Башка хәрби берләшмәләрдәге буталыш, качу хәлләре СС частьларында дә кабатлана. 1944 елның 25 декабрендә Төркестан полкы командиры Гулам Алимов, үзенә буйсынган 458 ССчыны алып, Словакия партизаннары ягына чыга (дөрес, аларның бер өлеше гыйнвар башында кире кайта).
Хәрби сводкаларда татарларның да качу очраклары турында хәбәрләр була.
1945 елның 12 гыйнварында ВТБС командиры Һарун әр-Рәшид Венага телеграф аша түбәндәгеләрне хәбәр итә: «Ышанычсыз булган өчен, Идел буе татарларын коралсызландырдык. Алар большевистик ышану белән йөриләр, урысча да сөйләшәләр, дингә дә артык бирелмиләр».
Яңадан дүрт көннән берләшмә командиры ССның баш идарәсенә түбәндәге телеграмманы бирә: «Минем тарафтан 187 Идел-Урал татары, коралсызландырылып, хәрби әсирләр лагерена озатылды. Алар арасында политруклар булган».
Х. Унглаубе истәлекләрендә ССның Идел-Урал сугышчан төркемендә баш күтәрү очрагы, анда татар булмаган күп командирлар үтерелүе турында мәгълүмат бар.
1945 елның 18 февралендә Һарун әр-Рәшид СС баш идарәсенә: «Идел-Урал хәрби төркеме 74 кешедән тора, командирлары юк. Шуңа күрә Кырым татарлары төркеменә бирелделәр», дип хәбәр итә.
Хәрби әсирләрдән СС частьлары төзү идеологы Р. Ольшаны берләшмәдәге хәлләр нык борчый. Ул, үзеннән җаваплылыкны төшерү өчен, ВТБС командиры Һарун әр-Рәшидне гаепләп, югары оешмага хат яза. Имеш, әр-Рәшид командирлар әзерләүгә җитди карамаган, әсирләрнең командирларны сайлау тәртибен керткән һәм башка җитешсезлекләргә юл куйган. Шулай итеп, СС частьларындагы аз санлы татарлар да немецка тырышып хезмәт иткән дип булмый.
НЕМЕЦ ХӘРБИ ЧАСТЬЛАРЫНДАГЫ ТАТАРЛАР
Без нинди гаскәри частьларда күпме татар булганын югарыда әйтеп киттек. Инде хәрби берләшмәләрдә барлыгы ничә татар әсире исәпләнүен сөйлик.
Иң башта «татар» дигән терминны аңлатып китик. Бу очракта «татар» термины татар милләтеннән булган кеше, этник татар дигәнне генә аңлатмый, ә җыелма мәгънәне, «Идел-Урал», ягъни «Волга-татар» легионына кергән, Идел буе, Урал тирәсендә яшәгән татар, башкорт, татарча сөйләшә торган чуваш, мари, мордва, удмурт милләтләреннән булган әсирләрне дә аңлата.
Немец документларында бер-ике мәртәбә генә безнең төбәкләрдәге төрле милләтләр телгә алына. Әйтик, 1942 елның 15 августында Гитлер штабы начальнигы Кейтель кул куйган приказда һәм шул елның 15 августында ОКХдан килгән приказда түбәндәгеләр әйтелә:
1. Татарлардан, башкортлардан, татарча сөйләшүче Идел буе халыкларыннан легион төзергә.
2. Төркестан легионында булган татарларны «Идел-Урал» легионына күчерергә.
3. Әсир татарларны, башкалардан аерып, Седльце лагерена (Варшава Брест тимер юлы линиясендә) тупларга. Аларны генерал-губернаторлыкның хәрби командующие карамагына тапшырырга.
4. Төзелгән легионны беренче чиратта партизаннарга каршы көрәштә файдаланырга.
Шулай итеп, немецлар өчен Уфа һәм Казан татарлары да, башкортлар да, чуваш, мари, мордва, удмурт халыклары да һәммәсе бер булган. Аларның барысын да «татар» дигән термин белән атаганнар. Шуңа күрә немецларның күрсәтмәләрендә тик «татар» термины гына кулланыла.
