Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4 - Хасанов Нурислам Гаптуллович 7 стр.


Нәфис. Рәсим Юлаевич! Миңа китсәм ярыймы?

Тукбаев (кискен). Утыр!.. Менә нәрсә, Нәфис абый, теләсә нәрсә әйтегез, башымны кисәргә бирәм, властьны җиңеп булмый! Неужели син шуны аңламыйсың? Аңгыра булма!..

Нәфис (гаҗәпсенеп). Нишләгән?

Тукбаев. Ник газетаңда Шәмсиев фельетонын бастырдың? Аның яңа сайланачак президентның ничек булырга тиешлеген өйрәткән язмасы нигә кирәк иде. Мин сине кисәттем

Нәфис. Минемчә, анда бернинди сәяси хата юк, сайлаучы үз фикерен белдерергә тырышкан.

Тукбаев. Син тик кенә тор!.. (Кыза.) Абага районы ник бастырмый андый кабахәт нәрсәне?

Нәфис (уңайсызланып). Тегесен язарга ярамый, монысын, тагын ничек язаргадыр, белмим

Тукбаев. Юк, юк, Нәфис абый, бөтен әйберне язарга ярый. Ну түлке иртәгә-бүген сайлау дигән көнне шундый әйберне бастыралармы? Хотя безнең политикабыз демократия өчен булса да. Нигә кирегә сукаларга?

Нәфис. Нинди кирегә сукалау? Мин демократиягә каршымыни?

Тукбаев. Нәфис абый! Бу бит Елесевка каршы бару. Синеңчә, Юганов килсенме? Укыдык, белдек без аның кем икәнлеген. Анда намуслы бер кешене дә куймыйлар. Политика пычрак нәрсә ул. Елесевтан алып алар бөтенесе бер шайка Ә без демократия өчен, без Елесев белән контактта эшлибез Без генә түгел бит, башка районнар да бар, өстәгеләрдән гел акча соранып йөреп булмас Чебен дулап тәрәзәнең ватылганын күргәнең бармы? (Тәрәзәгә карап, йодрыкларын күтәрә һәм Нәфискә ишарәли.) Син чебен! Минем белән бергә, «без-з-з» килеп, шунда бәрелеп үләргә можем Что вы доказываете? Что мы докажем? (Ишкәевкә.) Динар Хамаевич! Кичә бер шәһәр башлыгы Алла Максимовна аппараттан елап чыкты. Үз күзләрем белән күрдем. «Все идите туда» гына дигәннәр. Кем сайламаган, аңа акча юк. Власть непобедима! Аларда корал Гомер ике килми бит

Нәфис. Шәмсиевнең ул мәкаләсендә баш китәрлек әллә нәрсә юк бит инде, Рәсим Юлаевич. Сайланачак президентның, һәрьяклап лаеклы булуын теләп, акыллы теләктәшлек белдерү генә бар. Мәкалә сездә шундый реакция тудырыр дип уйламаган идем.

Сибгатуллин (чыраен сытып, Нәфискә чекерәя). Шул мәкаләне бастырып, как будто в мировом масштабе проблема чишәсез инде Сезнең ул карт корреспондентыгызга хәзер ничә яшь?

Нәфис. Җитмештән узган. Сугыш ветераны

Сибгатуллин. Беләм мин аны, газетага күптәннән языша. Шизофреник бит ул, аңа ничек тә ярый

Нәфис. Мин белмим, кемгә ничек ярыйдыр

Тукбаев. Тукта әле, Фаил Минһаҗевич, мин аңлыйм, рас Шәмсиев язган икән начар дип, язсын. Редактор аңа җавап бирсен. Газетаның бер битендә яманласа, икенче битендә яхшылыкны язарга тиеш ул. Фәлән-фәлән дип, безнең районда үзгәртеп кору бара, дип. Җитмеш ел яшәп, «Калач» колхозында асфальт юк иде, шуны төзедек. «Калач» колхозында газ юк иде, газ керттек, дип язарга тиеш иде. Җитмеш ел коммунистлар партиясендә яшәдек, «Калач» колхозы җирләреннән кырык центнер икмәк алганыбыз юк иде, үзгәртеп кору башлангач алдык, терлекләрнең баш санын арттырдык, дип

Ишкәев (мәкерләнеп). Нәфис абый ниндидер агымга бирелгән ул. Аның районда ниндидер киңәшчесе бар. Алар шуның белән эш итәләр. Кемнәрдер котырта Ике-өч кеше алар.

