Әйе, бертуган Габдрахмановларның да данлы исемнәре туып үскән якларына әйләнеп кайтты. Хәзер аларның кылган батырлыкларын мәңгеләштерү турында кайгыртасы бар. Заманында алар символик мәгънәгә ия Революция тавы башыннан күтәрелгән яшь бөркетләр Котдус, Миңнемөхәммәт һәм Габдерәхим Габдрахмановлар үзләрен Туган илебезнең чын патриотлары итеп танытканнар. Якын киләчәктә аларның мәгърур исемнәре мемориаль комплекстагы исемлеккә дә алтын хәрефләр белән язылыр, шәһәрнең берәр яңа урамына «Бертуган Габдрахмановлар» дигән мәртәбәле исем бирелер, аларга һәйкәлләр дә куелыр әле, шәт, иншалла!..
Тормышыбыз данколары
Кави Латыйп,фронтовик әдипБезнең буын шундый токым:Дошманның теше үтмәсБезнең буын ул мәңгелек,Җир йөзендә һич бетмәс!
Мәскәүнең «Политик әдәбият» нәшриятында «Сугыш чоры парторглары» дигән исем астында чыгарылган китаплар сериясе белән танышып утырам. Һәр китапның тышлыгында сугышчыларны ярсулы атакага әйдәүче политрук рәсеме. Документаль рәсем. Бик күпләргә яхшы таныш рәсем
Кем соң ул, кайсы як кешесе, безнең якташыбыз түгелме? Кайда, нинди батырлык үрнәге күрсәткән? Әнә шундый сораулар мине сугыш чоры политруклары, парторглары белән тирәнтен кызыксынырга этәрде. Архив документлары, төрле нәшриятларда хәрби-патриотик темага басылган китаплар, вакытлы матбугат материаллары гыйбрәтле мәгълүматлар бирде.
1942 елның 12 июле. Гитлерчы башкисәрләр Дон буе далалары аша Сталинградка, Кавказга таба ыргылалар. Славяносербск торак пункты янында фашист илбасарларның юлын 4 нче укчы дивизиянең 220 нче укчы полкы сугышчылары кисә. Көчләр тигез түгел. Дошман барлык төр кораллардан алар өстенә ут өермәсе яудыра. Көн дәвамында дошман унөч мәртәбә атакага күтәрелә. Әмма сугышчыларыбыз, кораллары чагыштырмача азрак булса да, бер адым да артка чигенмичә, унөч атаканың һәркайсын батырларча кире кагалар. Фашистлар зур югалтулар кичерә.
Совет солдатларының саны да күзгә күренеп кими. Нишләргә? Озак уйлап торырга вакыт юк гитлерчылар ундүртенче мәртәбә атакага күтәреләләр. Хәзер «Кем кемне?» дигән сорау хәл ителәчәк. Шуны бик яхшы аңлаган кече политрук Алексей Гордеевич Ерёменко бөтен буена торып баса да, пистолетлы кулын өскә күтәреп: «Ватан-ана өчен алга, атакага!» дип кычкыра һәм дошман өстенә беренче булып ташлана. Калган сугышчылар да, аның үрнәгендә атакага күтәрелеп, фашистларны үз участокларында тулысынча тар-мар итәләр. Йөрәгенә дошман ядрәсе тигән политрук Ерёменко исә яу кырында мәңгегә ятып кала
Тик шулай да бәхетле язмыш кешесе булып чыга Алексей Гордеевич. Коралдашларын атакага күтәргән мизгелдә аны фронт фотокорреспонденты М. П. Альперт фоторәсемгә төшереп өлгерә. Исемсез бу фото соңыннан илебезнең һәм дөньяның күп кенә газета-журналларында, китапларда кат-кат басыла. Шулай итеп, әлеге документаль кадр патриот сугышчы образын гәүдәләндергән символик рәсемгә әверелә
Әйе, колхозлар төзүдә чыныгу алган, партия оешмасына җитәкчелек итеп, бай тәҗрибә туплаган коммунист, сугышта политрук буларак, Ватан-ана азатлыгы хакына әнә шундый батырлык күрсәтә, башкаларны да үз артыннан ияртә.
