Ничек кенә аңларга?
Нигә өзгәләнә алар,
Нинди моң ул аларда?
Сандугачлар безнең иңгә
Килеп кунмас шул инде.
Сандугачны да уздырып
Язып булмас шул инде
Сандугачлар сайраганда
Акылдан яза-яза,
Шагыйрьләр шигырь язалмый,
Шагыйрьләр телдән яза.
2009
Бар бит ул!
Бар бит ул Мәҗнүн шикелле
Ярата белүчеләр:
Мәхәббәт өчен берсүзсез
Утларга керүчеләр!
Утларда янган чакта да
Ярата алучылар,
Мәхәббәт утында янып,
Тарихта калучылар!
Мәҗнүндәй тагын берәрсе
Бар микән, дип сорагыз
Әйтсәм әйтим: андый Мәҗнүн
Үзебез, дип торабыз.
2009
Әгәр Наҗар үзе исән булса
Равил Дәүләтовка
Шагыйрьләрне Ходай тудырадыр,
Һәйкәлләрне куя калганнар.
Шагыйрьлеккә лаек
Шагыйрьләргә
Һәйкәлләрне куя алганнар
Менә мин дә Дүртөйледә йөрим,
Наҗар урамыннан килешем:
Ап-ак мәрмәр Шагыйрь каршы ала
Читтә торсын алтын-көмешең.
Казанымда сагнып яшәгәнче,
Яшьләремне монда тамдырыйм
(Ярар, нинди хисләр кичергәнне
Башка шигырьләргә калдырыйм).
Дуслар идегез сез була икән
Түрә белән шагыйрь дуслыгы.
Булмагандыр рәсми дуслык кына,
Булгандыр ул күңел хушлыгы
Түрәлек ул килә-китә торган,
Ә шагыйрьлек кала. Беләсең.
Якташларың синең үзеңә дә
Шагыйрь гомерләре теләсен!
Шагыйрьләр дә бик тиз онытыла,
Синең шикеллеләр булмаса,
Әгәр шагыйрь үз якташларыннан,
Укучыларыннан уңмаса
Түрәләрнең без төрлесен күрдек
Ышан минем әйткән сүземә:
Түрәлегең китәр, игелегең
Һәйкәл булып калыр үзеңә.
Рәхмәт хисе белән киләм сиңа:
Кеше өчен рәхәт әйтергә.
Наҗар абый үзе юк бит инде
Сиңа килеп рәхмәт әйтергә.
Әгәр Наҗар үзе исән булса
Уйлап-уйлап менә торам да:
Кирәк булмас иде һәйкәле дә,
Кирәк булмас иде урам да.
20.09.09
Безнең вакыт булмады
Илебезне иле белән
Кычкыртып таладылар,
Әй кыланып күрсәттеләр,
Әй талап карадылар!
Атышса атышты алар,
Үлешсә үлештеләр,
Рәсәйнең бөтен байлыгын
Туйганчы бүлештеләр.
Юк, бүлешеп туймадылар,
Һаман урлыйлар әле,
Оялып тормыйлар әле,
Яман урлыйлар әле!..
Кемдер эләктереп калды,
Кемдер алды каерып
Хәзер инде тордың ни дә,
Тормадың ни кайгырып.
Безгә берни тәтемәде,
Безгә берни тимәде:
Үзебез сорый белмәдек,
Беркем дә, мә, димәде.
Безнең вакыт та булмады,
Без каләм очлап калдык.
Кемдер көрәп кенә алды,
Без исә учлап калдык.
2009
Сәясәт
Мәскәү безне кыса, дибез.
Кыстырткачтын, кыса ул.
Өстәвенә, кыскан чакта
Кычкырмаска куша ул.
Без, әлбәттә, кычкырмыйбыз,
Без пышылдыйбыз гына.
Ник шунда чукынышмыйлар, -
Без кысылмыйбыз гына.
Без инде йөрергә мәҗбүр
Койрыкны кысып кына.
Мәскәүләр ул югарыда
Яталар кушып кына.
