Николай Некрасов
Сайланма әсәрләр. Шигырьләр, поэмалар
ДУЛКЫННАР КЕБЕК БӘРЕЛӘ КЕШЕЛӘР ЙӨРӘГЕНӘ
Күренекле шагыйрь, прозаик, публицист, рус әдәбияты классигы Николай Алексей улы Некрасов (18211878) хәлле гаиләдә туса да, бала чагыннан гади халыкка якынаеп, аның тормыш-көнкүрешен төптән белеп үсә. Крестьяннарның газаплануларын, авыр тормышын, фаҗигале язмышын сурәтләү, кулларында хакимлек камчысы тотканнарны тәнкыйтьләү белән бергә, туган иленең туры юлдан бармавына аның җаны сызлана, гыйсьяни рухы, шигырьләре ярдәмендә ул хаклык даулый, гаделлек дәгъва итә. Халыкчан шагыйрь әдәбиятны халык авыз иҗаты үрнәкләре белән дә баета. Аның әсәрләре исә еллар узгач та заманча яңгырый. Дөреслек, хакыйкатьтән туган һәм чынбарлыктан алынган фикер, зәмзәм суы кебек, беркайчан да үзенең беренчел тәмен югалтмый. Әлеге сыйфат, ниятләрнең изгелеге, күңелнең чисталыгы каләм әһеленең иҗатын түкми-чәчми киләчәк буыннарга алып бара бит инде.
Николай Некрасов шигърияте татар әдәбиятына да көчле тәэсир ясый һәм бу йогынты Габдулла Тукайдан ук башлана. Бөек татар шагыйре олуг рус әдибеннән халыкчанлык рухының асылына төшенә, шуңа күрә аларның иҗатында хакыйкый аваздашлык тоемлана да.
Дөресен әйткәндә, шагыйрь әсәрләре бик теләп һәм күпләп татар теленә тәрҗемә ителә. XX гасырның 40 нчы еллар ахыры 60 нчы еллар башында Татарстан китап нәшриятында аның берсеннән-берсе саллы китаплары дөнья күрә: «Шигырьләр» (1947), «Шигырьләр» (кече һәм урта яшьтәге балалар өчен, 1952), «Поэмалар» (1953), «Рус хатыннары» (1954), «Туган ил» (1954), «Рус илендә кем рәхәт яши» (1956), «Суык, борыны кызыл куык» (1962) һ. б. Тәрҗемә эшендә бигрәк тә Мәхмүд Максуд күп көч куя, шулай ук Әхмәт Ерикәй, Әхмәт Исхак, Зәки Нури, Кави Нәҗми, Гыйз-әл-Габид, Шәйхи Маннур, Салих Баттал, Мөнир Мазунов, Нури Арсланов, Шәрәф Мөдәррис, Зыя Мансур да җиң сызганып эшли. Дөнья күргән китапларга Муса Җәлилнең тәрҗемәләре дә кертелә.
Совет чоры әдәбиятлар үсеше белән генә түгел, ә тәрҗемәчелекнең алга китеп, зур бер мәктәп булып оешуы, халыкларның сүз, китап аша аралашуы белән дә тарихка кереп калды.
Николай Некрасов иҗаты күбебезгә балачактан «Мазай бабай һәм куяннар», «Суык, борыны кызыл куык» поэмалары, «Урылмый калган җир», «Мәктәп баласы» һ. б. шигырьләре аркылы таныш. Әсәрләре туган телебездә дә үтемле һәм матур яңгырый.
Әлеге китап үткәндәге тәҗрибәгә таянып, андагы иң яхшы тәрҗемә үрнәкләрен җыеп, алар арасына яңаларын да өстәп, күренекле шагыйрьнең тууына 200 ел тулуга багышлап чыгарылган бер саллы мәҗмуга. Яңалардан Фәнил Гыйләҗев, Фирүзә Җамалетдинова, Ленар Шәех, Ландыш Равилова тәрҗемәләре тәкъдим ителә.