Немец гаскәри частьларында ничә татар хезмәт итүе турындагы сорауга да төгәл җавап бирүе кыен. Төрле документларда, отчётларда төрле саннар китерелә.
1944 елның 10 октябрендә Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгының Татар арадашчылыгы җитәкчесе Хайнц Унглаубе төзегән мәгълүматларга караганда, унике кыр батальоннары оешып, аларда 11 мең Идел буе татары исәпләнгән. Башка хәрби берләшмәләрдә 4 мең, эшче батальоннарда 8 мең, Көнчыгыш эшчеләре арасында 5 мең, хәрби әсир лагерьларында 1520 мең кеше булган. Тагын да бик күп татарлар Власовның Урыс азатлык армиясендә (РОА) хезмәт итә, диелгән. (Бу саннарны карагач, бер сорау да туа: ул нинди унике батальон?!)
1944 елның 14 декабрендә СС Баш идарәсе Көнчыгыш бүлеге җитәкчесе Фриц Арльт үзенең коллегасы Райнер Ольшага 20 меңгә якын татар вермахтта, тагын да 20 меңе «Хивис» һәм Урыс азатлык армиясендә хезмәттә торуын хәбәр итә.
1945 елның 20 мартында Татар арадашчылыгының җитәкчесе Л. Стамати кыр батальоннарында, төп легионда, аерым сугышчан һәм төзелеш берләшмәләрендә 19 300 татар, тагын да Көнчыгыш эшчеләре арасында 4 мең, хәрби әсирләр арасында 20 мең татар бар дип исәпли. Шулай итеп, барлыгы 43 мең татар җыела.
Сугыштан соң төзелгән «Идел-Урал» легионы» кулъязмасында легионда һәм кыр батальоннарында 12 мең, СС Көнчыгыш төрки сугышчан берләшмәсендә 1 мең, төзелеш батальоннарында 10 мең, аерым берләшмә һәм төркемнәрдә 17 мең, барлыгы 40 мең татар булганы күрсәтелә.
Сугыштан соң төзелгән «Идел-Урал» легионы» кулъязмасында легионда һәм кыр батальоннарында 12 мең, СС Көнчыгыш төрки сугышчан берләшмәсендә 1 мең, төзелеш батальоннарында 10 мең, аерым берләшмә һәм төркемнәрдә 17 мең, барлыгы 40 мең татар булганы күрсәтелә.
Иреклеләр берләшмәләре командующие Эрнст фон Кёстринг сугыштан соң үзенең истәлекләрендә болай дип яза: «1944 елның язында вермахтта Көнчыгыш иреклеләренең гомуми саны 700 мең кешегә җитте. Соңрак, Власов Армиясе дә төзелгәч, бу сан 800900 меңгә якынлашты».
Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгындагы бүлек мөдире Герхард фон Менде Көнчыгыш иреклеләренең саны миллион кешегә җитә дип исәпли.
Инде башка халыклардан төзелгән легионнарда күпме солдат булганын карыйк. 1944 елның 10 октябренә Х. Унглаубе мәгълүматлары буенча төркестанлылар 75 мең, Кырым татарлары 12 мең, азәрбайҗаннар 20 мең, әрмәннәр 18 мең, грузиннар 20 мең, Төньяк Кавказ халыклары 20 мең кеше исәпләнгән.
Болар бары тик милли легионнардагы солдатлар саны гына, башка хәрби берләшмәләрдә йөргәннәре керми.
19421943 елларда ундүрт Төркестан, сигез Азәрбайҗан, җиде Төньяк Кавказ, сигез Грузин, тугыз Әрмән, җиде «Идел-Урал» батальоннары оешып, аларда 53 мең солдат исәпләнә.
