Мансур Вәли-Барҗылы
Ул көннәрдә
КАЧҮ
ПОВЕСТЬ
ТӨНГЕ ЮЛЧЫIАһ, бу төнге вокзаллар!
Аһ, бу төнге сәгатьләр. Вакытны уздыра алмыйча аптырау, тилмерү газаплары Ни өн, ни төш түгел бит дип утырасың шулай аңгы-миңге хәлдә тынчу вокзал бинасы эчендә. Мәш килеп торган кеше арасында
Утырган килеш кенә йоклап та булмый, поездыңны ишетми калудан куркасың. Шулай ук урамга чыгып йөреп тә керә алмыйсың, инде төн: бөтен гәүдәң арыган, хәлең беткән. Бары тик менә шулай утырырга, газаплануыңны дәвам итәргә генә кала.
Болай да гаять йончыган, алҗыган кешеләрнең тагын да ачуын китереп, шикле адәмнәр күренгәли. Аларның кайсыбере, почмакка барып сыенган җиреннән ара-тирә күзен ачып, дөньяга усал бүре карашы ташлап ала.
«Бу дөньяның бөтен бәхетсезе гел вокзалга җыела инде әллә? дип уйлап алды Билал, аларга карап. Әллә инде алар өчен вокзалдан да уңайлырак урын юк?.. Тәннәренә һәм җаннарына җитмәгән җылыны бу мескеннәр әллә менә шушы кырмыска оясына кушылып, кеше көтүенә елышып кына таба ала инде?»
Менә бит әле язмышы Билалны да җиде төн уртасында шушы җан сөймәгән, күңел тартмаган пычрак вокзалга алып килде. Барысыннан берьюлы котылу, качу өчен, поезд көтә хәзер Билал.
Туйды, тәмам туйды ул! Мондый эссе җәйләрдә мәхшәргә әйләнә торган шәһәреннән дә туйды! Соңгы араларда котып салкынлыгы иңгән гаиләсе белән дә яши алмый. Кайчандыр бик яраткан эше дә сөендерми башлады.
Тик вокзалга иртәрәк килгән бугай әле, перронда аннан башка бүтән беркем дә күренми. Ә вакытны ничек тә уздырырга кирәк Менә шулай арлы-бирле таптанып булса да
Әйе, Билалга бу шәһәрдән аерылуы бер дә җиңел түгел.
Ачу килеп, ташлап китеп барса да, бер дә җиңел түгел аңа бу шәһәр белән аерылышу! Чөнки Чөнки аның бөтен хыяллары бәләкәйдән үк менә шушы якты һәм нурлы шәһәргә килеп тоташа.
Бу шәһәргә килеп, архитектура институтында уку иң зур бәхет кебек иде Аннары, укып бетергәч, шул шәһәрдә калып, җаны тарткан, күңеле ашкынган эштә архитектор булып эшли башлау иң-иң олы мәртәбә иде.
Аннан соң да Билалның бик күп өметләрен үзенә бәйләде бу шәһәр. Еракта, бик еракта җир чите дип йөртелгән якта хезмәт иткәндә, иң бәхетле кешеләр менә шул шәһәрдә торадыр кебек тоела иде аңа. Шул шәһәргә кайту, шунда кайтып элгәшү һәм анда тормыш көйләп җибәрү аның иң зур максаты булды.
Боларның барысына әкрен-әкрен ирешеп тә килә сыман иде. Ләкин юк икән: иң-иң төптәгесе барысына да терәк һәм нигез булып торганы, иң беренче ниргәсе бик үк таза булмаган икән ул салган өйнең, ул корган тормышның. Мәхәббәт дигән нәрсәнең уңышлы килеп чыгуы кеше тормышында иң беренче ниргә икән ул Әнә шул ниргәнең саф-чиста да, нык-таза да булуы кирәк икән иң башта һәркемгә, бөтен кешегә!
Билал сәгатенә карап алды, поезд килергә инде күп калмаган. Тик әле һаман кеше күренми. Билал һаман берүзе Әйе, бүтән юлчылар күбрәк көндез йөрергә ярата шул Билалга гына менә төнге поезд туры килде Нишлисең инде, бүтәне булмагач!
