Бары тик төш җиткәч кенә, алар, эшләрен читкә алып куеп, башларын күтәрделәр һәм шунда гына бер‑берсен күргән сыман булдылар.
– Ничек соң яңа йортта? – дип, мыек астыннан елмайды Илдус. – Рәхәтме?
– Соклангыч! – Илдар да елмайды. – Әйтеп бетермәле түгел…
– Ә сезгә кадәр анда кем яшәгәнен беләсеңме соң?
– Юк. Ә кем яшәгән?
– Профессор Гаскәров. Хатыны белән.
– Нәрсә?!
– Илдус! – Рамил Әхмәтовичның тавышында шелтә яңгырады. – Теләсә нәрсә сөйләп, кешенең кәефен җибәрмә. Тиздән син дә шундый ук йортларның берсенә урнашачаксың.
– Ә профессор Гаскәров кем ул?
Илдус аның шуны да белмәвенә авыз ерды. Рамил Әхмәтович җитди иде.
– Бик талантлы бер галим бар иде, – диде ул, – әмма соңгы вакытларда күренми башлады. Аны акылын җуйган икән дип сөйлиләр. Хатынын да, үзен дә психик авырулар хастаханәсенә салганнар.
– Ә йортын сиңа бирделәр, – дип чеметеп алды Илдус. – Шәп бит!
– Илдус! – Бу юлы профессорның тавышы кискен яңгырады. – Җитте!
– Чынлап та шулаймыни? – Илдар профессорга карады. – Без аның йортында яшибезме?
– Әйе. – Рамил Әхмәтовичның тавышы тыныч иде. – Сез аның йортында яшисез. Ләкин йорт инде сезнең психологик хәлегезгә, сезнең хасиятләргә яраклаштырылган. Ул сезнеке.
– Ә профессор Гаскәров… – Илдар тотлыгыбрак калды. – Ул дәваланып чыккач… Әйе, ул дәваланып чыккач, безне тагын күчерәчәкләрме?
– Юк. Үзегез теләмисез икән, сезне беркем дә беркая да күчермәячәк.
Илдар елмаеп куйды. Әмма аның елмаюы Илдуска ошамады.
– Ләкин сез үзегез үк күчәргә теләячәксез, – дип, астыртын елмайды ул. – Син үзең күчәргә теләячәксең. Чөнки син минем чиратка кердең. Ул йорт миңа булырга тиеш иде.
– Нинди аерма?! – дип елмайды Илдар. – Мин кичә күчтем, син иртәгә күчәчәксең…
Һәм, үзенең артыгын ычкындырганын сизеп, кинәт туктап калды.
– Иртәгә?! – Илдус үз колакларына ышанырга теләмичә, әле Илдарга, әле Рамил Әхмәтовичка карады. – Ничек иртәгә?
Кинәт бүлмә ишеге ачылып китте дә Зифаның елмаюлы йөзе күренде
– Ә менә шулай! – диде ул, кулындагы пультны Илдусның борын төбенә сузып. – Сөенчегә нәрсә бирәсең?
Илдус аптырап торуында булды.
– Пульт! – диде ул ниһаять, елмаеп. – Фатир белән идарә итү пульты!
– Сөенчегә нәрсә бирәсең? – дип кабатлады Зифа. – Әйдә, саранланма…
– Бүген мин сыйлыйм! – Илдус кызның кулыннан пультны эләктереп алды. – Барыгызны да! Киттек хәзер үк ресторанга!
– Ашыкма әле син, – дип елмайды Рамил Әхмәтович, – эшне ташларга уйлыйсыңмы әллә?
– Ә бәлки, иртәгәгә калдырырбыз?
Рамил Әхмәтович кеткелдәп көлеп җибәрде:
– Ә бәлки, фатирга күченүеңне кичектереп торырбыз?
– Юк инде, Рамил Әхмәтович! – Илдус бәхетле иде. – Бер минутка да кичектерү юк! Ә табынны… Эштән соң… Эштән соң барыгызны да гаиләләрегез белән бәйрәм табынына чакырам…
– Ашыкма әле, Илдус, – дип елмайды Рамил Әхмәтович, – ашыктырма. Бүгенгә табынны кичектереп торырга туры киләчәк. Син башта кайтып хатыныңны сөендер. Ә иртәгә… Иртәгә безне дәшәрсең… Иртәгә мөмкин. Ә бүген булмый.
– Миңа гел көтәргә язгандыр инде, – дип үпкәләгәндәй итте Илдус, – гел көтәргә…
– Син үзең ашыгасың, – дип елмайды Зифа. – Ә ашыккан кеше ул гел көтәргә мәҗбүр була.