ССЧЫЛАР, АБВЕРЧЫЛАР, ШЫМЧЫЛАР ҺӘМ ХЫЯНӘТЧЕЛӘР ТУРЫНДА
Фашист Германиясенең җитәкчелек структурасында Гиммлер җитәкләгән вәхши СС органнарының роле зур булганы һәркемгә билгеле. ССны еш кына дәүләт эчендәге дәүләт дип атыйлар. Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгы, рейхскомиссариатлар төзелгәч, СС органнары башта читтә калган кебек була. Әмма бераздан бу өлкәгә дә үтеп керәләр. Легионнар төзүгә, аларны файдалануга контрольлек итәләр. Диңгез хайваны сигезаяк кебек, алар да легиончыларны чорнап алалар.
1943 елның азагында төрки халыклардан махсус СС гаскәри берләшмәсе оештырыла башлый.
Хәрби әсирләрне вермахтка хезмәт итүдә файдалануның теоретик һәм практик мәсьәләләре белән немец Райнер Ольша аеруча күп шөгыльләнә. Ул белеме буенча медик була. Берлин университетының чит телләрне өйрәнү факультетында да укый. 1936 елда Урта Азиядә совет сәламәтлек саклау системасы турында диссертация яклый. Көнчыгыш белгече Г. Кляйневның ассистенты була. 1942 елда Төркестан турында монография бастыра. 1941 елның сентябрендә СС сафына чакырыла. Аңа унтерштурмфюрер званиесе бирелә һәм тәүге чорда санитария-хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә.
Сугыш ахыры якынлашып, совет әсирләрен Германиягә хезмәт иттерү киң колач ала башлагач, Ольша кебек кадрлар өскә күтәрелә. 1944 елда аңа инде гауптштурмфюрер СС чины бирелә. 1944 елның гыйнварында Дрезденда аның җитәкчелегендә «Төркестан эшче берләшмәсе» дигән оешма төзелә. Ул ССның баш идарәсенә буйсына. Бу, асылда, тугыз бүлектән торган фәнни-тикшеренү институты була.
Райнер Ольша, сугыш тәмамлангач, безнең гаскәрләр тарафыннан кулга алына. Әсирлектә чагында ул үзенең эшчәнлеге турында шактый зур күләмдә истәлекләр яза. Кайбер тарихчылар раславынча, Германиядәге совет оккупация гаскәрләре тарафыннан ул 1946 елның 16 мартында үлем җәзасына хөкем ителә.
«Идел-Урал» легионында СС яшерен агентлары күп була. Алар легион штабындагы, батальоннардагы хәлләрне күзәтеп торалар. Һәрбер батальонда шымчылар челтәре оештырыла. Германия империясенә каршы эш алып баручыларны фаш итәргә тырышалар. Патриотларны җәзалап үтерүдә катнашалар. Күпләрен Бухенвальд, Освенцим, Майданек һәм башка үлем лагерьларына озаталар.
СС агентларыннан тыш, легионнарда Гитлер армиясенең Абвер контрразведка бүлеге дә хәрәкәт итә. «Идел-Урал» легионында «1-Ц» подразделениесе бу эшне башкара. Муса һәм аның көрәштәшләренең һәр адымын алар контрольдә тотарга тырышалар. Патриот әсирләр турында материаллар туплыйлар. Гадәттә, без Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен хыянәтче Җамалетдинов саткан дип сөйлибез. Асылда, мондый хыянәтчеләр күп була.
«Әсирлек» дигән сүзне ишетү белән, бүген дә күңелләр шомлана. Ул бичараларны кызгану хисләре көчәя. Әйе, алар концлагерьларда хайван хөкемендә булганнар. Фашистларның репрессия машинасы, кемнең кем булуына карамастан, физик һәм рухи яктан сытарга көйләнгән. Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгы, Татар арадашчылыгы, «Идел-Урал» комитеты, СС һәм Абвер шымчылары һәммәсе дә совет әсирләрен немецка тугры хезмәт иттерү максатыннан чыгып эш итәләр. Алар ягында каршы килгән һәркемне юк итәрлек корал, акча, куәтле пропаганда машинасы, көчле кадрлар була. Менә шул шартларда да безнең татар егетләре сыгылып төшми. Дошманның үз өнендә аларга карата яшерен эш алып бара. Җае чыгу белән, коралын фашистларның үзләренә каршы бора.