1944 елның февралендә ликвидация штабын «генерал-губернаторлыктагы Көнчыгыш отрядлар командалыгы» дип атыйлар. Чөнки Украина һәм Польшада калган батальоннар белән командалык итәргә кирәк була.
Төп лагерь һәм «Идел-Урал» легионы Едлиноны 1943 елның 19 октябрендә калдырып килә. Көнчыгыш легионнары командалыгы һәм штаб 24 октябрьдә юлга чыга. Махсус хәрби эшелоннарга ашыгыч рәвештә төялеп кузгалалар. 225 нче кыр комендатурасы: «21 октябрьдә Көнчыгыш легионнарын күчерү зур катлаулылык тудырды. Варшавада күп санда легиончылар тупланды», дип хәбәр итә.
1943 ел ноябренең беренче яртысында күчерү, нигездә, тәмамлана. 1944 елның 1 мартына Көнбатыш армияләре группасы командующие карамагында 61 меңнән артык чит ил һәм Көнчыгыш иреклеләре була.
Көнчыгыш легионнары командалыгы 1943 елның октябрендә Көнчыгыш Франциянең Нанси шәһәрендә урнаша. 1943 елның 21 ноябреннән бу илнең көньягында Мийо шәһәрендә була. Биредә шулай ук штабтан тыш барлык алты легионның командалыгы һәм төп лагере, офицерлар мәктәбе, тәрҗемәчеләр мәктәбе урнаша. Барлыгы 10 500 кеше була. Ә батальоннар Франция, Голландия, Бельгиянең аерым районнарында туплана. Әмма легионнар командалыгы 15 мартта яңадан Нанси шәһәренә күчә. 1944 елның башында яңа структура эшләнә, аны «төп добровольческая дивизия» дип атыйлар. Аның үзәге Лион шәһәрендә була. Командиры итеп элек полковник Хольсте, март азагында генерал-майор фон Хеннинг тәгаенләнә.
Дивизиянең полклары милли үзенчәлеге буенча бүленә. Анда, Көнчыгыш легиончыларыннан тыш, урыс, украин, казах берләшмәләре дә керә. «Идел-Урал» легионын 2 нче полк составына кертәләр. Бу полкта шулай ук Азәрбайҗан һәм Әрмән легионнары да була. Легиончылар саны бу вакытта артмый, хәтта кими бара.
Алар Атлантик валны саклауда катнаша. Шулай ук партизаннарга каршы җибәрелә. 1944 елның июнендә Шанталь департаментында француз макизарларына каршы «Идел-Урал» легионының өч ротасы катнаша. Шул елның июнендә татарлар Клермон-Ферран шәһәре янында Иссуар һәм Рошфор торак пунктлары янында партизаннарга каршы җибәрелә.
797 нче Грузин батальоны сугышка бөтенләй сәләтсез була һәм таратыла. 800 нче Төньяк Кавказ батальоныннан бер көнгә сузылган сугыш вакытында 203 кеше кача.
822 нче Грузин батальоны 1945 елның 5 апреленнән 6 апреленә каршы төндә, Голландиянең Тексель утравында баш күтәреп, союздашлар ягына чыгарга уйлый. Баш күтәрүчеләрне бастыру өчен, немецлар бер атна буе утрауга ут яудыралар. Бу алышта 565 грузин, 117 голландияле, 800 гә якын немец һәлак була.
«Идел-Урал» легионы да күп мәртәбәләр ышанычсызлык күрсәтә. Клермон-Феррандагы 588 нче кыр комендатурасы үзенең 1944 елның 13 июлендәге сводкасында әрнеп болай дип яза: «Татар легионының разведка төркеме элегрәк качкан берничә әрмән легиончысын тотудан артык берни дә эшли алмаган.
1944 елның 29 июленнән 30 июленә каршы төндә бер урыс офицеры һәм «Идел-Урал» легионының 78 легиончысы партизаннарга качты, калган легиончылар казармаларга кайтарылды».
