Ваннага килеп керү белән, бүлмә эче хуш исләр белән тулды, якты моң агыла башлады. Стеналар бер мизгелгә генә сыекланып алды да анда, сафтан‑саф сулы елга хасил булды. Елга ярындагы талларда кошлар сайрый, яфракларны җиңелчә генә тибрәндереп, ягымлы җил исә. Сулар һавасы да саф, татлы – бөтен булмышыңа үтеп керә, күңелгә чиксез ләззәт бирә. Ләйлә су керү турында уйлауга ук, өстендәге киемнәре юкка чыкты, һәм ул, аяк астындагы кайнар комга басып, елгага атлады. Аяк йөзеннән суга кергәч, иелеп, учлары белән җылы дулкыннарны сөзде, битләрен чайкап алды, аннан соң муеннарын, кулбашларын сыпырды да бар күңелен биләп алган тилерткеч дәрт белән елга куенына ташланды. Төрле төстәге вак балыклар, аннан өркеп, читкә тайпылышты. Ләйлә аларга игътибар итеп тормады, колачын җәеп йөзәргә тотынды. Ул, ләззәткә бирелеп, елганың бер ярыннан икенчесенә йөзеп уйнады да, аз гына арыганлыгын тоеп, дулкыннар өстендә чалкан әйләнде. Шул халәтендә, кояшның назлы нурларыннан күзләрен кыса биреп, татлы елмайды, кулларын җәйде. Ул болай да су коенырга, су коенганда дулкыннар өстендә менә шулай чалкан ятарга ярата иде. Әмма бу юлы елганың дулкыннары гади түгел иде. Алар хатынның аркаларына, ботларына, бөтен тәненә әйтеп аңлатып булмаслык рәхәтлек биреп массаж ясадылар. Беркадәр шулай яткач, ул, рәхәтлеккә түзәлмичә, суга чумды. Башта гадәтенчә күзләрен йомса да, соңрак, үзенең кайда икәнлеген искә алып, тирә‑ягына күз салды һәм сокланудан чак кычкырып җибәрмәде. Монда оҗмах хозурлыгы иде. Саф чиста су. Кояш нурында төрле төсләргә кереп, мәрҗәндәй ялтырап китүче эреле‑ваклы гүзәл балыклар, әллә нинди сихри үсемлекләр…
«Илдар белән бергә керергә кирәк булыр, – дип уйлап алды хатын, – монда шундый соклангыч икән…»
Ире исенә төшүгә, ул кабат дулкыннар өстенә чыкты да яр буена йөзеп китте. Суның муен тиңентен урынына җиткәч, басып калды. «Чистарынырга кирәк», – дип уйлады. Шул арада ниндидер күзгә күренмәс кул аны хуш ис бөркеп торган назлы мунчала белән юарга кереште. Бу кызык та, рәхәт тә иде. Бераздан юу тукталды, Ләйлә тагы бер кат суга чумып алды. Дулкыннар өстенә таралган күбекләр юкка чыкты…
Тагы бер мизгел үтүгә, ул ванна бүлмәсендә иде инде. Бүлмәдәге җылы дулкын аның тәнен киптерде, чәчләрен матурлап тарады. Бераздан хатынның өстендә алсу төстәге кыска халат, аякларында йомшак башмак пәйда булды. Ул, боларны күреп, канәгать елмаеп куйды һәм, ваннадан чыгып, кухняга юнәлде. Бөтен бүлмәгә тәмле аш исе таралган иде.
– Илдар! – дип дәште хатын. – Ашарга әзер…
Ире, канәгать елмаеп, ишектә пәйда булды. Ул да яңа гына ваннадан чыккан иде. Хатыны янына килеп, аның бит очыннан гына үбеп алды да табынга утырды. Өстәл буп‑буш иде. Алар утыруга ук, алларында берешәр стакан алма суты пәйда булды. Аны эчеп куюга, буш стаканнар юкка чыкты да, тәлинкәләр барлыкка килде…
Ир белән хатын бер‑берсенә карап елмаешып тордылар да кашыкка үрелделәр.
