Минем Габдрахман агаларның өендә дә берничә мәртәбә булганым бар. Аның хатыны Фатыйма апаны (Муса Бигинең кызы), улы Мөхәммәтне һәм кызы Асияне дә күргәнем булды. Чын зыялы, татар җанлы затлар рәвешендә күңелгә кереп калганнар. Габдрахман ага шәхси тыйнаклыкның, хезмәт сөючәнлекнең классик үрнәге иде. Төрле милләттән булган зур-зур галимнәр белән аралашып яшәсә дә, үзенең табигый гадилеген саклап калды. Аеруча ул үзенең якташы, шәркыятьче Бакый ага Халидов (19051968) һәм аның улы күренекле арабист Әнәс Халидов белән дустанә мөнәсәбәтләрдә торды.
* * *
Габдрахман Таһирҗанов хакында төрле язмалар, мәкаләләр бар. Галимнең «Тарихтан әдәбиятка» исемле китабын (1979) төзеп чыгаручы профессор Миркасыйм Госманов кереш мәкаләсендә Г. Таһирҗанов, аның эшчәнлеге турында мөһим фикерләр әйтә, аны «белеме тирән, эшчәнлеге күпкырлы, иҗаты бәрәкәтле зур галим», «хезмәттәшләренең дә, шәкертләренең дә ихтирамын казанган мөхтәрәм педагог» дип атый [3:5].
Филология фәннәре докторы Нурмөхәммәт Хисамовның да «Профессор Таһирҗанов» исемле язмасында галимнең күпкырлы эшчәнлеге югары бәяләнә [4:343345]. Татарстаннан читтәге татар зыялыларын өйрәнүдә һәм пропагандалауда бик тә нәтиҗәле эшләүче журналист Хәмзә Бәдретдинов язмаларында да якташы Габдрахман ага хакында күптөрле фикер-мәгълүматлар бар [5:137145]. Гомумән, апаслылар үзләренең мөхтәрәм якташын зурлый: төбәк музеенда аңа багышланган бүлек бар, төрле чаралар оештырыла. Шундыйларның берсендә Габдрахман аганың тууына 105 ел тулу уңае белән Апаста оештырылган истәлекле җыелышта (24. 02. 2012) без фәкыйрегезгә дә Марсель Әхмәтҗанов белән берлектә доклад сөйләргә туры килде. Кичәдә Г. Таһирҗановларның килене Әлмира Таһирҗанова да катнашты, тыңлаучыларга кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Шунысын да искә төшерик: бу ханым Ленинград-Петербургтагы татар тормышы, милләттәшләребез хакында төрле язмаларны чыгарып тора. Аның 2009 елда дөнья күргән «Книга о Мусе эфенди» китабында [1] Муса Бигиев турында гына түгел, ә Габдрахман ага, аның гаиләсе, хезмәттәшләре хакында да шактый гына мәгълүматлар, шул исәптән иллюстратив материаллар, фотолар да бар. Биредә берничә күренекле шәркыятьченең татар галиме хакында фикерләре китерелә. Шундыйларның берсе озак еллар Шәрык факультетын җитәкләгән М. Н. Боголюбов Габдрахман ага Таһирҗановны «шәхес һәм галим буларак кабатланмас зат» дип атый [1:322].
дип язган иде патриот-шагыйрь Муса Җәлил. Татарның күренекле галиме Г. Таһирҗанов та үзенең игелекле эш-гамәлләре, якты шәхесе белән халык күңелендә саклана.
ӘДӘБИЯТ
1. Тагирджанова А. Книга о Мусе эфенди, его времени и современниках // Сборник историко-биографических материалов. Казань, 2010. Кн. 2. 576 с.
2. Тагирджанов А. Т. Рудаки. Жизнь и творчество / под ред. проф. А. Н. Болдырева. Л. : Изд.-во Ленинградского ун-та, 1968. 337 с.
3. Таһирҗанов Г. Тарихтан әдәбиятка. Казан : Татар. кит. нәшр., 1979. 167 б.
4. Хисамов Н. Хәтер сандыгында Казан : Мәгариф, 2004. 641 б.
5. Бәдретдинов Х. Татарстаннан читтәге татар галимнәре : фәнни-популяр очерклар. Беренче кисәк. Казань; Йошкар-Ола : Марийский полигр. комб., 2000. 207 б.