Поезд килер минутлар якынлашкан саен, Билал үз күңелендәге ниндидер бер көчнең аңа каршы төшеп маташуын сизде. Бераздан гына аңлап алды. Ә-ә Эш менә нәрсәдә икән: ул бит башта үзенең китүен һич тә болай булыр дип күз алдына китермәгән иде Үз-үзенә нык ышанган кыяфәттә, горур һәм бәйсез адымнар белән вагон баскычына менеп баруын тасвирлый иде бит аңа хыялы Кинодагычарак итеп Ә менә чынлыкта, үз башыңа төшкәч, алай горур булып кылануы кыен икән шул Тиздән килеп җитәчәк поезд да әллә нинди йөрәккә ят нәрсә шикелле тоела. Элекке заманнарда, ичмасам, моның ише вакытларда пар ат җигеп, кибиткаларга утырып киткәннәр. Моңсу халәттәге кешене атлар алып киткән Алар, әлбәттә, аерылу сагышына чумган кешенең әз генә булса да күңелен күтәргәндер, ялгызлыкта калган җанына юаныч булгандыр
Ә Билал язмышына менә тимер атлар җансыз юлдашлар гына калган шул! Билгеле, алар тиз юырта юыртуын. Ләкин алар тимер, җансыз шул!
Әнә шул җан өнәмәгән тимер поезд менә хәзер төн караңгылыгыннан килеп чыгар Килеп чыгар да Билалны еракка, бик еракка алып китәр Әллә кайларга, яңадан бер дә кайта алмастай җирләргә илтеп ташлар Билалның күңеле шулай сизенә
Их син, җырларда нурлы дип макталган шәһәр! Нигә соң син мин теләгән зур бәхетне бирә алмадың?! Нигә соң мине дә үзең кебек бәхет нурыннан балкучы кеше итә алмадың?!
Хәер, сиңа, зур шәһәргә, үз эчеңдәге кечкенә генә бер җан иясенең «бәхет» дип аталган сәер тойгысы кирәкмени соң! Синең бит аңа исең дә китми! Синең кайгың бөтенләй икенче төрле нәрсәләрдә бугай бит, зур шәһәр! Сиңа күбрәк шау-шу, дәртлерәк һәм көчлерәк музыка, тагын да яктырак балкырдай урам утлары гына кирәк бит!
Ә менә адәм баласы өчен, ныклап уйлап караганда, боларның берсенең дә артык әһәмияте юк икән Тып-тыныч кына калып уйланган чакларында үзенең пар канатлы икәнен тою гына кирәк икән аңа
IIНиһаять, төнге вокзалга җан керде, каядыр югарыга, күзгә күренмәстәй урынга элеп куелган репродуктор «МәскәүТөмән» поезды килүен хәбәр итте. Шул сүзләр белән бер үк вакытта диярлек көнбатыш яктан тепловозның көчле прожекторы да күренде. Вокзал тирәсендәге барлык почмакларны үзенең куәтле нур көлтәсе белән тиз-тиз генә айкап, көчле бер сихер иясе кебек бик тиз якынлашты ул поезд.
Билал үзенең билетында күрсәтелгән вагонга үтте. Нишләптер аңа проводник та очрамады Әллә инде йоклый иде
Шулай да, үз вагонының тамбурына кереп баскач, ул эчкә үк узарга ашыкмады әле. Кулындагы портфелен тимер идәнгә куеп, ачык ишеккә таба борылды. Китәр алдыннан саубуллашу өчен, соңгы тапкыр шәһәренә күз салырга теләде. Бу калага карата күңелендә бер-бер җылы хис уянуын көтте. Ләкин стенасының буяулары уңып һәм пычранып беткән, биек һәм ярым караңгы тәрәзәләре, әллә нинди бер шом сибүче вокзал бинасы Билал гомер иткән шәһәрнең үзе кебек үк күңелдә җылы хис тудыра алмады. Киресенчә, төнлә бу вокзал бинасы әкиятләрдәге куркыныч җанварга охшый икән. Безнең төнге юлчыбызның болай да шәп булмаган кәефен ул тагын да хөртиләтте. Аны тагын да күңелсезрәк, ямансурак уйларга тартты.