– О! Соклангыч! – диде ир пылауны тәмләп карау белән. – Мин синең нәкъ шундый итеп пешергәнеңне яратам.
Ләйлә кеткелдәп куйды.
– Әмма монысын мин пешермәдем, – диде ул, бераз сагая төшеп, – моны йорт пешерде.
– Әмма ул аны нәкъ синеңчә итеп, мин яратканча итеп пешергән. Менә үзең дә ашап кара әле.
Хатын бер кашык капты да иренә карады.
– Нәрсә?! – диде ир, аның кыяфәтеннән сагаеп. – Нәрсә булды?
Хатын елмайды.
– Әмма бу… Хәтереңдәме, син бермәлне, мин эштән кайтуга, пылау пешереп куйган идең? – диде хатын канәгать бер хыялыйлык белән. – Мин аны шултиклем нык яраткан идем… Бу – нәкъ шул пылау… Бу мин пешергәнчә түгел…
Ир тәлинкәгә үрелгән җиреннән туктап калды.
– Ләкин… – Һәм ул, елмаеп, хатынының тәлинкәсеннән бер кашык алып капты. – Чынлап та! Минекен дә тәмләп кара әле.
Хатын ирнең тәлинкәсенә үрелде дә шаркылдап көлеп җибәрде:
– Мин сиңа ышанам! Ышанам. Өй безгә үзебез яраткан ашны пешерә. Миңа мин теләгәнчә итеп, сиңа – син теләгәнчә. Менә могҗиза!
– Соклангыч!
Һәм алар сөенеч белән ашарга керештеләр.
Бу өйгә алар әле кичә генә күченеп килгәннәр иде. Бүген беренче көнне генә каршы алалар. Һәм һәр күренеш алар өчен зур яңалык, чиксез могҗиза булып тоела иде. Алар бәхетле иделәр. Бер‑берсен өзелеп яраткан утыз биш яшьлек ир белән хатын өчен шуннан да зуррак бәхет юктыр төсле иде.
Бераздан Ләйлә ирен озатырга ишек төбенә чыкты.
Икесеннән дә якты нур тарала иде. Өйдә бары тик алар гына тоя, алар гына ишетә алган татлы моң яңгырый.
– Мин мондый йорт турында хыяллана да алмаган идем… – Хатын, назланып, аның муеныннан кочаклады: – Рәхмәт сиңа, кадерлем!
Илдар канәгать елмайды. Хатынының чәчләреннән сыйпап, бит очыннан үбеп алды да аның кулын сак кына шудырып төшерде.
– Чынлап та шәп, әйеме? – диде ул, галстугын төзәтеп. – Кыйбат та түгел.
– Ә миңа, барысыннан да бигрәк, диван ошады, – дип, назлы елмайды хатын. – Эшеңнән тизрәк урап кайт, яме…
Илдар сәгатенә карап алды да, мут елмаеп, тагын галстугына үрелде.
– Әле вакыт бар. – Ул, галстугын салып, шкаф ягына ыргытты. – Күп түгел түгелен…
– Юк… – Ләйлә аның галстугын эләктереп алды да кабат иренең муенына кидерде. – Эштән кайткач, яме…
Илдар иренен бүлтәйтеп куйды. Һәм бик төксе кыяфәт белән галстугын төзәтергә тотынды.
– Эшеңә соңлавыңны теләмим, – дип акланды хатыны, – үзең беләсең бит инде, мин ашык‑пошык кыланганны яратмыйм. Кайткач, яме… Иркенләп, рәхәтләнеп…
Илдар аны кинәт кочаклап алды да, күкрәгенә кысып, кая туры килә, шуннан үбәргә тотынды.
– Бердәнберем минем…
– Җаным…
Алар, үзләре дә сизмәстән, наз дөньясына чумдылар, һәм кайнар сулышлар моңы, хисләр яктылыгы бөтен өйгә таралгандай булды. Әлеге иркәләшү тиз генә тукталачак түгел иде. Әмма көтмәгәндә ягымлы тавыш ишетелде:
– Онытылып китмәгез! Илдар, эшеңә соңлыйсың.
