1941 елның көзендә Демблин лагеренда үзгәрешләр сизелә. Хәрби әсирләрне милләтенә карап бүлә башлыйлар. Урыс-украин, грузин-әрмән һәм башкаларны бүтән лагерьларга алып китәләр. Демблинга, нигездә, Идел буе Урал тирәсендә яшәгән татар-башкорт һәм татарча белгән чуваш, мари, мордва, удмуртларны җыялар.
Аннары аларны Едлинога күчереп, «Идел-Урал» легионы оештыралар.
Легионда җитәкчелек, агарту эшләре алып бару өчен, югары белемле кешеләр кирәк була. Шул максаттан махсус Вустрау лагере оештырыла. Ул Берлиннан 60 чакрымлап көньяк-көнчыгышта урнашкан була. Лагерь ике бүлектән тора. Бер ягында чәнечкеле чыбыклар, пулемётлы вышка, тәбәнәк бараклар. Икенче ягында боларның берсе дә юк.
Декабрь азагыннан гыйнвар башына кадәр Җәлил һәм аның дуслары Гайнан белән Абдулла шушы лагерьның ябык зонасында кечкенә бүлмәдә сак астында тотыла. 1943 елның февралендә аларны ачык лагерьга күчерәләр. Биредә уку курсын тәмамлагач, март аенда Җәлил чит ил кешесе паспорты алып, оккупацияләнгән Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгы хезмәткәре итеп куела.
Немецларга хезмәткә керү турында карар кабул итү Җәлил һәм аның дусларына җиңел булмый. Башта күпләре бу эшкә каршы тора. Акрынлап алар бер карарга килә: дошман тылында ачка үлүгә караганда аның тылында җимерү эшләре алып бару дөресрәк булыр.
1943 елның март август айларында Муса төрле лагерьларда була, ул мәдәни-агарту эшләрен оештыру белән шөгыльләнә. Кайберәүләр истәлекләрендә аны «культура министры» дип тә атыйлар.
Немецлар аларга әсирләр арасында советка каршы көрәш җәелдерү бурычын куя. Асылда, совет әсирләре Ватанга тугры калырга тиеш дигән үгет-нәсыйхәт эшләре бара. Яшерен оешма көннән-көн күбрәк ышанычлы кешеләр белән бәйләнеш урнаштыра.
Җәлил һәм Кормаш җитәкләгән яшерен оешма Польшада һәм Германиядә оешкан гомумантифашистик яшерен оешманың бер өлешен тәшкил итә.
Аларның эше үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. 1943 елның февралендә Витебск партизаннарына каршы җибәрелгән 825 нче батальон, бу частьтагы немецларны кырып бетереп, партизаннар ягына чыга.
Башка батальоннар да немецларны куандырмый.
1943 елның җәендә бөтен легионда баш күтәреп, поляк партизаннары ягына чыгу планы төзелә. Әмма бу ният тормышка ашмый. Арада сатлык җаннар булуы, немец гестапосының, Абверының эшчәнлеге җәлилчеләрнең планнарын җимерә. Едлинода, Берлинда, башка лагерьларда сиксәнләп кеше кулга алына.
1943 елның 10 августында Муса Җәлил, 1112 августларда Едлинода Гайнан Кормаш, Абдулла Баттал һәм башка подпольщиклар, 12 августта Берлинда «Идел-Урал» газетасы редакциясендә һәм «Винета» радиостудиясендә Абдулла Алиш, Әхмәт Симаевлар кулга алына.
12 августта Җәлилне сәяси тоткыннар асрала торган Варшава төрмәсенә китерәләр.
Аннары аны Берлинга, Александр Плац мәйданындагы төрмәгә күчерәләр. Сорау алулар, кыйнаулар туктаусыз дәвам итә, атналар буена ач килеш, бер кешелек, караңгы, суык бетон камерада тоталар.
Муса иптәшләрен сатмый. Ул гаепне үз өстенә ала.