Көнчыгыш батальоннарының күпчелеге, Көнбатыш фронтта төрле районнарга бүленеп, эре немец берләшмәләренә тапшырыла. Бер уйлаганда, алар арасында бәйләнеш азайгач, оешып качу мөмкинлеге кими, немецлар контроле арта кебек. Әмма бу күпчелек легиончыларда кәеф төшүгә генә китерә. Кыскасы, немецларның өмете акланмый.
Күпләр совет гаскәрләренә әсир төшүдән курка. Союздаш гаскәрләргә бирелү ягын карый. Әмма андыйлар өчен язмыш елмаймый. СССР белән союздаш державалар арасындагы килешү буенча Англия, Америка гаскәрләре ягына чыккан безнең кешеләр үз илләренә озатыла. Ә туган җирдә аларның күпләрен Себер салкыннары көтә.
БАШКА ХӘРБИ БЕРЛӘШМӘЛӘРДӘГЕ ТАТАРЛАР
«Идел-Урал» легионының җиде батальоныннан тыш та хәрби формированиеләр булган. Әйтик, 1942 елның ахырында Үзәк Армия группасы янында төзелгән формированиене «627 нче Көнчыгыш батальоны» дип атаганнар. 1943 елның октябрендә ул Франциягә, 7 нче Армия карамагына күчерелә. Шул елның декабрендәге документларда 627 нче «Идел-Урал» батальоны булып теркәлгән. Аның составында татарлардан тыш урыслар, украиннар, үзбәкләр, кыргызлар да була.
1944 елның 1 июлендә батальонда баш күтәрү оештырыла. Шул чагында аның командиры да яралана. Бу вакыйгадан соң аны алгы сызыктан тылга озаталар. Сугыш ахырында ул 15 нче Армия карамагында Голландиядә, Түбән Рейнда була. Баш күтәрү вакыйгасын 162 нче төрки дивизиясе командиры генерал Оскар фон Нидермайер (бер үк вакытта Көнбатыш фронтта Көнчыгыш иреклеләре берләшмәләре инспекторы) һәм «Идел-Урал» газетасы корреспонденты Г. Ямалиев тикшерә. Алар язган белешмәдә американнарга каршы җибәрелгән татар легиончыларының сугышырга теләмәүләре бәян ителә. «Берәүләре дошманга каршы коралларын кулланмады, икенчеләре аны бөтенләй югалткан. Бер рота офицерлары американнарга атмаска боера. Фронтка барганда ук, татарлар арасында буталыш, ыгы-зыгы башланган иде. Муллалар беренче булып артка чигенделәр», дигән юллар бар.
Тикшерүчеләр үзләренчә бу хәлнең килеп чыгу сәбәпләрен аңлаталар һәм, батальон көчле сугышчан берәмлек булсын өчен, тәкъдимнәрен әйтәләр.
Бу белешмәдә янә батальондагы немец персоналы белән татарлар арасында барлыкка килгән киеренкелек турында әйтелә.
Немецлар татарларга «унтерменш» дип мыскыллап карыйлар. Аларның хәтта кухнялары да аерым була. Бу турыда татарлар: «Бергә сугышырга ярый, ә бергә ашарга ярамый», дип зарланалар.
Татарлар, «Идел-Урал» батальоннары оешканчы ук, Көнчыгыш халыкларыннан төзелгән башка хәрби берләшмәләр составында да булалар. Мәсәлән, 1942 елның 26 ноябрендә төзелгән белешмәдә 370 нче Төркестан батальонында бер рота татар булуы әйтелә.
1943 елның 3 апрелендә 811 нче Төркестан батальонында 350 солдатның 130 ы Идел буе татарлары була.
Генерал Власовның Урыс азатлык армиясе (РОА Русская освободительная армия) 1944 елның азагында 1945 елның башында төзелә. Татар арадашчылыгы мәгълүматлары буенча 1945 елның мартында бу армия сафында мең Идел буе татары хезмәт итә.
СС ЧАСТЬЛАРЫНДАГЫ ТӨРКИ ХАЛЫКЛАР
Хәрби әсирләрдән СС частьлары төзү сугышның икенче елында ук башлана. 1942 елның маенда латыш, литва, эстоннардан СС берләшмәсе төзергә рөхсәт бирелә. 1943 елның язында «Галиция» СС дивизиясе составына 30 меңгә якын украин керә.