Күпме җибәрсәң дә җитмәс
Мәскәү убырларына.
Риза булып кына шулай
Йөрсәк бар булганына,
Әгәр дә тыңлап яшәсәк,
Без бөтен кушканны да,
Салдырып алырлар әле
Күттәге ыштанны да.
Күпме генә кысылсак та
Киерелгән безнең түш
Кысу Мәскәүләрнең эше,
Ә кыстыртмау безнең эш!
2009
Ярдәм ит миңа, Аллам!
Бу дөньяның караларын
Мин генә агарталмам.
Каралган күңелләрне син
Ничек тә агарт,
Аллам!
Өстә куера болытлар
Мин генә тараталмам.
Кап-кара болытларны син
Ничек тә тарат,
Аллам!
Туңган, өшегән җаннарны
Мин генә җылыталмам.
Җылыга мохтаҗ җаннарны
Ничек тә җылыт,
Аллам!
Таштай каткан бәгырьләрне
Мин генә йомшарталмам.
Таш бәгырьлеләр күбәйде,
Ничек тә йомшарт,
Аллам!
Бу дөньяның бөкреләрен
Мин генә төзәталмам.
Синең генә кулдан килә
Ничек тә төзәт,
Аллам!
Күпме генә тырышсам да,
Дөньяны үзгәрталмам.
Бу дөньяны яхшы якка
Ничек тә үзгәрт,
Аллам!
Исән чакта синең алда
Бурычлы булып калмам
Дөньяны матурлыйк инде
Ярдәм ит миңа,
Аллам!
2009
Бәйрәм
Бәйрәмнәрне көтү рәхәт,
Әзерләнү ләззәт.
Көтәсең аны озаклап,
Көтәсең әз-әзләп
Көнаралаш бәйрәм хәзер,
Бәйрәмгә без оста!
Тик шунысы: ни өчендер
Бәйрәмнәр бик кыска.
Юк, юк, озыннары да бар:
Атна, айлыклары
Бәйрәмнәргә китеп бара
Илнең байлыклары.
Җырла да бие, күңел ач,
Аракыда коен!
Бәйрәм итүләре рәхәт,
Бәйрәмнән соң кыен
Бәйрәм итәргә дигәндә,
Җаен без табабыз
Бәйрәмнәрдән арынганда
Эшләп тә алабыз.
Иртән эшкә ашыгабыз,
Торып көчкә генә.
Бәйрәмнәргә түзгән халык
Түзәр эшкә генә.
2009
Син үзеңчә яратырга хаклы!
Күренекле рәссам Илдар Зариповка
Җәмгыятьтә шундый хәлләр бара
Син, билгеле, берни белмисең.
Бу дөньяның ыгы-зыгысына
Төкереп кенә дә бирмисең.
Син безне дә хәтта аңламыйсың,
Үзеңне дә авыр төшенү.
Минем өчен, әйтик, ерунда ул,
Уендыр ул сурәт төшерү
Беркемне дә син кабатламыйсың,
Үзеңне дә кабатламыйлар.
Дөресрәге, кабатлый алмыйлар,
Тумагандыр әле андыйлар.
Синең төсләр борынгыдан килә,
Киләчәктән килә ул төсләр.
Табигатеңне дә күргән төсле
Кайсы якта икән ул төшләр?
Мин яраткан хатын-кызлар түгел
Сурәтләреңдәге хатыннар
Син үзеңчә яратырга хаклы,
Ничек ясасаң да хакың бар!
Мин күрмәгәнне дә күрәсең син,
Мин тоймаганны да тоясың.
Ни булса да, сурәтләреңне син
Күңелләргә уеп куясың.
Әллә үзең шундый сәерме син?
Әллә соң без шундый сәерме?..
Киндереңә төшкән һәрбер төсең
Хәерлегә булсын, хәерле
Яшисең син Илдарстан дигән
Тылсымлы бер татар илендә.
Мин ул илне бик күптәннән беләм:
Булганым бар анда минем дә.
