Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы - Миңнегулов Хатыйп 6 стр.


Биредә әйтелгән һәм телгә алынмаган бу төр һ. б. факторлар Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар сүз сәнгатендә кулланылган төр һәм жанрлар системасын билгели, аны аерып карарга мөмкинлек бирә. Бу система шактый эшкәртелгән, чагыштырмача тотрыклы. Иҗат процессында, гамәлдә дә әлеге система, нигездә, сакланып килә, гайре табигый үзгәрешләр кичерми.

Тукайгача чор татар әдәбиятындагы төр һәм жанрлар, бер яктан, борынгы төрки фольклор һәм язма әдәби-эстетик тәҗрибәгә таяна, алардагы казанышларны иҗади рәвештә дәвам иттерә; икенче яктан, Шәрык рухи кыйммәтләреннән мул файдалана. Шунысы да мөһим: төрки-татар халкы, Идел-йорттагы иҗтимагый хәят гарәп, фарсы рухи байлыкларын аңларлык кына түгел, ә аларны иҗади үзләштерерлек дәрәҗәдәге үсешкә ирешкән була. Эчке ихтыяҗ, теләк юк икән, «чит-ят» казанышлар бик керми.

Инде хәзер Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз әдәбиятында чагыштырмача ешрак кулланылган аерым жанрларга кыскача гына тукталып китик.

Лирика төрендә аеруча газәл жанры хакимлек итә. Ул тумышы һәм лексик мәгънәсе (а) «үрү», «мактау», «ухаживание»; җыр; б) болан, тау кәҗәсе) ягыннан борынгы гарәпләр белән бәйле. Бу төр әсәрләр әүвәл, нигездә, касыйдә составында, күбрәк аның кереше (нәсибе) рәвешендә йөри. Аннан, аерылып, мөстәкыйль кулланыла башлый. Ислам чорында газәл гарәп сүз сәнгатендә гаять киң таралыш таба. Бераздан ул иран-таҗик шигъриятенә үтеп керә. Рудәки (860941) фарсы телле әдәбиятта бу жанрның тәүге классик үрнәкләрен тудыра. Алга таба бу башлангычны Сәгъди (12031292), Хафиз (13251389) һәм кайбер башка шагыйрьләр дәвам иттерә. Еш кына әлеге авторларны газәлнең бөек осталары дип йөртәләр. Гарәп-фарсы әдәбиятларының шифалы йогынтысы нәтиҗәсендә бу жанрда төрки телле шагыйрьләр дә яза башлый. Аның аерым мисалларын без XII йөздә иҗат иткән Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакыргани мирасларында күрәбез. Төрки-татар сүз сәнгатендә газәл жанры XIV гасырда яшәгән Алтын Урда әдипләре Харәзми, Сәйф Сараи, Әхмәд Хуҗа Сараи һ. б. иҗатларында тәмам шәкелләшеп җитә һәм ныклап үсеш ала. Алга таба бу традиция Өмми Кәмал (XV йөз), Колшәриф (XVI), Габдессәлам (XVIII), Шәмседдин Зәки (18211865), Габделҗәббар Кандалый (17971860), Мәҗит Гафури (18801934), Габдулла Тукай (18861913) һ. б. тарафыннан дәвам иттерелә. Соңгы дәвердә Рәдиф Гаташ бу жанрга яңа сулыш өрде һәм аның матур-матур үрнәкләрен тудырды. Төрки шагыйрьләрдән Нәваи (14411501), Нәсими (13691417), Физули (14941556) һ. б. күп кенә авторлар бу жанрда иҗат итәләр.

Газәлнең үзенә хас тотрыклы тышкы һәм эчке сыйфатлары бар. Ул аа + ба + ва рәвешендә рифмалашучы икеюллык строфалар бәйтләр белән языла. Аларның саны 512 арасында тибрәлә. Еш кына рифма-кафияләрдән соң рәдиф, ягъни аерым сүз яки гыйбарәләр кабатланып килә. Күп кенә газәлләрнең ахыргы яисә аннан алдагы бәйтендә авторның тәхәллүсе телгә алына. Бу жанрдагы әсәрләр, гадәттә, шигырьнең көйле системасы гаруз белән, аеруча аның өч буынлы һәзәҗ, рәмәл төрләре белән языла. Бу хосусият аларга билгеле бер музыкальлек, көйле яңгыраш бирә. Газәлләрнең еш кына «җыр» дип аталуы, музыка коралларында уйнап башкарылуы жанрның нәкъ әнә шул табигате белән аңлатыла.

