Бар икән анысы да. Мәсәлән, Баку шәһәреннән 332 чакрымда, Карабах ти
Тагын да эзләсәк, Төньяк Осетиянең Киров районында «Югары Җулат шәһәрчеге» дип аталган Урта гасырлар каласы калдыклары бар. Аның Идел буендагы Болгар каласы хәрабәләреннән Мәчет манарасына берникадәр тартым борынгы мәчет манарасы да булган. Галимнәр аны, Баку каласындагы борынгы мәчет манараларына охшаш, диләр, Болгар манарасы белән уртаклыгы юк, дип, катгый фикер чыгаручы хезмәтләрне дә укырга мөмкин. Фотосурәтләренә караганда, аның күренеше Болгар манарасына шактый охшаш югыйсә.
Ул манара әле 1981 елга кадәр исән торган. Рус елъязмаларында аны Дедяков (Тетяков) каласы буларак та телгә алганнар, анда кайчандыр ясса кавеме яшәгән, диләр.
Бу каланың үз исеме Татартуп булган, ягъни Татар-түбә (Татартополь). Ул, бәлки, «Татар тавы» дигән исемнәндер, дияргә дә мөмкин. Әмма «Татартуп» дигән атама «Татар каласы» дигән исемнән. Димәк, «Дастаны Бабахан»дагы «Татар шәһәре» шушы икәнлеген дәгъва кыла алабыз.
Татартуп X гасырда ук корылган, Терек елгасының уң як ярында урнашкан. Аның аша кәрван юлы узган. Татартуп «Кавказга капка» саналган.
12381239 елларда аны монгол яулары җимереп уза. Әмма озакламый кала кабат торгызыла, Кавказның үзәкләреннән берсенә әверелә. XIV гасырда аны «Югары Җулат» исеме белән дә атый башлыйлар. Ул Алтын Урданың төп калаларыннан берсенә әверелә. Аңардан чыгып, кәрван юлы Түбән Җулатка таба китә, ә аннан Маҗар каласына. Маҗар каласыннан чыккан кәрван хан шәһәре Сарайга килә. «Татартуп» дип Югары Җулатны Кавказ халыклары атап йөрткән. Аның балкар каласы булуында шик юк. Татартупны «Татар каласы», «Татар станы» дип әйтүләре ачык билгеле.
Татартуп каласында бер җәмигъ мәчет, бер кече мәчет, өч төрле христиан чиркәве булган. Үзбәк хан заманнарында, XIV йөз башларында, ул тагын да зурая һәм ныгытыла. Монда ишле һәм яхшы коралланган татар гаскәре торган. Шәһәргә төрле яклардан сәүдә кәрваннары килгән, Алтын Урдага сәүдә юлы капкасы шушыннан узганлыгында шик юк. Сәяхәтче галимнәр дә бу калага тукталганнар. Хәтта XVII йөз төрек сәяхәтчесе Әүлия Чәләби дә анда булган, «800 борынгы бинасы» барлыгын язып калдырган.
Татартупның исән торган мәчет манарасы биеклеге 21 метр исәпләнгән. Нигезе таштан һәм кирпечтән корылып, үзе кирпечтән күтәртелгән. Эшләнеше белән дә Баку манарасы кебек, диләр. Ул манара янында 23 метр озынлыгында, 11,5 метр киңлектә мәчет бинасы торган. XVIII гасырда да исән булуы билгеле. Әмма инде түбәсе җимерелеп төшкән, диварлары гына калганлыгын язганнар. Терек елгасы суы, ярларын ишә килеп, иске мәчетне дә аударган.
1829 елда монда А. С. Пушкин килә. Манарага менә, мәзин мәйданына чыга. «Арзрумга сәяхәт» язмасында бу хакта искә ала. Чумадан үлүчеләрнең меңнәрчә каберлекләре өстендә юкә һәм чинар агачлары үсүен, уң якка таба Кавказ тауларының карлы башлары ямь биреп торуын, алда урманлы калкулыклар булуын, кала диварларын бәян итә.