– Ярый, – дип елмайды Илдус, – иртәгә икән – иртәгә!
– Юк, бүген дә! – дип кеткелдәде профессор: – Төшке аш – синең исәптән. Бәйрәмне бүген башлыйбыз…
– Иртәгә дәвам итәбез… – дип элеп алды Илдар.
– Берәр айдан туктыйбыз, – дип шаркылдады Зифа. – Ай буе синең яңа фатирны бәйрәм итәбез.
– Юк, алай булмый! – Илдус, ике кулын да күтәреп, аларга каршы төште. – Илдарның йортын кем юа?!
– Ну, аныкы бик һуш китмәле түгел бит инде… – диде профессор, мыек астыннан елмаеп. – Чирле кешеләрдән калган бичара гына өйне юдың ни, юмадың ни аны… Ә синеке!.. Монысы бөтенләй бүтән!
– Ярый, килештердегез! Киттек, әйдә, ашханәгә!..
Алар шулай, шау‑гөр килеп, ашханәгә атладылар. Ашханә дигәне лабораториядән чыгып берничә адымда гына урнашкан бер бүлмә иде. Бу – аларның гына ашау‑эчү урыны, башка бүлекләрнең һәркайсының үзенеке бар, һәм анда да күзгә күренмәс роботлар сиңа теләгән ризыгыңны әзерләп бирә. Һәм, әлбәттә, монда барысы да бушлай, ә Илдусның «минем исәп, синең исәп» дип сөйләнүләре бары тик күңел күтәрү өчен генә, һәм моны бөтенесе дә аңлый иде.
– Ике бифштекс, бер балык, бер… – дип тезеп китте Илдус, әмма профессорның күтәрелгән кулларын күреп туктап калды. – Тагы көтәр‑гәме?
– Юк, – дип елмайды Рамил Әхмәтович, – Илдар белән безгә – ике бокал минераль су. Ә үзегезгә теләгәнчә алыгыз.
– Ләкин, профессор…
– Без бүген синең белән – тәҗрибә астында булачак кешеләр, – дип бүлдерде аны Рамил Әхмәтович. – Шуңа күрә тамак ягын бераз чикләргә туры киләчәк.
Илдар бер сүз дә әйтмәде, өстәлдә пәйда булган тәлинкәләргә карап, моңсу елмаеп кына куйды.
5
Илдар киткәч, Ләйлә күтәрмәдә озак кына басып торды. Күршедәге йортларны күзәтте – соклангыч матур йортлар, әмма карашың тоткарланырлык бер генә нәрсәсе дә юк. Ул үзләренең өенә гашыйк, шуңа да башкаларга бик игътибар бирми иде бугай. Акрын гына күтәрмәдән төшеп, ихата буйлап атлады. Койма буйларындагы чәчәкләр дә, сукмак янындагы куаклар да искиткеч бер төгәллек белән утыртылган – Ләйлә бер мәлгә моның адәм кулы белән эшләнүенә шикләнеп тә куйды. Һәм елмайды. Әлбәттә, кеше кулы белән түгелдер. Күзгә күренмәс роботлар сине тирбәтеп йоклата, тәмләп ашата, хәтта аягыңа башмакка кадәр кидерә икән, урамдагы эшләр, әлбәттә, адәм кулы белән башкарылмый инде. Элеккеге фатирларында Ләйлә бөтен эшне диярлек үзе эшли иде. Кер дә юа, ашарга да пешерә… Әлбәттә, боларның барысын да кечкенә роботлар башкара инде, әмма алар белән Ләйлә идарә итә иде. Әле ул үзен ничектер читкә тибелгәндәйрәк итеп тойды. Ул үз өендә түгелдер, кунакка гына килгәндер шикелле булды. Үзенең хуҗа икәнен расларга теләп, бәйләнерлек урын эзләп, ары‑бире йөренде дә кире болдырга килеп басты.
Өйгә керәсе килми иде.