Газәлнең төп тематикасы мәхәббәт, лирик геройның мәгъшукның хис-кичерешләре, рухи халәте, сөйгән ярның (хатын-кызның дилбәрнең, мәгъшуканың) гүзәллеген тасвирлау. Шуңа күрә дә бу төр әсәрләрне «гыйшык җыры», «сөю лирикасы» дип тә йөртәләр. Аерым газәлләрдә илаһи мәхәббәт тә тасвирлана. Әмма бу жанрдагы иң күпчелек парчаларның үзәгендә дөньяви мәхәббәт. Кайбер газәлләргә, аеруча суфи шагыйрьләрнең парчаларына ике планлылык та хас. Алардагы мәхәббәтне Аллага карата да, кешеләргә нисбәтән дә кабул итәргә мөмкин.

Газәлләрдә, мәхәббәттән тыш, иҗтимагый-социаль, фәлсәфи мәсьәләләр дә яктыртылырга мөмкин. Г. Тукайның «Күңел», «Көзге җилләр», «Сайфия», М. Гафуриның «Мәкъсуд», «Үзенчә» һ. б. шигырьләре әнә шундыйлардан.

Аурупаның, урыс шагыйрьләренең (Гёте, А. Фет, В. Брюсов) китапларында да газәл шәкелендә язылган парчалар бар. Әмма алар, нигездә, стилизация ысулы белән иҗат ителгәннәр. Газәл, кагыйдә буларак, Шәрык (гарәп, фарсы, төрки) сүз сәнгате өчен хас.

Борынгы һәм Урта гасыр Шәрык, шул исәптән өлешчә төрки-татар шигъриятендә кулланылган (ният, мактау шигыре) лирик жанрларның берсе касыйдә. Ул үзенең шәкел-формасы, төзелеше белән газәлгә охшаш: икеюллык строфалар кулланыла, аа ба ва рәвешендә рифмалаша (кафияләшә), гаруз белән языла; рәдиф һәм тәхәллүс куллану да аның өчен чит түгел. Әмма күләме белән ул газәлдән зур: анда икеюллык-бәйтләр саны уртача 12 дән 200 гә җитәргә мөмкин. Гадәттә, классик касыйдәләрдә кереш, фон вазифасын башкарган нәсиб (анда табигать, тирә-юнь сурәтләнә), макталучы затны яисә күренеш-хәлне тасвирлаган мәдех, төрле предметларны сыйфатлаган васыф өлешләре була. Эчтәлек-тематикаларына карап аларның кайвакыт бәһария (язны мактау), гыйшкия, фәхрия, хәмрия, нәгыть (Мөхәммәд пәйгамбәрне зурлау), хәмед, фәлсәфи һәм кайбер башка төрләрен дә аерып чыгаралар.

Касыйдәнең асылын, төп эчтәлек-мәгънәсен кемне дә яисә нәрсәне дә булса гадәттән тыш күпертеп, арттырып, иң чик, югары дәрәҗәгә җиткереп мактау тәшкил итә. Бу жанрдагы күп кенә әсәрләрнең нигезенә күренекле (гадәттә, тарихи) затларның эш-гамәлләре, чынбарлыктагы тантаналы вакыйга-күренешләр салына. Мактау, данлау аркылы шагыйрьләр үзләренең теләк-омтылышларын, идеалларын гәүдәләндергәннәр, еш кына үзләре күрергә теләгәнне бар, булган рәвешендә тасвирлаганнар, аеруча хөкемдарларга йогынты ясарга омтылганнар.