Нәфис. Монысы гайбәт. Коткы таратмыйк инде

Тукбаев (кабынып китеп). Менә мин хәзер убедился Була чиста күңелле кешеләр, әйеме, була кара эчле кешеләр. Ул закон. Моны миңа бер райондаш әйткән иде. Менә бала туа, анда әле ак көч тә, кара көч тә булмый. Бер көн яши, ике көн Теле чыга. Әшәке сүзне отып әйттеме, бу ягына (кулын бер иңбашына куя) кара көч җыелды Ак көч тә шулай. Менә бер кеше агач утыртып яхшылык эшләдеме (икенче иңбашына суга) бу ягына ак көч җыелды. Кайбер кешене ак көч җиңә, кайсын кара көч җиңә икән (Тәрәзәгә карый. Пауза.) Менә ике гөлме? Син әшәке булсаң, ул да әшәке, Нәфис абый Балалар бар бит. Неужели тагын шул теге, искелеккә, коммунизм чорына кайтыйк. Коммунизм чагында джипларга утырып йөрдекме?

Нәфис (үз-үзенә). Сез үзегез ата коммунистлар идегез ич, битлекне салгач, коммунистлар начар

Тукбаев. Коммунистлар вакытында сиңа кем биргән иде фатир?

Нәфис (үз-үзенә). Күпсендең инде шул фенол исләре белән тынчыган ДСП плиталарыннан салынган өеңне. Эчендә чебен тәгәрәп үлә Сезнеке өчәү, һәрберсе ничәшәр миллионлык, халык акчасына салынган.

Тукбаев. Неужели синең менә монда (башын тукып) грамм да ми юк Эшләгәнең миңа түгел!.. Мин бүген монда, иртәгә тегендә. Мин үземә кирәген эшләгән. Минем дәрәҗәм кем алдында да җитәрлек

Нәфис (үз-үзенә). Анысына шикләнмим. Алдата торган сәүдәгәрләрдән түгел.

Тукбаев. «Байтирәк хәбәрләре» редакциясе миңа каршы эшләргә тиеш түгел. Газетаның акчасын мин биргәч, ул минем сәясәтне алып барырга тиеш. Әйтегез «сезнең сәясәтегез дөрес түгел» дип. Үзгәрәм.

Нәфис (үз-үзенә). Үзгәргән ди!

Тукбаев. Әмма ләкин исбатлагыз! Что «да», что «нет». Мин беләм Елесевның да кем икәнен Юк бит альтернатива. Һәрберсе титул өчен көрәшә. Шул ук бизнесменнар Без «социализм акыллы» дибез. Акыллы булгач, нигә әйбәт яшәмибез соң? Ялгышмагыз, Нәфис абый. Ярамый. За всё обидно, череп беткән, эшләмәгән председательләр өчен обидно Акча биргәндә бергә, сайлауларга барганда Нәфис абый каршы. Алай булмый, или до смерти, или война тек война. Мин алай тоже эшли алам. Этлеккә чисталык кирәкми. Әллә нинди нахал юлларны эшләп була Эшләмим бит. Кто не с нами, аны чорнап, болгап атмыйбыз. Әнә Абага районында андый кешене юк итәләр. Шуңа күрә аларның редакциясендә тәртип. Нәфис абый кирегә сукаласа да, без аңа яхшылык эшлибез.

Ишкәев (өстерә төшеп). Чөнки газетага тәнкыйть язар дип куркабыз.

Тукбаев. Курыкмыйм, Динар Хамаевич, мин аны теләсәм теләсә нәрсә эшләтә алам тик

Нәфис. Куркабыз

Тукбаев. Курыкмыйм

Ишкәев. Куркабыз, менә шул курыкканга күрә тимибез. Яңадан язар дип куркабыз, икенче нәрсә язар дип. Шуңа күрә шулай эшлибез.

Тукбаев. Юк, мин курыкмыйм. (Йодрыкларын төйнәп.) Мин аңа әйттем Минем икенче кулым да бар, ещё один шаг, менә үзенә карап әйтәм, әйттем дә мин аңа, «Объявляю войну» дидем. Пусть егерме процент район будет страдать, ә ул йөз процентка (Кызганнан-кыза бара.) Мин аны җир белән тигезлим. Бер редакторны ничек тә җиңәрбез Минем дәрәҗәм зуррак. Мин аны бөтенесенә каршы куям. Мин аны

Ишкәев (Тукбаевның тынычланганын көтеп алып, ялагайлана төшеп). Сез, Нәфис абый, монда урынсыз, «кеше үз фикерен белдерергә хокуклы» дип барасыз. Рәсим Юлаевичның әйткәнен дә аңлагыз. Сезгә аңларга вакыт. «Инеш» кооперативы турында язганга бернәрсә дә әйтмәдек. Дөрес, Миң Миңнуллович, Республика семинарын уздырганда, урманнан яшел чыршыларны кисеп алып төшкән дә фермалар арасына кадап куйган. Янәсе, аның фермалары арасында яшел чыршылар гына үсеп утыра.

