Димәк, алар сине бик рәнҗетмәде, алайса?
Кая инде рәнҗетү! Аларның зур имән өстәлләре бар иде. Иң түргә хуҗа үзе чыгып утыра. Аның каршына хатыны. Аннан фрейлина. Аннан без дүрт татар солдаты. Үзләре нәрсә ашый, безгә дә шул! Бернинди кимсетү юк. Хәтта нимыч безне кызгана да иде. Төрле ымнар, хәрәкәтләр белән: «Борчылмагыз, исән булсагыз, туган илләрегезгә дә әйләнеп кайтырсыз», дип юата да иде.
Үзебез дә, хәл кергән саен, тырышыбрак эшләдек. Ат сарае кайберәүләрнең өеннән дә чистарак булыр иде. Балы, мае, ите, казысы, сыры, салаты өзелмәде безнең авыздан. Җәннәт инде. Илдә күрмәгәнне.
Ә фрейлина белән ничек аралаштыгыз соң? дип сорыйм, тыела алмыйча.
Ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты инде, улым! Башта өстәл янында күз карашлары белән Аннан, сәбәп табып, безнең янга килеп, эшләгәнебезне карап тора иде. Кофе-чәен китерә үзенчә. Без дә ул арада яхшы тормыштан матураеп, көрәеп киттек. Кояшта янган чутыр кара тән. Дөрес, әтисе нидер әйткәли торган иде яшь фрейлинага. «Алар кайтып китәсе хәрби әсирләр. Бик чуалып йөрмә, кызым», дигәндер инде.
Солых төзелгәнче, бер елдан артык аларда яшәдек. Без киткәндә елап, күз яшьләрен түгеп калды җанкисәгем. Үзләренчә: «Кире кил, көтәм, мәңге көтәчәкмен», дип өзгәләнде. Әйбәт кешеләр иде. Киң итеп, үз кадерләрен белеп яшиләр иде, улым. Мин дә: «Кайтам да, туганнарымны күргәч, кире әйләнеп киләм», дип саубуллашкан идем. Кая инде ул! Башланды ыгы-зыгы! Революция, гражданнар сугышы. Крестьяннарны талау! Күп кан коелды Рәсәйдә! Нимычлар да кирәкмәде. Үз-үзен суйды да куйды урыс. Ярый, улым, күбрәк сөйләп ташладым, ахры, керим әле мин, дип, бабай урыныннан кузгала.
Бабай, бабай, тукта инде, тагын ни дә булса сөйлә инде, дип, бабамны урынына кире утыртам.
Менә, улым, син «бизбашка» тегендә, монда чабасың, тик тормыйсың Бусы гыйбрәт өчен! Юлга чыкканда, хәер-дога белән кузгалырга кирәк. Әгәр ышанмыйсың икән, тыңла! Синең кебек дәртле, яшь чагым иде. Көз көне берүземә юлга чыгып китәргә туры килде. Әнкәй мәрхүмә артымнан: «Улым, бисмиллаңны әйтеп, белгән догаларыңны укып йөр», дип кисәтеп калды. Мин: «Ярар», дидем дә оныттым. Ул вакытта кул хезмәте бик күп иде. Арылган да Ат арбасы шыгырдаган көйгә уйланып бара торгач оеп кителгән. Болында әтиләр көтә. Алар әзер печәнне биек иттереп төйиләр дә мине кайтарып җибәрәләр иде. Бушатам, тагын әйләнеп киләм. Бу юлы да алар янына ашыгуым. Ара да ерак түгел, ун-унбиш чакрым гына. Идел ярында. Бара торгач, әйтеп торам бит, йокыга талганмын. Берзаман ат кешнәгән тавышка уянып, тирә-якка күз салсам адашканбыз. Дөм караңгы урман эче Нишләргә дә белмим. Кая килеп эләккәнемне дә төшенә алмыйм. Ниһаять, эзләнә торгач, арба эзләре калган юлны таптым. Атны, авызлыгыннан тотып, шунда чыгарам. Бара торгач, урман бетте, ниндидер кырга чыктык. Тик атым гына барырга теләми. Нидер сизенә. Еракта авыл утлары күренде. Озак та үтмәде, гармун уйнаган, марҗалар җырлашкан тавышлар колакка керә башлады. Атымның һич кенә дә барасы килми, үзе бертуктаусыз пошкыра. Мин аның саен бер гаепсез хайванга җикеренәм. Ул да түгел, бер көтү урыс-марҗа килеп чыгып, җырлап-биеп минем арбага менеп тә утырды. Атым кара күбеккә батты. Үзем белер-белмәс урысчаларым белән тегеләргә эндәшеп карыйм, җавап бирүче генә юк. Җен-пәриләр шулай килеп чыгып, юлдан яздыралар да кешеләрне адаштырып үтерәләр икән, дип сөйли торган иде әти. Нишләргә соң? Искә төште! Аты-маты белән сүгенергә кирәк! Мин бөтен белгәнемне, өлкәннәрдән өйрәнгәнемне эшкә җиктем. Җен-пәриләр ничек пәйда булса, шулай юкка да чыкты. «Ты-ыр!» дип, атымны туктатам. Кайда икән без, дим. Яхшылабрак тыңласам, дулкын тавышлары да ишетелгән кебек. Бу вакытта атым да, тынычланып, үлән уртлый башлады. Мин алга атлыйм! Йа Ходаем! Каршыда упкын! Иделнең текә ярыннан очарга биш-алты адым гына калган.
