Х.Ф. Басыйров, А.Х. Басыйров
Ватанга тугры калдылар
КЕРЕШ
Башкортстандагы уртача зурлыктагы Чакмагыш районы, аның кешеләре белән шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең бернинди дә бәйләнеше булмагандыр, безнең төбәк кешеләре белән очрашмагандыр дип уйларга мөмкин. Ләкин, дөнья киң дә, дөнья тар да, ди бит халык. Мусаның тормышы, көрәше, иҗатына кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә Чакмагыш кешеләре дә шактый зур роль уйнаган.
Җәлилнең беренче укытучысы Габдулла Усманов 30 нчы елларда Чакмагыш районына күчеп килә һәм безнең районда төпләнеп кала. «Идел-Урал» легионының 825 нче батальонында баш күтәреп, партизаннар ягына чыгуны төп оештыручы безнең район кешесе Хөсәен Мөхәммәтов була.
Волхов фронтында безнең районның Иске Бәшир авылы егете политрук Гафият Әюпов М. Җәлил белән очрашып, берничә мәртәбә дустанә сөйләшеп торган.
Сугыштан соң Җәлил һәм аның көрәштәшләренең исемен аклау чорында Татарстан җитәкчеләре булган Зиннәт Моратов һәм Салихҗан Батыев та Чакмагыш туфрагында туып үскән шәхесләр.
Бу китап әнә шул якташлар, Җәлил һәм аның көрәштәшләре, патриот-шагыйрьнең тормыш һәм көрәш юлын өйрәнүчеләр, Бөек Ватан сугышында зур каһарманлыклар күрсәткән Башкортстан һәм Чакмагыш районы егетләре турында бәян итә.
ОЛЫ БУЫН ФИКЕРЕ
Без Спартак, Кигәвен, Павел Корчагин, Александр Матросов, Алексей Маресьев, Зоя Космодемьянская, Муса Җәлил кебек күренекле шәхесләр үрнәгендә тәрбияләнеп үстек.
Мин 1947 елда Башкортстанның Югары Аташ авылы мәктәбенә 1 нче класска укырга кердем. Ул чагында мәктәп китапханәсендә бер, авыл китапханәсендә янә бер шкаф китап бар иде. Аларның татар һәм башкорт телендәгеләрен мин 4 нче һәм 5 нче классларда ук укып бетердем бугай. Урысча язылганнарына тешем үтмәсә дә, актарып булса да чыга идем.
Агай-энеләргә, таныш-белешләргә барган чагында да, китап күрсәм, чат ябышып, шуларны актару гадәтемә керде.
4 нче классны тәмамлаган җәйдә без әни белән җәяүләп Кушнаренко районы Марс авылына кунакка киттек. Бу авыллар арасы 30 чакрымлап булса да, хәл җыя-җыя, кичкә таба барып җиттек.
Бу авылда әнинең апасы Гөлтуташ әби яши иде. Аның дүрт улы сугышка киткән. Өчесе исән кайткан, Кәшфулла исемлесе Ватан иминлеге өчен башын салган. Аның хәләл җефете гаять йомшак табигатьле, лирик күңелле Сәвия апа бик яшьли өч бала белән тол кала. 1938 елда туган игезәкләр Рәшит һәм Рәфит, 1941 елда туган Рәдиф әтисез үсәләр.
Бу өч малайның башка чордашларыннан аермалы бер сыйфаты бар алар китапка мөкиббән киткәннәр. Өйләрендә ул чактагы кешеләрдә сирәк була торган байлык бер сандык китап саклыйлар иде. Әнә шул китапларның сихри көче мине дә үзенә тартты, Рәфит, Рәшит, Рәдифләр белән шул китаплар турында сөйләшеп сүзебез бетмәс иде.
Бервакыт Марс авылына килеп, теге сихри сандыкны актарып утырганда, иң төптә яткан, кәгазьгә төреп куелган юка гына китапчыкка күз төште. Муса Җәлилнең сугышка кадәр чыккан шигырьләр китабы иде бу. Мин аны йотлыгып укый башладым.