Милләтебез гади халык мәнфәгатьләрен яклаган, аны аңлаган һәм югары күтәргән, хакыйкатьне кыйбла иткән, саф сөюгә дан җырлаган каләм ияләрен яратып кабул итә, күңел түрендә кадерләп саклый белә.
Әлеге шигырь юлларында Николай Некрасов иҗатының асылы аермачык чагыла:
(1855, Кави Нәҗми тәрҗемәсе)* * *
(1858, Әхмәт Исхак тәрҗемәсе)Әйе, Николай Некрасов иҗаты, гасырлар кичеп, дулкыннар кебек бәрелә кешеләр йөрәгенә.
Ленар Шәех, шагыйрь, тәрҗемәче,Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатыШИГЫРЬЛӘР
(18451877)
Хәзерге заман одасы
1845«Төшенкелек һәммәбезне бер эзләп таба»
1845«Кайнар нотык тота-тота»
1845Бишек җыры
1845Яңгыр алдыннан
1846«Дәртле давыл булып якын дустың»
1847«Син һәрвакыт тиңсез чибәр инде»
1847Шәраб
1
2
3
1848«Бу астыртын гына көлүеңне»
1850«Без икәү мәгънәсез кешеләр»
1851«Аһ, минем бар иде бәхетле елларым»
(Гейнедан)
1852Дустым истәлегенә
1853Гарасат
1853Урылмый калган җир
1854«Хезмәт авырлыгын йөкләп узды»
1855Рус язучысына
1855Саша
(«Саша» поэмасыннан)
1855Авылда
(«Саша» поэмасыннан)
1855«Син кире кактың. Бик күптән»
1855Күрәзәче кәләшкә
1855Онытылган авыл
1
2
3
4
5
1855Княгиня
1856«Нинди юаш, нинди бичара син»
1856Мәктәп баласы
1856Кошлар токымы
(«Бәхетсезләр» поэмасыннан)
1856Парадный ишеге төбендә уйланулар
1858«Шигырьләрем! Җанлы шаһитлары»
1858Балалар елавы
1860Уйлану
1861«Ел үттеме, көчем кими бара»
1861«Көнлекчедәй, таңгача син эшкә барып»
1861Бу башың белән син нигә ярлыларның дусты һәм барысы тарафыннан да җәберләнгәннәрнең терәгенә әверелмәдең икән?
Диккенс
Азатлык
1861Яшел Шау-шу
(Шигырьдән өзек)
1862«Авылда эшләрнең иң кайнар вакыты»
1862Солдат анасы Орина
1863Халык җырыннанКөннәр буе мине сагышлый,Төннәр буе дога кыла,Бөтен гомрен миңа багышлый
Калистрат
1863Җырлар
(Кыскартып бирелә)
I
II
КАТЕРИНА
III
ЯШЬЛӘР
1866Яков агай
1867Җыр
1867Кырыгынчы еллар кешесе
1867Ана
1868Өйдә яхшырак!
1868«Озын төннәр! Бөркү, ә бәхет юк»
1868Сандугачлар
1870Бәйрәм алдыннан
(Шигырь кыскартып алынды)
1873Иртә
1874Без нидән көләбез
1874Китеп баручыга
1874Н. Г. Чернышевский
(Пәйгамбәр)
1874Шагыйрьгә
(Шиллер истәлегенә)
1874Башаклар
(«Рус илендә кем рәхәт яши» поэмасыннан)
1
Фрак рәсми чараларда кия торган ир-атлар киеме.
2
Жандармнар ябык тарантаста сәяси җинаятьчеләрне төрмәгә илткәннәр.
3
Штоф спиртлы эчемлекләрне үлчәү берәмлеге.
4
Прожектёр эшкә ашмаслык планнар, проектлар төзүгә ма һир кеше.
5
Бу шигырь 1861 елда «Крестьян нарны азат итү» манифесты чык кан көннәрдә язылган. Замандашларыннан берсенең әйтүенә ка раганда, Некрасов бу «азатлык» турында: «Соң, чын ирекмени инде бу? Юк, бу турыдан-туры алдау; бу крестьяннарны мыскыл итү!» дигән.