Әгәр аска очсагыз, ни булган булыр иде икән, бабай? дим, мәгънәсез сорау бирүемне аңлап та җиткермичә.
Атаң башы булыр иде, диде бабай. Аннан, өстәп: Син булмаган булыр идең, синең әниең дә тумаган булыр иде, дип өстәде. Сөякләребезне дә җыеп ала алмаслар иде. Менә шулай, улым, дөнья! Өлкәннәрнең сүзенә колак салмыйбыз шул без! дип, бабай сүзен бетерде. Аннан җайлап кына урыныннан торды да: «Ярый, улым, тәтәң янына кереп, берәр чынаяк чәй эчеп чыгыйм әле мин, дип, өйгә юнәлде. Үзе әкрен генә атлаган көйгә: «Их, Луиза фрейлина, Луиза фрейлина», дип кабатлый иде. Тәтә кызганыч! Ниндидер нимыч марҗасына алмаштырсыннар әле.
Тәтә дигәннән Безнең Тау ягында өлкән яшьтәге әбиләрне, дәү әниләрне күбрәк «тәтә» дип йөртәләр. Бу сүз каян килгән дисезме? Бабайның сөйләве буенча, әллә гарәптәнме шунда, әллә фарсыданмы «Тат» ул өлкән, зур дигән сүз икән!
Үзем печән әйләндерәм, үзем бабай сөйләгән фрейлинаны күзалларга тырышам. «Их, барып бер күрәсе иде шул Луиза туташны. Җиткерәсе иде бабайдан чуктин-чук сәламнәр! Әгәр ул мине ачуланса? Синең бабаң алдакчы булып чыкты, килмәде, дисә! Мин дә әйтер идем аңа: «Ул күргәннәрне башкаларга күрергә язмасын», дияр идем. Аңлар идеме икән? Бабай йөргән урыннарны күрсәтер идеме икән? Бәлкем, аның да минем кебек оныклары бардыр? Әбиләренә охшасалар, чибәрләрдер инде! Фрейлиналар! Күз кырые белән генә булса да күрәсе иде үзләрен. Юк, булмый! Минем гүзәлем Миләүшәм бар шул! Мин аны беркемгә дә алыштырмам Тик шулай да бабайның фрейлинасын кунакка чакырасы иде. Булмый икән! Әби кызганыч. Әби дә кызганыч, фрейлина да. Ярый, Ходай шулай язгандыр инде.
Өйгә кереп, тизрәк җыенырга кирәк. Миләүшәм көтә торгандыр. Их, Луиза фрейлина, Луиза фрейлина!
Әйдәман
Без яшь чакта кошлар да өздеребрәк сайрый, чишмәләр дә челтерәбрәк ага иде Хәзергедәй муллык булмаса да, тормыш та кызыклырак, дөнья да серлерәк иде. Тагын мәхәббәтнең дә чыны бар иде әле ул заманнарда
Кешеләр генә түгел, мал-туар, кош-корт, җәнлекләр дә үзләренчә чынлап торып сөешә белә иде
Безгә, малай-шалайга да, әллә ни күп кирәкми. Уйнасаң, аклар-кызылларга бүленәсең дә сугыш-сугыш уйныйсың. Боз ныгуга, буага төшеп, үзебез ясаган кәшәкәләр белән туп куабыз. Язгы ташуларда көймә йөздерәбез. Эт булып арып, муеннан пычракка батып, кайтып егылабыз. Дәрес әзерләргә вакытыбыз да калмый. Йә булмаса, дурга төшеп, яңа туган тайларны карашабыз. Кайсысы чапкын, кайсысы йөк аты буласын билгеләмәк булып, бәхәсләшеп бетәбез. Әйтергә онытып торам икән: «дур» дип кәнүшнине әйтәләр безнең якта. Кайсы вакытта «ат абзары» да диләр. Шунда бахбайлар ауный-ауный кышкы ябагаларын алыштырганда, шуны җыябыз. Аны тире җыючыга тапшырып, кытай фонарьларына батареялар аласың.