Төрки халыклардан да СС частьлары төзү идеясе туа. Бу эшнең теоретиклары булып Райнер Ольша, майор А. Майер-Мадер, профессор Г. фон Менде, азәрбайҗан А. Фаталибейли-Дудангинский, немец Һарун әр-Рәшид чыгыш ясый.
Башта майор А. Майер-Мадер җитәкләгән батальонны ССның 1 нче Көнчыгыш мөселман полкы итеп үзгәртеп коралар.
1944 елның 2 маенда Гиммлер бер ел эчендә Көнчыгыш мөселман СС дивизиясе төзергә дигән приказ чыгара. 1944 елның җәендә бу берләшмәнең җитәкчесе Һарун әр-Рәшид телгә алына. 1886 елда туган бу кешенең чын исеме Вильгельм Хинтерзац була. Беренче империалистик сугыш вакытында төрек генераль штабына җибәрелә. Төрек армиясе полковнигы булып хезмәт итә. Сугыштан соң Әнвәр пашаның киңәшчесе һәм аның штаб җитәкчесе вазифасын башкара. Ислам динен кабул итеп, исемен үзгәртә. СС берләшмәсен төзегәндә, аңардан да кулай кандидатура булмый.
Бу берләшмә «Восточнотюркское боевое соединение» (ВТБС) дип атала. Татарча «Көнчыгыш төрки СС хәрби берләшмәсе» дип йөртелә.
Берләшмәне төзү акрын бара. Аны хәрби хәрәкәтләр өчен дә, пропаганда максатларында да файдаланып булыр дип уйлыйлар.
Берләшмәне төзегәндә, Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгына мөрәҗәгать ителә. Әсирләрне лагерьлардан җыялар.
Татар арадашчылыгы җитәкчесе Генрих Унглаубе да СС берләшмәсе җитәкчелегенә җәлеп ителә. Арадашчылыкның башка активлары да бу эштән читтә калмый.
1944 елның 20 октябрендә рейхсфюрер Гиммлер Көнчыгыш төрки СС хәрби берләшмәсен төзү турында приказ бирә. Рәсми рәвештә ВТБС 1944 елның 1 октябрендә оешкан дип исәпләнә. Бу көнгә берләшмә эчендә Төркестан, татар, Кырым татарлары сугышчан төркемнәре оешкан була.
Төньяк Италия (Верона) аларның төп урнашу ноктасы була. Әлеге берләшмә шушы илдә, шулай ук Словакиядә сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.
СС берләшмәсендәге татарлар саны турында төгәл мәгълүматлар юк. Шулай да бу чордагы документларда татарлар хакында да язмалар күренгәли.
Иң элек татар төркеменең командиры башка милләт кешесе була. Бу хәл өстәмә кыенлыклар тудыра. Татарларның командиры да татар кешесе булырга тиеш дигән фикерләр күп була. Шуннан чыгып, татар командирлары әзерләү максаты куела. 1945 елның гыйнвар-февралендә Татар арадашчылыгының Кринке һәм Даргибель лагерьларында офицерлар укыта башлыйлар. Бу эштә Унглаубе үзе, А. Таһиров, И. Гайса, Ш. Нигъмәти кебек элекке офицерлар һәм арадашчылык активлары катнаша. 24 кешелек төркемне укытып чыгаралар. Шуның унысын, командир булырлык дип, ВТБС штабына җибәрәләр.
Башка хәрби берләшмәләрдәге буталыш, качу хәлләре СС частьларында дә кабатлана. 1944 елның 25 декабрендә Төркестан полкы командиры Гулам Алимов, үзенә буйсынган 458 ССчыны алып, Словакия партизаннары ягына чыга (дөрес, аларның бер өлеше гыйнвар башында кире кайта).
Хәрби сводкаларда татарларның да качу очраклары турында хәбәрләр була.
1945 елның 12 гыйнварында ВТБС командиры Һарун әр-Рәшид Венага телеграф аша түбәндәгеләрне хәбәр итә: «Ышанычсыз булган өчен, Идел буе татарларын коралсызландырдык. Алар большевистик ышану белән йөриләр, урысча да сөйләшәләр, дингә дә артык бирелмиләр».