Бервакытны – без тугач… / Однажды, когда мы родились… - Сагди Радиф 7 стр.


Дөрес, безнең класста битен йон баскан, иртә «кикрикүк» ләгән тагын берничә егетебез бар барын. Шул гына минем күңелгә бераз тынычлык бирә. «Алар нихәл икән?» дип күз салсам, Таһир Шәйхетдинов дигәне бөтен дөньясын онытып, каядыр кереп китәрдәй булып утыра. Аның белән дә теге могҗиза шаяртадыр, ахрысы.

Миңа хатын-кызлар турындагы бөтен яңалыкны Каюм абый җиткереп тора. Ул «тыелган җимеш» турындагы серләрне шулхәтле матур итеп тасвирлап бирә, миңа хәтта оят булып китә.

Кайчак әнкәй миңа:

 Авылга кайткач, әнә теге кем кызын Гәүһәрияне генә озат! Әти-әниләре дә бик тырыш, акыллы кешеләр, кызлары да бик матур икән,  дип акыл өйрәтә. Мин исә:

 Ярар,  дип кенә куям, бу хакта сүз куертып торасым килми.

 Әллә Гәүһәрия ошамыймы сиңа? Соң, алайса, Рәшит абыең кызы бар, исеме ничек соң әле?

 Белмим!

 Көне-төне авылда ятып ничек белмисең инде?! Менә ул кыз да бик әйбәт булачак. Синнән барыбер акыл иясе чыгачак түгел, унны бетер дә эшкә кер, өйлән. Мин каршы түгел. Өйлән дә бер белән генә тор, берсе дә алтын җирдән төшмәгән, барысы да бер аның. Әнә атаң гына, хатыннан хатынга чабып, гомерен бушка уздыра. Менә минем сүзем шул: Балчыклының берәр кызына өйләнәсең дә вәссәлам. Авылы да, кешеләре дә үзебезнеке! Аңладыңмы?

 Мин әле унны бетергәч, укырга керәм

 Укырга? Син түгел, анда «биш» легә генә укыганнар да керә алмый, җаным. Укы инде, укы дип, күпме тукысам да тыңламадың бит.

 Мин барыбер керәм. Татар теленнән, әдәбияттан, тарих белән географиядән «биш» ле минем.

 Калган фәннәрдән рәтле билгеләрең кая?

 Мин барыбер керәм!  дип, үзсүзләнеп бүлмәдән үк чыгып китәм. «Туйдырдылар инде акыл сатулары белән!»

Икенче көнне беренче дәрес химия икән, мине төрекмән малае Овезов Таһир көтеп тора. Авызы колагына җиткән:

 Яхшы мәзәкләр беләм, кергәч сөйләрмен,  ди.

Өйдә сүгәләр, мәктәптә сүгәләр, бер рәхәт күргәнем юк, малай. Таһир гына, кызык хәлләр сөйләп, минем күңелне күтәрә. Элеккерәк елларны ул да, мине мыскыл итеп, урыс телен белмәвемә төрттереп, кызыклар ясый торган иде. Хәзер туктады, чөнки соңгы елларда сыйныфташларым алдында абруем күтәрелде: КВН булды исә, сорауларын да мин әзерлим, команданың капитаны да мин! Бәйрәм концертларында да Таһир белән Зөлфөкар җырлаганда гармунда мин уйныйм. Ә инде спортка килгәндә, класс чемпионы Җәүдәтне ярты чаңгыга узып, беренче килдем. Өстәвенә Әнвәр абый Әхмәдуллин оештырган балалар театрына да йөрим. Миңа нишләптер гел уңай геройларны гына бирәләр: йә «Галиябану» дагы Хәлилне, йә берәр кызыл комиссарны. «Беренче театр» да Шамил аңгыра Хәбибрахманны уйнаса, миңа үткен җизнәкәй роле кала. Ләкин биредә дә эшләр шома гына бармады: минем түземлек җитми бит тик утырырга. Берәр шуклык эшләп, Әнвәр абыйның җен ачуларын чыгарсам, ул түзә-түзә дә:

 Вон, вон минем театрдан,  дип, куалап чыгара. Шуннан минем урынга кеше эзли башлыйлар. Анысы инде минем хәтле үк булдыра алмый. Өстәвенә иң якын дусларым, труппаның төп артистлары Илгизәр Хәсәнов белән Мансур Бикмуллин:

 Хәнифне кире чакырыйк инде, Әнвәр абый,  дип ялына икән. Спектакль куелырга ике-өч көн генә калгач, мине кабат репетициягә чакыралар. Инде яңа әсәргә утырсак та, эш янә элекке эзеннән бара. Тагын мине, «ут борчасын», театр дәресеннән сөрәләр Төплелек җитми әле миңа, малай, тәтәнең иркә оныгы булып үсү комачаулый. Шуңа да карамастан алдан ук әйтеп куям: 1974 елны Казанның 113 нче татар мәктәбен тәмамлап, 180 кешелек конкурсны үтеп, Илгизәр Хәсәнов, Мансур Бикмуллин, Шамил Миңнуллин һәм мин театр училищесына укырга кердек. Режиссёр Марсель Сәлимҗанов үз курсына унөч кеше сайлап алса, шуларның дүртесе минем сабакташлар иде.

Шуларның берсе, әле укырга кергәнче үк, Камал театрында эшләячәге билгеле булган, таза, нык бәдәнле, чибәр Мансур Бикмуллин: «Артист ирләр эше түгел ул»,  дип, беренче дәрескә үк килмәде. Өчәү генә калдык без хәзер, «Өч мушкетёр» дагы кебек. Йә кайсы мәктәпнең бер классыннан дүрт укучының берьюлы театр училищесына керә алганы бар? Элек тә булмаган ул, бездән соң да булмастыр. Ни кызганыч, безнең дАртаньяныбыз үз теләге белән сәнгать арбасыннан төшеп калды.

Гафу итегез, вакытны узарга тырышып, алга таба чаба башладым, ахры. Еллар аша кире сикереп, тугызынчы класска, химия дәресенә, төрекмән малае Таһир Овезов янына кире кайтыйм әле.

Авылдан күчеп килгән көннәрдә мине үртәп, кызык ясап, мәзәк сөйләп йөргән егет хәзер иң якын дусларымның берсенә әйләнде. Аның миңа карашы Бикмәтов Ринат белән бергә-бер чыгып сугышкан көннән соң уңай якка үзгәрде. Урысча белмәвемнән рәхәтләнеп көлми ул хәзер, киресенчә, үзе белгән хәтлесен өйрәтә, аңлата ук башлады.

Таһирларның гаиләләре ишле иде: ике малай, биш кыз. Күз алдына китерәсезме җиде бала һәм өлкәннәр. Алар баракта ике кечкенә бүлмәдә яши иде. Әниләре дә шул ишле гаиләнең ашарына пешереп, кием-салым үтүкләп, өй хуҗалыгын кулында тотты. Кая инде ул берсеннән-берсе кечерәк сабыйларыңны ташлап эшкә чыгасың. Хәрби хезмәттә йөрүче прапорщик әтиләренең эшләп тапкан акчасы рәтле кием-салым алырга да, туйганчы ашарга да җитмәгәндер, күрәсең. Инде болай да таза, симез булуына карамастан, Таһирның уенда һәрвакыт тәмле итеп тамак ялгау иде. Унынчыны бетергәч, тавык төшенә тары керә дигәндәй, ул повар булырга хыяллана башлады.

