Нурмөхәммәт Сәлихов сугыштан алда ВЛКСМның Учалы райкомы беренче секретаре, сугыштан соң комсомол өлкә комитетының бүлек мөдире булып эшли.
Рәхим Саттаров ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты органы булган «Яшь сталинчы» яшьләр газетасының оборона-спорт бүлеге мөдире, мөхәррир урынбасары була.
Ян Габдуллин 19211929 елларда ВЛКСМ сафларында тәрбияләнә. 1925 елларда комсомолның Токчуран район комитеты секретаре булып эшли.
Әхәт Атнашев сугышка алынгач, 19411942 елларда полкның комсомол бюросы секретаре итеп сайлана.
19752002 елларда Чакмагыш районы «Игенче» газетасының мөхәррире булып эшләгән елларымда Мусаның тормыш, көрәш, иҗаты белән кызыксынуым тагын да артты. Газетада аңа бәйләнешле бик күп материаллар бирдек.
Җәлилнең беренче укытучысы Габдулла Усмановның кызларын еш кына редакциягә кунакка чакырдык. Ырымбурдан туган якны өйрәнүче Равил Енакаев Муса турында мәкаләләр җибәргәч, без аны зур теләк белән бастырып чыгардык. Ташкенттан Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗатын өйрәнүче Исхак Зәбиров, берничә мәртәбә безнең якларда булып, очрашулар үткәрде, патриот-шагыйрь турында әлегә кадәр билгеле булмаган мәгълүматларны безгә җиткерде. Язмыш безне якташыбыз, күп еллар Татарстанның җитәкче органнарында эшләгән, Җәлилнең исемен кайтаруда зур өлеш керткән Салихҗан Батыев белән дә очраштырды.
1960 еллар уртасында «Казан утлары» журналында Рафаэль Мостафинның Муса Җәлил эзләреннән йөрүен тасвирлаган очеркларын йотлыгып укыдык. Шулар нигезендә китап чыгу безнең өчен дә зур шатлык булды. Аның «По следам поэта-героя» дигән китабында 825 нче батальонны партизаннар ягына алып чыгуны оештырган Хөсәен Мөхәммәтовның безнең район кешесе икәне дә әйтелгән иде. Кыргызстанның Ош шәһәренә хат язып, Хөсәен абый белән бәйләнешкә кердем. 1980 елның язында Урта Азия якларына чыгып киттем. Хөсәен ага белән очрашу гаять зур табыш булды. Аның тәкъдиме буенча, Җәлилнең иң якын дуслары Ош шәһәрендә яшәүче Рушат Хисаметдинов, Ташкентта яшәүче Гарәф Фәхретдинов, легионда булган, Казахстанның Чимкент шәһәрендә яшәүче Галимҗан Галиев белән очраштым.
Аннан кайткач, «Җәлилчеләрнең көрәштәше» дигән очерк яздым. Аны үзебезнең газетада бастырырга уйлагач, каршылыклар туды. Мин, очеркны алып, Казанга Рафаэль абый Мостафин янына киттем. Ул, очеркымны укып чыгып, аңа бәяләмә язды. Зур журналист, галим, язучы фатихасы белән очеркны «Игенче»дә бастырып чыгардык.
Муса һәм аның көрәштәшләре турында инде йөзләгән китаплар язылган, сәхнә әсәрләре куелган. Муса образына әдәбиятта һәм сәнгатьтә игътибар бик зур булып, ул төрле яктан ачылган. Аның турында Гази Кашшаф, Шәйхи Маннур, Роберт Бикмөхәммәтов, Юрий Корольков, Исхак Зәбиров, Шәмси Хамматов, Рафаэль Мостафин, Леон Небенцаль һәм башка авторларның китаплары чыкты. Роман, повестьлар, монографияләр, очерклар иҗат ителде. Әле менә соңгы чорда гына да Шаһинур Мостафинның «Хәтер яктысы», Искәндәр Гыйләҗевнең «Легион «Идель-Урал»ы», Әбделхан Әхтәмҗанның «Муса Джалиль и его соратники в Сопротивлении фашизму» китаплары өстәлде.
Муса Җәлил 1943 елның 12 декабрендә Моабит төрмәсендә «Серле йомгак» шигырен язган.