Мәдәни җомга. 2017. 6, 13 октябрьI. 8. «Татар совет әдәбиятының йөк аты»5
(Гази Кашшаф турында)
Гази Кашшаф (Миргазый Солтан улы Кашшафетдинов; 15. 04. 19079. 12. 1975) совет чоры кешеләренә, татар мәдәни-рухи тормышы белән кызыксынучыларга бик тә таныш зат. Ул тәнкыйтьче, әдип, журналист, галим, педагог, дәреслекләр авторы, җәмәгать эшлеклесе, әдәби хәрәкәтне оештыручыларның берсе буларак билгеле. Аның шактый гомере «Совет әдәбияты» журналы белән бәйле. Гази ага бу журнал белән сугыш һәм аннан соңгы иң кыен елларда җитәкчелек итә; 116 санына баш мөхәррир буларак кул куя. Шунысы гыйбрәтле: күренекле тюрколог Әмир Нәҗипнең «Совет әдәбияты» журналында (1957. 12) нәшер ителгән «Татар әдәбиятының һәм әдәби теленең кайбер язма истәлекләре» мәкаләсе Борынгы һәм Урта гасыр төрки-татар рухи мирасын өйрәнүчеләр тарафыннан менә берничә дистә еллар инде югары бәяләнеп килә. Заманында исә бу язма Партия өлкә комитетының 1958 елгы 25 февраль карарында кискен тәнкыйтьләнә һәм, аны басканы өчен, Г. Кашшаф баш мөхәррирлек вазифасыннан азат ителә.
Гази аганың бер аягы юк иде (ул аны кайда, ничек югалткандыр анысын белмим). Татарның «Аксак күп йөрер» әйтемендәге кебек, ул протез белән дә дүрт саны төгәл кешеләргә караганда күбрәк йөрде, күбрәк эш-гамәл кылды. Аның, мәсәлән, сугыш елларындагы эшчәнлеген чын мәгънәсендә фидакярлек дип атарга мөмкин. Журнал, нәшрият, әдәби иҗат эшләреннән тыш, ул фронттагы каләмдәшләре белән элемтәдә тора, аларның үзләренә, гаиләләренә төрле ярдәмнәр оештыра. Мәгълүм ки, сугыш чорында Казанга, Татарстанга вакытлыча яшәү өчен күпләгән совет һәм чит ил әдипләре китерелә. Аларны урнаштыру, оештыру мәшәкатьләренең дә шактый өлеше Гази ага җилкәсенә төшә.
Бу мөхтәрәм зат дүрт йөздән артык мәкалә-хезмәт авторы. Тематикалары, эчтәлекләре белән алар гаять төрле. Бу язмаларда әдәби бәйләнешләр, башка халыкларның да әдәбиятлары теге яки бу дәрәҗәдә гомумтатар сүз сәнгате, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге, уңышлары, кимчелекләре хакында да сүз бара. Гази ага үзәк матбугатта, Бөтенсоюз мөнбәрләреннән дә татар әдәбияты турында чыгышлар ясап тора. Тәнкыйтьченең иҗат мирасында татар театры, драматургиясе мәсьәләләре зур урынны били. Спектакль-тамашалар карарга аның еш йөргәнен әле мин дә хәтерлим.
Гази ага әдәбияттагы һәр яңа күренешкә үзенең тәнкыйди мөнәсәбәтен белдереп барырга тырышты. Тәҗрибәле әдипләр белән беррәттән, ул башлап язучыларның әсәрләрен дә даим күз уңында тотты. Шунысы мөһим: Г. Кашшаф үзенең тәнкыйди эшчәнлегендә иҗат әһелләренә, аларның язмаларына һәрчак диярлек сак, гадел, объектив якын килергә омтылды, үзе ялгышлар җибәргәндә, аларны танудан да тартынмады, үзен тәнкыйтьләүчеләргә ачу сакламады. Мәгълүм ки, узган гасыр урталарында Гали Халит үзенең аерым мәкаләләрендә Г. Кашшафны да тәнкыйтьләп ала. Әмма аңа карап Гази ага үзенең каләмдәшенә һич тә ачу сакламады, хәтта аның хакында уңай эчтәлекле язмалар да бастырды.
Әдипләр даирәсендә шушындый бер сөйләк йөри: имеш, кемдер аңа: «Гази абый, сез үзегез тәнкыйтьче, ә күбрәк кешеләрне мактап язасыз, тәнкыйтьләмисез», дигән. Гази ага аңа: «Анысын син эшлә инде», дип җавап биргән, имеш.
Г. Кашшаф, әйткәнебезчә, төрле тармакларда хезмәт куйган зат. Әмма аның эшчәнлегендә төп һәм хәлиткеч урынны Муса Җәлилне өйрәнү алып тора. Бу һич тә очраклы хәл түгел. Патриот-шагыйрь һәм тәнкыйтьче фикердәш, дуслар була. М. Җәлил үзенең хатларында да Г. Кашшафны «кадерле» иптәше, «иң якын һәм кайгыртучан дус», ышанычлы, тугрылыклы зат булуын ассызыклый. 1942 елның 27 маенда язылган васыять хатын да нәкъ менә Г. Кашшафка атап яза. Гази ага бөек шагыйрьнең, дустының васыятен җиренә җиткереп үти. Аның М. Җәлилне аклау, аны өйрәнү, пропагандалау өлкәсендәге эшчәнлеге биниһая олы батырлык. Әгәр дә М. Җәлил, аның иҗаты бөтен дөньяда танылу алган икән, монда Г. Кашшафның роле дә бәяләп бетергесез.