Хәзер ул һәлак булган җирдә Ворошиловградтан 30 чакрым читтәрәк Октябрьнең 40 еллыгы исемендәге совхозның «Комиссар кыры» дип йөртелгән урынында мәһабәт һәйкәл тора. Скульптор И. Н. Чумак Алексей Гордеевичны нәкъ рәсемдәгечә итеп ашкынулы атакага әйдәгән мизгелдәгечә сурәтләгән. Уң кулын ярсулы төстә күккә чөеп, ул һаман да «Алга, тынычлык өчен көрәшкә!» дип дулкынланып дәшәдер кебек.
Мин аны барыбызга да бик якын, кадерле шагыйребез Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең рухи туганы итеп күз алдына китерәм. Ул да бит, коммунист һәм политрук буларак, күпме сугышчыларны җиңүгә рухландырган. Хәтта ул фашизм зинданнарында да әсирләр арасында совет халкының җиңүенә ышанычны ныгытучы политрук, әйдәп баручы булып кала.
Республикабызда иң беренче Советлар Союзы Геройларыннан Мамадыш районының Кече Кирмән авылы егете Гафият Нигъмәтуллин да бөтен сугыш дәвамында үзен кыю политрук итеп таныта. Танкка каршы ата торган артиллерия дивизионы комиссары Г. Я. Нигъмәтуллин 1945 елның маенда аяусыз көрәштә батырларча һәлак була.
Мин аларны Максим Горькийның мәгълүм легендасында сурәтләнгән Данкога тиңләр идем. Сугышта үзләрен корбан итеп булса да, йөрәкләрен факел итеп кабызып, башкаларга дөрес, якты юлны күрсәтүчеләр аз булмаган. Күбәү алар безнең тормышыбызның, яшәешебезнең чын Данколары! Шулар турында кабат-кабат уйланам Аларның бер өлеше парторглар буларак нык танылган, солдатлар арасында ихтирам казанган.
1944 елда Днепр хәрби флотилиясенең политбүлеге, татар халкының батыр улы, бронекатерлар отряды парторгы, гвардияче 1 нче статьялы старшина Нәбиулла Насыйбулла улы Насыйровка багышлап, махсус листовка бастырып чыгара.
«Парторг Насыйровның данлы исеме, 3 нче ранг капитаны Песков подразделениесендә генә түгел, безнең бөтен флотилиябезгә яхшы билгеле, диелә әлеге тарихи документта. Большевиклар партиясенең тугрылыклы улы коммунист Насыйров Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк дошманга каршы каһарманнарча көрәшә. Ул фашист илбасарларны Одесса һәм Севастополь янында аяусыз тукмады, Сталинград һәм Бобруйск, Турово һәм Пинск янында юк итте Березина һәм Припять янында барган көчле сугышлар вакытында коммунист Насыйровның орудие расчёты сугышчылары тарафыннан фашистларның өч урындагы миномёт батареялары, артиллерия батареясы, танк, ике пулемёт ноктасы, ике блиндаж, хәрби йөк төягән өч олау һәм бер ротадан артык пехотачылары юк ителде.
Пинск янындагы сугыш барышында парторг Насыйров һәлак булды.
Днепр флотилиясе моряклары! Ватан-анабызны Насыйров кебек яратыгыз! Дошманга каршы Насыйров кебек, үз-үзегезне аямыйча көрәшегез!»
1945 елның гыйнвары. Совет гаскәрләре Венгрия башкаласы Будапешт өчен көчле сугышлар алып баралар. Һәр йорт, һәр урам күп корбаннар бәрабәренә яулана. 180 нче укчы дивизиянең 42 нче укчы полкы сугышчыларына шәһәр читендәге Читарка бистәсен кулга төшерү бурычы куела. Ә бу бик җиңелдән түгел. Бистәгә керү юлында фашистлар тарафыннан көчле крепостька әверелдерелгән ике катлы йорт тора. Баш күтәрер хәл юк гитлерчылар үлем укларын берөзлексез сибеп торалар.
