Һашим. Начар дип уйлыйм. Гомумән, мондый яман чир халыкта, байлар белән ярлылар арасында ризасызлык тудыра. Минемчә, депутатлыкка кандидат кешене регистрациягә алганчы, иң башта медкомиссия аша аның психикасын, акыл камиллеген, сәләтен белергә кирәк. Мандат тикшерүен җентекләп уздырырга. Ул нинди кеше? Үткәне ничек? Ул депутат булып эшли аламы? Криминаль группаларда булмаганмы?
Нәфис. Аның өчен махсус закон кирәк бит.
Һашим. Думада шул законны алар үзләре чыгарырга тиеш. Президент чыгарырга.
Нәфис. Шулай булмаганда?
Һашим. Аннары дәүләт җитәкчелегендә дә үз мафиясе чәчәк атачак.
Нәфис (үз-үзенә). Инде атмый микән ул?.. (Пауза.) Һашим абый! Менә без, кайчан да булса, үз дәүләтебезгә ирешә алырбызмы икән?
Һашим. Мөстәкыйльлеккә омтылыш, аңа әзерлек эшләре алып бару киләчәк өчен кирәктер дип уйлыйм. Шулай да Ярар, суверенитетка карап хезмәт хаклары вакытында түләндеме? Пенсияләр вакытында бирелдеме? Юк. Суверенитетка карап караклык, бандитизм кимедеме? Эчүчелек, наркомания кимедеме? Юк. Чикләнгән телебез үстеме? Без барыбер кемгә булса да сатылабыз
Нәфис. Бу сатылудан, яраклашудан котылып булмыймы? Кайчан да кайчан без кулыбызга эләккән балыкны кире җибәрүдән туктарбыз?!
Һашим. Өстән әмерне кем ничек бирә бит? Милләтләргә тигез караш тудырылса, бәлки Вакыт күпме инде?
Нәфис. Унберенче ярты.
Һашим. Миңа да кайтыр вакыт җиткән. Хәзер бергә китәрбез, машинаны тегендәрәк, яр читендә калдырган идем
Һашим белән Нәфис җыенып китәләр, пәрдә ябыла.
Бишенче күренеш
Район хакимияте башлыгы үз бүлмәсендә сайлау алды уңаеннан хуҗалык җитәкчеләренә күрсәтмәләрен җиткерә. Рәсим Юлаевич өстәл артында урынбасары Сибгатуллин белән янәшә утырган. Сәхнә читендәге урындыкларда хуҗалык рәисләре дә бар. Бер читтәрәк район газетасы мөхәррире Нәфис тә кулына блокнотын тотып утырган.
Тукбаев (басып). Җәмәгать! Мин бу чыгышка өч көн әзерләндем, репетиция ясадым Әгәр дә кем дә кем бу сайлауларда Эльс Елесевка каршы тавыш бирә, димәк, ул кеше безнең Байтирәк районын яратмый. Безнең район ил масштабында бер бөртек кенә. Шуңа да карамастан безгә йөзебезне кызартырга ярамый, әйткәнне үтәргә кирәк. Өстә безнең район өчен тырышалармы? Тырышалар. Акчасын бирәләрме? Бирәләр. Министрлыклардан да, экология фондыннан да, тегеннән дә, моннан да. Безне бер җирдән дә борып кайтармыйлар. Моны сезгә аңларга кирәк. Минем берегезгә дә каршы килгәнем булмады. Ә сез узган сайлауларда миңа каршы килдегез. Моңарчы булган аракы чиратларын, бер кап чәйне икегә бүлгән көннәрне онытсагыз, коммунистлардан Югановны сайлагыз Үзгәртеп кору вакытында кем начар яши башлады? Аңлагыз Чәчәк апа тик ятмый, ул коммунистлар партиясенең ышанычлы вәкиле. Узган сайлауларда монда утырган кешеләрнең барысын да сыртына салды. Юкса ул хаклы да түгел Эльс Елесевка альтернатива юк! Исемлектә ике кандидатура бара: Юганов һәм Елесев. Сүз Елесевны сайлау турында гына бармый, демократияне сайлыйбыз!.. Кем коммунистлар яклы, рәхим итеп, Югановны сайлагыз! Ләкин миңа кыю итеп әйтегез. Чәчәк апа әйтте бит. «Я за Юганова!» диде. Басыгыз да әйтегез. Ул чагында сез минем командада була алмыйсыз Мин кистереп әйтәм: «Мин демократия өчен!»