 Их, Хәниф дустым, бер табада, тәмле исләр чыгарып, тавык пешә, өстенә күп итеп суган да салып җибәрәсең дә кыздырып бетерәсең. Кәстрүлләрдә шулпа, борщ, пилмән кайный. Яшел укроп, суган сибеп җибәрәсең дә ипигә калын итеп ак май сылап, башта үзең утырып ашыйсың Аннан сөтле чәй, кофе, телисең икән, кесәл, йә булмаса компот эчеп куясың. Җаның ни тели барысы да бар. «Сәлам, Таһир!» дип, Газик белән (Гаҗиев Ринат турында сүз бара) сез килеп җитәр идегез. Мин сезне шартлаганчы сыйлар идем, дигәч, булачак аш остасы: «Бушлай»,  дип тә өстәп куя. Аның шул «бушлай» дигән сүзендә тирән мәгънә ята да инде. Мин эшнең кай тарафларга киткәнен шундук аңлап алам. Ул, көн саен ук булмаса да, төрле хәйләләр табып, безгә кунакка керергә тырыша. Өйдә бит ашаган өчен акча сорамыйлар, ашханә түгел, бушлай ашаталар. Таһир дустым да, пешекче булгач, безне «дарым-шарым» га ашатасын күз алдында тотып, «аванс» сорый. Ягъни бүген аны кунак иткәнсең икән, киләчәктә үзеңә дә уны белән кайтачак. Шуңа күрә ул бүген дә миңа, бик тырышып:

 Хәниф дустым, әйдә, сиңа кереп бүген дә гармунда уйнап, авыл көйләрен җырлап бер рәхәтләнеп утырыйк әле,  дип хәйләли. Яисә:

 Бүген әни кунакка киткән иде, соң кайта, өйгә керергә ачкычым да юк,  дип сәбәп таба. Минем:

 Ярар,  дигәнне ишеткәч, хәйләкәр елмаеп:

 Син минем иң якын дустым,  дигән булып кочаклап ук ала һәм берәр кызыклы хәл сөйли башлый. Ул мине «шәп утырттым» дип уйлыйдыр инде. Беләм, бик яхшы беләм әнисенең вак-төяк балаларын сөйрәп беркая да чыгып китмәгәнен дә Шулай да, ышанган булам. Ә ул мәзәк сөйләвен дәвам итә:

 Петя мотоцикл алган да Василий Иванович янына мактанырга киткән. «Әйдә, командарм, бер әйләндереп киләм»,  ди икән. Киткәннәр болар, бик каты куып. Каршыда тирән упкын ята, ди. Петя, кинәт упкынга килеп җитеп терәлгәч: «Йә Василий Иванович, сез дә матай аласызмы соң?» дип сорый. Командарм көчкә-көчкә генә: «Белмим әле»,  ди. Петя аңа: «Алайса, тагын кая алып барыйм соң?» ди. Василий Иванович: «Әнә теге кәгазь янына гына»,  ди.

Таһир сүзен тәмамлый. Үзе шырык-шырык көлә, мин генә аптырап калам. Нәрсәсе шулхәтле кызык инде моның? «Ә ул кәгазь нәрсәгә инде аларга?» дип сорыйм. Таһир исә, минем аңламавыма исе китеп: «Соң, Василий Иванович упкынга очабыз дип, куркудан астына кәк иткән булган»,  дигәч, тагын да ныграк хихылдый башлый. Анекдот миңа ошамаса да, дустымның күңелен төшермәс өчен, аңа ияреп көлгән булам. Өйдә өстәл янында да мәзәк арты мәзәк агыла. Үзе ашый, үзе сөйли Таһир. «Ашаганда сөйләшергә ярамый»,  дип, өлкәннәр минем үземне гел кисәтә иде. «Тыгылмаса гына ярый инде бу»,  дип борчылып куям. Туктатырга да җөрьәт итмим. Дустымның аппетиты шәп, малай. Бер табак ашны әйләндереп сала да бәрәңге тәбәсе белән кәтлитләргә тотына. Ну, шуның хәтле тәмле итеп, авызларын чапылдата-чапылдата, Таһир гына ашый ала инде. Мин белмәгән, мин татымаган әллә нинди ләззәтләр табып, ут уйната бу олы гәүдәле симез дустым. Табак-савытларга хәтле, әрәм булмасын, дип ялап куя. Савыт-сабаны шуннан соң юып тормасаң да була инде. Ләкин сабакташымның тамагы туйса да, күзе һаман туймаган була әле:

