Шуның өстенә Гайнан әдәбият белән дә мавыга. Ул бик күп укый, шул заманның патриотизм тәрбияләү үрнәге булган «Корыч ничек чыныкты?» (Н. Островский), «Кигәвен» (Э. Войнич) китапларын укый.
Ул физик яктан да бик нык була. Спорт белән шөгыльләнә, чаңгы шуа, волейбол уйный.
Җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, стена газетасы, кулъязма әдәби журнал чыгаруда катнаша, драмтүгәрәкне җитәкли, артта калган курсташларына ярдәм итә. Техникумда аны комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар.
Мәктәптә укыган чагында ук, малай берничә шигырен Мәскәүгә «Октябрь баласы» журналына җибәреп карый. Журналның редакторы Муса Җәлил: «Шигырьләрең әлегә басарлык түгел, әмма өметеңне өзмә, язуыңны дәвам ит», дип җавап бирә. Менә бит нинди язмыш, димәк, алар сугышка кадәр берничә ел элек үк бер-берсен белгәннәр.
1936 елда ул Казанга, яраткан язучысы Кави Нәҗми янына бара. Үзе белән барлык язган әсәрләрен дә ала. Казаннан шатланып кайтуы билгеле.
1936 елның җәендә Гайнан техникумны «бик яхшы» билгеләренә тәмамлый, аны Куян авылы мәктәбенә физика-математика укытучысы итеп тәгаенлиләр.
Бер ел биредә эшләгәч, 1937 елның декабрендә Г. Кормаш әнисе янына Актүбәгә күчеп китә. Башта егет Актүбә Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли, аннан дүртенче номерлы мәктәптә физика һәм математика укыта. Монда да ул үзен булдыклы яшь педагог, яхшы оештыручы итеп таныта. 19 яшьлек егетне мәктәп директоры итеп куялар. Ул Мәдәният йорты белән дә элемтәсен өзми, драмтүгәрәк белән җитәкчелек итә. Сәхнәдә дә уйный.
1939 елда хәрби хезмәткә алына. Кече командирлар курсларын тәмамлагач, аңа башта өлкән сержант, соңыннан, фин кампаниясендә катнашканнан соң, кече лейтенант званиесен бирәләр. Ак финнар белән сугыш вакытында ул үзен кыю сугышчы итеп күрсәтә.
Бөек Ватан сугышы башланган көннәрдә Кормаш Гомель шәһәре тирәсендә хезмәт итә. Сугышның беренче көннәреннән үк ул ут эчендә була. Армиядә хезмәт иткәндә, ул радио эшен дә үзләштерә. Аны махсус задание белән дошман тылына җибәрәләр. Шул китүдән ул әйләнеп кайтмый.
Ош шәһәрендә Рушат Хисаметдинов белән очрашканда, Гайнан Кормаш турында ул миңа түбәндәгеләрне сөйләде: «Бу егет үзенең әсир төшү тарихын сөйләргә яратмый иде. Күрәсең, шушы хәлгә таруын ул аеруча авыр кичергәндер. Лагерьдан лагерьга күчереп йөртә торгач, аны Демблинга китергәннәр. Мин үзем Демблин лагерена 1942 елның көзендә килеп эләктем. Бик нык ябыккан идем. Шул чагында кухняда эшләп йөрүче Гайнан Кормаш белән таныштым. Ул миңа кухнядан эштән кайтышлый я берәр пешкән бәрәңге, я чөгендер яфрагы, я маргарин кәгазе алып кайта иде. Аны ут өстендә тотсаң, мае эреп чыкканын белә идек.
Беркөнне Кормаш, мине ишегалдына алып чыгып, кечерәк буйлы, каратут йөзле, башына уңып беткән пилотка кигән бер әсирне күрсәтте. Иңенә санитар сумкасы аскан ул кеше бик ябык, хәлсез иде.
Бу Муса Җәлил, диде ул миңа. Шагыйрь.
Без Муса белән шулай таныштык. Алар мине күзәтеп йөргәннәр икән. Ләкин яшерен оешма турында бер сүз әйтмәделәр. Андый оешманың барлыгын мин соңрак, Кормаш төрле заданиеләр бирә башлагач кына аңладым».
