Үз туксаным туксан / Моя правда - Афзал Гамил 6 стр.


Менә план тулып китте, сөбханалла!


Давай сюда хәзер күчмә Кызыл байрак,

Өелеп кенә премия килер җайлап,

Акылсызлар кәеф бозып тирен түксен,

Минем өчен балда-майда гомер үтсен!»


Өстән килгән яңа фикерләрне «яклап»,

Тыныч кына симерде ул өстәл саклап.

Астан килгән тәкъдимнәргә каш җыерды,

Ни чортына симертәләр бу сыерны?!

Мәүҗидәттәй

Мәүҗидәттәй күршеләрен күзли,

Сөенгәнен сизми.

Иртүк торып өйдән өйгә йөри,

Яңа хәбәр сөйли.


 Бибиәсма кичә, ун сум акчам

Төшеп калган, диде.

Ачык авыз, Ходай белми салса,

Белеп алган инде.


Сәхипҗамал сыеры яхшы иде,

Кинәт үлеп киткән.

Сәхипҗамал ак май ашый иде,

Инде рәхәт микән?!


Бибинурның ире бик тә күркәм,

Бик тә уңган икән:

Бибинурын кичә куып йөрткән,

Каеш белән теткән.


Кадыйр картның кызы елап керде

Яшь кияве куган.

Мин мин микән, диеп йөри иде,

Илла әйбәт булган!


Мәүҗидәттәй ята, күп тикшереп

Йөреп салкын тигән.

Дүрт күршесе, коймак, шәңгә пешереп,

Хәл белергә кергән.

Шигъри протокол авторына

Ак келәтнең келәсен

Элә белми эләсең;

Рифмаланган речеңне

Кем укыр дип беләсең!


Бирге якта бер миләш,

Аргы якта алмагач;

Көчәнсәң дә, мышнасаң да,

Булмый инде булмагач.


Ак күгәрчен ак була,

Күк күгәрчен күк була;

Такмагыңны озын язсаң,

Гонорары күп була.

Вохмяков мистер булып карады

Вохмяковны ун ел укыттылар,

Аңлы кеше булсын, диделәр.

Затлы-затлы кием кигезделәр,

Белем,

Һөнәр,

Хокук бирделәр.


Менә сиңа

Иксез-чиксез Ватан,

Әтиләрнең каны тамган җир,

Үз бурычын үтәп, гүрдә яткан,

Бабайларның даны калган җир.

Кара, егет, туган якларыңа,

Көлеп тора сиңа башкала.

Күпне күргән иске ташларында

Ленин баскан эзләр саклана.


Болытларны ярып галәмгә оч,

Диңгез төбенә төш, теләсәң.

Бары да сиңа,

Елга, тауларын коч,

Җир җәннәте булыр, бизәсәң


Лампочкалар тотып,

Комбинезон киеп,

Шахта буйлап йөргән көенчә,

Җирән яллы башын түбән иеп,

Җилле егет уйлый үзенчә:

«Ни күрәм мин бу шахтага төшеп,

Тирән базда юеш ташкүмер.

Легковойда очып,

Кызлар кочып,

Күңел ачып үтсен яшь гомер!»


«Тын океан ярында зәңгәр вилла,

Чәчәкләргә күмелеп утыра.

Шул виллада биеп рок-н-роллга,

Виски эчеп яту ни тора!

Банкир кызы сиңа гашыйк була,

Банкысыннан чәлдер миллионлап!

Анда сиңа «Волга»-фәлән түгел,

Ялтыр-йолтыр иткән «Кадиллак!»


О кэй!

Культура ул гуд бай, модерн, дип,

Олл райтт, дип сөйли белүдә,

Гарсоннарга учлап доллар сибеп,

Зәңгәр ыштан киеп йөрүдә.

О кэй!

Вохмяковның һич тә күңеле тынмый,

Күңел белән инде нишләргә!

Тын да алмый

«Би-би-си» не тыңлый

Көмеш кебек зәңгәр кичләрдә.

Ач кандала кебек сырыша иде

Чит илләрдән килгән утильгә,

Мефистофель кебек елмайды да

Турист булып китте чит илгә.


 Хелло,  диде качак янкиларга,

Совет белән килешеп булмады.

Мин, Кизилдан килгән стиляга,

Тәбрик итәм сезнең дөньяны!

Рюмка тотып дәвам итте качак:

 Сездә, хелло, тормыш бик яхшы,

Берәр ничек оста бизнес ясап,

Капиталист булып булмасмы?


Мистерлар әдәпле елмайдылар:

 Без сине миллионер итәбез,

Без бит сине, өзелеп яратабыз,

Зар-интизар булып көтәбез.

Кадерле кунак син, мистер Вохмяк,

Ирекле дөньяны күрерсең.

Тәпиләрең белән алтын таптап,

«Кадиллак» та гына йөрерсең.

Кипарислар үскән су буенда

Ак мәрмәрдән вилла салырсың.

Ну биш-алты миллион бирнә белән

Рокфеллерның кызын алырсың.

Анда-санда, рок-н-роллга биеп,

Коктейльләр эчеп һәр чакта:

«Америка яхшы,

Гуд бай!» диеп,

Гомер буе тирбәл гамакта!


Вохмяковка бу сүз бик ошады,

Кәефе килде,

Авызы җәелде:

«Минем өчен үлеп тырышалар,

Америкалылар шәп инде!»

Юан сигара каптылар

Мистерлар,

Карта янына бастылар

Мистерлар.

 Күз салчы, Вохмяков,

Күгәрчен:

Менә бу СССР,

Күрәмсең.

Күрсәтчәле безгә, зирәк олан,

Каләм белән төртеп картада:

Кайда сезнең ерак оча торган

Матур ракеталар ясала?

Күрсәтчәле безгә, Вохмяк туган,

Кадерле дустыбыз хәзергә,

Атом бомбалары тып-тын торган

Романтичный урын кай җирдә?


Әгәр белсә,

Шундук уйнап-көлеп

Сөйләп бирер иде, чатнатып

Кәбестәгә баккан кәҗә кебек,

Авыз ачып калды Вохмяков.

 Хелло, модерн,  диде,

Ык-мык итте,

Башка бер сүз әйтә алмады.

Мистерларның бик нык кәеф китте,

Мистерларның йөзе каралды.

 Ял итеп тор бераз,

Хәл җый,  диеп,

Күрешербез,  диеп,  иртәгә,

Хром итек белән артка тибеп,

Йодрык белән салып җилкәгә,

Бер «вилла» га кертеп җибәрделәр,

Салам матрас тулы кандала

Примечания

1

Шигырьнеңмоннан соңгы өлешен шагыйрь Салих Баттал язды. (Авт. искәр.)

Назад