 Хәниф, теге кәтлитләр шуның хәтле тәмле булды, ай-яй, Гөлчирә апа тәмле пешерә дә инде

Озакламый кәтлит өелеп торган табак тәрәзәдән төшкән кояш яктысында яңадан ялт-йолт килеп тора башлый.

 Хәниф, теге торт бигрәк татлы, әнә теге кечкенәрәк кисәген генә тагын ашасам ярыйдыр бит?!

 Ярый,  дип, мин дустыма тагын бер торт кисәген сузам.

Безнең өйдә шунысы әйбәт, малай,  муллык. Колбаса-сыры, кәнфит-прәннеге дисеңме һәрвакыт булып тора. Әни мул итеп ит салып аш яисә йомырка тәбәсе белән карабодай, тары боткасы пешерә. Мин үзем алай күп ашау белән мавыкмасам да, дусларымны сыйларга яратам. Кунакчыллык әнидән күчкән. Безнең өйдә күпме ашаганны исәпләмиләр. Киресенчә, кыстый-кыстый сыйлыйлар әле. Үзебез дә жәлләмәдек, шуңадыр инде Ходай Тәгалә дә безгә нигъмәтләрен кызганмады. Мин әле Таһирның шулай өч-дүрт көн ач торган кешедәй ашавына сөенеп тә куям. Чөнки әни, элегрәк әзерләнгән тәгамнәребез бетмичә торып, яңасын пешерми. Ризыкны кадерли.

Таһир, ашап туйгач: «Бер җиргә кереп чыгасым бар әле»,  дип, кайтырга кабалана башлый.

 Ә гармунда уйнап, җырлашып утырмыйбызмыни?  дим мин, гаҗәпләнеп. Симез дустым:

 Иртәгә анысы, Хәниф туган,  дия дә ишеккә юнәлә.

Төрекмән малае ашау буенча рекордлар куйса да, уку ягыннан Рафаэль Шиһаповны әллә ни уздырмый иде. Мин бит әле Мансур Вәлиевич дәресләрен сөймәсәм дә, география, тарих, татар әдәбияты, химиядән «дүрт» ле, «биш» легә генә укыйм. Физика, биология дә кызык миңа. Ләкин төрекмән малаеннан берсе дә юк инде. Аның бөтен хыялы тәмләп ашау: «Их, Хәниф, повар булып эшли башласаммы, син килешкә күп итеп пилмән бөгеп куяр идем. Син пилмән яратасыңдыр бит? Шулай булгач, рәхәтләнеп, тирләп-пешеп ашарбыз без аны, менә күрерсең, туган»,  ди ул. Әллә бүген безнең өйдә пилмән пешергәннәрен дә сизгән инде.

Таһир озын буйлы, чем-кара чәчле, кыяфәте һинд артистларына охшаган: Радж Капур диярсең инде менә. Кызлар үлеп-үлеп гашыйк үзенә. Бик ялкау икәнен, эшләргә яратмаганын гына белмиләр. Мәктәп бакчасында эшләгәндә дә, көрәгенә таянып, кызык-мызыклар гына сөйләп торырга ярата. Соңгы вакытта без аның белән шуның хәтле ахириләргә әйләнеп киттек ки, Гаҗиев Ринатны башка партага ук күчереп утырттык. Бер партада без хәзер. Алгебра, геометрия дәресләрендә акыллы чырай «ясап» тыңлагандай кылансак та, бүтән дәресләрдә кызык-мызыклар, мәзәкләр сөйләшеп, тик хихылдашып утырабыз. Тәгәрәпләр китеп, идәндә ауный-ауный көләсе килә, тик ярамый, дәрес вакыты бит. Шуңа күрә учларыбыз белән авызларыбызны томалап, укытучыбыз сизә күрмәсен дип, парта астына ук посып пырхылдыйбыз.