Ул янә буш урамга күз йөгертеп алды. Күршеләрдә кемнәр яши икән? Моны ул тиз генә белә алмас инде. Шәһәр җирендә күрше белән күрше бик аралашып яшәми. Унар ел бер тирәдә гомер итеп тә, кемнең кем икәнен белмәгәннәр күп. Кинәт Ләйлә үзен япа‑ялгыз итеп тойды. Илдар ташлады да китте. Аңа рәхәт. Аның янында һичьюгы хезмәттәшләре бар. Ә Ләйлә…
Җил исеп куйды, һәм аның күңелен ниндидер салкынлык биләп алды, бөтен булмышын күңелсезлек, сагыну, юксыну тойгысы ялмады, әлеге хисләрнең бер дә юктан гына икәненә үзен ышандырырга теләсә дә, берни дә килеп чыкмады – ул көчсез иде. Берничә көн элек кенә үзенең чиксез мөмкинлекләре белән кызыктырган өй бүген аңа көндәше кебек булып тоелды. Синең иреңне шушы өй ашата, шушы өй йоклата, хәтта никах түшәгендә дә ул килеп кысыла… Соң шулай булгач… Ләйлә ни өчен кирәк Илдарга?! Теләсә нинди хатын белән теләсә нинди ирне яраштырып яшәтә ала ич бу йорт. Моңарчы Ләйлә белән Илдар үз тормышларына үзләре хуҗа, аларның эш‑гамәле белән бер‑берсенә булган мәхәббәт, ихтирам идарә итә иде. Ә бүгеннән башлап, алар белән шушы йорт идарә итәчәк. Әнә бит, иртән рәхәтләнеп үбешергә дә ирек бирмәде.
– Онытылып китмәгез. Илдар, эшеңә соңлыйсың… – дип, өйгә охшатырга тырышып кабатлады хатын. – Онытылып китмәгез… Илдар, син болай ит… Ә син, Ләйлә, болай эшлә…
Аларны хезмәтләндерергә тиешле булган йорт ник әле хакимлек итәргә тиеш?! Һәркем үз урынын белергә тиеш. Ләйләнең күңелен җылытып торучы бер генә нәрсә бар иде бу мизгелдә. Ул бу йортны теләсә кайсы вакытта сүндереп куя ала. Юк, барыбер ул хуҗа булып чыга. Ул менә хәзер үк бары тик бер кнопкага гына баса, һәм йорт гадидән дә гадигә әйләнә. Хәзер үк сүндереп куярга кирәк. Хәзер үк…
Ләйлә шул уйлар белән өйгә атласа да, ишектән керү белән үзен ниндидер якты нур чолгап алуын тоеп, тыелып торды, ә бер мизгелдән баягы теләге бөтенләй юкка чыкты. Соң шундый соклангыч өйне сүндереп куялар димени?! Бу йорт бит синең җаның‑тәнеңне назга, ләззәткә төрә, син үзеңне бәхетле итеп сизсен өчен, бу йорт барысын да эшли. Соклангыч өй бу!
Ул ишек төбендә беркадәр басып торды. Аннан соң кухняга узды. Берәр эш эшләргә кирәкмиме дигәндәй, күзләрен йөгертеп алды. Бөтен җир җыйнак һәм пөхтә иде. Бернигә дә кул тидерерлек түгел. Баягы уй тагын үзен сиздереп куйды. Артыклык тойгысы.
– Ләйлә, син борчылма… – дигән ягымлы тавыш ишетелде. – Әкренләп син барысына да күнегерсең. Теләсәң, без синең белән икәүләп ашарга әзерли алабыз. Илдар кайтуына. Шулай итәбезме?
Хатын, кемнедер күрергә теләгәндәй, алан‑йолан каранып куйды. Һәм елмайды:
– Юк… Үзең генә пешерерсең инде…
– Ничек телисең… – Йортның тавышында да елмаю ишетелгәндәй булды. – Әмма беркайчан да үзеңне кирәксез итеп тойма. Мин – сезнеке, һәм мин – сезнең өчен. Әгәр син үзеңне артык дип хис итсәң, мин дә үземнең артыклыгымны тоям. Һәм…
– Һәм икебезгә дә кыен була, – дип дәвам итте аны Ләйлә. – Ярый… Гафу ит… Өйрәнермен әле…
Йорт башкача дәшмәде. Әмма аның сүзләреннән соң Ләйләгә чынлап та рәхәт булып калды. Йорт хаклы иде. Рәхәтлеккә дә күнегергә кирәк. Тарсынып‑нитеп торырга, үз кәефеңне үзең җибәрергә ярамый. Һәм ул тагы ваннага атлады. Ял итәргә, гомернең ләззәтле мизгелләрен бөтен тулылыгында татып калырга кирәк. Ләйләнең күз алдында инде су астының соклангыч күренешләре пәйда була башлаган иде…
6
– Бер нәрсәдән дә куркасы юк, – дигән иде профессор. – Беләгеңә укол ясыйбыз да бер‑ ничә минутка менә шушы ваннага кереп ята‑ сың. Теләсәң, тикшеренүләр барышын күзәтер‑ сең, теләсәң, йоклап ал – ихтыярың. Синнән бары тик бер генә нәрсә таләп ителә. Баштагы мәлдә фикерләреңне үз кичерешләреңә тупларга тырыш…
