Ул көннәрдә - Мансур Вәли-Барҗылы 2 стр.


Аннары күзе өстәл өстенә төште. Анда ачылган эчемлек савыты, поездда чәй эчә торган стаканнар һәм тагын әллә нинди кәгазь савытлар Конфетлар, печенье, ипи, ит кисәкләре дә күренә

«Тукта, ә сул як сәкедә кем соң?» Билал анысын да карап алды. Икенче сәкедә дә хатын-кыз иде. Ул биш-алты яшьлек баласын кочаклаган да, башын артка ташлап, тыныч кына йоклый бирә.

«Әйе кызык хәлгә эләктем бит әле мин Бүген Вахитлардагы бер мәҗлестән качып котылдым дигәндә, инде монда икенчесенә килеп кабаммы?!»

Әмма үз шәһәрен һәм андагы үз фатирын ташлап китеп баручы төнге юлчыбызның бирегә үз купесына керми хәле юк иде. Ул ишекне кирегә тартып куйды да, әле генә килеп баскан кеше төсле, акрын гына шакыды.

Беренче шакуга эчтән тавыш бирүче булмады. Билалның кыенсынуы, чыннан да, бик көчле идеме, әллә теге ханым укый-укый йоклап ук киткән булдымы, һәрхәлдә, аңа ишекне ныграк итеп яңадан шакылдатырга туры килде.

 Әйе, әйе, керегез! Күрәсең, ханым беренче шакуны да ишеткән, ләкин нигәдер көттерүне кирәк тапкан яисә укыган дөньясыннан аерылып өлгерә алмаган. Югыйсә тиз генә арада шундый матур чиста тавыш белән җавап бирә алыр идемени?!

Кулындагы иләмсез портфелен тар гына ачылган купе ишегеннән көчкә сөйрәп, Билал эчкә үтте. Аскы сәкеләрдә буш урын тапмагач, әйберен өскә сул як киштәгә куйды. Аның астагы үз урынын алганнар иде

Ул, купега килеп кереп, әллә ни күп хәрәкәт тә кылырга өлгермәде, ләкин шул арада сизеп, тоеп өлгерде: ханым сәер бер елмаю белән Билалның һәр кыймылдавын күзәтеп ята иде. Аның яту рәвеше Билал кергәч тә алышынмады диярлек, бары тик китабы гына читкәрәк күчте.

 Сез бер дә кыенсынмагыз Бу сезнең үз купегыз бит. Тик менә без генә сезнең урынны алганбыз, ахры.

 Ә, юк, юк, анысы өчен борчылмагыз, дигән булды Билал, ханымга таба борылып. Мин түбәнге урынны барыбер сезгә биргән булыр идем

 Рәхмәт Тукта, мин торыйм әле Югыйсә болай сезгә дә уңайсыз бугай

Ханым халатын рәтли-рәтли торып утырды, ябынып яткан җәймәсен почмакка табарак этеп куйды Зәп-зәңгәр тәрәзә фонындагы бу зифа сын ниндидер әкияти тәэсиргә ия иде. Аның әле тәртипкә китерелмәгән чәчләрендә, мендәр рәхәтлегеннән аерылырга өлгермәгән тәнендә төн уртасы серлелеге белән кушылган, көчәйтелгән сихер, тылсым, күз буу хикмәте чагыла иде. Күрәсең, хатын-кыз төнлә генә, әле аның да билгеле бер сәгатьләрендә генә шуның кадәр сихергә ия була торгандыр

Ниндидер бер мизгелдә аларның күз карашлары очрашты. Гаять тиз арада акыл ирешә алмаган әллә нинди берсүзсез сөйләшү булып узды. Билал ни эшләргә белмичәрәк калган бик кыска бер моментта яшь ханым гаҗәеп эчкерсезлек белән:

 Әйдәгез, танышыйк. Мин Нина булам! диде. Билалга таба назлы гына итеп кулын да сузды.

Билал аның кулын үзенең зур учына алды. Ияләнгән гадәте буенча нык итеп кысып җибәрүдән куркып кына, ләкин шул ук вакытта бу матур тәнгә җавап та бирә алырлык итеп кысты ул аны

Ә үз исемен әйтергә кирәклеге соңыннан гына башына килде.

 Ә мин Билал исемле! Сезне төн уртасында борчып йөрүче адәмнең исеме шулай була, диде ул, бераз каударлана төшеп.

