Сагынма
Шигырь. Том 11. Стихи
Рузил Фазлыев
© Рузил Фазлыев, 2023
ISBN 978-5-0059-9704-3 (т. 11)
ISBN 978-5-0056-9347-1
Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero
САГЫНМА
Сагынулар авыр була икән,
Онытулар мөмкин булмаса.
Күңелләрдә калып бер моң булып,
Кабатланып, hаман җырласа.
Еракларда, ләкин якын кебек,
Үтә алмаслык кына аралар.
Калмагандыр артык тирән булып,
Күптән төзәлгәндер яралар.
Язмышларның бизәкләре булып,
Шуңа кабат, тели күңелләр.
Шатланулы офтанулар алар,
Сагынулар кайгы түгелләр.
Сагынулар килә җитәкләшеп,
Моңнар белән күңел тулганда.
Гомернең ул, бәхет урыннары,
Сагынырлыклары булганда.
Сагынма дим, үзем сагынсамда,
Кай якларга күңел тартсада.
Күңел, үтеп адашулар аша,
Узар юлын күптән тапсада.
Намазлык
Җыр кебектә
Кое казу, суын табу
Җәйге төннәр
Тыныч төннәр, таңга кадәр,
Эндәшмичә түзә алыр.
Яралары була калса
Таңнар җитеп, төзәлер
Актаныш
Агыйдельнең биек ярларында,
Тау башында тора Актаныш.
Ядкәредәй булып милләтенең,
Татарларга хәзер бик таныш.
Ак исемнән, ак хыяллар туып,
Ак юллары әле салыныр
Актанышым диеп җыр сузучы,
Киләчәгендә дә табылыр.
Көнчыгышы булып милләтенең,
Син калырсың hаман ак булып.
Сәхнәдәге Агыйдельдәй булып,
Макталырлык матур як булып.
Тау башында үсә Актаныш,
Ак булуы калыр сакланып.
Бед (з) некеләр диеп горурланып,
Сокланырлык булып таң калып.
Күңел көче
Күңел тарту, күңел тартылуы,
Еракларга таба күчәме
Тоймаганга, әллә онытканга,
Якын гына булган кичәне.
Күңел тарта, әйтми сәбәбен,
Әйтәләр бит,«тартса күңелең».
Кыен була кабул итүләре,
Күңелеңә якын түгелен.
Күңел «сүзе», юллар табу кебек,
Кайсы якка, кайчан баруның.
Бик кирәк диеп уйланылган,
Урыннарга бармый калуның.
Сиңа сайлый мөhим булганнарын,
Кәлебеңә ярый торганын.
Гамәлләр бит шуңа әйтеп бирә,
Күңелеңнең нинди булганын
Кәлебләрдә кебек хисләр башы,
Күңел безне, сүзсез кисәтә.
Шуңа күрә, ялгыш эшләр туа,
Күңел тартмаганын сизсәктә.
Хисләр диңгезе
Язам әле шигырь кебек итеп,
Куплетларга салып сүзләрне.
Хисләр өстәп, шигырь арасында,
Хыял диңгезендә йөзгәнне.
Кем булмаган андый диңгезләрдә,
Йөзмәсәдә, кереп караган.
Кемгә аңларга аның тирәнлеген,
Ярда басып тору, яраган.
Диңгез кебек хисләр җыелганда,
Күбекләнсә биек дулкыннар.
Чын шигырьләр диңгез суыдай,
Бераз гына тозлы торсыннар.
Шигырләр ул, хисләр диңгезедәй,
Ә юллары, дулкын тезмәсе.
Бар хисләрең дулкын арасында,
Әллә каян түгел эзләсе.
Күтәрелә, аннан түбән төшә,
Шигырьдә дә дулкын телләре.
Кемнәр аны ачык ишетә ала,
Бик күпләрнең, бардыр күргәне.
Диңгез өчен киңлекләре кирәк,
Сыя алырлык, булган сулары.
Хис диңгезе кебек шигырләрнең,
Мөлдерәмә булып тулганы.
Юл
Ялыкмыйча тормыш юлларында,
Ниләрдән соң hаман туймадым.
Күп яшәдем диеп, әйтер идем,
Акылымны әле җуймадым.
Җиhан киңлекләрен аңласамда,
Биекләргә хисләр сикерми
Хыял артларыннан иярәсең,
Барасыңда, барып җителми.
Юллар бетеп туктый ала микән,
Кеше аны үзе күрерлек.
Вакыт кына хәбәр бирә кебек,
Кыскарыуын аның белерлек.
Дәрес барсә тәнәфесен көтеп,
Озак кебек вакыт үтелә.
Өй эшләре әзер булмаганда,
Шундый курыку хисе көтелә.
Сәер уйлар башта кунак була,
Уйландырып әллә куркытып.