Манараны торгызырга теләп, 1981 елда реставраторлар аны саксызлыклары аркасында аударалар. Каш ясыйм дип күз чыгару була бу.
Риваятьләргә күрә, иске заманнарда Хуҗа Бирде хан яшәгән. Ул Җанибәк ханның улы Бирдебәк солтан булмадымы икән дигән урынлы сорау туа. Шул заманнарда каланы Татартуп, ягъни «Татар шәһәре» («Татарныкы») дигән исем белән атап йөртә башлаганнар. Аңа кадәр Җулат булган. «Җулат» атамасы кабарда теленнән «хәер калдыру урыны» дигән мәгънә ия, диләр. Җанибәк хан, килеп, аны «Татартуп», ягъни «Татарныкы» иткән.
Балкарлар Татартуп манарасында кешеләрне сүзләренең тугры булуына ант иттерә торган булганнар. Алар, бисмилла әйтеп, Татартуп һәм Пәнҗә-Хәсән исемле ике бертуган исеме белән антларын белдергәннәр.
Нугайлар шушы Татар каласында Алтын Урданың Борга ханы җирләнгән «Борга каш» төрбәсе булуны сөйли. Борга ханны «Борак каган», «Бораган» исемнәре белән дә атыйлар. Мамай заманнарында ул Кырымнан күченеп килгән. «Идегәй дастаны»ның нугай вариантында Татартупның ханы Бәркә хан буларак күрсәтелә. Туктамышны Аксак Тимернең җиңүе вакыйгалары ачык тасвирлана. 1665 елда килгән Әүлия Чәләби кабер ташларындагы язуларны укыган, аларның төрки телдә булуын искәрткән. Ташларда төрле риваятьләр язылган, ди. Әмма соңрак чор рус галимнәре ул ташларны нугайларга нисбәт итә.
Әлеге тарихи хезмәтләрдән аңлашылганча, «Бабахан дастаны»нда тасвирланган Татар иле, Татар каласы шушы Терек елгасы буендагы Татартупка җиңел нисбәт ителә ала. Таһир-Зөһрә хәлләре анда барган вакыйгалардан алынып, халык риваятенә күчеп, Кылыч Сайядида гыйбрәтле мәгънәләр төсенә кергән түгелме? Һәрхәлдә, безгә Татартуптан гайре башка бер урында Татар иле, Татар шәһәре булганлыгы мәгълүм түгел.
Кылыч Сайядиның үзенә килгәндә, ул Диҗлә (Тигр) һәм Фурат (Евфрат) буйларында күчмә тормыш белән яшәгән төркеман (төрекмән) кабиләләреннән берсе сайяд кабиләсеннән була ала. Менә шуңа күрә дә аңа бәйле рәвештә үзенә «Сайяди» нисби исемен алганлыгы мантыйкка ярашлы түгелме икән?
Бу фикер «Бабахан дастаны»ның язылу вакыты 1390 ел белән каршылыкка килми, бәлки аның дөрес дата булуына ышанычны тагын да ныгыта гына. Татар иле, Татар шәһәре, Татар ханы, татарлар болар барысы да чынбарлыктан булып, Таһир-Зөһрә хәлләренең дә татарларга бәйле туганлыгы белән килешергә тиешбез. Андагы вакыйгалар Урта гасырлар татар тормышыннан алынган, дип тә ассызыклый алабыз. Моңа ышанычны ныгыту өчен, дәлилләрнең башкаларын да табарга була. Мәсәлән, хан катында торган дәрәҗә ияләреннән ясавыллар (ясауллар) әсәрдә телгә алына. Ясавыллар татарларга монголлардан күчкән төшенчә, татарларга бәйле тарихи чыганакларда (мәсәлән, шулардан берсе «Тәварихы гөзидән носрат-намә» («Дан китабыннан сайланма хәбәрләр», Себер ханлыгына бәйле 1505 елда төзелгән әсәр) хан катында ясавыллар булганлыгын бәян итә. Аларның ил идарәсендә катнашкан хәрби башлыклар булып исәпләнгәнен искәртергә генә кала. Кылыч Сайяди ясавыллар хакында махсус телгә ала, ханлыкның чыннан да татарныкы булуын ул шушы юл белән укучыга белдерә. Әсәрдә андый урыннар бер ясавылларга гына карамый.