18.12.09
Нигез елый
Татарның атаклы шагыйре
Рәдиф Гаташка
Килеп төштек авылыңа,
Синең туган Марсыңа
Тик нигәдер каршыларга
Чыкмадылар каршыңа.
Сезнең өйгә килеп җиттек:
Капкагызда бик-йозак.
Туган өеңә кералмый
Басып тордың бик озак.
Койма өстеннән керергә
Никтер җөрьәт итмәдең
«Ач, Гаташның малай чагы,
Ник капканы бикләдең?»
Дидем дә мин эчтән генә,
Тик капка ачылмады.
Элек була торган иде
Капкалар ачылмалы
Хәлләреңне бик тә аңлыйм,
Аңлыйм мин, их, Гаташ дус!..
Сукмагыңны үлән баскан,
Син үскән ихата буш
Бакчадагы алмалар да
Беткән инде коелып.
Туган өең безнең якка
Карап тора боегып
Син ниләр уйлагансыңдыр?..
Миңа бик авыр булды.
Исемдә үземнең нигез,
Үземнең авыл булды
Исеңдәдер, Сибгат Хәким
(Бик хәтерлим үзем дә):
«Нигез елый», дигән иде
Үзенең нигезендә.
Аксакал бик ихлас иде,
Ул аны нигезләде
Елап ята шагыйрьләрнең
Күпме буш нигезләре?!
Нишләп яталардыр инде
Безнең ятим нигезләр?
Безнең ятим нигезләрне,
Без киткәчтен, кем эзләр?
Кем эзләсен, кемгә кирәк
Безнең газиз нигезләр?
Бераздан Вакыт аларны
Туфрак белән тигезләр
Кузгалдык Нигезеңә син
Карадың бер каерылып.
Туган өең ничә кабат
Кала шулай аерылып
Нигезен, без генә түгел,
Күпләр ташлап киткән шул
Нигез елый икән шул ул,
Елата да икән шул!
13.10.09
Хәйдәр Бигичевның туган авылы Чүмбәлидә
Синең белән кунак булган идек
Авылымда, башкорт илендә.
«Синең белән безнең авылга да
Бер кайтырбыз әле!» дидең дә
Кайталмадык, Хәйдәр, булмады шул.
Мин кайттым да, син бит кайтмадың:
Син генәме әллә кайталмадың,
Мин генәме әллә тапмадым?!
Мишәр илләрендә синсез генә,
Синсез генә узды бәйрәмең.
Күңелдәге яраларны, Хәйдәр,
Синең җырлар белән бәйләдем.
Синең җырлар, Хәйдәр, һәр татарның
Бәгыренә кереп уелган
Синең бәйрәмеңә тирә-яктан
Нижгар татарлары җыелган:
Үзең кебек чибәр, кызу канлы,
Үзең кебек таза мишәрләр.
Һәрберсенең, беләм, үз дөньясы
Синсез генә менә нишләрләр?
Дөнья булгач, шундый чаклар була
Күңелләрдә утлар сүнгәли
Синең тавышыңны ишетүгә
Балкып китте бөтен Чүмбәли.
Тыңлап торам синең җырларыңның
Күңел кылларымны какканын
Чүмбәлигә синең җырлар кайтты,
Үзең генә менә кайтмадың.
12.12.09
Чамасын белми генә
Безгә эчәргә кушалар,
Этлек эшләргә кушалар
Чамасын белеп кенә.
Ямьсез булырга кушалар,
Юньсез булырга кушалар
Чамасын белеп кенә.
Алайса, алдыйк, алдашыйк,
Туйганчы урлыйк, урлашыйк
Чамасын белеп кенә.
Көн дә бәйрәм, мәҗлес ясыйк,
Бирән кебек эчик, ашыйк
Чамасын белеп кенә.
Ул чагында болай эшлик:
Алкашлар хәленә төшик
Чамасын белеп кенә.
Дуңгыз кебек аунап ятыйк,
Берәр ярты даулап ятыйк
Чамасын белеп кенә.