Нәфис (үз-үзенә). Димәк, Тукбаев өстән катгый күрсәтмә алган. Ул Хан Баевич йөкләмәсен ничек үтәргә тырышмасын инде?
Тукбаев (тавышын күтәрә төшеп). Йокласагыз булмый. Узган сайлауларда милиционерлар пистолетларын тотып йоклады. Мин аларны сәгать өчтән торып уяттым. (Пауза.) Чәчәк апа ишеләр йокламый. Алар һәр ишекне кагалар, керәләр, аңлаталар. Антипропаганда алып баралар! Алар бер кесә борчак өчен утырткан көннәрне онытканнар. Безнең авылның амбар мөдире Ширин абый бар иде. Ул: «Ашлыкны кесәләренә яшермәделәр микән?» дип, хәтта хатын-кызларның бөтен җирләрен дә капшап карый иде. Ә безгә, амбарга керсәң, сыртыңа таяк төшә. Шуларны сагындыгызмы? Эльс Елесевны сайларга кирәк түгел чагында киресен эшләүчеләр дә булды Хәзер сәясәт үзгәргәч, Үзәк белән мөнәсәбәтләр яхшыргач, алар безгә ярдәм итә башлагач, шул казанышларны бер көндә юкка чыгарып ташлыйкмы? Менә килер коммунистлар, табышларны урталай бүлә башларлар Әйтерләр, Байтирәкнең «Сельхозтехника» урамындагы Горячевка: «Монда синең бер йортың бар, Суширмәдә ике катлы икенче йортың кукраеп утыра, анысын Шишкановка бирик, аныкы начар икән», диярләр. Бу сезгә дә, миңа да кагыла..
Нәфис (үз-үзенә). Кагыла шул Сез дә бит шул партиянең ышанычлы вәкиле, почётлы гражданины идегез. Җил авышкач, кыйблагыз үзгәрде дә куйды. Җил тагын авыша калса, партбилетыгызны кире шүрлектән эзләп табарсыз әле!..
Тукбаев. Мин күп илләрдә булдым. Америкада да, Румыниядә дә, Финляндиядә дә, Австралиядә дә. Барысын күрдем. Социализмда яшәү дөрес булса нигә без Канадага, Швейцариягә караганда яхшырак яшәмибез? Алар безнең кебек кенә эшләми, плюс бишлегә эшлиләр, плюс унлыга яшиләр. Менә сезгә дөрес юл демократия!.. Бу сайлауларда ничек кенә кыен булмасын, мин дә үземчә «сайлау» уздырырга тиешмен («Инеш» колхозы рәисенә мөрәҗәгать итә.) Әсгать Зәкиевич! Син аңладыңмы кем икәнеңне?
Әсгать (урыныннан торып баса). Аңладым, Рәсим Юлаевич, аңладым. Малаем туса, «Эльс» дип исем кушачакмын
Тукбаев. Нәрсә, нәрсә? Син кушарсың Кара аны!.. (Пауза.) Кичә безне җыйдылар. Наратлык районы башлыгы әйтте: «Өченче числода район иптәш Эльска сиксән процент тавыш җыймаса, күрсәткән хезмәтләремә карамастан, мин дүртенче числода эштән китәчәкмен», диде. Тавыш бирмәсәк, мин дә өчесеннән соң эшкә чыкмыйм. Сәнәк тотып эшләячәкмен (Пауза.)
Нәфис (үзалдына). Тоттырырсың Тукбаевка сәнәк! Властьның «тәмен» белеп, «Мерседес»ка менеп атлангач Тәмле ашаудан биздерерсең байны. Сәнәк тотарга теләсәң, болай еландай өтәләнер идеңме?
Тукбаев. Димәк, мине халык хөрмәт итми, мин үземне раслый алмыйм, недостойно дип саныйм. Өченче числода сиксән процент тавыш җыймасам, мин бер минут та эшләмәячәкмен. Вәт шулай, Әсгать Зәкиевич Кем демократиягә каршы, ул кеше монда утырып торырга тиеш түгел Мин сезне минем партиядә дип саныйм «Әгәр дә рәис оятсыз чиновник икән, сайлау участогына кешеләрен китерә алмаган икән, сыерларыннан егермешәр килограмм сөт сауса да, өчесенә кадәр эшендә тотмаска», диделәр. Мин ант итеп кайттым. Миңа барысын да әйттеләр: «Акча сораганда әйбәт сорыйсың бит син», диләр. Миллионлап акчалар алып кайтабыз. Юмалый-юмалый, юа-юа Министр Башаров артында әйтәләр: «Акча сораганда безнең белән, ә сайлауларда икенче җыр җырлый», дип. Аппараттагы Фәрзи Морзаевич та: «Акчаны Югановтан сорагыз», дип әйтә, ди Менә шулай. Бу бик җитди эш! Әгәр бу сайлауларны лаеклы уздырсак, яшәргә өметләр зур (Кабынып китеп.) Коммунистлар килсә «Мерседес»та йөрерсез аннары. Юк, берегез дә йөри алмас, бер кем дә! Без «Мерседес»ларны әкренләп әле беребезгә, әле икенчебезгә сатып алдык (Кульяулыгы белән тирен сөртә.)