Билалның монда бердәнбер кызы кала Ул инде менә хәзер, менә бу минутларда: «Әти кая? Кая китте ул?» дип йөридер, әнисен аптырата торгандыр Ә аның әтисе Билал менә китеп бара Кызын калдырып китә ул. Бәгыре телгәләнсә дә, тешен кысып түзә-түзә китеп бара.
Монда аның дуслары да кала. Эшендәге фикердәшләре, иптәшләре Аларга үзенең китүен әйтеп тә тормады Билал. Кан кызган чагында шулай килеп чыкты инде иптәшләрен кисәтүне кирәксенмәде. Ә дөресен генә әйткәндә, аның күңелен, җанын аңлап бетерүләренә шикләнде Билал. Аңлап бетермәгән көе аңа каршы төшәрләр дип уйлады. Шуңа күрә аларга әйтеп тә тормады. Үпкәләрләр, билгеле. Тик соң шул инде. Хәзер берни дә эшләп булмый!
Әнә поезд да кузгалырга итенеп кымшана башлады. Билал да баскан урыныннан купты, портфелен кулына алды. Бүтән кеше күренмәгәч, тышкы ишекне дә аның үзенә ябарга туры килде. Әнә шул авыр тимер ишекне шапылдатып ябуы үзенең ничә ел гомер иткән шәһәре белән саубуллашуы булды сыман.
Шулай итеп, төнге юлчының төнге сәфәре башланды. Ул вагон эченә үтте.
Хәзер инде Билалга монда үз купесын эзләп табарга һәм тизрәк кереп ятарга, онытылырга, ял итәргә кирәк иде
Менә беренче купе Менә икенчесе
Аның билетына «тугызынчы урын» дип язылган, димәк, ул урын шушында өченче купеда булырга тиеш.
Монысы ярый ла, үз урынын тапты бугай ул, ләкин хәзер кеше йоклый торгандыр бит инде. Аларны борчымый гына ничек кереп ятарга соң?
Бу арада аның күптөрле шик-сораулар белән газапланган җанына тагын бер «корт» килеп керде. «Мин монда да артык кеше, ахрысы» дигән уй иде ул. Моңа кадәр бер генә җирдә дә үзенә ипле, җайлы урын таба алмаган нечкә җан биредә тагын бер мәлгә шик-шөбһә дулкыны арасында калды.
Ә бераздан, үзен җиңеп, ишекне шакымыйча гына тартып карарга булды. Шудырмалы ишек, бәлки, әкрен генә ачылып та китәр әле? Ипләп кенә, бик зур саклык белән тоткага тотынды шылт иткән тавыш та чыкмады. Аннары, берәр минут чамасы шулай торгач, акрын гына ишекне уң якка таба этеп карады. Билалның бәхете ишек төнгә бикләнмәгән булып чыкты.
Тар гына ачылган ишек ярыгында төн уртасы өчен шактый көчле тоелган яктылык күрде Билал. Бу аны бик тә гаҗәпләндерде. «Төн уртасында нишләп әле ут яна соң монда?» Билгеле инде, мондый очракта сыңар күз белән генә карамыйча да булмый. Билал да шулай итте, ишеккә таба иелә төште, эчкә күз салды һәм шактый ук аптырап калды.
Эчтә, уң яктагы сәкедә, яшь кенә бер ханым китап укып ята иде Юка ак җәймә аның гәүдәсен яртылаш кына каплаган. Ачык яшел төстәге халаты аның зифа буен һәм күкрәкләрен яшерә алмаган. Ханым мендәрен терсәк астына салган да, кырын яткан килеш шуңа таянып, ниндидер китап укый
Күрәсең, китап дөньясына ул шактый тирән чумган, аны бәхетле бер тойгы, серле халәт биләп алган Әнә шул хисләр кочагында бу яшь ханым бөтенләй эреп беткәнгә охшый. «Хатын-кызны бары тик мәхәббәт кенә шулай мавыктыра аладыр», дип уйлап куйды Билал.
Аннары күзе өстәл өстенә төште. Анда ачылган эчемлек савыты, поездда чәй эчә торган стаканнар һәм тагын әллә нинди кәгазь савытлар Конфетлар, печенье, ипи, ит кисәкләре дә күренә