Атлаганда ашыкмыйча гына,
Язмыш юлларына юл тотып.
Сөяркә кебек (нәсер)
Җаның бар
Еллар бар
Кәфирун
Үткәннәр, көткәннәр
Алда юллар ачылалар,
Үткәннәре ябыла.
Хыяллар сүнгән булмаса,
Барыр юллар табыла.
Алдагылар якты кебек,
Караңгымы үткәннәр.
Онытып торып бер азга,
Язмышыңны сүккәннәр.
Кемгә сораулар бирергә,
Борылып карап артыңа.
Әллә кайбер мизгеленә,
Күңел hаман. талпына.
Үткәннәре, сынау булды,
Алда көтә, сынаулар
Бөтен юллары гомернең,
Имтиханнар, сынаулар.
Хәрәккәттә үзгәрешләр,
Йөрмәсәң күрмисең шул.
Бер мизгелен, алдагысын,
Язмышның белмисең шул.
Елларның Сабантуе
Гади җан иясе
Чәчәк атканда
Бөреләнеп юкә чәчәкләре,
Җәйләр уртасында ачыла.
Юкә чәчәкләре шифа бирә,
Җыяр өчен күпләр, ашыга.
Өзмәдем мин юкә чәчәкләрен,
Хозурланып, бары карадым.
Юкәләрне көндә күрә алу,
Шифалырак диеп санадым.
Юкә агачы чәчәк ата быел,
Биегерәк булып йортлардан.
Күңеленә шифа гына җыя,
Юкә агачын күреп сокланган.
Язам әле
Хәтер яңартам
Авылыма кайттым әле менә,
Шигырь юлы килә язасы.
Әллә инде әhәм булып килә,
Әйтелмәгән сүзләр казасы.
Күңел дәфтәрләрен актарам да.
Төрле чаклар..начар-яхшысы,
Калганда бит булган хисләремне,
Дәфтәр битләренә язасы.
Язам әле-бәлки шулай язган,
Истә калган әйбер кадерле.
Үткән үткән инде. Саклансыннар
Туа торган хисләр хәзерге.
Аккан суга кире кереп булмый,
Хәтер йомгаклары саклана.
Хәтерне бит олы байлык диләр,
Шуңа бу байлыкны ташлама.
Кичләр җитә, көннәр үтеп китә,
Таңнар ата иртән кабаттан.
Гoмер язы гына ике килми,
Таң шикелле булмый кабатлап.
Сабантуй шигыйрләрe
Cөяләр
Кайда син балачак
Бар ышаныч
Аллаһта бөтен ышаныч,
Аллаһта бөтен терәк.
Бернәрсәгә тиңләшәлми
Аллаһтагы кодрәт.
Аллаһ бирә дә, ала да,
Аллаһта бөтен тотка.
Аллаһ озата җәннәткә,
Йә җәһәннәмгә утка.
Кайгырма ла
Язмышың китабың
Кемгә дога кыласың
Татар җаны
Тирәндәрәк була тирәндәрәк,
Кыйммәтлерәк булган ул хисләр.
Көннәр узса олы хисләр белән,
Тынычырак үтә ала кичләр.
Татарлык ул исемнәрдәме соң,
Ата анадан безгә бирелгән.
Тирәндәме, ерак яшерелгән,
Буыннардан саклап киленгән.
Татарлык ул бутап булмый торган,
Аеырылып торган, тамгадыр.
Кирәк чакта, ул беленә ала,
Каныбызда безнең баргадыр.
Озатулар
Озатулар гади генә кебек,
Кемдер китә, кемдер озата.
Югалтуга якын булганнарны,
Бик сирәкләр генә юата
Озатулар кайгы булмасыннар,
Китмәсеннар, иде кайтмаска.
Яуга китү армиягә түгел,
Кемдер китеп башка кайтмаста
Җитмеш еллар җиңү бәйрәмнәре,
Яу вакыты килә кабаттан.
Яңа яраланган язмыш юлын,
Яңа баштан кемнәр кабатлар.
Җирдә урын кысан булган кебек,
Файда эзли кеше, сугыштан.
Әллә нинди сәбәпләрен табып,
Берсе белән берсе сугышкан.
Ут кабызу авыр кебек түгел,
Утта янганнары, җаннар бит
Сугышмыйча булмый дигәннәре,
Барысыда чип чи ялган бит.
Остазлар
Көзләр шул
Тәбикмәк
Чакыралар
Чакыралар, ашыктырып әле,
Бармый кара син кем буласың
Юллар эзләп маташасың икән,
Аягынны тизерәк сузасың.
Чакыралар әллә кыямәткә,
Теләгәндәй, булып озатмак.
Утырауга куып кереткәндәй,
Башка юлны куеп тозаклап.
Тарих тәгәрмәче