Нәфис (үзалдына). Алдыгыз шул, алдыгыз. Әле дә ала торасыз Буразнага бөкресен бөккән колхозчыга хезмәт хакы түли алмасак та. Җәяү йөргән мөхәррирең яныннан да «Мерседес»та туктамый гына выжт итеп узып китәсез. Нишлисең, «демократия»
Тукбаев. Юганов килсә, ул машиналар беркемдә дә калмаячак. Шулай бит, Алия Тутаевна?
Купшыланып утырган Байтирәк авыл Советы рәисе Алия, үзенә игътибарны зур дәрәҗә санап, торып ук баса.
Алия. Бик дөрес әйтәсез, Рәсим Юлаевич. Мин сезнең фикерләрегез белән йөз дә ун процентка килешәм Хак сүзгә җавап юк, диләр. Сүзләрегез алтын, бик тә үтемле аңлатасыз
Тукбаев (бераз канәгать кала төшеп). Ирешкәннәрне бетерергә калгач, бер атна җитә ул Аннары күтәреп йөрерсез акчагызны, «бер шешә аракыга малайны өйләндерәм» дип. Атналар буе чиратта торырсыз. Тордык бит, шуларны сагынасызмы?.. Аңлагыз, тагын коммунистлар килсә, бер ун елдан мәчет тә калмаячак. Күпме татар, мөселман баласын сөннәткә утырта алмый азапланды. Болар күңелле әйбер түгел. Шул көннәрне сагынасызмы? Аңлагыз, болар миңа кирәк түгел, мин «коммунизм» чорында да начар яшәмәдем
Нәфис (үз-үзенә). Ярашкан бай начар яшимени ул?..
Тукбаев. Аңлагыз, власть җиңелми ул!.. Власть Елесевта! Ул җиңелмәячәк! Әгәр без аны сайламасак, безнең республика рейтингы төшәчәк. Сайлау нәтиҗәләрен карыйлар да беләләр: кем кызыл зонада, кем яшелдә? Моны өстәгеләр күрә. Кызыл зонага эләгәсегез киләме? (Пауза, дәшүче юк.) Без чак кына кызыл зонадан чыктык. Сез бүген кызыл зонада йөргән булыр идегез «Коммунизм» чорында двигательсез УАЗлар сатып алдык. Тегесе-монысы булмады. Үзебез, тормышыбыз яхшы, дидек. Ә чынлыкта яхшы яшәдекме соң? Кем «демократия»гә каршы, ул монда утырып торырга тиеш түгел. Без монда Чәчәк апаны чакырмадык. Аларның коммунистлар партиясе бар, бүтән урында җыела торган
Тукбаев роно мөдиренә төбәлә.
Ярми Хәмитович! Теге «атказанган» Расихыңа әйт, махмырдан айнысын. Ул сәгать тугызга кадәр йоклап, аннары дәрескә кереп чыккан булып, селкенеп йөреп кенә булмый. Аңа «глава» акча алып кайтсын, хоккейчыларга форма. Ә ул сәясәттә уйнап, шикаять язып ятсын. Имеш, президентлыкка тегесен дә, монысын да сайламыйбыз. Забастовкага өндәп, дөнья бутап ята. Имеш, хезмәт хакына аракы биргәннәр, теге дә бу. Ну и что водку дали? Акча район бурычын түләргә китте Ул акчага барыбер кибеттән аракы аласыз бит Расихыңа әйт, теләсә кемне алыштырсак та, берни үзгәрмәячәк Һәрберсенең гөнаһы муеннан Ә без сезне дә, Ярми Хәмитович, кызганабыз Син дә әүлия түгел. Акча сорарга гына булдырасың. Үзегез акча табарга өйрәнмәгән. Ә мин сезгә ялынам, кайда нинди мөмкинчелекләр бар икәнен аңлатам Син соң министрыңның туган көнен беләсеңме? Әгәр дә максатыңа ирешәсең килсә, хуҗаңның вкусын, нәрсә ашарга, нәрсә кияргә яратканын да һәм, бүләк алып, хатынының да күңелен күрә бел. Бүләк акча ул!..