Стратегик яктан гаять әһәмиятле әлеге йортны кичекмәстән алу өчен ашыгыч рәвештә штурм отряды оештырылып, аның составына рота парторгы, сержант А. П. Исаевның автоматчылар отделениесе дә кертелә.
Ниһаять, штурм! Сугышчылар алга ыргылуга, әлеге йортның подвалындагы пулемёт телгә килә, өске каттан исә автоматлардан ата башлыйлар. Пулемётны юк итәргә җибәрелгән ике сугышчының берсе шундук үтерелә, икенчесе авыр яралана. Шулчак парторг Исаев бу мөһим эшкә үзе алына. Подвалга таба бер-бер артлы гранаталар оча. Әмма Исаев үзе дә нык кына яралана. Көчле шартлаулардан соң фашистлар, кабат аңнарына килеп, тагын пулемёттан ярсып ата башлыйлар. Шулчак коммунист Исаев, актык көчен җыеп, бөтен буена торып баса һәм, алга таба ыргылып, имәндәй таза гәүдәсе белән дошманның ут ноктасын томалый
Штурм отряды, шундук крепость-йортка бәреп кереп, гитлерчыларны тулысынча юк итә. Бистәгә юл ачыла Рус халкының легендар улы Алексей Петрович Исаевка исә шушы фидакярлеге өчен 1945 елның 28 апрелендә «Советлар Союзы Герое» дигән югары исем бирелә. Аның батырлыгын мәңгеләштереп, туган авылы Малая (Югары Ослан районы) хәзер Исаево дип атала. Казан урамнарының берсе шулай ук парторг Исаев исемен йөртә.
«Сугыш чоры парторглары» дигән китаптан күренгәнчә, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган парторгларның яртысына бу исем үлгәннән соң бирелә.
* * *
Без яу кырында һәлак булган политруклар, парторглар турында сөйләдек. Әмма алар арасында мең дә бер мәртәбә үлем белән күзгә-күз очрашып та исән калганнары, дошманны үз өнендә тар-мар итеп, Берлин урамнары аша җиңүчеләр булып атлаганнары да бар. Мари халкының каһарман улы Кукмара районының Иске Кенә авылында яшәүче коммунист капитан Сәет Сәгыйтович Сәгыйтов әнә шундыйларның берсе. Дәһшәтле сугыш елларында эскадрон комиссары, рота политругы, батарея комиссары, полк партоешмасы секретаре вазифаларын башкарган әлеге мөхтәрәм ветеран төрле хәрби частьлар составында данлы сугышчан юл үтә.
1945 елның апреле. Фашистларның өнендә һәр йорт, һәр квартал, һәр урам өчен канкойгыч сугышлар бара. Үлем сәгате якынлашканын сизгән гитлерчылар котырынып каршылык күрсәтәләр. Ләкин куркусыз совет сугышчылары, тимер ташкын булып, Рейхстагка һаман якыная баралар. Беренче Белоруссия фронты составындагы 150 нче укчы дивизиянең 674 нче укчы полкы артиллерия батареясы командиры Сәет Сәгыйтов та шулар арасында.