Тукбаев. Юк, Миң Миңнулловичның бу кыек эшен язып дөрес эшләде ул. Анысы поправляет Монда бит күпкә китте. Менә хәзер, Динар Хамаевич, ике миллиард акчаны алып булмый. Ничәнче көн калага барам инде. Кичә районыбыздан сайланган депутат Фәрзи Морзаевичка кердем. Әйтәсе сүземне әйтә алмадым. Шулкадәр проблемалар күп анда. Утырдым-утырдым да чыгып китә башладым. Ул миңа: «Син нәрсәгә кергән идең соң?» ди. Мин: «Хәлегезне белергә кергән идем», дидем дә чыгып киттем. Хәзер бит шушы безнең газетаны Абага районы башлыгы Гыйльфанов тегендә алып бара да бирә. «Нәрсә соң сез безне генә ачуланасыз? Сайлауларда Байтирәктә дә кире эшләделәр бит, бөтен җирдә кире эшләделәр», дип, газетаны әкрен генә референтка кертә. Кәшиф Галиевич белән дус алар. Кәшиф Галиевич, кош тоткан кеше шикелле, аппарат җитәкчесенә керә дә: «Фәрзи Морзаевич! Монда Байтирәк башлыгы әйбәт булып йөри, үзе безгә каршы эшли. Менә нинди газета чыгарып яталар алар», дип, Шәмсиев мәкаләсен өстәленә китереп сала. Шул сүз җитә кала. Миңа да ишекләр бикләнә. Мин үзем өчен Фәрзи Морзаевичтан бернәрсә сораганым юк. «Әйдә тегеңә, әйдә моңа шалтыратыгыз инде» дип кенә үтенәм. Аны тыңлыйлар Ә синең бернигә дә ярамаган газетаң районга күпме зыян эшләргә мөмкин. Үзең дә, газетаң да файда китерми. Без синнән файда көтмибез

Нәфис. Алайса, ярар, мин начар редактор. Гел мактап кына язучы журналистны табарсыз. Мин бүген үк китәргә әзер

Сибгатуллин. Юк, сиңа бүтән язарга әйбер беткәнмени? Шәмсиев мәкаләсен бастырып, проблема чишәсеңме?

Тукбаев. Язсын. Аның җаваплы секретаре бар бит. Нәрсәне чыгарырга, нәрсәне чыгармаса икәнен әйтергә (Нәфискә.) Ярар, аңласаң аңларлык булды. Исеңдә тот, миндә көч бар. Миңа министрың сине бик яманларга маташа. «Алай түгел, аның «ский»лары бар инде, әмма ул үзе яхшы белгеч» дим. Шулай дибез, яманламыйбыз. Син мине мактап йөрергә тиеш. Минем авторитет район өчен кирәк. Менә районга ике миллиард акча алып кайтып булмый, икесен алдым, тагын икесен аласы калды. Давай редакция төзибез, урынын ачыклагыз

Нәфис. Аңлашылды. (Чыгып китә.)

Сибгатуллин. Рәсим Юлаевич! Миңа бүтән сүзегез юктыр бит?

Тукбаев. Фаил Минһаҗевич! Булачак сайлауларга әзерлек эшләрен ныклап барлап чыгыгыз. Бу җитди эш! Халык белән эшләүне, агитацияне онытмагыз

Сибгатуллин. Яхшы (Китә.)

Өстәлдә телефон шалтырый.

Тукбаев. Алло! Исәнмесез, Фәрһад Акаевич!.. Кем килә? «Россельмаш» заводының генераль директоры Пётр Анатольевич Савельев? Тәк. Әйе, кирәкле кеше. Кунак итәргәме? Бездәме? Тәк, тәк Кайчан? Бүген үкмени? Кичкә? Вакыт аз калды, өлгереп булыр микән? Тәк, тәк Ярар, Фәрһад Акаевич, тырышырбыз (Трубканы куя.) Динар Хамаевич! Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан Сөнгатов шалтыратты

Ишкәев. Аңладым, Рәсим Юлаевич!

