Бакчадагы чияләр
Шигырь. Том 10. Стихи
Рузил Фазлыев
© Рузил Фазлыев, 2023
ISBN 978-5-0060-0440-5 (т. 10)
ISBN 978-5-0056-9347-1
Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero
Бакчадагы чияләр
Өй артында үскән чияләрне,
Чия бакчасыда диярлек.
Чияләре пешеп сусыллангач,
Агачлары башын иярлек.
Чия агачлар бик аз кешедә иде,
Бездән күпләр алды чияләр.
Ул чияләр инде картаялар,
Яңалары үсеп киләләр.
Ап ап чәчәк чагы бакчаларның,
Фотоларда гына сакланды.
Бик күпләрнең бакча чияләре,
Шушы чияләрдән башланды.
Заманалар шуный булган инде,
Тирә якта җимеш- әрәмә.
Бәрәңгене күбрәк утыртканнар,
Калдырмыйча җирне әрәмгә.
Өй артында, үсте чияләре..,
Чия тәме шуңа якында.
Шуңа тагы искә алдым әле,
Бакчадагы чия хакында.
Халәт алышыну
Катлаулы ураулы
Әллә ул мәшәкәт, әллә ул рәхәт,
Бер минут вакытың булмавы.
Эш белән булсада тормышта,
Кешенең тышауда тормавы.
Берәүгә агачы, берәүгә җимеше
Кемгәдер өлеше, тия тик тиресе,
Тормышта гел көтеп ятканда,
Көткәннең килә шул киресе.
Биргәнен күрмичә ярамый,
Онытмый, ул каян килүен.
Күңелдә җиңеллек булганда,
Аллаhның рәхмәте диюең.
Нигә көтәргә
Ник алай
Хәлләр ничек
«Хәлләр ничек» дибез күрешкәндә,
«Сәләмәт бул» дибез киткәндә.
Исәнләшми яшәп була мени,
Кешеләрне хөрмәт иткәндә.
Чама сүзе
Артык олы булса
Чәчәк язмышы
Чәчәкне без нигә матур дибез,
Матур чагын гына күргәнгә.
Күрмәгәнгә шиңгән чакларында,
Чәчәк атуын гына белгәнгә.
Бәйрәмнәрне чәчәк бизәүче,
Чәчәкләргә, хәттә күмәләр
Файдаланып матур мизгелләрдән,
Чүп иттереп чыгарып түгәләр
Чәчәк менә шуның өчен үсә,
Кеше хисе шулай кыйммәтме
Кеше күңеле булсын өчен диеп,
Бүләк биреләме кыйммәтле
Кичләр
Безнең китап
Китап бите кебек, үткән көннәр,
Булмый, артка ләкин актарып.
Эчтәлеге кабатлана алмый,
Күңелләрдә кала сакланып
Ташка баскан кебек битләре,
Төзәтүләр булмый керетеп,
Ул китапны бары саклап була,
Хәтер дигән җирдә йөретеп.
Китап яза җирдә hәрбер кеше,
Һәр кешедә үзенә язучы
Язмыш дигән олы китабын,
Бизи, бизи яза алучы
Китап яза кеше олы китап,
Өсти өсти. көндә битләрен.
Үзе кеше белә ала микән,
Китабының язылып беткәнен.
Китап яза кеше, гомер буе,
Гомерлеккә килгән шикелле
Җир йөзенә кеше килгәндә дә,
Шул гомергә килә бит инде.
Гомер бит ул җирдә яшәү чоры,
Димәк җирдә яшәү гомерлек.
Безнең китап була алсын иде,
Мәңгелеккә алып керерлек.
Рәхмәт яусын
Язасы килә
Матурлык
Югалтулар
Гомер агышы
Тау
Кешеләрне таулар җәлеп итә,Үрмәләргә таулар өстенә.Авырлыклар җиңеп күтәрелү,Һәркем өчен түгел, hичкенәТау башына менеп җитә алсаң,Якынаер кебек күкләрдәКүпләр өчен биек тау башлары,Ялганалар кебек күкләргә.Биек тауга менеп җитеп булла,Күкләр генә кала ерактаТауга менеп, күккә җитеп булмый,Урау юллар эзләп, сораптаТаулар безгә биек булсаларда,Анда юллар барыбер туктала.Күккә юллар кеше өчен түгел,Хыялларың нинди булсада.Без тауларга шуңа үрмәлибез,Югарыдан нидер күрергә.Кабат килү әгәр мөмкин булса,Кошлар булып җиргә килергә.Юлда булу
Тормышларда кирәк микән көтү,
Яңа таңны көткән шикелле.
Әллә кирәк микән юлда булу,
Таңнар күптән аткан бит инде
Таңнар ата, ләкин ул бары тик,
Кичәгенең генә давамы
Шул ук эшләр, шул ук мәшәкәтләр,
Шул ук яңгыр hаман явамы
Аңламакчы булып зур тормышны,
Нечкәлеген эзләп тапмакчы.
Белгәненә, барсы була алмый,
Ялан аяк йөри башмакчы
Күпме акыл кеше сарыф итә,
Болар барысы, тамчы диңгездә.
Күңел hаман туя алмый нигә,
Җитәрлек бит бирә Ул безгә
Гомерне без юллар дибез икән,
Ул юллардан кирәк барырга.
Туктасакта бары азга гына,
Яллар итеп бераз алырга
Син кайгырма
Син кайгырма, кайгы килсә әгәр,
Кайгыдан соң килер шатлыгы
Кайгыларны кайгы алыштырмый,
Көтә сине алда шат көне.
Кайгырудан кайгы жиңеләйми,
Кемгә, үпкәләүдә урынсыз
Күз алдыңа иртәгәне китер,
Күңелләрең бераз җылынсын
Берсе артыннан алар берсе килә,
Сыналабыз шулай үсәбез
Адым саен кыенлыклар аша,
Берәр бачкыч өскә күчәбез
Гомер буө яши яши җирдә,
Тормыш безне hәрчак өйрәтә
Тормыш мәктәпләре кешеләрне,
Яхшылыкка бары үзгәртә
Белә алсак, җирдә тормыш итү,
Яшәү белән бергә имтихан
Сынауларның иң олысы өчен,
Җир йөзенә безне Ул җыйган
Үпкәләмә авылым
Аналар
Кайларда соң калды ул вакытлар,
Күпмеләре калды исләрдә
Көннәр үткән көннәр җил давылсыз,
Искә төшә ничә кичләрдә.
Озатып йөрми микән догалары,
Озатып йөрми микән хисләре.
Күпер түгел микән бу тормышта,
Йокысыз үткәннәре кичләре.
Уйлар белән
Кешенең көзгесе
Яңа тарих
Шундый чак