Сәет Сәгыйтович артиллеристлары Одер елгасын беренчеләрдән булып кичеп чыгалар. Шпрее каналы, Мольтке күпере, Моабит төрмәсе, «Гиммлер йорты» өчен барган аяусыз сугышларда да Сәгыйтов бөркетләре тиңдәшсез батырлыклар күрсәтәләр. Дошманның бик күп ут нокталарын, техникасын, җанлы көчләрен юк итәләр. Мәсәлән, Рейхстагны турыдан утка тоту өчен уңайлырак урын эзләп, С. Сәгыйтов батареясы артиллеристлары 76 миллиметрлы пушкаларын «Гиммлер йорты» ның икенче катына сөйрәп менгерәләр. Шуннан, Рейхстагка төбәп, бер-бер артлы туксан ике снаряд җибәрәләр. Бранденбург капкасы ягыннан контратакага күтәрелгән фашистларны утлы табага бастыручылар да сәгыйтовчылар була. (Бу хакта генерал-полковник В. М. Шатиловның «Рейхстаг өстендә байрак» дигән мәгълүм китабында бик тәфсилле язылган. Генералның култамгасы куелган әлеге китапны Сәет ага бүген дә кадерләп саклый.)
Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен капитан Сәет Сәгыйтов Сугышчан Кызыл Байрак, I дәрәҗә һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
Сәет Сәгыйтович 9 май көнне совет сугышчыларының Берлинда үткәрелгән парадында да катнаша. Шул тарихи көн истәлеге итеп, ул Рейхстаг диварына «Без монда фашистларны акылга утырту өчен килдек. Капитан Сәгыйтов. Кукмара Берлин» дип язып куярга да онытмый.
Сәет Сәгыйтов, 1945 елның сентябрь аенда союзниклар (Америка Кушма Штатлары, Англия, Франция) белән берлектә үткәрелгән гаскәрләр парадында да катнашып, Бранденбург капкасы яныннан җиңүчеләрнең берсе булып атлый!..
Исемнәре кайтты дан булып
Совет хәрби командованиесенең җитди сугышчан заданиеләрен үз вакытында төгәл үтәгәне өчен Кызыл Байрак һәм Суворов орденнарына, «Орша» дигән почётлы исемгә лаек булган 352 нче укчы дивизия бихисап батырлар тәрбияләп үстергән дивизия. Аның данлы үткәненә кагылышлы архив документлары белән танышканда каһарман якташларыбызның исемнәрен күп очраттым мин. Һәм алар турында укучыларыбызга да сөйлисем килде. Бәлкем, исемнәре телгә алынган шул батырлар арасында аларның әти-бабалары, кардәш-туганнары да бардыр? Аларны яшь буын да белсен һәм күңел түрендә кадерләп саклап йөртсен иде
1941 елның декабрендә була бу хәл. Мәскәү янында тар-мар ителгән фашист башкисәрләренең калдыклары, Волоколамск районындагы Лама елгасы буенда яңадан ныгып урнашып, безнең гаскәрләрнең җиңүле төстә алга баруларын тоткарларга уйлый. Алар биредә совет сугышчыларына бик нык каршылык күрсәтәләр. Безнең пехотачылар җиргә сыенып ятарга мәҗбүр була. Әнә шундый үтә кыен бер мизгелдә өлкән политрук Емельяненко торып баса да: «Ватан-ана өчен алга! Артта Мәскәү, безгә чигенергә урын юк!» дип, сугышчыларны хәлиткеч атакага күтәрә. Тиз арада дошман позицияләрен яулап алалар. Сугышның иң кызган бер мәлендә Емельяненко йөрәгенә фашист ядрәсе тия һәм ул һәлак була. Бу кыю командирны коммунист Мөхәммәтов алыштыра. «Өлкән политрукның үлеме өчен фашист илбасарлардан аяусыз үч алыйк!» ди ул һәм дошман өстенә ташлана. Аның үрнәгенә башка сугышчылар иярә. Нәтиҗәдә дошман бу районда тулысынча тар-мар ителә
Кем ул коммунист Мөхәммәтов? Кайсы яктан? Әнә шул сорау миңа һич тә тынгылык бирмәде. Архив материаллары арасында озаклап казыну нәтиҗәсендә әлеге дивизия сугышчылары арасыннан заманында комсомол сафларында тәрбияләнгән, ВКП(б) члены булган ике Мөхәммәтовны эзләп таптым. Алар икесе дә Актаныш районыннан. 1901 елда Такталачык авылында туган, сугышка кадәр колхоз рәисе булып эшләгән җиде бала атасы (хатыны Разия Мөхәммәтова) Долмаган Мөхәммәтов 1941 елның 27 августында Актаныш район хәрби комиссариаты аша фронтка үзе теләп киткән икән. Шул ук елның 26 декабрендә авыр сугышлар вакытында яраланган
Мөхәммәтовларның икенчесе Шәймәрдән Мөхәммәт улы исә 1903 елда Иске Богады авылында туган, сугышка кадәр авыл Советы башкарма комитеты рәисе булып эшләгән, хатыны Сәгыйдә белән дүрт бала тәрбияләп үстергән. 1941 елның 23 августында ул да Актаныш район хәрби комиссариаты аша үзе теләп фронтка киткән. Архив документларында аның да 1941 елда яралануы турында мәгълүматлар бар.