Профессорның сүзләренә караганда, бернинди дә авырлыгы булырга тиеш түгел иде. Әмма, укол ясагач ук, Илдар әлеге сүзләрнең хаклыгына шикләнә башлады. Беренчедән, аның тамырына кертелгән сыекча гади укол түгел, зәңгәрсу төстәге куе нәрсә иде. Икенчедән, ул бик тә авырттыра торган нәрсә булып чыкты. Әйтерсең Илдарның тамырлары буйлап кан түгел, ә юлында очраган бөтен нәрсәне дә кырып‑себереп ашап баручы монстр хәрәкәт итә иде. Аның бөтен тәне тартышты, күзләре акайды, тешләре шыгырдап кысылды, иреннәре ерылды, битендәге тамырлары бармак юанлыгы булып бүртеп чыкты. Ләкин иң үзәккә үткәне бу түгел иде әле, аның тыны кысылды, бераздан ул үзенең бөтенләй дә сулыш ала алмавын тойды, әйтерсең кемнеңдер күзгә күренмәс кулы бугазыннан каерып тоткан иде. Башта ул бернәрсә дә күрмәде, соңрак күз алдындагы томан тарала төште, һәм үзе тирәли нәрсәдер эшләп йөргән кешеләр шәйләнде. Ләкин бу озакка бармады, бөтенесе дә әкрен генә калейдоскоптагы сурәтләр сыман вак кына кисәкләргә таркалды. Илдарның өстенә иелгән профессорның йөзе, аның артындарак торган Илдус белән Зифа, лабораториядәге күренешләр… Барысы да кечкенә кисәкчәләргә әверелеп, дерелдәп тордылар да җуела башладылар. Әйтерсең болар чынбарлык түгел, компьютер мониторындагы сурәтләр генә иде. Һәм алар җуелдылар да, күз алдында ап‑ак экран гына торып калды… Ап‑ак экран гына. Акрынлап, аклык ерагая башлады, һәм бераздан ул, күз күреме җитмәс биеклеккә китеп, зәңгәрсу караңгылык артына яшеренде.
Тирә‑якта тик зәңгәрсу караңгылык кына иде.
Илдар күзләрен ачты. Күренеш үзгәрмәде. Бөтен тирә‑юньдә – зәңгәрсу караңгылык, ә колакта ниндидер тылсымлы музыка уйный. Ниндидер сихри музыка – тынычландыра, үзенә буйсындырып, бөтен дөньяңны оныттыра.
Һәм ниндидер ис бар сыман… Саф һава… Юк… Тын юлларын иркәли торган саф һәм… бераз гына әчкелтем һава… Һәм салкынлык… ниндидер салкынлык… Ул синең җелекләреңә үтеп кереп калтыранырга мәҗбүр итми, ул бары тик бөтен булмышыңны кытыклатып кына тора.
Бераздан аның баш очында ниндидер шәүләләр пәйда булды. Кешеләр булса кирәк. Әйе, кешеләр… Аларның йөзен дә, гәүдә‑кыяфәтен дә аерырлык түгел… Шәүләләр аның янында нәрсәдер эшләделәр. Алар әкрен һәм тавыш‑тынсыз иде…
– Укол ясадыңмы? – дип пышылдады кемдер.
– Әйе… – дип җавапладылар. – Хәзер ул безнеке…
– Безнеке… – дип, канәгатьсез пышылдады берәү. – Минем әтине шушы нәрсә үтерде…
Тынлык урнашты.
– Мин беркемне дә үтермәдем… – дип акланды Илдар. Тик аны берәү дә ишетмәде.
Җил исеп куйды. Бу салкын да, саф та җил иде. Ничектер иркәләгән сыман тоелды.
– Юк… – диде кемдер. – Синең әтиеңне бу үтермәде. Бу түгел. Мин үз күзләрем белән күрдем.
– Җитәрегез! – Бу тавыш башлыкларыныкы иде бугай. – Вак‑төяк нәрсәләр белән баш катырмагыз. Монда җитди эш бара.
Сөйләшүләр тынып калды.
Шәүләләр нидер эшли иде.
– Син барысын да дөрес эшләдеңме? – дип пышылдадылар бераздан. – Син моның ярдәм итәчәгенә ышанасыңмы?
Әлеге тавышны ул Зифаныкына охшатты. Димәк, ниндидер көтелмәгән хәл килеп чыккан. Көтелмәгән хәл килеп чыккан да, аны кабат дөньяга кайтарырга итәләр. Илдус нидер эшли, ә Зифа аңа ышанып җитми…
– Юк, ышанмыйм… – Монысы… Монысы профессор тавышы булырга тиеш… – Ләкин ни дә булса эшләп карарга кирәк…
– Ярдәм итәргә тиеш…
– Ул селкенеп куйды! – дип, куркып пышылдады берсе… Аны тавышыннан танып булмады… – Безгә китәргә кирәк…
Илдар инде бөтен түземлеген җуйды.