Шунда малайларның берсе, Рәшит булса кирәк, сүз кушты:
Бу шагыйрь немецларда пленда булган икән. Шуңа күрә безнең укытучы апа аның шигырьләрен укырга кушмады. Мин аны авыл китапханәсеннән, юк итәргә әзерләнгән капчыктан алдым. Китапханәче бирергә курыккан иде дә, мин һәрчак аның йомышларын үтәгәч ризалашты. «Кешегә күрсәтеп йөрмәгез», диде.
Әйе, бу 1950 еллар башы, хәтәр заман иде. Шул вакыттагы бер вакыйга хәтердә уелып калган. Югары Аташ мәктәбе коридорында эленеп торган Сталин портреты өстенә кемдер өч хәрефле сүгенү сүзе язып киткән икән. Шуны күреп, кемдер районга хәбәр иткән. Милициядән килеп (хәзер белдем КГБ кешесе булган), озак вакыт тикшереп йөрделәр.
Мәктәп директорын Бөек Ватан сугышында сыңар аягын калдырып кайткан Мансур Ханбиковны, район үзәгенә чакыртып, сәяси сизгерлеген югалтуда гаепләгәннәр. Мәктәптә хулиган исемлегендә йөргән барлык малайларны, авыл Советы бинасына чакыртып, теге сүзне кем язганын белер өчен, берәм-берәм эшкәртеп чыктылар, берничәсен шул бинаның базында төн кундырдылар.
1953 елның мартында «атабыз» Сталин үлгәч, без, укучылар һәм укытучылар, ары таба ничек яшәрбез, дөнья капитализмы СССРны өзгәләп ыргытыр инде дип, кайгыдан сыгылыплар еладык.
Тормыш дәвам итте. Капиталистлар ул чакта безне яулап ала алмады. Яңадан 50 еллап вакыт үткәч, бернинди корал кулланмыйча, алар куәтле илебезне 15 кисәккә бүлгәләп, берәм-берәм яулап ала башладылар.
1953 елның май аенда булса кирәк Югары Аташ җидееллык мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәтимә апа Девятова безгә:
Балалар, әлегә кадәр татар халкының зур шагыйре Муса Җәлилнең шигырьләрен укырга ярамый дия идек. Хәзер укырга ярый. Ул чынлап та әсирлектә булган, әмма немецларга хезмәт итмәгән. Аның шигырь дәфтәрләре Туган илгә кайткан. Алар хәзер газета-журналларда басыла башлады, дип, шатлыклы хәбәр китерде.
19541957 елларда Имәнлекул урта мәктәбендә укыганда, без инде әдәбият дәресләрендә Муса Җәлилнең тормыш, көрәш, иҗат юлын өйрәндек. Укытучыбыз Фәния апа Мусина, патриот-шагыйрьгә Советлар Союзы Герое исеме, Ленин премиясе бирелүе турында сөйләп, шул турыда язылган газеталарны күрсәтте.
Мәктәп комсомол оешмасы секретаре итеп сайлангач, мин Җәлилгә багышланган кичәләрне үткәрүдә башлап йөри идем.
Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыганда, без Җәлил иҗатын тирәнтен өйрәндек. Казаннан атаклы галимнәр Хатип Госман, Гази Кашшаф, килеп, безгә лекцияләр укыды. Х. Госман Җәлил шигырьләренең эчтәлеге һәм формасы, Г. Кашшаф Җәлилнең тормыш һәм көрәш юлын өйрәнүе хакында сөйләде, аның турында китаплар язуын да әйтте.
Башкорт язучысы Сәгыйть Агиш, университетка очрашуларга килеп, Җәлил белән Ырымбурда1 укыган елларын искә алып сөйли иде. Тел гыйлеменнән укытучы, язучы Әмир Чанышның да Җәлил турында сөйләгәннәре хәтердә.