Касыйдә борынгы гарәп сүз сәнгатендә төп шигъри формаларның берсе була. Бераздан аның нигезендә газәл, мәдхия, мәрсия кебек аерым жанрлар бүленеп чыга. Касыйдә аеруча ислам чоры гарәп шигъриятендә зур үсеш ала. Тиз арада фарсы, төрки әдәбиятларына үтеп керә. әл-Мөтәнәбби (915965), Рудәки, Сәгъди, Нәваи кебек Шәрыкның күренекле классиклары иҗатында бу жанр мөһим урынны били. Төрки-татар шигъриятендә Рабгузый, Харәзми, Сәйф Сараи касыйдәнең матур үрнәкләрен тудыралар. Өмми Кәмал, Әбелмәних Каргалый, Габделҗәббар Кандалый, Габдулла Тукай кебек шагыйрьләр дә бу жанрны чит итми. Әмма аларда еш кына касыйдәнең традицион таләпләре сакланмый. Татарның соңгы берничә йөздә үз дәүләтчелеге булмау да бу жанрга бик ихтыяҗ тудырмый. Безнең шагыйрьләр панегирик, ягъни мактау төренең чагыштырмача иреклерәк формасын мәдхия һәм мәрсияне яратыбрак кулланганнар. Газәл һәм касыйдәдән аермалы буларак, аларга строфа, рифмалашу бердәйлеге хас түгел. Бу жанрлар икеюллык, дүртьюллык строфалар белән дә языла, аларның чәчмә шәкелдә иҗат ителгәннәре дә очрый. Мәдхия һәм мәрсияләр, үзбаш кулланылу белән бергә, башка әсәрләр составында (аеруча аларның багышлау өлешендә) килергә мөмкин. Бу жанрлар эчке сыйфатлары, идея-тематикалары белән касыйдәгә охшаш. Алар өчен дә мактау, күренекле затларның, хөкемдарларның эш-гамәлләрен, мөһим күренеш-вакыйгаларны югары дәрәҗәгә куеп данлау хас. Мәрсия, нигездә, шул ук мәдхия ул. Әмма анда вафат булган кеше мактала. Бу төр әсәрләр елау-сыктау, сагыш, кайгы рухы белән сугарылганнар. Алар өчен җитдилек хас.

Төрки-татар сүз сәнгатендә мәдхия-мәрсияләр бик күптәннән иҗат ителеп килә. VIII гасырның беренче яртысына мөнәсәбәтле Күлтәгин, Тоникук (Танъюкук), Билгә-каган ташъязмалары үзләренең эчтәлек-аһәңнәре белән мәрсиянең аерым үрнәкләре. Мәхмүд Кашгарыйның «Диване лөгатет-төрк» (10721074) китабында бу жанрларга туры килешле парчалар бар. Мөхәммәдьяр, Кадыйр Галибәк, Мәүла Колый, Тукай кебек авторлар да бу төр панегирик шәкелләргә мөрәҗәгать итәләр. ХХ йөзгә кадәрге татар әдәбиятында аеруча Утыз Имәнинең хатыны Хәмидәгә, Гали Чокрыйның Казанга, Акмулланың Мәрҗанигә багышлап язган мәдхия-мәрсияләре мөһим урынны били. Алар өчен татар тормышына якынлык, реаль сурәтләр һәм детальләр куллану хас.

Робагый Шәрык, шул исәптән меңьеллык төрки-татар сүз сәнгатендә иң киң таралган лирик жанрларның берсе. Фарсы телендә дүрт сүзе белән тамырдаш булган бу атама шигырь юлларының (мисрагъларның) санына карап бирелгән. Әмма һәр дүртьюллык строфа робагый була алмый. Моның өчен дүртьюллыкның мәгънәви, интонацион яктан тәмамланган фикер-хисне, эчтәлекне белдерүе, мөстәкыйль кулланылуы һәм ааба (аерым очракларда аааа абаб) рәвешендә кафияләшүе-рифмалашуы шарт. Робагыйлар өчен, кагыйдә буларак, аз сүз белән тирән мәгънә белдерү, афористик яңгыраш хас. Бу жанрда фәлсәфи, әхлакый, социаль, мәхәббәт һ. б. бик күптөрле мәсьәләләр гәүдәләнеш таба. Робагыйлар өчен сатира, юмор да чит түгел. Кайвакыт бу төр әсәрләрне музыка коралларына кушылып җырлау-башкару да очрый.

Робагый-дүртьюллыклар күп кенә халыкларның фольклорында, язма әдәбиятында иркен кулланыла. Аеруча фарсы шагыйре Гомәр Хәйям (10481131) үзенең бу жанрдагы парчалары белән мәшһүр. Алар төрле телләргә, шул исәптән татарчага да, күп мәртәбәләр тәрҗемә ителгән.

Мәхмүд Кашгарыйның китабында берничә робагый, шул исәптән «Итил суы ака торур» дип башланган дүртьюллык та теркәлгән. Соңгы 78 гасырда Сәйф Сараи, Мәүла Колый, Әхмәдбик, Утыз Имәни, Гали Чокрый, Акмулла, Дәрдемәнд, Тукай, Мәҗит Гафури һ. б. шагыйрьләр робагый шәкелен бик теләп кулланганнар. Хәзерге татар сүз сәнгатендә дә робагый жанрында күпләгән әсәрләр иҗат ителә (Рәдиф Гаташ, Равил Фәйзуллин, Дамир Гарифуллин).