Алайса, телдән языйк без,
Алайса, илдән языйк без
Чамасын белеп кенә.
Барсына да чыдыйк әйдә,
Кешелектән чыгыйк әйдә
Чамасын белеп кенә
Юк, иң яхшысы, яратыйк,
Мәхәббәт өчен җан атыйк
Чамасын белми генә.
Җирдә кеше булып калыйк,
Игелекләр кылып калыйк
Чамасын белми генә.
Йөзебезне саклап калыйк,
Үзебезне яклап калыйк
Чамасын белми генә.
Үзебезне хөрмәт итик,
Халкыбызга хезмәт итик
Чамасын белми генә.
Мәхәббәтнең чамасы юк,
Мәрхәмәтнең чамасы юк,
Әйтсә дә кем ни генә
Яшәмик без имгәк булып,
Яшик олы милләт булып
Чамасын белми генә.
2009
Үзгәрүен үзгәрдек
Безне хәзер тыеп булмый
Авызлык белән генә.
Буйсындырып булмый безне
Явызлык белән генә.
Җиңеп булмый безне терсәк
Йә беләк белән генә.
Җиңеп була безне хәзер
Ак теләк белән генә.
Безне яулап алып була
Мәхәббәт белән генә.
Теләктәшлек, дуслык белән,
Мәрхәмәт белән генә!
Заман үзгә, Казан үзгә, -
Үзебез дә үзгәрдек
Тезләндек без, ләкин торып
Басар өчен тезләндек!
Ә моннан соң, белмим әле,
Түзәрбезме тезләнми?!
Без күптән үзгәрдек инде
Мәскәү генә үзгәрми.
2009
Мине генә яраттың син
Мине син генә яраттың,
Син генә кадерләдең.
Минем өчен генә синең
Өзелде бәгырьләрең.
Минем өчен генә түктең
Син бит күз яшеңне дә.
Яратуыңнан оныттың
Син бит үз яшеңне дә.
Гомер буе мине көттең,
Минем өчен яшәдең.
Мине көтеп картаймадың,
Мине көтеп яшәрдең
Миннән генә оялдың син,
Миннән генә тартындың.
Миннән генә тартынсаң да,
Миңа гына тартылдың.
Миннән генә сөю көттең,
Мине генә сагындың.
Табынырлык булмасам да,
Миңа гына табындың.
Башкаларга күз атмадың,
Атсаң да сиздермәдең.
Миңа гына күз атсаң да,
Миңа күз тидермәдең.
Бөтен гомереңне, җаным,
Син миңа багышладың.
Әйтсәм әйтим: мине сөеп,
Тамчы да ялгышмадың.
Мин үзем дә сине, җаным,
Синнән ким яратмадым.
Сиңа дигән хисләремне
Чәчмәдем, таратмадым.
Көн дә йөри алмасам да
Алдыңда биеп кенә,
Саклап тоттым сөюемне
Тик сиңа диеп кенә
Яратыштык, яраттык без
Уң кылсын ахырын да!
Мин бит синең Мәҗнүнең дә,
Мин синең Таһирың да
19.01.10
Шагыйрь изге җирдә туа
Чын шагыйрьне тудырган җир
Булмыйдыр ул гади җир.
Изге җиргә саналырга
Тиештер ул андый җир.
Аның сере туфрактандыр,
Һавадандыр, судандыр,
Ырудандыр, нәселдәндер
Шагыйрьлек ул шуннандыр.
Ни генә булса да, бу җир
Тудырган шагыйрь улын.
Шагыйрь туган көннән алып,
Ул инде изге урын!
Юк, ул изгегә әйләнү
Шагыйрь үлгән көннәндер
Тик шагыйрьләр күп тә бит ул,
Изгеләре меңнән бер.
Шагыйрьне изге итүче,
Мөгаен, Ходайдыр ул!
Шагыйрь изге җирдә туа
Мөгаен, шулайдыр ул.