1943 елның 19 сентябрендә Чернигов өлкәсе Прилуки шәһәре тирәсендә әсирлектән качып, безнең якка чыккан совет офицеры Ян Габдуллин үзенең яшерен оешма әгъзасы булуын, шул оешма тарафыннан совет командованиесе белән бәйләнешкә керү өчен җибәрелгәнен әйтә. Ул ВКП(б) Үзәк Комитеты исеменә хат язып калдыра.
Шул хатта: «ВКП(б) члены Кормашев Демблин лагере оешмасының Едлинодагы һәм Берлиндагы, «Идел-Урал» редакциясе каршындагы группаларын оештырды», дип әйтелә.
Татар һәм башка милләт әсирләрен легионга яздыру башлангач, Кормаш, Җәлил һәм аларның якын дуслары башта моңа риза булмыйлар. Аннары мәсьәләгә икенче яктан килеп, язылырга карар итәләр. Кулга корал алгач, ул коралны немецларга каршы борырга да була дип уйлыйлар.
Кормаш, легионга килгәч, әсирләр арасында агарту-оештыру эшләре алып бару өчен, капелланың җитәкчесе һәм режиссёры итеп билгеләнә. Концертларда халык җырларын, татар композиторлары әсәрләрен башкаралар.
Яшерен оешманың эше немецлар тарафыннан ачылгач, Кормашны да кулга алалар. Ул, сорау алу вакытында, үзен кыю тота, иптәшләрен сатмый.
Фашистлар аны беренче булып җәзалап үтерәләр. Моның үзенә күрә мәгънәсе бар. Димәк, яшерен оешма эшчәнлегендә аның роле зур булган, ул башкаларның эшенә юнәлеш биргән дияргә була.
Аның гомере 12 сәгать 06 минутта өзелә.
Моннан берничә ел элек кенә Германиядә немец Каршылык хәрәкәте музее директоры Йоханнес Тухель хәстәрлеге белән җәлилчеләргә багышланган бик әһәмиятле янә бер документ табыла. Ул немец телендә «Курмашев и десять других» дип атала. Бу документ Германиядә дә, Польшада да түгел, һич уйламаган җирдә Прага шәһәрендә табыла. Бу Дрезден шәһәрендә үткән Икенче Империя суды карарының кулдан гына язылган күчермәсе икән.
Аның гомере 12 сәгать 06 минутта өзелә.
Моннан берничә ел элек кенә Германиядә немец Каршылык хәрәкәте музее директоры Йоханнес Тухель хәстәрлеге белән җәлилчеләргә багышланган бик әһәмиятле янә бер документ табыла. Ул немец телендә «Курмашев и десять других» дип атала. Бу документ Германиядә дә, Польшада да түгел, һич уйламаган җирдә Прага шәһәрендә табыла. Бу Дрезден шәһәрендә үткән Икенче Империя суды карарының кулдан гына язылган күчермәсе икән.
Документта 11 кешенең фамилиясе язылган. Муса Җәлил Гумеров фамилиясендә телгә алына.
Гайнан Кормаш белән Фоат Сәйфелмөлековларга хөкем карарлары аерым языла. Суд тарафыннан алар җинаятьчел төркемнең җитәкчеләре дип бәяләнә. 6 кешегә, шул исәптән Муса Җәлилгә «В содействии врагу, подрыве военной силы» дигән гомуми гаепләү белдерелә. Соңгы өчесенә «Недонесение, военная измена» дигән гаеп тагыла.
Бу документ тагын бер мәртәбә Гайнан Кормашның яшерен оешма җитәкчесе булуын исбатлый.
3. ФОАТ СӘЙФЕЛМӨЛЕКОВ
Фоат Хаҗиәхмәт улы Сәйфелмөлеков 1916 елның 16 июлендә Үзбәкстан башкаласы Ташкент шәһәрендә туган.
Аның әти-әнисе Ырымбур ягында яшәгән. Революциягә чаклы ук алар Урта Азиягә килеп төпләнгәннәр. Әтисе Хаҗиәхмәт Ташкент тирәсендәге бер кышлакта мамык кабул итү пунктында эшли. 1927 елда ул йөрәк авыруыннан вафат була. Өч улы һәм өч кызы кала. Әтиләре үлгәннән соң, Сәйфелмөлековлар гаиләсе Казахстанның Казалы (Казалинск) шәһәренә, аннан Үзбәкстандагы Геджуван шәһәренә күчеп китә.