 Соң, нинди комачаулау булсын инде бу Без дә йомыш белән йөрибез, сез дә дуамалдан гына төн уртасында юлга чыкмагансыздыр Әйдәгез, кыенсынмагыз, менә монда утырыгыз

Ул Билалга үзе белән янәшәдән урын күрсәтте. Билал теләсә, теләмәсә дә, җәелгән урынга утырырга мәҗбүр иде. Ничә сәгатьләр буе аяк өсте йөреп поезд көткән кеше мондый йомшак, уңайлы урыннан ничек баш тарта алсын соң?!

Аннары, купедагы бердәнбер буш урын бит әле бу. Калган бөтен җирдә чемоданнар, төенчекләр Шулай булгач, инде тагын кая утырасың!

III

Билал үзендәге аруны, кыенсынуны җиңәргә тырышып утыра, ә Нина, һичнигә исе китмичә, җай гына сөйли бирә:

 Халидә белән бергә эшлибез без Ул, сизелер-сизелмәс кенә ым ясап, йоклаган ханымга таба күрсәтте.  Менә бер атнага ял алдык та Төмән өлкәсендәге дус кызыбыз янына барып кайтырга уйладык. Бик матур җирдә, тайга уртасындагы посёлокта яши ул анда Минем ир каршы иде, билгеле. Ну, минем бәхеттән әни килде. Ә минем ирем чит кеше алдында бик тә тату күренергә ярата!.. Шәп сыйфат бит, әйеме?! Тик сез аны бик изге кеше икән дип уйлый күрмәгез тагын, шактый югары постта утыра ул, шуңа шыкая бераз.

Үзе белән әле генә танышкан бу ханымның шулай тиз арада эчен бушатып ташлавына Билал гаҗәпләнеп куйды. «Ирен дә өнәми генә телгә алды бит әле шул арада Хәер, нишләп миннән куркып торсын инде ул! Мин аңа кем соң? Җиде ят бер кеше бит Бүтән җирдә гомергә дә очрашмаячак, күрешмәячәк очраклы бер юлдаш бит мин аңа»

Үзе белән әле генә танышкан бу ханымның шулай тиз арада эчен бушатып ташлавына Билал гаҗәпләнеп куйды. «Ирен дә өнәми генә телгә алды бит әле шул арада Хәер, нишләп миннән куркып торсын инде ул! Мин аңа кем соң? Җиде ят бер кеше бит Бүтән җирдә гомергә дә очрашмаячак, күрешмәячәк очраклы бер юлдаш бит мин аңа»

 Мәскәү каласы ни хәлдә яшәп ята соң?

Билал Нинага табарак борылып утырган иде, соравын биргәндә, күзләренә күтәрелеп карады. Зур зәңгәр күзләр, тыныч кына карап тору мөмкин булмаган күзләр иде алар!

Нина аның кыюсыз карашын, әлбәттә, бер секундта сизеп алды, ләкин үзе тиз генә күтәрелеп карамады. Яңа танышын үзенә бераз ияләндерү идеме бу, бөтен чибәрлеген күздән кичерергә мөмкинлек бирү идеме, әллә бөтенләй безнең башыбызга да килмәгән бүтән бернәрсә идеме ничек кенә булмасын, аның бөтен кыланышы ипле, табигый, ягымлы килеп чыга

Билал да тора-бара аңа таба ешрак карады, баштагы кыенсынуы әкренләп бетә барды. Ул кыенсыну урынына эчкә ниндидер җылы хис, инде байтактан бирле татылмаган рәхәт ләззәтле тойгы тула, җыела бара иде. Моны, әлбәттә, әллә нинди нечкә җепләр аша Нина да бик яхшы аңлап утырадыр, ләкин тыштан ул берни дә сиздерми. Бары тик тагын да ягымлырак тавышлы, назлырак карашлы, йомшаграк хәрәкәтле генә була бара

Билал сирәк-мирәк бер-ике сүз кыстыргалап куя, Нина күбрәк үзе сөйли, үзе ачыла. Әйтерсең менә хәзер Билал күз алдында ямь-яшел болыннан бер зәңгәр чишмә бәреп чыкты да шул чишмә челтер-челтер агып, җырлап ята Билал шуның йомшак ярында искиткеч рәхәтлек кичереп утыра гүя

 Менә юлга чыккач кына, Халидәнең туган көне икәне исебезгә төште Төмәнгә барабыз, дип җенләнеп йөреп, бөтенләй онытканбыз! Әйдәгез, Мәскәү эчемлеген сез дә авыз итеп куегыз. Әле аны биредә поезд буфетыннан гына алдык.