Робагый-дүртьюллыкның туюг (тоюг, тоек) дип йөртелгән төре дә бар. Аның төп үзенчәлеген рифмалашкан сүзләрнең омонимиягә (тәҗнискә) корылуы тәшкил итә. Төрки сүз сәнгатенә хас булган бу жанрда үзбәк классик шагыйрьләре Нәваи, Бабур уңыш казана.

Фәрд мәкаль һәм әйтемнәрдән кала, афористик яңгырашлы иң кече жанр. Гарәп-фарсы телләрендә бу сүз икеюллык мәгънәсен белдерә. Гадәти икеюллык строфадан тәмамланган уй-кичерешне мөстәкыйль интонацион яңгырашта гәүдәләндерүе белән аерыла. Татар сүз сәнгатендә Сәйф Сараи, Акмулла, Дәрдемәнд, Тукай һ. б. шагыйрьләрнең фәрд жанрында язылган парчалары бар.

(Әхмәдбик (XVIIIXIX гасырлар)(Кандалый)

Мөнәҗәт элек-электән гарәп-фарсы-төрки мөселман дөньясына таныш атама. Ул җыр-музыка, шигърият сөюче хәзерге татарларга, шулай ук дин әһелләренә дә яхшы билгеле. Бу атама лексик яктан гарәп телендә ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү; арыну-чистарыну, Аллага мөрәҗәгать итү, ярлыкау-кичерүне сорау, дини-интим эчтәлекле әсәр төшенчәләрен белдерә. Мөнәҗәт үтә дә эмоциональ табигатьле лирик жанр.

Әйткәнебезчә, 1990 елда дөнья күргән «Әдәбият белеме сүзлеге»ндә Урта гасыр сүз сәнгатендә кулланылган күп кенә жанрлар хакында безнең тарафтан язылган мәкаләләр урнаштырылган. Болар арасында мөнәҗәт тә бар. Шуңа күрә биредә бу жанрның аерым сыйфатларын гына атап китәрбез.

Аның асылын Тәңрегә мөрәҗәгать итеп моң-зарларны сөйләү яисә фаҗигагә тарыган, кыен хәлдә калган лирик геройның уй-кичерешләрен, хис-тойгыларын бәян кылу тәшкил итә. Шигъри сөйләм лирик каһарманның эчке монологын да хәтерләтә. Әлеге төр алым мөшкеллектәге, кыенлыктагы кешенең рухи хәлен билгеле бер дәрәҗәдә җиңеләйтүгә, пакьләндерүгә ярдәм итә. Бу жанрдагы күп кенә әсәрләрдә лирик каһарманның рухи халәте табигать күренешләренә параллель яисә капма-каршы кую юлы белән гәүдәләндерелгән. Еш кына җилгә, агачларга, кошларга мөрәҗәгать итү очрый. Мөнәҗәтләр генетик яктан мифологиягә, борынгы кешеләрнең культка табыну йоласына барып тоташа, бәет жанрындагы кебек беренче заттан сөйләнә, дөресрәге, көйләнә. Әүвәл бу төр әсәрләр рифмалы, ритмлы проза (сәҗгъ) белән иҗат ителә, алга таба шигъри форма өстенлек ала; нигездә, ике, дүртьюллык строфалар кулланыла.

Мөнәҗәт Урта гасыр Шәрык сүз сәнгатендә, аеруча дини-суфичылык әдәбиятында, зур урынны били. Ул, мөстәкыйль кулланылу белән бергә, зуррак күләмле әсәрләр составында да килә. Мәсәлән, төрек шагыйре Мөхәммәд Чәләбинең атаклы «Мөхәммәдия» поэмасында (1449) мөнәҗәт дип исемләнгән берничә лирик парча бар. Төрки-татар шагыйрьләреннән Харәзми, Өмми Кәмал, Әбелмәних Каргалый, Шәмседдин Зәки һ. б. үз әсәрләрен бу жанрда да иҗат итәләр. Татар фольклорында да мөнәҗәтләр шактый гына. Алар, нигездә, китаби традицияләргә таянып, язма әдәбият һәм фольклор башлангычларының синтезы рәвешендә туганнар.