Фоат 19251929 елларда башта башлангыч татар мәктәбендә, аннары 19291933 елларда җидееллык урыс мәктәбендә укый. Ул бик сәләтле бала була. Яшьтән үк Урта Азиядә яшәүче халык вәкилләре белән аралашып, татар һәм урыс телләреннән тыш, үзбәк, казах, кыргыз телләрендә укый, яза, сөйләшә белә.
Ул физика белән математиканы да нык ярата. 1933 елда Сәмәрканд шәһәрендәге халык хуҗалыгы институтына укырга керә. Институт тәмамлап, икътисадчы-товаровед белгечлеге алгач, аны Таҗикстанның Сәүдә халык комиссариатына эшкә җибәрәләр (1938).
Бер ел чамасы эшләгәч, Фоатны колхоз базарлары бүлегенең җитәкчесе итеп тәгаенлиләр. Бераз вакыт ул министрлыкның сәүдә оештыру бүлеге башлыгы булып та тора. Бу исә сәүдә халык комиссары урынбасары дигән вазифага тиң була.
1940 елның 3 февралендә Сәйфелмөлековны Кызыл Армия сафларына алалар. Ул Одесса өлкәсендә хезмәт итә. Сугыш башлану белән, аларның частен Румыния чикләренә таба күчерәләр. 1941 елның 2 июлендә язган хаты гаиләсенә иң соңгысы булып килә.
Сугыштан соң Фоат Сәйфелмөлековның тормыш юлын ачыклау бик җиңелдән булмый. Аның хакындагы беренче хәбәр безнең илгә 1946 елда Җәлилнең куен дәфтәре белән кайта. Анда Муса белән бергә кулга алынган һәм үлемгә хөкем ителгән иптәшләре исемлегендә «Сәйфелмөлеков Үзбәкстан» дип язылган була. Ә Абдулла Алишның төрмәдән язган соңгы хаты 50 нче еллар башында Казанга килеп җитә. Анда бу кеше турында Сәйфелмөлеков Үзбәкстаннан, сәүдә буенча халык комиссары урынбасары диелгән. Әнә шуңа күрә эзләнүләр башта дөрес булмаган юл белән бара. Аның исемен ачыклауда язучы-җәлилче Рафаэль Мостафин күп көч куя.
Яшерен оешмада Сәйфелмөлеков пропагандист була. Әлбәттә, башта аңа мондый тәкъдимне ясагач, ул кискен каршы килә.
Рушат Хисаметдинов очрашу вакытында миңа болай дип сөйләгән иде: «Без Едлино станциясенә килгәч, яшерен оешма кушуы буенча, Фоат Сәйфелмөлековка пропагандист булырга тәкъдим ясадык. Моңарчы ул хәрби рота составында иде. Фоат, бу тәкъдимне ишеткәч, озак кына дәшми торды һәм, миңа карап: «Өстебезгә менә шушы немец формасы кию белән үк без халкыбыз алдында сатлык җаннар булып калдык. Ә фашист пропагандисты булу үз кулың белән муеныңа элмәк салу дигән сүз. Әнием, туганнарым, иптәшләрем, ватандашларым күзенә ничек карармын», диде.
Мин аны бик озак үгетләдем: «Пропагандист булсаң, яшерен оешма эшенә күбрәк ярдәм итә алырсың. Безнең патриотик эшебезне ватандашлар аңлар әле», дидем. Бу тәкъдимнең Муса Җәлил тарафыннан да хуплануын әйткәч, ул ризалашты».
Яшерен оешмада ул, чыннан да, әйбәт пропагандист булган. Тыштан караганда, немецлар файдасына сөйләгән кебек булса да, ул, асылда, аларга каршы фикерләрен җиткергән. «Идел-Урал» газетасын кычкырып уку моментларыннан файдаланып, ул легиончылар арасында бик оста итеп яшерен оешма фикерләрен үткәрә торган булган. Юк-бар хәбәрләрне кире каккан булып, тыңлаучыларга Совинформбюро мәгълүматларын җиткереп барган. Кыскасы, легиончылар аның әңгәмәләрен бирелеп тыңлаганнар.