Ул гына түгел әле, атлар янына төшүнең тагын бер зур сәбәбе бар. Анда безнең яраткан колыныбыз, якты дөньяга китергәндә әнисе гүр иясе булып, ятим калган бик матур таебыз яшәп ята!
Дәресләр тәмамланып, өйдә ашап-эчкәч, өлкәннәр кушкан эшләрне эшлибез дә шунда ук чыгып таябыз. Кулыбыздан йомшак печән ашатабыз, сөтне дә шешәдән имезәбез. Ятимә бит кызганыч! Үзе шундый матур, шук, наян тагын! Коңгырт төстәге йоны елкылдап тора. Чем-кара яллы, шундый ук койрыклы, маңгаенда ап-ак кашкасы булган бик гүзәл ат кызы иде ул. Үсә, көрәя төшкәч, без, аңа атланып, кәнүшни ишегалды буйлап әйләнеп тә килгәли идек. Тора-бара ул бөтенләй кулга ияләшеп бетте. Чакырсаң килә, ияртсәң артыңнан калмый йөри. Үзебез тәрбияләп үстергәнгәме, бик ярата идек без бәләкәчне. Кушаматын да, маңгаендагы тамгасын истә тотып, «Кашка» дип куштык. Ул да безне үз итә. Түземсезләнеп көтеп ала. Әллә каян ук тавышларыбызны танып, бөтен тирә-юньне яңгыратып кешнәп җибәрә, малай! Үзенчә: «Тизрәк килегез, сездән башка күңелсез», диюедер инде нарасыйның!
Вакыт уза торды, безнең гүзәл Кашкабыз да үсеп буй җиткерде. Озын торыклы, баскан урынында биеп, янып тора. Кайсы вакытта безне күрү шатлыгыннан уйнаклап чабып та китә. Ә озын керфекле күзләре шундый зур, акыллы. Әйткән һәрбер сүзебезне аңлап тора. Кил дисәң килә, кит дисәң китә. Ә бөтен ишегалдын тутырып кешнәп җибәрсәме? Андый матур тавышлы атлар бүтән җирдә юктыр кебек тоела безгә.
Һәрбер җүнле кәнүшнидә бахбайларның үз әйдәманнары була. Ә бездә Пират дигән нәсел айгыры иде ул. Аны дүрт-биш ел элек армиядән исәптән чыгарып кайтардылар. Ул чакларда хезмәттәге атларны, вакыты җиткәч, колхоз-совхозларга нәсел яхшыртырга җибәрә торганнар иде.
Пират төшеп калган «ир» ләрдән түгел иде түгелен! Яңарак кына туган колыннарда аның чалымнарын шәйлисең. Байтак тайларга әти булган айгыр ул. Ни шәләй-вәләй! Рәхмәт аңа безнең авыл чапкыннарының канын яңартып җибәргәне өчен. Безгә атларның тиз йөгерә торганнары да кирәк. Пиратның элеккеге тырышлыклары нәтиҗәсендә инде менә ничә ел рәттән Сабан туенда беренче урын безнеке! «Дастуйный ат ул», ди минем Мәүлетдин абый, тикмәгә түгелдер.
Тик соңгы елларда бераз биреште әле ул. Картаебрак китте. Бияләргә дә әллә ни исе китми, битараф кылана башлады. Тик безнең гүзәл Кашкабызга гына түгел. Аны күрде исә, әллә нишли, бөтен тынычлыгын югалта, бәгырь! Без, малай-шалай да, моны сизеп алдык. Юри, тегене уятып җибәрер өчен, Кашкабызны җитәкләп аның янына китерәбез. Пират дурны яңгыратып кешни, пошкыра, аран эчендә урын табалмый. Тибенә, иреккә чыгарга омтыла. Шулай булмыйни: безнең Кашка чибәр шул!
Мал караучы Габдулла абый гына:
Йөрмәгез әле, заслужынный атны котыртып, дип, безне куалап чыгара.
Ә без барыбер канәгать, таебыз белән чын күңелдән горурланабыз. Чибәр лә ул безнең Кашка!
Кашкага ир куенына керергә иртәрәк әле, ди минем дус малай Рөстәм. Тагын ярты елдан әзер була, дип әйтте әти, дип тә өсти.
Ниһаять, ул ярты ел дигәннәре үтеп тә киткән икән. Беркөнне тышта Рөстәмнең сызгырганы ишетелде. Чыксам, ул, ашыга-кабалана:
Әйдә, тиз бул! Бүген Пиратны безнең Кашкага сикертәчәкләр! дип кычкыра.