Әлеге тавыштан икесе дә аптырап катып калдылар. Кемнедер күрергә теләгәндәй, ирексездән тирә‑якка күз ташладылар. Һәм эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, икесе дә берьюлы кычкырып көләргә тотындылар.
– Өй! – дип шаркылдады Ләйлә. – Өй безгә рөхсәт итми.
– Күралмыйм бу өйне! – дип көлде Илдар. – Аның безгә комачауларга ни хакы бар? Ишетәсеңме, өй, син безгә комачаулама! Югыйсә…
– Ә ул чынлап та хаклы… – диде Ләйлә. – Сиңа китәргә вакыт, кадерлем…
Илдар хатынын үпте дә ишек төбендәге кечкенә келәмгә барып басты. Шундук келәм эченнән аның туфлие күренде, ул үзлегеннән ирнең аягына киелде. Бу хәл мизгел эчендә эшләнде, хәтта күз дә иярерлек булмады. Бер үк вакытта ниндидер күзгә күренмәс кул Илдарның чәчләрен матурлады, киемнәрен төзәтте, хәтта хушбуй да сиптереп куйды. Һәм барысы да әзер булгач, ишек ачылды.
– Хәерле юл сиңа, Илдар! – диде ниндидер ягымлы тавыш. – Исән‑имин йөреп кайт…
Боларны сокланып күзәтеп торган Ләйләнең иренендәге елмаю бер генә мәлгә сүрелеп калды. Ишектән чыгып киткәндә, иренә соңгы сүзне ул әйтергә тиеш иде. Ә монда… Адәм баласының бөтен теләк‑хаҗәтләрен үти торган шушы йорт хатынны икенче планга күчереп куяр төслерәк тоелды. Ләкин ул моңсулыкка бирелмәскә тырышты. Йорт чынлап та соклангыч иде. Ул сине үзе ашата, үзе киендерә, үзе йоклата. Йокы турында уйлауга, ул бүгенге төнне исенә төшерде дә татлы елмаеп куйды. Диван. Ир белән хатынның психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен искә алып эшләнгән бу диван йокының тирән һәм тәмле булуын гына тәэмин итми, ул хәтта җенси мөнәсәбәтләрне дә тулыландырырга, яктырак, татлырак, ләззәтлерәк итәргә сәләтле иде. Гомумән, бу йорт кеше өчен, аның бәхетле тормышы өчен эшләнгән изге нәрсә иде.
Ләйлә болдырга йөгереп чыкты. Илдар машинага утырып өлгермәгән иде әле. Ул хатынын күреп елмайды. Ләйлә бармакларын елмаюлы ирененә тидереп алды да иренә кул болгады. Илдар аңа карап күз кысты һәм кабинага кереп утырды. Машина кузгалып китте.
3
– Мин сезгә хезмәт итәргә әзер, – дигән ягымлы тавыш ишетелде машина кәнәфиенә кереп утыру белән. – Кая юнәләбез?
– Эшкә.