Әгәр дә авторның үзен әле Кылыч, әле Сәйф исемнәре белән белдерүенә кайтсак, Кылыч аның үз исеме булып, аңардан тәхәллүс ясар өчен, ул Сәйф Сайяди имзасын да файдалана. Моның белән шагыйрь дастанга салынган образлар системасына укучыны алып керә, мәгънәсен Орион Сәйфе буларак та кабул итүләргә өметләнә. Моны махсус, хәтта дини һәм сәяси максатларда да шулай эшли дип аңларга кирәк.
* * *
Тарихлар дәвамында Таһир-Зөһрә мәхәббәте темасына халыкларда әкиятләр һәм риваятьләр сөйләнү дәвам итә. Әмма аларның берсе дә Кылыч Сайядидагы кебек мәгънәләргә һәм эчтәлеккә корылмаган. Төрекмән шагыйре Мулланәпс (18101862) халык риваятьләре нигезендә «Таһир-Зөһрә» дастанын яза, соңрак, 1876 елда, Ә. Уразаев-Кормашиның «Таһир-Зөһрә кыйссасы» басылып чыга. 1945 елда үзбәк кинорежиссёры Нәби Ганиев, киносценаристлары Сабир Абдулла һәм Алексей Спешнев «Таһир һәм Зөһрә» нәфис фильмын Үзбәк киностудиясендә төшерәләр. Мәхәббәт темасын иҗтимагый-героик мәгънәләр белән ачуга ирешеп, дөньякүләм танылу алалар.
Фәрит Яхин,филология фәннәре докторы, профессорХәзерге татар теленә шигъри тәрҗемәсе
БАБАХАН ДАСТАНЫ
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!
«Айа дуслар, ишетик бер хикәят»
БАҺИРНЫҢ ТӨШ КҮРГӘНЕ
БАҺИРНЫҢ, ЙОКЫСЫННАН УЯНЫП, БУ ГАЗӘЛНЕ УКЫГАНЫ
БАҺИРНЫҢ ШАҺКА ТӨШЕН СӨЙЛӘГӘНЕ
БАБАХАНГА ХОДАНЫҢ БАЛА БИРГӘНЕ
БАБАХАННЫҢ ЗӨҺРӘНЕ СӨТ ӘНКӘСЕНӘ БИРГӘНЕ
ХОДАНЫҢ БАҺИРГА УГЫЛ БИРГӘНЕ
ТАҺИРНЫҢ БИШ ЯШЕНДӘ АТАСЫ ҮЛГӘНЕ
ТАҺИРНЫҢ ЗӨҺРӘГӘ ГАШЫЙК БУЛГАНЫ
ТАҺИР БӘКНЕҢ ГАЗӘЛЕ
ТАҺИРНЫҢ ЗӨҺРӘ БЕЛӘН ГЫЙШЫК ӘЙТЕШЕ КЫЛГАНЫ
ТАҺИРГА ӘҮВӘЛ БЕР ХАТЫН ҮЗ СЕРЕННӘН ХӘБӘР БИРГӘНЕ
ЗӨҺРӘНЕҢ ГАЗӘЛЕ
ЯЛ БАКЧАСЫНДА ЗӨҺРӘНЕҢ СЕР ИШЕТКӘНЕ
ТАҺИРНЫҢ ГАЗӘЛЕ
ЗӨҺРӘ ХАНЫМНЫҢ ҖАВАБЫ
ТАҺИР-ЗӨҺРӘ ХӘЛЕННӘН БАБАХАННЫҢ ХӘБӘР ТАПКАНЫ
БАКЧАЧЫНЫҢ ГАЗӘЛЕ
ТАҺИРГА БАБАХАННЫҢ КЕШЕ ҖИБӘРГӘНЕ
ЗӨҺРӘ ТАҺИРНЫ АТАСЫНА ҖИБӘРГӘНЕ
ТАҺИРНЫҢ ГАЗӘЛЕ
ЗӨҺРӘНЕҢ МӨНӘҖӘТ КЫЛГАНЫ