– Китмәгез! – дип кычкырды ул бар көченә. – Нишләп мине мондый хәлдә калдырып китәсез?!
Аны беркем дә ишетмәде.
– Ярдәм итә! – дип пышылдады кемдер. Илдар моны көтмәгән иде, шуңа да тавышны игътибарсыз калдырды. Әлеге мизгелдә аның өчен бары тик бер генә нәрсә мөһим иде – ташлап китмәгәннәр. Хезмәттәшләре аның янында калган! Димәк, ул кире кайтачак!
– Ярдәм итәргә тиеш, әлбәттә. – Бу – профессорның тыныч тавышы иде. – Ә сез нәрсә көттегез?! Колагыгызга киртеп куегыз, кемнедер шушындый сәяхәткә озатасыз икән, сез, эшнең нәтиҗәсеннән бигрәк, тәҗрибә астындагы кешенең исәнлек‑саулыгы турында уйларга бурычлысыз.
– Ә мин нык курыккан идем… – диде Зифа. – Чынлап, профессор…
– Берничә минуттан аягында булачак ул. Шуңарчы бөтен нәрсәне әзерләп куегыз.
– Әзер, профессор. – Зифаның тавышында елмаю ишетелде: – Күптән әзер инде.
Илдар да күңеленнән генә елмая иде.
Бераздан ул күзләрен ачты. Илдар бүлмә уртасына куелган пыяла ванна төбендә, ниндидер яшькелт сыекча эчендә ята иде. Аның күзләре ачылганны иң беренче булып Илдус күрде һәм кычкырып җибәрде:
– Ул кайтты, профессор!
Илдар торып утырды. Хезмәттәшләре елмаешып кул чабарга тотынды. Бераздан Зифа белән Илдус аңа аягына басарга булыштылар һәм ванна янындагы келәмгә китерделәр.
– Калганын үзең карый тор, – дип елмайды Зифа һәм, өстәл янына килеп, ирләргә арты белән басты. Шул арада ук махсус җайланма Илдарның юеш киемнәрен салдырды да аның тәнен киптереп, бәрхет халат кидереп куйды. Бераздан, кулына укол тотып, Зифа килеп җитте. Аны күрүгә, Илдар елмаеп куйды:
– Тагын уколмы?
– Монысы куркыныч түгел, – дип елмайды профессор. – Иң авыры үтте инде. Котлыйм сине, Илдар!
– Сезне дә… – диде Илдар, һаман уколдан күзен алмыйча. – Бәлки, берәр таблетка гына бирерсез?
– Илдар! – Зифа бер кулы белән назлы итеп аның муеныннан кочаклап алды, икенчесен ирнең очасына юнәлтте. – Ә син шундый соклангыч егет…
– Мин егет тү… – Илдар янбашында чәнчү тоеп тынып калды, чыраен сытты һәм бар гәүдәсе белән Зифага асылынды. – Ү‑үте‑рә‑сең…
Кыска буйлы кыз аның авырлыгын күтәрә алмыйча чайкалып куйды һәм ирне көч белән этеп җибәрде:
– Сытасың бит!.. – дип елмайды ул. – Үзеңә кара да миңа кара…
– Ә нигә? – дип кашларын сикертте Илдар. – Син дә ярыйсы гына!..
– Карагыз әле, профессор. – Илдусның кыяфәте кирәгеннән артык җитди иде. – Перфторуглеродларның тагын бер үзенчәлеген ачыкладык түгелме соң?! Безнең тәҗрибә астындагы кешебез, һушына килү белән, Зифага ташланды. Димәк, перфторуглеродлар потенцияне дә арттырып җибәрә.
– Ахмак! – дип шелтәләде аны Зифа. – Синең уеңда гел бер нәрсә инде…
– Ярый, тынычланыгыз. – Профессор шаярышка чик куйды. – Илдар, син ял бүлмәсенә керәсең. Ә сез… Эшләрегезне төгәлләгез дә – өйләрегезгә. Бүгенгә тәмам.
– Профессор, ә бәлки, минем фатирны юу турында…
– Илдус! – Рамил Әхмәтович бераз сүзсез торды һәм өстәл тартмасыннан ике диск алды: – Син иртәгә шушы мәсьәлә буенча әзер бул. Ә монысы сиңа, Зифа.