Күп кенә мөнәҗәтләрдә, интим, шәхси уй-кичерешләргә нисбәтән, иҗтимагый-социаль, әхлакый һәм фәлсәфи мәсьәләләр дә гәүдәләнеш таба (туган илне һәм туган җирне сагыну; ата-ана һәм бала мөнәсәбәтләре; ятимлек, яшәү һәм үлем һ. б.). Менә «Читкә киткән кеше мөнәҗәте»ннән бер өзек:

Фәнни хезмәтләрдә мөнәҗәт һәм фольклордагы бәет жанры еш кына үзара мөнәсәбәттә карала. Чыннан да, аларның идея-тематикасында, поэтикасында, кулланылышында уртаклыклар яки охшашлыклар бар (һәр ике жанр да язма әдәбият һәм фольклор башлангычлары кушылудан туган; фаҗигале, аянычлы хәлләр; беренче заттан көйләү яисә сөйләү; шигъри тел белән язылу һ. б.). Әмма мөнәҗәтләр өчен язма әдәбиятка якынлык, көчле әдәби гомумиләштерү, хис-кичерешләрнең тирәнлеге, лириклык һ. б. үзенчәлекләр хас. Бәетләрдә эпик элементларның күзгә ташлануын да онытырга ярамый.

Урта гасыр төрки-татар сүз сәнгатенең лирик жанрлар системасында хикмәтнең дә үзенә лаеклы урыны бар. Фәлсәфә, белем, акыллы фикер, тирән мәгънәле сүз-гыйбарә төшенчәләрен белдерүче бу атама жанр табигате белән дә үзенең лексик эчтәлегенә туры килә. Гадәттә, афористик яңгырашлы, фәлсәфи-дидактик характердагы парчаларны «хикмәт» дип атау киң таралган. XII йөз шагыйрьләре Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакыргани бу жанрны бик тә теләп кулланганнар. Мәүла Колый үзенең барлык шигырьләрен дә диярлек «хикмәт» дип атаган. Бу жанрдагы күпчелек әсәрләр тезмә формада. Әмма әдәбият тарихында чәчмә, кайвакыт катнаш шәкелдә иҗат ителгән хикмәтләр дә бар. Мәсәлән, Сәйф Сараиның Сәгъдигә мөнәсәбәтле «Гөлестан бит төрки»енең соңгы сигезенче бабында чәчмә һәм тезмә юллар катнашмасыннан торган 56 хикмәт урнаштырылган. Шуларның берсе:

Г. Утыз Имәни, Һибәтулла Салихов, Акмулла, Дәрдемәнд һәм кайбер башка шагыйрьләрнең мирасларында да, гәрчә хикмәт дип исемләнмәгән булсалар да, бу жанрга туры килешле парчалар бар. К. Насыйриның «Тәрбия китабы»ндагы кыска-кыска хикәят-композицион берәмлекләр дә үзләренең афористик эчтәлекләре, фәлсәфи-әхлакый табигатьләре белән хикмәтләргә бик тә якын торалар. Гомумән, элеккеге әдәбиятта аерым жанрлар кайвакыт үзара керешеп тә китәләр. Мәсәлән, Сәйф Сараи һәм кайбер башка авторлар иҗатында күзгә ташланучы нәсыйхәтләр үзләренең тирән мәгънәләре, оригиналь фикерләре белән хикмәт жанрына бик тә аваздаш. Шунысын да искә төшерик: Урта гасыр Шәрык, шул исәптән татар әдәбиятында «нәсыйхәтнамә» дип исемләнгән махсус әсәрләр дә бар. Аларның төп максаты укучыларга һәм тыңлаучыларга образлы, үтемле рәвештә акыл, киңәш, үгет, тормыш тәҗрибәсе бирү, адәм балаларын яшәргә өйрәтү. Бу төр ядкярләрдән татар дөньясында аеруча «Нәсыйхатес-салихин» китабы популяр.

Кыйтга (өлеш, парча; шигъри өземтә) дип исемләнгән жанр да үзенең афористик яңгырашы, мәгънәви тирәнлеге белән хикмәткә бик якын тора. Әмма аның даими сакланырга тиешле тышкы формасы, төзелеш-структурасы бар. Ул икеюллык шигъри юллар белән языла, рифмалаша. Рифмалашуы газәл, касыйдәгә охшаш: аб вб гб. Әмма аа рәвешендә кафияләшкән тәүге строфасы юк (шуңа мөнәсәбәттә аны кайчак «өзек кыйтга» дип тә әйтәләр). Кыйтгалар, кагыйдә буларак, гаруз белән языла. Шәрыкның Рудәки, Сәгъди, Нәваи, Физули һәм кайбер башка классиклары кыйтгалар язып калдырганнар. С. Сараи, Г. Кандалый, Г. Тукай, Ш. Бабич һ. б.ның мирасларында «кыйтга» дип исемләнгән парчалар очрый.

Назад Дальше