Гази аганы күпләр үзенең дусты, остазы дип хисаплый. Болар арасында күренекле зат Рафаэль Мостафинның булуы үзе үк күп нәрсә хакында сөйли.
Куаныч ки, Гази ага шәхсән минем дә остазларымның берсе. Мин аның язмаларын кечкенәдән үк укып үстем. Ул 19611964 елларда, ягъни безнең студентлык вакытында, КДУның татар әдәбияты кафедрасында эшләде. Безгә аның лекцияләрен тыңларга туры килде. Мин бер курс эшен дә аның җитәкчелегендә язган идем. Миңа партиягә керергә рекомендация бирүчеләрнең дә берсе Гази ага булды. Без берничә ел буена бер коллективта тарих-филология факультетында бергә эшләдек, үзара аралашып, очрашып тордык. Студентларның тулай торагында Гази ага белән очрашу оештырганыбызны да хәтерлим. Анда безнең бүлек, факультет студентлары гына түгел, күпләгән кунаклар да катнашкан иде.
Миңа аның үзе кебек тыйнак улы Ренард Кашафетдинов белән дә бергә эшләргә туры килде. Ул тарихчы иде, факультет деканының урынбасары, университет парткомының секретаре вазифаларын да үтәде.
Гази Кашшаф хакында күпләрнең истәлекләре, язмалары бар. Аларда бу затның матур әхлакый һәм инсани сыйфатлары һәрчак ассызыклана. «Син, дускай, үзең бик әйбәт кенә кеше болай, тик бер җитешмәгән ягың бар артык тыйнак!» ди аның 60 еллыгында Әхмәт Фәйзи. Моңа Габдрахман Минский болай дип тә өсти: «Иртәгә дә бүгенгедәй хезмәт сөйгән, тыйнак замандашларыбызның берсе бул! Артык тыйнак булуың да зарарсыз». Татар һәм башкорт халыкларының мәшһүр әдибе Сәйфи Кудаш мондый юлларны язып калдырган: «Г. Кашшаф татар совет әдәбиятының Сабантуйларында яки ипподромнарда елына бер тапкыр чаба һәм юырта торган аргамакларыннан түгел. Ул татар совет әдәбиятының ел әйләнәсенә муеннан камыт төшерми торган йөк аты булды. Аны нинди зурлыктагы арбага җиксәләр һәм аңа күпме йөк салсалар, ул шуны тарта һәм алга таба сөйрәп барды».
I. 9. Мөхәммәдьярларга тиң шәхес
(Шакир Абиловның тууына 100 ел)
Күп гасырлык татар сүз сәнгате әдип-шагыйрьләргә гаять бай. Аларның саны гына да, мөгаен, ике-өч меңгә якынаядыр. Әмма, ни кызганыч, элеккеге иҗат әһелләренең күпчелеге әле бүгенге укучыга юньләп билгеле түгел.
XVI йөз урталарында Казан каласын күздә тотып язылган әлеге юллардан бу шәһәрдә шагыйрьләрнең бик күп булуы аңлашыла. Әмма без аларның бары дистәдән артыгын гына беләбез. Болгар-Хәзәр, Алтын Урда, XVII йөзләр белән дә шундый ук хәл. Гомумән, әдәбият тарихын өйрәнү шактый кыен һәм катлаулы шөгыль. Ә инде Борынгы һәм Урта гасыр, өлешчә XIX йөз татар сүз сәнгатен гыйльми тикшерү аеруча авыр һәм мәшәкатьле. Чөнки ул, саф әдәбиятчы булудан тыш, шактый дәрәҗәдә телче, тарихчы, археограф, текстолог, дин белгече булуны, гарәп, фарсы, төрки телләреннән һәм әдәбиятларыннан хәбәрдарлыкны да таләп итә. Шуңа күрә дә бу өлкәгә керүчеләр, анда нәтиҗәле эшләүчеләр бик аз: Г. Утыз Имәни, Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Р. Фәхреддин, Г. Газиз, Г. Рәхим, Г. Сәгъди, Н. Хәким, Н. Исәнбәт, Б. Яфаров, Г. Таһирҗанов, Х. Госман, Ү. Беляева, А. Фәтхи, М. Госманов, М. Әхмәтҗанов, М. Гайнетдинов һәм янә берничә исем.