15.01.2010
Туфан туган көнне ел да буран
Ирек Киньябулатовка
Туфан бәйрәменә буран көнне
Килеп төштең, Ирек, бу юлы.
Ах, буранлы, җилле, давыллы шул
Шагыйрьләрнең шигъри бу юлы.
Казаннарда күз ачкысыз буран,
Казаннарга юллар ябылган.
Юллар ябылса да, вакытында
Килеп җиттең Уфа ягыннан.
Егерме ел элек синең кебек
Килгән иде Наҗар ага да.
Бураннарда юлда йөрүләре
Җиңел булмагандыр аңа да.
Чакыргандыр аны Туфан рухы,
Түзмәгәндер шагыйрь җаны да
Сине каршы алган кебек, Ирек,
Каршылаган идем аны да.
Ак чәчләрен җилфердәтеп, Наҗар
Килеп кергән иде буранда.
Бураннарны без сизми дә идек,
Казаннарда Наҗар булганда.
Казанга ул гел тартылып торды,
Туфанны ул үлеп яратты
Синең килү күңел түрендәге
Хатирәләремне яңартты.
Наҗарныкы кебек ап-ак буран,
Ирек дустым, синең чәчең дә.
Туфандагы, Наҗардагы чәчләр
Килешә ул синең яшеңдә
Туфан безне бәйрәменә җыйды,
Күңелләрдә шигъри туганлык!
Безнең җаннарга да аз булса да
Күчәр әле, күчәр Туфанлык
Акланыплар, сафланыплар китә,
Күңелебез «Туфан» дисәләр
Уфалардан тагын кемнәр килер,
Кем каршылар, әгәр килсәләр?!
Ә шигърият әле яшәячәк,
Ә бәйрәмнәр әле булачак!
Туфан шигырьләре давыл булып,
Буран булып җанга тулачак.
Туфан әле һаман тынгы белми,
Шигырь дигән бакый юлда ул
Туфан туган көнне ел да буран
Туфан туган көнне җил-давыл
20.12.2010
Казанга киләләр генә
Марат Кәбировка
Син чыннан да шагыйрь икән:
Казанга күчеп килдең;
Син Сөн белән Агыйделне,
Иделне кичеп килдең.
Син гүя Уфадан түгел,
Син гүя күктән иңдең.
Казан, белмим, көткәндерме?
Мин күптән көткән идем.
Шагыйрьгә Казан кирәк шул,
Казанда кайнау кирәк.
Казанның юллары тайгак
Ничек тә таймау кирәк!
Бик җиңел булмас, билгеле,
Казанга көйләнүе,
Җиңел булмас Агыйделдән
Иделгә өйрәнүе
Монда башка тирәлек шул,
Монда башка тирәнлек.
Башка төшкәч, өйрәнерсең
Барыбыз да өйрәндек.
Казан ул бик кырыс шәһәр,
Казан ул гүзәл шәһәр.
Моннан соң да шагыйрьләрне
Казан үзенә дәшәр!
Казан мең шагыйрь шәһәре
Мин үзем меңенчесе.
Бераз гына соңга калдың
Син мең дә беренчесе.
Килеп дөрес эшләгәнсең
Казан тарта инде ул;
Казаннарга тартылулар
Һаман арта инде ул!
Казаннан башка безне бит
Беркайда да көтмиләр
Казанга киләләр генә,
Аннан кире китмиләр.
8.10.09
Чакырмасагыз да кайтам
Илешнең элекке түрәләренә
Якташларым кайтып тулган
Бәйрәм икән Илештә!
Кайттым мин дә Илешемә,
Чакырмаган килеш тә.
Чакырмасагыз да кайтам,
Мин монда кунак түгел.
Яисә моннан куылган
Ниндидер кулак түгел.
Кулаклар да кире кайта:
Шулай булырга тиеш!
Якташларның һәммәсен дә
Сыйдыра бит ул Илеш!
Чакырмагыз Илешемә
Мин артык кашык түгел.
Илешкә минем шикелле
Берәү дә гашыйк түгел!