Озак уйлап торырга вакыт юк, әби ясап биргән сөтле чәемне дә онытып, Рөстәм белән су буена йөгердек. Яшь колыннар кебек уйнаклаша-уйнаклаша, кешни-кешни, кушаяклап чабабыз. Хәтта михахайлап тибешеп тә алабыз. Читтән карап торсаң, малай, чын бахбайлардан бер дә ким түгел үзебез дә. Безнең ачуны чыгарып, тагын өч-дүрт малай иярде. Алары гына җитмәгән Сәләхиләрнең сипкелле Наҗиясе белән кәкре сыйрак Оркыя да безгә тагылды. Әй, җен ачулары чыкты да инде шунда! Чыкмыйча соң, йөрмәсеннәр малайларга ияреп, юк нәмәстәләр! Ат сикерткәнне карау рәзве кызлар эше? Рөстәм, нәфрәтен тыя алмыйча, тегеләргә:
Яле, калыгыз әле, ирдәүкә тәреләр! дип кычкырды.
Кая ул безне тыңлау! Бераз туктап торган булдылар да тагын иярделәр. Алар белән кабат әрепләшеп торырга вакыт юк. Ашыгабыз. Соңга калуыбыз бар.
Без килеп җиткәндә, ирләр Кашканы су буена алып чыккан иде. Көтүче Гарәфетдин абый, Рөстәмнең әтисе инде, йөгәнен үзе урап тоткан. Кашка безнең тавышларны ишетеп, каерылып карады да: «Болар мине нишләтергә җыена соң, җибәрсеннәр, әйтегез әле, зинһар», дигән сыман, кызгандырырлык итеп кешнәп җибәрде.
Без яраткан бахбаебызның башыннан, муеныннан сыйпыйбыз. Ул тынычланган, сабырланган кебек булып китә.
Тынлыкны бозып, кәнүшни эченнән Пиратның дулап аваз биргәне ишетелә.
Габдулла абзый безнең төркемгә күз төшереп алды да, кызларга карап:
Барыгыз, өйләрегезгә таегыз әле, чәчбикәләр. Сез генә җитмисез монда! Хәзер колакларыгызны кисәм, дигәч, кызлар чыр-чу килешеп, теләр-теләмәс кенә кайту ягына борылды. Безгә дә тимәсәләр ярый инде, дип борчылып торган идем, сүз әйтүче булмады егет булуыма тагын бер тапкыр шатланып куйдым. Рөстәм колагыма пышылдый: «Кусалар да кайтмый идем мин», ди. Аңа әйтергә җиңел ул: әтисе биредә бит! Күрә торып малаен куалап кайтарырга ирек бирмәс.
Шулай итеп, безгә бәйләнүче булмады. Иркенәеп китеп, яңадан Кашка тирәсендә кайнашырга керештек. Кемдер танау астын кашый, кемдер чирәм өзеп каптырган була.
Гарәфетдин абый түзмәде:
Малайлар, әз генә читкәрәк китегез әле. Хәзер айгырны ычкындыралар, йә берәрегезне тибеп очырыр, диде.
Без кырыйгарак барып чүмәштек. Куып кына кайтармасыннар. Ну, малай, күргән галәмәтләребезне сөйләп, бөтен мәктәпне шаккатырабыз инде иртәгә! Шул арада Рөстәм әтисен тәнкыйтьләп тә ала: «Җангаллый әти. Пиратта тибеп очыру кайгысы юк бүген», ди.
Рөстәмнең әтисе атны йөгәненнән тагын да ныклабрак тотты да: «Әйдә, Мәүлетдин, җибәр!» дип кычкырды.
Ат абзарыннан кешнәштергәләп, пошкырынып, нәсел айгыры Пират атылып чыкты. Кашкага: «Менә кара! Мин нинди көчле, дәртле», дигән кебек, арт аякларына басып, тагын да катырак кешнәп җибәрде. Шуннан соң бия тирәли әйләнеп чыкты, аны иснәштерә башлады.
Миңа кызык та, абзыйлар алдында уңайсыз да. Кая барасың инде: күрәсе килә бит!
Айгыр күзгә күренеп үзгәрә башлады. Рәфкать атлы иптәшебез түзмәде:
Ай-яй, малай! дип куйды.
Пират әйләнә дә тулгана, Кашкабыз тирәсендә бөтерелүен белә.
Рөстәм, исе китмәгәндәй кыланып, миңа пышылдый:
Минем мондыйларны гына күргән бар инде, ди. Аннан минем аптырап калган чыраемны күреп, юатып куя:
Иң кызыгы алда әле
Кашка мондый ыгы-зыгыга һич кенә дә риза түгел. Пиратны санга сукмаска маташа. Йә тибеп җибәрә, йә тешләп ала. Гарәфетдин абыйның кулыннан ничек тә ычкынып китәргә итенә.
Айгыр беравык тынычланып торды да яңадан «тәртәгә тибә» башлады. Тик эше барып чыкмый гына бит! Кашкабыз кушаяклап, ярсып-ярсып тибә. Ай-яй, бу хәтле дә күралмас икән, әй!