Илдар машинаның мондый гадәтләренә күнегеп беткән иде инде, артык әһәмият бирмәде. Ул йорт турында уйлады. Һәм болдырга чыгып кул болгап калган хатыны турында. Әле аерылышуларына мизгел дә үтмәде, ә ул инде сагынып та өлгерде. Сагыну көчле иде. Өйдән ераклашкан саен, йөрәгенең ниндидер бер кылы ныграк суырылган төсле тоелды. Кире борыласы, эшкә барудан берәр сәбәп табып баш тартасы иде. Мондый гамәл ахмаклык икәнен белсә дә, ул бүген беренче тапкыр өйдән китәргә теләмәде. Беренче тапкыр ул чынлап, өзелеп сагынды. Сагыну көчле иде. Тик ул бер нәрсәне генә ачыклый алмады. Ләйләне сагынуы идеме, әллә өйнеме? Икесен дә… Икесен дә сагыну иде бу… Һәрхәлдә, Илдар шулай уйлады, үзен шуңа ышандырырга тырышты…
Илдар тәрәзәгә карап бара башлады. Иртә иде әле, кояш офык читендә генә тора, ә һавада төнге салкынлык таралып өлгермәгән иде, урамда кеше заты күренмәде. Хәер, Уфаның бу бистәсендә җәяүлеләрне бик күпләп очратырмын димә. Бу – йокы районы. Кешеләр иртә белән эшкә чыгып китәләр дә монда кичен генә кайталар. Ә өйдә калучылар булса, алар урам буенда селкенеп йөрми. Өйләрендә бөтен нәрсә өчен дә шартлар тудырылган, өйләрендә алар оҗмахтагы шикелле яшиләр. Кеше‑фәлән күренмәде. Ә урамнар… Күз явын алырлык якты нурлар белән балкып торган йортлар да, ул йортларны әйләндереп алган коймалар да искиткеч дәрәҗәдәге сәнгать әсәренә тиң иде, алар тередер, сулыш алалардыр, тирә‑юньдәге хуш исләрне тоялардыр, талгын гына агылган тылсымлы моңны ишетәләрдер шикелле иде. Хәтта автомобиль юлы да җанлыдыр, син юл буйлап бармыйсыңдыр, урыныңда гына торасыңдыр, юл сине каядыр йөздереп барадыр сыман тоела иде. Соклангыч матурлык монда һәммәсен дә җанлы итеп күрсәтә, ә җаны бар әйберләргә карата ирексездән күңелдә хөрмәт уяна, син аларны үзең дә абайламастан ярата башлыйсың. Илдар ирексездән рәхәт елмаеп куйды. Бу дөньяны ул ярата иде. Һәрнәрсәсен аерым‑аерым һәм барысын берьюлы. Үзең яшәгән дөньяга сөю йөртү шултиклем рәхәт иде.
Агыйдел күперен чыгып Зорге урамына якынлашуга, хәрәкәт арта төште. Юлда автомобильләр дә, тротуардан атлаган кешеләр дә ешайды. Монда бөтен нәрсә үзгә иде. Бу инде алар яшәгән бистә түгел, бу шәһәрнең үзәгенә керә. Һәм ике‑өч катлы шәхси йортлар бөтенләй юк, алар урынында егермешәр катлы хөкүмәт өйләре иде. Әмма алар да Илдарның күңелендә уянган ярату хисен сүрелдерә алмады. Бу йортлар үзләренчә матур иде. Алар да иртәнге кояш нурында төрле төсләргә кереп балкый, алар да җиргә үзләренчә ягымлы нур сибә. Моннан берничә көн элек кенә Илдар белән Ләйлә дә шушы йортларның берсендә яшиләр иде. Илдар үзләренең шушы йортларда гомер иткән чагын күз алдына китерергә тырышты. Унтугызынчы катта урнашкан өч бүлмәле фатир иде ул… Гаҗәпкә каршы, шуннан артык берни дә килеп чыкмады. Хәтерли алмады. Бөтен уңайлыклары булган яңа өйләренә кичә генә күченеп килсәләр дә, Илдар фатирдагы тормышның нечкәлекләрен оныткан иде. Әмма ул бер нәрсәне яхшы белә, бу фатирлардагы тормыш һич тә зарланырлык түгел, гомумән, алар бәхетле илдә, бәхетле шәһәрдә яшиләр, һәм алар белгән бөтен кеше дә үзен бәхетле итеп тоя иде.
– Эх!..