Әкияттәге серле йомгак булып
Җырым калды сүтелеп юлымда.
Сез табарсыз килеп шушы эздән
Мине соңгы йөрәк җырымда.
Серле йомгакны табуда, сүтүдә аз гына булса да өлеш кертергә омтылып, без дә менә шушы язмаларны китап итеп чыгарырга ниятләдек.
Шунысы да бар: Башкортстан җәлилчеләре турында матбугатта аерым мәкаләләр басылып чыкса да, андый язмаларны бергә туплаган китап әлегә юк. Без, белгән кадәренчә, Башкортстан җәлилчеләренең тормыш юлын да тасвирларга булдык.
Хәйдәр БасыйровУРТА БУЫН ФИКЕРЕ
Муса Җәлил минем өчен бала чагымнан бөек шәхес булды. Без аның биографиясен мәктәптә өйрәндек. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Флидә Камалова патриот-шагыйрьнең тормыш, иҗат һәм көрәш юлын безнең күңелләребезгә сеңеп калырлык итеп аңлата белде.
Безнең өйдә Муса Җәлилнең үз әсәрләре һәм аның турында язылган ике дистәләп китап булганлыктан, дәрескә әзерләнү өчен кирәкле әдәбият эзлисе юк иде.
19961998 елларда мин Мисыр башкаласы Каһирә шәһәрендә «Әл-Әзһәр» университетында укыдым. Бу уку йортының китапханәсендә китаплар белән танышканда, гарәп һәм инглиз телләрендә Җәлил шигырьләрен очрату олы куаныч тудырган иде.
2006 елның язында Уфаның «Нур» театрында Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулу уңаеннан зур кичә булды. Аны Башкортстан Язучылар союзы үткәрде. Казаннан да әдипләр килгән иде. Чыгыш ясаучы башкорт һәм татар язучылары бертавыштан Муса Җәлилне илебезнең барлык халыклары герое дип билгеләде.
2006 елның язында Уфаның «Нур» театрында Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулу уңаеннан зур кичә булды. Аны Башкортстан Язучылар союзы үткәрде. Казаннан да әдипләр килгән иде. Чыгыш ясаучы башкорт һәм татар язучылары бертавыштан Муса Җәлилне илебезнең барлык халыклары герое дип билгеләде.
Кыргыз халкының олуг язучысы, Ленин һәм Дәүләт премияләре лауреаты Чыңгыз Айтматов болай дигән: «Безнең оныкларыбыз бездән соң да аңа карарлар һәм җәлилчеләрне, поэзияне, көрәшне танырлар. Аларны чын ярату белән яратырлар, фашизмга нәфрәтләнеп карарлар. Бөек солдат, бөек шагыйрь Муса Җәлилне тудырган татар халкы алдында баш иям».
Һәрчак якты маяк булып балкып торырлык каһарман шәхес Муса Җәлил татарлар өчен генә түгел, ә дөнья халкының батыр шәхесләре арасында беренче урыннарда тора. Аның турында язу, китап чыгаруда катнашу минем өчен зур бәхет һәм горурлык.
Айдар БасыйровБелешмә. Гомер узган саен, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары ерагая бара. Хәзер инде бу сугыш беткәнгә дә җиде дистәдән артык вакыт үтте.
Сугыш чорында әсир төркиләрдән оешкан «Идел-Урал» легионы һәм аңа бәйле хәл-вакыйгалар турында күп кешеләр бөтенләй белми. Яисә өстән-өстән генә фикер йөртә, мәсьәләнең асылын аңламый. Бу җәһәттән аерым терминнарны белмәүчеләр дә күп. Шуны уйлап, без иң элек кайбер төшенчәләргә аңлатма бирергә булдык.
Иң элек шунысын әйтик: I бүлекнең күпчелек өлеше Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең улы күренекле тарихчы Искәндәр Гыйләҗев хезмәтләренә, аеруча «Легион «Идель-Урал» монографиясенә нигезләнеп язылды (шул китаптан уннан артык фоторәсем дә алынды).