Без студент чагында Башкорт дәүләт академия драма театрында Риза Ишморатның «Үлмәс җыр» пьесасы буенча спектакль куелды. Пьесаның авторы да Уфага премьерага килгән иде. Без, университетның «Акчарлаклар» әдәби түгәрәге әгъзалары, сәхнә өлкәсендәге зур белгечләрдәй кыланып, спектакль турында үз фикерләребезне әйттек. Кызып-кызып бәхәсләштек. Бу спектакльдә Муса ролен РСФСРның һәм БАССРның атказанган артисты Илшат Йомаголов башкарды булса кирәк.
1962 елда мин БДУ студентлары Эдуард Әгъзами, Муса Сираҗи (булачак журналистлар һәм язучылар) белән бергә Казанга, Галимҗан Ибраһимовның тууына 80 ел тулуга багышланган фәнни конференциягә бардым. Безне туганыбыз, Казан дәүләт университеты студенты Рәдиф Гатауллин, ягъни булачак зур шагыйрь Рәдиф Гаташ һәм аның дуслары каршы алды. Без әни белән Марска баргандагы авыл малае Рәдиф бу еллар эчендә Толбазы урта мәктәбен тәмамлаган, чибәр егет булып үскән, БДУның татар-урыс бүлегендә ике ел укып, Казанга күчкән иде.
Казан студентлары безгә бүләк әзерләгәннәр. Зыяфәт Вәлиев дигән егет Муса Җәлилнең 19191961 елларны эченә алган библиографик белешмәсен истәлек итеп бирде. Анда шагыйрьнең татар, урыс һәм СССР халыкларының 24 телендә, дөнья халыкларының 11 телендә басылган әсәрләре, аның иҗаты турында мәкаләләр исемлеге бирелгән иде. Белешмәне булачак зур галим, академик, Чакмагыш районы кияве Әбрар Кәримуллин төзегән. Ул чагында бу белешмә 75 биттән гыйбарәт иде.
Фәнни конференциядә Гази Кашшаф, катнашып, Галимҗан Ибраһимов, башка татар язучылары, шул исәптән Муса Җәлил турында сөйләде.
1965 елда мин үзебезнең район газетасына хәбәрче булып эшкә кайттым. Муса Җәлил кичәләрен оештырдык. Район Мәдәният йорты һәвәскәрләре белән бергә «Үлмәс җыр» пьесасын сәхнәгә куеп, үзебездә һәм күрше районнарда спектакльләр күрсәттек.
1968 елда мине ВЛКСМның Чакмагыш район комитеты беренче секретаре итеп сайладылар. Һәм алты елдан артык вакыт шушы вазифаны башкардым.
Гадәттә, комсомолда актив эшләүчеләр арасында аерым бер дуслык, кирәк чакта ярдәм итү омтылышы була. Без Җәлилне дә үзебезнең рухи туганыбыз, көрәштәшебез дип исәпли идек. Аның тормыш юлы, героик көрәше, иҗаты турында яшьләргә җиткерү өчен, шактый гына эшләр башкардык. Комсомол сафларына керүчеләрдән еш кына Муса Җәлилнең кем булуы турында гына түгел, ә аның шигырьләрен яттан сөйләтә идек. Җәлилнең туган көнендә район Мәдәният йортында зур шигырь кичәләре, яшь иҗатчылар конкурслары үткәрелде. Яшь игенчеләр, терлекчеләр арасындагы социалистик ярышка йомгак ясаганда, спорт ярышларында, сәхнә бәйгеләрендә җиңүчеләргә Муса Җәлил китапларын бүләк итә идек.
Муса гына түгел, бу китапта сөйләнеләчәк башка күренекле шәхесләрнең дә байтагы яшьлегендә комсомол мәктәбен үткән.
Мәсәлән, партия, совет эшлеклесе Салихҗан Батыев хезмәт юлын БАССРның Бакалы районында ВЛКСМ райкомы аппаратында башлый.
Хөсәен Мөхәммәтов сугышка кадәр туган авылында оешкан «Авангард» колхозының комсомол комитеты секретаре була.