Бүген Таһир химия дәресендә яңа ишетеп килгән мәзәкләрен сөйли. Бу дәрестә без үзебезне тагын да иркенрәк тотабыз. Яраткан укытучыбыз Нурия апа керә бу фәннән. Ул да безне үз итә, шуңадыр инде мәзәк артыннан мәзәк сөйләнә. Нурия апа үзе тактага ниндидер атом төзелешен сырлый, үзе, безнең чыш-пыш килүгә түземлеге төкәнеп:

 Таһир, җитте, тәнәфестә хихылдарсыз Хәнифләр белән,  дип кисәтү ясый. Төрекмән малае:

 Яхшы, Нурия апа,  дия дә пышылдап булса да сөйләвен дәвам итә. Ләкин Нурия апа, урыслар әйтмешли, «тут как тут». Тәмам ачуы чыгып:

 Таһир, өйгә бирелгән эшне сөйлә әле,  ди. Шундук миңа да эләгә:

 Яртысын ул сөйләгәч, икенче өлешен, Хәниф, син аңлатырсың, ди, нишләптер минем исемгә нык басым ясап. Озын буйлы, таза гәүдәле партадашым торып баса. Аның уенда хәзер мәзәк сөйләү кайгысы түгел, ул кабалана башлый, миннән:

 Ничәнче бит?  дип төпченә. Мин, кирәкле битне ачып, китапны аның алдына куям. Их, нәрсә укыганын хет аңлап укыса икән! Тиз генә карап чыгып, өч сүз белән әйтсәң, Нурия апа кирәгеннән артык төпченеп тә тормый инде югыйсә. Юк бит инде, үз акылыңны биреп торып булмагач! Йолкый-тарта, китап укый төрекмән малае. Укытучыбызның да түземлеге бетеп бара.

 Таһир, китабыңны ябып куеп, укыган кадәресен генә үз сүзләрең белән әйтеп бир әле,  ди. Җавап бирүче бер мәлгә китапны япкан була да, төпле сүз әйтә алмагач, битләр арасына кыстырып калдырган бармагы белән дәреслекне кире ачып, укуын дәвам итә. Рәтләп җөмлә генә төзи дә алмый бит, ни укыганын да белештерми, аңламый да.

 Алюминий ул, алюминий гаять гаять пластик металл аны аны бик нечкә чы-ы-бык итеп сузарга да, чыбык итеп сузарга да, юка фольга итеп җәяргә дә мөмкин,  дип, җөмләне көчкә генә җыеп бетерә. Укытучыбыз, кабат борылып:

 Яле, энем, миңа китереп бир әле китабыңны,  ди. Шунда мин стена кырыенда утырган классташымның дәреслеген Нурия апа күрерлек итеп тартып алам да үз букчама тыгып куям. Таһирның җене чыга, парта астында йодрык селки: «китапны бир», янәсе. Химия укытучыбыз исә тактага язуын дәвам итә, үзе:

 Сөйлә, сөйлә, Овезов,  ди. Ә Таһир балык кебек: сүзен әйтә алмый. Ни укыганын да хәтерләми бугай. Аңа көмеш ни дә, алюминий ни, атом ни, элемент ни. Үзе, миңа усал итеп: «Бир китапны»,  дип ырылдый. Сумкамнан бер китап чыгарып, битенә хәтле ачып, шыпырт кына тегеңә төртәм.

 Бер җисемнең икенчесенә икенчесенә тәэсире берьяклы гына түгел. Җисемнәр үзара тәэсир итешәләр тәэсир итешәләр  дип укып китә теге.