Нәфис (үзалдына). Бу кадәр чын сәүдәгәр булып туарсың икән. Акча дигәндә саташыр дәрәҗәгә җитәрсең
Тукбаев (дәвам итеп). Хуҗаларыгызны кунакка чакырыгыз. Кеше күңелен күрә белергә кирәк, күчтәнәчен тыгып җибәрергә, телевизорынмы, башкасынмы! Ә сез тычкан тотмый торган мәче кебек кенә йөрисез. Күз сукырайган, колак томаланган Космоска менәргә кушмыйм бит?.. Базар ул кемнең нинди трусик кигәнен дә белергә тиеш. Ә акча күп ул, күп, аңа кул гына җитми Безнең «Чишмәлек» кунакханәсенә кайтып, кунак булып киткән түрәләрдән дә аз дигәндә дә файда кала. Әле узган атнада гына бер миллион алдык. Ә син, Ярми Хәмитович, безнең «Чишмәлек»тә сыйланган кунагың турында: «Ашаган хисабын үзенә илтеп бирәм», дигәнсең. Күрәсезме? Ну, настолько серые люди Кунак килгән, аннан күп нәрсә тора, ә ул?.. Тәгәрмәч майламыйча гына бармый. Майлый да, юмалый да, әзрәк алдый да белергә кирәк Ник эшләмибез, Ярми Хәмитович? Минем акырганны көтәсезме? Бик матур минем тавыш Миңа өстәгеләрнең һәр имзасын, печатьле кәгазен алыр өчен бер пот тоз ашарга кирәк
Нәфис (үз-үзенә). Әйе, акчасы булган кешегә бар. Миллионнар белән эш иткән монополист-чиновникларда да нәрсә генә юк. Үзара акчаларын бүлешеп туя алмыйлар
Тукбаев. Мөмкинлекләр зур, аеруча безнең районда. Рәхмәт демократиягә!.. (Йөренә, мөхәррир Нәфискә текәлеп кала.) Нәфис абый! Син «бөек» редактор, ничек кенә акыллы булма, «коммунизм»да синең бернәрсәң дә юк иде. Не имел. Үзгәртеп кору килгәч, сиңа Байтирәктә яңа фатир бирелде. Редакциягә машинасын бирергә торабыз. Рәхәтләнеп яшисең, «глава»ны да, теләсә кемне тәнкыйтьли аласың. Менә нәрсә ул демократия! Сиңа, Нәфис абый, коммунистлар чорында хәзерге кебек яшәргә ирек бирмәсләр иде. Сине бик тиз урыныңа утыртырлар иде, нибары унике сәгать вакыт бирерләр иде. Һәм син районнан йөгерә-йөгерә чыгып китәр идең. Котылдым болардан, дип. Андыйлар күп булды. Кто против района работал, ему 12 часов времени дали, он уходил бегом из района Син безгә каршы эшлисең. Газетаңда Шәмсиев мәкаләсен ник бастырдың? Ул мәкалә демократик сайлауларга каршы язылган. Имеш, сайланачак президент яшь, белемле, акыллы булырга тиеш. Имеш, бу президент пенсионерларның кассага салган акчаларын юкка чыгарды. Имеш, Елесев, ил экономикасын күтәрмәсәм, рельска ятам, дигән, алдашкан Ну, шундый җаваплы чорда мондый мәкаләне кем бастыра? Кая демократияне яклаган мәкаләң?.. Мин сине кисәттем, тагын да кисәтәм. Безнең партиягә эшләмәсәң, кит бар, тотмыйм
Сибгатуллин (Тукбаев сүзен хуплап). Нәфис абый! Шушы яшькә җитеп, сиңа акыл утыртырга вакыт инде. Синең ул өч тиенлек мәкаләң кемгә кирәк иде? Син Шәмсиев мәкаләсен газетаңда бастырып, безгә дә, үзеңә дә зыян иттең. Мин ул карт корреспондентны яхшы беләм, күптәннән языша. Аңа ничек тә ярый. Аның инде башындагы «шөрепләре» бушаган. Шизофреник бит ул
Нәфис. Анысын белмим, Фаил Минһаҗевич, корреспондент язмасы аша авторга диагноз куярга табиблык белгечлегем юк
Сибгатуллин. Ну син, Нәфис абый, сүзеңне йөз сиксән градуска борасың да куясың. Алай булмый бит инде, сәясәт уен түгел. Рәсим Юлаевич белеп әйтә, уйла!..