Шакир Шиһап улы Абилов (19152004) әнә шул чагыштырмача азсанлы фидакяр затлар арасында үзенә лаеклы урынны били. Ни куаныч, миңа бу олуг шәхес белән өч дистә елдан артык аралашырга, хезмәттәшлек кылырга туры килде. Ул минем кандидатлык диссертациясенең (1972) рәсми оппоненты, аерым хезмәтләремнең мөхәррире, рецензенты булды; минем хакта мәкаләләр дә язды. Әгәр дә фәндә азмы-күпме уңышларга ирешкәнмен икән, монда Шакир аганың да сизелерлек өлеше бар. (Мин әтисез үскән ятим бала. Бу мөхтәрәм остаз миңа кайвакыт «Хатыйп улым» дип дәшә иде. Шунда минем күңелләр тулып киткәне әле дә хәтеремдә.)
Шакир аганың гомер юлы шактый озын, борылмалы, катлаулы [1]. Ул, күп кенә соңгы дәвер татар зыялылары кебек, Казан артыннан яисә Әлмәт, Актаныш, Буа тарафларыннан түгел, ә Урал артыннан Чиләбе якларыннан. Биредә хәзерге Коншак (Конашак) районы составында үзе дә район үзәге кебек зур, рәсми телдә, Усть-Багаряк дип йөртелә торган татар авылы (Түбәнавыл) бар. Ул Чиләбедән 120 чакрым ераклыкта. Аның бер өлеше элегрәк Яңавыл исемле аерым бер карья булган. Хәзер инде алар кушылган. (Мин биредә 1968 елның июль башларында Казан дәүләт университетының беренче курс студентлары белән фольклор экспедициясендә булган идем. Концертлар да куеп йөрдек. Арада Рашат Низамиев, Рәшит Бәшәр, Нәҗибә Сафина, Әнвәр Хәйри, Рушания Низамова һәм киләчәктә әдип булып танылачак янә берничә студент бар иде.) Булачак галим 1915 елның 18 июнендә (кайбер чыганакларда 15 июлендә) нәкъ менә шушы, матур табигатьле Яңавылда игенче гаиләсендә дөньяга килә. Фәндә бу авылга XVIIXVIII гасырларда мишәр татарлары нигез салган дип карала.
1
Үзбәк галиме Е. Исхаков «Мәхәббәтнамә»нең Сырдәрья буендагы Сыгнак шәһәрендә языла башлап, «Сарай каласына барганда» төгәлләнү ихтималын искәртә [6:187].
2
Студентлар һәм укытучылар өчен күп мәртәбәләр сөйләнгән лекцияләр циклының бер варианты.
3
Бөгелмәлеләр Хатыйп аганы зурлады
Күренекле тарихчы, мөгаллим, милләтпәрвәр, җәмәгать эшлеклесе (II Дәүләт Думасы депутаты), төрмә-сөрген газапларын күпләп кичергән, ахыр чиктә шәхес культы сәясәтенең корбаны булган Һади Атласиның (18761938) чирек гасырга якын гомере Бөгелмә белән бәйле. Нәкъ менә шуңа күрә дә бу төбәктәге милләттәшләребез аны аеруча якын күрәләр, бу олуг затка багышлап төрле чаралар уздырып торалар, аның тормышын, күпкырлы эшчәнлеген өйрәнү, пропагандалау юнәлешендә игелекле гамәлләр кылалар. Үткән 8 апрель, мәсәлән, Бөгелмәдә чын мәгънәсендә Һ. Атласи көне, бәйрәме булды. Шәһәрнең татар гимназиясендә Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары укучылары, мөгаллимнәре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашкан махсус конференция уздырылды. Көннең икенче яртысында Бөгелмәдәге Татар мәдәният йортының зур залында бик тә җылы, мәгънәле кичә булды. Бу чараларда Казан федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов катнашты һәм чыгышлар ясады. Аңа «Милли мәгърифәтне һәм татар халкының үзаңын үстерүдә күрсәткән фидакярлеге өчен» Бөгелмә татар җәмәгатьчелеге тарафыннан «Мәгърифәтче» һәм Һади Атласи премиясе дипломы тапшырылды. Кичәдәге чыгышларда һәм «Бөгелмә авазы» гәҗитенең (7. 04. 2017) махсус сәхифәсендә Х. Миңнегуловның гыйльми, мәгърифәти эшчәнлеге югары бәяләнде.
Ләйсән Бәдретдинова, филология фәннәре кандидатыВатаным Татарстан. 2017. 29 апрель4
«Шәрык һәм Гареб контекстында әдәбият һәм сәнгать» темасына уздырылган Халыкара конференциядә укыган доклад (КФУ, 2017, 1921 октябрь).
5
А. Ш. Бәдретдиновның «Гази Кашшафның әдәби-тәнкыйди һәм гыйльми эшчәнлеге» монографиясенә (Казан, 2014. 216 б.) фәнни мөхәррирнең кереш мәкаләсе (46 б.).