 Әйе, әйе, Овезов, дәвам ит,  дип куя Нурия апа да. Таһир тагын да кыюланыбрак китә:

 Ньютон законнары принципта механиканың механиканың теләсә кайсы мәсьәләсен чишәргә-ә-ә мөмкинлек бирәләр

 Шуннан, шуннан?

 Ньютон законнары хәрәкәтне өйрәнүгә генә түгел, аның белән идарә итәргә дә мөмкинлек бирәләр  дигән җиренә җиткәч, классташлар Таһирга карап хихылдаша ук башлый. Партадашым моны үзенчә аңлап, үпкәләп аларга акаеп карап алгалый да сүзен дәвам итә. Нурия апаның да, безгә арты белән торса да, көлүдән дерелдәве сизелә:

 Булды, Таһир, җитте!  ди, ниһаять, укытучы да.  Әгәр бу физика дәресе булса, мин сиңа «ике» ле куяр идем. Бу химия дәресе, «бер» ле сиңа. Укытучыга ияреп, бөтен класс тәгәри-тәгәри көлә. Ниһаять, эшнең нидәлеге Таһир башына да барып җитә, һәм ул китапны ябып тышлыгын карый, ә анда зур-зур хәрефләр белән «9 класс өчен. Физика» диелгән.

 Үтерәм, кабахәт,  ди бу миңа, болай да зур бәбәкләрен алартып. Соңыннан үзе дә ахмаклыгын аңлап, безгә ияреп шаркылдагандай итә. Шау-шуны Нурия апа туктата:

 Яле, Садриев, син сөйләп күрсәт алюминий турында,  ди.

 Белмим шул, Нурия апа, укымадым,  дим.

 Ялганлыйсың бит!

 Белмим!

 Яхшы! Алайса, сиңа да «бер» ле,  ди Нурия апа, инде чынлап та ачуы килеп. Озакламый, дәрес беткәнен белдереп, кыңгырау шалтырый. Барыбыз да ишеккә атылабыз. Химия укытучысы мине генә тоткарлый:

 Хәниф, син каласың, ди. Сабакташлар чыгып бетүгә, миңа вәгазь укырга тотына:

 Нигә шулай җүләр сатасың син? Теләсәң, «биш» легә генә дә укый аласың бит. Таһир дустыңа да булышыр идең. Ярый, иртәгә әзерләнеп кил, «бер» леңне төзәтербез,  дип, мине озатып кала. Ләкин мин икенче көнне дә, өченчесендә дә, аннан соң да өйрәнеп килмим. Һәм җавап та бирмим. Ачу чыкты, малай: «ике» ле генә түгел, гел «бер» леләр тезә башлады. Җәмгысы унбергә җитте «бер» леләр. Өстәвенә соңгы чирек бетеп бара.

Ә көннәрдән бер көнне хатын-кызлар бәйрәменә багышланган концертта, сәхнәдән минем гармун уйнаганыма сокланып, шул ук вакытта горурланып та утырган кадерле укытучымны күреп алам. Юк, мондый кешене рәнҗетергә ярамый, «бер» леләрне төзәтергә кирәк! Чыннан да, мин өч көн рәттән, дәрестән соң калып, барысын да төзәтеп чыгам. Нурия апа миңа караганда да күбрәк сөенә:

 Менә син аңладыңмы инде ни өчен «ике» леләр куймаганымны, энем? Чөнки «бер» леләрне «дүрт» легә төзәтү җиңел,  дип елмая. Их, егетләр, яратам мин Нурия апамны да, химия дәресен дә. Ә дустыма килгәндә, ул да бик талантлы кеше иде. Ул әле Зөлфөкар белән Рифкать Гомәров җитәкләгән «Саз» ансамбленә йөреп, конкурста «Пар ат» ны ике тавышка җырлап, лауреат та булды. Ул заманда андый бәяне иң яхшыларга гына бирәләр иде.

Назад Дальше