Сорау алулар вакытында, гестапочылар аны берничә мәртәбә хром итекләр белән типкәлиләр, бармакларын таптыйлар. Варшава төрмәсендә тикшерүче белән очрашканда, сул кулы сынып, соңыннан дөрес ялганмый. Аз гына уңайсыз хәрәкәтләнсә дә, көчле авырту сизә. Эченә тимерчыбык кертелгән резина шланг белән билен тукмау нәтиҗәсендә, бөерләренә зыян килә. Иртән торуга, күзләре шешеп чыга.
1944 елның февралендә Дрезден шәһәрендә Икенче Империя суды була. 12 февральдә Муса һәм аның ун көрәштәше үлем җәзасына хөкем ителә. Аларны легиончылар арасында яшерен эш алып баруда, нацист властьларына каршылык күрсәтүгә чакырган листовкалар бастыруда һәм таратуда, легионда баш күтәрүне әзерләүдә гаеплиләр. Гайнан Кормашны тагын да совет командалыгы тарафыннан җибәрелгән каршылык хәрәкәтенең башка төркемнәрен партизаннар белән бәйләнеш тотуда да гаеплиләр.
Судтан соң ай ярым чамасы вакыт патриотлар Дрезден шәһәрендә тотылалар. Аннары аларны Берлинга күчерәләр. Моабит, Тегель, Шпандау төрмәләрендә ярты ел чамасы үлем көтеп яталар.
1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә Муса Җәлил һәм тагын ун патриот җәзалап үтерелә. Гильотина дип аталган үлем машинасында аларның башлары киселә. Муса бишенче кеше булып, 12 сәгать 18 минутта үлемне каршылый.
1942 елның июль аеннан башлап Муса Җәлилдән гаиләсенә дә, дусларына да хатлар килүдән туктый. Әминә ханым хәбәрсез югалды дигән кайгы кәгазе ала. Сугыш беткәч, ул исән, Көнбатышка качкан дигән хәбәр алына. Шагыйрьне фашистларга хезмәт итүдә гаеплиләр. Дәүләт иминлеге органнары аңа карата җинаять эше кузгата.
1942 елның июль аеннан башлап Муса Җәлилдән гаиләсенә дә, дусларына да хатлар килүдән туктый. Әминә ханым хәбәрсез югалды дигән кайгы кәгазе ала. Сугыш беткәч, ул исән, Көнбатышка качкан дигән хәбәр алына. Шагыйрьне фашистларга хезмәт итүдә гаеплиләр. Дәүләт иминлеге органнары аңа карата җинаять эше кузгата.
Әмма фашистларның төрмә стеналары никадәр генә калын булса да, патриотлар турында дөреслек барыбер Туган илгә кайта.
Сугыш беткәч, шагыйрь турында беренче хәбәр 1945 елда килә. 29 апрельдә иртән сәгать унбердә 79 нчы укчы корпус солдатлары, Рейхстагны штурмлау алдыннан, Моабит төрмәсенә килеп чыга. Алдынгы частьлар төрмә корпусына бәреп кергәндә, анда әсирләр дә, сакчылар да булмый. Ихатасында җил чүп-чар һәм кәгазь кисәкләрен генә себереп йөртә. Ниндидер папкалар янып бетеп килә. Дүрт этажлы төрмәнең бер канаты авиабомба төшүдән җимерелгән була.
79 нчы корпусның бер төркеме төрмә ихатасына урнаша. Шунда сугышчыларның берсе төрмә китапханәсенең таралган китаплары арасында бер китаптан ертып алынган битне күрә. Анда урыс телендә түбәндәге сүзләр язылган була: «Я, известный поэт Муса Джалиль, заключен в Моабитскую тюрьму, как пленный, которому предъявлены политические обвинения и, наверное, буду скоро расстрелян. Если кому-нибудь из русских попадёт эта запись, пусть передадут привет от меня товарищам писателям в Москве»
Аннары сәлам әйтергә тиешле кешеләрнең исемнәре аталган. Беренче итеп Александр Фадеев күрсәтелгән.