Югарыда телгә алынган эпизодта кайсы Мөхәммәтов турында сүз бара монысы әле хәзергә ачык түгел. Әмма кайсысы гына булмасын, аларның һәр икесен дә чын каһарманнар дип атыйсы килә
Өлкән сержант Зиннәт Хәмидуллин белән ефрейтор Архип Макаров турындагы документлар да игътибарга лаек. Бу ике каһарманның үлемсез батырлыгы турында 352 нче укчы дивизиянең «Вперёд, на запад!» газетасында (1943, 18 сентябрь) күләмле язма бирелгән. Аннан күренгәнчә, танкка каршы ата торган мылтыклар белән коралланган һәм фашистларның байтак техникасын, җанлы көчләрен юк иткән әлеге гаярь сугышчылар үзләре биләгән биеклектән соңгы минуткача китмиләр. Патроннары беткәч, кулларына гранаталарын алалар. Инде ахырда яраланып, үзләрен фашистлар төрле яктан чолгап алгач, соңгы гранаталарын аяк астында шартлаталар. Көчле шартлау байтак дошман солдатын һәм офицерын да теге дөньяга озата
Татар егете Зиннәт Хәмидуллин белән рус егете Архип Макаровның эчкерсез дуслыгын, тиңдәшсез батырлыгын газета бик күпләр өчен үрнәк итеп куя, дошманга каршы алар кебек кыю, үз-үзләрен аямыйча көрәшергә чакыра. Һәм дивизия сугышчылары шулай эшлиләр дә. Бик күпләр үзләренең исемнәрен мәңгелек данга күмә. Шундыйларның берсе элекке Беренче Май (хәзерге Чирмешән) районындагы Иске Котыш авылында туып үскән өлкән сержант Андрей Свежухин. Аның турында 1943 елгы «Правда» газетасының 14 октябрь санында күләмле материал урнаштырылган.
Нинди батырлыклары белән ил күләмендә танылган соң әлеге кече командир? Бу сорауга җавапның бер өлешен без газета язмаларыннан, икенче өлешен дивизиянең сугышчан хәрәкәтләре журналыннан, тарихи формулярдан, политдонесениеләрдән таптык.
Сугышка кадәр Ленин исемендәге колхозның оста тимерчесе була Андрей Прокопьевич. «Тимердән чәчәкләр ясый белә иде!» диләр аның турында. Һәм менә шул кече күңелле, алтын куллы А. Свежухин, үз теләге белән фронтка китеп, иң булдыклы сугышчыларның берсе булып таныла. Андрей, фашист минасына эләгеп, авыр җәрәхәт ала. Әмма ул госпитальдә озак юанмый, бераздан үз частена әйләнеп кайта. Тиздән өлкән сержант Свежухинны санитар итеп билгелиләр. Кыю егет яу кырыннан 113 яралы солдатны һәм офицерны алып чыга. Секунд саен фашист ядрәләре сызгырып, миналар, снарядлар ярылып торган сугыш мәйданында эшли ул үзенең көндәлек батырлыгын. 113 кеше 113 батырлык дигән сүз