Нина йолдызлы савытны аңа табарак кузгатып куйды. Аның пешкән чия төсендәге маникюрлы бармаклары пыяла савыттагы йолдызларга кушылып китте. Әйтерсең Билал каршыннан бихисап күп һәм тирә-юньгә ут, ялкын сибүче йолдызлар өермәсе узды

Юк, Билал артыгын кыстатырга һич тә яратмый Гомумән, кешенең иң әйбәт гадәте дип аның табигыйлеген, үзен бервакытта да, беркем алдында да көчләп һәм ясалма кыяфәттә тотмавын исәпли. Әнә шуны ул иң дөрес яшәү дип саный Теге яисә бу кешенең ихласлыктан качуын ул бары тик курку дип бәяли, үзенчә яшәү кешенең хәленнән килми, эчке көчсезлек дип күрә Яисә инде әлеге кеше, ниндидер чит холыкны, үзенеке булмаган рәвешне үзләштереп, берәр максатка ирешергә тели Әлеге чит холык аңа шуның өчен кирәк.

 Әйдәгез, сезнең өчен, Нина! Сезнең менә шушы сихри гүзәллегегез өчен!

Билал, үзенең теленә шундый баллы сүзләр килүгә аптырый төшеп (шәрабның илһам китерә диюләре хак инде әллә), төбенә әз генә, матур итеп кенә эчемлек салынган стаканны Нинага сузды. Нина аны нәфис бармаклары арасына килешле генә бастырып куйды. Аның әз генә кыстату исәбе дә бар төсле иде Соң, әлбәттә, Билал кыстарга тиеш иде инде аны Бүтән кем булсын?!

 Безнең танышу хөрмәтенә була инде бу, Нина ханым Шушындый матур итеп танышу бик сирәк буладыр әле ул! Төн Безнең поезд, шау-шулы Европаның үзәгеннән килеп, Ерак Төньякка китеп бара Югары цивилизацияле Европаның уртасында яшәп тәмам туйган, интеккән адәм балалары, икенчерәк, табигыйрәк тормыш эзләп, бүтән якка, икенче материкка әлеге атаклы Европадан читкәрәк, ераккарак ашкына Чыдап булмаслык эссе дә, шул ук вакытта кеше өчен өшеткеч салкын да булган зур-зур таш шәһәрләр, алардагы көн-төн туктамый дәвам итүче ыгы-зыгы, бетмәс-төкәнмәс ашыгу, каударлану, нервлану адәм балаларын, инде тәмам гарык иткән Аларның, адәм балаларының, хәзер чын тормыш белән, үзләрен табигый зат буларак канәгатьләндерә алырдай тормыш белән яшиселәре килә. Алар чынлыкка, табигыйлеккә бик тә, бик тә сусаганнар.

Билал, уйнап-шаярып кына башлаган тост сыманрак сүзен әйтә-әйтә, үзе дә сизмәстән эчендәге уйларына кереп киткән икән. Сөйләп бетергәч кенә искәреп алды. Зәп-зәңгәр тәрәзәгә карап әйткән икән ул үзенең ялкынлы монологын Шуннан соң күзен кинәт Нинага күчергән иде, менә-менә түгеләм дип торган, түгелеп китү өчен бары тик бер генә тамчы хис көткән ике зәңгәр ут күренде һәм шунда үзе дә, әллә нинди тыныч, ипле, сабыр тавышка күчеп:

 Әйдә әле, Нина диде. Ә күзе, аерылмаслык булып, әлеге ике ут учагына бәйләнгән иде инде.

Нина кайчан кыстатырга, кайчан кыстатып тормаска икәнлеген яхшы белә иде булса кирәк савыты төбендә бик юка гына катлам калдырып, матур итеп йотып алды Билал конфет сүтеп аңа бирим дигән иде дә, Нина әле савытын куймаган, кулыннан җибәрмәгән икән аның бармаклары йомшак кына булып өстәл өстенә таралган, ә алар арасында, матур бер композиция хасил итеп, алсу балкышлы савыт утыра Нина үзе дә, аз гына иелә төшеп, әнә шул сәнгать әсәренә төбәлгән

Назад Дальше