Язуны кулдан-кулга йөртеп укыйлар, арада Җәлилне белгән татар солдатлары да була. Аннары Мәскәүгә СССР Язучылар союзы рәисе Александр Фадеевка җибәрәләр. Ул Җәлилне сугышка кадәр үк яхшы белгән.
А. Фадеев, Җәлилнең әлеге язмасы белән танышып, аны Язучылар союзындагы махсус бүлек хезмәткәрләренә бирә. Бер елдан артык вакыт үткәч, ул Җәлилнең тормыш иптәше Әминәгә бу турыда хат язып җибәрә.
Шунысы кызганыч: еллар үткәч, бу кәгазь битен эзләп карасалар да, ул табылмый.
Муса Җәлилнең ике дәфтәре Туган илгә кайта. 1953 елның 25 апрелендә шигырьләрнең беразы «Литературная газета»да басылып чыга. Шул көннән башлап, Җәлил исеме илгә һәм дөньяга батырлык символы булып тарала башлый.
1956 елның 2 февралендә Муса Мостафа улы Җәлиловка, Бөек Ватан сугышында немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә ныклык һәм батырлык күрсәткән өчен, үлгәннән соң, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бу турыда Указга СССР Югары Советы Президиумы рәисе К. Ворошилов, Президиумның сәркатибе Н. Пегов кул куйган.
«Моабит дәфтәрләре» циклы өчен татар халкының батыр улы М. Җәлилгә 1957 елның 22 апрелендә Ленин премиясе бирелә. СССР Министрлар Советы янында әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Ленин премияләре бирү буенча комитет карарына шушы комитет рәисе, күренекле шагыйрь Николай Тихонов кул куя.
2. ГАЙНАН КОРМАШ
Гайнан Нурмөхәммәт улы Кормашев 1919 елның 14 июлендә Казахстанның Актүбә өлкәсе Хобда районында туган.
Әтисе тумышы белән хәзерге Мари Республикасы Бәрәңге районы Куян авылыннан. Авыл картлары әйтүе буенча, Гайнан Кормашның ерак бабалары йортсыз-җирсез «чабаталы морза» булганнар. Әтисе Нурмөхәммәт авылның иң ярлы кешеләреннән саналган. Ул бик яшьли эш һәм бәхет эзләп авылдан чыгып киткән. Башта Ырымбур, аннан Актүбә якларына барып чыккан. Татар типографияләренең берсендә хәреф җыючы булып эшләгән. Гражданнар сугышында катнашкан. Басмачыларга каршы сугышкан. Туган якларына кайтып, Газизә исемле кызга өйләнгән. Беренче уллары тугач, аңа Гайнан дип исем кушканнар.
Әтисенең сәламәтлеге яхшыдан булмый, типографиядә эшләү аркасында, аның үпкәсе зыян күрә, һәм ул хатынын, берсеннән-берсе кечкенә дүрт баласын калдырып үлеп китә. Гайнанга ул вакытта нибары 8 яшь була.
6 нчы классны тәмамлаганнан соң, Гайнан, гаилә хәлен җиңеләйтергә теләп, элек әтисе эшләгән типографиягә җыючы өйрәнчеге булып урнаша. Әмма әнисе аны, үпкәсенә зыян килер дип, авылга кайтарырга була. 30 нчы еллар башында алар Куян авылына күчеп киләләр. Әнисе балалар йортына пешекче булып урнаша. Кече балаларын үз янына ала, зурысын мәктәпкә бирә. Бер-ике елдан әнисе, кече балаларын ияртеп, Гайнанның берүзен калдырып, яңадан Актүбәгә элекке эш урынына кайтып китә.
Гайнан Куян авылы мәктәбендә укый. Ул иң яхшы укучылардан санала. Замандашлары малайның бик шук булуын хәтерлиләр. 1933 елда егет Бәрәңге педагогия техникумына укырга керә. Монда да ул яхшы укый, аеруча математика һәм физиканы җиңел үзләштерә.