Илдарның күкрәгеннән ургылып чыккан шушы канәгатьлек авазыннан якты моң яралды, һәм ул моң, бар тирә‑юньне дәртле дулкынга күмеп, бөтен салонга яңгырады. Ир аны ләззәтләнеп, бөтен күзәнәкләренең рәхәт земберләвен тоеп тыңлады. Үз күңеленнән яралган моң ич! Әлбәттә, Илдар әлеге моңның автомобиль синтезаторыннан таралуын яхшы белә иде. Аның күңел кичерешләрен тоеп торган автомобиль шул халәтенә туры килердәй музыка уйната. Ләкин бу үзе үк соклангыч түгелмени!
Бераздан өен һәм хатынын юксыну белән бәйле баягы уңайсызлыкның эзе дә калмады. Ул үзен бәхетле итеп сизде. Шатлык очкыннары уйнатып торган күзләре белән тәрәзәгә бакты. Бәхетле шәһәрнең якты урамына. Урамда кешеләр бик күп түгел иде. Дөресрәге, нәрсә турындадыр сабыр гына гәпләшеп килгән ике ирдән башка берәү дә күренмәде. Ирләрнең икесе дә кырык яшьләр тирәсендә булып, икесе дә костюм‑галстуктан иде. Хәтта киемнәренең тегелеше дә бертөрле сыман тоелды. Алар бары тик төсләре белән генә аерылалар, бөдрә коңгырт чәчлесе ак күлмәге өстеннән көрәнсурак төстәге пинжәк кигән, ә җирән чәчләрен кыска итеп алдырганында кара зәңгәр пинжәк иде. Болар, күрәсең, якындагы берәр урында эшләүче инженерлардыр, өйләре якын булгач, эшкә дә җәяүләп кенә йөриләрдер. Илдар елмаеп куйды. Саф һавалы якты урамнардан җәяү атлауның да үз рәхәтлекләре бар. Кинәт аның елмаюы бер мизгелгә катып калды. Күзләрендә гаҗәпләнү галәмәте пәйда булды. Илдар башын селкеп, керфекләрен җемелдәтеп алды да тәрәзәгә ныграк сыенды. Күзләре аны алдамый иде бугай. Көрәнсу пинжәк кигән ир юкка чыккан иде. Ләкин моның булуы мөмкин түгел. Урамнан атлап барган җиреннән адәм баласы берничек тә эзсез‑нисез юкка чыга алмый. Әллә күзенә генә күрендеме соң? Автомобиль әлеге күренешне узып киткән иде инде. Илдар артына борылып‑борылып карады. Мөгаен, күзенә генә күренгәндер, әнә ич, бергә атлап барган иптәше берни булмагандай юлын дәвам итә. Яныңдагы кеше кинәт юкка чыкса, алай тыныч кала алмас идең. Димәк, күзгә генә күренгән. Илдар үзенең сәерлеге турында уйлап елмаеп куйды. Тулысынча сау‑сәламәт кеше булса да, кайчагында аның белән мондый кыска вакытлы гаҗәп күренешләр булгалаштыра иде. Докторлар да артык әһәмият бирми, күрәсең, бик зарарлы нәрсә түгел. Үз уйларыннан үзе юанып, ул якты ягымлылык белән яңгыраган музыкага колак салды. Әллә нинди илаһи моң! Җанны иркәли торган…
Беркадәр вакыттан музыка талгын гына үзгәрә төште, һәм Илдарның уйлары эш урынына күчте. Ул бүген башкарырга тиешле кичектергесез эшләрен барлады, һәм тизрәк офиска барып, аларны тормышка ашыру теләге уянды.
Ул Фәннәр академиясенең өлкән гыйльми хезмәткәре иде. Рәсми телдә шулай атала, ә асылда алар бүлектә нибары дүрт кенә кеше: бүлек мөдире профессор Рамил Әхмәтов, озын буйлы, таза гәүдәле, иллегә җитеп килүче ир, аның урынбасары Илдус һәм бөтен нәрсәгә дә өлгерә торган кечкенә буйлы ябык кыз Зифа. Әлбәттә, килеп‑китеп хезмәттәшлек итүче, теге яки бу мәсьәләдә фикер алышучы, киңәш бирүче галимнәр аз түгел, әмма нигездә төп эшне шушы дүртәү алып бара, төрле тәҗрибәләр үткәрәләр, исәп‑хисаплар ясыйлар, көнозын бергә кайнашсалар да, бер‑берсенең хәлен белешергә дә вакыт табалмаган чаклары да бик еш була.