Тукбаев (Нәфискә дә ишарәләп). Фаил Минһаҗевич! Әгәр дә безнең район өчен кем эшләргә теләми, тот должен открыть другую газету. «Байтирәк хәбәрләре»н түгел, бүтән газетаны, башка исем табып чыгарсыннар. Бүтән җирдән финанслана торган. Нәфис абый безнең машинага утырып йөрергә җыенмасын. Бу минем соңгы сүзем. Газета безнеке, газетага без язасы килгән әйберне генә язабыз. Кем теләми, икенче газета ачыгыз. Башканы, Югановныкын, аның партиясенекен. Пусть ул «Социалистический» или «Впереди коммунизм» булсын, яки «Юный Юганов» дип аталамы? Ләкин газета, акчаны миннән алып, безгә каршы эшләргә тиеш түгел Газета безнең уң кул. Нәфис абый! Сез демократиянең нәрсә икәнен газета аша аңлатырга тиеш Дөресме, Алия Тутаевна?
Алия (торып ук басып). Бик дөрес, Рәсим Юлаевич! Сүзләрегез барысы да хак. Моннан да артыгын төшендереп берәү дә әйтә алмас (Утыра.)
Тукбаев. Менә калганнар аңлап җиткерделәр микән? Мин шуны белергә телим. Әйе, демократия безгә иң мөһимен бирде. Әгәр без туксан биш проценттан ким тавыш бирсәк, димәк, без нормаль кешеләр түгел Аңладыгызмы? Мин калада бер кеше белән очраштым, ул үзе дә зур начальник. Аны әтисе ярты яшьтә чакта ук ташлап киткән. Һәм ул хәзер шул әтисенә булышып яши. Биографиясен белгәнгә, кызыксынып сорадым: «Син ул әтиеңне ничә ел күрми үскәнсең, ул сиңа булышмаган» дидем. Ул әйтте: «Рәсим! диде. Әти миңа иң кадерле нәрсәне тормыш бүләк иткән!.. диде. Калганын үзем табарга тиеш» ди. Безгә дә демократия иң кадерле нәрсәне Байтирәк районын бирде Әгәр без туксан биш проценттан ким тавыш бирсәк, димәк, без нормаль кешеләр түгел Миңа түгел, егетләр, дәүләт Советына кирәк Безне дә анда фильтр аша уздырып чистарттылар. Өченче числода индикатор күрсәтәчәк: кемнеке яшел яна да, кемнеке кызыл!.. («Инеш» колхозы рәисенә мөрәҗәгать итә.) Әсгать Зәкиевич! Син көлмә, яхшы итеп карасаң, синең «Аудио»дан да кара еланнар чыга Вексель, акча кирәк булганда, төнге сәгать уникедә дә килеп уята идең Монда ничә килограмм сөт саву, процентлар мөһим түгел. Өченче числода «Инеш»леләр нинди төс алыр?
Әсгать. Яшел төс алырбыз, Рәсим Юлаевич, ышанып әйтәм
Тукбаев. Утыр. Болар дежур сүз булмасын Егетләр! Райондагы пенсионерлар белән дә эшләргә кирәк. Билгеле, пенсионерлар бизнесменнар кебек бай була алмый Чем богатые бизнесмены, тем богатые будут пенсионеры
Нәфис (үз-үзенә). Тот капчыгыңны! Бүгенге байдан, бизнесменнан шәфкать көтәрсең, бар! Аны эчтән туймас нәфесе кытыклап тора Депутатлыкка сайлана калганда, «сәдакасын» вәгъдә итәргә мөмкин. Аннары ул үз даирәләрен генә кайгырта
Тукбаев. Дөрес, пенсионерларны бизнесменнар белән чагыштырып булмый. Бизнесмен «Жигули»да барса, пенсионер «Запорожец»та элдертә, бизнесмен «Мерседес»та барса, тегесе ««Жигули»да тәгәри. Менә шулай, егетләр, тигезләп булмый Халык белән сөйләшә белик!.. (Пауза.) Менә мин, Алия Тутаевна, сайлауда бюллетень кәгазен алгач, име, кабинага кермим, туры урнага ташлыйм. Нигә кирәк ул? Кем керә, я так буду думать: «Әнә моны эчендәге «еланнары» кытыклый, аларны кабинага чакырды», дип. Аңладыңмы, Алия Тутаевна? Сез керәсезме кабинага, әллә кермисезме?