Тукбаев. Бүгенге планнарны үзгәртми булмый инде. Безгә «Россельмаш» директоры Пётр Анатольевичны табигать кочагына алып чыгып, әйбәт кенә кунак итәргә кирәк. Мунчалар ягып, татарча күңелен күреп Калганнарын уйлашып бетерербез. Мин хәзер вертолётка заказ бирәм Динар Хамаевич! Ничек яхшырак булыр, мунчаның Аксай урманы аланлыгындагысын сайлыйбызмы?

Ишкәев. Иң кулай урын шул булыр, Рәсим Юлаевич!

Тукбаев. Аннары олы кунактан безгә дә файда тиярлек булсын инде. Безгә бит яңа «Дон» комбайннары җитми. Алар шул Пётр Анатольевич карамагында (Учын учка уып шапылдата.) Аңа кул куйдырасы хатларны да әзерләп куярга кирәк. Мунчада бераз «җеби» төшкәч, әкрен генә хатларны төртәбез үзенә Аның бер имзасы ничә миллионнарны хәл итә дә куя Бу күрешүгә яхшы итеп әзерләнергә кирәк. Күчтәнәчләрен дә онытмаска! Райпо рәисе Әхәт Хәбирович белән һәммәсен килешеп бетерегез

Ишкәев. Мин сезне аңладым, Рәсим Юлаевич!

Тукбаев. Минем әбәткә кадәр тиз генә каладан әйләнеп кайтасым бар. Без төшлектә кабат очрашырбыз

Ишкәев чыга.

(Телефон номерын җыя.) Алло, аэропорт!.. Морат, синме? Сәлам, сәлам. Ярдәм ит, важный эш бар. Министр поручениесе. Вертолёт кирәк, безнең районга «Россельмаш» генераль директоры килергә тиеш. Әйе, әйе. Күрсәтмәне үтәми булмый. Планлаштыра тор. Мин сәгать ярымнан синең янда булырмын. Очрашкач, калганын сөйләшеп бетерербез. Ә? Яхшы!.. (Телефон трубкасын куя, ашыга-ашыга китеп бара.)

Пәрдә.

Икенче күренеш

Шимбә көн. Нәфис өендә газетага мәкалә язып утыра. Бераз талчыгу сизеп, тәрәзә янына килеп баса. Тәрәзә артына ияләнгән гадәте буенча урам эте Сарбай килеп баскан. Тәрәзәне ачып, Нәфис Сарбай белән сөйләшә башлый. Эт үзе күренми.

Нәфис. Нәрсә, ачыктыңмы, Сарбай? Һайт сине Телеңне ялый-ялый, миңа койрык болгыйсыңмы? Шулай ул, тамак һәркемне биетә, бер өйдән икенче өйгә дә йөртә. Синең ише җан иясен кызгана белгәннәрдән сөяк, ит калҗасы да эләгә. Ә сараннар сине ишегалдыннан ук куып чыгаралар. Аннары син, дөньясын каргагандай, тагын ары чабасың, бире чабасың Мондый эт тормышына калырга язмасын инде!.. Син, Сарбай, кайчандыр болай урамда калырмын дип уйламагансыңдыр инде. Байтирәккә сине Австралиядән игезәк туганың Барс белән Тукбаев алып кайткан, диделәр. Нәселле эт буларак, «Барс»ны ул үзендә калдырган, сине, Сарбай, урынбасары Ишкәевкә бүләк иткән. Нигәдер син аларда яшәп китә алмагансың. Күрәсең, ул «бүләк»не чын күңелдән кабул итә алмаган Мөгаен, Ишкәев Тукбаевның үзен дә бик кабул итә алмый кебек, хәйләкәрләнеп түзә генә. Максаты башлык булыргадыр, күрәсең (Нәфис, кухня ягына чыгып, колбаса кискәләп алып килә һәм бер кисәкне, чөеп, эткә ыргыта.) Мә, тот! Туганың Барс Тукбаевларда ничек кенә сыйланмыйдыр. Аңа райпо каравылчысы Кәрим абый ярты ашханә ризыгын төяп килә. Шуңа да симергән ул. Ашатмый гына карасыннар Барсны, райпо рәисе Чуртан Әхәткә Тукбаев йодрык исен тиз иснәтер Син, Сарбай, Барс янында кечерәеп, кәрлә булып калгансың. Игезәк туганың бозау кадәр үскән, усалланган. Аңа ит калҗаларын тимер рәшәткә аша гына ыргыталар, ди. Ул үз ризыгын бүтәннәр белән һич бүлешми, ди. Мөгаен, хуҗасына охшап килгәндер. Хәер, ярлы хәлен бай беләмени хәзер «Брат братның көтү көткәненә рад» дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер Сине, Сарбай, хәзер Барс танымый да торгандыр инде. Бер кан югыйсә, иснәп тә сизәргә тиеш. Нишлисең, «дөнья иркен» дисәләр дә, ул кемнәргәдер тар булып тоела. Чөнки комсызлар туймый. Аларга гына булсын, өлешкә кермә! Бер шагыйрь абыең әйтмешли:

Тәпиеңне сузсаң да, ач хәлен тук белми шул, Сарбай. Син тәпиеңне сузарга ашыкма инде. Мә тагын бер кисәкне һап иттер (Колбаса кисәге ыргыта.) Менә шулай, ризык кадерен белмәсәң, син болай койрык болгап өтәләнмәс идең. Кар-бураннарда, җан өшеткеч салкыннарда калтырана-калтырана, ачтан төн уздырулар җиңел түгелдер сиңа. Элекке хуҗаң Ишкәев, синең типке хәлендә йөрүеңне аңласа, куып та чыгармаган булыр иде. Юктыр шул. Ул үзеннән акыллырак адәмнәрне дә яныннан тизрәк куарга тырыша. Эх, Сарбай, Сарбай, бәлки, шушы аяныч тормышың Ишкәевнең Тукбаевны өнәмәвеннән килгәндер дә. Асрамаган, үчен синнән эттән алган (Авыр сулап куя.) Ишкәев «корбаны» булырга гына язмасын инде. Ул «глава» була калса, үчен миннән башлаячак. Хәер, ни булса да, минем кендегем Байтирәккә берекмәгән. Мә, Сарбай, аша!.. (Бер кисәк колбаса ыргыта.) Күзләреңне мөлдерәтеп, тагын көтәсеңме? Юк шул бүтән, бетте, туганкай Киттеңме? Бар, бар. (Кинәт эт читкә тайпыла.) Чү! Син кемнәрнедер күреп өркедең бугай, Сарбай?

Шулвакыт ишегалды капкасыннан ике хатын-кыз сөйләшә-сөйләшә килеп керә.

Ләмига (Нәфискә эндәшеп). Исәнмесез! Редактор йорты шушы буламы?

Нәфис. Әйе.

Ләмига. Сез Нәфис Хаков буласызмы?

Нәфис. Әйе, мин булам. Әллә миңа йомышыгыз бармы?

Ләмига. Бар иде шул

Нәфис. Әйдәгез, өйгә кереп сөйләшсәк тә була.

Бүлмәгә керәләр, утырышалар.

Тыңлыйм сезне. Башта танышыйк әле, сез кем буласыз?

Ләмига. Мин Ләмига апаң булам, бу минем кызым Хәтирә. Динар Ишкәевләр килене. Мин кодагыйлары. Алар шушы Байтирәктә яшиләр. Мин үзем Курбаш авылыннан, шунда яшим. (Кызына ишарәли.) Менә карагыз инде бу балага, коры сөяккә калган, чыкмаган җаны гына бар

Нәфис. Нәрсә булды соң?

Ләмига (борчылып). Ул хатны кем язган икән?

Нәфис. Нинди хатны?

Ләмига. Менә сезнең «Байтирәк хәбәрләре» газетасында басылган бит. (Газетаны чыгарып күрсәтә.)

Хәтирә. «Байлыкка табынмагыз!» дигән хат.

Нәфис. Әйе, бар иде андый язма, басылды. Шуннан, ул хатка ни булган соң?

Ләмига. Тегеләр, кодаларны әйтәм, «ул мәкалә безнең турыда» дип баралар. Менә шушы баланы нахакка рәнҗетәләр, «син үзең язгансың» дип

Нәфис (аңлап). Мәхәббәт турындагы андый хатлар безнең редакциягә дә еш килә. Күбесе исемнәрен, адресларын күрсәтми. Күрсәтмәскә махсус та кушалар. Кияүгә чыгып, уңышсыз мәхәббәткә юлыкканнар үкенүләрен, йөрәк серләрен әнә шундый хатларда ачып салалар, бүтәннәргә гыйбрәт йөзеннән киңәш язалар. Монда кемнедер рәнҗетеп гаепләргә урын юк.

Ләмига (Хәтирәне кызганып). Моны шулай иткәннәр шул «Байтирәктә андый бүтән кеше юк, ул син генә» дип әйтәләр, ди.

Хәтирә (кабаланып). Әти әйтә: «Байтирәктә төзелеш начальнигы Шәйхелисламның да андый малае юк, энем Ибәтнең дә юк», ди. Байтирәк авылындагыларны бөтенесен санап чыкты. Бер кеше дә юк бит андый, ди. Бер мин генә, ди.

Назад Дальше