Әле алар ясалма кан эшкәртү белән мәшгуль иделәр. Бу кеше организмын теләсә нинди халәттә дә кислород белән тәэмин итүче кан булырга тиеш. Әгәр барысы да уңышлы килеп чыга икән, кеше, су астында да үзен иркен хис итеп, үзе теләгән кадәр сәяхәт кыла алачак. Әлбәттә, барысы да яхшы булачагына аларның ышанычы зур иде…
– Без билгеләнгән урынга килеп җиттек, – дигән ягымлы тавыш ишетелде. – Сезнең күрсәтмәләрне көтәм…
Илдар уйга бирелгән иде, әлеге тавышның каян килүен башта аңламыйчарак торды. Аннан соң елмаеп куйды.
– Рәхмәт! – диде ул, аппаратуралар панелен сыйпап. – Рәхмәт сиңа… Әлегә беркая да китмибез. Үз урыныңа барып ял итәрсең…
Һәм урамга чыкты. Автомобиль ниндидер якты нур белән балкып алды да акрын гына стоянкага юнәлде. Илдар аның артыннан бертын карап торды. Һәм Академиягә илтүче эскалаторга басты.
4
Бүген дә эш тыгыз иде. Килү белән, барысы да бер‑ике авыз сүз генә алыштылар да тәҗрибә үткәрергә әзерләнә башладылар.
Перфторуглеродларның, икенче төрле әйткәндә, барлык углерод бәйләнешләре фтор ионнары белән тулыландырылган углеводородларның, кеше организмындагы бернинди матдә белән дә бәйләнешкә кермәве моннан берничә гасыр элек үк билгеле булган. Бу – кешенең аерым бер органын кирәкле матдә, әйтик кислород белән тиешле дәрәҗәдә тәэмин итүгә юл ача. Бүгенге тәҗрибәнең нигезендә шушы гади күренеш ята иде.
Ләкин профессорның исәп‑хисаплары бик тә үзенчәлекле була, һәм ул алар белән артык уртаклашып бармый иде. Бүлектә эшләгән галимнәрнең һәрберсе мәсьәләнең үзенә кагылган өлешен генә яхшы белә, ул шуны зур төгәллек белән башкарырга тиеш. Гомумкартинаны бары тик профессор үзе генә күзаллый ала. Һәм тиешле нәтиҗәне дә фәкать ул гына чыгара. Бу, әлбәттә, галимнәрнең эчен пошырмый калмый, әмма фән дөньясының тәртибе шулай: кем башлангычында эшлисең, шуның әмерен үтәргә тиешсең. Әгәр буйсынырга теләмисең икән, үз эшеңне булдыр. Ә Рамил Әхмәтович белән эшләү – үзе бер бәхет. Ул җитди галим. Яхшы кеше. Бу ике сыйфатны бер галимдә сирәк очратасың. Илдар үзен бик зур химикка исәпләми, мәсәлән. Монда ул очраклы кеше. Үз башлангычында ниндидер яңа ачышлар ясарга теләге дә, мөмкинлеге дә юк. Кайчагында ул үзенең ник монда эшләп йөрүенә аптырап та куя. Ләкин нишлисең, кайда да булса хезмәт түгәргә кирәк. Ә Фәннәр академиясе – начар урын түгел… Кыскасы, хәлләрнең әлеге торышы Илдарны артык борчымый иде. Ул үзенең вазифасыннан да, хезмәттәшләреннән дә, эш хакыннан да канәгать. Шуңа да һәрнәрсәне җитди итеп, бернинди ялгышларга да урын калдырмаслык итеп башкарырга тырышты. Барысы да аның хәлендә иделәр бугай, берәү дә игътибарын читкә юнәлтмәде.