Соңгы елларга кадәр «Идел-Урал» легионы тарихы тирәнтен өйрәнелмәгән, бу темага язылганнар күп очракта шул вакыйгаларда катнашучыларның истәлекләренә, беркадәр өлеше генә архив документларына нигезләнгән. Искәндәр Аяз улы, озак вакытлар немец архивларында эшләп, бу тема буенча күп хезмәтләр язды. Китабыбызның кулъязмасын әзерләгәндә күрсәткән ярдәме өчен аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез.
I бүлек
ТӨРКИЛӘР, ТӨРКЕСТАНЛЫЛАР, МӨСЕЛМАННАР
Төркиләр Урал-Алтай телләре гаиләсенә караган иң зур төркемнәрнең берсе. Алар Европаның һәм Азиянең күп илләрендә яшиләр. Җир шарында төрки халыкларның саны йөз миллионнан артып китә. Бу төркемгә татарлар, башкортлар, чувашлар, үзбәкләр, казахлар, азәрбайҗаннар, төрекмәннәр, каракалпаклар, якутлар, Кырым татарлары, уйгурлар, төрекләр, тувалар һәм башка дистәгә якын халыклар керә.
Төркиләрнең кайчандыр уртак теле булган, аннары аларның һәркайсы аерым милләт булып формалашкан, аерым телләре барлыкка килгән.
Мари, мордва, удмуртлар төрки халыклар төркеменә карамый, алар фин-угор төркеменә карый. Урта Азиядәге таҗиклар да иран телләре төркеменә керә.
Төркестан дибез икән, бу инде элекке СССРның Казахстан һәм Урта Азия республикалары, үзбәк, казах, төрекмән, кыргыз, таҗиклар һәм шул тирәдәге башка халыклар яшәгән территория турында сүз бара.
Мөселманнар ислам динен тотучылар. Төрки халыкларның күбесе мөселманнар. Чуваш, якут, тува һәм башка кайбер халыклар гына ислам динен тотмый.
Җир шарында мөселманнар саны миллиардтан артык диләр. Ислам динен күпчелек төркиләрдән соң гарәпләр, Иран, Әфганстан, Индонезия, Малайзия, шулай ук Азия, Африканың кайбер илләрендә яшәүче халыклар да тота.
Төрки халыкларның кайберләре кайчандыр мөстәкыйль дәүләт булып яшәгән, икенчеләре гасырлар буена чит халыклар изүе астында җәфа чиккән. Урта Азия һәм Кавказның мөселман халыклары XVIIIXIX гасырларда Россия хакимлеге астында кала. Бөек Октябрь революциясеннән соң союздаш һәм автономияле республикалар, автономияле өлкәләр, милли округлар төзелсә дә, аларның хокуклары шартлы рәвештә, кәгазьдә генә була. Барлык икътисад, мәдәният, мәгариф, кадрлар һәм башка мәсьәләләрне Мәскәү хәл итә. Бер яктан караганда, куәтле СССР державасының канаты астында яшәү рәхәт була. Икенче яктан алганда, милли мәсьәләләрдә кысым, милли телләрне, диннәрне бетерүгә юнәлеш каршылыклар, кыенлыклар тудыра.
Менә шушы хәлне немец фашистлары үз максатларына ирешү өчен файдаланырга телиләр. СССР халыкларына ирек яулап бирәбез, дигән ялган лозунг уйлап табыла.
НИ ӨЧЕН ФАШИСТЛАР КАРАШЫ ҮЗГӘРГӘН?
1941 елның 16 июлендә Розенберг, Кейтель, Геринг кебек югары посттагы немец җитәкчеләре катнашлыгында үткән киңәшмәдә фашистлар башлыгы Гитлер: «Немецтан башка беркемгә дә корал йөртергә һичкайчан да рөхсәт итмәскә, бу нык кагыйдә булып калырга тиеш. Бу бик әһәмиятле. Коллыкка төшерелгән нинди дә булса халыкларны безгә хәрби ярдәмгә тарту, хәтта ул эш бик җиңел тоелса да, ул, һичшиксез, безгә каршы борылачак. Бары немец кына корал йөртергә хаклы. Славян да, чех та, казах та, украин да корал йөртергә хаклы түгел», ди. («Халыкара хәрби трибуналның төп хәрби җинаятьчеләргә каршы процессы» дигән документтан. Нюрнберг, 19441946 еллар.)