Мин Илешкә җырлар язам
Үзәкне өзәрлеген.
Шул җырлардан белә халкым
Илешнең гүзәллеген.
Чакырмагыз бәйрәмнәргә,
Чакырмагыз кунакка!
Мин Казанда гына яшим,
Китмәдем мин еракка.
Борчылмагыз чәйне дә мин
Эчәм әнкәй янында.
Кайткан саен җырлап тора
Самавыры аның да.
Мин кунакка диеп кайтмыйм,
Мин кайтам үзебезгә!
Мин оялмыйм, кыенсынмыйм
Карарга күзегезгә.
Чакырмасагыз да кайтам,
Бик сагынган чагымда
Сез генә түгел бит әле
Минем туган ягымда.
Туган җирләремә кайтам
Мине беркем тыялмый,
Илешемнең ишекләрен
Беркем бикләп куялмый
Кайтам бит мин үз илемә,
Үз җиремә бирегә.
Үз җиремне беркемгә дә
Җыенмыйм мин бирергә.
Туйганым юк Илешемнең
Җиреннән, суыннан да.
Кайтам әле исән чакта,
Кайтырмын соңыннан да
11.10.09
Күрдем инде, Күрдем
Башкортстанның халык шагыйре
Әнгам Атнабайга
Күрдемеңне мин, ниһаять,
Күрдем инде, күрдем
Күрдемеңнең капкасыннан
Кердем инде, кердем
Урамнарыннан берүзем
Йөрдем инде, йөрдем
Бәхәсләшмим, иң шәп авыл
Күрдем инде, Күрдем!
Син булмагач, бәгырьләрне
Телдем инде, телдем
Җаннарымны җырларыңа
Төрдем инде, төрдем
Нигә шагыйрь булганыңны
Белдем инде, белдем.
Аның бөтен сәбәпчесе
Күрдем инде, Күрдем!
Депутатлар өмәдә
Депутатлар өмә ясый
Лядской бакчасында:
Көрәк, сәнәк, тырма, капчык,
Себерке барчасында.
Кулларында бияләйләр,
Кыяфәтләре җитди.
Депутатларга нәкъ менә
Шундый җитди эш җитми
Депутатлар яфрак җыя:
Яфраклары сап-сары.
Көчкә-көчкә генә чыдый
Көрәк, сәнәк саплары!
Депутатлар яфракларны
Себерә, җыя тора
Көзге җилләр яфракларны
Һаман да коя тора.
Яфраклар коелыр әле
Киләсе елларда да,
Коелырлар газоннарга,
Коелыр юлларга да
Депутатлар курыкмыйлар
Эштән дә, кыеннан да
Депутатлар эшсез тормас,
Яфраклар коелганда.
17.10.09
Кеше булу
Балалар шигыре түгел
Без бернигә ярамыйбыз,
Эшкә генә ярыйбыз:
Ат урынына эшлибез
Һәм эт булып арыйбыз.
Көчсезләргә әтәч кебек
Очып-очып кунабыз.
Берәр гаебебез булса,
Шундук песи булабыз
Көчек булып өрәбез без,
Елан булып чагабыз:
Кешелектән чыгуларның
Төрле юлын табабыз.
Ябалактай акыллы без,
Ишәк кебек аңгыра:
Ишәклек һәм аңгыралык
Кайчакта таң калдыра?!..
Кеше булу күбебезнең
Килми шул көчебездән:
Тыштан арыслан булсак та,
Бозау без эчебездән.
Маймыл булып кыланабыз,
Дуңгыз булып эчәбез
Хайван дәрәҗәләренә
Киләбез дә төшәбез.
Кош-корт, җәнлек, йорт хайваны
Кая гына карама!
Кайчагында кешеләр дә
Очрап куя арада.
Кеше булып туу бер хәл.
Тугачтын, димәк, әле
Кеше булып яшәргә дә
Кирәк шул, кирәк әле!
7.10.09
Шул менә
Сагынам яшь чакларымны,
Сагынам бертуктамый.