ЗӨҺРӘНЕҢ ГАЗӘЛЕ
ТАҺИР БӘКНЕҢ ХИКӘЯТЕ
ТАҺИРНЫҢ ШАҺКА ҖАВАП БИРГӘНЕ
ТАҺИРНЫҢ ГАЗӘЛЕ
ТАҺИР БӘКНЕҢ АНАСЫ ШАҺ ХУБАН КИЛЕП, БАБАХАНГА АНТТАН СЕР ӘЙТКӘНЕ
ШАҺ ХУБАННЫҢ ГАЗӘЛЕ
ПАДИШАҺНЫҢ ТАҺИРГА САНДЫК ЯСАТКАНЫ
ЗӨҺРӘНЕҢ ГАЗӘЛЕ
ТАҺИРНЫҢ ХИКӘЯТЕ
ШАҺ ХУБАННЫҢ ХИКӘЯТ КЫЛГАНЫ
ШАҺ ХУБАННЫҢ ГАЗӘЛЕ
ТАҺИР БӘКНЕҢ АНАСЫНА ҖАВАП БИРГӘНЕ
ХУШЛАШКАНДА ТАҺИР-ЗӨҺРӘ ШУШЫ ГАЗӘЛНЕ ӘЙТКӘННӘРЕ
ТАҺИР БӘКНЕҢ АНАСЫ БАТЫРЛЫК КЫЛГАНЫ
ШАҺ ХУБАННЫҢ ГАЗӘЛЕ
БӘКЛӘРНЕҢ ТАҺИРНЫ ҮТЕНГӘНЕ, СОЛТАННЫҢ БИРМӘГӘНЕ
ТАҺИРНЫ САНДЫККА САЛЫП, ДӘРЬЯГА ТАШЛАГАНЫ
ЗӨҺРӘНЕҢ БАКЧАСАРАЙГА ЧЫГЫП АҺ-ЗАР КЫЛГАНЫ
ЗӨҺРӘНЕҢ ГАЗӘЛЕ
1
Ирәм (Ирәм бакчасы) риваятьләргә караганда, гүзәл пәри затлар гына яши торган сихри бакча. Хәбәрләргә караганда, җәннәт әүвәле шушы Ирәм бакчасы булган. Җирдәге җәннәт шушы Ирәм бакчасы диючеләр дә бар.
2
Ил «халык» мәгънәсенә дә ия.
3
Хур һәм гыйльман җәннәттәге хезмәтче хур кызлары һәм гыйльман малайлары кебек булулары күздә тотыла.
4
Куырмач кыздырылган, куырылган бодай.
5
Хаклы Халикъ хаклы, бар кылучы Аллаһ.
6
Шаһ лачыны «иң затлы лачындай егет» мәгънәсендә.
7
Бәдигыльҗамал хакында сүз бара, Сәйфелмөлекнең гыйшкы.
8
Борынгы әдәбиятта «шәраб эчү» дигәндә мәхәббәттән исерү күздә тотылган, ягъни сүз гыйшык шәрабы хакында бара.
9
Садыйк дус, иптәш.
10
Ягъни аның сәламенә каршы җиргә маңгай терәп исәнләшергә тиешсең.
11
Сәгыйть, Сәйфелмөлек, Мәликә, Бәдигыльҗамал XV йөз ахыры XVI йөз башы шагыйре Мәҗлисинең дастанындагы мәхәббәт каһарманнары.
12
Исереп йөр Аллаһыга мәхәббәттән дивана хәленә җитү күздә тотыла, суфичылык термины.
13
Хөсрәү Алтын Урда шагыйре Котб дастанындагы мәхәббәт каһарманы.
14
Вамык борынгы гарәп әдәбиятында киң таралыш тапкан мәхәббәт поэмаларының каһарманы.
15
Йосыф Кингани Болгар шагыйре Кол Гали дастанындагы мәхәббәт каһарманы, Йосыф пәйгамбәр.
16
Ясаул хәрби-административ дәүләттә өлкә бәге, хәрби дәрәҗә иясе, есаул.